Ниһаять... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Хәлим ул эчми торган кеше, ну аның безгә эчүе кирәк түгел, безгә аның хәлне аңлап, ярты куюы кирәк.

Шуңа күрә без аңа ат бүләк итәбез, яхшы кешегә жәл түгел. Кайт, туган, атыңны күрерсең, утарда йөрер. Җәй көннәрендә кайт, безнең яклар матур, бер кайткач, күреп китәрсең.
Тагын бер бүләгебез булып, җыр яңгырасын. Һәвәскәр булып, үзем
башкарам».

– Син нинди җыр җырладың әле анда?
Арттан Флүрә ханым:
– Ак чәчәкләр кебек кар ява.
– Сезнең икегезнең дә хәтер бик яхшы икән. Кыендыр ул кайчакта.
Үткән-беткән гаепләрегезне дә бер-берегезнең исенә төшереп торасыздыр?..
– Менә анысы бераз борчый, Алмаз дус. Ну, шулай да сабырлык дигән нәрсә дә бар бездә. Шул коткара. Сабыр төбе – сары алтын, диләр халыкта.
– Инде бу яшькә җиткәч, ул үпкә шикелле вак-төякләрне искә төшереп, канга тоз салудан өстен булырга кирәктер, шәт.
– Дөрес әйтәсең, Алмаз җаный, – дип куәтләп куйды сүземне Флүрә ханым.
Аны бүлеп, Хәлим Бәдриевич, миңа юл күрсәтергә кереште.
– Хәзер уңга каерылабыз, ике йөз метрдан тагын уңга, аннан кисәк кенә сулга...
– Адашмабыз, Аллаһы боерса... күптән килгән дә юк, – дип тә әйткәләп ала.

– Менә безнең аллеяга да килеп чыктык.

– Күңелендә ниндидер
рәхәтлек кичергәннән соң... трр! – дигән туктату тавышы чыгарды Хәлим абый.
– Менә безнең гүрнәчәбез шушы! Рәхим итегез!
Каршыбызда элеккеге кебек авылча салынган йорт тора иде. Мин инде, аларның үзләре сөйләве буенча әллә нинди купшы итеп җиткерелгән йортны күз алдына китерми дә идем. Ләкин бу өй минем күңелемә, беренче күрүдә үк ямьле булып күренде. Дөресен әйткәндә, табигатем шундыймы һәм дә авыл баласы булгангамы, шундый җыйнак өйләрне яратам. Менә бит ул нинди: каршы ягындагы рәшәткә эчендә кура җиләкләре сырылып пешеп утыра, тимер келәсен ычкындырып, як-ягыннан үтү өчен такта түшәлгән, ишек төбендә – анда тар гына болдыр ясалган, бакча карап
хозурланып утыру өчен эскәмиясе бар. Хет самоварыңны шунда чыгарып тастымалыңны муеныңа салып, тирләп-пешеп чәй эч. Бер карасаң, мондый бакчаң булуы җәннәт инде,.
Болдыр тупсасына басып:
– Кешегә тагын ни кирәк?! – дип, кулларымны күккә күтәреп, күкрәк
киереп, җиһанга аваз салдым.
– Алмаз җаный, өсләреңне сал, ял ит! – дип өстәп куйды Флүрә ханым, минем хисләнеп торуымны күргәч.
– Менә, әллә ни игътибарыбыз да җитеп бетми торган бакчабыз шушы инде, – диде Хәлим абый, бакча уртасындагы түтәл өстендә калкып торган алагаем озын алабуталарны тамыры-ние белән өзеп. – Ә менә һавасы! Әйбә-әт!
– Өегез авылдагы без туып-үскән өйне хәтерләтә. Хәер, болай ук та түгел иде әле ул, сезнекенә караганда кечерәк тә булгандыр, мөгаен. Дүрткә дүрт метрмы шунда. Сезнең бит монда икенче этаж да бар, ахрысы – түбә асты.
– Әйе, миңа җайладык, язарга.
– Хәзер, чәй эчеп алырбыз. Плитә бар, суыбыз – кранда, электр –
розеткада, ризык – өйдән, җиләк-җимеш, яшелчә – түтәлдә. Хәлим, бар әле, кыярлар бар микән, карлыган җый, кура җиләген күрдек анысын, алмалар өз! Мин табын көйлим, ямегез! 

– Монда килсәң, шулай, тегесен эшлә, монысын. Ишеттеңме, Алмаз дус, әйдә, әнә теге савытны ал, алма җыярсың, мин – җиләккә...
– Хәлим абый, табигатькә чыккач, һәрвакыт, балачак искә төшә, синең дә шулаймы?
– Шулай. Менә безгә, кем булырга, ничек булырга кирәклеге бала
вакыттан ук салынган. Адәм баласы кыенлыклар аша тәрбияләнә,
авырлыклар күреп ныгый, рәхәтлекләр белән сынала...
– Уңай шартларда үсеп, чын кеше булып булмый, дисең инде?
– Юк-ук. Менә кара, теплицада үскән помидор үсентесен генә табигый җирлеккә күчереп утырт – сула да төшә. Кеше дә шулай.
– Бала чакта бигрәк тә нык бирешә, әйеме?
– Шуңа күрә балаларны, менә шулай була күрмәсеннәр, тормышта төрле хәлләр көтеп торырга мөмкин дип, чыныктырып үстерергә кирәк. Әлбәттә, аларны төрле михнәтләргә төшерергә, бәлки, кирәкмәстер дә, ә шулай да, мисаллар белән, үз тормышыңда булган авырлыкларны, хәсрәтләрне сөйләп аңлату бик тә мәслихәт. Безне бит инде язмыш аз кыйнамаган... Әйтик,
синең әтиең сугыш нужаларын кичергән, әниеңнең тылда күргәннәре, әбиең-бабаларыңның язмышы, күрше-күләннең, авылдашларның...
– Дөрес әйтәсең, Хәлим абый, хәзерге телевизор каналларындагы
күренешләрдә мондый хәлләрне үз җаныңда кичерү мөмкин түгел. Кара инде, «боевиклар» күрсәтәләр. Атыш, кан коеш бара, ә карап утырган бала көлеп туялмый. Чөнки ул аның күңелендә авырту тойгысы, хәсрәт, кайгы хисе уятмый.
– Шул-шул!.. Безнең буын – ятимлектә үскән буын. Күпләребезнең
әтиләре сугыштан кайтмады, абыйлары, бабалары чит җирләрдә ятып калды. Без яшәүнең, тормышның кадерен беләбез. Без рәхмәткә лаек булуның бәһасезлеген, ягъни кыйммәтен аңлыйбыз. Без гөнаһның, каһәрләнүнең ачысын тоябыз һәм аннан куркабыз.
Менә минем шул исәптән, бала чактагы бер начар гамәлем истән
чыкмый:
– Мәктәптә укыган чак. Укытучыбыз Аграфена апа такта янында акбур белән нидер яза. Мин кесәдән сыбызгымны алдым да сызгыртып җибәрдем. Укытучым миңа таба борылды да бармагы белән ишарәләп, кисәтү ясады.
Ул кабат тактага текәлүгә, мин тагын көчлерәк итеп... Монысында инде Аграфена апа кисәтеп тормады, килде дә кулымнан сыбызгыны тартып алды. Ай, ялгышлык эшләдем, дип уйладым шул чакта: бүген кичке якта сыбызгыны тотып, ул безгә төшәчәк. Өйдә минем кирәкне бирәчәкләр инде... «Үтерәчәкләр». Укытучы килгәнче өйдән чыгып ычкынырга кирәк булыр дигән уйга килдем. Ләкин кая? Чирмешәндәге туганнарга, ә ул безнең авылдан ике чакрым. Инде караңгы төшеп килә.
Кояшлы, хәйран гына җылы көзге кич. Өстә бер төймәле чалбар, күлмәк, башта кепка һәм аякта бернәрсә юк – яланаяк. Караңгылык көчәя, курка ук башладым. Тугыз гына яшь бит әле, малай гына. Барам, барам, ә Чирмешән күренми дә күренми. «Адаштым микән әллә» дип уйлыйм. Әмма юлымны дәвам итәм. Ниһаять, берән-сәрән утлар җемелдәгәне беленә. Йөгерә башладым. Авылга кергәч, чамалап, Бәдертдин җизниләрнең өен эзләп таптым, чөнки бер тапкыр әнигә ияреп, монда килгәнем бар иде. Өйләренә керү белән аптырап калдылар.
– Нишләп килдең? – диләр.
– Сезне сагынып килдем, – дим.
Әллә ни озак сорашып маташмадылар, мине табынга утырттылар. Аннан соң урынга яткырдылар.
Иртән уянып, тәрәзәгә карасам, бөтен дөнья ап-ак кар. Авылга ничек кайтырга соң миңа?
Ул көнне җизниләрнең бозауларын күрше Хвостово авылы урыслары ябып куйган. Җизнинең малае Нуретдин белән без икәү шул бозауны алып кайтырга уйлаган идек. Ниләре артык, шуның белән мине киендергәннәр иде. Чыгып китәбез дигәндә, капчык белән минем киемнәрне күтәреп, Нәкыйп абыем килеп керде.
– Әһә, качкын малай монда икән! Әйдә, киен, – ди.
Чәй эчеп тормадык, кайтып киттек.
Өйгә кайтып керүебез булды... әни бирде кирәкне. Кыйнап туйгач:
– Нәкыйп, китер чабата киндерәсен, сәндерә башына асам мин моны, – диде. Моны, ди бит, исемне әйтеп тормый хәтта.
Минем котылу юлы бер генә – каравыл кычкыру. Акырам бөтен
көчемә:
– Үтерәлә-әр, асалар!
Урамда туктаусыз кешеләр йөреп тора, ишетерләр, бәлки.
Шулвакыт дустым Бәдамша килеп керде. Өйдә чит кеше булгач, баланы кыйнау килешми бит инде.
Менә шулай булып алган иде бервакыт малай чакта.
– Шул турыда сөйләштек бит: михнәт күрмичә, яхшылыкның кадерен аңламыйсың шул.
– Без аны үз җилкәбездә татып үстек.
Шул вакыт Флүрә ханымның ягымлы тавышы яңгырады:
– Әй, сез анда, дөньягызны оныттыгызмы әллә? Чәйләрегез суына бит.
Их, кызып кына киткән иде бит Хәлим абый бала чагын сөйләп. Кешенең холкы шул вакытлардан ук формалаша – кабат кайтыр микән инде ул бу чорларга?
– Карале, сүзгә мавыгып, онытылганбыз икән шул. Әйдә, әйдә, әйдә!..
Чәй артында әңгәмә һаман шул турыда барды. Җиңел сулап куйдым.
– Әнинең йөрәге ничек түзгәндер инде, бичаракаем. Ярый әле кыйнап кына калды...
– Алмазга теге сыбызгы тарихын сөйләдеңме әллә? – дип,
тустаганнарыбызны сузган саен чәй ясый торды Флүрә ханым.
– Әйе, шул турыда...
– Сыбызгы тарихы гына түгел ул, Флүрә ханым...
– Бала чактан ук без эшләп үстек. Макаренко системасы дип әйтсәм дә була, әйтмәсәм дә, баланы тәрбияләүдә иң яхшы чара ул – хезмәт. Хезмәткә – хөрмәт, аны ярату!
– Мин дә кушылыйм әле, Флүрә ханым! Дөньяда иң матур кеше – ул эш кешесе!
– Чыннан да шулай, Алмаз дус! Эш кешесенең бер гаебе дә юк бит аның. Ул эшли, аның начар эш кылырга вакыты калмый, әйе бит? 

– Бу вакытта без, әлбәттә, файдалы гамәл кылу турында гына сүз алып барабыз.
– «Кем уйлаган шушы шаярулар, Синдә кәсеп булып калыр, дип»... Бөек Такташыбыз, дусты Мокамай турында, күрше карчыгының әтәчен суеп ашагач, язган моны. Фикер сөрешебезнең юнәлеше – кешенең яшьтән үк формалашуы хакында сөйләшүдән алгарак күчте бугай?..
Хәлим абый, минем әйтәсе килгән сүземне аңлап, малай чагындагы хәтерендә калган вакыйганы сөйли башлады. Бар бит ул аның, бар. Берәү генә дә түгелдер әле...
– Мокамайныкы кебегрәк шуклыклар бездә дә булды инде ул. Алай, кеше тавыгына кул сузуларга хәтле барып җитмәсәк тә, алма бурлыгына керә торган идек. Ник, дустым, әллә сез кермәдегезме?..
– Һәй, Хәлим Бәдриевич, булды инде, булды андый гөнаһлар... Гөнаһ кылганда, аның начар гамәл икәнен бик төшенеп бетмисең икән шул. Мин әле, дусларны җыеп, үзебезнең кыяр бакчасына да һөҗүм оештыра торган идем. Ну, соңыннан, әби кычыткан белән пешерә торган иде инде. Соң, уйлап кара, үз бакчаңны талатып, ашарыңа табында кыярың булмасын инде?.. Шуны уйларга башың җитмәсен, ә?! Җир тишегенә кереп китәрлек яман эшлә дә табын түренә менеп утыр... Әтидән дә эләкте, әнидән дә, бабайдан да... Менә шулай, кайчагында «этлек» эшләп тә, тәрбияләндек...
– Син дә бик шук булгансың икән, Алмаз җаный? – дип әйтеп куйды
Флүрә ханым, өстәлгә бакчасыннан өзеп кергән кыярларны куйганда. Йөрәгем өзелеп киткәндәй булды. Кара инде, кирәк бит, вакытына туры китереп чыгарырга. Шул балачагымдагы кыярсыз өстәл кырыенда утырган әби-бабам, әти-әнием искә төшеп алды... Менә бит ничә елларга сузыла ул кылынган гөнаһ шомлыклары?..
– Нәрсәдер сөйләмәкче идең бугай, Хәлим абый, – дип әйтеп куйдым.
– Менә бер вакыйга... Гел әйтеп киләм: минем иң яраткан бәйрәмем Сабан туе булды. Ул турыда күп сөйләдек бугай инде. Ярышларда катнаша идем. 1952 ел. Чабышта катнашырга булдым. Минем кебекләр егермедән артык. Ә бүләкләр алдан килгән җиде малайга гына биреләчәк... Исәп, менә шул җиде малай арасына эләгү. «Марш!» дип кычкыруга – алга ыргылдык.
Болай әйбәт чабам кебек, сулыш әле капмаган, ләкин алда җидәү, ә мин сигезенче генә. Җиденчесе – дустым Бәдамша. Мәйданга җитәрәк, «әллә туктыйм микән инде» дигән уй керде – ардырды, тегеләрне узар хәл юк икәнен төгәл сизәм. Шулчак Бәдамша нәрсәгәдер абынып, тәгәрәп китте...
Мин, моны күргәч, яңадан йөгерә башладым һәм... җиденче булып узып киттем. Ләкин Бәдамша да сикереп торып йөгерә башлады. Инде менә икебез дә бергә диярлек килеп җиттек. Миңа, җиденче кеше буларак, бер метрлы тастымал бирделәр. Шул вакыт тастымалыма Бәдамша килеп ябышты. Тарткалашабыз: «Миңа да миңа!» «Ул туктаган иде, мин егылганга күрә генә узып китте», – ди Бәдамша. Ул хаклы, әлбәттә. Безне карап торган судья Нәбиулла абый гадел хөкем чыгарды: тастымалны урталай бүлеп,
икебезне дә тигезләде, канәгать булып калдык.
– Хәзер ничегрәк хәл итәр иделәр икән мондый очракны?
– Ничек дип?.. Икесенә дә бүләк бирерләр иде. Ул заманнарда юклык, хәерчелек... Дөрес хәл иткән Нәбиулла абзый. Малайларны ныграк дуслаштырган.
– Флүрә ханым, әйбәт фикер йөртәсез. Ә менә безнең чорда үткәрелгән Сабан туенда башкачарак хәлләр күзәтелә. Әйтик, җепкә тезеп куелган бүләкләрне күзне бәйләгән килеш кисеп алырга кирәк. Бу уенга күп балалар катнаша – чират. Моны оештыру тәртип белән генә барса бер хәл: әле тегесе әбисе белән алдан килеп тыгыла, әле икенчесе... Тәртипле балалар
бу тәртипсезлектән елардай булып, чират торалар... Менә шулай: бер яктан, намуссызлык тәрбияләнә, икенче яктан, нәфрәт һәм үч тойгысы тамыр җәя. Алай гынамы әле, әйтик, әби кеше, күзе бәйләгән оныгын кайчы тоттырган кулыннан алып уенчыклар, ягъни бүләкләр каршына килә дә: «Кайсысын кисәсең килә, балам?» – дип сорый. Малай булса: «Машина!» – ди инде
ул, кыз икән: «Курчак!» – диячәк.
– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык» диюдән тартынмыйм.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: