Бәян тег белән яңалыклар
-
24 сентября 2020 - 11:00
Шамкай (бәян)
Суфия, склад мөдире булып эшләгәнгә, подвалда буяулар арасында утырырга мәҗбүр. Аны икенче балага узгач та декрет ялына чыгармыйлар. Начар исләр белән агуланып җәфаланулар тәэсир иткәндерме — Рөстәм исемле уллары тугач та озак яши алмый, үлеп китә... -
15 сентября 2020 - 17:00
Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян)
Гомер йомгагы сүтелеп беткәнче, күп еллар дәвамында хәбәрләшә алмаган туганнары язганнарны укырга насыйп булды аңар, аннары кардәше йөзен күрде. Бераздан, туган-үскән якларына сәфәр кылу уе белән, әзерлек чараларына кереште. Әмма һич кенә дә бу ниятенә үзенең юлын тәмамларга җыенып тотынмаган иде... -
13 сентября 2020 - 15:00
Ышанма... күз яшьләремә (бәян)
Айзат юкка чыкты. Яратам сине, Айзирә, бары тик сине генә яратам, сиңа хыянәт итү түгел, ул турыда хәтта уйлый да алмыйм, дип ант иткән иде. Ялганлады. Айзирә моннан бер ел элек кенә икенчегә узган иде... -
7 сентября 2020 - 16:00
Зиннәтулла хәзрәт (бәян)
Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик-бик сагынам, бабакай... -
7 сентября 2020 - 11:00
Ышан! (бәян)
– Бер бай гаилә баласыз интегә. Алар чибәр, сау-саләмәт, начар гадәтләрсез кызның бала табып бирүен телиләр. Сез барлык таләпләр буенча туры киләсез. Яралгының үсеше дә яхшы. Акчасын яхшы түләргә вәгъдә иттеләр. Бала тапканчы яшәп торырга фатирың да булачак, – диде табибә. Шундый кыргый тәкъдим булса да, килешми чарасы юк иде кызның... -
2 сентября 2020 - 15:00
Мин дә бер татарыңдыр... (бәян)
Атның күзеннән яшь ага, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Алар өчәүләшеп малкайны бүрәнәләр өстеннән шудырып төшерә алдылар. Орнаментны көчкә аякка бастырдылар. Ләкин ул өч аякка гына басты, сул аягы шешеп, кабарып чыкты... -
30 августа 2020 - 15:00
Кеше булып калырга (бәян)
Әнием сөйләве буенча, әти үлеп киткән. Мин аның вафатыннан соң туганмын. Шунлыктан гомерем буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәдем... -
28 августа 2020 - 13:00
Булганда - кадерен бел, югалткач - елама (бәян)
— Син мине кайчаннан бирле беләсең соң? 20 атнамы?! Ә алар мине 20 ел буе үстерделәр. Синең өчен мин әти-әнине ташлый алмыйм. -
27 августа 2020 - 12:00
Агулы теш (бәян)
Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. — Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! — дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. —Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган — укасы коелган... Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табарга ие! -
25 августа 2020 - 11:00
Тозак (бәян)
«Мансур хатынын атып үтергән...» дигән яман хәбәр, яшен тизлеге белән Җимешле авылына гына түгел, бөтен районга таралды... -
21 августа 2020 - 13:00
Йөзә торган арба (бәян)
Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-белешне... -
17 августа 2020 - 17:00
Әманәт (бәян)
Хат "хәбәрсез югалды" хәбәреннән соң өч ай узгач, таныш түгел кул белән язылган конвертта килде. Әллә инде шуннан чыгып, әнкәй үзе үлгәнче кече абыйны – исәндер, гарипләнгәндер, шуңа гына үз кулы белән яза алмыйдыр, бер кайтмаса – бер кайтыр, дип көтеп яшәде... -
16 августа 2020 - 17:00
И, карак... (бәян)
- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде... -
12 августа 2020 - 16:00
Моңнар булып кайтырмын (документаль бәян)
Кара еллар, куркыныч чорлар… Ил өстендә ач үлем уйный, кызарып баеган офыклардан ерткыч тиран үзенең чираттагы корбанын эзләп җир өстен күзли сыман… Коръән Кәримнең мәрхәмәтлелек принципларында тәрбияләнгән Гайнелгыйлем исемле бер татар баласы кешелексез режимның чираттагы корбаны булып төрмәгә утыртыла. Хатыны Шәмсия берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала белән өйдә кала... -
9 августа 2020 - 11:00
Яңа шәһәрдә (бәян)
Бер көнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын, нәрсәдер сүгенә-сүгенә, соңгы өлгеләргә бәрә иде. — Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем законный иремне аздырып йөри, белдеңме?!