Камилә (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

2

Икенче көнне эш урыныма барып, директор исеменә гариза сырлап аттым да бер айлык җәйге ялга чыктым. Җитәкчебез (Голомиец атлы бер яһүд иде) каршы килеп, интектереп тормады, тиз генә кулын куйды. Дөресен генә әйткәндә, мин аның кәефле чагын туры китереп, салпы ягына салам кыстыра алдым. Ура-а! Хәзергә мин ирекле кош, хәзергә мин кая телим, шунда бара алам! Димәк, мин Камиләмне теләсә кайсы вакытта күрә ала идем.

Камилә янына икенче мәртәбә килүем алдагысына караганда да, көтелмәгәнчә матур һәм күркәм узды. Бу юлы ул мине ничектер үз итеп, якын итеп каршылаган кебек тоелды. Шуның өстенә буш вакытын да тапты, миңа карата мөнәсәбәте дә дустанә һәм ихтирамлы иде. «Кызлар алар башта гына шулай чатакланып торалар, бер танышкач, аралашкач, шундук ияләшәләр дә куялар!» – дигән уйлар белән чәбәләнсәм дә, ул хәтлесен тикшереп, җентекләп торырга вакытым да, теләгәм дә юк иде. Чөнки мин сөю хисе бәргәләнгән җаным белән Камилә дөньясына чумдым.

Пионерлагерь җитәкчелегенең күзенә артык чалынмас өчен, буш вакыт табылуга ук, мин тәрбияче кызны урманга алып чыгып киттем. Төз наратлы урман юлыннан атлаганда, мин үземне җиде кат күк өстендә сизеп, сөеклемнең сылулыгына, чибәрлегенә сокланып бардым. Камилә белән сөйләшә-сөйләшә, урман эченә тирәнрәк кергән саен мине миллион төрле сораулар борчыды. Шуларның берсе мондый иде: нишләп соң мин җырчы кызларга бик тиз гашыйк булам? Уйласаң, бу бит беренче тапкыр гына түгел. Мәктәптә укыганда, Хәлимә исемле бер кызны яхшы белсәм дә, мин аңа бары тик ул сәхнәгә чыгып җырлагач кына игътибар итә башладым. Аңа тиклем гайбәт чәйнәп йөргән кызга, сөйләшә алмас хәлгә җитеп, гашыйк булып йөрдем. Хәер, ул барыбер минеке булмады. Шәһәргә китеп, беренче очраган егеткә кияүгә чыгып, ике-өч бала табып, хәзер шулар белән мәш килеп ята икән дип ишеттем.

Камиләне дә мин урамда яисә берәр кичәдә очратсам, аның сәхнәдә җырлавын ишетмәсәм йә чыгышын күрмәсәм, гашыйк булу түгел, бәлкем, игътибар да итмәгән булыр идем. Кызлар белән күрешкәч, авыз йомып торырга ярамый, нәрсә булса да сөйләшергә кирәк, шуңа күрә дә мин артык акыллы булып күренергә тырышмыйча гына, аңа инде уйлаганымны (алдан ук!), башыма килгән сорауларымны бирдем.

– Камилә, син ничек шулай матур итеп җырларга өйрәндең?

– Әти өйрәткән иде, – диде ул һәм саран гына елмаеп куйды.

– Ә нишләп «иде»? – дип кызыксындым мин.

– Әтиең исәндер бит...

– Юк, ул үлде.

– Кызганыч...

– Мин ул турыда сөйләргә яратмыйм, сорамагыз, зинһар.

– Ә әниең?

– Исән. Абыем белән бергә авылда тора.

– Абыең өйләнгән кешеме?

– Өйләнгән, ике баласы бар...

– Алайса, анаң ялгызы түгел икән, оныклар үстерә, – дидем мин, нигәдер Камиләнең авылдагы әнисе өчен борчылып. Гадәтем шундый: күп белергә һәм күп тыңларга яратам. Бу очракта мин киләчәккә карап та эш итә идем. Еракка төзәп, еракка ату кебек иде бу. Кем белә, әгәр дә Камилә белән өйләнешергә туры килсә, аның гаилә хәлләрен алдан ук белеп тору бер дә комачауламас бит.

– Киленегез әйбәтме?

– Ярый.

– Нишләп ярый гына?

– Бер дә авылда каласы килми, абыйны шәһәргә тарта...

– Нишлисең бит, заманы шундый, күрәсең! Барыбыз да шул... шәһәр ягына каерабыз...

Без озак кына сүзсез бардык. Нарат һәм усак урманының тын гына шаулавы, безнең арада килеп туган тынлык белән кушылып, тирә-якны тагын да серле, тагын да тылсымлы итә иде...

– Әниеңне сагынасыңмы соң? – дип сорадым мин, башка әйтер сүз табалмагач.

– Сагынмаган кая инде ул, язышып, шалтыратышып торабыз...

– Әтиең нишләп үлде соң?

Камилә дәшмәде. Җавапсыз калды. Әллә үпкәләде, әллә сүземә игътибар бирмәде – усал итеп, минем якка бер мәртәбә карап алды да, башын аска иеп, урман юлыннан баруын дәвам итте. Мин исә эчемнән генә атасы турында бүтән сүз кузгатмаска булдым.

 Урман сукмагы буйлап озак кына сүзсез бардык. Тынлык озакка сузылды. Безнең арада калын дивар булып калын урман ятканын мин бик яхшы аңладым. Гүзәлкәйне үз ягыма авыштырыр өчен, аны үземнеке итәр өчен, әле миңа киләчәктә бик күп урман сукмакларын таптарга, кешеләр генә түгел, хәтта әрсез җанварлар да йөри алмаган куе чытырманлыклар аша үтәргә туры киләчәген аңлап өлгердем булса кирәк. Хәер, ике арада эшләр пешеп җитмәгәнлекне бер хәерсез урманга гына сылтау дөрес булмас иде, гаеп үземдә дә бар иде, билгеле. Табигатьтән килгән оялчанлык, тыйнаклык, капма-каршы җенес белән уртак тел таба белмәү дә сәбәпче иде монда. Яшь идем шул, тәҗрибәсез идем. Хәзерге вакытым булса, мин үземне бөтенләй башкача тоткан булыр идем. Кыю һәм әрсез булыр идем, шул рәвешле, максатыма шактый тиз ирешә алыр идем. Минем максатым – аны яулап алу гына түгел, ә мәңгелек яр итү, тормыш юлдашым итү иде.

Пионерлар лагеренда әйдәманлык вазифасын башкарган туташның шәһәргә чыгарлык бер генә дә буш вакыты булмады, ул гел шунда, балалар янында чуалды. Педагогика көллиятендә белем алган, киләчәктә укытучы һөнәрен сайларга хыялланган Камилә лагерь чараларына бөтен җаны-тәне белән тартылды, йөзенә кызыллык китерүдән курыкты. Ул, чын мәгънәсендә, үз эшенең фанаты, безнеңчә әйтсәк, җанатары булып чыкты.

Килүләрем ешайды – урман аланына көнаралаш бара башладым. Минем килүләрем, калуларым баштарак аны куркытса да, соңрак ул миңа бөтенләй ияләшеп бетте кебек. Вәгъдә биреп, килмәгән чакларым да булгалады, андый чакта ул мине беркадәр юксынып, сагынып торган кебегрәк тә тоелды. Һәрхәлдә мин шулай сизендем. Беркайчан да (кыз янына!) буш кул белән килмәдем, эштә зур хезмәт хакы алып яшәмәсәм дә, тәм-томнар сатып алып килә идем. Мин кеше хисабына сыйлануга караганда, үзем кеше сыйларга яраттым. Әтием бик тә кунакчыл кеше иде, безнең туган йортта беркайчан да кеше өзелмәде. Күрәсең, әлеге асыл сыйфатлар миңа нәселдән күчкән. Сөеклемнең кибеттә сатылган тәмле шоколадларга, тортларга әллә ни исе китми, ул апельсин, мандарин, груша кебек нәрсәләрне үз итә иде. Ә аларны ул чакта кибетләрдә җир бетереп эзләсәң дә, табам, димә, тапкан очракта да озын-озын чиратка басарга мәҗбүр буласың. Шуңа күрә дә мин аларны колхоз базарына төшеп ала торган идем. Монда бәяләр кибет бәяләре белән чагыштырырлык түгел, шактый кыйбат, шулай да мин Камиләм янына апельсинсыз, мандаринсыз барганым булмады. Шунысы гаҗәп (беркатлы авыл баласы юкса!): җылы яктан килгән кара халык белән мандарин бәясен әз генә төшерер өчен җан талашып сатулашудан да мин инде ниндидер тәм таба башлаган идем.
Күк гөбердәп, яңгыр яуса,

Төшәсең син шундук искә, – 
дип язганмын истәлек дәфтәремдә. Бер бик каты яңгырлы, яшенле вакытта күрешкәнебезне һич кенә дә онытасым юк. Яңгыр, яшенле яңгыр буласын мин автобуста барганда ук сиздем. Әйе, бер карасаң, әлегә яшеннәр дә ялтырамый, көн дә аяз, кояшның эссе нурлары тәрәзә рамында чагылып, күзләрне, маңгайны айкый. Яшен алдыннан башым үтереп авырта торган гадәтем бар: бу юлы да ул чыңлап, бер сәбәпсезгә кысып авыртырга тотынды. Башны селкетергә, хәтта аз гына хәрәкәт ясарга да читен: үтереп сызлый. Эреле-ваклы, бормалы чокырларны, сукмакларны узып, лагерьга килеп керүгә үк, беренче корпус янында җәелеп утырган йөз еллык карт имән өстендә генә яшен ялтырап алды, һәм шуны көткәндәй, яшеннең мәңгелек юлдашы – күк дөбердәргә тотынды. «Яхшыга булсын инде! – дип юрарга да өлгермәдем, берсе артыннан икенчесе, икенчесе артыннан өченчесе китереп бәрде. Давыл киләсен сизенгән балалар барысы да диярлек, бүлмәләренә кереп посканнар. Мин дә тышта калмадым, бәреп диярлек, Камилә бүлмәсенә килеп кердем. Инәгә җеп саплап, ялтыравыклы концерт костюмының сүтелгән җирен төзәтеп утырган Камиләм сискәнеп, урыныннан торып басты. Минем шулай кисәк кенә килеп керүем аның өчен яшеннән дә хәтәррәк булып тоелды сыман.

Дөреслектә, яңгырдан курыкмасам да, яшь чагымда яңгыр астында чыгып чыланырга яратсам да, бу юлы (кыз янына килгәч!) минем бер дә чыланасым, аның янында юеш кием белән кагаеп утырасым килмәде. Ник дисәгез, юеш киемнәрдән арынып, шуларны киптереп, сөеклем янында ярым шәрә хәлдә йөрерлек мөнәсәбәттә түгел идем шул әлегә.

– Яңгырмы? – дип эндәште ул тыныч кына. Хәер, бу минутларда башка әйтерлек сүз дә юк идек кебек: көн темасында шул бер генә нәрсә иде.

– Яңгыр! Яңгыр! – дип шауладым мин, каударланып. – Ниндие генә әле! Яшенле! Әле дә ярый вакытында килеп җиттем. Әйтеп кенә бетердем: каһәр суккан яшен кабат китереп бәрде...

–Ай! – дип тетрәнде Камилә.

– Яшен бәреп, янгын гына чыга күрмәсен иде. Балалар...

– Яшен үткәргеч кебегрәк нәрсә бардыр бит?

– Шайтан белсен: бармы ул, юкмы...

Дөресен генә әйткәндә, аның янында мин үзем «громоотвод» булырга хыялландым. Мин үземне шулчак аны саклый вә яклый алучы, аның  терәге булырдай кыю, әрсез егет итеп күз алдына китердем. Алып килгән күчтәнәчләремне пәке эзләре ярган пионерлар әйдәманының арык агач өстәленә тезеп чыктым да, солдат сымак үрә катып, кызның каршына килеп бастым. Әлеге халәтем аның өчен: «Кер, җаным, минем кочагыма кер, балам, мин сине яшеннән дә, давылдан да яшерермен!» – дигән мәгънәгә ия иде. Ул да әлеге чиксез ашкынуымны аңлап алды булса кирәк, башын чайкап, калдыр дигән сыман саран гына елмаеп куйды...

Тилереп, каты җил исте. Юка тактадан кагылган өй-корылма, чак-чак кына беркетелгән пыяла, тәрәзә рамнары, көчле җил басымына түзә алмыйча ухылдап, чатнап куйды. Хәерсез җил менә-менә агач бинаны урыныннан кубарып алыр төсле тоелды. Шуның артыннан ук пыяла тәрәзәләр чыкылдарга тотынды, күктән ишелеп яуган эредән-эре бозлар һөҗүмгә ябырылды. Куркыныч ялтырап, якында гына каты итеп кабат яшен бәрде, ишелеп, сулар акты. Тик ни хикмәт (табигатьне аңлау мөмкин түгел!): кубарылып тотынган яшенле яңгыр афәте озакка сузылмады, ничек тиз башланса, шулай тиз генә тынды да. Давыл бөтенләй икенче фазага күчте: җиле тынып, яңгыр тамчылары салмак кына шыбырдарга тотынды...

Ирексездән, Камиләмә бактым. Әле егерме яшен генә тутырган кыз дөньяның иң дәһшәтле, вакыт-вакыт янып-сүнеп алган елдырымнар астында күземә гаҗәеп бер гүзәл зат булып күренде. Уртача буйлы, төз гәүдәле, йөз-кыяфәте белән чегән ансамблендә чыгыш ясаучы чибәр башкаручыны хәтерләткән, сафлыгы, акылы белән үзенә тартып торган әлеге хозурлыкка битараф калу мөмкин хәл түгел иде. Мин, дөньямны онытып, аңа таба талпындым. Аны кочагыма алып сөясе, иркәлисе килү теләге белән янган йөрәгемнең хәттин каты тибеше хәтта бүлмә эчендә ишетелеп торды сымак. Һәм шулчак ике арадагы киеренкелекне йомшартыр өчен булса кирәк, Камилә өстәл янына килеп, кулына бер мандарин алды...

– Авыз итәсеңме? Юкмы? Мин: «Юк, рәхмәт!» – дип, баш селектем.

– Үзең алып килгән күчтәнәчтән авыз ит инде, алай ярамый бит... Минем күземә үзем алып килгән мандариннар да, грушалар да күренмәде, билгеле. Сак кына, салмак кына атлап, мин кыз янына килдем һәм, ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр аның кулыннан алдым. Куллары юеш, салкынча, каты иде. Хәер, авылда туып үскән, авыр хезмәт күреп үскән авыл баласының каян килеп куллары йомшак булсын, ди! Үз гомеремдә миңа шактый күп хатын-кызның кулларыннан алып кадерләргә, иркәләргә туры килде. Йомшагын да, катысын да, хәтта тотсаң, барлыгын сизә алмаслык мамык кулларга да тап булдым. Тик хәзерге минутта мин тоткан куллар Камиләнеке, бары тик аныкы гына иделәр...

– Аптырадың, әйеме? – дип килеште ул, минем уйларымны сизенгәндәй. – Кулларым каты, шулай бит?

– Алай димәс идем.

– Шулай... Әни дә әйтә...

– Нәрсә ди?

– Кулың каты, кызым, кияүгә үзеңнән олы кешегә чыгарсың, ахрысы, ди...

– Син мине күз алдында тотып әйтәсеңме? – дип сорадым мин.

– Ә нишләп сине?
 – Мин бит олы синнән, ун яшькә диярлек.

– Ә без нәрсә, бергә булырга дип сүз куештыкмы?! – дип, турыдан ярды ул. – Кызык кеше син, ныклап кулымнан тотарга да өлгермәдең, инде кушылу турында да сүз чыгардың...

Камилә шул сүзләрдән соң, кисәк кенә кулын тартып алырга теләде. Ә мин, киресенчә, ул җилләнеп тартылган саен кулларын тагын да катырак кыстым. Әлегә тиклем тыйнак, оялчан кыяфәттә йөргән егеттә әнә шундый үҗәт көч барлыкка килүе аның үзен дә гаҗәпләндерде сыман. Тимер пружина сыман тартылган куллар капылт кына хәлсез калдылар. Кызның нәзакәтле моңсу йөзендә ягымлы елмаю барлыкка килде, ә күзләрендә исә каяндыр тирәннән яшертен дәрт хисләре балкыды. Шулвакыт мин кызларны кайчак наз вә җылы сүз белән генә түгел, ә көч белән дә ала белергә кирәк икәнлеген аңладым. Әйе, эреп, җебеп торган егетләрне (үзләре никадәр саф күңелле булсалар да!) бигүк хөрмәт итмәскә дә мөмкиннәр.

Мин сөеклемнең каушап калуыннан файдаланып, аны үз ягыма тартып алып, чаманы югалтмыйча гына, каты итеп кабат кулыннан кыстым. Талпынуым җайсызрак килеп чыкты булса кирәк – кызның куллары чалышып калды. Мин башымны иеп, аны үпмәкче булдым. Тик җиренә җиткерә алмадым, үбәргә дип үрелгән иреннәрем, кызның татлы иреннәрен табалмыйча, маңгай очларына гына тиеп китте. Шулай да ничек кенә булмасын, бу беренче талпыну, беренче якынаю мизгелләре булып калды. Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» Әйе, минем шулай диясем килә, шәрран ярып кычкырасым килә, тик мине ишетүче, аңлаучы булыр микән соң? Һәркем үз тормышы, үз мәшәкатьләре белән мәшгуль шул, кемгә кирәк соң синең җан авазың да, буш сентиментларың!

Яшенле яңгыр! Гаҗәеп көчле яшенле яңгыр! Камиләм белән бергә кичергән әлеге гадәти табигый күренешне мин хәзер дә аерым бер ихласлык белән сагынып искә алам...

Күк дөбердәп, яңгыр яуса,

Төшәсең син шундук искә,

Искә төшә матур чаклар,

Чумам шундук моңга-хискә.

Күз алдымда: синең куллар,

Чәч толымың, гүзәл сының.

Әйтерсең лә – ирексез кош,

Чыкмый хәтта синең тының.

Кулың салкын, чәчең тузган,

Алам сине кочагыма,

Бернәрсә дә тиңли алмас

Синең гүзәл кыз чагыңа...

Аера алмас кебек иде

Язмыш безне шул чагында,

Күз яшьләре калды эреп,

Синең кайнар кочагыңда...

Казан каласында барча халыкка да билгеле булган бер гаҗәеп күл бар, ул – Зәңгәр күл. Пионерлар лагереннан ярты гына чакрым ераклыкта – аска таба тау гына төшәсе. Ялгыш абынып китеп егыла башласаң – тау итәгендә шаулап үскән нарат, усак, каен ботакларына, куак очларына тотынып калырга була. Карап торырга ул Швейцария күлләре сыман,  ләкин суы искиткеч, үтә күренмәле, тешләрне сындырырлык, тәнне катырырлык салкын!

Бик нык кызу, эссе көн иде! Түзмәдек, Камилә белән җитәкләшеп, Зәңгәр күл буена төштек. Халык күп: салкын су дип тормый кеше – коена. Суга сикереп төшәләр дә суның салкынына түзә алмыйча, йонсыз үрдәк сыман яр кырына атылышып чыгалар. Без исә суга төшәргә уйламадык та, елмаешып, кеше коенганны гына карап утырдык. Ләкин барыбер суга төшәргә туры килде миңа ул көнне, әле ничек кенә: киемем белән бергә! Күл кырында балалар да бар иде. Шулчакны ярда шар бәйләме күтәреп, шуның белән уйнап йөргән бер кечкенә кыз баланың шарлары, кулыннан ычкынып, су өстенә төште. Бала шул шарларын кызганудан акырып еларга тотынды, ахвах килеп, янына анасы да килеп басты. Бәхеткә, шар (җиңел нәрсә бит!) бәйләме җил уңаена талпынып, су өстеннән нәкъ без утырган якка очты. Мин инде шул балага һәм ах итеп йөргән анасына игелек кылырга теләп, яр кырына баскан килеш, әнә шул шар бәйләмен тотып алырга дип сузылдым. Ләкин ялгыш яр кырыннан сузылып үскән тал агачына бастым, ә ул минем авырлыкка түзә алмыйча кинәт кенә аска бөгелде, мин исә абынып китеп, бөтен гәүдәм белән шул салкын суга барып төштем. Ярдагылар барсы да ах иттеләр, Камилә бу тамашаны күреп, ни көләргә, ни еларга белмичә торды. Хәер, шар бәйләмен мин тиз генә очыннан эләктереп алып, ярга ташладым. Бала һәм ана шундук тынычланып калдылар.

Мин судан чыккач, без Камилә бүлмәсенә кайттык. Миңа чишенергә, киемнәрне киптерергә кирәк иде. Чишенеп, юеш киемнәремне болдыр алдына чыгарып элгәч, Камилә каяндыр озынча тегелгән калын күлмәк чыгарып бирде. Мин тиз генә шуны киеп куйдым. Универсаль кием иде ул, аны хатын-кыз да, ир кеше дә кия ала иде. Мин яхшысынмыйча, аңа:

– Әйдә, юеш киемнәрне киям дә кайтып китәм, юлда кайта-кайта кибәрләр әле, – дидем.

– Юк, кайтмыйсың алай! – дип, каршы төште ул. – Киемнәрең кипмичә, мин сине юлга чыгармыйм! Салкын тидерәсең киләме?! – Җәй бит... җылы, – дигән булдым мин.

– Кич бит инде, караңгы төшеп килә...

Минем белән гел шулай килеп чыга: яшенле яңгырдан котылып, чыланмыйча калган идем, юк, шундук икенче афәткә юлыктым, салкын күлгә барып төштем.

Урынны идәнгә җәйдек. Ике матрасның берсен миңа ташладык. Төне буе йокы алмады. Яраткан караватында изрәп йоклап яткан Камилә берничә тапкыр уянып:

– Нишләп йокламыйсың, җайсыз мәллә, салкынмы?! – дип сорашты.

Камиләнең мине кайгыртуы йөрәгемә май булып ятса да, мин мескенләнеп:

– Синең яныңа ятсам, шундук йоклар идем, юк шул, ярамый! – дидем...

Камилә бер сүз дәшмичә, караватның икенче ягына авышты. Мин ашыгып, аның янына барып яттым һәм ятуга ук, Камиләмнең тән вә җан җылысын тоеп, йокыга киткәнемне сизми дә калдым. Киемнәр барыбер кибеп өлгермәде, иртән шуларны юеш килеш кенә киеп кайтып киттем...

Ниһаять (кызганыч ки!), урман вә пионерлар лагере белән хушлашу көне дә килеп җитте. Җәй, сиздермичә генә, үзенең иң югары ноктасына, «экватор»ына килеп басты. Камиләнең сменасы шуның белән тәмам, аны тиздән башка әйдәман алыштырачак. Хушлашу кичәсенең инде көне дә билгеле. Камилә мине шул кичәгә әллә ни өзелеп чакырмаса да, үпкәләмәдем, чөнки минем анда (чит кеше булгач!) катнашуым бу очракта кайбер уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин иде. Шуңа күрә мин дә анда баруны кирәк дип тапмадым. Ләкин шул истәлекле көн якынайган саен, әлеге кичәдә катнашу теләге көчәйгәннән көчәйде. Һәм инде шул көн килеп җиткәч түзмәдем: базар читендә чәчәк сатып торучы апайдан бер бәйләм кызыл розалар букеты сатып алып, юл чатына чыгып бастым. Соңгарак калынды: кояш оялгандай кызарып, офык читендә күмелә, көн акрынлап, төн патшалыгына күчә, бу вакытта автобуслар йөрми диярлек, бар өмет, бар ышаныч – үткән-сүткән машиналарда гына! Алар алса – ала, алмаса – юк! Бер әйберне искәрмәдем: караңгыга калырга ярамый икән! Шофёрлар да саклык чарасын күрәләр, күрәсең, караңгыда кул күтәреп басып торучыларны алырга ашкынып тормыйлар, куркалар чөнки, шикләнәләр, юлда кемнәр генә булмас та, нинди генә сәер адәмнәр очрамас! Мин шулвакыт нәрсәнедер кире кайтмаслык итеп югалттым, минем мәхәббәтем дә шул урман эчендә яралып, мәңгегә шунда адашып калды кебек...

Һәм ни кызганыч: җүләр кебек кагаеп, юл читендә басып торам, кул күтәреп, ник бер машина туктасын да, ник берсе утыртып алып китсен! Шикләнәсе юк: чәчәк тотып, юл читендә басып торган кеше рецидивист та, маньяк та була алмый, андый кешенең күңеле кылдай нечкә буладыр, йөрәге сөю хисеннән ташыйдыр, шәт...

Юк... Алмадылар… Берәү дә туктамады. Ә бит пионерлар лагеренда инде күптән бәйрәм башлангандыр, балалар җырлыйлар, бииләр, әйдәман апаларына ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерәләр, ә иң сөенечлесе һәм бу очракта иң сагышлысы – шул аланда минем Камиләм, сөекле Камиләм чыгыш ясый – әнә ул канатланып, хикмәтле һинд биюен бии, әнә ул минем өчен хәтсез таныш җырын суза:
Казлар оча һаваларда,

Сызылып кала зәңгәр юллары,

Казлар кебек үтә,          

тезелеп үтә

Онытылмаслык яшьлек еллары...
Ул җырлый, ә мин юк, тик шулай да мин аны ишетәм. Сәхнәдән – күзләре белән мине эзли, минем бирелеп, тын да алмыйча тыңлавымны тели, көтә, тик мин генә юк, аны күрә дә, ишетә дә алмыйм, чөнки монда – каһәр суккан караңгы трассада, юл читендә боегып басып торам! Үземне нинди зур бәхеттән, җан рәхәтлегеннән мәхрүм иткәнлегемне аңлаган хәлдә җанымны сызландыра-сызландыра, газаплый-газаплый тын гына күз яше сыгам. Берьялгызым...
Киек казлар китә каңгылдашып,

Ямансулап кала күңелләр,

Казлар кайтыр,        

ләкин кире кайтмас

Без кичергән матур бу көннәр...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: