Логотип Казан Утлары
Бәян

Ниһаять... (дәвамы)

...Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

...Сабан туенда теге йөгерештән соң тагын ике ел узгач, суда йөзү буенча ярышта катнашырга туры килде. Әйе, андый ярышлар да уздыралар иде бездә. Миннән дүрт яшькә олырак Нәгыйм абыем бу ярышта ел саен катнаша һәм гел беренче килә иде. Ә ул елны катнашмады, сәбәбе – урта мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алу һәм шул шатлыктан бераз «кәеф»ләнеп куюы. Гаеп итеп булмый, унҗиде яшьлек егетләр бит алар! «Бүген ярышка син барасың. Кара аны, сынатма. Әгәр беренче килмәсәң
– менә!» – дип, йодрыгын күрсәтте.
Миңа башка чара калмады, тәвәккәлләргә булдым. Унбишләп малай басмага тезелеп бастык. Җәппәр күперенә хәтле йөзәчәкбез. Аңа хәтле өч йөз метрлар булыр. Команда булуга, суга сикердек. Хәйран гына йөзәм икән: иптәшләремне берәм-берәм узып, алга чыктым. Инде беренче килүемә шикләнмим. Ләкин... Ләкин шул чакта Зыятдин исемле малай бакча башындагы куе куаклар арасыннан чыкты да, суга сикерде, шуннан, минем белән янәшә йөзеп китте. Аның бу хәрәмләшүен берәү дә сизми калды. Инде көчемнең бетеп баруы, ләкин йөрәктә ачу хисенең тууы һәм
дә үҗәтлек дигән нәрсә барлыкка килү, миндә яңа сулыш ачты. Күпергә җитәрәк, барыбер алга чыктым. Судан гөрләтеп, өскә калыктым да беренче булып, күпер баганасына кулым белән чапылдатып суктым. Нинди бүләк алганымны хәтерләмим. Әмма Нәгыйм абыйның чын күңелдән шатланганы исемдә.
Бүгенге көндә йөзү ярышында катнашкан малай – Зыятдин, авылыбызның имамы, халыкка Хак Тәгалә вәгазьләре укый. Исенә төшерәдер теге вакытларны... төшерәдер...
– Бик тирәнгә керә башладыгыз бугай, егетләр? – дип, көрсенебрәк
әйтеп куйды Флүрә ханым, ишеге ачык бүлмәнең тышкы ягында савыт- саба юган җиреннән.
– Бер дә юк нәрсә сөйләшмибез бит, хатын, – диде Хәлим абый, аңа җавап йөзеннән.

– Нинди эш йөклисең миңа, әйдә, әйт! Чәй эчәргә генә килмәгәнбездер бит.

Без урыныбыздан кузгалып, бакчага чыктык. Сүз һаман элеккеге темага эленеп калган бит.
– Хәлим Бәдриевич, Сабан туе ул байтак нәрсәгә өйрәтә. Күбрәк – әдәпкә, – дип башладым мин һаман шул турыда. Менә көрәш бара. – Инде батыр калу чоры. Әй, таптаналар, әй, бөтереләләр, мин сиңа әйтим... Әле берсенең авызы икенчесенең колагында, әле икенчесенеке беренчесенекендә...
Янәмәсе, «мин бүген батыр калам, бүләк машина миңа булыр, ә иртәгә икенче мәйдандагысы – сиңа... Әйдә, интекмик, хәзер син җайлап кына егыласың... Һәм шулай итәләр дә. Нигә газапланырга?! Халык җүләр түгел бит, күреп торалар хәрәмне. Ләкин берни эшли алмыйлар, батырны хөкемдар билгели.
– Ә, нишләргә соң? – дип сорап куйды Флүрә ханым, үзе дә Сабан
туендагы бу хәлләрне күзәтеп торган һәм хәйраннар калган чакларын искә төшереп.
– Элек, – дип башладым мин сүземне, аңарга тирәнрәк аңлату өчен, басым белән. – Менә мондый кагыйдә бар иде. Әгәр бер көрәшче икенчесен ега икән, ул бил тастымалын ике кулы белән өскә күтәреп, халыктан: «Ризамы?!» – дип сорый иде. Һәм дә берничә кабат. Халык риза икән, гөрләп кул чаба һәм «Риза! Риза!» – дип, тавыш сала. Менә син монда хәрәмләшеп кара инде – хур каласың килмәсә?!
– Мин көрәшче түгел, әмма кайда һәм кем тарафыннан булмасын,
хәрәмләшүне җенем сөйми. Җә, ярар, күп сөйләштек бугай, миңа нинди эш йөклисез? Миңа ни тоттырасыз? Көрәкме, тырмамы, матикмы? Әллә суган җыйдырасызмы?
– Юк, юк, без сине эшләтергә дип килмәдек. Йә, өйгә кереп, ял итеп ал, урын әзер – һавасы саф, тыныч. Кирәк дип тапсаң, тирә-ягыбыз ямьле, табигатькә хозурланып кил! Шту син!.. Ояты ни тора, сине эшләтсәң...
– Бакчамны саткач, бераз тансыклаганмын, кул кычытып тора эшкә. Әнә суганыгызны җыясы бар, сабагы кибеп беткән.
– Каян күрдең әле аны үлән арасыннан?
– Күрдем инде, күрдем...
– Оят инде, чүп баскан бит...
– Җыеп алгач, табалсаң кәнишне, бәлки түтәлен казып та, тырмалап та куярсың?..
– Юк, тырмаларга кирәкми, кәнтәр-кәнтәр калса җирдә, салкыннан,
зыянлы бөҗәкләр үлеп бетә, кар катламы да калынрак ята.
– Белмәгән нәрсәсе юк икән бу Хәмзинның... – дип, Хәлим Бәдриевич кулыма көрәк китереп тоттырды.

– Җире каты, суырып чыгара алмассың суганны.
Эшкә тотындык. Хәлим абый каралты-кура тирәләрен әйләнә. Хуҗа
кеше бит. Бар нәрсәне барлый. Флүрә ханым, өй каршында, кура җиләкләре җыя, ахрысы. Күренми, ерактарак. Шуннан файдаланыбрак, үзе булганда мактау килешмәс дип, хуҗа кешегә сүз кактым.
– Хәлим Бәдриевич, хатыныңнан уңгансың син! – дип куйдым, җиләкле якка ымлап. Хикәясен ерактан башлады:
– Кыяфәтем әллә ни мактанырлык булмаса да, байтак кызларның йөрәген яндырырга туры килде инде, яшерен-батырын түгел.

Үзең күреп торасың, чибәрлек мәсьәләсендә базар югары түгел минем. Шулай да төшеп калганнардан да түгел. Ләкин минем тирәдә йөргән кызлар бик матурлар иде. Әмма тормышымда хатыным Флүрәне очраттым.
Хәләл җефете турында сөйләренә өметем юк иде.
– Кайда?
– Театрда. Мине армиягә алганнар иде. Кытайга. Белмисездер, солдат булып та йөргән чаклар булды. Шуннан кайттым, театрда башкортлар спектакль куялар. Безнең директорыбыз булачак Шамил Закиров белән сөйләшеп торабыз. Яныбызга бер кыз килеп, берничә сүз катты да китеп барды. Бик чибәр кыз. Белештем: яңа гына университет бетергән. Әй язмыш, язмыш, диярсең. Кайтырга чыктым, нәкъ минем трамвай тукталышында тора бу. Очраштык бит. Шул күрешүдән соң ул озакламый
Кол Шәриф дигән авылга укытырга китте. Әмма икебез арасында хатлар йөреп торды. Бер елдан соң кайтты. Өйләнештек. Ике кыз бала үстердек. Хәзер дүрт оныгым бар – малайлар. Якын алар миңа, сөеп туя алмыйм.
Балаңның баласы балдан татлы...
– Оныклар бакчага килгәлиләрме?
– Килгән чаклары да булгалады. Түтәл таптап уйныйлар иде. Менә
хәзер үстеләр: берсе университетны бетерде, төзелеш институтында эшли. Икенчесе – унынчы класста, бик акыллы, өченчесе – гел «бишле»гә генә укый торганы алтынчы класста – аның белән горурланам; төпчеге – әле укырга йөрми. Флүрәгә рәхмәт. Шулар белән мәш килә. Әнә, үзе дә бер чиләк җиләк тутырып, монда атлый түгелме?
– Нәрсә дисең, Хәлим?
– Сине мактап торам. Маладис, дим. Минем бәхеткә туган ул, дим.
– Ә нишләп соң Алмаз елый сыман? Күзендә яшь?
– Суган утый бит. Сабагы өзелә, кабыгы куба. Сизмисеңмени бакчага киселгән суган исе таралды? Минем дә күздән әче яшь таммакчы була...
– Алай булгач, читкә китебрәк торыгыз. Сүрелсен суган исе. Менә
өйалды тирәсенәрәк... Алмазны монда апкилеп елатканчы эшләтәләр, димәсеннәр тагы.
– Үзе сайлап алган язмыш... – дип көлемсерәде Хәлим Бәдриевич.
Без суган түтәленнән кырыйгарак күчтек.
– Артист хатыны булу җиңел түгел, әлбәттә. Көнләштергәли идегезме?
Синең театрда гөрләп эшләгән чагың, өйдә булырга да туры килми – гастрольләр...
– Булмый ни... Килеп тә әйткәләгәннәр. Ул: «Кайтыр әле!» – дип җавап бирә торган. Шулаймы, хатын?
– Әйе, алар сүзенә карап елап ятыйммы?
– Бик вакланып, көнләшеп йөрмәде, аннан кемгә кияүгә чыкканын
да белә ул. Нәрсә, мин 25–30 яшьлек чакта кеше белән сөйләшмәскә, аралашмаска тиешме?..
– Әйе, Хәлим абый, кызлар да кызыга бит инде артистларга!..
– Әйтәм бит, без төшеп калган кешеләр түгел. Ләкин өйдә тыл яхшы булганда, аның бернинди зыяны, гаебе юк. Моны мактанып әйтмим, мин хатын белән горурланам гына!
Аннары алар әни белән бик тату яшәделәр. Әни югыйсә коры кеше,әмма Флүрә әнине соңгы сулышына хәтле әйбәт карады. Рәхмәт кенә аңа.
Хәзер менә олыгайгач, хатын, җәмәгать, дип әйтим инде, тагын да
якыная, газизрәк була бара, туган шикелле. Авырый гынакүрмәсен, йа Рабби Ходаем!
– Бигрәк каты мактап ташладың мине, Хәлим! Алмаз, әнә, һаман күз яшен түгә.
– Монда хәтле үк килә шул суган әчесе. Җиле шул яктан. Әйдә, түтәлнең теге ягына чыгып, эскәмиягә утырып, ял итик.
– Компот чыгарыйммы, Хәлим?
– Алмаз ни әйтә?
– Юк, кирәкми әле, сусамадым. Аннан соң, сусарлык эш тә эшләнмәде.
Утыргач, Хәлим Бәдриевич, яңа тема башлады. Белмәгәне юк
шуның.
– Суган, дигәннән – бик файдалы яшелчә.
– Яшелчә микән соң ул? – дип сорап куйдым мин, яшьләремне сөртеп.
Яшелчәләрнең берсенең дә елата торган сыйфаты юк бит.
– «Лук – от семи недуг», дип әйтелә урыс мәкалендә. – Суган турында лекция укый башлады Хәлим абый. – Бу туры мәгънәсендә – чын дөреслек. Элек-электән күп авыруларны суган белән дәвалап булганны кешеләр бик яхшы белгәннәр. Ул бик яхшы антибиотик, менә салкын тисә, суган ашарга кушалар. Ләкин чамасын белеп кулланырга кирәк – анысын да онытмаска...
Үзең беләсең, сугансыз аш – аш түгел. Һәм башка ризыклар да. Күп кенә мәгълүматларда «суган – яшелчә» дип әйтелә. Аның хәтта кабыгы да ашлама буларак кулланыла икән. Күптән түгел бер гәҗиттән укыдым бу турыда. Нинди генә витаминнар юк аның составында!.. Кан тамырларын да чистарта икән. Эчтән шлакларны куа, ди. Ирләр өчен аеруча файдалы булуын әле кичә генә телевизордан тыңладым. Аның әчесе күздәге тозларны
аккан яшь белән куганын сөйләделәр. Менә бүген нихәтле файдасын үзең дә тойдың бугай.
– Әй, Хәлим Бәдриевич, суганнан чыккан күз яше пүчтәк нәрсә, ә
менә тормыш ачысыннан барлыкка килгән үксенүләр интектерә. Алар уйландыра, кабат-кабат хәтергә төшәләр дә җанны өшетеп алалар. Шулай түгелмени? Интегүләр... Менә беттем, дигән чаклар... Бәхил булыгыз, инде бүтән күрешмәбез, дигән уфтанулар, хушлашулар... Кайчагында: «Аллага шөкер, исән бит әле!» – дип куйган чаклар була.
– Авылым Олы Солтан турында тыныч кына сөйли алмыйм, инде менә 80 гә җитеп, исемә төшкәндә, күңел тула, йомшара. Шулкадәр матур авыл – минем өчен ул Гавай утраулары белән бер. Андагы таулар, чишмәләр һәм, әлбәттә инде, урта мәктәбе! Гөрләп тора иде мәктәп, әле менә бала чагыма кайтасым килә. Авылда биш урам, биш бригада, һәр урам бала-чага белән тулган. Аларда бит уен гаме. Менә язмыш диген... Бөтенебезнең язмышы
бертөрле.
– Бөтенесе – ач-ялангач... – дип әйтәсең киләдер инде.
– Әтиләр юк, ләкин мин ачка интегеп үлгән балаларны хәтерләмим.
– Әтиең сугыштан кайтмадымы?..

– Әти минем гаҗәеп җор күңелле кеше булган. Мин Тукай шигырьләрен ятлаганда, әни мәрхүмә: «Синең әтиең боларны яттан сөйли», – дия иде. Ул югыйсә – гади колхозчы. Шулкадәр шигъри җанлы кеше булган. Сугыш башлангач, җәй көне алып китәләр һәм Суслонгерга эләгә. Шундый җир ул – Суслонгер – җәһәннәм... Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм.
– Мәхәббәттер ул?..
– Шулайдыр...
– Мәхәббәт булмаса, җиде бала тумас иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев