Ниһаять... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Менә шундый чаклар... Сугыш башланганда, иң олыбыз Мәхмүт
абыйга унбиш яшь була. Сугыш аны да ала. 1944 елда нибары 18
яшендә Польшада танк эчендә янып үлә ул. Мин аның сугышка чыгып киткәнен ачык хәтерлим. Миңа дүрт яшьләр тирәсе иде. Ә менә хәтергә уелып калган. Арбага төялгән яшьтәшләре безнең өй турысына килеп туктадылар. Мәхмүт абый арбага утырыр алдыннан кинәт борылды да йөгереп килеп, капка баганасын кочаклап елый башлады. Үксеп елый. Менә шушы күренеш бүген дә күз алдымнан китми. Бу аның үлемгә чыгып китүе булган икән.
Калган абыйлар кайсы колхоз эшендә, кайсы ФЗӨдә, кайсы армиядә, ә без, кечерәкләр, мәктәптә. Әнигә үзенә генә тормышны алып бару авыр булгандыр, әлбәттә. Ләкин бу авырлык ил белән килгән иде.
Кырык бишенче елдамы, әллә кырык алтыдамы, авылда урта мәктәп ачылды. Безгә якынрак Олы Әшнәк дигән авыл бар иде, башта урта мәктәп анда булган. Ул янган да, мәктәпне монда, җидееллыкка өстәп салганнар. Мин укырга кергәндә урта мәктәп иде инде. Анда беренче көнне күргән хәлләрдән шаккаттым: гимнастёрка, тельняшка кигән абыйлар укыйлар.
Миңа әни яңа чалбар, күлмәк тектергән иде. Төшке ашка кайтканда, бөтен җирем буялып, киемемә тигәнәк, сырганаклар сырышкан. Менә минем беренче мәртәбә мәктәпкә баруым шулай килеп чыкты. Ләкин мин мәктәпне чынлап яраттым.
Менә хәзер төрле фикерләр йөри. Колхоз турында да... Һәм башкасына да яла ягалар... Колхоз безне ачка үләргә бирмәде. Әлбәттә, әгәр дә син урлыйсың икән, закон бик каты иде. Безнең авыл район үзәге бит инде... Балаларны үзәккә чакырып, зур телем ипигә бал ягып сыйлыйлар иде. Октябрь, Май бәйрәмнәрендә өстәмә ашату кертелгәне дә хәтердә. Әгәр
колхоз булмаса, ничек яшәр идек?
Мин Хәлим абыйны бүлдереп, әйтеп куярга мәҗбүр булдым:
– Менә хәзер замана әниләренең кайберләре «тормыш авыр», дип
балаларыннан баш тарталар, имеш, психологик травма кичерәләр... Ә теге вакытта, сугыш чорында, ул травмалар булмады микәнни?
– Ничек булырга мөмкин?.. Безнең әни бөртек шикелле кечкенә генә, ләкин...
Хәлим абыйның күңеле тулды, ахрысы, күзендә яшь күренде...
– Ул бит, ул бит гап-гади колхозчы, амбарда эшләде, кырда. Абыйлар үсә тордылар, ат җигеп эшли башладылар, каникулда. Анда ат җигеп йөргән кеше буш кайтмый. Мин моны хәзер яшерми әйтә алам. Арба төбендә тавыкка дигән булып берәр кило кайта тора. Үземнең тәҗрибәдән чыгып сөйлим. Алтынчы классны тәмамлаганда унөч яшьтә идем. Җәйге каникулга чыкканда, бригадир Лотфулла абый көтеп тора. «Быел ат көтә башлыйсың!» – ди. Мин аны хәзер кызык итеп кенә сөйлим.
Җәй көне – 5 бригадада 20 шәр ат, барлыгы 100 ат. Ике малайга! Соңга таба мин остарып беттем, авылга ат өстенә басып кайта башладым. Малкайларны җәй буе көтәсең. Аннары бәрәңге алу вакыты җитә, ящиклы арба белән (алар һәр бригадада икешәр иде), дастанбайны амбарга ташыйсың... Һәр көнне нәрсәдер арба төбендә өйгә кайта. Әйтәм бит, закон каты иде, курыксак та һәр көнне җаен таба идек.
– Карале, Хәлим Бәдриевич, тормышыгыз ничаклы авыр булса да, мин болай суган түтәлендә елап утырган шикелле булмаган икән.
– Әйттем мин сиңа, алынма бу эшкә дип...
– Ныклабрак тотынсам, тәмамлыйм инде бу йөкләмәмне. Җире бигрәк каты булып чыкты, суган әрчелеп чыга.
– Кул җитмәгәнгә шулай ул, бик килеп йөрергә туры килмәде шул.
Флүрә ханымның «Рәхмәт инде!» – дигән тавышы ишетелеп алды. Анда- монда чәчелеп үскән укропны җыямы шунда...
– Хәлим абый, сөйлә син, сөйлә. Елый-елый булса да, тыңлыйм.
– Әйдә, алай булгач читкәрәк...
Без болдыр янындагы эскәмиягә барып утырдык.
– Ничек килеп эләктең син театр дөньясына? – диюем булды, ул элдереп китте.
– Менә беләсеңме, безнең мәктәп, мин горурланып әйтәм, Татарстанда билгеле белем учагы, анда безнең үзешчәнлек бик көчле иде, ягъни үзешчән сәнгать. Ул абыйлар, алар бит сугыштан кайтканнар, менә шулар уйныйлар... Без инде сәхнә кырыенда терсәкләрне терәп, боларны карыйбыз. Әле безне кичке спектакль-концертларга кертмиләр иде... Без көндез түгәрәк калай мич өстенә, артына качып торып, кич тамаша башлангач төшеп, чыгып утыра идек. Равил Шәрәфи белән бергә үстек без. Ике генә ел безнең ара. Буй кыска иде минем – метр ярым. Шуңа күрә әллә кайларга кереп укып йөрергә уйламадым, Авыл хуҗалыгына бардым. Ярты ел укыдым да, читтән торып укуга күчтем. Татваленка дигән бер мәхшәр җир бар иде, итек баса торган
фабрика. Парлы да, эссе дә, исле дә, пычрак та, тынчу да. Шунда эшлим, аннан институтка йөгерәм. Шулай эшләп укып, өченче курска җиттем. 61 нче елда театр училищесы ачылды. Мин әле целинада идем. Заводлардан мәҗбүри җибәрәләр иде бит ул чакларда. Срокны тутырып кайткач, Мәсгут абый Имашев: «Әйдә, театр училищесы ачыла, синең урының шунда», – дип әйтмәсенме? Бардым. Эштән соң. Анда фәлән сәгатьтән, алтыга хәтле диелгән. Мин бишкә килгәнмен, 60 кешене карап чыкканнар иде. «Соңга калучылар юкмы?» – дип сорап торалар. Шунда биш минутка соңга калган булсам – беткән идем. Комиссия каршысына килеп бастым. Сарымсаков, Шәүкәт абый, Рифкать Бикчәнтәев, Фатыйма Ильскаялар утыралар. Кыяфәт әллә ни түгел, миңа хәтле кергәннәрнең документларын җыялар, игътибарлары бик төшмәде миңа. Шулай да: «Йә, нәрсә әзерләдең?» – диделәр.

Мәйтәм:
– «Камали белән Җамали».
– Ярар, әйдә, сөйлә алай булгач, – диләр.
Сөйли башлаган гына идем, кире урыннарына утырдылар. Мин инде кызып китеп, образга кереп, әллә ниләр кылана башлаган идем... Җамали белән Камали сугыша бит...
– Чү, чү, арткарак кит! – дип әйтергә тотындылар.
Ярар, монысын сөйләп бетердем.
– Икенчесе нәрсә? – диләр.
– Мәсәл.
– Әхмәт Ерикәйнең «Авыл тирәсендә» дигән мәсәле.
– Укыйммы? – дим.
– Булды, җитте, – диделәр. Рәхмәтен дә әйттеләр.
«Рәхмәт, бар кайтып кит!» – дип әйтәләр иде бездә. Шул хәтле
борчылып чыктым аннан. Чыксам, коридорда алтмышлап кеше. Анда татар группасына 180 кеше килгән, өч көн буе алтмышар кешене тикшергәннәр. Кайсы елый, кайсы көлә... Берзаман чыктылар: сигез кешене икенче турга үткәргәннәр – мин сигезенче. Әһә, мәйтәм, монда әле кыяфәткә карап тормыйлар икән. Шунда, икенче турга тагын да тырышыбрак әзерләнергә кирәк дигән уй туды.
Беләсеңме, анысына да соңга калдым. Шулай да Ширияздан абый:
«Җәләлов юкмыни әле?» – дип сораган.
– Монда, монда, мин килеп җиттем, – дидем.
– Бу юлы шигырьдән башла әле, – диде ул.
Шәүкәт Галиевның «Хупҗамал» дигән шигырен сөйләп бетермәдем.
– Җитте! – диделәр.
– Җырлый беләсеңме? – дип сорадылар.
Анда пианино була торган иде. Мәсгут абыйның әйткәне хәтердә: «Менә шушы кара клавиштан башла, – дип. Мин шундый кыяфәт ясап бардым да, шул кара клавишка басып, җырлый башладым.Тегеләр:
– Пианинода да уйный беләсеңме әллә? – диләр.
Җырлыйм:
«Тау башында балкый бер кала,
Ул кала Уфа дип атала...»
Монысын да кабул иттеләр бугай. Этюд эшләтеп тормадылар,
өченче турга килеп йөрмә, син кабул ителдең, диделәр. Документларны тегеннән алып монда китерүне үтенделәр. Авызымдагы ике китек тешемне куйдырырга куштылар. Беренче декабрьгә укырга килерсең, диделәр.
Кайткач, кечкенә абыйга гына әйттем училищега укырга керүемне, әнигә әйтмичә тордым.
– Абый, – мәйтәм, – анда бәйрәмнән «берәр нәрсә» калмадымы? Мин институттан киттем.
Әни ишетеп алды. Абый:
– Әни, бу институтны ташлаган бит, – дип көчәйтеп әйтте. Абый районда эшли иде, икенче көнне аны чакыртып китерделәр.
Нәрсәдер әйтте дә...
Мәйтәм:
– Сүзләрегезне әрәм итмәгез!.. – Әни өметсезлек белдереп, кулын
селтәде. – Булган бу, беткән, – диде.
Аннары рольләремне күргәч, әни тынычланды. Тынычланып кына
калмады, горурланып та алган чаклары булды: «Хәлимнең әнисе дип әйтәләр!» – дип.
Укуны яратып укыдым, бик яратып. Мин инде укыган вакытта ук,
Академия театрында берничә рольдә уйнадым. Әле укытучыларым һәм Ширияздан абый: «Бер аягы белән театрда инде ул», – дип, шаяртып әйткәлиләр иде.
– Хәлим Бәдриевич, безнең язмышлар бертөслерәк булып китте бит әле. Син дә, мин дә, дигәндәй, югары уку йортыннан – Авыл хуҗалыгы институтыннан башлаганбыз икән. Механика факультетыннан.
– Мин дә... Шул, Карл Маркс урамындагы бинаның ишекләрен ачып- ябып, идәннәрен таптап йөргәнбез икән. Әле шул ук укытучылар, доцентлар укыткандыр. Начертательная геометриядән Туктамышев керә идеме?
– Әйе.
Без куллар чәпештек. «Нихәл, коллега?!» – диешкән булдык.
– Ләкин миңа, Алмаз дускай, ул институтны тәмамларга туры килмәде...
– Миңа да...
– 1961 елда Казанда театр училищесы ачылды да, минем күңелгә җен керде – шунда гына укыйсы килә бит, малай!
– Шул бер җен булмады микән инде ул, мине дә котыртты шул, шайтан. Үтереп, сәнгать каера! Мәктәпне бетергәч, Алабугадагы культпросветка керергә хыялланган идем. Әти документларымны сельхозинститут инструкторларына биреп җибәргән. Элек шулай җыеп йөриләр иде. Хәзер, шиш керәсең, акчаң булмаса, ә безнең заманда безнең кебекләрне авылларга барып, эзләделәр.
Курс ярым укыдым... Укыйсы гына килми. Ярты ел дәресләргә дә
йөрмәдем. Әти миңа кулын селтәде, ахмак, дигәндер инде. Теләсә кайда эшләп, тамак туйдырырга туры килде.
– Ә миңа «Күк капусы ачылды...» – театр училищесы!
– Их, Хәлим абый! Шунда гына китәсем калган миңа да!.. Белмәдем... Үз көчемне бәяли алмаганмын...
– Сине анда «без вопросов» алган булырлар иде!
– Шулай, дисеңме?
– Һи!.. Ничек кенә әле!..
– Бергә сәхнәләрне ду китереп, уйнап йөргән булыр идек.
– Синнән зур артист чыккан булыр иде, – дип, безнең сөйләшүгә
кушылды Флүрә ханым. Артистлыкка бөтен ягың килә...
– Әй, Флүрә ханым, Хәлим Бәдриевичкә җитәме соң инде!
– Соң, Хәлим абыең особый матур инде!
– Рәхмәт, хатын, зурладың...
– Ник, әллә шулай түгелме? Мин сине берәүгә дә тиңләмим матурлык буенча. Үзең ягымлы, мөлаем, ихтирамлы, талантлы! Мондыйларны җир бетереп эзләсәң дә табалмассың!..
– Ә, Алмаз? – дип кыстырып куйды минем исемне Хәлим абый. Ул да хатынына шулайдыр?.. Җитмәсә, җырлый, баянда менә дигән итеп уйный, популяр – бөтен халык белә үзен.
– Анысын дөрес әйтәсең. Безнең дус, дип тә өстәсәң, барлык сүзеңә пичәт сугарга ярый. Әнә, нихәтле суганны йолкып, күч-күч ясап куйган. Эш рәтен дә белә, менә дигән егет! Түлке менә бик елак булып чыкты. Бакчадагы суганны йолкытканга да елап утыра. Ярар, ярар, башка эш кушмабыз... Әйдә, тыкрыкка... матур җирләр күрсәтәм.
Хәлим Бәдриевич белән бакча аллеясы буйлап бардык та, чирәмле тыкрыкка борылдык. Юлыбызның бер ягын урман баскан; ә икенче ягында – очсыз-кырыйсыз бакчалар. Идел буйлап Казаннан хәтле килә бит ул.
– Хәлим Бәдриевич, бүгенге сөйләшүләребезнең бер җирендә кешегә ахмаклык эшләгәннән соң да акыл керә, дигән идек.
– Әлбәттә, әлбәттә, тәүбә итсә, үкенә белсә, ахмаклык кылган гамәленнән оялса... Менә мин сиңа дусларым белән «егетлек» күрсәтеп йөргән чакларымны сөйлим әле. Яшь чаклар... Иң якын дустым, бергә укып, бергә сөйләшеп, чөкердәшеп дигәндәй яшәгән (училище елларын әйтәм) Наил Шәйхетдинов булды. Бер телем ипине икегә бүлеп дигәндәй... Икенчесе – Наил Әюпов...
Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме!
– Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам...
...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора: «Ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый», – дип. Үпкәләмәстер. Хәлим Бәдриевич сөйләгәннәрдә гөнаһ дигән нәрсәнең эзе дә, төсе дә юк. Бары тик кызыгы һәм мәгънәсе генә бар.
– ...Без Шәйхи белән бергә укыган кешеләр, дип башта ук әйткән идем сезгә. Гел чакырып йөрде ул мине авылына, ләкин кайтмаска сәбәпләр күп булды. Берзаман икебезнең дә ялыбыз бергә туры килде. «Кайтасыңмы?» – ди.

Мәйтәм: «Кайтам». Самолётка утырдым да очтым. Ул вакытларда
һәр район үзәгенә «Кукурузник»лар очып тора иде. Башта ук әйтеп куйды: «Лашман» дигән авылны беләсеңдер, бик зур авыл... Бездә кайткан- киткәннәрне белгән кеше юк», – ди.
Капкаларын ачып кердем. Кич җиткән, ишегалдында бер кечкенә бала уйный иде. «Кайтты бит!» – диде дә, исәнләшү-нитү юк, өйләренә йөгерде. Әһә, мәйтәм, көткәннәр. Әти-әнисе белән исәнләштем. Мәйтәм, кайда ни? Сораштырам инде. Ул, диләр, утынга китте. Йә утынга, йә печәнгә алып китәләр, аңа ял эләкми, диләр. Менә ял вакытында нишләтәләр малайны? Ярар, чәй эчтек. Урамга чыксак, Шәйхи машинада, утын төягәннәр, кайтып киләләр, барган көйгә сикереп төште бу. Кычкыра бүтәннәргә: «Отпуска беткәнче чакырмагыз мине эшкә, – дип. – Җәләй кайткан!» Күрештек.
– Ул вакытта әле һаман мавыгасыңмы «тегенең» белән? – Ә ул бар... Бар! Ышту син?! Менә хәзер шуны әйтәм инде. «Шәйхи,
бүген клубка төшмик!»...

(Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: