Син һаман шул сандугач (повесть)

– Сәвия апа, Дулкыния суга батты!

Төшке ашны әзерләп йөргән Сәвия кулындагы пычагын куярга да онытып күрше кызы Ләйсәнгә ияреп елга буена чапты. Кызчыкны инде яр буена чыгарып салганнар, тирә-яктан кешеләр сырып алган. Пычак тотып йөгереп килүче ананы күргәч, кемдер читкә китү ягын карады, кемдер исә, баланы сакларга теләпме, Сәвиянең юлына аркылы басты:

– Сәвия апа, борчылмагыз, Дулкыния исән...

Алай да, үпкәсе ялкынсынып калмасын дип, район хастаханәсенә алып барырга уйладылар.

– Балаларны гел кисәтеп, күзәтеп торырга кирәк,– дип күпме әйтәбез югыйсә,–  диде доктор, Сәвияне шелтәләгән сымак итеп, тикшерү үткәреп бетергәннән соң.

– Ә без су кермәдек,– диде Дулкыния, әнисен якларга теләп, курка-курка гына булса да.

– Су кермәгәч, ничек суга баттың соң син?– доктор көлемсерәп баланы алдына алды.

– Тәкыя узыштырдык...

– Тәкыя узыштырдык? Ә ул ничек була?

– Ләйсәннең апалары кинодан күргәннәр, Ләйсән аларның сөйләшкәнен тыңлап торган, кемнең тәкыясы беренче булып агып китә, шул кияүгә беренче чыга икән.

Сигез-тугыз яшьлек баланың кияү турында сөйләшүе олылар йөзендә елмаю уятты.

– Ну, кемнеке беренче агып китте инде?

– Ләйсәннеке беренче китте, минеке яр буендагы талга эләгеп калды... Таяк белән этеп җибәрмәкче идем, аягым таеп суга егылып төштем...

– И, кызым, ул бит насыйп эше,– Сәвия кызы өчен доктор каршында бераз читенсенеп куйды.

– Башка мондый тәҗрибәләр ясама, алайса бөтенләй дә кияү күрми калуың бар,–  дип доктор сабыйны чын күңелдән яратып, сөеп озатып калды.

– Әни, ә нәрсә ул насыйп?– Дулкыния пышылдап кына әнисенә дәште.

– Насыйп ул, кызым, Ходай Тәгалә сиңа кемне бирә, менә миңа әтиеңне, әтиеңә исә мине насыйп иткән. Кемнәрнедер парлы, кемнәрнедер ялгыз да итеп яраткан. Адәм баласының ана карынында вакытта ук өч әйбере язылып куелыр ди. Җыясы ризыгы, кем белән никахланасы, яшисе гомере...

Кыз әнисе сөйләгәннәрне тыңлап бетерә алмады, автобусның тибрәтүеннән, көн буеңа булган хәлләрдән арып йокыга талды.

* * *

Бу вакыйга турында инде онытып та бетергәннәр иде. Дулкыния шәһәргә укырга китеп, икенче курста укыганда кияүгә чыгарга уйлавы турында кайтып әйткәч: «Кара, чынлап та шулай булды, Ләйсән беренче чыкты бит,»– дип көлешеп тә алдылар.

... Аспирантураны әле яңа гына тәмамлап институтта укыта башлаган Әнвәргә күпләр гашыйк иде. Күрер күзгә әллә ни матур булмаса да, хатын-кызны үзенә тарта торган ниндидер көч бар иде егеттә. Күбесе кызлардан гына торган Дулкынияләр группасында Әнвәр бигрәк тә дәрәҗәле, үзен һавалы тота иде. Кызлар исә лекция беткәч тә юк-бар сорау биргән булып укытучыларын сырып алырлар. Дулкыниягә исә төркемдәш кызларының бу кыланмышлары ошамый гына түгел, укытучы белән студент арасында ниндидер якынлык булырга мөмкинлеген ул башына да сыйдыра алмый иде. Лекция тәмамлануга китап-дәфтәрләрен җыеп тизрәк чыгып китү ягын карар, имтиханнарга тиешенчә әзерләнеп килер иде. Әмма Әнвәргә кайбер студенткаларның әрсезлеге бер төрле охшаса, Дулкыниянең тыйнаклыгы икенче төрлерәк тәэсир итте.

– Сезгә минем фәнем ошамый мәллә?– диде беркөнне коридорда Әнвәр, лекциягә ашыгучы кызны туктатып.

–  Ошый,– диде кыз, каушый төшеп.

– Алайса, нигә башкалардагы кебек кызыксыну юк? Дулкыния беркавым ни әйтергә белмичәрәк торды. – Сез минем өчен беренче чиратта Әнвәр Рәшитович...

Ошады егеткә кызның җавабы. Төгәл, кыска һәм оста иде җавап. Әнвәр үз хатынының аңа табынып, буйсынып, олылап яши белә торган хатын булуын тели иде.

* * *

Бердәнбер кызлары булган Дулкыниянең имтихан-нарын биреп бетереп ялга кайтуын әти-әниләре зарыгып көтеп торалар. Олы уллары Самат армиядә хезмәт иткәндә үк марҗага өйләнеп калгач, бөтен өметләре кызларында, аның бәхетле булып, картлык көннәрендә үзләренә дә терәк булырында иде.

– Киткәндә ике сүзне дә кушып урысча сөйләшә белми торган малай ничек итеп марҗага өйләнә алды икән, атасы?– дигән иде Сәвия кулындагы хатка карап, аптырап.

– Өйрәткәннәрдер! Ир-атны армия белән хатын өйрәтә ул,– диде Мәгъсум ачу белән,– авылның иң пүчтәк кызына өйләнсә дә бу кадәр гарьләнмәс идем.

Абыйсы белән дә шулай килеп чыккач, Дулкыния әти-әнисен бик борчымаска, хәл кадәри булышырга тырышып үсте. Быелгы каникулга исә кыз соңарып кайтты... Имтиханнарга ул бик алдан керергә дә, артка калырга да яратмый. Беренчеләрдән булып керсәң, сорауны күп бирәләр, артка калсаң, надан булып күренәсең – урталыкта булу кызның холык-фигыленә хас сыйфат.

Билет алып, сорауларны бераз караштырып утырганнан соң, Дулкыния җавап бирергә Әнвәр каршысына килеп утырды. Сораулар әллә ни катлаулы түгел, артык бәйләнмәсә, «5»легә үк булмаса да, «4»легә бирәсен кыз чамалый иде.

– Яхшы,– диде Әнвәр, кызның җавабын тыңлап бетергәннән соң,– сезгә тагын бер өстәмә сорау,– ул алдындагы кәгазь кисәгенә нидер язып кызга таба шудырды.–  Җавапны бер генә сүз белән дә әйтә аласыз, язмача да мөмкин.

Кәгазьдә исә: «Бүген кичке сәгать 7 дә Тукай һәйкәле янында көтәм. Ризамы?»–  дип язылган иде.

– Сорауны кабатлыйм...

Укытучысы хәзер кәгазьдә язылганны бөтенесе каршында әйтеп сала дип Дулкыниянең коты очты.

– Риза,– диде ул пышылдап кына.

* * *

Яшьтәшләренең күбесе беренче мәхәббәт утында мәктәптә укыганда ук янып-көеп алсалар да, Дулкыния үзенең тәүге мәхәббәтен институтта, укытучысына булыр дип һич уйламаган иде. Хәер, уйлап эшли торган эш булса мәхәббәт тә булмый бит инде ул!

Әнвәр тулай торакка килеп, студентларга күренеп йөрергә теләмәгәнлектән, очрашулар беренче көнге җирдә билгеләнер иде. Бергәләп су коенырга йөрүләр, кичке бакчада утырулар бер-берсенә көннән-көн ныграк якынайта, җәйге каникулга– икең ике якка китәсе килмәү теләген көчәйтә иде. Шәһәр белән авыл арасы әллә ни ерак түгел, тагын ике-өч көн кайтмаса, әтисенең борчылып, эзләп киләсен кыз, һәрхәлдә, белә иде.

* * *

– Әле ярый кайттың, кызым, кура җиләкләре коелып бетә инде, карлыганнар да өлгерә,– дип каршы алды Сәвия кызын.– Быел печәннең эше тиз бетте, күршеләргә кунаклар да кайткан иде, алар да керде, көннәр дә әйбәт торды...

Бераз хәл-әхвәл алышып, ашап-эчкәч тә Дулкыния бакчага чыкты. Куралык бәрәңге бакчасының аргы башындарак, ерак та түгел бәләкәй генә инеш тә ага. Бакчаларының әлеге тын почмагын ярата кыз. Җиләкләр чынлап та нык өлгергән, кагылуга ук өзелеп төшәргә торалар. «Җиләк кебек чагы,» дип кыз баланың шундый чагын әйтәләрдер инде»,– дип уйлап куйды. Кулы җиләк өзсә дә, башында бер генә уй: «Әнвәр кайда икән хәзер? Ул да: «Ялга китәм, укулар башлангач кына очрашырбыз»,–  дигән иде. Хат язышырга да сөйләшмәделәр. Яшьтәш егет түгел, ни әйтәсең килсә шуны әйтеп булмый шул...

Кинәт янәшәсендә генә ниндидер кошчык ярсып-ярсып, әйе-әйе, нәкъ менә чын мәгънәсендә ярсып сайрый башлады. Дулкыния кулы белән кура агачларын аралап кошчыкны эзләде. Сандугач! Бу бит сандугач! Кошчык аның янәшәсендә генә бер ботактан икенчесенә күчеп бәргәләнә иде. Юк, бу сайрау түгел, кошчыкның хәвефләнүе иде. Шундаен дә бәләкәй җан иясендә нидән бу кадәр зур курку, ярсу, хәвефләнү? Дулкыниянең күзе яшел яфраклар арасында үрелгән сандугач оясына төште. Менә ни өчен хәвефләнә икән бичара кошчык. Хәтеренә әтисенең апасы Хәмисәттәйнең шулай урманга җиләккә баргач сандугач турында сөйләгән бер риваяте килде.

– Сандугачның үзен дә– оясын исә бигрәк тә– күпләр үз гомерләрендә бер мәртәбә дә күрә алмыйлар. Сандугач кунып сайраган ботак белән күзең төшеп йөргән кешеңнең аркасыннан бер мәртәбә генә сыйпап алсаң да, ул– мәңгегә синеке!

Дулкыния белән Ләйсән ышанмыйча көлделәр, «әкият, бөтен кеше сөйгәнен үзенә шулай каратыр иде»,– диделәр. Карчык та бирешмәде, хикмәте дә менә шунда шул, алар бит сандугач кунып сайраган ботакны таба алмыйлар. Әле башыгызга гыйшык хәлләре төшмәгән, төшсәме...– дигән иде кызларны ирештереп...

... Сандугач бер ботактан икенчесенә шулкадәр тиз күчеп өлгерә, Дулкыния абайламыйча да кала. Менә монысы, юк, юк монысы. Кызның кабаланудан күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Кинәт кенә, әллә кайдан гына җил исә башлады. Тукта, исмә, җил! Өзмә кыз баланың өметен!..

* * *

... Теге вакытта Хәмисәттәй әйткән сүзләрнең мәгънәсен менә хәзер генә аңлады Дулкыния. Сагыну катыш көнләшүдән аккан күз яшьләре белән җәйге каникулын чак-чак үткәрде. «Соңга калып килсәң әйбәт бүлмәләрне алып бетерәләр, урын да ишек төбеннән кала»– дип, юк сәбәпләрне бар итеп тәки каникулы тәмамланганчы китү бәхетенә иреште.

– Санаулы көн тиз үтә шул, кайтуың кая да, китүең кая,– дип кызының сумкасына күчтәнәчләрен тутыра-тутыра Сәвия үзалдына сөйләнеп куйды. Күрмимени ана кеше, сизмимени, китәсе булгач, кызның кәефе бердәй күтәрелде.– Күңелләрең калада, балакаем, хәерлегә булсын...

– Әни!

Сулышына кабып өйгә атылып килеп кергән кызының тавышыннан Сәвия сискәнеп куйды.

– Кая минем сумка?

– Әнә ич, кызым, ишек төбендә тора. Бөтен әйберләрең әзер.

– Соң, ул бит чәчәкле, ә минеке яшел төстә иде...

Эшнең асылын аңлап алган Сәвия көлеп җибәрде:

–  Ә-ә, аны әйтәсең икән... Кура җиләге кайнатмасын зуррак банкага салган идем, әйберләрең ул сумкага сыймагач, икенчесенә күчердем.

Дулкыния минут эчендә әйберләрен идәнгә таратып ташлады. Аның өчен иң кирәкле, иң кадерлесе урынында иде.

* * *

Институтка Дулкыния, мөгаен, иң беренчеләрдән булып килгәндер. Бүлмәдәш кызлары быел яңа кызлар булганлыктан, кичке сөйләшеп ятулар әллә ни озакка сузылмады. Килеп керү белән расписаниеләр эленеп торган такта янына ашыкты. Бөтен уе, теләге Әнвәр Рәшитовичның дәресе кайчан– шуны белү. «Беренче дәрес аныкы гына булса ярар иде!» Эзләгәнен тиз тапты. Биология! Менә ул! Йә, Аллам! Тик ни бу?! Биологиясен-биология, тик укытучының фамилиясе башка иде. Ул бармаклары белән сызыкларны кисештерә-кисештерә кат-кат укыды, студентлар күпләп җыела башлагач кына игъланнар тактасы яныннан китте.

Кинәт аның уенда: «Ә бәлки бүген генә башка укытучыдыр?»– дигән шатлыклы бер уй чагылып үтте, аудиториягә ашыкты. Группадашлары белән исәнләшүе дә салкын гына булды, аның бу гамәленә кайберләре үпкәләгән сымак та итте. Дулкыния күзен ишектән алмады.

– Быел биологияне сездә мин укытачакмын, минем исемем... Яңа укытучының ишектән керә-керешли үк башлаган сүзен Дулкыния әллә ишетте, әллә юк, аның үз кайгысы кайгы иде, биология фәне әллә бар– әллә юк, аңа хәзер барыбер иде...

Калган дәресләрдә Дулкыния утырса да утырды, утырмаса да утырды. Тәнәфестә коридорларга чыгып йөрсә дә, сагынып көткән кешесен очрата алмады.

– Өйләнгәндер, хатыны яшь кызлар янына җибәрмәгәндер,– дип группадаш кызларының гайбәт сатуын ишеткәч, елап җибәрүдән чак тыелып калды.

Әнвәр Рәшитович икенче көнне дә күренмәде, өченче көнне дә... Озакламый Дулкыния укытучыларының башка эшкә күчкәнлеген, аларны инде укытмаячагын белде.

Институтка баруның кызыгы бетте. Төне буе елап яту үзенекен итте, ул бүген укырга бармады. И ул яратудан туган күз яшьләре! Әгәр дә һәрбер гашыйк җанның сагынудан түккән күз яшен бергә җыйсаң, зур бер диңгез хасыйл булыр иде. Юк, диңгез генә дә түгел, океан!

Кичке яктарак каты итеп ишек шакыганга кыз сикереп торды. Ул! Үзенең нинди кыяфәттә икәнлеген дә онытып ишеккә ташланды, тышкы якта бер малай басып тора иде.

– Кем монда Давыдова? Мәгез, записка!

Малайга Давыдованың кем булса да барыбер икәнлеге күренеп тора. Язуны Дулкыниянең кулына төртте дә, «тапшырдыммы– тапшырдым,» дигәндәй юкка да чыкты. Кәгазь кисәгендә исә: «Бүген кич шул ук урында, шул ук вакытта көтәм,»– дигән сүзләр иде. Дулкыния тиз генә сәгатькә күз салды. Йә, Ходам, әллә ни күп вакыт калмаган, әле төзәтенәсе, рәткә керәсе, барып җитәсе... Өлгермәсәм, китеп барса?!.

Урамга чыккач кына, ул, кура куагының онытылып калганын белеп, кире тулай торакка торып чапты. Үч иткәндәй, лифт урта катта туктап калган, кыз сигезенче катка ничек менеп җитеп, кай арада төшкәнен белеп тә җиткерә алмады. Урамга чыккач та трамвайны көтеп тора алмаслыгын чамалап, очрашу урынына йөгерде.

Әнвәр инде килгән, кулына чыбык тотып йөгерүче кызны күргәч, көлеп җибәрде.

– Әллә бу кызый мине чыбык белән чәбәкләмәкче була инде?– диде ул, Дулкынияне килгән шәпкә күтәреп, кочагына алып.

Инде тын ала алмас хәлгә җиткән, ашыгып-кабаланып тәмам хәлдән тайган кыз кулындагы ботакны шунда гына шәйләп алды.

– Ә бумы, бу ни... сандугач,– диде ул каушый төшеп.

– Син үзең сандугач,– диде егет, яратып, иркәләп,– сандугачым син минем, былбылым...

Кипкән яфраклар егетнең чәченә коелды, сандугач кунып сайраган кура куагы тоткан нәфис-йомшак куллар иңнәреннән сыйпады...

* * *

Икенче уку елы тәмамланып, имтиханнар тапшырылып беткәч, Әнвәр кызга тәкъдим ясады.

– Хатыным бул!– диде ул Дулкыниянең күзенә карап.

– Ә уку?– диде кыз, сөенүле дә, аптыраулы да сорау катыш җавап белән.

– Соң хәзер укытучың өеңдә була бит инде, сиңа институтка барып йөрү нигә кирәк?– дигән булды егет шаяртып.

– Әниләр укып бетермәгән килеш риза булмаслар,– диде кыз уйга калып.

– Алайса, без болай итик,– диде егет, ниндидер бер нәтиҗәгә килеп,– бу атнада без икебез дә әти-әниләр янына кайтып, ул турыда сөйләшик, киләсе атнада исә мин үземнекеләр белән сезгә кайтырбыз. Ризалыкларын алырбыз да, җәйне бездә уздырып, туйны исә көзгә таба ясарбыз...

Дулкыния яратып Әнвәргә сыенды.

– Әни, мин кияүгә чыгам,– диде Дулкыния, әтисе табын яныннан кузгалып киткәч.

– Укып бетермәгән килешме?

«Кемгә?» дигән сораудан да алдан бу сорауның биреләсен белә иде кыз, ашыгып аңлата башлады:

– Әни, Әнвәр Рәшитович акыллы, төпле кеше, укып бетерергә кирәклеген белә, булышыр.

– Нишләп Рәшитович соң ул, кызым, бик карт кешемени, бездә бит колхоз персидәтеленә генә шулай дәшәләр?

– Юк ла инде, әни,– Дулкыния көлеп җибәрде,– ул безне бераз укытты, әллә ни зур түгел, алты-җиде яшькә генә.

Дулкыния киләсе атнага Әнвәрнең әти-әниләре белән кайтасын, туйны көзгә таба алар ягында үткәрәселәрен тәфсилләп сөйләп бирде.

– Әни, әтигә үзең әйтерсең инде, яме, мин оялам,– диде кыз ахырдан, әнисенең инде йомшарып килгәнен күргәч.

– Кыз бала үстергәндә генә синеке инде ул, үсеп җиткәч– кешенеке,– диде Сәвия, күңеленнән генә ире белән булачак сөйләшүгә әзерләнеп,– хәерлегә булсын...

* * *

– ... Алай икән...– диде сузып кына Мәгъсум, хатынын тыңлап бетергәннән соң.–  Кайсы яктан була инде кияү буласы кеше?

– Уруссудан диме... Бик ерак була түгелме соң ул, атасы?

– Соң, Уруссуда туган гынадыр инде, яшәвен Казанда яшәрләрдер,– диде Мәгъсум, үзе дә шулай булуын теләп.

– Уруссу белән ике арада урык-сурык килеп йөри алмаслар, әти-әниләре белән дә кайткач, никахын да укытып җибәрәсе булыр, Шәмсетдингә әйтеп куй, ялга лесник малае янына урманга киткәли ул, өйдә торсын...

– Тукта әле, син бигрәк, кайтсыннар, күрик, сөйләшик...

– И, атасы, алар үзләре сөйләшәсен сөйләшкән инде, Дулкыния «Әнвәр Рәшитович» дип кенә тора. Әнә, малаең, армиядә хезмәт иткән җирендә өйләнде дә куйды, нишли алдык, балалары бакчага барыр яшькә җиткәндә генә кайтып күренделәр.

– Ул Шәмсетдиннең муллалыгын әйтер идем инде, үз хатынын да кыйнап үтерде бит ул,– диде Мәгъсум, Шәмсетдинне өнәмәгәнен белдереп.

– Соң, башка авылга мулла эзләп китмәссең бит инде, туганда да, үлгәндә дә бөтен кеше аңа әйтә,– Сәвия бераз туктап торганнан соң сүзен дәвам итте,– әле Дулкыния «Әнвәр Рәшитович» дип сөйләгәндә сөенеп тә куйдым, укыган, түрә кешегә чыга икән дип. Укуын бетереп авылга кайтса, кем бар монда? Берәр шофердан артыгы булмас иде...

– Әй, гомерең үтте инде шул түрә хатыннарына кызыгып,– Мәгъсум кызып китеп, узган атнада печән өйгәндә сынган сәнәк сабына барып ябышты.

– Үтте шул,– Сәвия дә башлаган сүзен ярты юлда калдыра торганнардан түгел иде,–  син артыңны кыздырып көне буе чөгендер басуында ятканда мәктәптә синнән күчереп утырган кыз яныңнан пред машинасында узып китсен әле...

– Соң, Җиһанша аңа өйләнгәндә пред түгел иде ләбаса, укыганда да гел әйтә иде, миңа укыган хатын кирәк түгел, миннән акыллы булып мине өйрәтеп яшәмәсен, чиста-пөхтә булсын, тәмле пешерсен, дип..

– Ул пешергәнне, ул юганны без дә кимен куймыйбыз!

– И карчык, нәчәльство хатыннарының төнлә түккән күз яшьләрен син күрмисең шул, үз ирең төннең кайсы вакытында уянып киткәндә дә яныңда булгач... Мин бит син сыер сауганда да кырыеңнан китмим, типмәсен дип муенын кашып торам...

Балаң башлы-күзле булырга җыенганда үткәннәргә сәяхәт ясап алу табигый хәл. «Акыллы егет булырга охшап тора дип, шуннан ары әби-бабалар гореф-гадәтен саклап, әти-әнисе белән кыз сорарга кайтуын хуплап, үзләренең хәрби хезмәттә вакытта беркемгә әйтми-нитми, киңәшләшми өйләнеп куйган улларын искә төшерә-төшерә, алай да аласын алып, җыештырасын җыештырып, әзерләнеп торырга кирәк,» дигән нәтиҗәгә килә алды ата белән ана.

* * *

Икенче атнада авылда хәбәр таралган иде инде.

– Дулкыния кияүгә чыга икән...

– Бу атнада сорый кайтасылар ди...

– Әйтәм аны Мәгъсум Шәмсетдиннәргә кереп бара иде...

Атна юып-пешеренеп үтте. Җомга көн таң алдыннан чатырдап яшен яшьнәгәнгә Дулкыния урыныннан сикереп торды. Күк йөзен кара болыт каплаган, яңгыр коепмы-коя гына. «Йә, Аллам, Әнвәрләр ничек кайтыр?» Алгы бүлмәдә әтисе белән әнисенең дә сөйләшүе яңгыр, кайтасы кунаклар хакында иде.

– Әйтер идем шушы Җиһаншаны, ярты чакрым арага асфальт салдыра алмыйлар бит...

– Әллә берәр трактор сөйләшеп куясыңмы соң, әтисе, төштән соң тау башына менеп торыр идегез?

– Соң, Дулкыния йә җомга, йә шимбә кайталар диде бит. Тәгаен генә билгеле булмагач... Бәлки, озак та яумас әле, җәйге яңгыр тиз туктый ул.

– Ай-һай, бер дә туктарга охшамаган, көтүне дә чыгармый торалар, һай, Аллам, хәерлегә генә булсын, чит-ят җирләрдә адашып кына йөрмәсәләр ярар иде,– Сәвия чын-чынлап хафага төшкән иде.

Иң нык борчылучы, билгеле, Дулкыния иде. Ишек алдында да аяк атлап йөрерлек түгел. Көтү чыкмады, кырда эшләүчеләр эшкә бармады, кемдер мунча ягып җибәргән. Авыл кешесенә мунча кереп, ял итеп алу өчен иң кулай көн. «Киләсе атналарга дөньяны су басса да сүзем булмас иде, Раббым, бүгенгә генә туктат бу яңгырыңны, һич югы тау башында яудырма, мәрхәмәтле бул юлдагы бәндәләреңә...»– Дулкыния белгән һәм белмәгән догаларын укып көне-төне Ходайга ялварды...

Тәүлек тулганда яңгыр туктады, һәммәсенең дә күңеле бераз күтәрелеп китте. «Төшкә кадәр юл да төшәр,»– дип бер-берсен юата-юата янәдән кунакларны каршы алырга әзерләнә башладылар.

– Тау башыннан машиналар тавышы ишетелгәли башлады, кызым, юл әйбәтләнгәндер, кайтып җитәрләр, Аллаһы боерса,– төштән соң Мәгъсумнең әйткән бу сүзе бүгеннең иң кадерле сүзе иде.

Ялтырап кояш чыкты, инде җитәрлек дәрәҗәдә кыздырырга ук тотынды. Урамда ишетелгән һәрбер машина тавышына Дулкыниянең йөрәге дертләп куйды: «Кайттылар!» Ишек алдына мең чыкты, мең керде. Дусты Ләйсәннең әнисе Мәрзия апасы килеп кергәч, Дулкыния аның сораштыра башлавыннан куркып бакчада утырыбрак торуны кулайрак күрде. Тик йөрәк дөп-дөп килә, бер урында озак утыртып тормый. Кинәт Дулкыниянең башына бер уй килде: «Тау башына менеп каршы алырга кирәк!» Шундук уеннан кире дә кайтты: «Килешмәс, әтисе дә өнәмәс. Кайтмасалар, ни йөзең белән урам буйлап үтәрсең?»

Сәгать теле күзгә күренеп кичке якка авыша башлады. Ул арада капкада култык астына Коръән китабы кыстырган Шәмсетдин күренде. Гарәпчә укый белмәсә дә, рәвешен китереп, Шәмсетдин чакырылган җиргә китабын да калдырмас иде.

– Әллә кодалар кайтып җитмәделәрме, машина-фәлән күренми?– Шәмсетдиннең керә-керешкә башлаган сүзенә Мәгьсумнең акланган сыман әйтелгән җавабы ишетелде.

– Күренмиләр шул. Яңгыры да явып та күрсәтте бит, бөтен Татарстанны тигезләгәндер, шәт. Ватылып, батып ятмыйлар микән инде?..– Бу – Мәгьсумнең ни әйтергә белмәгәннән генә әйткән сүзе иде.

Ярсып, бакча капкасыннан атылып килеп чыккан Дулкыния Шәмсетдин кулыннан Коръәнне тартып алды.

– Мин аны... Мин аны мәңге кичермим,– кыз күз яшьләренә буылып, отыры ярсый төште,– менә Коръән, ант итәм...

Ишек алдындагы сөйләшкән тавышларга кунаклар кайтты дип уйлап килеп чыккан Сәвия кызының соңгы сүзләрен ишетеп кулындагы Китапны тартып алды.

– Ни сөйлисең син, балакаем, рәнҗеш ни гадел булса да уртак төшәр ди. Ил бетмәсә– ир бетмәс. Йә Раббым, хәерлегә генә булса иде...

Дулкыния каршысына очраган Мәрзия апасын да күрмичә атыла-бәрелә өйгә кереп китте...

Әнвәрләр икенче көнне дә килмәде, өченче көнне дә... Авылда бу турыда бераз сөйләп алдылар да тындылар. Беркемнең дә бурасы буш түгел, бүген бер өйдә ниндидер вакыйга булып аны сөйләсәләр, артыннан ук башка берәүнеке килеп чыгар иде. Тик кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә ил өстендә, Дулкыния атна-ун көнләп урамга чыкмады, каникулы бетәр-бетмәс ук группадашлары килеп җиткәнче, укулар башланганчы дип китеп тә барды.

Авылда чакта инде бер тапкыр хурлык хисе кичергән кыз, группадашлары белән очрашкач, янә ул халәтнең яңарасын белгәнгә күрә, анык кына бер карарга килеп өлгергән иде: башка институтка, яки читтән торып уку бүлегенә күчәргә!

... Соңгы курста укыган бүлмәдәше Ирина әллә инде каникулга кайтып та тормаган, әллә Дулкыния кебек ниндидер сәбәп килеп чыгып иртәрәк килгәнме– бүлмәдә берничә егет-кыз кәеф-сафа корып утыралар иде.

– О-о! Новоиспеченная невеста,– дип каршы алды ул Дулкынияне.– А где жених?

– Ул аста калды, машинада– диде Дулкыния үз ялганына үзе ышанасы килеп.

– Нельзя же так, безнең котлауларны кабул итәсе килмимени?

– Ә мин аңа тапшырырмын,– ул үзенә кирәк кайбер әйберләрен алып тизрәк чыгып китү ягын карады.

Барсы да аяк өсте басып, Дулкыниягә котлаулар яудыра башладылар;

– Чтоб жили долго и счастливо, и умерли в один день.

Урамга чыккач та Дулкыния Әнвәр белән очрашкан урыннарына барып күңеленә бер төрле дәва алып кайтырга теләгән иде, шундук кире уйлады: кирәкмәс– үткәннәрне искә төшерү, үткәннәр белән яшәү– үз-үзеңне җәзалау гына булачак, вакытны әрәм итмичә эш эзли тору хәерлерәк.

Кыз Казанда ике ел яшәү дәверендә кайда нинди оешма урнашканлыгын да, ихтыяҗ булмагач, әллә ни белми иде. Укырга бара, авылына кайта, буш вакытларда Әнвәр белән сөйләшенеп куйган җиргә очрашуга йөри. Ун класс, ике коридор белем белән нинди генә эш таба алыр икән... Тирә-ягына карана-карана урам буйлап атлавында булды. Китапханә, мәктәп, балалар бакчасы... Шуларның берәрсендә нинди дә булса эш табылмый калмас бит инде? Ходай Тәгалә авырлыктан соң җиңеллек бирермен, дигән, дип әйтә иде бит әнисе.

Ишегенә «Казан микробиология фәнни-тикшеренү институты» дип язылган бинаны күреп туктап калды. Ул да булачак биолог бит. Ишеген ачып, эчкә үтеп карыйсы итте. Анык кына кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәнлектән, коридор буйлап атлавында булды, кулына чынаяк-чәшкә тоткан яшь кенә кызны күргәч, эченә җылы йөгерде.

– Мин эш эзли идем,– диде Дулкыния каушый төшеп,– читтән торып укыйм, сезнең белгечлек буенча, биолог...

– Бөтен кеше үз белгечлеге буенча эшләсә, кешелек дөньясы әллә кайчан шундый да үсеш дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде инде,– дип көлде чынаяклы кыз,– минем,мәсәлән, бер белгечлегем дә юк. Карандаш, блокнот биреп утырыр өчен белгеч булу кирәкми, канцелярияда эшлим, исемем Света.– Шулай юк-барны сөйләшеп бераз торгач, кинәт кызның йөзе балкып китте.

– Слушай, синең очравың миңа идея бирде бит әле,– диде ул ашыга-ашыга,–  күрәсеңме, мин бит авырлы,– кыз түбәтәй хәтле генә авырын сыйпаштырып, масаеп Дулкыния каршында бөтерелеп алды,– бүген эштән китәр идем, әле декрет ялына кадәр күпме көтәсе, шундый матур җәйдә кабинетта сөрсеп утырырга, фу, туйдым, ирем хәрби кеше, ялга чыккач кайтып алам диде, баланы монда табасым килгән иде, ә эштән бүген үк китәм, әниләре ашатсын, аларның внуклары ич ул,– диде кыз чытлыкланып.

– Ә мине алырлармы икән соң?

– Безнең директор бер-ике елдан ялга китә. Начальство бит ул эшли башлаганда һәм эштән киткәндә әйбәтләнеп ала. Әйдә, керәбез үзенә. Урыныма кеше тапкач, мине дә җибәрми тормас.

Бер көн эчендә эшле булды да куйды Дулкыния. Өстәвенә институтның тулай торагы да бар икән, Света ярдәме белән анда да урнаша алды. Менә бит дөнья, якын кешең төртеп екса, бөтенләй белмәгән, юлында очраклы гына очраган берәү торып басарга ярдәм итте.

*  *  *

Акчасы әллә ни күп булмаса да, биредә эшләү ярады үзе. Укуын да тәмамлап чыга алды, шимбә-ялларны авылга кайтып йөрергә дә җайлы булды. Сессия вакытында ара-тирә очраган группадашлары аның инде кияүгә чыгуына ышанганнар иде. Алар гына түгел, хәтта үзе дә ирен каядыр ерак сәфәргәме, хезмәткәме озатып тугры көтәргә тиешле җан ияседәй хис итә иде. Уйлый-уйлый да, уелыплар китә Дулкыния: Нигә Әнвәр аның белән шаярды икән? Җитди, акыллы кеше иде бит югыйсә... Әллә Дулкыния артык нык яратуы, яшьлеге белән Әнвәрнең холык-фигылен, кимчелекле якларын күреп бетермәдеме? «Яраткан кешенең күзе сукыр, колагы чукрак була», диләр бит.

Ә менә күршеләре Мәрзия апаларының әнисенә әйткән сүзләрен аерымачык ишетте ул. Беркөнне бакчада керләр элеп маташканда аларга ниндидер йомыш белән кергән Мәрзия әллә Дулкыния ишетсен дип:

– Дулкынияне әйтәм, һаман кияүгә чыкмый, укуын да тәмамлады югыйсә, атна саен авыл белән ике арада йөрмәс иде, кешесе юктыр инде,– дип бер урынсызга гына әйтте дә куйды. Сәвиягә кызып китәргә җитә калды.

– Үзе чыкмый. Әнә, иптәш кызларының да кайсы инде аерылып бетте, кайсы исерек ире белән интегә.– Ахырда, үрдәгеңә каз куям әле мин синең дигәндәй, өстәп куйды, – Ләйсәннең ире дә кайткан саен исерек, ничек түзәдер, бичара.

– Ә-ә, ул монда гына шулай. Чаллыда эчеп йөри алмый ул. Ләйсән әйтә: «Аның эше бик җаваплы, кешеләр юл буенда таяк болгап тора дип юкка көләләр,» ди. Ничек ди әле, раслабляться итә ул, әни, монда кайткач, – ди.

Әйе, шәһәрләрендә шунда хет талашсыннар-сугышсыннар, ата-анага баласының кеше каршында гаиләләре белән кунакка кайтып, кода-кодагый белән йөрешеп яшәве күңелле. Дөнья шулай яралган. Машинасыннан төшеп кияүнең: «Нихәл, бабай?», – дип килеп күрешүе, кызның күчтәнәчләр салынган сумкаларны чак күтәргән сымак итеп кереп китүе, машинадан чыр-чу килеп онык-онычкаларның коелуы– озатулар, каршы алулар – дөнья шуның белән күңелле. Ә Дулкыния нәрсә? Тыныч кына кайтып керер дә, тыныч кына китеп барыр.

Беркөнне әнисе алай да, ничә еллар туплап килгән, бирнәгә дип җыйган кирәк-яракларны җилләтергә чыгарып элде дә, ахырда өстәп куйды:

– Яткан таш астына су үтми, җилләткәләп, кузгалткалап торырга кирәк...

* * *

Быелгы жәйге ялында Дулкыния абыйларына – Анапага барырга уйлады. Дөресрәге, әтисе белән әнисе шулай теләде. Бигрәк тә әнисе инде.

– Хатыны марҗа булса да, абыең үзебезнеке, сез яшьләр, тел беләсез.

Киткәндә идән астында үскән бәрәңге үрентесе кебек аксыл чырайлы кыз кайткан чакта кояшта янып, диңгез суы, диңгез җиле белән йөзләре шомарып, чәчен заманча килешле итеп кистереп, күзгә күренердәй үзгәреп кайткан иде. Сыланып торган ак чалбарлы, үтә күренмәле кофточка кигән бөтенләй башка кыяфәтле кыз килеп кергәч, хезмәттәше Наҗия бермәлгә аптырап та калды.

– Слушай-ай, – диде ул Дулкынияне әйләндерә-әйләндерә, – әллә анда башка төрле итеп ясап кайтаралармы? Бир адресларын, мин дә шунда барам, – диде ул көлеп-шаярып.

– Көзгегә карагач, үзем дә аптырап калам. Мин дә кебек, мин түгел дә. Ярар, чәч үсә ул, баш исән булсын.

– Мин бүгеннән ялда, дустым. Көзгегә карап утырырга вакытың бик булмас. Син ялда чакта Әдип Маликович пенсиягә китте, яңа директор килде. Әле теге әйбер кирәк, әле бу әйбер дип көн саен исемлек тоттырып чыгара. Мә, боларын син алырсың инде.

Дулкыния Әдип Маликовичны ялга озатканда була алмавына чын мәгънәсендә уфтанып куйды. Бик рәхмәтле иде ул аңа. Тормышның иң авыр вакытында, җиде юл чатында басып торганда ярдәм кулы сузганына киткән чагында үзенә үк рәхмәтләрен җиткерәсе килгән иде.

...Яңа директор кушкан әйберләрне алып бетереп кире эшкә кайтканда инде төшке аш вакыты якынлашып килә иде. Кабул итү бүлмәсендәге сәркәтип кыз ашханәгәме киткән, Дулкыния тартмаларын күтәреп, директор бүлмәсенең беренче кат ишеген ачып, шакырга үрелим дигәндә генә икенче кат ишек ачылып китте.

– Сез сораган әйберләрне... – Дулкыния сүзен әйтеп бетерә алмыйча ярты юлда бүленеп калды. Аның каршында, тар гына ике ишек арасында йөзгә-йөз диярлек бәрелеп Әнвәр, дөресрәге, яңа директор Әнвәр Рәшитович басып тора иде.

* * *

– Кайчан да булса бер очрашырбыз кебек тоелса да, биредә үк булыр дип уйламаган идем, – диде ул кызның кулыннан әйберләрен алып. – Күптәнме монда эшлисең?

«Син ташлап качкан көннән бирле», – дип әйтәсе килгән иде Дулкыниянең, әллә каушаудан, әллә чарасызлыктан ни әйтергә дә белмәде, тизрәк чыгып китү ягын карады.

Үзенең бүлмәсенә атылып килеп керү белән Дулкыния тизрәк ишекне бикләп куйды. Әнвәр әйтерсең лә аны куа төшәчәк! Утырып бераз тын алганнан соң башына килгән беренче уе шул булды: Нишләргә? Китәргәме эштән, калыргамы? Әгәр дә Әнвәр китүен үзе сораса?

Йә, Ходам! Бу дөньяга гел сынар өчен генә тудырдыңмы әллә син мине?! Дулкыния йөрәгенең ярсуына түзә алмыйча ачык тәрәзә янына барып басты. Ә анда, аста үзенең кара машинасына утырып Әнвәр төшке ашка китеп бара иде. Дулкыниягә ул өске катка, аның тәрәзәсенә күтәрелеп караган сымак булды.

* * *

Соңгы вакытларда Дулкыния эшкә барлык кешеләрдән дә алданрак килә. Әнвәр белән коридорда кара-каршы очрашмас өчен. Үзе шулай дип уйласа да, бүлмәсенә килеп керүгә аяклары тәрәзә каршына алып килер. Менә хәзер Әнвәр килеп туктар, өскә, аның тәрәзәсенә күтәрелеп карар – карамаса да караган кебек тоелыр, шалтыратыр, кирәкмәсә дә, теге яки бу әйберне сорар, аның белән очрашырга, аңлашырга теләр – кыз янәдән хисләр дулкынында кайный башлады.

Ә беркөнне чынлап та шулай булды. Төшке аш вакытлары узып китеп барганда бүлмәдә телефон чылтырады.

– Дулкыния, миңа узган кварталда алган әйберләрнең исемлеген кертә алмассыңмы икән? – Әнвәрнең тавышын ишетүгә үк Дулкыния коелып төште, көткән иде бит ул бу шалтыратуны, бөтен җаны-тәне белән сизеп көтте.

– Уз әле, Дулкыния, утыр – диде Әнвәр һәм аның кулындагы кәгазьләрне алып, карап та тормыйча өстәлнең бер почмагына куйды. – Болай аңлашмыйча эшләп булмас...

Кыз коелып төште. «Эштән китәргә кирәк булыр сиңа, дип әйтәчәк, ул әйткәнче әллә үзем беренче әйтим микән, тагын хурлыкка калганчы,» – дип уйлап бетермәде, Әнвәр сүзен дәвам итте, – аңлашырга кирәк безгә. – Аннары өстәл артына, кәнәфиенә барып утырды да тартмадан папкалар тартып чыгарды. – Мин монда синең анкеталарың белән танышып чыктым, әллә-ни озак эшләмисең икән әле, тулай торакта да вакытлыча прописка белән генә яшисең... Эш менә нәрсәдә: институтта кыскартулар булырга тиеш, кыскартулар беренче чиратта, билгеле, яңа эшли башлаучыларга һәм пенсионерларга кагыла. Гомумән, фәнни-тикшеренү институтларының күбесе ябылу алдында тора, – егет урыныннан торып бүлмә буйлап йөренеп алды да, Дулкыния каршысына килеп утырды, – мин биредә бераз эшләп киткән идем, шуңа эчке кухняны бик яхшы беләм, –  ул сүзен бүлеп сәгатенә карап алды, – монда стеналарның да колагы бар, көн матур, әллә табигатькә чыгып сөйләшеп бетерәбезме?

Дулкыния теге вакытта – имтихан биргәндәге кебек сизелер-сизелмәс кенә баш какты.

– Син тукталышка бара тор, мин бераздан чыгып җитәрмен, – диде Әнвәр елмаеп.

Дулкыния тукталышта кешеләрдән аерылыбрак, кырыйгарак барып басты. Кая бара ул? Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме? Тик ул бу сорауларга җавап таба алырлык хәлдә түгел иде. Каршысына кара машина килеп туктагач, бераз аңышмыйча да торды, аның бит әле Әнвәрне машина руле артында беренче күрүе иде, егет үрелеп ишекне ачты.

Машина, шәһәрне калдырып, «Аккош күле» ягына бара торган юлга чыкты. Гадәттә мондый вакытта киеренкелекне бераз йомшартыр өчен гомуми сүзләр – көн матурлыгы, табигать гүзәллеге турында сөйләнелә. Ләкин Дулкыниядә бүген табигать кайгысы түгел иде, ничә еллар күңелне бимазалап, төннәрен күз яшьләре түктереп, авыл халкы алдында оятка калдырган, инде «оныттым» дигәндә яңадан очраган Әнвәрнең сүзе ни турыда булыр – акланырмы, яратмаганымны аңладым диярме – Дулкыния көтте.

– Беләм, Дулкыния, син миңа үпкәлесең, – диде Әнвәр дәшмичә алга гына карап барган кыз ягына күз ташлап. – Ләкин бу дөньяда бездән генә тормаган әйберләр дә бар шул. – Аңа, күрәсең, әле яндагы тәрәзәгә карап-карап алып, әле тизлек рычагын тарткалап, эш арасында дигәндәй сөйләшү җайлырак иде. – Теге вакытта синең белән сөйләшеп, авылга кайтып төшсәм, безнекеләр инде минем өйләнергә кайтасымны белеп, әзерләнеп диярлек торалар. Әтинең бик тә үзебезнең якларга кайтарып, өйләндереп, туган якларда төпләндерәсе килә иде... – Әнвәр әтисе турындагы сүзне юри алданрак әйтеп куйды, гаеп аңарда гына түгел, янәсе, – тиздән кайтам, өйләнергә дә исәп, дип хат юллаган идем алданрак, ну, ялларда кайтканда азрак озаткалап, сөйләшеп йөргән кыз бар иде, күрәсең, шуңа дип уйлаганнардыр. Өстәвенә гаилә дусларыбыз да. Ике якның да әти-әниләребез бик тели иде туганлашуны. Әтигә Мәүлидәгә түгел, Казанда башка кызым барлыгын, сиңа өйләнергә теләгәнемне аңлата башладым. Ишетергә дә теләмәде. Әллә кайдан, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яктан кыз алалармени, кода-кодагыең белән бәйрәмнәрдә очрашып, кунак-кунак йөрешмичә яшәгәч нинди тормыш була ул, – дип кызып ук китте. Кемдә калмаган ул кызлар дип үзенең яшьлеген искә төшерә-төшерә, укыйсың-укыйсың, һаман акыл керми, дип сәгатьләр буе вәгазь укыды. Ул арада минем кайтуны ишетеп сеңелкәш белән Мәүлидә килеп керде. Әтигә шул җитә калды. «Әйдә, килен, төкле аягың белән,» – дип әйтеп тә куйды. Йә, бу очракта мин нишли ала идем? Өйдән ду кубып, әти-әниләр – һәммәсе белән кычкырышып-талашып, мәңгелек бәддога алып чыгып китәргәме, яки килеп чыккан хәл белән килешергәме? Мәүлидә дә күземә карап тора. Өйләнешеп, районда әйбәт кенә эшкә урнашып, яшәп киттек. Ике як та канәгать. Әдип Маликович, пенсиягә китәр вакыты җиткәч, министрлыкта минем кандидатураны тәкъдим иткән, институтны да, фәнне дә яхшы белә, алга җибәрә торган, перспективалы иптәш дип. Менә шулай итеп мин яңадан Казанда.

Дулкыния Әнвәр сөйләгәннәрне тыңлап барып, искәрмәгән дә, машина ул арада халык телендә «Тирән күл» дип атала торган җиргә килеп туктаган иде инде. Юл буена бер сүз дә дәшмәгән кыз машинада утыруында булды. Әнвәр төшеп, ишекне ачкач кына җиргә басты, ике яңагы буйлап ага башлаган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен акрын гына сукмак буйлап атлады. – Сандугач,– диде Дулкыния янында гына сайраган кош тавышына игътибар итеп, – әллә һаман да шул сандугач инде?!

– Син үзең һаман да шул сандугач, – диде ир кызны кочагына алып, иреннәре белән кызның яшьле күзләреннән үбеп, – сандугачым син минем, былбылым...

Бу минутларда Дулкыния өчен арада булган хыянәтле елларга үпкә саклауга караганда бүгенге көн, бүгенге аңлашу, сандугачлы җәй өстенрәк, кадерлерәк иде...

* * *

...Илдә барган үзгәртеп корулар җәмгыятьнең байтак тармакларына кагылган кебек, аларның институтын да читләтеп үтмәде. Ябылуга ук барып җитмәсәләр дә, берничә бүлек берләштерелеп, хезмәткәрләрне кыскартырга, кемнәрнедер ялга җибәрергә туры килде Әнвәргә.

– Өстән катырак куйсалар мәсьәләне, мин генә дә саклап кала алмам, – диде Әнвәр бер очрашуларында, – аңарчы кайбер эшләрне эшләп калырга кирәк, Дулкыния. Минем берничә планым бар. Беренчесе сине фатирлы итү. Яңа эшкә күчәргә туры килсә, фатир бирергә бик ашкынып тормаслар үзеңә. Кемнәрнеңдер ачуын китермәс өчен, моны берничә кешегә фатир бирү юлы белән эшләргә кирәк. Әйтик, ике бүлмәле фатирда торучыга өчлене бирәсең дә аныкы кемгәдер кала, тегенеке сиңа була. Өйрәнеп чыктым, андый мөмкинлекләр бар.

Шулай итеп, Дулкыния өч-дүрт ай эчендә бер бүлмәле фатирлы да булып куйды. Билгеле, бу эшләрнең башында Әнвәр тора иде. Авыр вакытта институтны саклап кала алу, берничә гаиләнең торак хәлләрен яхшырту бәрабәренә Әнвәрнең үзенең дә директор буларак дәрәҗәсе күзгә күренеп үсте. Дулкыниянең фатирлы булуына үзеннән дә бигрәк әти-әнисе сөенде. «Ирсез яшәп була, өйсез яшәп булмый, фатиры булса, кешесе дә табылыр иде әле,»  – дип кызларына әйтмичә генә кооператив фатирга акча да җыя башлаганнар иде дә, акча алышынып куеп, ул да янды. Үзләре исән-сау вакытта бик тә урнаштырып, башлы-күзле итеп калдырасылары килә иде шул әниләренең. Кайткан саен эш арасында, артык басым ясамыйча, әнисе әйтеп куяр иде: «Ирле хатын Идел кичкән, кызым». Мондый чакларда Дулкыния мәктәптә укыганда язгы ташу Мишә елгасы аша салынган басманы алып киткәч, классташ малайларның күз салып йөргән кызларын аркаларына кочып, күтәреп алып чыгуларын, Дулкыния исә язгы бозлы суны ерып чыгарга резин итеген сала башлагач кына кайсыныңдыр килеп ярдәм кулы сузуын күз алдына китерер иде. Бозлы суга ялан тәпи керәсе килмәгәнгә генә ризалашыр иде...

Әнвәр белән очраша башлагач, фатирлы да булгач, Дулкыния авылга чын-чынлап та сирәгрәк кайта башлады. Тик әнисенә Әнвәрне янәдән очратуын да, аның кул астында эшләвен дә әйтмәде. Үзе әнисенә Әнвәр турында сөйләмәгән кебек, Әнвәрдән дә гаиләсе турында сорашмады, монда алып килгәнме, туган якларында калып торамы, баласы бармы – икесе генә тудырган дөньяда чит-ятларның исеме яңгыравын, кемнәрнеңдер шәүлә сыман аларны күзәтеп торган күз карашларын тоясы килмәү хисе икесендә дә бар иде, күрәсең. Кайбер шимбә-ялларны Әнвәр: «Әти-әни янына кайтып киләм, мине югалтма,» – гына дияр иде.

Тиздән Яңа ел. Гадәттә гаиләле ирләр Яңа елны гаиләләре белән каршы алалар. Яңа елда нидер ачыкланыр, Дулкыния беләсе килеп тә сорый алмаган, сорыйсы да килмәгән хәлләргә ачыклык керер сыман. Ул түземсезлек белән Яңа елны көтте.

* * *

– Үзем чакырып кертмәсәм, кереп хәлне дә белмисең, бер дә сагынмыйсыңмени соң? – дип каршы алды Әнвәр кызны кочагына алып.

– Фатир алганнан бирле болай да кырын караучылар, шикләнүчеләр күп, – диде Дулкыния акланган сыман.

– Мин исән вакытта беркемнән дә курыкма, – диде Әнвәр, кызны юаткан сыман бераз һаваланып.– Эшләреңне төгәллә дә, тизрәк кайтып китәргә тырыш. Сөйләшәсе мөһим сүзләр бар.

...Өенә кайткач дулкынланудан кыз әллә ни әзерли дә алмады. Әнвәр дә озак көттермәде, өстәлгә салат, гөмбә ише әзер әйберләр генә куелды.

– Мин Казанга зур планнар белән килдем, – дип сүз башлады ул бераздан. –  Күрәсең, илдә ниләр булып ята! Үсәргә, югарыга менәргә теләгән ир-ат өчен бик әйбәт бер мөмкинлек бар – ул карьера ясау. Тиздән сайлаулар булачак һәм ул бик күп кешегә моңарчы төшләренә дә кереп карамаган мөмкинлекләр бирәчәк. Мин дә үзебезнең институттан кандидатурамны тәкъдим итмәкче булам... – Әнвәр сүзеннән бүленеп шкафка ымлады. – Берәр чәркә алып бир әле. – Аннан портфеленнән коньяк алып тулыр-тулмас кына итеп эчеп куйды, кабымлык капты. – Синең дә ярдәмең кирәк булыр, Дулкыния. Бу безнең штаб-квартирага әйләнәчәк, телефон кертербез, листовкалар, өндәмәләр әзерлисе, ышанычлы кешеләрдән команда туплыйсы... Сайлау алды программам инде әзер...

Дулкыниянең тамагына төер утырды. Сайлаулар, штаб-квартира... Яраткан кешесеннән башка сүз ишетергә өметләнеп утырган кыз өчен никадәр күңелсез иде бу сөйләшү!

Ул тышына өч йолдыз төшергән коньяк шешәсен кулына алды. «Монда да өчәү,» –  дип уйлады кыз кулы белән шешәне сыйпаштырып, – әллә тутырып берәрне салырга да башка киткәнгә сылтап Әнвәргә барсын да – моңарчы сөйләмәгәннәрне чыгарыргамы? Ничек итеп бөтен гаиләләре белән аны көткәннәрен, авыл кешеләре каршында оятка калганын, аның аркасында ил теленә менгәнен... Әллә Яңа елдан соң ук эштән китәргә дә, барсына да нокта куяргамы? Тик Әнвәр бит сайлауда аның ярдәменә өметләнә, эше, мәшәкате, агитация эшләре белән йөрисе күп, ди. Ә бит Әнвәр өйләнгәнен яшермәде, аерылам, сиңа өйләнәм, дип тә ышандырмады. Хатынын, шәхси тормышын гел сөйләп торып Дулкыниянең йөрәген генә яралыйсы килмәгәндер, бәлки?

Әнвәрнең сайлау, илдәге сәясәт, зур үзгәрешләр турында сөйли башлавына инде сәгатьтән артты. Күрәсең, ул шушы тормыш белән яши, калганы Әнвәр өчен кечкенә, гадәти, үзеннән-үзе бара торган вак әйберләр, ахрысы.

Кыз урыныннан торып балконга чыкты. Әнвәр каршында үзенең көчсезлегенә, акылсызлыгына ачуы килде. Күңелен: «Их, башта ук, аның директор икәнлеген белгән көнне үк эштән киткән булсам! – дигән үкенечле уй биләп алды. Үз тиңе очраган булыр иде әле.

– Дулкыния!

Кыз Әнвәрнең гадәти булмаган эндәшүенә атылып кухняга керде. Әнвәрнең бөтен йөзе кып-кызыл, әллә-нинди аксыл таплар чыккан, үзе туктаусыз укшый, коса иде. –  Үләм, «Скорый» чакыр, бөтен эчем яна.

Кыз пальтосын гына элде дә урамга чыгып чапты. Үзе курыкты, кире әйләнеп кергәнче, «Скорый» килгәнче Әнвәр үлсә?! һәм – аның фатирында үлсә? Йә, Аллам! Нигә һәрчак рәхимсез син миңа?!

Дулкыния йөгереп кире өенә кайтканда Әнвәр хәлсезләнеп, ярым аңында килеш идәндә ята иде. Пульсы күпкә түбәнәйгән, битеннән борчак-борчак тир ага...

Артыннан ук диярлек килеп кергән докторның сорауларына Дулкыния ничек җавап биргәнен дә хәтерләми. Өлкән яшьтәге врачның «Ирегезме?» дигән соравын ишеткәч кенә бераз айнып киткән сыман булды.

– Нәрсә эчтегез? – доктор өстәлдәге шешәгә ымлады.

– Белмим, коньяк бугай... Мин эчмәдем.

– Үзең ник эчмәдең?

– Мин эчмим, – диде кыз акланган сымак.

– Бер дә эчмисеңме, бүген генәме? – Дулкыниянең җавабын көтеп тормастан янындагы ярдәмчесенә эндәште. – Агулану булырга охшап тора, тизрәк, бернинди светофорларга да туктап тормаска. – Аннан Дулкыния ягына борылды. – Милициягә хәбәр итәргә тиешмен.

Калганы детектив фильмнардагы кебек булды. Сорау алу, беркетмә... Коньяк шешәсе, рюмкалар, өстәлдәге ризыклар экспертизага алынды, бармак эзләре төшерелде, повестка көтәргә, беркая чыгып китмәскә кушылды.

...Яңа елны өчесе өч җирдә – Уруссудагы фатирларында Мәүлидә һәр шылт иткән тавышка «кайтты бугай,» – дип шатланып ишеккә ташланып, Дулкыния аз гына аяк тавышлары килсә дә, урыныннан селкенергә дә куркып, Әнвәр исә реанимациянең акшарланган түшәменә карап каршы алдылар.

...Ләкин Әнвәргә Мәүлидәнең һич кенә дә Казанга ирен эзләп килеп йөрүе кирәкми иде. Дулкыниягә нинди куркыныч янаганын ир чамалый, кайчакта үзенең дә күңеленә: «Әллә Дулкыния үткәннәр өчен үч алырга теләде микән? – дигән шикле уй килсә дә, исән калганына сөенеп, алда торган сайлауларны да күздә тотып, тизрәк биредән чыгып мәсьәләне тавыш-тынсыз гына хәл итәргә уйлый иде. Тик аңарчы тикшерү эше ачып Дулкынияне генә тинтерәтә башламасыннар.

* * *

Билгесезлек – мөгаен иң авыр җәзадыр. Дулкыния Әнвәрнең хәлен – исәнме, юкмы икәнлеген дә белә алмыйча интекте. Бераздан аның башына: «Әгәр дә аны Әнвәрне агулап үтерергә теләүдә гаепләсәләр? Доктор агулануга охшаган диде бит,» дигән уй килде. Көннәрен-төннәрен елый-елый Әнвәрнең исән калуын Ходайдан сорап йокламыйча уздырса, күзенә ничек күренермен, аны, тикшерүчеләрне, әти-әнисен ничек ышандырырмын дигән уйдан кызның башы чатнады. Ник үзе дә ашамады икән ичмасам шунда, икесе бергә агуланырлар, икесе бергә үләрләр, беркем алдында җавап тотасы булмас иде.

Дулкыниянең үтереп ашыйсы килеп китте. Шунда гына менә ничәнче көн инде авызына бер тәгам ризык капмавы исенә төште. Бәрәңге кыздырырга уйлады, тик аңа өйдәге бар әйбер дә – май да, бәрәңге-суган да агулы сымак тоелды. Ичмасам дуслары да юк икән бит. Әнвәрнең килеп-китеп йөргәнен күрмәсеннәр дип таныш-белешләре белән дә артык якынаймады. Бар яшәве, бөтен тормышы Әнвәр иде. Бераздан башына бер уй килде: хат язарга! Әниләренә, Әнвәргә. Аның белән нәрсә булса да – хәзер ачтан үлеп китсә дә, иртәгә сорау алырга чакырып бикләп куйсалар да, өендә үз кулы белән дөресен әйтеп язган язуы калсын.

Дулкыния кәгазь-каләм эзләп тартмаларда актарына башлады. Дәфтәр табып, өстәл артына утырыйм дигәндә, эченнән дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь килеп төште.

Кайчандыр, әле Әнвәр белән очраша башлаганчы ук: «Безнең әбинең әкәмәт кызык бер китабы бар. Ул аңа әнисеннән калган, әнисенә әбисеннән. Мин берәр нәрсәгә борчылсам, егетем белән ачуланышсам да әбидән гел шуны ачтырам. Әби орыша «язмыш китабы бу, балам, фал китабы, аны гел ачарга ярамый, тормышыңның иң авыр чагында, җавап таба алмаганда, чыгу юлын эзләгәндә генә карарга кирәк,» – ди. «Сиңа да каратыйммы?»– диде Наҗия бервакытны авылга кайтырга җыенганда. Ишеткән, күргән әйбере булмагач, Дулкыния берни дә әйтмәде, «белмим шул», дигән сымак иңнәрен генә җыерып куйды. Авылдан килгәч, Наҗия әлеге бер бит кәгазьне Дулкыния алдына китереп салды да:

– Менә, дустым, язмышың үз кулыңда хәзер, – диде.

– Нәрсә соң бу, аңламыйм, – диде Дулкыния, кәгазьдә язылганнарны укып, чынлап та берни аңламыйча.

– Башыңа төшкәч аңларсың әле, – диде Наҗия, әллә үзе дә берни аңламыйча, әллә әбисе аңлатып биргән булса да, Дулкынияне борчыйсы килмичәме.

...Дулкыния кәгазьне ачты. Акрын гына, янәдән һәрбер сүзенә тукталып, аңларга тырышып укый башлады.

«Синең күңелең Юныс пәйгамбәр күңеле кебидер, ул кайгыны күп чикте, соңга яхшы була, сиңа да шулай күренер, бер җирдә кулыңнан чыккан нәрсәң бар икән, кулыңа керә. Ничә кешеләр сине күздә тоталар, ярамаслыгыңны теләрләр. Вә Хак Тәгалә һәр эшеңне хәерле итә, сиңа яхшылык бирә, морадыңа ирешерсең, иншалла.»

Кыз язуны кат-кат укыды, укыган саен күңеле бераз тынычлана төште. Язмадагы «соңга яхшы була» дигән җирендә туктап-туктап торды.

Әнисенә дигән хатында ул ничек итеп Әнвәр белән яңадан очраша башлауларын, Әнвәрне аның фатирлы итүен җайлап кына әйтеп куйды. «Хәтерлисеңме, әни, – дип өстәде ул ахырдан, – сабый чакта тәкыя узыштырып уйнаганда мин суга баткан идем. Менә хәзер дә тормыш тәкыясе язмыш чытырманлыкларына эләгеп яр буенда туктап калгач, мин аны урыныннан кузгатып җибәрмәкче генә булган идем, югыйсә...

Хәтерлисеңме, әни, Әнвәр кайтмагач, мин аны мәңге кичермим, – дип Коръән тотып ант иттем. Син курыктың. «Рәнҗеш ни гадел булса да уртак төшәр», – дидең. Бу минутларда Әнвәр, минем гомер буе яраткан Әнвәрем, үлем белән тартышып реанимациядә ята, мин исә төрмәгә килеп алып киткәннәрен көтеп утырам.

...Икенче көнне Дулкынияне ике оперативник егет килеп сорау алырга алып киттеләр.

– Урамда суык, җылырак киен, – диде аның яшендәге егет, ниндидер җәлләүле караш ташлап. Бу Дулкыниягә: «Әллә кайтасың, әллә юк,» – дигән сымак тоелды.

Тикшерүче өлкән яшьтәге абзый үзен Әндиҗан Кәримҗанович дип таныштырды. Әнвәр Рәшитовичның агулануы буенча тикшерү эше ачылганын, Дулкыниягә берни дә яшермичә – аны кайчаннан белә, институт директорының ни сәбәпле аның фатирында булуын, агулы гөмбәнең кайдан килеп чыгуын – барсын-барсын дөрес сөйләп бирергә тиеш булганлыгын аңлатты.

Дулкыния бергә эшләүләрен, директорның депутатлыкка чыгарга җыенуын, киңәшергә, ярдәм кирәк булырга мөмкинлеген әйтергә кергәнлеген сөйли башлаган иде, Әндиҗан Кәримҗанович усал карап аны сүзеннән бүлде:

– Мин сезгә яшьлегегездән үк башларга киңәш итәр идем. Сезне укытканын, өйләнешергә җыенуыгызны, кайтмавын, башкага өйләнүен...

– Әти-җаным... – дулкынланудан кызның теле буталды, – минем гаебем юк, – кыз өстәлгә сыгылып төште.

– Тынычланыгыз, – диде тикшерүче су биреп, – сезне бит гаепләргә җыенган кеше юк. Агулы гөмбә сезнең өйгә кайдан килде, ник үзегез ашамадыгыз? Безнең бары тик шушы сорауларга гына җавап аласыбыз килә.

Дулкыния алар ягында кешеләрнең капка төбенә чиләк белән чыгарып куеп җиләктер, алма-бәрәңгедер, тозламаган да, тозлаган да гөмбәләр сатуын, шунда бер карчыктан алып китүен, Яңа елга дип махсус саклавын сөйләп бирде. Инде хәзер Әнвәр белән арадагы мөнәсәбәтләрне яшереп торуның кирәкмәгәнлеген аңлап – аны яратуын, һаман да яратуын әйтте.

– Ул исәнме? – диде яшьле күзләрен тикшерүчегә төбәп.

– Исән. Бу сезнең хәлне күпкә җиңеләйтә, ләкин җавап тотудан азат итми.

Әндиҗан Кәримҗанович уйга калды. Нишләргә? «Шәһәрдән чыгу тыела» дигән кәгазь биреп янә сорау алырга чакырганчыга кадәр өенә кайтарып торыргамы? Кыз нык борчыла, бәлки ул гөмбәнең нинди булганлыгын, чынлап та, белмәгәндер дә, очраклылык аркасында хәзер ул җинаятьчегә дә әйләнергә мөмкин. Кайбер фактлар шулай ук шик тә тудыра. Ә фактлар кире кәҗә кебек – син бер якка тартасың, ул үз урынына китә. Кыз ялгыз яши. Ә ялгыз башка нинди уй килмәс? Тикшерү барышында үз-үзенә кул салу очракларын да күрмәде түгел бит, күрде Әндиҗан. Ике тәүлеккә Изоляторга ябып тору исә законга каршы килми.

* * *

Тикшерү изоляторының ишеген ачкандагы көлешкән тавышларны ишеткәч, Дулкыниянең күңеленнән яшен тизлегендә бер генә уй сызылып үтте: «Мондый җирдә дә шулай гамьсез көлеп була микәнни?» – Нәрсә, әллә биредә елап кына утыралар дип уйлаган идеңме? – Бу сүзләр, аның уйларын белгән сыман, кайдандыр түрдәнрәк ишетелде. – Монда әле туалар да, үләләр дә... Кулындагы кечкенә генә пакетын кочаклап, Дулкыния ишек төбендәге топчан кырыена чүмәште. – Син дә мәхәббәт корбанымы? – Яшь кенә кыз аның янына килеп утырды. Дулкыния эндәшмәде. – Бераздан үзең үк сөйләшә башларсың әле, иначе монда акылдан язасың. Шалтырап тәрәзә ачылды. – Кузьмина! Передача. Кузьмина дигән озын буйлы, таза гына гәүдәле кыз пакетын бераз караштырганнан соң өстәлгә китереп бушатты. Барысы да өстәл янына җыелдылар, Дулкынияне дә төрткәләп китереп утырттылар. – Атабыз Адәм белән анабыз Хәва җәннәттә хилафлык кылмаган булсалар, бәлки, җир йөзендә дә ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә җәбер-золым күрсәтми яшәрләр иде...– диде кемдер.

Дулкыния кулына алган пирогын ничек ашап бетергәнен сизмәде дә. Бәлки ул аны кемгәдер сындырып бирергә тиеш булгандыр, ләкин ул аңын югалтып егылырлык дәрәҗәдә ач иде. Үзе ашады, үзе курыкты – хәзер шуның өчен кыйный башласалар? Киноларда шулай күрсәтәләр бит...

– Төрмәдә ирләр камерасында: «Ирләрнең башына хатын-кыз белән аракы җитә,» – дип язып куелган диләр, ә хатын-кызларныкында ни дип язганнар икән? – диде әлеге яшь кыз.

– Барып җиткәч күрерсең инде. Бәлки, берәр оригиналь нәрсә уйлап табарсың?

– Кечкенәдән үк ирләргә нәфрәт белән үстем, – Кузьмина, күрәсең, Дулкыния килеп кергәндә нәрсәдер сөйләгән булган, хәзер дәвам итә иде, – хәтта әтине дә яратмадым. Әни – картаеп бара торган кыз, гаиләсен ташлап киткән берәүне йортка керткән. Последний шанс. Егет кеше көтеп утырса, минем тумый калуым бар. Әти әнине гел көйләтеп, куркытып яшәде. Үтүкләнмәгән носки кимәде, тәлинкәсе янына кашыгын куярга онытса да, бу өйдә миңа хөрмәт юк, китәм, – дип тавыш чыгара иде. Шуларны күреп үскәнгәме, кияүгә дә чыкмадым. Ләкин барыбер ир-атның корбаны булып бирегә килеп эләктем. – Ул сигаретын тирән итеп суырды, беравык тын торды. – Кешеләр яртышар ел акча алалмыйлар, ә без оборотта акча әйләндерәбез, процент эшлибез. Өч баласы булган берәү кергән, кычкырып елый. Ә мин аңа акырам, каян алыйк, янәсе, хөкүмәт бирми. Чат саен банк ачалар, халыкка акча юк, диләр. Директор үзе эшләгән шухыр-мухырларыннан котылды, мине монда китереп тыкты... Әнә хәзер, гаебен юмак булып передача җибәреп ята, сволочь!..

Дулкыния башын өстәлгә куеп йокыга киткән иде. Йокылы-уяулы хәлдә топчанга илтеп яткырдылар.

– Бичара, – диде Кузьмина, – нинди җинаятьче булсын инде бу!

Икенче көнне тагы әллә ничә сорау биреп җанын талкыганнан соң Дулкынияне ялган детекторына утырттылар. Башына нидер урап, бармакларына резин шнурлар кидерткән оперативниктан килгән тир исеннән аның күңеле болганды. Шнурлары-ниләре белән сикереп торып кырыендагы чүп чиләгенә иелде. Аппаратның күрсәткеч уклары сикергәли башлады.

– Өйрәтеп тә өлгергәннәр. Тәҗрибәлеләр бар шул анда, – диде әлеге оперативник мыскыллы елмаеп.

– Һава юк бит монда. Тынчу, – диде кыз сабыр гына.

...Кире изоляторга кайткач, бүген инде ул андагыларга үзенең бирегә ничек килеп эләккәнен сөйләп бирә алды.

– Әйттем бит, мәхәббәт корбаны дип, – диде кичәге кыз Дулкыния сөйләп бетергәннән соң. Үзе исә ялган товар сатып бирегә эләккән икән.

– Да-а, – дип сузды Кузьмина, – сине моннан коткарса, яңадан шул кеше генә коткара ала. Тик белмим, алынырмы ул моңа – бер саткан кеше тагы сата. Өстәвенә хатыны да бар. Ирләр сөяркәләре белән янгач, хатыннары җырын җырлый башлыйлар.

Кичкә таба Дулкыниянең тәне ут кебек кызыша башлады. Үзе саташулы-йокылы хәлдә, янындагыларның сөйләшкәннәрен дә ишетә, бөтен топчаны, кешеләре белән изолятор йөзеп йөргән кебек. Тонык кына янган ут зур кызыл шар сыман. Ул яткан топчан ниндидер зур сәхнә, имеш, төрле яктан прожекторлар яктырталар, сәхнәнең бер почмагында оркестр уйный, аның белән Әндиҗан Кәримҗанович дирижерлык итә, имеш. Менә берзаман дирижер таякчыкларын аның кулыннан Әнвәр алды. Залда алар институты кешеләре утыра, имеш. Дулкыния җырларга чыгарга тиеш икән. Әнвәрнең күзе аңарда. Дулкыния оркестрга кушылып, моңарчы беркем дә җырламаган да, беркем дә ишетмәгән яңа җыр җырлый, имеш. Көе дә оркестр уйнаган көй түгел, кайчандыр әбисеннән ишеткән көй сымаграк.

Ап-ак идем, кара төстән йөзем җуйдым,

Гаепсездән гаеплегә булдым-куйдым.

Һәр чат саен дошманыма азык куйдым,

Чын дөресен бары Ходай белер имди.

Акылсызы, әй, сөенер, сөенеп туймас,

Акыллысы бары әйтер: булмас-булмас.

Бу баланы рәнҗетүдән мәгънә тумас,

Чын дөресен бары Ходай белер, имди.

Хөкемеңә син ашыкма, әй, кардәшем.

Минем хәлем үз башыңа, әй, төшмәсен.

Дөнья шулай каралта да, агарта да,

Җәзасын да Ходай белеп бирер, имди.

– Саташа, бичара, – диде янында кемдер, – врач чакырырга кирәк.

– Килделәр ди, бар, төн уртасында...

– Әллә башына суга башлаган инде?!

– Зинһар, уятмагыз, тагын җырламас микән, бигрәкләр дә миңа туры килә, – дип өзгәләнде күз яшьләрен сөртә-сөртә өлкән яшьтәге татар апасы. – Мине моннан чын төрмәгә озатачаклар, шунда җырлап юаныр идем, сүзләрен язып бирмәс микән?

– Төрмәдә күп кеше шагыйрьгә әйләнә, бик хисчән күренәсең, үзең язарсың, –  диде Кузьмина аңа каршы.

Әлеге апаның да хәле мөшкел иде. Ире үлгәннән соң, тормышы бераз җиңеләймәсме дип башка берәүгә кияүгә чыга. Салырга яратканын да белгән югыйсә. «Син миңа чыксаң, авызыма да алмыйм, хатынымны яратмыйм, өйгә кайткач аны күрмәс, тизрәк ятып йоклар өчен эчеп кайтам,» дип Нисаны ышандыра. Кая ул, Нисага килгәч, син тормышымны боздың, сине күрмәс өчен эчәм дип теңкәсенә тия икән. Күрәчәктер инде, чираттагы бер ачуланышканда Ниса аны этеп җибәрә, аягында көчкә басып торган ир ишек яңагына барып бәрелә, җан-тәслим кыла. Өстәвенә шаһитлар да бар, күршесе кергән була. Кызларына шул җитә кала, фатирны үз кызына калдырыр өчен әтине юри үтерде дип, суд юлында йөри башлыйлар.

Төннәре Дулкыния белән матавыкланып үтте. Уятып кайнар чәй эчерделәр, салкын су белән чылатылган чүпрәкне туктаусыз маңгаена, тәненә куйдылар.

Икенче көнне шалтыр-шолтыр килеп ишек ачылганда да Дулкыния әле ятагыннан тормаган иде.

– Давыдова! На выход!

Ул акрын гына урыныннан торды. Башы әйләнеп, әллә кичә чәйне күп эчергәнгә күңеле болганып куйды. Кизү торучы ачкычлары белән ишеккә кага башлады.

– Тизрәк!

Дулкыния баскан урыныннан кымшанмыйча да торуында булды. Юк, кагу ишектә генә түгел, кайдадыр түрдәрәк – бәгырь түрендәрәк, касык турындарак иде.

– Әйберләреңне алырга да онытма! – Кизү хатын тагы бер әмер биреп алды.

– О, әйберләр белән булгач, өмет бар монда, – Кузьмина аның янына килеп басты.

Эчтәге талпыну янә кабатланды. Дулкыния бирегә килеп кергәч тә кемнеңдер: «монда әле туалар да...» дигән сүзен исенә төшереп, елмаеп куйды.

 

"КУ" 6, 2010 

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: