ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
-
6 февраль 2025 - 15:00
Җәүдәт Фәйзиның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Равил туган! Чыннан да, син ваемсыз икән. Җырлар бирдең, мин көйгә салам дидем, ә үзең экзаменнарыңны биргәнсең дә Әлмәт ягына сызгансың. -
4 февраль 2025 - 11:00
Идрис Туктарның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Акыллы, ләкин хиссез, дулкынланмыйча гына язган, иҗат иткән тәнкыйтьче белән акылсыз, ләкин хис-дулкыннары ярдәмендә генә иҗат итәргә маташкан шагыйрьне күз алдына китереп булырмы икән? Тукай, Такташ, Җәлилләр, Белинский, Добролюбов, Достоевскийлар, Герцен, Чехов, Толстой, Маяковскийлар... кебек бөек иҗат ияләрен искә алсак, ничегрәк килеп чыгар икән? Акыл белән хис бер-берсенә бертуктаусыз һәм көчле йогынты ясыйлар түгелме?.. -
28 гыйнвар 2025 - 15:00
Мөсәгыйт Хәбибуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил туган, сезнең белән ике арадагы элемтәне өзмәбез дип уйлыйм. Сез миңа сирәк булса да, хат яза торсагыз, әйбәт булыр иде, чөнки булган хәбәрләрне ишетәсе, беләсе килә. -
23 гыйнвар 2025 - 11:00
Юныс Әминевның Равил Файзуллинга хатлары (дәвамы)
Үзем Әлмәт театры өчен дигән нәрсәмне дәвам итәм. Исәп – шушы вариантны азагынача илтеп чыгармыйча, моннан купмаска. Ул эш тә мартта тәмамланса иде инде. Шуңа күрә исәбем – хәзергә тәртипле генә тормыш белән эшемне дәвам иттерү. -
22 гыйнвар 2025 - 11:00
Юныс Әминевның Равил Файзуллинга хатлары
Иң кечкенә бер бүлмәгә урнашып, шуны электроплита белән җылытып, әкрен генә эшкә тотындым. Бу тормышым кайтмаска дип узган студентлык елларымны искә төшерде. -
25 декабрь 2024 - 11:00
Рәдиф Гаташның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Монда язучылар аз. Гел гаилә членнары яки чит һөнәр кешеләре. Каян алалар путёвканы, һич аңламассың. Безнең язучыларга юк. Төп яхшы корпуста Мәскәүдән килгән кыз-хатыннар яши – язучылар булса, бер хәер иде. Кызык дөнья! -
6 декабрь 2024 - 11:00
ХАТЛАРДА ДА БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
...Аһ егетләр, менә картлык! Мин бит санаторийга китәр алдыннан гына синнән китап алган идем. Рәхмәт хаты яздыммы шунда, әллә юкмы, һич тә исемә төшми. Бик зур рәхмәт, Равил, чын күңелдән! Мин бит картларча акрын гына булса да, кыштыр- мыштыр гел укыштырып барам. -
20 сентябрь 2024 - 15:00
Әнгам Атнабаевның Рәдиф Гаташка хаты
Бу фани дөньяда яшәве (яшәүне мин көрәш мәгънәсендә аңлыйм) шундый авыр, Рәдиф. Кайчагында шундый авыр, хәтта... тик үзеңнең якта хаклыкның сакта торуы гына коткара. Тагын да үчләшебрәк, чәмләнебрәк яшәргә тотынасың: йә алар – мине, йә мин – аларны! Урта юк. -
9 август 2024 - 11:00
Гамил Афзалның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Мелла Рәдиф! Сине сагынып-саргаеп, бер күрергә зар вә интизар улып, күпдин-күп сәлам! Миңа бер кош теледәй хат яз әле, дус, киләсе елда журналда минем шигырьләргә урын бирәсезме? Сездә минем шигырьләр бик күптер, җитмәсә, тагын өстәп җибәрермен. -
6 август 2024 - 11:00
Фәсәхәт апаның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Пермь-Мәскәүдән җирле радио аша хәбәрләр тыңлаштырам. Үткән айда булса кирәк, сезнең Пермь-Кудымкар тирәсенә кунакка килгәнлегегезне ишеттем. Язучылар белән очрашкансыздыр, дөрес аңлаган булсам. Аннан бәлки Уфа-Дүртөйле тарафларына юнәлгән булуыгыз да ихтимал – туган ягыгыз бит. -
25 июль 2024 - 11:00
Разил Вәлиевның Рәдиф Гаташка язган хаты
Рәдиф агай! Хатың алдым. Деловой киңәшләрең һәм Рәфкатькә ярдәм кулы сузуың өчен рәхмәт! -
8 июль 2024 - 13:00
Сибгат Хәкимнең Рәдиф Гаташка язган хаты
Мин әле һаман синнән нидер көтәм, синең мөмкинлекләреңне күреп торам, хисләр бер үзенең эзенә төшәр. Аңа-моңа карамыйча яза бир. -
7 июль 2024 - 13:00
Әнгам Атнабайның Рәдиф Гаташка язган хаты
Ике хатыңа һәм бигрәк тә китабыңа җавап бирә алмавым өчен гафу үтенәм. Дөньясы да бик мәшәкатьле. -
26 гыйнвар 2024 - 11:00
Клара Булатова хаты
Шулай дөнья. «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный». Конференция эшендә Марсель Галиевлар, Нәбирәләр катнаша дип, Әхәт Гаффар куанып кайтып әйткәч, иң элек дүртаяклап үрмәләп, бөтен бүлмәләрне юып чыктым. Үземчә бик оста итеп дерелдек кайнаттым, пилмән ясап куйдым. -
25 декабрь 2023 - 13:00
Вахит Юныс хатлары
Дөньялар үзгәреп барамы? Мин монда Мәскәүнең Беренче программасын карап барам. Кысмыйлармы, искелеккә кайтмыйлармы татар матбугатында? Кемнәр ничек? Мәһди, Ризван, Гәрәй, Туфан, Аяз?