Моңнар булып кайтырмын (документаль бәян)

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН

Урманнар артында — балачак

...Кечкенә Фима бернәрсә дә аңламый иде. Урамда ниндидер ямьсез

тавышлар ишетелә, ишегалдына уйнарга чыгучы юк; һәрвакыт ягымлы, һәр

теләген үтәргә торучы әнисе дә малайга игътибар итми, йөгерә-йөгерә нидер

җыя, ниндидер төенчекләр төйни. Әледән-әле күрше апалар йөгерешеп керә,

тиз-тиз генә нәрсәдер сөйләшәләр дә тагын чыгып китәләр.

Фиманың әтисе Дмитрий Мерзон исә фатиры һәм гарнизон арасында

бәргәләнә иде. Чик буе гаскәрләре белән элемтә юк, бөтен юллар җәяүләп

тә, машинага утырып та чигенүче гаскәрләр белән тулган. Кемгә ышанырга,

кемне тыңларга белмәссең. Бөтенесе бергә тупланган өр-яңа Т-34 танкларының

күбесе, оператив киңлеккә чыга алмыйча, Люфтваффе бомбалары һәм фашист

гаубицаларының снарядлары астында янып беттеләр. Яшь офицер ныклы

карарга килеп өенә йөгерде.

— Катя, Катерина, — дип кычкырды ул, ишектән керүгә үк кечкенә Фиманы

куркытып, — җыен, җыен тизрәк!

Һәрвакыт тыныч иренең болай әсәренгәнен беркайчан да күрмәгән

Екатерина Семёновна эшнең җитди икәнен шунда ук аңлап алды.

— Без әзер, — диде ул тыныч тавыш белән, бары тик күзләренең зураеп,

йөзенең агарып киткәнлеге генә аның нерв киеренкелеген күрсәтә иде. — Без

әзер, нишләргә?

Дмитрий эндәшми генә Фиманы күтәреп алды да икенче кулына агач

чемодан һәм берничә төенчекне эләктерде. Екатерина Лиляны җитәкләп,

кочагына сыйган кадәр төенчекләр алды да ире артыннан ишеккә юнәлде.

Кинәт бусагада туктады да бушап калган фатирга борылып карады. Акыллы

иде, шуңа күрә бүтән монда кайта алмаячакларын аңлады. Гасырлар дәвамында

бөтен дөнья буйлап сибелеп киткән ата-бабаларының генетик дәрәҗәдә

формалашкан интуициясе баш калкытты — дөнья кузгалган, дөнья болганган

чак, кире кайтулар булмаячак...

Аста көтеп торган машина әрҗәсенә әйберләрне ыргыттылар да Екатерина

балаларны кочаклап кабинага утырды. Дмитрий шофёр ягыннан баскычка

басты да тимер юл вокзалына юнәлделәр. Бераз баргач, юлны бертөркем

кызылармеецлар белән офицер бүлде:

— Тукта, — дип кычкырды ул, ерактан кулларын бутап, — тукта, … мать!

Дмитрий рульдәге солдатка иелде:

— Туктыйсы булма! Ни булса да, туктама! Юкса атам!

Үзе җиргә сикерде, сикергән уңайга кобурасыннан пистолетын тартып

чыгарды да төркемгә төбәгән килеш машина белән янәшә йөгерә башлады.

— Лейтенант, кит юлдан! Машинада минем гаилә! Ике дә уйламыйм, атам!

Кит!

Мондый тәвәккәллекне көтмәгән солдатлар як-якка сибелде. Берүзе калган

лейтенант калтыранган куллары белән кобурасына ябышты, өстенә килгән

машинадан сакланып, читкә сикерергә мәҗбүр булды. Ул арада узып киттеләр,

Дмитрий яңадан баскычка сикереп менде. Шул минутта ир-атның тормыштагы

миссиясен аңлады бугай Фима: ул таяныч, куркыныч килгәндә яклаучы, утка

һәм суга беренче керүче, иң төп авырлыкны күтәрүче булырга тиеш икән.

Тимер юл вокзалына баш тыгарлык түгел иде. Дмитрий бөтенләй икенче

якка, вагоннар торган платформага таба атлады. Лиляны җитәкләгән Екатерина

аның артыннан чак-чак өлгерә иде. Вагоннарның берсеннән кычкырган тавыш

ишетелде:

— Дмитрий! Мерзон!

Дмитрий вагоннан иелгән өлкән яшьтәге проводница хатынга Фиманы,

аннан Лиляны тапшырды.

— Ну, Катя, — борылып, хатынның иңбашларыннан тотып, күзләренә

карады. — Аңлыйсың, очраша алмабыз, ахры. Бу — гади сугыш кына түгел.

Бу — кешелеккә каршы сугыш.

Екатерина үзенең ныклыгына үзе аптырап тора иде. Мөгаен, аерылышу

ачысы соңрак килер, ә хәзер бөтен фикер, бөтен көч балаларны моннан алып

чыгып китү бурычына тупланган. Вагоннар дерелдәп бер-берсенә бәрелеп

куйдылар да әкрен генә кузгала башладылар.

— Катерина, — дип кычкырды проводница, — нишләп торасың? Каласың

бит!

— Барыгыз! — Дмитрийның тавышы хәрбиләрчә кырыс яңгырады. — Катя,

балаларны сакла!

Екатерина перрондагы халык арасында бик тиз күздән югалган ире ягына

озак карап барды. Аларны икенче, ят тормыш, ят урын, ят кешеләр көтә

иде. Ике баласын — Лиля белән Ефимны иярткән яшь ханым тәвәккәлләп

билгесезлеккә атлады.

***

Гомере буе татар теленә, татар моңына гашыйк булып яшәгән Ефим

Дмитриевич Мерзон — милләте буенча яһүд кешесе. Алабуга пединститутында

эшли башлагач, мин әлеге шәхес турында торган саен ешрак ишетеп, аның

тормышы белән ныклабрак кызыксынырга тотындым. Үз татарың татарлыктан

качканда, аның, яһүд кешесенең, үз балаларын да татарча камил сөйләшергә

өйрәтеп калдыруы ниндидер бер феномен булып тоелды. Институтыбыз

директоры Елена Ефимовнадан әтисе турында сорашкач, элек аны белгән

кешеләр белән аралашкач, кочак-кочак хатирәләр, кассета-кассета язмалар

туплана башлагач, минем әлеге шәхескә карата булган ихтирамым артканнан-

арта барды һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте дә инде.

Ефим Дмитриевич Мерзонның туган шәһәрен, Көнбатыш Украинаның

Винница өлкәсендәге Жмеринканы, гитлерчылар 1941 елның 17 июлендә

яулап алалар. Бу урында, беркадәр чигенеш ясап, тарихи белешмәгә тукталып

үтәсем килә (Жмеринка геттосы әсире Соломон Крапольский хатирәләреннән):

«Жмеринка — Киевтан 200 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр, сугыш вакытында

күпне кичерә. Аны сугыш башлануга бомбага тоталар, ә 1941 елның көзенә

Жмеринка геттосы инде чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алына, монда

тирә-яктан һәм Румыниядән — чөнки бу территория Румыния юрисдикциясенә

эләгә — яһүдләрне куып китерә башлыйлар. Шәһәр коменданты румын кешесе

була, ә геттоның үзендә яһүдләрдән җирле үзидарә оештырыла. Күпмедер

вакыттан соң аның рәисе итеп доктор Герман билгеләнә. Нәкъ менә шул кеше

аркасында Жмеринка геттосында тормыш, башкаларныкына караганда, яшәү

өчен уңайлырак була».

«Уңайлырак була…» Чәнечкеле тимерчыбык артындагы тормыш хакында

болай дип әйтергә, гомумән, мөмкин микән? Гетто хакында яздым да, бүгенге

Украинадагы хәлләрне күз алдына китереп, уйлап куйдым: шайтан чәчкән

орлыклар нигә шулай үрчемле була икән? Славянск, Крамоторск, Одесса

шәһәрләрендәге канлы вакыйгаларны оештыручылар геттодагы тормыш

турында хәбәрдар түгел микәнни? Берәү дә «таяк ике башлы» дип уйламый

микән? Якты кояш, иркен җир йөзенә һәркем үз бәхете белән туа лабаса, ул

бәхет — яшәү яме — безгә Аллаһ тарафыннан бирелә һәм беркемнең дә аны

тартып алу хокукы юк...

Дүрт яшьлек Фиманың (әнисе Ефимны яратып шулай атый) әтисе,

танк гаскәрләре офицеры, сугышның беренче көннәрендә үк тревога белән

кубарылып, ут эченә керә. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк күктә

хакимлек яулап алган кара тәреле авиация баш күтәрергә дә ирек бирми.

Тыныч вакытта авызларыннан гайрәтләнеп ут чәчкән комиссарлар, беренче ату

тавышын ишетүгә үк, персональ машиналарына утырып, көнчыгышка, үзләре

сакларга тиеш булган ил түренә качалар. Дмитрий Мерзон кебек сугышчан

офицерларның шактые үзебезнекеләр — паникага бирелгән, куркудан кешелеген

югалткан үз солдатларыбыз — тарафыннан үтерелә, кайберләре оборона

оештырырга тырышып, дошман пулясыннан һәлак була. Шәһәрдә аңлатып

булмаслык ыгы-зыгы: әледән-әле сугышчылар төялгән машиналар үтеп тора,

тегендә дә, монда да немецларның десант төшерүе, шәһәрнең чолганышта

калуы турындагы ялган хәбәрләр тарала…

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: