Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Минем бетләп караганым юк әле, ә менә безне су коенырга алып төшеп йөри торган күрше кызы бетләде. Аны авыл малайлары «Су анасы» дип үртәргә ярата иде. Бетләгәннән соң, чикләвек төсендәге елкылдап торган озын чәчләрен төбенә кадәр елатып кыркып алдылар. Хәзер аны малайлар «Су атасы» дип үрти.
Әби урманы
Әби урманы – ямьле дә, шомлы да урын. Бигрәк тә – кышларын.
Җәен-көзен чикләвеккә, җиләк-җимешкә менгәндә, Кибәч әби белән
белгән сукмаклар буенча курыкмый йөрергә була. Шулай да берсендә
мин чак кына кабанга азык булмаганмын. «Могҗиза белән генә
исән калдың син ул чакта, кызым, Ходай бар ул», – дип искә ала ул
очракны олылар.
Бу хәл әле мин тәпи киткәнче булган.
Әби белән әни, җиңгиләр мине аркага асып йөрткәннәр-йөрткәннәр
дә, югарыдагы ботакларга менәсе булгач, чикләвек җыеп тутырган
капчыклар белән уратып, бераз йокларга калдырганнар. Тирә-юньгә
ризык салынган төенчекләрне дә тезеп чыкканнар. «Елый башласаң,
тавышың ишетелер ераклыкта гына чикләвек җыябыз», – дип искә
төшерә әбием.
Кинәт шатыр-шотыр килгән авазларга йөгереп килсәләр, бер
көтү кабан дуңгызы чикләвек җыйган капчыкларны пыран-заран
туздырып, төенчекләрне айкап, чәйнәп, үзләре белән сөйрәп алып
китеп бара, ди. Әни белән әбинең эчендә җаны да калмаган: «Бала
исән түгелдер инде, ник бер тавыш та чыгармады икән?!» – дип,
йөгереп килеп, кан эзен карый, капшый башлаганнар. Ә мин чәйнәп-
ботарлап ташланган капчыклар астында мышный-мышный тик
йоклап ятам икән.
Әби урманында әбиләрнең дә, әти белән әнинең дә әллә ничә
мәртәбә бүреләр белән очрашканы булган. Ул елларда бүреләр
турында бик куркыныч, канны өшеткеч тарихлар сөйли иделәр.
Газеталарда да хәбәрләр очраштырып тора: әле бер җирдә кеше
ботарлаганнар, әле икенче... «Дөнья тынгысыз, каяндыр, ут булган,
пулялар очкан җирдән качып киләләр», – ди әбиләр23. Аннары
алар бүренең тикторганнан гына кешегә ташланмавы турында да
сөйләнәләр. «Табигатьне боздылар, шуннан бөтенесе дә...» – дип
җөпләп куя бабайлар.
Янсуар әбием сөйләвенчә, Бөек Ватан сугышы елларында Украина,
Белоруссия урманнарыннан качып килгән арык бүреләр, ачлыкка
чыдый алмыйча, авылга ук керә торган булган.
– И, үзәккә үтәрдәй зәмһәрир кышлар иде ул: кар шыгырдап тора,
бакчадагы алмагачлар, суыкка чыдый алмыйча, шартлап ярыла, – дип
искә ала әби, һәм үзе сөйләгәннәрдән үзе үк туңгандай, куырылып
килә. – Таң беленер-беленмәс, эңгердә, фермага дип капка келәсен
күтәреп урамга чыгасың... ә анда ачтан чайкалып, эче-эчкә ябышкан
23 Әфган сугышы башланган һәм барган еллар, авылларга ябык табутлар кайта. Бу хакта кычкырып
сөйләшергә ярамый, әмма әбиләр үзара барыбер пышылдашып сөйләшә. Никтер котырынып йөргән
бүреләрне дә шул вакыйгаларга нисбәтлиләр иде.
бүре басып тора. Улап җибәргәндәй итә, уларлык хәле юк... Син дә –
ач, ул да – ач и жәлли дә идек инде үзләрен. Курка да, билгеле... Шулай
берсендә, чыгуым булды, капка алдында ук басып тора. Куркудан
кул-аякны паралич суккандай булды. Кузгала да алмыйм. Телем
аңкавыма ябышты. Бүре дигәнем, бахыр, мин тораташ булып катып
басып торган арада, гөрселдәп, карга авып җан да бирде.
Бүреләр шулай берсендә Кәвәлдән Янсуарга килгәндә, әни белән
әтигә дә очраган. Берәү генә дә түгел, ә берничә. Көпә-көндез, әле
эңгер төшмәгән дә чакта. Ун-унбиш адым чамасы читтәнрәк барып,
Никкилдем тавына кадәр күз дә алмый озата килгәннәр. Аннары,
авылга төшмичә, тау башыннан карап калганнар.
«И Ходаем, баланы ятим итмә, зинһар, әбиләре белән бабалары гына
ничек үстереп кеше итәр... Икебезнең беребез булса да калсын...» –
дип теләп атлаган әнием һәр адымын.
Янсуар бабай ап-ак булып агарынган әнинең тотлыга-тотлыга
сөйләгәнен куе кашларын җыерып тыңлап торган да: «Көпә-көндез
җөри башлаганнар, ристаннар, кара син аларны! Азынды бәндә дә,
хайван да...» – дип, сукранган.
Шуннан соң ике арада күбрәк ат җигеп йөри башладылар.
Без, Янсуардан ат җигеп Кибәчкә кайтканда, гел Әби урманы аша
узабыз. Кышларын, бүреләр очрый калса дип, әти чананың түренә
һәйбәт итеп теленгән чыралар белән шешәдә бензин һәм шырпы сала.
Мине, толыпка төреп, иң түргә утырталар. Үзләре ике якка чүмәшә.
Мин юл буе чана калдырган эзгә текәлеп карап барам: кайчан бүреләр
чыгар икән инде, кайчан чыгарлар...
Йокым төшеп, мәлҗери башласам, кат-кат ялварып сорыйм:
«Бүреләр чыкса, мине уятып күрсәтегез, яме, уятмый калмагыз...»
Әни белән әти, көлемсерәп: «Кызым, бүре чыкса, точно уянмый
калмаячаксың!» – дип, мине тагын да ныграк төрәләр дә, Орликның,
тирләп, пар чыгарып барган сыртына йомшак кына дилбегә белән
орыналар.
Мин борынны кытыклый торган толып эчендә эссели-эссели
йоклап китәм. Бүреләр чыккан да мине уятмаганнар, күрми калганмын
икән дип саташып бетәм.
Ике әбием дә урманның исемен революциягә кадәр җәйләрен
торырга кайта торган алпавыт хатын хөрмәтенә кушканнар дип
сөйли. Имеш, аның Петербург белән Мәскәүдә мәһабәт зур сарайлары
булган, үзе Европага дәваланырга йөргән. Атка атланып биләмәләрен
карарга, урарга чыккан. Кырыс, усал, әмма гадел иде дип искә алалар.
Тирә-як авыллардан ялланып эшләгән, утарын тоткан кешеләрне
какмаган, сукмаган, өйләрендә бала туса, кәрҗингә салып ризык
җибәрә торган булган, яулык, сабын биргән. Урманга рөхсәтсез-нисез
беркемне кертмәгән, йөртмәгән, әмма тиешле кешегә, лаек булса, андагы киектән, җиләк-җимештән, утыннан да өлеш чыгарган диләр.
Аны безнең якларда хәзер дә онытмыйлар: хәтере калҗа-калҗа
гына калган бабайлар да, «теге алпавыт хатын» дип искә алганда,
шунда ук башыннан кепкаларын төшереп: «Урыны Ходай җанында,
җомакта24 булсын, изгелекләре җазыкларын капласын», – диләр.
24 Җомак – оҗмах.
Җарату
Янсуар белән Кибәч турында әйбәт кенә бәхәс куертырга ярата
Начтуклар. «Сез бит инде – ысветскийлар!» – дип төрттерә андый
чакларда Кибәч әби Янсуарныкына25. Бу бәхәсләрдән мин Янсуарның
гомер-гомергә белемле, укымышлы кешеләр яшәгән, чиркәве, чиркәү
мәктәбе гөрләп торган, мул-иркен тормыш алып барган «Ак як»
икәнен беләм. Монда язучылар укытырга килгән, эшләп калган.
Шагыйрь, укытучы Әнәс Кари белән әбиләр йөрешә торган булган.
Ә менә Кибәч – чокыр эчендә яшеренебрәк утыра торган
кечкенә генә авыл, чиркәве булмаса да, динле, ырымлы, йолалырак.
Эчкерсез, ихлас. Алар кәбен койдырырга да, бала чумылдырырга
да, үлем-җитемне озатырга да, җазык җолып, өлеш алырга да,
көймәдә Мишәне кичеп, Рус Сәрдәсе чиркәвенә йөргән26. Шундагы
метрикаларда теркәлгән. Йә чиркәү әтейләре, олы бәйрәмнәрне туры
китереп, авылга үзләре килеп чыга торган булган.
Бик каты ташу киткән чакларда, мәетне укытмый күммичә, кар
базына төшереп йә кар катламы эченә «төреп», сакларга куйганнар.
Йә көймәгә салып, хәвеф-хәтәргә карамыйча, кайнап торган Мишә
суын кичеп, чиркәү әтейләренә илтеп тапшырганнар.
«Сездә чиркәүнекесе дә, чичәннекесе дә бергә җәшей», – дияргә
ярата Янсуар әби, әче теллеләнеп. Әле тагын Кибәч әбиемнең
имнәүләренә27 – авыртуны ала, башны утырта торган дәваларына,
күрәзәчел төшләренә, юрауларына да кизәнеп ала.
Бабайлар ул бәхәскә катнашып торуны кирәк тапмый. Гадәттә,
әбиләргә кул гына селтиләр дә, култык астына башлы суган
кыстырып, шырпы кабына тоз салып, түбәнөйдән сөзмә йә берәр
катырак нәрсә чыгарып, бакча ягына юнәләләр.
25 Атаклы шәхесләр авыл турында көндәлекләрендә теркәп куйган: Россия Фәннәр академиясе әгъзалары
П.С.Паллас, И.И.Лепехин, П.И.Рычков, Н.И.Ильминский. Соңгысы, В.Т.Тимофеев белән бергә, Янсуарда
татар мәктәпләре өчен төзелгән дәреслек өчен лексикография туплаган. Янсуарда каенатасы – протоиерей
Назарий Герасимов өендә шагыйрь, священник Давид Григорьев-Саврушевский белән удмурт әдәбиятына
нигез салучы Иван Михеев тукталган. Укытучы Микаш карт бабам алар белән аралашкан. Совет власте
урнашкач та, Янсуар мәктәбендә төрле елларда күренекле педагоглар укыткан: С.Н.Любов, Р.П.Даулей,
Е.С.Иванова, Н.Е.Яранов, язучылар Әнәс Кари, Ринат Рәхимов, Павел Апушев һ.б. эшләгән.
26 Православ Чиркәвенең Изге Җиде Җәшереге (Святое Таинство) бар: чумылу (крещение), миро сөртү
(миропомазание), кәбен койдыру (венчание), җазык әйтү, җолу (покаяние), өлеш алу (причащение), май
сөртү (соборование), священниклыкка кул салу (посвящение в сан).
27 Имнәү кешедә кот барлыгына ышануга нигезләнгән, аны дәвалауга юнәлтелгән. Котның тән белән берлеге
бозылса, чирләр килеп чыга дип ышанганнар. Савыксын өчен, котка мөрәҗәгать итеп, аны кире кайтырга
яки Ходай (Тәңре) биргән «үз тәнендә» җайлап урнашырга өндәгәннәр.
– И, Кибәч әбиеңнең бер дә пырдымы җук ие аның, – ди, куна
тактасына болын кадәр камыр җәймәсе җәеп җибәреп, Янсуар әбием.
– Булмас сиңа! Классыбыздагы иң ушлысы мин ием! Бетергән
булсам, кем булыр ием... – ди аңа каршы Кибәч әби, кулларын бөеренә
таянып.
– Соң, сине дәрес саен җә почмакка бастыралар, җә куып чыгаралар
иде инде, – дип, Янсуар әбием сүзләрен тагын да җөпләбрәк куя.
Минем ике күзем дә маңгайга менә. Менә сиңа мә! Почмак
бездә зур хурлык һәм хулиганлык билгесе санала, мин анда көнгә
берничәшәр мәртәбә басам. Тора торгач, ялыгып, үз белдегем белән
киткән чакларым да була. Ә кайчагында, авыррак гөнаһ эшләсәм,
нәрсә эшләгәнемне олылар әле сизенеп өлгергәнче, үзем килеп әйтәм
дә барып басам. Соңгы тапкырында биш йөзгә кадәр санаганчы
торган идем. Хәзер мин инде меңгә кадәр йөгертеп саныйм, әмма
әле ул кадәр торырлык языкланганым юк.
– Сине дә почмакка бастыралар идеме? Ә үзең теләп басканың
булдымы?!
Почмакка басканда, иң баштан ук шартларын килештереп кую
әйбәт. Ничәгә кадәр санаганчы торасың да аннары үз файдаңа нәрсә
аласың?
– Әле ничек кенә! – ди Янсуар әби, миңа мутланып күз кысып. –
Синең әле әбиең кадәр басып караганың җук...
– Чутлап карасаң, минеке иң озагы бер меңгә тула, – дип, миңа
Кибәч әби дә мутланып күз кыса.
– Ну, син хәтәр! – дип тел шартлатам мин, көнләшүдән үлә язып. –
Ә нәрсә өчен бастыралар иде сине почмакка?
– Күбесендә... мәктәптә малайлар белән сугышканга, – ди, исе дә
китмичә генә Кибәч әбием. – Ун очракның тугызында мин җиңә идем.
Мондыйга мин үзем дә булдырам. Ә тагын, тагын нәрсәләр эшли
торган булды икән Кибәч әби?
– Берсендә әбиең дәрестә алда утырган балага: «Әнә, башыңнан
бет чабып бара!» – дип кычкырып, бөтен классны аякка бастырды,
укытучы безне дәрес ахырына кадәр җыеп ала алмады, – ди Янсуар
әбием.
Минем бетләп караганым юк әле, ә менә безне су коенырга алып
төшеп йөри торган күрше кызы бетләде. Аны авыл малайлары «Су
анасы» дип үртәргә ярата иде. Бетләгәннән соң, чикләвек төсендәге
елкылдап торган озын чәчләрен төбенә кадәр елатып кыркып
алдылар. Хәзер аны малайлар «Су атасы» дип үрти.
– Ә ул бала... чынлап та, бетләгән идеме соң? – дип сорыйм мин.
– Бетләвен еш бетли идек без болай үзе. Бигрәк тә җәйләрен, су
коена-коена зәңгәрләнеп беткәндә. Әмма ул чакта – кыш, җук, ул бетләмәгән иде, ә кушамат аңа тагылып калды, – дип көлә Кибәч
әби, камырлы учларын бер-берсенә ышкый-ышкый. – Ә аннары, ул
мәктәпкә килгәндә, мин көн дә иртән, баскыч култыксасына атланып:
«Мәдинә, гөлкәем, бигрәк җитез бетләрең, бәгырькәем», – дип
җырлап каршылый идем. Шуннан соң мине директорга чакырдылар.
Мин шаккатам:
– Нәрсә дидең соң директорга? – дип сорыйм сагаеп кына.
Бу урында Янсуар әби белән Кибәч әби бер-берсенә караша да,
кулларын селтәп, шаркылдап көлеп җибәрә. Кайчакта шулай гади
генә әйткән сүздән дә, әллә нәрсә исләренә төшеп, күз сирпешеп
көлешә башлый алар. Андый чакта, аларның әле миңа кадәр яшәгән
гомерләрендә җыелган «җәшерек» серләре барлыгын аңлап алып,
бераз гына көнләшеп тә куям.
Бабайлар да, күз уйнатып кына: «Җәшерекләрен искә төшерде
тегеләр», – дип елмаеша. Әбиләрнең үзләренә исә, төрттереп:
«Кызлар бүрәнә җарыгыннан да көлә инде алар», – дип тә өсти тагын
Янсуар бабай.
Бу юлы да, «җәшерек»ләрен искә алып, эчләре ката-ката,
күзләреннән яшь атылып чыкканчы көлде әбиләр.
– Соң, җаратуны тагын ничек белдереп була инде, директор абый,
дидем, – дип җавап кайтарды аннан Кибәч әби, көлүеннән туктый
алмыйча, бистәр белән битен каплап.
Ул көлгән арада, Янсуар әби элдереп алып, бу тарихны миңа сөйләп
бетереп, җөпләп куйды:
– Ә директор дәдәй әбиеңне: «Тфү, телеңә шайтан төкергән синең,
Курицына, бар, күземә күренмә бүтән!» – дип пыр туздырып, куып
чыгарды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев