Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде.
(Бәянне башыннан УКЫГЫЗ)
Синең әйткәнне колакларын торгызып тыңлыйлар бит. Министрлар, главалар, әле анда җиде тапкыр Ауропа чемпионы булган Хәбил Бикташев та утыра бит, депутатлар да!.. Нәрсә әйтмәкче була бу Хәмзин, диләрдер иде!.. Президент юк бит, сине тыңлыйлар. «Рас әйткән «башлагыз!» – дип, башлыйбыз», – дидең. – Тик шунысын сездән үтенәм, хәзер юбилярның
нәсел агачы тамырларындагы һәм кәүсәсендәге бабалары турында фильм ясадык, менә шуны күрсәтүдән мәҗлесебез дәвам итәр. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, нәкъ шуның уртасына җиткәч, әйтте диярсез, Президент килеп керсә, сез утны кабызып, бөтенегез аягүрә басып, аның белән бил бөгә-бөгә күрешә башлаячаксыз. Һәм минем бөтен җанымны-тәнемне биреп
эшләгән эшем чүпкә очачак».
– Мин әйткәнчә булды, әйеме. Барысы да фильмга бирелеп,
дөньяларын онытып карап утырганда, Президент килеп кермәсенме? Берничә кунак, гадәтләрен боза алмыйча, торып басканнар иде, бүтәннәр кузгалмагач, урыннарына кабат сеңделәр. Президент мондагы халәтне аңлап, кулын «утырыгыз, утырыгыз!» дигәндәй селтәп, кырыйдарак бер урынга чумды. Ярый әле утны кабызмадылар – ул мохитне бозмады.
Җәүдәт Мидхәтовичның йәлт итеп янына килүе – шул җиткән иде.
Күзәтеп тордым, зал түрендәге бер почмактан, Президент та карый бит. Бирелеп, кызыксынып. Әле кадрларда аңларлык сюжетлар байтак. Фильм ахырында юбилярның авылы турында җыр яңгыраттык. Үзем җырладым.
Сине сагынып, җырлар җырлыйм,
Авылкаем Миңгәрем.
Кочагыңда үтсә иде
Инде соңгы көннәрем...
Карыйм Хәбилгә. Алып Батыр бит инде! Гәүдә – тау! Миңа баш
бармагын күрсәтә.
– Ишеттем сиңа нәрсә әйткәнен. «Син яздыңмы бу җырны, Алмаз абый?» – ди. Үзенең күзләрендә яшь.
– Әйе, шундый хәл булды шул, Хәлим абый. Булды.
– Афәрин! Курыкмыйсың, дустым! Аеруча шуның өчен хөрмәт итәм
сине!
– Үзең дә шундый, Хәлим абый!
– Син Шәкүрне әйтәсеңдер әле? Ул рольне мин сәхнәдә алты йөз дә бер мәртәбә уйнадым. Уйный-уйный үзем дә Шәкүргә әйләнеп беттем. Марсель Хәкимович бер әйтте дә инде үземә: «Шул Шәкүрне бәреп чыгарасым килә синнән», – дип.
Шәкүрне дөрес аңларга кирәк. Шәкүр – бандит түгел. Ул бит иптәшен яклап сугышучы гына. Аннан соң, шул хәтле чиста күңелле егет нишләп бандит булырга тиеш? Хәзергеләр егылганны өерелеп, үлгәнче типкәлиләр.
Элек бит егылганга тимиләр иде, ярамый, правила шундый.
Ә Шәкүр мондый гына бит ул. Теге, Җәмил белән Диләфрүз өчен
сугышырга маташкан эпизод:
Шәкүр (көлеп): Куркам бит, әй. Син егасың инде, син! Үтерәсең
көлдереп. (Йодрыгын алга суза.) Башта болай эшлик, агай-эне. Әнә теге агач төбенә бар да кире килеп, борының белән шушы йодрыкка бәрел. Үзем сугар идем дә үтерермен дип куркам. Йә, ни карап торасың, бәрел!»
Менә шушы гына бит ул Шәкүр. Ә синең башкачарак, син югары
даирәләр белән сөйләшәсең һәм күндерәсең дә. Исемең дә Шәкүр генә түгел синең – Алмаз!
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. Шулар бүлмәсенә эләктем бугай. Утырам шундагы студентлар белән танышып, берзаман ишекне киң ачып, кәчтүм чабуларын җилләтеп,
ялкынлы шигырь сөйләп, бүлмәгә берәү килеп керде. Хәлим Җәләлов, диделәр. Кайдадыр күргән бар моны. Искә төште, театр артисты түгелме соң бу?! Әйе шул, нәкъ үзе. Шаккатып карап каттым. Минем белән дә, чәп итеп кенә күреште, уч төбенә сугып китте. Исәнләшүе шундый икән, өйрәнеп калдым. Теттерә генә шигырьләр тезмәсен. Сизелә, кызмача егет. Хәлим абый, булдымы шундый чаклар?
Ул каерылып, артына карады да:
– Флүрә, бу өйләнгәнче, сиңа хәтле хәлләр...
– Булгалаган шул шундый вакытларың...
– Кызлар янына йөри идек инде, яшерен-батырын түгел, Зөлфәтләр янына, Мөдәррисләр шунда инде... Нәрсә, Алмаз дус, синең шундый чакларың булмадымы?
– Һәй, Хәлим Бәдриевич, син әйтәсеңме аны, минме?.. Кәнишне! Менә шулай әтәчләнеп, хәмер белән шаярып йөрүләрдән ничек котылдың соң син? Якын да китермисең бит ирен кырыена. Кайбер гамәлләремне батырлыкка тиңләп мине мактыйсың. Үзеңдә дә бар бит алар.
Ул машина кабинасы каршындагы көзгегә карап алды да, чәчен тарап куйганнан соң, ашыкмый гына сүзен башлады.
– Хатынның да, үземнең дә чәчләрне агартырлык шундый гадәтем бар иде шул.
– Ләкин әле дә чигәңдә бер бөртек ак чәчең күренми.
– Үзем дә хәйран калам мин аңа.
– Димәк, кеше үз-үзенә чәч агартырлык дошман була алмый, хатының бу рольне бик оста уйнар иде, ләкин аның да катышмаганлыгы күренеп тора.
– Флүрәм әйбәт булып чыкты. Гөнаһы юк, бу мәсьәләдә. Рәхмәт аңа!
– Ишетәсеңме, Флүрә ханым!
– Ишетәм, ишетәм.
– 84 нче елның декабрь аенда мин хәмер белән араны өздем.
– Шундый дустан аерылу, ай-яй, авыр булгандыр? – дип, Хәлим
Бәдриевичны жәлләгән тавыш чыгарып әйтеп куйдым.
– Дөресен әйтим, әйе, ахирәтләр идек.
– Ә нәрсә сәбәп булды дуслыкны өзәргә?
– Беләсеңме?.. Бер вакыт җиткәч, Аллаһы Тәгалә адәм баласына эндәшә ул. Ә теге кисәтүләр, үгетләүләр йогынты ясамый. Менә мин үземә 15 нче декабрьдә әйттем: «Булды, бетте, план үтәлде!» – дип. Яшерен-батырын түгел, Марсель Сәлимҗанов та: «Хәлим Бәдриевич, сизелә, исе килә...» – диде. Директорга җиткермәде. Әле директорга караганда, мин аннан ныграк шүрлим. Ләкин ул гына түгел, вакыты җитте – бетте. Бу хәлемне бөтен кеше белеп торды, көлделәр-ниттеләр дигәндәй, сер түгел бу. Өч көн мунчага барып йөрдем, иртүк. Бөтен парын бетердем чабынып. Менә
шуннан соң котылдым әлеге зәхмәттән.
– Вәт, молодец! – Мин кулларымны рульдән ычкындырып, студентларча, чәпелдәтеп алдым.
Карале, мондый вакытларын да сөйләп ычкындырды бит әле бу берочтан. Боларын ишетермен дип уйламаган идем.
– Менә шуннан соң әкият чыгара башладым. Юк, юк, үземнекен түгел, тәрҗемәләр... Вампиловның бик популяр чагы ул вакытта. Шуның дүрт пьесасына утырдым. Тәҗрибә җитми. Шулай да әзер дигәнен Фаил дуска укып карыйм. Шәфигуллинга.
«Җәләл, бу бит!..» – әйтеп бетерми зурлый мине, рухымны күтәрә.
Дүрт пьеса язып, бер елдан китап булып чыкты. Хәзер мин кызып киттем бит инде.
– Яңа шөгыль тапкансың үзеңә...
– Туфан Миңнуллинга әйтәм: «Чыгармаслар!..» – дим, шикләнеп.
«Чыгармасалар, унҗиде тиенлек яза торган ручкаң гына әрәм булыр. Эшлә! Мавыкма теге ни белән!» – Менә аның ул вакытта әйткән сүзе шул булды.
Вакыйгаларга бирелеп, байтак юл үткәнбез икән инде. Флүрә
ханымның:
– Карале, Хәлим, Алмазны сөйләштереп, теге күпер астына керә торган борылышны үтеп китә күрмәгез! – диюе мине як-якка каранырга мәҗбүр итте. Юк, әле ул урынга килеп җитмәгәнбез, әмма күп тә калмаган инде. Үтеп китсәк тә, эчем пошмый – абзый һаман чишелә бит...
– Юлларны шәп итеп салалар, – дип әйтеп куйды Хәлим Бәдриевич, шул төшкә җиткәч. – Кара инде хәзер ничек җайлы гына борылышлы Васильевога. Боҗралар ясыйлар да, дүрт ягың – кыйбла. Шул сүзләренә ялгап, җыр сузып җибәрде:
Бергә-бергә юлга чыксаң әгәр,
Юлдаш итеп ал син җырыңны.
Юлдаш итеп ал син хыялыңны,
Хисләреңне, йөрәк җылыңны.
Әйдә, дустым, иркен мәйданнарга,
Гөрләп торсын безнең шат көйләр.
Якты нурдай балкып тирә-якка,
Татар җыры яңгырый, дисеннәр,
Татар җыры яңгырый, дисеннәр!
Мәйтәм:
– Хәлим Бәдриевич, хәтерең яхшы икәнен белгертәсең киләдер инде. Егерме ел элек җырлаган «Бер кичтә – биш бенефис» дигән тамашаның синең өлешкә тигән җыры бит бу. Онытмагансың.
Ул елмаеп куйды.
– Ничек онытасың инде ул вакытларны. Гаҗәеп шәп тамаша ясадык без синең сценарийны тормышка ашырып, Опера һәм балет театры сәхнәсендә. Беренче бенефис итеп, синекен үткәрәбез дип, миңа төртеп күрсәттең дә сүзеңне башладың. «Утыр тәхеткә! Тәк, башлау сүзе әйтелер, берегез район главасы булыр, берегез – колхоз рәисе, авыл үзешчәннәре чыгыш
ясар, чит илдән килеп котларлар, Салават чакыртылды һәм берәр әбигә чәчәк тоттырыгыз, ул чыгып-чыгып, сиңа чәчәк бирер.
– Әйе, аңа каян шул хәтле чәчәк җиткерербез? – дип кысылдым мин.
– Хәер, теге биргәнен арткы яктан кире чыгарып бирә торыгыз, ул
чәчәк концерт беткәнче шулай йөрер. Карагыз аны, яфракларын коеп бетерә күрмәгез. Аны без генә түгел, башкалар да шулай эшли, – дип өстәп куйдың. – Башладыкмы?
– Башладык, башладык, башладык! – диде «Биш татар».
Син:
– Юбилярны котлау өчен беренче сүз нәфис сүз остасы Рәшит Сабировка бирелә, – дидең.
– Иптәшләр! – дип башлады докладын Рәшит. – Нәрсәләр генә әйтеп бетерим икән... Мәшһүр!!!
– Бала чагы авылда үтә. Ә хәзер кайда тора?
Шәрәфидән көт инде кызыкны. Көтмәгәндә-уйламаганда:
– Ул әнә – Алмаз Хәмзин янында тора. – Шул җитә калды халыкка – зал шартлады көлүдән.
Рәшит дәвам итте:
– Шулай итеп, авыр тормыш шартларына карамыйча, җиңел кәсеп үзләштереп, театр, театр дип, «Биш татар» төркемендә йөри. Юморескалар сөйли, шигырьләр укый, җырлар җырлый. Менә ул нинди популяр артистыбыз – Хәлим Җәләлов!
– Син ул вакытта җырлаган җырны онытмагансыңдыр әле?
– Истә ул, мин аны кайвакытта эчтән көйләп йөрим.
Хәлим Җәләлов булам мин,
Таныш булыгыз!
Миндәй кешеләр бик сирәк,
Сөенеп калыгыз!
Минем сөю өреп сүнмәс
Мәхәббәткә тиң.
Кочагымны җәеп көтәм,
Мәңгелеккә кил!
Кил, кил, кил өзелеп көтәм,
Килмәсәң, өзлегеп бетәм,
Килмәсәң, өзлегеп бетәм.
Син, син, син бар куанычым,
Шатлыгым һәм таянычым,
Галиҗәнап тамашачым!
Аннан соң сүз синең район башлыгы булып кыланучы Рәшит Шамкайга бирелде бугай.
– Әйе. Тотынды сөйләргә, теттерә генә, төрттерә генә син язганнарны. Әйтерсең лә, чын глава! Галәмәт килештерә. Тавышын да главага көйли бит.
«Быелгысы елны районыбыз хезмәтчәннәре бөртеклеләрнең һәр
гектарыннан 28,7 центнер ашлык суктырып алдылар. Әйе, суктырып алдык. Суктырып алмасаң алып булмый».
– «Суктырып» дигән сүзне халык дөрес аңлап утыра бит инде. Мәҗбүр итеп яки ялганлап язып... Шулаймы?
– Шулай... Шамкай-глава дәвам итә:
«Кәраван белән дәүләт амбарларына 43,6 мең тонна ашлык озатып, йөкләмәләребезне 1,7 тапкыр арттырып капладык. Әйе, капладык, капламыйча булмый. Еллар авыр булуга карамастан, терлекчелектә аерым уңышларга ирешеп аттык. Әйе, атмыйча булмады, җәмәгать. Әйтик, үрчемне узган ел белән чагыштырганда, 3,8 процентка түбәнәйтү исәбеннән туктаттык. Әле тагын да түбәнәйтеп туктатмый булмый. Бу өлкәдәге эшебездә сәнгать эшлеклеләребезнең дә өлеше зур дип әйтер идем мин. Шуңа күрә без үзебезнең атаклы якташыбызны 3 кә 2 ковер
белән бүләклибез.
– Ул әле 3 кә 2 дә түгелдер.
– Юк инде, 1 гә 1 ярым. Әйткәнгә туры килсә, кызык булмый бит ул.
Рәшит докладын дәвам итә.
«Менә паспорты».
Флүрә ханымның артта көлүенә чыдар хәл юк. Ул:
– Ковёрны сәхнәгә чыгарып күрсәткәч, тамашачының күзен ача алмыйча, эчләрен тотып тәгәрәвенә чыдар әмәл юк иде, – ди.
– Тагын Шамкай нәрсә әйтә: «Калганын колхоз рәисе әйтеп бетерер», – ди.
– Мин идем бит бу очракта сезнең колхоз рәисе булып уйнаган кеше. Минем дә истә әле анда әйтелгән сүзләр: «Хөрмәтле колхозчылар, әй, тамашачылар! – дип башладым чыгышымны. – Рәхмәт безнең Хәлимебезне шулай хөрмәт итеп, зал тутырып килгәнегез өчен. Без дә Хәлим белән горурланабыз. Чөнки, ярый әле, ул бар. Ул булмаса, авылга кайткач, кемнән папирос сорар идең?
– Мин синең янга барып, папирос сорап алдым әле сәхнәдә, хәтерлисеңме? Син бит үзең тартмыйсың, ләкин уйнау өчен кирәк иде папирос.
«Ярый әле авылдашыбыз Хәлим телевизордан карарга, ул булмаса, телевизордан карар нәрсә дә юк, карыйсың инде, кайткач сорый бит, күрдегезме, дип.
(Дәвамы бар)
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза повесть бәян
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев