Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Шулай да тулаем ачыклык кертеп бетерергә кирәк дип табам: – Хәтта макарон кыздырса дамы? Бабай бөтен бакчаны яңгыратып, күршеләргә дә ишетелерлек итеп көлеп җибәрә: – Макарон кыздырса – бигрәк тә, кызым! Мин дә көлеп җибәрәм. Менә бу җарату, ичмасам!
Татуировка
Бабай, иелеп, тыгыз итеп үргән толым астындагы бала чәчләремне
кытыклап ала да, сөеп, мине аягына кысарак төшә. Куралар, яшәреп,
яшелләнеп китеп, әйтерсең бабайга иелеп-иелеп рәхмәт әйтәләр.
Бабай өстендәге буй-буйлы, үтә дә килешле күлмәгенең җиңнәрен
сызганып куйган, уң кулындагы беләгендә татуировкасы күренеп
тора. Мин ул татуировканы бик яхшы беләм, бабай фермадагы сәкегә
ятып черем итеп алганда, сыйпап-сыйпап караганым да бар. Анда
«Умру, но не забуду тебя, Настя» дип язылган. Бабай аны өч елга
армиягә киткәч ясаткан.
– Син әбине шулкадәр сагындыңмы? – дип сораган идем мин
аннан, беренче тапкыр татуировкасын күргәч.
– Әбиең ничек минем каныма сеңгән булса, бу татуировка да шулай
ук, – дип көлгән иде ул чакта бабай, куе кара кашлары астындагы
зәңгәр күзләрен кысарак төшеп.
Ә шулай берсендә мин аларга, ашау өстәленә кунаклагач, «очная
ставка» ясадым – сөйләсеннәр икесе дә.
– Мин кайтканчы, әбиең көтеп алмаса, үләм, но үлсәм дә
онытмыйм. Мәгънәсе ничек язылган, шул аның, кызым. – Бабайның
җавабы җитди һәм анык.
– Балага әкият сөйләп утырма инде! – дип тузынган иде ул чакта
әби, кырысланып.
– Нишләп әкият булсын...
– Җүләр сатып яткансыз шунда…
Әби, бу татуировканы дураклык, дуамаллык билгесе дип исәпләсә
дә, күңеленнән генә үзенә атап ясалганына барыбер горурлана.
– Бер дә Үгәпи дип тә, Наталҗа дип тә, Праскый35 дип тә язмаган
бит әле бабай, синең исемне язган! – дип, ачыктан-ачык бабайны
якларга керешәм, аның ягына чыгам мин. Миңа бу татуировка бик
зур романтиклык билгесе булып тоела!
– Ярар, сезнеңчә булсын, сез – сообщниклар! – дип кырт кисә әби.
Үлсә үлә инде, сер бирми! Сер бирәсе килмәгән саен кырысланарак
төшә.
Кибәч әбием менә – киресенчә. Кибәч әбиемнең уйнак холкы
бик рәхәт тоела миңа: ул теге мәктәптә чагындагы кебек, башын
җүләргә сала да әллә нинди шуклыклар уйлап таба. Ул шуклыкларның
кайберләрен без бергә кылабыз да, аннары искә алып, кинәнеп
көлешәбез. Яратуын да Кибәч әби яшереп тормый, шунда ук ярып
салып әйтә.
Әйе, Янсуарда мин бабай белән сообщник булсам, Кибәчтә – әби
белән.
Янсуар әбинең, бик үк килештереп бетерми, сөйләгәне бар: имеш,
«Микулай бабай белән күз төшерешеп җөри башлагач», Кибәч әби
берсендә, егетләр кузовка төялешеп урман эшеннән кайтканда,
тәрәзәне киереп ачкан да: «Әй җегетләр, Шара Микулае нишләп
арагызда җук, аны калдырып кайттыгызмы әллә?» – дип сораган.
– Ә нишләп алай сорарга җарамый? – дим мин әбигә, аптырап.
– Бөтен авылга шулай шәрран җармыйлар инде, кызым, оят була, –
ди Янсуар әби, кыршавы астыннан чыккан чәч бөтеркәсен кире
кыстырып куеп. Аның чәч бөтеркәләре дә яулык астыннан теләсә
ничек тәртипсез чыгып торырга тиеш түгел, пөхтәлек – закон әби
өчен.
– Кемнедер ошатсам, мин дә сорар идем, – дип кабатлыйм мин,
үҗәтләнеп.
– Менә, шулай итәрсең дә әле син, Шара бәбкәсе, – дип көлемсери
дә, кинәт елмаеп, аркамнан сөеп куя Янсуар әбием. – Гел Начтукка
охшагансың инде, абау, үзе тапса да болай булмас иде...
Кызык, ә менә Кибәч әбием, сөйгәндә, мине: «Бигрәк Начтага
охшагансың инде, кызым, үзе тапса да болай булмас иде!» – дип сөя.
Бабайның татуировкасы турында уйлап куям: димәк, бабай шулай
итеп әбине яратуын, армиядән кайтканда, авылга шәрран ярган булып
чыга инде. Уйларымны тәртипкә китерәм дә, кечкенә лейкамны тотып
килеп, кураларга су сибә-сибә, сорап куям:
– Бабай, ә әбине җаратмый башласаң, бу татуировканы нишләтеп
була? Кырып ташлыйсыңмы?
35 Үгәпи, Наталҗа, Праскый – Агафья, Наталья, Прасковья исемнәренең керәшенчә әйтелеше.
Бабай аптыраган карашы белән миңа аска күз төшерә дә, иелеп, бик
җитди итеп күзләремә карый:
– Андый нәрсәнең булуы мөмкин түгел, кызым, – ди.
– Димәк, бу татуировка – синең белән үлгәнчегә кадәр?
– Шулай булып чыга инде, әбиең белән без дә бер-беребез белән –
үлгәнчегә кадәр. Мин әле аны үлгәч тә сагынырмын...
Мин бу сүзләрдән бераз гына оялып, кызарып китәм. Әйтерсең миңа
кинәт кенә ниндидер әле бик аңлап бетерә алмый торган сер чиштеләр.
Шулай да тулаем ачыклык кертеп бетерергә кирәк дип табам:
– Хәтта макарон кыздырса дамы?
Бабай бөтен бакчаны яңгыратып, күршеләргә дә ишетелерлек итеп
көлеп җибәрә:
– Макарон кыздырса – бигрәк тә, кызым!
Мин дә көлеп җибәрәм.
Менә бу җарату, ичмасам!
– Үскәч, мин дә шулай җаратырга телим, – дим мин бабаема,
уңайсызланыбрак.
Ул бик дикъкать белән күзләремә керердәй булып карап тора-тора
да теге үртәвечен бер дә үртәмичә кабатлый:
Кызым, кызым, кыз кеше,
Кызыма килер җөз кеше.
Җөз кешенең арасыннан
Алып китәр берсесе.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев