Газиз Кашаповның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Син үзең дә Әлмәт оешмасын иң авыр чакларда җитәкләгән һәм оешманың абруен күтәрү кебек кыенлыкларны кичкәнгә күрә, безнең теләккә каршы килмәссең дип ышанабыз.
27 ноябрь, 1987 ел.
Чаллы.
Хөрмәтле Равил кордаш!
Исән-сау гына, иҗат дәрьясына чумып яшисеңдер дип уйлыйм.
Без үзебезнең оешма эшен җанландырмакчы булабыз. Шул ният белән әдәби иҗат
кичәләре циклын башлап җибәрәбез. Декабрь аенда Туфан Миңнуллин белән Рафаэль
Сафин, январьда Аяз Гыйләҗев, ә менә февральдә «Әдәбиятлар дуслыгы кичәсе»
уздырмакчыбыз. Аңа без чувашлардан Юрий Семендер белән Порфирий Афанасьевны,
алар белән бергә сине һәм Ренат Харисны чакырырга кирәк дигән фикергә килдек. Син
шуңа ничегрәк карыйсың? Әйе, аны без әлегә 27 февральгә билгеләргә чамалыйбыз.
Син үзең дә Әлмәт оешмасын иң авыр чакларда җитәкләгән һәм оешманың абруен
күтәрү кебек кыенлыкларны кичкәнгә күрә, безнең теләккә каршы килмәссең дип
ышанабыз.
Җавап көтәбез.
Хөрмәт белән,
Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы секретаре
Газиз Кашапов.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев