Логотип Казан Утлары
Бәян

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

...Чуар тавык үз гомерендә беренче мәртәбә дөньяга бөтенләй икенче күзләр белән карады булса кирәк. Башта ул ишегалды буйлап ике тапкыр зур түгәрәк ясап җырлап әйләнде, аннары, кечкенә түгәрәк ясап, зырылдап үз тирәсендә бөтерелде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Шара бәбкәсе»

Янсуар бабай мине: «Кызым, син бит бер ягыңнан – Курицына,
димәк, Шара бәбкәсе», – дип үртәргә ярата. Бу, бер карасаң, сәер
инде, чөнки Шаров фамилиясе – Кибәч бабайныкы. Димәк ки, бабай
әбигә өйләнмәгән, минем әтием Коля тумаган, Янсуар бабайларның
кызлары Нинаны хатыны итеп алмаган, мин пәйда булмаган булсам,
бернинди дә «Шара бәбкәсе» була алмас иде... Әни дә кечкенәдән,
бик кызык дип табып булса кирәк, шулай шаярта: «Сине бит урманга
алып барып ташласаң да, бу кара чутыр кыз – Шараларның бәбкәләре
дип, кире үзебезгә кайтарып бирәчәкләр!»
Миңа бу шаяртулар әллә ни ошамый, билгеле, әмма үртәвечне ике
як та бик кызык дип таба. Гомумән, шаяруларга килгәндә, алар бер-
берсе белән ничектер сүз куешкан шикелле ярашалар.

Тавыклар белән чеби-бибиләр, шуларга өстәп, һәр елны яңа туып
торган чыгымчыл бозаулар өчен Кибәчтә җәйнең буеннан-буена
мин һәм этебез Шарик җаваплы. Шарикның вазифалары минекенә
караганда киңрәк – ул бабай белән бергә кәнсәләргә эшкә дә
йөргәли. Шаригын ияртеп кәнсәләргә китәр алдыннан, минем холык-
фигылемне туганымнан бирле күзәтеп торган Кибәч бабай, әбигә
бик кырыс һәм җитди итеп: «Начта, кара аны, җарты эшең эшләнми
калса-калсын, әмма бу борчаны бер генә секундка да күз уңыннан
ычкындырма. Атасы белән анасына нәрсә дип җавап бирербез, каз
җә сарык белән генә түләп бетерә алмабыз! Маҗарасыз тормаганын
беләсең, имгәкле генә булып куймасын...» – ди.
Анысы инде узган җәйдә иде аның... Һәр җәй саен мин, нәрсә
генә димәсеннәр, барыбер акыл керебрәк, һөнәрләрем артыбрак
кайтам. Дөрес, әни моңа бик скептикларча карый. Шулай берсендә,
«дефицит» булуга карамастан, парлап сатып алынган, берсенә куе
кызыл фонга Төлке белән Колобок, икенчесенә куе яшел фонга
ромашкалар төшкән, аңарчы ике көн буе якаларын матур итеп
каймалап чыккан фланель күлмәкләремне бер көндә икесен дә
ертып кергәч: «Бу балага кайчан да булса бер акыл керсә, авыл
башындагы чачауникка төшеп, җаулык урар һәм хәер бирер идем»28, –
диде ул. Сүзләрен җөпләп, сандыктагы бик матур эре айбагыр
чәчәкләре төшкән штапель яулыкны алып, атап, адарынып та куйды.
«Бирсен Ходай!» – диде, сөйләп күрсәткәч, Кибәч әбием, мут
елмаеп. Аңардан күреп, мин дә кабатладым: «Бирсен Ходай!»
Безнең Кибәч тавыклары хәйран үрчемле – күкәйләрен җыеп
бетерә торган түгел. Чебиләрен дә. Әле шуларга өстәп, сатып алган
чебиләр дә кайтаралар. Теге хәчтерүшләрне кайткан гына көнендә
сакларга безгә – бала-чагага кушалар. Картон белән өйдәге пич ягын
уратып алалар да, асларына җәймә җәеп, шунда вакланган күкәй агы
белән сарысы, су, ярма салалар.
Чебиләр мәш килеп бер-берсен таптый, яшәү өчен көрәшә, чыр-
чу килә. Минем вазифа, нигездә, читен түгел: ул җүләрләрне бер-
берләрен таптатып үтертмәскә, бер-берләренең өстенә йомышларын
йомышлаганда, марля белән башларын сөртеп, чистартып торырга.
Чаграк чебиләрне кулга алып, учка йомып, авызларына су салып
эчерергә, йә булмаса, төкерек йоттырырга. Шулай төн чыкканнан
соң, әби аларны, гадәттә, «куша».
Бик матур бизәкле Чуар тавыгыбыз – ишегалдына бер, ул җәй
саен егерме-утызар, хәтта аннан да артык «урда»ны ияртеп йөри.
Әмма, нәрсә булгандыр, бу юлы Чуар тавык киреләнде, үзенең
унбиш бөртек чебиеннән кала, яңаларны якын да китермәде. Ярар соң, Кибәч әби дә төшеп калганнардан түгел: җәһәт кенә чоландагы
яшерен почмактан биш литрлы самогон шешәсен сөйрәп чыгарып,
туганнан туган энем Марсель белән безгә тавыкны тотып торырга
кушты да, тегенең томшыгын ачып, бал кашыгы белән самогонны
чөмертеп тә җибәрде.
Марсель белән без, тын алырга да куркып, күзләребезне йомдык.
Әбинең самогоныннан әзмәвер ирләрнең дә карашлары бер мәлгә
зырылдап китә дә зырылдаган җиреннән туктап тора, ә монда –
кулъяулык кадәр генә тавык...
...Чуар тавык үз гомерендә беренче мәртәбә дөньяга бөтенләй
икенче күзләр белән карады булса кирәк. Башта ул ишегалды буйлап
ике тапкыр зур түгәрәк ясап җырлап әйләнде, аннары, кечкенә түгәрәк
ясап, зырылдап үз тирәсендә бөтерелде. Шуннан соң, җырлый-
җырлый барып, чебиләрен чутлап чыкты, чут-чут килеп, аларны
канаты астына җыйды. Шул арада аның җәеп ачылган канаты астына
әби, картон тартмадан чыгарып, тагын егерме бәпчекне җәлт кенә
өстәп тә җибәрде.
Әнкә канаты астына кереп җылынуның ни икәнен бөтенләй дә
белмәгән сары томшыклар, табигый инстинктка буйсыныпмы,
йөгерде дә сеңде!
Шулай итеп, ул җәйдә Чуар тавык, Мать-героиня булып, утыз биш
чебине тәрбия кылып үстерде.

28 Чачауник (чочорник) яки агач балбал – гадәттә авыл башында, авыл капкасыннан кергән урында куела.
Аңа адарынып, ният әйтеп, яулык йә бистәр бәйләү йоласы бар. Чачауникка эленгән яулык-бистәрләргә
тияргә ярамый, ул бик зур язык санала.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев