Данил Салихов автор яңалыклары
-
2 сентября 2022 - 15:00
Мөхәммәт
- Әткәй, янәдән бишек баласы булып кайттым бит. Бишек баласы бер аякка басып, тәпи атлап китә, мин кабат атлап китә алмаячакмын. Мин бит сиңа гомерлек бәлә. - Дәшмә! Үз сөягем. Әнә, Галиулланың дүртәү китеп берсе дә кайтмады. Әсрарның өчтән берсе дә юк. Ә Габдулланың... Минем өчтән берсе бар бит әле. Юанычым бар бит әле... -
12 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
Арслан, башын түбән игән хәлдә, хәлсез тавыш белән, улына: – Чормада әзерләп куелган ләхет такталары бар. Алып төшеп бир, – диде дә, кеше булмаганрак җиргә, читкә китте. Анасы Мәликә түти, үз ятагында да йоклый алмый теләсә кемнең идәнендә, лапас түбәсендә, карлыган араларында сабыйлары белән төннәрен уздырды. Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады урманында адашып үлде. Арсланның сузылып ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде... -
11 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
Күңеле сизде Хөллиянең, төн буена керфек какмады. Уңга-сулга боргаланды. Мендәрен бер төшерде, бер күтәрде. Таң алдыннан гына йокыга изрәгәндә, капкаларын шакыдылар. Өйалды ишеген ачуга, аны капка артыннан ишетелгән, күрше хатыны Мөгалимәнең, ачыргаланып: – Нәрсә йоклап ятасыз?! Атаң белән анаң кая?! Торыгыз! Колхозның фермасы, савым сыерлары яна бит! – дигән сөремле тавышы каршы алды... -
10 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
Батырҗан Гөлйөземне төртеп җибәрде. Гөлйөзем баскыч төбенә егылып китте. ‒ Ах, син, себерке! ‒ Очып янына барды, чәченнән тотып сөйрәп торгызды. ‒ Сиңа мин ярамадыммы?! Сиңа өйләнгән, күп балалы Арслан кирәк булдымы?! Сиңа иреңнең башына җиткән Арслан кирәк булдымы?! Мә, фахишә! Мә, себерке! – дип, Гөлйөземнең аркасына пычак кадады... -
9 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
– Башка миңа кулыңны сузасы булма. Атамны үтердегез! Үземә пычрак аттыгыз! Аларны сөрдегез! Миннән тагын ни кирәк?! Тимәгез миңа! Зинһар, тимәгез! – дип ыңгырашты Гөлйөзем... -
8 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
– Күңелеңә авыр булса да әйтим, кызым, атаң Мостафа бүген төнлә үзегезнең абзарыгызда муенына чабата киндерәсеннән элмәк салган. Гөлйөзем, буыла-буыла, үкси-үкси елап: – Әткәй бәгърем! Нишләдең син, нишләдең?! Нигә мине ялгызымны ташлап киттең?! Нигә калдырдың мине бу рәхимсез җирдә?! Әткәем, бердәнберем, кемнәргә ташлап киттең син мине, бәгърем?! Мин, мин гаепле барысы өчен дә! Мин, мин җиттем синең газиз башкаеңа! -
7 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
– Сиңа туган җир кирәкми. Сиңа тудырган анаң белән атаң да кирәкмәде. Сиңа бүтән нәрсә кирәк. – Син нәрсә беләсең?! – Беләм, энекәш, беләм. Сиңа мине яратып йөргән чабатачы Мостафа карт кызы кирәк. Чабатачы кызы! Ишетәсеңме, чабатачы кызы! – Кагыласы булма Гөлйөземгә! Ул минеке! Бары тик минеке! Ул сине яратмый. -
6 ноября 2021 - 09:00
Чукрак (романның дәвамы)
– Нигә акырасың?! Нәрсә юк?! Алладан ераклаштың. Җеннәр белән саташасың. Мәчетне ябып, көфер почмагы ясарга уйлыйсың! Саташасың! -
5 ноября 2021 - 11:00
Чукрак (роман)
Чукракны, Гөлйөземе үлгәннән соң бер атнадан, чишмә буенда атасы белән анасы кабере өстенә үзе утырткан каеннарның юанрагыннан кисеп төшерделәр. Кесәсеннән авылдашларына язган хатын алып, хатта язылганча, шәригать кануннарына туры китереп, зиратка кертмичә, ике каен арасына – Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай уртасына җирләделәр...