Хатыннар сүрәсе (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

* * *

Бер көнне Гасыймым кабаланып кайтып керде:

– Алтыным, кызымның әнкәсе! Бүген радиодан иптәш Сталинның бик мөһим мөрәҗәгатен укыдылар. Иртәгә газеталарда да булыр инде ул. Бу сугыш тиз генә үтеп китәргә охшамаган. Миңа да җыенырга кирәк. Бераз хәстәрен күрә башла. Походка әзерлә мине. Минем ул мәшәкатьләргә вакытым булмас.

Татарстанга предприятиеләр эвакуацияләнә икән. Безнең авылда да качаклар кабул итәргә дигән күрсәтмә бар. Ленинград кешеләрен көтәбез. Без яшәп тора торган укытучылар өен бушатасы, диделәр. 

– Ярар, әтисе! Мин инде ишеткән идем. Габбас карчыгын белештем. Мәктәп атына аз-маз йөгебезне төяп, бүген үк күченербез. Юлдан йончып килгән кешеләрне тилмертеп булмас. Безнең өчен борчылма. Инәй дә нык кына бит әле. Партия кушканны үтәү юлында йөр инде син, бәгърем. Тик, кара аны, бала бераз исәйгәнче генә булса да, фронтка ашкынма. Йөрәгең дә бик үк сау түгел. Сүземә колак сал. Сугыш барыбызга да җитәргә охшаган.

– И әнисе... Ил хәсрәте белән яшәргә тиешле кешеләр бит без. Илебез безгә ышана. Рәхмәтле булырга тиешбез. Укытты, кеше итте. Җиңеп кайткач, алда тагын ямьле итеп яшәрбез. Планда тагын ничә бәбәй бар әле безнең?

Күчендек Габбас карчыгы өенә. Ике карчык уртак тел таптылар кебек. Бер Диләрәмә ике әби – ярап тора ул. Мин дә уракчылар яныннан кайтып кермим. Мәктәптә дә эш күп. Миңа иптәш кыз табылды әле. Рәисә Хаҗиева исемле кыз килде Казан ягыннан. Үзе чибәр, үзе ипле. Зыялы гаиләдән. Иптәшлеккә менә дигән. Немец теле укытачак. «Дошман телен ничек укытырмын инде?» – дип, бик борчыла. Юкка гына борчылган. Раяның ягымлы, тәмле теле назга өйрәнмәгән авыл баласын сихерләде дә куйды. Кара итәк, ак блуза кигән, чәчен башына таҗ кебек итеп урап куйган бу гүзәл кыз авызыннан алман сүзләре дә ачуны китермәслек булып чыга икән. Өстәвенә ул малайларны үз фикеренә ышандырды: «Дошман телен белү сезнең кесәдәге яшерен ачкыч булачак ул, егеткәйләрем. Сез бит фронт күрәсе бөркетләр. Менә рус телен дә, татар телен дә төшенмәгән дошман, сезне берни аңламый дип уйлап, серен чишә дә ташлый. Бәлки әле, сезне, авыл егетләре елгыр була бит, дошман тылына, йә партизаннарга ярдәмгә самолёттан десант белән ташларлар. Ул чагында сез инде коралланган. Минем бер абыем – очучы. Дошман тылына еш кына оча ул. Менә нинди кыйммәтле белем бирмәкче булам мин сезгә, батыркайларым!»

Менә шундый итеп укыта белә иде ул Рая дустым. Минем өчен үлә язып торган, язуларын да минем шикелле язарга тырыша торган укучыларым да аның янына сырыша башладылар.  

* * *

Җәйдән көзгә, көздән кышка кердек. Мәскәү янында канкойгыч сугышлар бара. Авылдан көн дә диярлек олау-олау егетләр китә тора. Безнең елгыларны сыдырып кына алып баралар. Егет-малайлар агач мылтык тотып, кырда өйрәнүләрдә йөриләр, карга ятып шуышалар, граната ыргытырга, төз атарга өйрәнәләр. Газеталардагы хәбәрләргә, радиодан Левитан сөйләгәннәргә караганда, агач мылтык кирәк тә булмас кебек. Аэродромы-ние белән очкычларны сафтан чыгара дошман. Көн саен бер шәһәрне калдырып китәбез. И Ходаем, Иделгә кадәр җитә генә күрмәсеннәр. Мәскәү янында, шөкер, абынды бугай дошман. Халыкка менә шуны күңелләренә шом кермәслек итеп, ничек аңлатсын икән агитатор? Партизан кыз Таня турындагы мәкаләне укыгач, хатыннарым үксеп-үксеп еладылар. Дошманга үч кайнады. Унсигез яшьлек ул кызда һәр ана үз баласын күрде. Кайбер кызлар да шыпырт кына военкомат юлында йөри икән. Бер-икесе китеп тә барды. Зенитчылыкка җыйганнар. Рая дускаемның да уенда бар икән фронтка китү. Ярый әле, военкоматтагы бер абзый үгетләп, уеннан кайтарган. 

Шундый чакта Гасыймны тыеп калып буламы соң? Март башында озаттык егетләрне. Еламаска тырыштым. Мин елак түгел дә бит, әле теле дә ачылмаган Диләрәм елый. Югалтуларның ни икәнен белгән инәй елый.

Бераз юанып чыгыйм дип, Гасыймны озатып кайтышлый Рая дустым янына кердем. Аның белән кочаклашып, теге Гасыйм белән соңгы өйрәнгән җырыбызны җырладык.

Төне караңгы түгел иде үзе. Акрын гына кар явып тора иде. Бәлки, яхшыга юраргадыр. Исән кайтыр бәгърем. Кавышырбыз, җырның яңаларын җырларбыз. Рая да мине шулайрак дип юатты. Аның шул сугышка китәсе ире, әтисез үсәсе кызы юк.

Рая мине яңа фатирыма кадәр озата килде. Ярый әле килде. Урамда сандык өстендә бала күтәреп утырган инәйне күргәч, егылып киткән булыр идем.

– Кудылар, кызым.

Җилтерәп, өйгә кереп киттем. Миңа хәзер теләсә кемнән типтерергә ярамый. Ирләр дөньяны безнең кулга калдырып киттеләр.

– Бу ниткән тамаша? Әй? Карчык!

– Ирсез хатын тотар хәлем юк. Сүзе күп була аның. Тынычлыгым кадерле.

– Минем ирем синең тынычлыгың өчен дә сугышка чыгып китте. Әй, Габбас карчыгы! Исемеңне дә белеп өлгермәдем. Ә менә солдат хатынына почмак кызганганың өчен икеләтә налог салдырам әле мин сиңа! Әйтте диярсең. Фатирга кертүче бетмәс. Балам гына түгел, утыным да бар минем.

– Ә ни, теге китергән утыныңны аласыңмыни? Күтәрә алмассың... – Күтәрүче табылыр...

Минем ярсып сөйләшкәнемне читән аша күршебез Мәрвияттәй ишетеп торган икән. Игелекле күңелле бу хатын мин Габбас карчыгын дуылдатып чыккан арада инәй белән кызымны түренә кертеп утыртып та куйган. Җиденчедә укый торган игезәк малайлары бар иде. Яраткан укытучылары үзләренә фатирдаш буласын белгәч, утынны ташып та, кисеп-ярып та куйдылар. Без бу авылдан күчеп киткәнче туганнарча яшәдек. Ни кызганыч, уңган малайлар бер елдан ут эченә киттеләр. Элек бит мәктәпкә кичегеп керәләр иде. Яшьләре җитте.

Рая дустымны авыл советына эшкә күчерделәр. Аның немец теле – дошман теле миңа калды. Рая-Рәисәнең авыл советына урнашуы миңа да әйбәт булды әле. Тамак бик киселгәндә, ярдәме тиеп кенә тора. Ә тамак киселде. Читтән килгән укытучының ни малы, ни бәрәңге бакчасы, ни кәҗәсе юк. Ни-нәрсә кабып, тамакны хушландырырга белгән юк. Әле дә ярый Рая бар. Эвакуациягә килгәннәр йончу иде. Беркадәресе безнең авыл зиратына кереп ятты. Кайвакыт шулар өлеше безгә тиеп куйгалады. Тиздән Ленинград халкын мәктәптә балаларын русча укытып булырдай урыннарга күчерделәр.

Шөкер, безгә дә, солдат гаиләсе дип, күпмедер паёк бирә башладылар. Атнага бер булса да, көлчә пешереп ашый идек. Аерткан сөт бәрабәренә кыз балаларга кофталар бәйләп бирә торган идем. «Һөнәрле үлми, кызым», – дип, инәй үсендереп торды. Югыйсә һөнәрнең иң изгесен сайлаган идем дә бит. Соңгы вакытта акча ведомостена кул гына куя башладык. Илнең ертыгы зурайганнан зурая бара иде шул. Сугыш ул аждаһа кебек.

* * *

Рая да безнең янга күченде. Ялгыз башы ямансу иде аңа. Хәзер инде Гасыймнан хатларны бергә көтәбез. Диләрәнең уңышларына бергәләп куанабыз. Инәй оныгын бик бөртекләп карый. Үзенең матур гына күлмәкләрен бозып, мине дә, Диләрәне дә чуктай киендерә. Ташкент ягындагы абзый әнигә юрган-ястык тышлыгына җибәргәләп торган әдрәс ефәге дә бик затлы күлмәк булып чыга торган иде. Кызым миннән җитмәгән кайгыртуны әбисеннән ала.

Инәйнең миңа дип җыйнап алып килгән өшәнчекләре – киндердән суккан чыбылдык-чаршаулары сәхнә киендерү өчен тотыла. Ай саен диярлек халыкка театр куябыз. Укытучы артист булырга тиеш дип беләләр иде бугай ронодагылар да. Өйгә кайтып та керми кыз бирнәсе. Ярый әле, киндер туза белми – өемне аннары да гел шулар белән бизәдем. Тыныч заманда да, дим. Тамбур белән чиккән тәрәзә кашагалары чыккандыр бит сандыктан?

Минем инәй – Камилә абыстай – авылның мәртәбәле абыстае булып китте. Бик гыйлем иде шул ул. Тиз белеп алдылар остабикә икәнен. Француз яулыгын ябып, түшенә тәңкә хәситәсен киеп, бик дәрәҗәле итеп йөрде. Авылның Хәкимәттәй, адашы Камиләттәй кебек кордашлары аны араларына бик тиз алдылар. Үз дәрәҗәсе ышыгында инәй минем дәрәҗәне дә күтәрде. Ятимә бер кыз түгел икән лә бу Фәһимә, нәселле, затлы кеше баласы икән. Дәрәҗәң булса, сүзең дә тизрәк үтә ул. Инәйне ашка йөртәләр. Фронттан хат килсә дә, матур төш күрсәләр дә, берничә ахирәт әби бер-берсен чәйгә алыша. Күңел юатыша. Сугышның беренче елларында халыкның түле бар иде әле. Аннары гына әрәмә малына, Ык балыгына калдылар. Алай да чормаларда каклаган казлар – нәзер казлары ияләрен көтте. Килергә тиеш иде бит ул якты көн. Инәй күкрәкчә кесәсенә яшереп кенә, оныгына сары җимеш алып кайткалый. Кайсы заманнардан калган, кадерләп сакланган тәгам булгандыр инде ул оҗмах җимеше? Инәйгә ямьле мәкам белән китап укыган өчен әҗергә килгән җимеш баламны бик сөендерә торган иде. Диләрәмнең бәхете әбисеннән булды. Миннән наз сирәк эләкте шул аңа. Өйгә кайтып кермәле итмәде шул укытучылар өстенә йөкләнгән вазифалар. Ил үзенең тылдагы сәясәтен безнең аша йөртте. Налог кермәсә дә, укытучы гаепле, заемга язылмыйча йөдәтсәләр дә, сиңа җавап тотасы. Хәләл хезмәтеңә тиясе акчаң да синеке түгел.

Ындыр табагында ашлык җилгәрү дә калмый, баздан бәрәңге аралау да... Кичләрен солдатларга бияләй бәйлибез. Телемләп, бәрәңге киптерәбез. Кетердәп торган ул телемнәрне кабып карарга да базмыйбыз. Мин капкан телем бер солдатка җитми калыр кебек. Әбисе Диләрәгә яшереп кенә бирә инде. Мин күрмәмешкә салышам.  

* * *

Авыл һаман бушый бара.

Яшь вакытта хат көтеп алу татлы газап булган икән ул. Менә хәзер... Левитанның Совинформбюро хәбәрләрен тыңлый-тыңлый хат көтүнең никадәр газаплы икәнен белсәгез иде сез?! Өчпочмаклы кош теле килерме сиңа, кара мөһерле конвертмы? Хаты юлда чагында да һәлак булуы ихтимал бит синең газиз солдатыңның. Хат көтүчеләр бер мин генә түгел. Безнең лампа яктысына җыелган кызлар арасында да бар андыйлар. Бияләй эченә салып җибәрер өченгә кулъяулык чигәләр, гөлкәйләрем. Минем Гасыймым миннән кулъяулык түгел, сохари көтә. Бик тансыкладым дигән иде бер хатында. Ипине үзебезнең дә күргән юк. Әлегә Гасыйм сержантлар мәктәбендә генә. Бик чамалап кына, бик кысмыр гына ашаталар бугай аларны. Ач солдат ничек сугыша алсын инде, йә? Тамагы тук булмаса да, ут эчендә түгел әле, дип юанам. Тик ул санаулы көннәр, курсантлык дәвере менә-менә бетеп китәр дә, Гасыймымны ут чәчеп өскә килә торган фашист Дәҗҗал каршына озатырлар. Шул гарасат килер көннән куркам.

Хатларын карандаш белән яза. Язуын бер дә бозмый. Пөхтә дә кеше инде. Минем тилмергәнне белгәнгә күрә микән, үзе сагынгангамы, хатлары еш килеп тора. Мин дә шундук язам, тик аңа минем хатларымның барысы да ирешми. Әллә уйларымны цензурадан яшерә белмичә язам микән? Ул бит әнә бер дә зарланмый. Үзе аңлар әле, ди торгандыр инде. Хатларны гомер буе сакладым. Сезгә укытмый, кемгә укытыйм аларны? Минем белән гүргә китсеннәрмени?! Фотога гына бергәләп төшеп кала алмадык. И, бу мохтаҗлык!

Мин гомерем буе әдәбият укыттым. «Кулъязмалар янмый» дигән мәгълүм гыйбарә бар бит әле. Гасыймның хатлары да – кулъязмалар. Ул үзе дөрләп янган Сталинград утына кергәндә, минем аңа язган хатларым да аның куен кесәсендә утка кереп киткәндер. Яшь сержантлар төялгән эшелон Ржев янындагы сугыштан соң башта Коломна ягына бара башлаган икән дә, аннан эшелон, кырт борылып, бүтән тарафка киткән. Озатучы лейтенант хәрби серне ачмаган. Мөгаен, Сталинград юнәлеше булгандыр ул. Яшь сержантларны, минем патриотизм дәрте белән янган яшь иремне кем дә аяп тормагандыр.

Сталинград хәл эчендә иде бит! Һәр Совинформбюро хәбәре шуны кисәтеп торды: Сталинградны бирү ярамый. Сталин шәһәре – стратегик объект. Бер карыш та чигенергә, дошманны Иделнең аръягына үткәрергә ярамый. Инде дошман листовкалары солдатларны бирелергә кыстый икән. Уралга кадәр чигенергә тиешбез, имеш. Аның саен халыкта ярсу үч кайный.

Идел үзе дә ирек, хөрлек символына әверелде. Идел китсә, без дә бетәрбез кебек. Соңыннан белдек: анда сугышчылар яр кимереп, тырнакларын биек ярларга батырып сугышкан. Минем Гасыймым да шулар арасында булган бит инде. Төгәлен әйтмәсә дә, хакыйкать җиңү белән бергә кайтты. Комсорг Гасыйм – киләчәктә зур галим буласы кеше Сталинград күмеренә әйләнгән. Кулындагы әләме белән бергә ялкынланып, дөрләп янган.

Ул көннәрдә күз алдымнан бер сурәт һич тә китмәде. «Иделкәем» җырындагы төсле мул сулы, алкын агышлы Идел суы буе белән ялкын булып агып бара, имеш. Яп-якын гына бит. Ул җырны җырлаганда да, «Иделкәем ялкын» дип җырлый башлаганмын икән. Яннарына йөзеп кенә барырдай арада булган бит югыйсә, йөрәк парәм. Безнең бернидән хәбәре юк зәңгәр Ыгыбыз тыныч кына шул тарафка агып яткан лабаса. Ык Чулман аша шул Иделгә барып чыга бит инде. Ык буена төшеп салкын суына кулымны тыккан саен йөрәгемә ялкын үрли сыман иде. Алар анда – Сталинградка август уртасында барып җиттеләр бугай. Барып җитүгә үк утка кергәннәрдер инде... Берәр ай сугышкандыр әле ул. Соңгы хаты үкенеч тулы: «Күрешә алмабыз, ахры», – дигән... Сохари да барып җитә алмаган. Сугышта югалтуның гомерлеккә кала торган әнә шундый үкенечләре була икән аның.

Нинди асыл затлар көл, юк, очкын булды. Туган ил, Ватан дигән төшенчә – бөек яңгырый торган сүзләр. Ватан хакына гомереңне бирү – изге бурыч! Тик ул гомер миңа да, кызыма да кирәк иде бит! Бер сүнгәч, кайтмый бит ул гомерләр. Таңнар һәр иртәне атса да, ул бит инде яңа таң! Ул таңда минем мәхәббәтем янып беткән була. Тимәсеннәр иде бәхетле парларның таңнарына! Сугышасы килгән бәндәләр үзара гына сугышсыннар иде. Ә безгә сугыш кирәкми иде. Мең кат әйтәм: кирәкми иде! Без яратырга, балалар үстерергә килгән идек җиргә! Тыңлагыз хатыннарны!

Газиземнең хатларын сезнең белән бергә укыйсым килгән иде. Инде мин дә гомеремне очлап киләм. Нинди тансык хатлар иде алар! Никадәр наз, җылылык иде ул хатларда. Авыл кызының бөтен гомеренә җитәрлек иркә сүзләрне каян табып бетерә алган икән ул ярлы авыл малае? Университет тәмамлап кайта алган булса, ниндирәк кеше булган булыр иде икән ул?! Ничә бала үстереп өлгергән булыр идек? Буйларын тегәрҗеп белән үлчәтәүлчәтә, үскәнен көткән кызының ирешкән дәрәҗәләренә сөенә алмый калганы өчен дә сугышны башлаган фашистларны, нәселләрен каһәрлим. Мәңге рәхәт күрмәсеннәр! 

Беренче хат
«Исәнлек хаты.

Якын дустым, миннән сиңа сагынычлы йөрәк сәламе. Шулай ук Диләрә кызыма күп-күп-күп сәлам. Шулай ук әбигә миннән сәлам. Минем хәлне сораучыларга һәрбарчасына сәлам. Мин үзем исән-сау, сәламәт. Сезнең дә һәр кайсыгызга исәнлек теләп калам. Сине сагынып, хат язучы якын дустың Гасыйм. Тагын иртәгә яки берсекөнгә, урынлашкач, хат язармын. Адресымны җибәреп, хат көтәрмен. Дустым, менә шуның белән тәмам. Хат безне китерүче, Ютазы кешесе Малкин дигән карт артыннан җибәрелә. Сәлам, җаным».

Хатның икенче ягында – көндәлек:

«9 март – 1942 ел. Кичкә кадәр Ютазыда поезд көттек. Кич сәгать биштә поезд килде, утырдык. 13 нче вагон. Богданов, мин һәм Ырыссудан син укыткан һәм синең дәфтәрләреңне тикшерешкән бер сары малай – өчәү урта полкада ятабыз. Урын яхшы, вагон олы. Өчәү бергә ашадык, йокладык.

10 март. Иртән ашадык. Шенталага җиттек. Кондуктор № 11, 12, 13 вагоннар Ульяновскида өзелә, ди. 10 нчы вагонга күчтек. Тыгын, һәм өстә, һәм урта полкаларда өчәр кеше урнашкан. Госпитальдән кайталар, армеецлар. Һәркайсының йә бер аягы, йә бер кулы юк. Утырып кына йокларга туры килә. Ульяновскига килеп җиттек.

11 март. Анда аттестат белән, өч км ераклыктан барып, 45 кешегә сохари, ике баш шикәр, коры ботка, 1 кг селёдка – продукт алдык. Поезд озак торды. Кичкә кадәр продуктны команда өчен бүлдем. Поезд китте. 30 км бара да туктый. Ирле-хатынлы Уфадан кайтып килүче яшь кенә бер пар бар. Ире авырый. Менә үлде.

12 март. Пенза якынлаша. Иртән бер стансада поезд туктады. Ырыссуның иптәш Хәсәнов та безнең белән бер поездда Казанга, Суслонгерга бара. Армия сафына.
13 март. Пензага килеп җиттек. Һәм тиз генә 65 кешегә бер товарный вагон алып, бик тыгыз-тыгыз-тыгыз утырып, иртән Уразовкага килеп төштек. Һәм аннан рабочий поезд белән Саранскига иртән сәгать сигездә килеп төштек. Вокзалдан шәһәр буйлап капчык-биштәр күтәреп, хәрби комендатураны эзләп киттек. Аннан безне карантин урынына җибәрделәр. Бик-бик зур чиркәүгә китереп тутырдылар. Тору тәртибен дә, ашау тәртибен дә, уку тәртибен дә әйтүче юк. Үзебез алып килгән ризык белән генә тамак ялгап торабыз. Бүген кич военком килеп кабул итә дә, безне мунчага җибәрәләр икән. Мунчадан соң икенче урынга урнаштыралар. Ризык ише әйберләрне уртак ашауга җыясылар икән. Шуңа күрә малайлар майларын, ипиләрен шәһәргә чыгарып саталар. Алдагы тормышны һич тә әйтеп булмый.

Хәзерге торган урын утын сараеннан да әшәке күренә». 

 Икенче хат

«1942 ел, 20 март. Сәлам хаты.

Якыным Фәһимә, сиңа чын күңелдән сагынып, йөрәк сәламемне җибәрәм. Шулай ук Диләрә кызыма миннән бик күп-күп сәлам җибәреп калам. Шулай ук әбигә бик күп сәлам җибәреп, исән-сау гына яшәвен теләп калам. Шулай да, әби сәламемне үз күзләре белән укысын дип, татарча (гарәпчә) да яздым.

Дустым-иркәм, үзем исән-сау, сәламәт яшим. Сине дә исән-сау дип беләм. Ничек соң, дустым, тормыш хәлләрең? Бик чыдаша алмаслык авыр түгелме? Гомумән, миңа хат язганда, үзеңнең миннән соңгы тормышыңны бөтен ваклыклары белән таныштырырсың.

Минем тормыш болай. Башта өч көн бик күңелсез чиркәүдә тордык. Мунчадан соң киемнәрне бик каты кыздырдылар да яңа урынга күчерделәр. Ютазыдан килгән 33 егет бер взвод булып урнаштык. Бер бүлмәдә, йортның дүртенче катында торабыз. Шәһәргә чыгып йөрешле түгел. Занятиеләр каты расписание нигезендә 20 марттан башлана. Әле безне өйрәтү өчен команда килмәде. Уку срогы алты ай булып, ике еллык пехота училищесының программасын узачакбыз. Мәктәпне тәмамлагач, мл.лейтенантлар булып чыгарсыз, диләр. Курс ачыла гына әле. Моңарчы булмаган. 2 меңләп кеше бар. Бүген-иртәгә обмундирование бирәбез, диләр. Менә шулай әкренләп, армия тормышына өйрәнәбез.

Ашау ягына килгәндә: көненә 700 гр. икмәк, өч мәртәбә аш, көндез второй да була. Эш тәртипкә салынганчы, ашауның вакыты гына җайсыз. Монда килгәч, горнизонный комиссия үттем. Һич чир тапмадылар: «годен» дип кенә чыгардылар. Менә тагын тамак авыртып, фельдшер янына кергән идем: «Тиздән белгечләр килә, алар әйбәтләп дәвалар», – дип озатты.

Син дустымны сагынып, хат язучы иң якының Гасыйм.

Диләрәнең үсеш баскычларын аерып яз». 

Өченче хат  

«Сагынычлы хат башы, миңа да языгыз каршы. 1942 ел, 29 март. Иң якыным, синең тарафка сагынычлы дуслык сәламнәремне җибәреп, сиңа да исәнлек, сәламәтлек, түземлек теләп калам. Якын күргән әбиемә, Диләрә кызыма күп сәламнәремне җибәреп калам. Шулай ук Дәүләтбаев Зәкидән күп сәлам. Аның белән бер койкада ятабыз, гел бергә.

Диләрә кызым исәнме, авырмыймы, еламыймы, әле һаман да кич утырамы, эшләрен төнлә дә торып карыймы? Тагын нинди һөнәрләре бар? Хат язганда, дустым, һәммәсен дә аерып яз. Әбинең хәлен дә аерып яз. Бик борчылмыймы?

Дустым, үзеңнең хәлең ничек, авырмыйсыңмы? Эш бик күп түгелме? Кызылъярда мине кызыксындырырдай нәрсә булса, барын да яз.

Үзем сау-сәламәт. Берничә мәртәбә комиссия тордык. Бернинди дә чир тапмыйлар. Занятиеләр көнгә 11–12 сәгать бара. Көннән-көн кырысрак кыланалар. Ашау ягы яхшырды. 800 гр. арыш икмәге, ике аш һәм обедта второй да була. Көн дә чисталыкны карап торалар, атнага бер кино күрсәтәләр. Яту өчен такта гына. Шулай булса да, өстенә тузан төшерттермиләр. Бүгенге көн начар түгел. Кызыл Армия командирлары булабыз дип торабыз. Алдагы көн караңгы.

Мин, дустым, шуны әйтәм: совет хөкүмәтенең миңа биргән бәхете, белеме өчен ил өстенә килгән куркынычны алып ташлауда илем алдында үземне бурычлы дип беләм.

Ярый, дустым, сиңа күңелле тормыш теләп, сине бик сагынып язучы дустың Гасыйм». 

Алтынчы хат
 «1942 ел, 10 апрель.

Якын дустым Фәһимәм, сиңа чын дуслыктан йөрәк сәламемне тапшырам. (Гадәттәгечә сәламнәр китә.) Берьюлы ике хатыңны алдым. И, күңелем булды да соң. Чын күңелдән рәхмәт.

Дустым, син рәхәт яшәсәң иде, бар теләгем шул.

Үзең, дустым, монда минем янга килә алмассың. Тик менә почтадан сорап кара, посылка алмыйлармы? Әгәр алсалар, саф арыш сохарие генә хәзерләп салсаң, әйбәт булыр иде. Хәзер арыш ипиеннән бик-бик тәмле тәм килә.

Үземнең хәлне башлыйк. Эшнең башы ашауда. Ашау – ач түгел. Ләкин бик-бик кысан. 700 гр. икмәк, ике аш. Норма норма инде ул. Кай көнне бик сыек та була. Ну шулай да бер өйрәнгәч бара. Чөнки башка җирдән көтәргә урын юк.

12 апрель, ял көне.

Бүген расписание буенча занятие булмый. Шәһәргә һич тә чыгармыйлар. Нәрәт алганым юк. Агитатор булып эшлим. Җавапны яхшы, отличнога бирәм.

Инде хәзер синең сорауга җавап бирәм. Якыным, йөкле калмавың әйбәт булган инде. Пока хәзерге момент өчен диюем. Күз алмабыз, күңел юаткычыбыз Диләрә бар әле күңел күтәрергә.

Аннан соң киләчәк турында сорагансың, дустым. Әйе бу хакта мин үзем дә бер хатымда бик чуалчык язган идем... Бер бик сагынган көнемдә. Халыкара хәл һәм хәрби сер турында сөйләшергә без бик яшь әле, дустым. Аны белү бик авыр. Дөресе, эшнең нәрсә белән бетәсен кем дә белми. Шулай булса да, сугыш барышына караганда һәм дошманның элекке тарихына кайтып караганда да ул, элекке сугышта нинди чудесалар күрсәтеп, соңыннан тар-мар ителгән булса, аның бу сугышта да тар-мар ителәсен көтәргә тиешбез.

Шуннан чыгып, мин әле безнең дәвергә бик яхшы тормыш өмет итәм.

Карточкага төшеп булмады бугай инде. Чыгармыйлар. Ну дустым, көн ямьле дә, тормыш ямансу инде ул. Бергә түгелбез бит. Безнең белән монда кемнәр генә юк. Бер сүз русча белми торган авыл малайлары белән, институт бетереп, Мәскәү, Горький шәһәрләрендә 12шәр ел укыткан кешеләр, инженерлар бар. Менә аерма!» 

* * *
«1942 ел, 30 сентябрь.

Сәлам хаты. Якын дустым, тормыш юлдашым, акыллым, тормыш чәчәгем, кадерлем, сандугачым, иң-иң якыным. Сине бер генә минутка да исемнән чыгармыйм. Һәм сиңа – иң кадерлемә, исәнлек телим. Булган авырлыкларны җиңеп чыгуыңны телим. Авыр моментлар булганда, сагынып сөйләрлек тормыш сабагы итеп кичер. Илебез авырлыклар кичергәндә, миңа да бер авырлык кына сыя, дип кичер. Әнә шулай итсәң, тормыш сынаулары җиңелрәк уза. Әбиемә, кызыма күп сәламнәр.

Ике айдан бирле синнән хат алганым юк. Әле тиз арада гына хат ала алырмын дип тә ышана алмыйм. Чөнки тормыш кебек, моментка карап, адресы да бик тиз үзгәрә. Мин моңарчыга кадәр булган хәлемне белдереп тордым. Менә тагын бер хатымны иркенләп язам. Минем хәл белән таныш. Һәм бу хатны укыгач, үземне күреп сөйләшкән кебек булырсың.

15 сентябрьдә Коломна госпиталеннән терелеп чыктым. Тагын биш көнлек ял бирделәр. Аннан соң Москва янындагы Кратовка дачасында биш көн формировочный пунктта булып, аннан 43 боецны кабул иттем. Старший вагон булып, аларны фронтка пополнениегә алып килдем. Сәвиткә моның белән файдалы эш эшләдем. Хәзер кеше йөртү бик җаваплы, авыр.

Калинин шәһәрен уздык. Ржев шәһәренә поезд белән якынлаштык.

20-25 кеше генә калдык. Монда килгәч, рота взводларга бүленеп, мин отделение кабул иттем. Менә хәзер зур өйрәнү белән куркынычлы хәл көне-сәгате белән килеп җитте.

26 сентябрьдә иртәнге сәгать 3тә Ржев шәһәренә сул флангтан һөҗүм башладык. Шәһәр янындагы бер военный городокны чистарттык. Гомумән, алга наступать иттек. Нәрсә ул хәзерге техника белән сугыш – аның эчендә булдым. Чудеса икән.

27 көнне иртән 5 сәгатьләрдә ранен булдым. Снаряд кыйпылчыгы муен артыннан чигәгә тиеп китте. Ярам зур түгел. 20 көн лечение бирделәр». 

 * * *
«1942 ел, 7 октябрь.

Якын күргән дустым Фәһимәм. Барчагызга да миннән күп сәлам. Дустым, синнән хат алганым булмагач, һәм үземдә дә яңалык булмагач, хатка язар әллә ни сүз юк. Шулай да минем һәр минуттагы исәнлегем синең өчен сатып алгысыз кыйммәттер дип уйлыйм. Шуңа күрә үз хәлемне мөмкин кадәр ешрак белдертеп торырга телим. Яңа хәбәр шул, дустым – инде яраларым төзәлде. Гомумән, мин авырып, бер көн дә ятмадым. Менә бүген врач, яраң төзәлде, бүтән бәйләтергә килеп йөрмә, диде. Иртәгә частька кайтам. Аннан берсекөнгә тагы передовойга барам, дип өмет итеп торам. Шуның өчен пока өйдә әле дип, сиңа һәм әтиләргә хат язам. Исәнлегемне белдерәм.

Тагын бер кат сәлам белән якының Гасыйм».

* * *

Хатлар бүтән булмады.

 * * *

Хуш, бәхил бул, йөрәк парәм! Мин – тол, кызыбыз ятим калды. Ләкин без өч ай әле толлыкны, ятимлекне белмичә яшәдек. Һәр көн туган саен хат көттек. Мин үзем дә яза тордым. Җаваплар гына алмадым. Хәтта кара мөһерле җавапны да... Өмет белән яшәдем. Авылга кара мөһерле хатлар күп килмәгән иде бит әле. Бәлки, адреслар үзгәргәндер. Бәлки, почта поездына бомба тигәндер. Бәлки... Сугышлар тәмам кызган, ил язмышы хәл ителгән айлар иде бу.

Кара хәбәрле конвертны дускаем Рая миңа бик озак белдерми йөргән. Эш белән районга еш йөргәч, ул еш кына почтаны да ала кайта иде. Өстәвенә, бер кайтуында юлдаш белән кайтып керде. Отпускага кайтып килүче бер майор икән бу. Үзе безнең авылныкы. Ярты сәгатьлек чана юлында танышып, дуслашып, гашыйк булышып өлгергәннәр болар. Габделхак исемле озын буйлы, чибәр офицер Кызылъярдан өйләнеп китте. Кабат фронтка. Праганы азат иткәнче сугышты, ахирәтем бәхетенә, исән кайтты. Тыныч тормышта да дәрәҗәгә ирешеп яшәде. Дүрт кыз үстерделәр.

 Рая дустым минем, ягъни ахирәтенең, фаҗигасен яшь кияве белән уртаклашкан. Бер ярдәмсез, авыр тормышта яшәгәнемне сөйләгән. «Хәбәрсез югалды» дигән кайгылы хәбәрне ирештерә алмавына уфтанганын әйткән.

«Син нәрсә инде, иркәм. Дустыңның тормыш хәле мөшкел күренә бит. Һәлак булган ире өчен аның кызына пенсия чыгарга тиеш. Яшермә хакыйкатьне! Батыр бул, иркәм! Илдә сугыш бара. Фәһимә – кайгысын батырларча күтәрә алырлык хатын. Тик менә «Хәбәрсез югалды...» дигән хат килгән иде» дисең бит әле син. Монысы бик үк әйбәт түгел әле аның. Мин уйлап карармын әле. Ачыкларга тырышырмын. Әлегә ул хәбәрне ирештерми тор».

Мәктәптә куеласы чыршы белән бер чанада кайтты миңа Гасыймымны югалту хәбәре. Яңа ел кичәсендә мин җырларга тиеш идем. Авыл халкы ул кичне яңа җыр ишетте. Ул җырны сугыштан соң гына чыкты, диделәр. Юк, мин аны Гасыймым һәлакәтен ишеткән көнне җырладым. Тол хатыннар йөрәгендә ул алданрак яралган иде инде.

Мин ул көнне чыннан да батыр идем. Ниндидер аңлаешсыз батыр идем. Кара хәбәр мине ышандырмады. Күңелем нидер сизенә, ниндидер серне миннән яшерәләр кебек тоела иде. Алай да халык алдына чыгып, кулъяулыгымны учыма йомарлап, җыр башлаганчы мин әле болай дидем: 

– Ишеттем мин бер хәбәр, хак булса әгәр... – Аннары Зәкинур исемле гармунчы малайга ым кактым. Ул малайның да атасы ут эчендә йөри. Өздереп уйнап җибәрде. 
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин;

Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин...2
Клубка җыелган халык ул көнне минем белән бергә елады. Гасыйм Зәкиевне бик яраталар иде шул. Ә мине кызганып елаганнардыр. 24 яшьтә тол калганнар, сөйгәненнән мәхрүм калганнар мине аңлар! Югалту, парыңны җую ачысы гомер буена бара икән ул.

Гасыймым миңа соңгы хатларының берсендә: «Син рәхәт яшә!» дигән васыятен әйтеп язган иде. Без икәү (икәү!) рәхәт яшәргә тиеш идек. Безнең хыяллар олы иде. Без зур, ямьле тормыш корып яшәүне ният иткән идек. Үзебезнең егәр, үзебезнең белем белән! Беркемнән дә терәү өмет итмичә, үзебез башкаларга терәк булып! Өйләр салып, балалар үстереп, җырлап, балкып – ил нуры булып яшәү иде ниятебез. Мин тол хатыннарның кара шәлен ябынырга тиеш түгел идем. Ике яшьтән атадан ятим калып, тырыша-тырыша якты көнгә күтәрелеп килә идем. Гасыймым белән бергә... Еллар үткәч, Хәсән Туфанның бер шигырен минем хакта икән бу дип, гел кабатлап йөрдем: «Кемгә тидек, кемне рәнҗеттек? Начар түгел ата-ананың начар түгел баласы идек...» Ил белән килде. Ил белән күтәрдек ул кайгыны. Кара кайгыны.

Кара дигәннән, Гасыймга барып ирешмәгән арыш сохарилары, үтәлмәгән нәзер сыман йөрәгемне өзә. Табынымнан арыш икмәген өзмәдем, Гасыйм төсе итеп. Арыш ипиен ярата ул дип, күчтәнәчкә дә һаман кыстырып килә торганнар иде балалар... Арыш ипиен нигә шулай яратканымны белдермәдем. Нигәдер, Гасыйм турында сүзләр сөйләү халәтенә җитә алмадым. Яратуым да, серем дә олы иде шул. Әйдә, үзем белән китсен!

Инде менә 95 яшемдә бакыйлыкка күчеп барам. Онытмадым! Сугышны башлаган илне кичермәдем! Оныгым мине алтын туй белән гаҗәпләндермәкче булган иде бит әле. Алтын, бриллиант туйларны Гасыйм белән бергә кичерә алган булыр идек. Быел менә 75 ел бергә без аның белән. Уйларымда бергә. Йөрәгем түрендә һаман ул гына. Гасыйм васыятен үтәп, сынауларга чыдап яшәдем. Балалар үстердем. Җәмгыятьнең лаеклы кешесе булдым. Ул өлгерә алмаган иде – мин югары белем алдым. Аны алыштырган солдатларым мине, Гасыйм кушканча, «рәхәт яшәтергә» тырыштылар. Алардан да риза-бәхилмен. Сагышлары, үкенечләре белән бергә дөнья миннән калып бара. Өчесе дә хәләл ирләрем булды. Кайсысы мине каршы алыр? 

Хроника

Германия Европадагы союздашлары белән бергә СССРга һөҗүм итү өчен 191,5 дивизия туплап куйган иде. Дошманның хәрби көче 5,5 миллион кешедән тора иде. Аның тагын 4,3 мең танкы, 47,2 мең штурмлау коралы һәм миномётлары, 5 мең хәрби самолёты, 192 корабле һөҗүмгә әзер тора иде. Германия яулап алган Европа илләренең индустриясе фашистлар өчен корал ясауга җайлашты, ризык һәм бүтән төрле продукция биреп торды. СССРдан куалап алып кителгән яшь көчләр фашистларга хезмәт итәргә мәҗбүр ителде. Германия Советлар Союзына каршы яшен тизлегендәге һөҗүм, ягъни блицкриг әзерләгән иде. Германия тагын унике Европа иленең хәрби индустриясен үз ягына аударды. Шушы куәтле көчкә каршы, хәрәкәттәге хәрби көчләр белән бер сафта булып, илебезнең хатынкызлары, яшүсмерләре дә калкан сыман басты.

(Бәяннең дәвамын журналның 12, 2021 санында укыгыз)

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: