Ниһаять... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Августның урталарымы... тулган ай шундый матур... Өйләре авыл
кырыенда, шуннан ук кыр башланып китә. Мәйтәм: «Әйдә, бераз авыз чылатыйк!» Әй, малай, бераз җиффәргәч, Ай тагын да матураеп китте, тулган, мин сиңа әйтим, безгә карап тора – саргаеп. Шунда ук бодай кыры – диңгез инде, иген диңгезе, ул чайкалулары... «Әйдә, – дим, – миндә «47» дигәне бар». «Миндә дә, алып куйганы ларда, икмәк эченә», – ди Шәйхи. «Бүген, – мәйтәм, – авызны пычратмыйк, иртәгедән башларбыз...»
Кайттык, мунча ягылган, юынып чыктык, чабынып. Икенче көнне
клубта – лекция. Әдәбият турында. Шәйхи дуслары белән таныштырды. Бер почмакта безнең үзебезнең түгәрәк. Лектор 20 нче, 30 нчы еллар әдәбияты турында чыгыш ясый. Әйбәт. Лектор, берзаман, халыктан сорый: «Сораулар бармы?» Мин бит инде бүген азрак кәефләнгән. Мәйтәм: «Бар! Футуристлар белән имажинистлар арасында нинди аерма бар? Кави Нәҗмиләр белән
Гадел Кутуйлар арасында?..» «Мин бу сорауга җавап бирергә хәзергә әзер түгел, икенче килгәндә җавап бирермен», – диде.
Бөтен зал безгә карады. «Бу нинди учёныйлар, шайтаннар?!» – дип уйладылар, күрәсең. Миңа шул гына кирәк. Хәзер мин монда герой инде!
Аннан соң гармун сорап алдык. Җырладык, биедек.
Шуннан, көн саен кунакта йөрттеләр. Клубка төшәр алдыннан чиратка куйдылар. Иртәгә китәбез дигән көнне озаталар, өчәр-дүртәр мотоцкл белән. Урман кырыенда мәҗлес җыйганнар. Мәйтәм: «Биш-алты чиләк бәрәңге алыгыз!» Шәйхинең җизнәләре көлә: «Монда болай да җитәрлек ашарга», – диләр. Нәрсә генә пешермәгәннәр... Шулай да, учак ягып, бәрәңге күмдек.
– Хәлим абый, бу өйләнмәгән чагыңмы?
– Юк әле, юк!..
Бераздан мәҗлес башланды. Бөтенесе бәрәңгегә ташланды. Менә,
мәйтәм, көлгән идегез...
Шундый матур итеп озаттылар. Малай, төшәбез авылга өч матай белән, шәп бит!
– Ә кызлар кая?
– Кызлар... Кызлар бар инде... Алар хәзер әбиләр инде.
– Юкка гына йөрмәгәнсездер инде?..
– Барые кызлар, барые, әле ул кызны озатып кайтканда, егетләр көтеп торае.
– Ә-ә, шулай диген аны!..
– Мин сине Шәйхиләргә кәеф-сафа корырга гына кайткансың, ахрысы, дип уйлый башлаган идем.
– Кызлар чибәр!.. Әйтәм ич, егетләр көтеп торды, озатып килгәнне.
– Менә егет солтаны булдың хәзер минем алда!
– Матур озаттылар, бик матур!
Шәйхигә дә эшкә чыгарга кирәк инде. Әйдә, мәйтәм, киттек. Театр көтә. Бездә торырсың пока?..
– Настоящий кеше икәнсең син, Хәлим Бәдриевич, хәзер йөрисең артык зыялы булган булып, олыгайганга микән?

– Яшьлектәге кебек җилпенеп йөрүләр килешми инде бу яшьтә. Һәр чорның – үз халәте. Шулаймы?
– Шулай.
– Бик мактап җибәрдең әле. Әюпкә кайтканны да сөйлим инде алай булгач. Настоящий егет булгансың дисең ич!
Ә миңа шул гына кирәк. Өстендәге курткасын салып, иңенә элде. «Көн җылытып җибәрде», – дигән була.
– Алтмыш өченче елны булдым мин алар авылында, икенче курсны бетергәч. Самолёт белән Мөслимгә, аннан Дөрешкә. Ишеткәнең бардыр ул авылны. Кечкенә – 20 генә өйле иде бугай... Авыл уртасында колач җитмәслек имәннәр үсеп утыра. Әтисе Галимулла абзый исән иде әле. Ул вакытта бал куялар иде бит кунак-фәлән килсә, дип. Әче бал. Һәм кисмәк белән тозлаган кыяр.
– Дару инде, дару!
– Дөрес әйтәсең, Алмаз дус, дару!
Абыйсы каршы алды – майор. Исеме – Марсель. Көтеп торганнар.
Мин ул авылны «сандугач оясы», дип атадым. Анда Моталлап дигән берәү бар иде, язучымы шунда... Авыл урман эчендә, дип әйттем инде, урман авыл эчендә дип тә әйтергә була. Утырып чәй эчтек, балны авыз иттек. Мәйтәм, әйдә, хәзер чыгыйк урамга. Урам дигәннәре шул бер кечкенә оч инде. Теге имән дигәнемә менеп тә киттек. «Әюп, – мәйтәм, – алып кил әле теге әче балны графин белән, бау да тап. Күтәрәм мин аны монда, өстә тагын да тәмлерәк булырга тиеш ул. Алып килде, күтәрдек. Беренче көн генә әле. Ботакка утырып, әче бал белән ләззәтләнәбез. Ул бөтен тирә-якның матурлыгы, ул күкнең зәңгәрлеге, җәннәтең бер
кырыйда торсын!..
– Менә монда, шундый вакытта бер җыр булырга тиеш! «Әюп, – мәйтәм, – мин «Кама буе туган як»ны җырлыйм.
Һәм җырладык та. Әюпның моңлы тавышына мин дә үземнең
үзенчәлекле моңымны куштым.
Кич белән клубка төштек. Беләсеңме, егерме йортлы авылның клубы бар. Яшьләр дә шактый. Кәеф шәп. Шул вакытларда Харрас Әюпов унынчы классны бетергән булган. Еллар үткәч: «Ну, Хәлим абый, – кыланып та карадыгыз клубта. Авызыбызны ачып карап каттык», – ди. Мәйтәм: «Нишләп янга килмәдең? Ул чагында шигырь яза идеңме?» «Әйе, анда сезнең янга барырлык түгел иде», – ди.
Мин җырлаганмындыр инде, гармунда уйнаганмындыр, шигырь
сөйләгәнмендер. Шулай бик матур башланды кунакка кайту. Бер көн чыгабыз клубка, ике көн, өченче көн... Галимулла абзый бал аерта. Мин печәнлектә урын-җир әзерлим. Шунда килде дә бер корт, шартлатып иренгә бәрде. Минут эчендә ирен ике мәртәбә калынайды. Хәзер какой клуб монда?.. Өч-дүрт көнне мин клубсыз гына үткәрдем.
– Авыл бәләкәй генә булса да, матур кызлары булгандыр...
– Кая минем анда кызлар карау кайгысы? Иреннәр нинди иде бит!..
– Хәзер кызлар үзләре ирен кабарталар, мода! Шул вакытта клубны бер әйләнеп кайтсаң, бөтен егетләр иреннәрен бал кортына чактырган булыр иде.

– Көлмә, әле... Ул чагында миңа бер дә көлке түгел иде.
Менә шулай дусларда кунакта булынды... Агач башындагы халәт, ул яшьлек, аны бары тик ничек бар шул килеш кабул итәргә кирәк. Хәзерге акыл белән аңлап булмый аны.
– Әйдә, иртәгә сезнең Солтанга кайтыйк, концерт куярбыз.
– Юк, юк...
– Халык белән очрашырбыз...
– Кирәкми...
– Халкы юк, дисеңме, авылның?
– Югын да юк инде.
– Безгә шыгрым тулы зал кирәкми. Ник дәшмисең?.. Беткән синең агач башында дөньяга хозурланып утырырлык дәртле чакларың, Хәлим абый!
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр...
Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени?
Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер.
– Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде.
– Без укыгандагы мәктәп юк инде, клубта өч бала укыталар. Ул элек
данлыклы Олы Солтан урта мәктәбе иде!
– Бу турыда уйланасыңдыр бит?..
– Ничек уйланмыйсың? Мин соңгы вакытларда гына да ике мәртәбә кайтып килдем авылга, үкереп елыйсы килә...
– Ә бернәрсә эшләп булмый... Сине бу уйлануларсыз күз алдыма
китерсәм, син җансыз булып чыгасың.
– Авылда кеше юк, урамнар – буш. Шимбә, якшәмбе көннәрендә
күренгәлиләр икән... Яшьләр кайткалыйлар, ди. Ә алар авылда калсын өчен – эш кирәк. Эш булмагач, яшьләр тормагач... Әбиләрдән бала тумый.
– Мин синең күңелеңне, җаныңны актарам...
– Менә сугыштан соң, машиналар да аз иде, интегеп яшәдек, әмма авыл урамы бәйрәм шикелле гөрләп торды...
– Сине ни өчен бимазалыйм? Яндырам, көйдерәм... Син Мөдәрриснең шигъриятен яратасың, Зөлфәтнекен...
– Якташым Кадыйр Сибгатуллинны бик хөрмәт итәм, Рәшит
Әхмәтҗановны! Кадыйр, гомумән, ачылып бетмәгән шагыйрь.
– Әйе. Беркайчан да юк-бар шигырь укымыйсың син, Хәлим
Бәдриевич, пүчтәк роль дип уйнаган спектакльләрдә дә характерыңны чыгарасың... Бар ул персонажларыңда сәясәт, әхлак, үзеңнекен тыгасың! Җаның борчыганны.
– «Диләфрүз»дә мин үз сүзләремне керттем. Алар спектакльгә баттылар. Марсель Хәкимович: «Шәрәфи белән Җәләйдән башкалар үз сүзләрегезне кушмагыз – «отсебятина»ны! – дия иде. Мин кайбер урыннарда: «Кул чабулар кирәкми!» – дигәннәрне өстәп куйгалыйм. Күрше авылга килгәч, бәйләнергә исәпләп йөргәндә әйтелгән җөмләләр дә бар: «Пычаклары булмасын», – диям Исмәгыйльгә «Галиябану» спектаклендә. Шәкүр характерындагы сүз инде монысы. «Эшләмисең, сугыш чыгарырга йөрисез, җиде мәртәбә чыгардың бит инде», – дигәч, «Алтысында бит аның үземне кыйнадылар», – дим. Менә шундый кыстырулар. Намуслы кеше кыйналырга мөмкин, әйеме, үземне кыйнадылар, ди бит.
– Авырган вакытыңны сорыйммы? Син ул авырып китүең белән
безне куркуга салдың. Берзаман ишетәбез – хастаханәдә ятуыңны. Инде байтактан икән. Шамкайга әйтәм:
– Хәлим абый янына барып, хәлен белеп кайтканың юкмы?
– Юк, – ди.
Менә сиңа мә...
– Әйдә, – мәйтәм, – киттек. Сораштырып белештек тә күчтәнәчләр алып, яныңа бардык. Ятасың... Болай хафалы төсләр чыкмаган йөзеңә. Елмаеп каршы алдың.
– Хәлләрең ничек, Хәлим Бәдриевич? – дибез.
– Хәзер, Аллага шөкер инде, – дидең дә авырый башлаганыңны баштан сөйләп киттең.
...Менә шул «Тәкъдир» спектаклен чыгарганда булды бу хәл. Сәхнәдә текә тау корылган бит инде бер җирендә. Шуннан төшәргә кирәк, яшьләр төшми шикләнебрәк торалар, мин, их, егетләр, дидем дә, баскан җиремнән шуып төшеп киттем.
– Син инде авылыгыз чемпионатында суга чумып өйрәнгән кеше,
егетләнеп, башлап йөрисең һәркайда.
– Төшеп, ларх итеп утырдым.
– Режиссёр Алехандро йөгереп килеп җитте. «Халим абый, Халим абый, мин сезгә аннан төшәргә кушмадым», – ди. Үзен гаепләү сүзе булмасын дип әйтүе булгандыр инде. Шул сүзне берничә мәртәбә кабатлады. Бәлагә батырмасыннар тагы, дигәндер.
Мин:
– Ничего, ничего, төкер сана! – дип китеп бардым. – Әй, берәр атнадан бетәр әле!
Икенче көнне карыйм – бөтен җир кара янган. Берничә көн үтте. Һәм мине бүлнисләргә йөртә башладылар...
– Врачлар консилиум җыеп караганнар дип ишеттем.
–Торып булмый башлады. Ахырдан әйттеләр умыртка дискалары
кысылганын. Инде бүлнистә ятам. Анда начар авыру гына була күрмәсен, дип, барысы да курыктылар инде.
– Андый сүз чыкты халыкта.
– «Еладым», – ди артистыбыз Илдус Габдрахманов, бүлнистән чыккач. Мине «китә» икән дип уйлаган. Директорыбыз Шамилнең дә күзендә – яшь. Алар да куркыныч авыру дип йөргәннәр миндә.
Профессорлар бишәр, алтышар мәртәбә кереп карыйлар. Ятам. «Карап торып үтерәсез бит», – дим аларга. «Безнең специальность түгел», – диләр. «Менә берәү бар, ул кайткач карар» – дип чыгып китәләр. Кайтты теге, күрсәттеләр... Томографияне карады да: «Бу минем пациент, миңа китерегез!» – диде. Дүшәмбе көнне «Скорая помощь» машинасы белән
алып киттеләр чакырылган хастаханәгә, театрыбызның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев озата барды. Беләсеңме, кеше ышанмас, тактада ятам...ниндидер тынычлык... мәрткә киткән кебек... Моңа хәтле гадәти караватта яткан идем... шул хәтле авыртып...
– Сине шулай тактада йөрткәч, куркытадыр да әле?
– Күтәреп бит, күтәреп. Хәзер бер көн үтә, ике көн. Камил
Мөхәммәтович Зыятдинов икәнен белдем врачның. Килде, такта
түшәлгән шул караватта ятам инде. Тынычлану бар... Уйлыйм, кайчан соң ул мине дәвалый башлар? «Ашыкма, Хәлим абый», – ди. – Тынычлан бер-ике көн». Шуннан бер дару бирә, икене, өчне, бер заман сорый: «Авыртамы?» – ди. Аңлатып булмый: дүрт, биш, алты көн яткач әйттем: «Син безнең туганыбыз икән», – дип. Кода булып чыкты ул. Кода бабай шулай ук – Зыятдинов... Мотыйгулла бабай, Сәмәркандта һәм Бохарада укып кайткан зур мулла, башта Уфада Галия мәдрәсәсендә укыган. Шуның бертуганы – минем кечкенә абыйның хатынының әтисе.
Менә бу аның улының малае. Алар әле әтисенең туенда минем Нәгыйм абыйга кунакка барганнар иде. Ул безнең туганлыкны белгән. Фәрит Бикчәнтәев тә әйтте аны миңа: «Хәлим абый, ул сезнең туганыгыз икән», – диде. Шуңадырмы, игътибар шәп булды. Камил Мөхәммәтович миңа күнегүләр өйрәтте: «Бу як белән озак ятма, икенче ягыңа әйлән, биш мәртәбә болай, биш мәртәбә тегеләй; селкен, селкен», – диде. Мин инде биш тә итәм, ун да итәм, егерме дә. Күршедә өчәр ай яткан кешеләр бар
иде. «Егетләр, бу бит безгә хәтле чыгып китә», – диләр. Һәм шунда, гөнаһ шомлыгы, ай ярым яткач, Камил Мөхәммәтович отпускага китте. Аның урынына икенче кеше килде. Макаров дигән доктор. Киткәнче Камил әфәнде: «Хәлим Бәдриевич, ул әйткәннәрне эшләмә, мин әйткәннәрне генә үтә, дарулар бирсә алып кал, әнә, чиләккә ташла. Ул сине операциягә үгетләячәк. Әгәр алай әйтсә, чыгып китәм дип әйтегез. Сиңа операция
кирәк булмаячак», – диде.
Берзаман театрдан таяклар китерделәр, таяк белән йөри башладым. Шунда моңа хәтле эндәшми утырган Шамкай:
– Карале, Хәлим, врачлар арасында да бар икән дуслар-дошманнар.
Әйбәт кенә терелеп килә торган кешене операциягә димлиләр, ә?.. – дип әйтеп куйды.
– Андый кешеләр булмаган мохит юктыр ул, Макаровлардайларны әйтүем, – дигән булдым мин дә. Үземнең эшләгән коллективларымны искә төшереп. Ләкин бу очрак кеше язмышына пычак белән керү, дип атала.
– Шулай көннәр үтә торды. Фәрит миңа тәрҗемә итәргә әсәр китерде, тик ятасың дип. «Фәрит», – мәйтәм, – мин бит Островский түгел, урында ятып язарга». Торып утыргач әйтәм инде бу сүзләрне. Беләсезме, бер караганда, бу этәргеч иде... Врач торырга кушмый, әле ятарга кирәк, селкенмә-нитмә,
ди. Чыгып китүе була, өстәл кырыена барып утырам, кәгазьләрне ачып салам һәм тәрҗемәгә керешәм. Берсендә моның югалуы булды, мин яза гына башлаган идем, әйләнеп килде дә керде. «Мин сезгә нәрсә әйттем?» – диде дә бик каты русчалап сүгенеп чыгып китте.
Шуннан, ярар, тәрҗемәне бетердем, һәм Камил Мөхәммәтович кайтты. «Хәлим абый, торып кара, таякларыңны ташла, башың әйләнмиме?» – диде. Мин таякларны аңа тоттырдым да бүлмә буйлап атладым. Ул: «Хәлим абый, это чудо, молодец!» – дип, куанычын белдерде. Камил Мөхәммәтовичка рәхмәт инде, әйтеп бетергесез. Ә менә сез шул авырган чакта килеп, мине бик шатландырдыгыз.
– Мин әле врачларга концерт та куйдым ул чакта.
– О-о! Алмаз дус, сиңа зур рәхмәт аның өчен дә. Соңыннан, сез киткәч, сөйләп туя алмадылар, медсестралар үзеңә полный гашыйк булганнар.
– Камил Мөхәммәтович та байтак карап торды әле минем чыгышны. Чыннан да, сине терелткән өчен бездән дә зур рәхмәт аңа. Олы җанлы, зур кеше, даһи доктор икән!
– Сезгә ул вакытта рәхмәтемне әйтеп бетерерлек түгел иде.
– Хәлим Бәдриевич, күзләреңдә күренгән шатлык тамчылары, аны миңа әйтмәсәң дә, җемелдәде. Мин менә шуны рәхмәтең дип кабул итәм. – Ул турыда искә төшерүең хәзер дә күңелне җебетте. Югыйсә минем күзләр суган әчесенә генә бирешми иде, Алмаз туган...
Хәлим абый сөйләшеп торган җирдән кинәт торып, өйгә атлады. Нәрсәне искә төшерде икән?..
– Чардакка менеп төшим әле... – дигән була.
Шул арада Флүрә ханым килеп чыкты. Күршеләренә кереп киткән иде түгелме соң? Бакчаларында сөйләшкән тавышлары ишетелгәләде.
– Нәрсә, Алмаз җаный, Хәлим абыең ташлап китте мәллә үзеңне, ялгыз калдырып?
– Түбәгә меним әле, – ди. – Биеклекне сагынган. Яшь чагында ат
өстеннән төшмәгән, агач башында бәйрәм ясап утырган, ун метрлы
вышкадан суга башы белән сикергән, әле күптән түгел генә Атлантик океан өстеннән Көньяк Америкага очкан. Күңеленә кош канатлары үскән, күрәсең. Түбәгә менеп китте.
– Нәрсә бар, нәрсә юк икәнен карап төшәргә уйлагандыр.
– Флүрә ханым, театр артисты булырга теләгегез булгандыр бит? Буй зифалыгы, йөз чибәрлеге, гомумән, Ходай сезгә матурлыкны, камиллекне жәлләмәгән. Ничек сезне эләктерә алган ул?
– Миңа, Алмаз җаный, менә шундый Хәлим кебек артистның хәләл
җефете булу да зур дәрәҗә! Менә кара: кем әле үзенең хатынын күкләргә чөеп мактый ала? Гел түгел, бик сирәк булса да, ишеткәлим, дуслары аша мине ничек сөйләвен. Фәнзаман Батталны бик хөрмәт итә иде ул. Зур язучы. Менә шул язып калдырган бер истәлегендә Хәлим белән сөйләшүен. Менә
болай: «Фәнзаман дус, син минем җефетемне – Флүрәне күргән кеше бит инде, әйеме? Әйт, чибәрме минем хатын?» – дип сораган ирем. «Флүрәнең йөзе, килеш-килбәте генә түгел, ул пешергән өчпочмакларның, кыстыбыйларның гаҗәп тәмле булулары да искә төште шулчак. Ирләр сүзенә катышмыйча, тавыш-тынсыз гына кухня белән зал арасында табын
баетып йөрүе дә күз алдына килеп басты. Шуннан соң ихлас күңелдән әйттем:
– Гаҗәп чибәр дә, бик уңган да синең җефетең!
– Менә шул-шул! – дип очынды Хәлим. – Хәзер әйт: гүзәл кызлар ямьсез кешегә кияүгә чыгамы? Ту ты, брат! Әле ул теге чакта, син белмәгән чакта, кашыкка салып йотарлык иде. Нинди генә егетләр бөтерелеп карамады янында! Мине сайлады! Менә шул зат гомерем буе күземә карап тора,сөенә-сөенә миңа хезмәт итә, миңа сәламәтлек һәм уңышлар теләп, намаз укый. Димәк, чибәр кеше мин!»

(Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: