Ниһаять... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Мин яши-яши Хәлимнең бу сүзләренең дөреслегенә ныграк ышанам. Чөнки аның әлеге җөмләләрне ялкынланып әйтүе үзенә карата да минем тарафтан кайтаваз сыман кабатлана. Җанымда шулай, канымда шулай. Һәм күңелемдә, һәм тормышымда.
– Сезнең язмыш мизгелләрендәге чаткылар, Фәнзаман ага әйтмешли, миндә дә туып алдылар. Әйтик, пешерү сәләтенә соклану фәкыйрегездә дә булды. Чыннан да, Флүрә ханым, синең эремчек пирогларыңны авыз итү миңа да тетәде. Телеңне йотарлык! Ә инде синдәй чибәр кызларны мактап язган җырларның берсендә Хәлим абыйның «кашыкка салып йотарлык»
дигән сүзләр очрый.
...Таныш булыйк, исемем Алмаз,
Каушадым бугай бераз...
Бездә кызлар шундый матур –
Мактарга сүзләр бик аз!.. –
Бездә кызлар, әйтерсең лә,
Кызарып пешкән балан –
Ярты кашык балга манып,
Кабып йотардай булам!..
– Син әле, Алмаз җаный, ярты кашык балга манып, дип җиппәрәсең...
Кызларның чибәрлегенә өстәмә төс кертәсең.
Теге артист булып китәсе килү кызыксындырмадымы, дигәнеңә берничә сүз әйтим әле. Алай бик очкынландырмады ул мине. Артист хезмәтенең авырлыгын күреп яшәдем. Авырлыктан куркып әйтүем түгел. Бер гаиләдән ике уртача артист чыкканчы, бер бөеге бик әйбәт. Ул, әлбәттә, Хәлим иде! Аннан соң мин бит артистлыкка да укымадым, университетны филолог буларак бетердем. Әйбәт студент булып саналдым, дипломның кызылын бирделәр. Кияүгә чыкканчы мәктәптә укытырга өлгердем, сукырлар китапханәсендә эшләдем. Хәлим әйтмешли: «Тыл көчле, нык булырга тиеш!» Менә шуны намус белән үтәдем шикелле.
Артистлар белән бик дус яшәдек, кайберләре белән йөрешә идек. Әле Дилүс абый Ильясов гаиләсе безне балыкка алып бара иде. Юл уңаенда йә базарга, йә кибеткә кереп, чәй, бәрәңге, тоз, ипи алабыз. Чәйгә салырга карлыган яфрагы да өзгәләсәк, шәп тә була иде инде. Егетләр балык тота, хатын-кызлар казан тирәсендә кайнаша. Шулай итеп, барган саен диярлек балык шулпасы белән сыйланабыз.
Менә бүген дә шул вакытларны искә төшереп, балыгы булмаса да, кура җиләге, карлыган яфракларын пешереп, чәй эчәргә җыйдым әле, – дип, учындагы бәйләмен күрсәтте.
Аннары Барый абый Әшрәпов белән бик дус идек. Без алар белән озак еллар Казанның Ватутин урамында бер йорт аша гына күршеләр диярлек булып яшәдек.
Барый абый чәчәкләр ярата иде. Үзе яшәгән ишегалдында кечкенә
генә бер ташландык буш урынны ул бик матур гөлбакчага әйләндерде. Күз явын алырлык чәчәкләрне сөеп үстерде. Казанда үткәрелгән чәчәк күргәзмәләрендә әллә ничә тапкыр призлы урыннар алды. Шәһәребезнең иң оста чәчәк үстерүчесе дип, телевизордан мактап сөйләделәр үзен.
Әйе, саный китсәң, бик күп булдылар алар безнең күңелебезгә яткан матур гаиләле артистлар. Хәлим шулар белән аралашырга барганда, мине үзеннән калдырмады. Рәхмәт аңа. Әнә, чормадан төшкән, үзе килә.Кулында калын китап – Галиәсгар Камал театры турында. Күрәсең,шактый элек чыккан экземпляры – бик иске. Кулны кысып, миңа тапшырды.
– Мондыйны син бер җирдән табалмыйсың, – ди. – Бүләк!
Безнең нәрсә турында сөйләшеп торганыбызны ишетмәсә дә, ялгап китте.
– 1968 ел. Без Чиләбе шәһәрендә гастрольдә. Бу шәһәрдә атаклы
«Солёное озеро» дигән зур күл бар. Монда спортчыларга суга сикерү буенча ярыш үткәрү өчен ун метрлы вышка тора. Без шунда коенырга, кызынырга йөрибез. Мин барган саен шул вышканың өч метрлысыннан да, җиде метрлысыннан да сикерәм. Әмма ун метрлыга ук күтәрелгән юк. Шүрләтә.
Бер көнне Марсель Сәлимҗанов, Шәрәфи, Таҗи, Дунай, Әзһәр Шакиров иртүк шул күлгә киттек. Көне буе комда ятарга исәп. Бераздан Марсель Хәкимович: «Хәлим Бәдриевич, сине суга сикерергә ярата, диләр. Әнә шул ун метрлы вышкадан сикерә аласыңмы?» – дип сорап куйды. «Сез нәрсә?! Минем әле яшисем килә», – дидем. «Алайса, синең турыда арттырып сөйлиләр икән», – диде дә сүзен бетерде. Ул көнне режиссёрыбызның кәефе
шәп иде. Юмартланып китеп, шундагы җәйге кафега чакырды. Чүт кенә тамакны чылатып алдык. Янәдән пляжга чыктык. Марсель Хәкимовичның бая әйткән сүзләре искә төште. Мин, тәвәккәлләп, беркемгә берни әйтмичә, вышкага үрмәләдем. Һәм вышканың иң өстенә менеп бастым. Аска карасам... анда-а! Йа Хода! Шундый биек, башым әйләнеп китте. Котым очып басып торам. Астан караганда, алай ук куркыныч күренмәде бит ул. Күземне йомып, икеләнеп басып торам. Аякларны урыныннан кузгатыр көч
юк. Ниндидер кыштырдау ишетелеп, артыма борылып карасам, Марсель Хәкимович, алты потлы кеше, шунда кадәр үрмәләп менгән. Вышканың өстенә үк менмичә генә, баскычтан үрелеп, минем аяктан кысып алды. «Кирәкми, сикермә!» – ди. Әгәр дә ул алай дип әйтмәгән булса, мин, бәлки, сикермәгән дә булыр идем. Аның сүзләре минем үҗәтлегемне генә арттырды. «Китегез, Марсель Хәкимович, комачауламагыз!» Ул аяктан тоткан килеш астагыларга кычкырды: «Карагыз, егетләр, мин аңа сикермәскә кушам, ишеттегезме? Алай-болай муенын сындырса, мин җавап
бирмим». «Китегез, алыгыз кулыгызны!» – дим. Күземне йомып, шактый басып тордым. Артка юл юк, ниһаять, Аллага тапшырып, түбәнгә очтым. Гаҗәп! Төшәм, төшәм, һич төшеп җитеп булмый. Үтсә, нибары ике-өч секунд вакыт үткәндер инде, әмма ул миңа бик озак булып тоелды. Суга төшеп җитеп чумдым да шундук калкып та чыктым. «Күрегез, янәсе, мин исән!» Барысы да, билдән суга кереп, ул-бу булса, коткарырга дип әзер торалар иде. Минем баш күренгәч, шаулап кул чабарга тотындылар. Мин балачакта гел сикереп күнеккәч, суга сикерүнең техникасын бераз чамалый
идем. Шулай да, бу сикергәндә, бераз төгәлсезлек китте, минем аяклар чак кына арткарак бөгелгән булып чыкты. Ә алар суга кергәндә, тип-тигез булырга тиешләр. Мин бер мәртәбә чиркангыч алгач, тагын да шәбрәк итеп сикереп, «класс» күрсәтергә теләдем һәм яңадан өскә күтәрелдем. Бу юлы тыныч идем. Бөтен шартын китереп, тагын бер кат сикердем. Бу юлы ярыйсы килеп чыкты кебек. Баш режиссёрыбызга тагын бер мәртәбә «расходланырга» туры килде. Еллар үткәч тә, ул бу сикерүне искә төшереп
сөйләргә ярата иде.
– Да-а! – дип куйдым мин аның тетрәндергеч итеп хикәяләвен тыңлап бетергәч. Үз алдымда исән килеш басып торган Хәлим абзыйның аяныч булып бетәргә мөмкин хәлне образлавы миндә куркыныч халәт тудырды. Ә шунда?.. Әгәр шунда?.. Берәр нәрсә булса?.. Күз алдына китерүе дә авыр... Аңа, бәлки, бу турыда сөйләмәскә дә кирәк булгандыр, әмма... Әмма ул, башта мин уйлап йөргән Хәлим генә түгел икән диешле булды!.. Бар икән йөрәк Кешедә, булса да булыр икән!.. Алай гынамы соң? Театрда хатын-кыз ролен уйнарга да җиткән бит әле аның йөрәге. Хатын-кыз ролен! Хатын- кыз бит ул! Ай-яй!.. Пернельне!
Әллә ни уйлап, Флүрә ханым белән Хәлим Бәдриевич өйләренә кереп киттеләр. Бардыр инде, беткәнмени бакча мәшәкатьләре!.. Мин янәшәдәге чиләкнең төбен өскә әйләндереп, дөп итеп, шуңа утырдым.
– Мольерның иң югары иҗат җимеше бит ул «Тартюф». Бу комедиядә әхлак әдәп, халык төшенчеләре шыплап тулган һәм алар шул хәтле оста итеп, иҗади бөеклектә күрсәтеләләр.
Уйлап утырам: карале нинди эшкә тотынган (дучар булган димме?) Хәлим Бәдриевич?! Кушканнар, мәллә? Юк, ул аның язмышына туры килгән сынаудыр? Булдыра аламы аны Хәлим? Хәер, егетлек бар инде бу кешедә, бар! Ун метр биеклектәге вышкадан суга башы белән сикергәнне!..
Күпләрнең кыюлыгы җитмәс иде әлеге классик әсәрдәге персонажны уйнарга, күпләрнең!.. Үз көченә ышанмаса, берәү дә башламас иде бу эшне, мондый хәтәр тәвәккәллеккә бармас иде!
Уйларымның очына чыкканчы, яныма ике чиләк тотып, Хәлим абый килеп басты. Сискәнеп киттем: «Нәрсәгә шул хәтле тирән кайгыга баттың?» – дигән төсле карап тора.

Мәйтәм:
– Нишлибез?
Ул бер чиләген минеке төсле итеп, төбен өскә әйләндерде дә, суган
җыярга кирәклеген әйтмичә, сөйләргә тотынды.
– Мин бернинди мактанусыз язмышымны бәхетле дип саныйм. Әле һаман театрда хезмәт итәм, Аллага шөкер. Төрле чак булды. Укыдым, хезмәтсез тормадым, унөч яшьтән... Дөньяда иң зур бәхет – эшләү. Нинди дәрәҗәдә, анысы – икенче мәсьәлә. Тик торырга тиеш түгел кеше. Мин күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белә идем. Зөлфәтнең «Язмышлар ярында», Рәшит Әхмәтҗанның «Ак канатлар» дигән шигырь җыентыгын, тулысынча, китаптан укымыйча сөйләп йөрдем. Бу бит акча эшләр өчен түгел, күңел таләбем шундый иде.
– Ә менә театрга карата, Хәлим абый, син үзеңнең актерлык язмышын бәхетле язмыш дип саныйсыңмы?
Ул бу турыда тирәнрәк сөйләү өчен микән, утырып торган чиләген
суган күченәрәк күчереп утырды да инде көеп кипкән сабакларны өзә-өзә сөйләргә кереште. Мин дә чиләгемне аңа таба шудырдым.
– Әлбәттә. Анда менә күп кеше зарлана. Миңа беркем дә Гамлетны бирмәячәген белеп торам. Биргәннәрен намус белән эшләргә кирәк. Берәү дә синнән Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов талантын сорамый. Сиңа Ходай нинди сәләт биргән, шуны әйбәт итеп башкарырга кирәк. Мин үзем гел шундый булдым дип әйтүем түгел, шулай булырга кирәк.
– Нүжәли бер тапкыр да: «Их, шуларны уйнарга иде!» дигән теләк
уянмады?
– О-о! Ничек уянмасын!.. Булды андый уйлар, булды. Минем Гогольдә уйныйсым килгән иде. Яратып әйтеп йөри торган сүзем дә бар: татар артисты ул кунак кебек, алдына куйганны гына ашый. Сиңа нәрсә бирәләр – шуңа канәгать булырга кирәк.
– Ничек инде?..
– Минем Гамлетны уйныйсым килә дип талашып йөри алмыйм инде мин... Нәрсәгә үзеңне үзең ашарга?.. Үзеңә туры килми торган рольгә?.. Бәлки, кайбер рольләрне уйнау кулдан да килгән булыр иде. Киләме, юкмы – анысын инде режиссёр белә – шуның өчен ул режиссёр да.
– Синең үпкәләп йөри торган гадәтең дә юк бугай?..
– Юк, булмады. Болай үзара гына. Җиңелчә генә. Ничек инде үзеңнең режиссёрларыңа үпкәләп йөрергә? Кирәкми андый нәрсә. Кирәк чакта яшереп маташмадым, турыдан бәрә идем.
– «Туры әйткән – туганына ярамаган», ди.
– Ничава! Күтәрәсең... Дөрес булмаса әйтмисең бит аны.
– Безнең җәмгыятьтә туры әйткәнне бик яратып бетермиләр шул.
– Анысы шулай. Бу очрак җәмгыятьтә түгел, безнең эш барышындагы хәлләр. «Менә монда бас, хәзер – тегендә», – диләр. Син киресен эшләргә маташасың: «Юк, монда уңайрак», – дип. Барыбер үзенекен эшли инде режиссёр. Күбрәк белә бит!
– Син шундый туры сүзле булгач, ошамаган роль бирсәләр карышкан чаклар булгандыр әле? Баш тарткан чакларың.
Ул нигәдер кулындагы суганын сабагында тоткан килеш, чиләге кырыена бәрде. Өзәргә иде теләге. Тегесе өзелмәде, ул бу хәрәкәтен тагын кабатлады. Чиерәк булды, ахрысы, сабагы кипкәне җиңел бирешә иде. Мин аның бу кыланышын үземчә юрадым. Булгандыр, мәйтәм, булгандыр теләгәнен үти алмаган чаклары...
Ләкин Хәлим Бәдриевич башкачарак сөйләп китте.
– Анда баш тартып булмый... Син шул хезмәткә алынган. Менә
бернәрсәне әйтим әле сиңа, теге «Тартюфны» кую турында. Ул бер состав белән эшли башлаган, нәрсәдер җитмәгән. Яңа артистлар кирәк. Бервакыт сине режиссёр дәшә диләр. Пернель дигән ханымны уйнарга кушалар. Миңа: «Вот, хатын-кыз ролен уйнарга кирәк», – ди. Мәйтәм, сез нәрсә миңа андый роль тәкъдим итәсез! Юк, мәйтәм. Ул әйтә: «Пожалуйста, подумайте!» Шул
безнең театрда уйнаган рольләрне караган. Минем кебек чибәр хатын-кыз кирәк булган микән инде аңа? Чыгып киттем, иртәгә очрашырга килештек. Миңа артистлар әйтә: «Хәлим абый, син шундый рольдән баш тартасыңмы? Сразу кереп әйт, уйныйм, диген!» – диләр. Һәм... шактый уңышлы уйнадым мин аны, макталдым. Анда хатын-кызны уйнаганда боргаланырга кирәк
түгел, характерын бирергә, холкын күрсәтергә кирәк. Киленгә дә бәйләнә ул, малайга да. Тамашачылардан берәү: «Я вас и так уважала, увидев спектакль, ещё больше понравились», – диде.
– Чыннан да, актёр өчен зур тәҗрибә инде мондый рольләр уйнау!
– Рольләр төрле булырга тиеш. Бер нәрсә бар: мин бит инде Шәкүрләрне, хулиганнарны, тагын шундыйрак әллә кемнәрне уйнаган артист, әйткәнемчә, менә шунда да аларга яхшы сыйфат салырга тырыштым.
Мин Пернельне бик яратып уйнадым, характеры бик мыжык булса да. – Халык телендә «Суган суфые» дигән сүз бар. Юк-бар сөйләп, ягъни суфиланып, кеше ышандырып йөрүчеләрне, соңыннан «төп башына» утыртып калдыручыларны шулай атыйлар бугай. Елатып, дисәң дә була. Әлбәттә, безнең түтәлдә сүз чылатып утыруыбыз моңа кагылмый.
– Бүгенге җәмгыятьтә Пернель булып бетәрсең...
– Әй-йе!
Хәлим абыйның «әй-йе» дигән сүзенә анализ ясыйсы юк, казына
башласаң, тагын бер повесть язарга була. Бары тик тормыш һәм иҗат юлында кичергән кайбер вакыйгаларга гына тукталыйк. Мин аның Театр белән Колумбиягә хәтле баруына соклануымны яшерә алмыйм. Бу очрак та Хәлим Бәдриевичка һәм гомере буе хезмәт иткән Галиәсгар Камал театрына дан вә шөһрәт өсти. Сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, шул иҗади сәяхәтнең кайбер мизгелләре белән танышу кызыксыну уятыр дип уйлыйм. Шуңа күрә, Хәлим Җәләлов белән сөйләшүне аның бакчасында дәвам итәбез.
Чөнки ул монда рәхәтләнеп чишелә ала, хисләрен бүсә, фикерен уртаклаша. Әле һаман чиләккә утырып, чистарта-чистарта суган җыябыз. Җыябыз дип, шул, бер-ике суган ыргытабыз да, биш-алты минут сөйләшеп алабыз.
– Очтыгыз инде океан өстеннән, – дип дәвам иттем мин сүземне.
– Атлантик океан өстеннән, – дип төгәллек кертте һәрвакыт конкретлык яраткан әңгәмәдәшем. – Испаниядән очтык.
– Португалиядән түгелмени?
– Юк, Испаниядән. Без Мадридта музейлар карап йөрдек әле.
– Ә-ә-ә... Сез Мәскәүдән Мадридка очтыгызмыни?
– Әйе. Шуннан ундүрт сәгать соңгы пункт – Колумбиягә.
– Ундүрт сәгать, океан өстеннән. Океан бит ул! Менә шунда мәтәлеп төшсәң?.. Башыңа кердеме шундый уйлар? Андый чакта тормышыңны, үткән гомереңне башыннан бүгенгесенә хәтле уйлап чыгасың... – Мин бит инде Хәлим абыйның куркак җан түгеллеген болай да беләм, ә шулай да тагын бер мәртәбә тикшереп карыйсым килә. Шуңа күрә уңайсыз сораулар биреп, җанын корытам. Ә ул:
– Беләсеңме, мин алай бик куркып бармадым. Без төнлә очтык. Океан күренмәде дә... – дип, тыныч кына җавап кайтарды. Исе дә китми.
– Иллюминатордан күрмәдеңмени?
– Юк. Бик аста кала ул океан, без болытлар өстендә очабыз ла. Өстә! Болытлар океанында очабыз...
– Менә шунда нәрсә килә башыңа? Хәтереңә төшер әле?
– Барганда йоклап та алдык инде, – ди бу. – Анда әйбәт икән, әле бераз «чеметеп» алырга яраткан кешегә бар да бар, – дип тамак төбенә чиертеп тә куйды.
– Кит аннан! – дигән булып, сөйләмен кыздырмакчы идем, ул:– Дуслар минем янга утырырга телиләр, миңа елышалар. Мин әле
аңламыйча, «кирәкми», дигән идем. Ачуландылар.
– Бушка бит инде ул, әйеме?
– Түләшле түгел, күпме телисең – шул хәтле!.. «Ничек кирәкмәсен!» – диләр артистлар. Баш тартканымны яратмадылар. «Син яшьрәк чакта андый түгел идең», – дип үчеклиләр.
Кәнишне, яшьлектә кисмәгенең төбенә төшмичә туктамый идем инде, яшерен-батырын түгел. Мин ул зәхмәт белән араны 44 яшьтә өздем, бөтенләйгә. Гомерлек бер үкенечем шул – иртәрәк туктарга иде.
Ярар, Хәлим абыйдан әллә ни шаккатырлык нәрсәләр сыгып булмады – океанга кереп чумса да, Җир шары кирегә әйләнә башлап, үзе Марска барып төшсә дә, нервысы нык икән.
Нәрсә сөйләтергә икән инде моңа, дип, аптырап торганда, үзе ялгап китте.
– Без анда «Тәкъдир» дигән спектакль алып бардык. Кальдеронныкы. Бу аларның бездәге «Зәңгәр шәл» шикелле милли әйберләре. Без бу спектакльне биш мәртәбә уйнадык. Уйлап кара: татар телендә биш мәртәбә! Әйткәннәр иде, анда һава ниерәк... сыегырак, сәхнәдән чыгасың, анда сулый торган җайланмалар куелган ике якта... Миңа аның кирәге булмады.
Миннән көлделәр. Теге җайланма хәл кертә торган әйбер инде. Чөнки бездәй әллә кайдан килгән кешеләрнең хәле бетә.
– Театр бинасы тау өстендәмени?
– Әйе, биегрәк җирдә... Мин ул вакытта шактый яшьтә – җитмештә. Хәттә яшьләр түзә алмый иде ул сыек һавага. Океан өстеннән очканда да рәхәт булмады. Очасың, очасың, очасың... озак очу ялкыта бит. Мәйтәм, Казанда калган кайбер артистлар көнләшкәннәр иде, ә зерә!.. Анда без бу сүзләрне гел кабатлап йөрдек.
Менә шунда йөрибез карап. Бөтенләй икенче планетага эләккән төсле булдык. Ничек дисезме? Көндез күләгә юк, чөнки аяк астында – экватор, баш очында – кояш. Гаҗәп!
– Кызык.
– Без бит монда чалкан ятабыз, ә анда – йөзтүбән.
Менә шундый сәер нәрсәләр... Анда биш көн булдык, биш көнендә дә – аншлаг. Татарча уйнадык дидем бит инде. Бер көнне уйныйм... халык кул чаба... Ух, мәйтәм, шәп уйныйм икән. Кырыйда Искәндәр Хәйруллин тора... Ул – төп герой... «Хәлим абый,
давай – давай дальше!» – ди. Баксаң... Монитордагы синхрон тәрҗемә сүнгән, халык шуңа кул чаба. Аннары бераздан тоташтырдылар. Барыбер спектакль шәп үтте.
– Шәһәр урамнарында йөргәнсездер әле халык карап?
– Кызлары чибәр! Тәннәре көрәнрәк.
– Шул кызларга гына күз төшереп кайткансыздыр инде?
– Халык, гомумән, матур! Анда булды ни... карнавал... Бөтен кеше
урамда... И-и галәмәт!.. – дигәндәй итте, Флүрә барында соравымны ишетмәмешкә сабышып.
– Аларның башкаласының исеме ничек әле?
– Богото. Шул карнавалда безне дә тартып керттеләр үз араларына.Шәрәфи андагы мулаткалар белән типтерде генә. Гимнасткалары шундый хәтәр трюклар ясыйлар.

Беләсеңме, халык шул хәтле гади икән анда, елмаеп кына торалар, аралашучан, җылы хисле, ачык йөзле, киң күңеллеләр. Колумбиядә булулар бик зур һәм матур тойгылар калдырды. Аннан соң «Хан кызы Турандот» белән Кытайда гастрольләр ясап кайтылды. Лондонга, Финляндиягә, Төркиягә барылды. Менә хәзер Васильеводагы бакчага сәфәр кылдык, ниһаять. Суган җыеп утырабыз.
Хәлим абый кулларын минем иң өстенә салды.
– Бик кыстасам – рульдә, каршы килерсең. Һәм безне – кыйммәтле
пассажирларыңны өйләренә кайтарып җиткерәсең бар. Ә шулай да, аерым бер көн билгеләп, Флүрә апаң эремчек пирогы пешереп, кунакка чакырырбыз. Беләм, син ул «нәрсә» белән дус түгел. Минем шикелле кырыкны узгач кына акылга утырмагансың, безнең шундый чын гаилә дусты булуыңа чиксез шатбыз. Шулаймы, Флүрә?!
– Шулай, Хәлим!
– Алай булгач, мин машинама әйтәм, кайтабыз, дип.
– Әйт!
Төялдек. Бакчадан өйгә нәрсә җыясы булган – барысы да артка
төялде. Суган да онытылмаган – кабинага чыккан исеннән сизәм. Шуны чамалагандай, Хәлим абый, миңа карап:
– Без күргәннәрне сөйләсәң – суган ачысы пүчтәк ул, – дип куйды.
Барлыгы йөзгә якын роль, өч әкият-пьесасы, алты китабы, җиде
тәрҗемәсе. Күпме шигырь ятланган, хикәя сөйләнгән концертларда, тантаналарда! Кайларда гына булмаган, утлар-сулар кичелмәгән!
Никадәр кеше холкына кереп, театр уйнап кара әле син! Акылдан
язарсың... Ә менә үзең булып калу авыррак, чын кеше булып, диюем. Кыйблаңа тугры булып. Сине халкың, тамашачың күтәргән идеалыңа туры килеп.
Бүселде Хәлим абый, ниһаять. Шунысы җиткән. Миңа аның
сөйләгәннәрен менә шушылай итеп язасы гына калган иде. Үзе укыгач, ни әйтер?..
Сез:
– Егетлеге бар инде, тайпылышлары дә җитәрлек! – диярсез, микән?
Ә мин:
– Шунсыз Зур Артист булмый! – дип, бәяныма соңгы ноктамны куям.

Тәмам.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: