Чукрак (романның дәвамы)
Батырҗан Гөлйөземне төртеп җибәрде. Гөлйөзем баскыч төбенә егылып китте. ‒ Ах, син, себерке! ‒ Очып янына барды, чәченнән тотып сөйрәп торгызды. ‒ Сиңа мин ярамадыммы?! Сиңа өйләнгән, күп балалы Арслан кирәк булдымы?! Сиңа иреңнең башына җиткән Арслан кирәк булдымы?! Мә, фахишә! Мә, себерке! – дип, Гөлйөземнең аркасына пычак кадады...
Романны башыннан монда басып укыгыз.
Галимҗан качканнан соң ай ярым тирәләре үткәч, Арсланның тәрәзәсен шакыдылар.
‒ Кем бар анда?
Тыштан аңлаешсыз тавыш ишетелде:
‒ Сүзем бар. Чыккач күрерсең.
Анасының үзенә текәлгән сораулы карашына:
‒ Каян белим! Син дә минем белән бергә утырасың лабаса! Тавышыннан кем икәнен таныдыңмы соң?! – дип акырды.
‒ Чыга күрмә! Бу вакытта юньле кеше йөрми, – диде анасы.
‒ Синнән сорап торырмын! Йокла!
Арслан чыгып китүгә, Мәликә аяк очларына гына басып бусагага килде дә, ишекне аз гына ачып, колагын ишек ярыгына куймакчы булды. Тыштан Арслан бар көченә ишеккә типте, Мәликә аздан гына башын алып өлгерде.
‒ Җенле! Дивана! Тугач та мендәр каплыйсы нәрсә! – дип мыгырданды карчык, коты чыгып.
Тышта ике ир-атның ара-тирә аңлашылып, ара-тирә өзелеп киткән өзек-өзек бәхәсләшкән тавышлары ишетелде.
Мәликә күпме генә икенче кешенең кем икәнлеген белергә тырышса да, белә алмады.
Бераздан тавыш тынды. Малае да, ят тавыш та юкка чыкты.
Ана төне буе йоклый алмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, улын көтте. Арслан кермәде.
Шәрифулла Арсланга, төн уртасында Галимҗанның үз нигезенә кереп киткән, хәбәрен җиткерергә килгән иде.
Таңга Галимҗанның ихатасын районнан килгән милиционерлар чорнап, әйләндереп алган иде инде. Арсланның иртәнге таң тынычлыгын бозып акырган тавышына көтү куарга дип торган халык, берәм-берәм, Галимҗан нигезенә җыела башлады.
‒ Галимҗан, кулларыңны күтәр дә үз теләгең белән чык! Юкса!
Йортның чормасыннан Галимҗанның башы күренде:
‒ Нәрсә?! Юкса!.. Нәрсә эшләтерсең?! Мин дә синең кырын эшләреңне бик яхшы беләм, Арслан!
‒ Нәрсә беләсең, нәрсә беләсең?! Селәгәй!
‒ Төннәрен колхоз фермасында нинди эшләр майтарганыгызны халыкка сөйләсәм, синең эшләр минекеннән дә куркынычрак.
‒ Сөйлә! Әллә куркыр дисеңме?!
‒ Юк инде. Сине кызганмасам да, аларны кызганам. Мин синең кебек кансыз түгел. Миңа ул балаларның зыяны тигәне юк.
‒ Нинди балалар турында сөйлисең син, имгәк?!
‒ Шаярма! Диванага сабышма! Бик яхшы беләсең.
Районнан килгән милиция капитаны Шәмсиев пистолетын чыгарып һавага атты.
‒ Гаепләнүче! Хәзер үк үз теләгегез белән кулыгызны күтәреп бирегә чыкмасагыз, без сезгә турыдан-туры һөҗүм ясаячакбыз.
‒ Кемгә?! Миңамы?!
Галимҗан мылтыгын корып, аякларын иңсәсе киңлегендә аерып, чормадан өйалды түбәсенә чыгып басты. Уң кулындагы ике көпшәле ау мылтыгын күккә төзәп атып җибәрде. Каты шартлаудан куркып, Исрафиллар карамасына кунган карга көтүе кара болыт булып авыл өстен каплады.
‒ Кемгә атасыз?!
Күкрәгенә акбур белән ясалган кеше сурәтенә күрсәтеп:
‒ Линингамы?! ‒ Арты белән борылып, аркасына ясалган кеше сурәтенә күрсәтеп: ‒ Сталингамы?! Сайлагыз! Һәм атыгыз! Көтәм! Ник атмыйсыз?! Җыелган халык сезнең хөкемегезне көтә! Кулыгыз калтыраса, алтатарыгызны Арсланга бирегез! Арслан, ат! Бу мәсьәләдә синең кулың калтырамый. Син бит – Сталин мәсьәләсендә азау теше чыгарган кеше! – дип кычкырды.
Районнан килгән милиционер Шәмсиев, алга ук чыгып:
‒ Яхшы. Димәк, үз теләгең белән бирелмисең. Тудырган анаңны кулга алам! – дип акырды.
‒ Кирәкми! Кирәкми, биреләм!
Галимҗан түбәдән төште. Ике милиционер, ике яктан килеп, аның кулларын каерып тоттылар.
‒ Сау булыгыз, авылдашлар! Минем карт анамны какмагыз! Мин сезгә зыян салган булсам да, аның сезгә тырнак очы кадәрле дә начарлыгы тигәне булмады. Озак яшәмәс. Адәм рәтле җирләгез. Йорт-каралтысы бер кәфенлек кенә булыр әле. Сау булыгыз! – дип кычкырды ул, абына-сөртенә артына борылып карап.
***
Батырҗан, көне буе үзенә урын табалмыйча, үз-үзен кая куярга белмичә, караңгы төшкәнен түземсезлек белән көтте. Арсланның Гөлйөземгә булган мөнәсәбәте, Галимҗанны җиңел генә төрмәгә озатуы аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Ул Гөлйөзем белән аңлашырга дип, йә «юк», йә «бар!» дигән сорауга җавап эзләп, караңгы төшкәч, Гөлйөземнең тәрәзәсе янына килде. Сак кына тәрәзә шакыды.
‒ Кем бар анда?
‒ Мин идем әле бу, Гөлйөзем.
‒ Төн уртасында нишләп йөрисең?
‒ Ни бит... Теге... Йомышым бар иде. Ишегеңне ач әле.
‒ Көндез, яктыргач килерсең.
‒ Бик ашыгыч йомыш иде. Ач инде!
‒ Ачмыйм. Улымны йокыдан уятасың.
‒ Ач инде, Гөлйөзем!
‒ Соң инде. Без йоклыйбыз.
‒ Ач инде, Гөлйөзем!
‒ Ачмыйм! Шакыма да, ачмыйм!
‒ Ач инде.
Шулчак ишектә ап-ак эчке киемнәрдән, ярсыган, ачулы Арслан күренде.
Арслан, биленә таянган килеш:
‒ Ачам мин сиңа хәзер! Исән чакта бу ишегалдыннан үкчәләреңне күтәр!
Юкса!.. – дип ысылдады.
‒ Син?! Арслан!
‒ Әйе, мин!
‒ Өркетәсең?
‒ Күп телеңә салынма. Сиңа гына тешем үтәр!
‒ Менә син нинди икәнсең!
‒ Нинди?
‒ Аңлашылды...
‒ Аңлашылса, кайт та анаңның сәләмә юрганы астына кереп ят!
‒ Ашыкма! ‒ Итек балтырыннан пычак чыгарды. ‒ Мин сиңа Нуриәхмәт белән Галимҗан гына булып калмам. Мин синеме, мин сине...
‒ Нишләрсең?! Бер генә адым атла. Иртәгә үзеңне нишләтергә кирәген белермен!
‒ Нуриәхмәттән котылдың, Галимҗанны үлгәнче кыйнап озаттың, хәзер минме?!
‒ Синең чират! Сталин, Сталин портретын онытма. Юкса...
‒ Ах, син шулаймы?
Ай яктысында пычагы ялтырады.
‒ Арслан, сак бул! Кулында пычагы бар!.. – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде Гөлйөзем.
Батырҗан кадамакчы булды, Арслан, койма аша сикереп, урамга чыгып чапты. Гөлйөзем Батырҗанның биленнән кочаклап тотып калды.
‒ Батырҗан, акылыңа кил. Ташла пычагыңны!
Батырҗан Гөлйөземне төртеп җибәрде. Гөлйөзем баскыч төбенә егылып китте.
‒ Ах, син, себерке! ‒ Очып янына барды, чәченнән тотып сөйрәп торгызды. ‒
Сиңа мин ярамадыммы?! Сиңа өйләнгән, күп балалы Арслан кирәк булдымы?! Сиңа иреңнең башына җиткән Арслан кирәк булдымы?! Мә, фахишә! Мә, себерке! – дип, Гөлйөземнең аркасына пычак кадады. Бераз аңсыз басып торганнан соң, һушына килеп, алпан-тилпән атлап чыгып китте.
***
Гөлйөземне Арслан аты белән тиз арада район хастаханәсенә озаттылар. Пычак умырткасына эләккәнлектән, хәле бик авыр булу сәбәпле, район хастаханәсендә озак тотмыйча, калага күчерделәр. Өч айдан соң, бүтән аягына басалмаячак, дип, авылына кайтардылар. Шул өч ай эчендә Мифтах, Мәсрүрә гаиләсендә, Ислах белән тарткалаша-тарткалаша ашап, күзгә күренерлек булып үскән, Ислах белән туганлашып беткән иде. Кайчакларда матур гына уйнаган җирләреннән бәргәләшеп тә алалар. Кайчан гына карасаң да, Мифтах – өстә, Ислах, үкерә-үкерә елап, аста ятар иде. Мәсрүрә аларны аерып, икесен ике тез башына утыртып тынычландыра, артларыннан чәбәкләп сөя, үгетли...
‒ Әй улым, улым, Ислахетдинем. Җиңәме? Җиңәдер шул. Ул бит башка орлыктан, ә син... Әниеңә орлык сайларга бирмәделәр шул. Комы коелган, шәлперәйгән картка көчләп бирделәр. Ә бу – алпавыт...
Мифтахны арт саныннан сөеп:
‒ Тутырган тавык, әй лә, әтәч... Суйган да каплаган, төшләремә кереп газаплаган, күзем йомсам, күз алдында басып торган нәкъ үзе инде, – ди.
Мәсрүрә Гөлйөземне ташламады. Нигәдер үз итте. Әллә Гөлйөзем Мотаваллар «килене» булганга, әллә үзе яшьтән Мотавал малайларына гыйшык тотып, бигрәк тә Галиәхмәткә мөкиббән булгангамы, Мифтахны күрүгә, Галиәхмәткә охшатса да, минем Мотавалым кайткан, дип, кечкенәдән алдына утыртып сөя торган булды.
‒ Мотавал өендә генә рәхәттә, оҗмахта яшәдем мин. Ул гына мине өрмәгән урындыкка да утыртмады. Мотавал өендә генә туйганчы икмәк ашадым мин. Үлгән булса, урыны – җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Догамнан аны да, килендәшем Мөсәгыйдә абыстайны да калдырганым юк. Анысы да, көндәшем, дип тормады, үз баласыдай күрде, – дип сөйли иде.
***
Әгәр сугыш чыкмаган булса, төрмә Нуриәхмәтнең башына җиткән булыр иде. Аның гомерен, бәлки, сугыш саклап калдыргандыр да. Имгәнгән аягы аркасында сугышка – алгы сызыкка, штрафбатка җибәрә алмаганга, хөкем җәзасын җиңеләйтеп, аны төрмәдән оборона заводына эшче көчләр җитмәгәнгә күрә, эшкә озаттылар. Ул анда тимер кырды. Ачлыктан кешеләр үлгәндә, аның кулында паёк иде. Сугыштан соң, хөкем җәзасы беткәннән соң гына, авылына кайтып егылды.
Теге вакытта, Нуриәхмәт Себергә озатылганда, узып барган товар вагоны- ның әз генә ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп, өнсез калып, ачыргаланып:
– Әткәй! – дип кычкырган сүзләре, атасы утырган поездның аңа бәрелеп диярлек каршысыннан узып китүе, вакытлар үткән саен, аңа сәер булып тоелды. Ул – Себергә! Ә атасы кай тарафка китте соң?! Бәлки, абыйсы Галиәхмәт
теләгән, хөрмәле яккадыр?
Шул вакытта атасын утырткан поездга ияреп ник чапмаска?! Ул поездны куып
тоталмаса да, сакчының ядрәсе аны куып тотар, атасы аны үз куллары белән җирли алмаса да, күңеле белән, бәхиллеген биреп, ясин чыгып җирләр иде бит! Атасы Мотавал белән анасы Мөсәгыйдә авылдан сөрелгәч, кайда яшәгәннәр,
үзләрен кем алып кайтып җирләгән, Галиәхмәтләре кая, кайда җирләнгән?.. Шул сорауларга җавап табалмыйча, дөреслекнең йөзенә карый алмыйча, кыйналып, тапталып, куылып, себерелеп, сөргеннәргә сөрелгән, үз канаты астына алып, яманат күтәртмим, уйнаштан бала тапты, дигән исемен чыгартмыйм, дип, күзенә генә карап торган Гөлйөземенең дә гомере буе Галиәхмәт чыгып киткән якка карап тилмергәнен, сулганын күреп Нуриәхмәт сөйләшмәс булды. Аның сөйләшер, сер сыяр кешесе юк иде. Шуңа ул үзе теләп телсез-чукракка әйләнде.
***
Урау юллар үтеп, илле өчнең караңгы, кар катыш яңгырлы көзендә авыл урамына култык таягында, аркасына капчык аскан, сыңар аяклы Галимҗан да кайтып керде. Ул төрмәдән штраф батальоны белән сугышка эләкте. Менә-менә сугыш бетә, дигәндә генә, Берлин янында яраланып, аягын өздерде. Аннары – унбер ай буе госпитальдә. Калганын башкаларга сөйләргә курка, яшерә иде. Сугышка эләккәннән соң, өч көн дә сугышмыйча әсир төшүен, аннан качып теләсә кайда кача-поса, айдан артык ачлы-туклы салам өеме төпләреннән тычкан тотып, шуның белән җан асрап, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләр ягына эләгүен, сорау алулар, кыйналуларны, кабаттан штраф батальоны белән сугышка керүен авылда бер генә кешегә – Нуриәхмәткә, чукрак түгел икәнен белсә дә, «чукрак»ка сөйлим дип, курыкмыйча, шикләнмичә, бүтәнгә чыкмаячагына тәмам ышанып сөйли иде.
Шул ачы язмышы, әсирлеккә төшүе аркасында, гомере буе пенсия күрмәде. Тугызынчы май – Җиңү көннәрендә фронтовикларны бәйрәм мәҗлесләренә чакырганда, ул аларны, таягына таянган хәлдә, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, бугазына утырган төерен йотарга да кыймыйча, койма ярыгыннан карап озатып кала иде.
Алар кайтканда, ул инде берәр кешенең ташландык абзарында йә булмаса колхозның каравыл йортында, тимерче алачыгында исереп аунап ятар, бәйрәмнән соң авылдашларының: «Син кичә нигәдер бәйрәмдә күренмәдең?» – дип, авырткан җирен чеметергә теләп биргән сорауларына, сөялләнгән бәгыреннән чыгарып:
‒ Сез бәйрәм итеп йөргәндә, мин Берлинны алып йөрдем, ‒ дип шаярткан була иде.
Чыннан да, ул – авылның сугыш чоңгылында кайнаган, үлем белән якалашкан бердәнбер фронтовигы иде. Авылга кайтканчы, кечкенә генә бер шәһәрнең тимер юл вокзалында, яраларының сызлавына чыдый алмыйча бер ярты аракыга саткан күкрәк билгесен генә күрсәләр дә, авылдашлары аның хакында нәрсә уйларлар иде микән?!
Шулай, Галимҗан авылына илле өчнең карлы-яңгырлы караңгы көзендә, көн төнгә авышып килгәндә кайтып керде.
Нигезендә аны җир астыннан очлары гына тырпаеп чыгып торган идән асты бурасы, бураның берничә кара бүрәнәсе һәм салкын җил белән көрәшеп, сызгырып утырган корыган алабута, кычыткан таяклары гына каршы алды.
Галимҗанның күзе яшьләнде. Бугазына төер утырды. Күз алдына сабый чагы килеп басты. Әнә түбәндәрәк, ихатаның аскы өлешендә, уң яктарак – абзарлары. Әнисе Мөнәвәрә кәҗәләрен сауган да чыгып килә. Кулындагы сөтле савытын аңа суза. Әнә Батырҗан атасының малларына сүгенеп акырган тавышы ишетелеп китә. Алар – Галимҗаннардан өч кенә өй аша.
Ул бүрәнәгә утырды. Махорка төрде. Уйга батты. Нигә кайтты ул?.. Нәр- сә өчен?.. Шушыларны күрергәме?.. Үзен күрсәтергәме?.. Үзен кызганды- рыргамы?.. Үзенең барып чыкмаган тормышын сөйләргәме?..
Бәлки, кеше-фәлән күргәнче, китеп өлгерергәдер. Бу караңгы карлы- яңгырлы төндә сыңар аяк белән станциягә кадәр ничек сөйрәлергә...
Тәүге тапкыр елап аваз салган авылыңда баш очыңа салып ятарлык салам мендәрең дә, тупсасына башыңны төртеп йоклап чыгарлык чыбык очы туганың да булмый торып, нигә кайтырга, нигезеңдә шушы тырпаеп торган бүрәнәгә асылынырга бил каешың да булмый торып, нигә яшәргә иде?
Яшәү үлемнән көчлерәк. Батырҗанны күрү, аларда куну нияте белән, шулар нигезенә атлады. Әмма анда аны Батырҗаннарның ярым ишелергә торган, тәрәзәләренә аркылы такта сугылган йортлары гына каршы алды. Бәгырьләргә үтеп кергән рәхимсез салкын җил, озак басып торырга ирек бирмичә, аны Арслан ишек төбенә алып килде. Ишек шакыды. Ишек ачылып, өйалдына чыккан хуҗаның:
‒ Караңгы, шыксыз төндә нинди көтелмәгән кунак?! – дип мыгырдаган тавышы ишетелде.
Галимҗан үзенә таныш тавыш ишетеп, шатлыгыннан, кабыгыннан чы- гардай булып:
‒ Мин, мин әле бу, Галимҗан! – дип кычкырды. ‒ Мин андый кешене белмим.
‒ Ничек белмисең, ничек?! Бу – мин, Галимҗан! Арслан:
‒ Юк, юк! Мин бернинди дә Галимҗанны белмим. Капканы ябып чык! ‒ диде дә кереп китте.
Галимҗанның: «Арслан, Арслан!» – дигән тавышы ишегалдында бүленеп калды.
Аның соңгы өмете дә чәлпәрәмә килде. Аңа хәзер, ничек кенә булса да ышык урын табып, таңга кадәр баш төртергә, төн уздырырга, таң белән станциягә китәргә кирәк иде.
Таңга җир өстен кар каплаган иде. Мәсрүрә, торып, кәҗә-сарыкларының тиресен чистартып чыгарды да, малларына печән биргәнче дип, көянтәсенә чиләкләрен асып, турыдан гына – Арсланнар тыкрыгыннан чишмәгә юл тотты. Арсланнарның абзарына җитәр-җитмәс...
‒ Шушы сәнәк белән чәнчегәнче күземнән югал! Мин бернинди дә Галимҗанны белмим! Минем өчен Галимҗаннар, Батырҗаннар юк! Минем өчен алар үлде, бетте! Күземнән югал! Тапкан кая кереп йокларга! Җылыга, сарыклар янына кереп яткан! Бар, бар, үкчәләреңне күтәр! Кеше-фәлән, күрше- күлән күреп калса... Башны Себер җибәрерсең, – дигән тавыш ишетелде.
Мәсрүрә, үзен күрмәгәйләре дип, абзар артына ышыкланды. Абзардан, тыйтак-тыйтак атлап – Галимҗан, ә артыннан, сәнәк тотып, Арслан чыкты.
‒ Әйдә, әйдә, агай-эне! Синең белән алыш-биреш өзелгән! Юлыңда бул! Әнә Ходай Тәгалә үзеңә ак юл теләп, ак җәймә җәеп куйган. Кәбестә ашагандай, ак карны шыгырдатып, тыйтак-тыйтак атлавыңны бел!
Галимҗан бер сүз дә дәшмәде. Абзар түбәсеннән кар алып, бер-ике тапкыр битен уды да, караңгыдан чыгып ап-ак карда чагылган күзләрен яшерер өчен баш киемен батырыбрак киеп, урамга чыкты. Арслан капкасын япты. Галимҗан, озак кына барыр юлына карап торганнан соң, гәүдәсе белән борылмыйча, башын аз гына уң як иңсәсенә борып:
‒ Тегеләр исәнме? – дип сорады.
‒ Исән!
‒ Барысы дамы?
Арсланның тәне эсселе-суыклы булып, маңгаена тир бәреп чыкты. Тиз
арада үзен кулга алып, мактанырга теләп:
‒ Бишесе дә!
Галимҗан сукмак буйлап тау астына төшеп китте. Арслан, ул киткән якка
карап, үз-үзенә:
‒ Исән. Бишесе дә исән. Әнкәй генә – әбиләре генә үлде. Нинди егет!.. Нинди
кеше иде!.. Типсә тимер өзәрдәй, барыбызны, бөтереп, бер тишеккә тыгардай егет иде. Гаепләмә, туган, гаепләмә. Алдыңны-артыңны карап яшәмәсәң, бу дөньяда аягыңны гына түгел, башыңны да югалтасың, – дип сөйләнде.
Мәсрүрә, Арсланның кереп киткәнен генә көтеп торды да, яшеренгән җиреннән чыгып, көянтә-чиләкләрен эләктереп, чишмәгә йөгерде. Чиләкләрен тутырып су алды да, бөгелә-сыгыла, арт санын уйнатып, турыдан гына кистереп, Галимҗан алдына килеп басты. Танымаганга салышып:
‒ Безнең авылда нинди таныш түгел кеше йөри? – дип сорады.
‒ Мин – күрше авылдан. Сезнең авыл аша тимер юл вокзалына юл тотам, – диде Галимҗан, тамагын кыргалап.
‒ Башта, миңа сугылып, чәй эчеп чыгар идең.
‒ Рәхмәт! Барыр юлым шактый. Аннары, буран да чыгарга тора. Мәсрүрә, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгына инангач:
‒ Юк инде, Галимҗан абзый. Мондый, сугыштан соң ирләрне чыра яндырып
эзләп тә табып булмый торган авыр чорда, өстеңә ябынып ятарлыгы да калмаган кырыкмаса кырык ямаулы хәерче бушлатын да чыгарып ыргытырга жәлли торган кытлык заманда, синдәй кешене кулдан ычкындыраммы соң?! – диде.
‒ Син кем соң?
‒ Әллә танымыйсыңмы, Галимҗан абый? Бу – мин! Мотавал хәзрәтнең яшь бичәсе, авылыгызның яшь абыстае, Миркасыйм өчен карт хатын булсам, Арслан өчен сөяркә идем. Синең алыштыргысыз хатының булырмын, – диде.
‒ Минем белән нишләмәк буласың? ‒ Ябынып ятмак булам.
Галимҗан, сул аягы урынындагы агач түмәренә карап:
‒ Ябынырлыгым калгандыр дип уйлыйсыңмы? – дип көрсенде.
‒ Дөньясына үч итеп, Арсланнар көнләшерлек итеп яшәрбез. Мин сине
өрмәгән урынга да утыртмам. Сиңа тәрбия кирәк. Хатын-кыз тәрбиясе.
– Минем әни карчык кай тарафкарак җирләнде икән?! Укый белмәсәм дә, күңелдә булганнарны бушатып, баш киемемне салып, күрсәткән кайгы-
хәсрәтләрем өчен гафу үтенеп китәр идем.
– Алып барырмын. Чәйләп алырбыз да алып барырмын.
Мәсрүрә, кайтып керешкә, Галимҗанның каткан сырмасын салдырып, мич
башына киптерергә җәйде. Аяк киемен салдырды. Агач түмәреннән ясалган протезына ябышты. Галимҗан, салмаска тырышып, җан-фәрман карышса да, хуҗабикә ничек итсә итте, хәйләләде, ачуланды – түмәрне салдырды. Протез асты чеп-чи ит, кап-кара кан иде. Мәсрүрә курыкмады, чирканмады, тубыктан өстә киселгән аякны кочаклап, Галимҗанның күзләренә мөлдерәтеп карап, яшь аралаш:
– Борчылма, борчылма, җаным! Без аны синең белән рәткә кертәбез. Мин синеме?.. Мин сине... – диде.
Галимҗан алдына табак китереп куйды. Мич артындагы казаннан су салып, үз терсәген тыгып, суның җылылыгын тикшерде. Исән аягын шул суга тыкты. Мәсрүрәнең кул бармаклары Галимҗанның аяк бармаклары арасына кереп адашты. Галимҗанның күзеннән яшь атылып чыкты. Гәүдәсен каз тәне каплады. Уң кулы белән, астымны юешләдем бугай, дип, чак кына ят җиренә үрелмәде. Күңеле тулды. Гомерендә беренче тапкыр үз тәнендә чит кеше – хатын-кыз кулының җылысын, назын тоеп, кайбер җире уянгандай булды. Үкереп, үксеп елыйсы килде. Елый алмады. Каткан бәгыре еларга ирек бирмәде. Күзендә – яшь, йөзе – көләч иде. Читтән карап торучыга ул тиле кешене хәтерләтте. Мәсрүрә кунагының аягын юганнан соң сәкесенә сузып яткырды, бил каешын ычкындырып, балагыннан тартып, чалбарын салдыра башлады. Кунак карышмады. Чалбар төбе тезгә җиткәч, чөйдән чүпрәк алып, кунагының оят җиренә каплады. Аяк юган суны мич арасындагы чиләккә түкте, табакны чайкап, өзелгән аяк астына куйды. Мич арасыннан кер сабыны алып чыгып, мич алдындагы комганнан су агызып, аякны сабынлап юды.
– Түз, түз, җаным! Син мондый авыртуларга күп түзгәнсеңдер инде. Хәзер мин синең яраңа сырганак мае сөртәм. Ялап ала ул синең яраңны. Түз, түз, җаным! – дип сөйләнеп, мич арасыннан йомшак чүпрәк алып чыгып яхшылап корытканнан соң, ярага май сөртте.
– Батырҗанның хәбәре бармы? Исән микән? – дип сорады Галимҗан, каушаудан көч-хәл телен әйләндереп.
– Батырҗан абыйны алып киткәннән соң, хәбәре дә, кайтканы да булмады. Суга төшеп югалгандай юк булды. Сафурәттәй генә – анасы – акылдан шашардай булып, гомере буе тилмереп көтсә дә, улын башка күрә алмады. Мәрхүмәне: «Үзе ачка катып үлсә дә, чоланыннан капчык-капчык ярма, поты-поты белән он чыкты, киптерергә эленгән дару үләннәре генә дә уфалла арбасына төярлек иде», – дип сөйләделәр. Кергән бер кешегә: «Дөнья хәлен белеп булмый, Батырҗаным, сугышка кереп, ранен булып кайтса, менә бу үлән белән ярасын бәйләрмен. Үги ана яфрагы бу. Файдасы бик тия. Тын юлына салкын тидереп кайтса, менә кипкән мәтрүшкәм бар. Минем бурсык маем да бар әле. Күкрәген ышкырга. Менә монысы ‒ гөлҗимеш. Әнкәй мәрхүмә, тын юлларына бик яхшы, дия торган иде. Кибеткә тары кайтканы юк. Батырҗаным көйләдә тарткан тары оныннан тәбикмәк ярата. Кайтып керсә, нишләрмен?
Мөнәвәрәнең тарысы бар микән? Шуннан алып торырмын микән? Биреп торыр микән?.. – дип сөйләргә ярата иде. Синең анаң Мөнәвәрәттәй белән, бер-берсеннән көнләшеп, үлән киптерделәр, ярма, он җыйганнар. Төенчеккә төрелгән йодрык кадәрле генә тары ярмасы гомерләренең соңгы көннәренә кадәр әле берсендә, әле икенчесендә йөрде. Үлемнәре хакында беләсеңдер инде... – диде Мәсрүрә, ризык хәстәрен күрә-күрә.
Галимҗанның бар көченә кысылган йодрыгында – учакта дөрләп янган нарат шыртлавы, йөзендә – кып-кызыл ялкын шәүләсе, тәнендә күмер кайнарлыгы иде. Кысылган йодрыктан, тартылган мускуллардан богауланган тамырларындагы кан, кая агарга белмичә, ярасыннан саркый иде.
Галимҗанның анасы Мөнәвәрә белән Батырҗанның анасы Сафураны кырдагы эскерт төбеннән яз көне, җирләр ачылгач кына табып, авыл зиратына җирләделәр. Сугыштан соң Кушкаен авылын гына түгел, тирә-якны тетрәндергән вакыйга иде бу. Сафура белән Мөнәвәрә, кәҗәләренә ашарга беткәч, яңа ел алдыннан, билләренә бау бәйләп, чүмәлә, эскерт төбе эзләп юлга чыкканнар. Алар артыннан ук буран кузгалган. Атна-ун көнгә сузылган гыйнвар бураны кырлардагы калкулыкларны, вак-төяк куакларны, чүмәлә, эскерт төпләрен тигезләгәннән соң, буран тынгач, авыл халкы, бу ике ятимәне күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Күпләр, ул еллардагы бүреләрнең күплеген истә тотып, бүреләр ашагандыр, дип, өметләрен өзсә, картаеп, аяк-куллар тузса да, тел тузмый, дигәндәй, яткан сәкесеннән – мич арасына – чиләккә, чиләктән – ятагына – сәкесенә көчкә аягын сөйрәп кыймылдаган Шәрифулла гына, үзләрен тимер юл станциясендә очратып, билет алып, поездга утыртып, малайларын эзләргә озатып калган, имеш. Тик каршы гына ала алмады. Үзе дә алардан соң озак тормыйча, шулар үлеме белән, кырык градуслы салкын төндә Мофаззалның капка төбендә катып үлде.
Мөнәвәрә белән Сафураны күрше авылның ат караучы Нигъмәт дигән кешесе, колхозның ат торагыннан йөз, йөз илле метр ераклыктагы бер салам эскертенең төбеннән берсенең әз генә чыгып торган аягын күреп, авыл халкына хәбәр итте. Авыл җитәкчеләре районнан милиция чакыртып саламны ачуга, мәетләрнең кабыргалары арасында күселәр утырганын күреп, күпләр аздан гына аңнарын югалтмадылар. Беррәттән кабер казып, икесен дә авыл зиратына җирләделәр. Авыл картлары, икесенең дә каберләрен бергә кертеп, каен такталарыннан чардуган корып куйдылар.
***
Гөлйөзем тормышында да тетрәндергеч хәл булды. Кояш югарыга күтәрелеп, өйлә вакыты җитеп килгәндә, бандероль күтәреп, авылның почтальон кызы Әнисә килеп керде.
‒ Гөлйөзем апа, сиңа бандероль бар, ‒ диде ул, бияләен сала-сала.
Гөлйөзем, карават башына тотынып, шуыша-шуыша, гәүдәсен өскәрәк күтәрә төште.
‒ Нәрсә?! Нәрсә соң ул?
Әнисә, шәлен иңсәсенә шудырып:
‒ Бандероль! Кемдер почта аркылы сиңа әйбер җибәргән, – диде.
‒ Каян? Кем?!
‒ Белмим. Адресын да, исемен дә куймаган.
‒ Юк, юк! Берүк алып китә күр! Минем читтә беркемем дә юк. Аллам
сакласын, – дип калтыранды Гөлйөзем.
‒ Мин алай эшли алмыйм. Мин бу бандерольне хуҗасына – сиңа тап- шырырга тиешмен.
‒ Әй, Ходаем! Нәрсә икән инде монысы тагын?
‒ Нигә куркасың?! Кулыңны гына куй да, ачабыз да карыйбыз.
‒ КызымӘнисә,кулларымкалтырый.Пинсияалгандагыкебек,үзеңгенәкуйинде. ‒ Ярар! Моны үзең генә ачасыңмы, булышыйммы?!
‒ Булыш, булыш. Рәтен дә белмим, ача да белмим, – диде Гөлйөзем, каушап. Әнисә, ашыкмыйча гына, бандерольне өстәл өстендә сүтте. Бандероль
эченнән ап-ак ирләр күлмәге килеп чыкты. Гөлйөзем сискәнеп китте. Дистә еллар ятагыннан кузгалмый, мендәр сөяп кенә утырта торган хаста Гөлйөзем, үзе дә сизмәстән, торып утырды. Күлмәккә үрелде. Күлмәкне уч төпләренә салып, озак кына карап торганнан соң:
‒ Аның күлмәге! – дип ыңгырашты.
Күлмәкне йөзенә, битенә китерде, иснәде.
‒ Аның исе! Галиәхмәтем исе!
Күлмәкнең түш кесәсеннән Гөлйөземнең үз кулы белән чиккән кулъяулык
чыкты. Гөлйөзем кулъяулыкны алып, таратмакчы булды. Кулъяулыкның бер почмагы төйнәлгән иде. Калтыранган, ябык, хәлсез бармаклары белән чишә башлады. Шулчак Нуриәхмәт килеп керде.
***
Ислах әлифне таяктан аермаганга күрә, моннан барыбер рәт чыкмаячак, дип, мәктәптән куып чыгарылгач, башта хуҗалык көтүе көтте, аннары, исәя төшкәч, балигъ булып, яше тулгач, колхоз фермасына маллар карарга, сыерлар асты чистартырга керде. Ә Мифтахны мәктәпне тәмамлаганның икенче көнендә үк ферма мөдире итеп билгеләделәр. Ислах өчен бу аяз көнне яшен суккандай булды. Мифтахның сөйгәне ‒ Хөллиясенә күз атып, ничек тә аны үзенеке итү теләге белән янып яшәгән Ислахның йокысы качты. Ничек тә Мифтахны яндыру, үч алу планы белән яши башлады.
Көннәрдән бер көнне, мал астына салам кирәк, дигән сылтау белән, Арслан фермага менде. Мифтах янына барып тормыйча, туп-туры, ат арбасыннан тирес бушаткан Ислах янына килде. Дәшми-нитми озак кына карап торганнан соң, Ислахта үз чалымнарын тоеп, үз канының тирес арасында газапланганын күреп:
‒ Нихәл, улым! Хуҗаң, Мифтах янына барып тормыйча, туп-туры синең яныңа килдем әле, – диде.
‒ Хуҗа?! Тапкансың хуҗа!
‒ Хуҗа инде, хуҗа! Сиңа мал асты карата, тирес, тизәк түктерә икән, димәк – хуҗа! Бергә, бер класстан башлаган идегез бугай... Бу – Кыяметдин белән Гыйльменисаның кызы Хөллия дә сезнең белән укыдымы соң әле? ‒ Бу сүзләрне Арслан тиккә кулланмый, мәкерле планын тормышка ашырыр өчен җирлек әзерли иде. ‒ Аларның нәселе шундый. Атасы Нуриәхмәт тә, бабасы Мотавал да хуҗа булырга, кеше эшләтергә яраттылар. Ә безнең нәсел буйсына торганнардан түгел. Мин үзем аларга буйсынмадым. Үзем аларны буйсындырдым! Атаң Галимҗан бер дә күренми, авырмыйдыр бит?
‒ Картая-картая акылың чыга башладымы?! Нишләп ул минем әти булсын! ‒ Картлык. Гафу ит. Картлык. Синең атаң...
‒ Азапланма! Минем атам Миркасыйм да түгел!
– Алай икән. Димәк... ‒ Уң кулы белән сакалын сыпырып, – димәк, барысын
да беләсең! – диде.
– Беләм!
– Белгәч! Нигә ник туганыңа үкенеп яшисең?! Суксаң – үтер, тотсаң – өз! Селәгәй булып яшәмә! Син аларга буйсынырга тиеш түгел! – диде Арслан, зәһәрләнеп.
Ислах, Арсланны бугазыннан эләктереп:
– Муеныңны борганчы, исән чагында югал күз алдымнан! Синең көнең бетте! – дип кычкырды.
– Ялгышасың. Минем көнем башлана гына әле.
– Имеш, мыскыл итә. Тирес түгәсеңме?! Син түктерәсең ул тизәкне миңа! Син, син аны фермага бригадир итеп куйдырдың!
– Чү, чү, улым. Акыллы бул. ‒ Кулларын бугазыннан көчкә алып: ‒ Килешмәгәнне. Тинтәк син! Өстәвенә, аңгыра! Ферманы яндырып була, тизәккә каткан сәнәкне яндырып булмый, – дип ысылдады.
***
Эңгер-меңгер төшеп килгәндә, Арслан Мифтахлар тәрәзәсенә чиртте. Гөлйөзем, ятагыннан күтәрелә төшеп:
– Кем бар анда? – дип сорады.
Тыштан Арсланның:
– Энекәш, Мифтах, чык әле, – дигән тавышы ишетелде.
– Теге этең – карт бүрең килгән. Бүген тагын тынычлыгыбыз югала. Кылкындырганчы эчертеп, исертеп китә икән, – дип ыңгырашты ана.
– Телеңә салынма! Сез ике имгәкне караудан гайре файдагызны күргәнем юк әле. Ул миннән кеше ясады, – дип кычкырды Мифтах.
– Харап икән! Ике көн ферма мөдире булып эшләгәнсең икән. Моңарчы менә шушы мич арасында утырган гарип картның пенсиясе белән анасының кул эшеннән кергән акчага яшәгәнен оныткан.
Мифтах мыгырдана-мыгырдана чыгып китте дә бераздан, кереп, стакан белән кабымлык алып, тагын ишек катына юнәлде.
– Арслан абзыкай түгел ул, Галимҗан абый, – дип алдап, ишекне тышкы яктан япты.
Артыннан анасының:
– Алда! Галимҗанның намазга басуын, инде авызына бер тамчы да аракы алмаганын белми идек, – дигәне ишетелде.
Мифтах үз-үзен белештермәслек булып исерде.
– Арслан абзыкай, син бит – минем атамнан да якынрак кешем, – дип мыгырданды ул, телен көч-хәл белән әйләндереп.
– Ярар инде, Мифтах энем, ярар. Моны белүеңә рәхмәт, кәнишне.
– Әйдәле, синең исәнлегеңә күтәрик әле.
Мифтах стаканны Арсланга сузды.
– Җитте, энем, җитте. Яшь чак түгел. Яшь шактый, үзең беләсең, исерермен.
Син тот, тот. Сезгә, яшьләргә, килешә ул. Мин аны яшь чагында бер утыруда бер литрны берүзем сындыра идем, – дип үртәде Арслан, егетне ныграк исертергә теләп.
– Исерсәң, өйгә керерсең дә аварсың. Син безнең өйдәге үз урыныңны беләсеңдер әле. Әллә оныттыңмы?! Күптәннән кергәнең юк шул. Ә мин онытмадым. Сабый чактагылар онытылмый ул, Арслан абзыкай, онытылмый. Әнкәйнең, Гөлйөземеңнең урыны һаман да шунда – түрдә аның.
– Исереп киттең.
– Юк, мин сиңа рәнҗемим. Син булмасаң, без әнкәй белән күптән үлгән, беткән идек. Син икмәк ташып ашатып үстердең мине.
– Нишлисең. Атаң тиешле кеше, Нуриәхмәтне әйтәм, юньле кеше булып чыкмады.
– Беләм. Бик яхшы беләм. Хәзер менә монысы, тере мәет булып, ничәмә- ничә еллар урында, хасталанып, минем җилкәмне кимереп ята. Катмый да! – дип елады Мифтах, селәгәйләрен агыза-агыза.
– Анаң турында алай сөйләмә. Анаңа алай ук каты кагылма. Озак гомере калмагандыр, – диде Арслан, яхшатланып.
– Башта мин катам әле. Ул кала. Хватит миннән! Иртәгә үк картлар йортына олактырам. Хөкүмәт карасын! – дип йодрык төйнәде Мифтах, йодрыгы белән башта борынын сөртеп.
– Түзәргә кирәк, энекәш. Түзәргә!
– Сиңа кадерле ул. Төннәрен сине җылытты шул ул. Мин – идәндә, сарык бәрәннәре белән, пумуй чиләген баш астына мендәр итеп салып йоклап үстем.
– Кызма әле, энекәш. Мә, мә, тотып куй әле.
Мифтах эчеп куйды да суган капты.
– Ә теге ата мәчесе аркасында гомерем буе эт типкесендә, халык дошма-
нының малае булып кагылдым. Барыбер үстем.
– Үстең, энекәш, үстең, – диде Арслан, борын астыннан мыгырданып, – бар
ялгышың да шунда.
– Синең аркаңда! – Мифтах, елый-елый, Арсланны кочаклады. – Бары тик
синең аркада. Рәхмәт сиңа, Арслан абзыкай! Өшкерде мине тормыш, өшкерде! Үзем генә беләм.
Нуриәхмәт килеп керде. Утын өеменә килеп, кулына утын түмәрләре өя башлады. Арслан күз кырые белән генә аны күзәтеп, вакытсыз кергәненә үртәлеп, борын астыннан мыгырданып:
– Моның керүе кирәкми иде. Моның керүе начар. Бу бит, чукрак булса да үтәли күрә, – диде дә, Мифтах ишетерлек итеп, – моны әйтәм әле, атаң Нуриәхмәтне. Сыңар аягын өстерәп, ничәмә-ничә елдан соң Себер булып Себердән кайтты бит, ә? Һаман да булса яши, диген? – диде.
– Кайтты. Пычагым да Себердә булмаган ул. Бер завутта тимер кырып яткан. Рәте беткәч, шәһәрдә урын тапмагач, койрыгын бот арасына кыстырып, стададан куылган шакал кебек, аягын сөйрәп, барыр җире калмагач кайтты. Ну миннән яхшылык көтмәсен! Шымчы! Бәреп үтергәнче күземнән югал!
Нуриәхмәт, чайкала-чайкала, ашык-пошык кына берничә утын түмәре эләктерде дә кабалана-кабалана чыгып китте. Абзарның ачык ишегеннән Мифтахның бар көченә:
– Чукрак тәре! – дип акырганы өй эченә кадәр ишетелде.
Гөлйөзем, ятагыннан башын күтәреп, Мифтах Нуриәхмәтне кыйный, дип уйлап, җан авазы белән:
– Кагылма, кагылма аңа! Атаң бит ул синең! – дип кычкырды. Абзардан Мифтахның мөгрәп җырлаганы ишетелде.
Бардым күлгә,
Салдым кармак,
Безгә балык эләкми шул... Йөгереп китәрдәй булам да...
Гөлйөземнең, бусаганы атлап керергә азапланган Нуриәхмәтен күрүгә, кан качкан йөзе тагы да агарып:
– Син, барысына да син үзең гаепле! Син безне ташлап качтың да мәңгелек газапка салдың. Син үзең мине Арслан тозагына ташлап киттең! Мин нәрсә эшли ала идем? Ничәмә-ничә еллар халык дошманының хатыны булып газап чиктем. Ул баланың күргәннәрен син күрсәң, син дә... Мин, мин шул баланы үстерер өчен, бер уч икмәк өчен, үз-үземне корбан иттем. Ник дәшмисең?! Ник дәшмисең?! Ишетәсең син! Беләм бит, беләм, ишетәсең! – дип, ямьсез үксеп, мендәргә капланды. Бераздан башын күтәрде. ‒ Бер уч икмәк... Ай ул бер уч икмәк! ‒ дип көрсенде. ‒ Ул елларда кемнәрнең генә башына җитмәде. Төрмәдәге бер учлыларны тезеп, шуларга сабыйларын ияртсәң, күз күреме генә ераклыкка җитмәсләр иде. Дөньясыннан туйдым, бауга менәр идем, итәгемнән шушы сабыем тартты. Әй сабый, сабый... Үсеп җитте дә хәзер мине вакытсыз кабергә өстери.
Гөлйөземнең Арслан тырнагыннан котылмакчы булып, мыскыл итүеннән туеп, исәеп килгән улының йөзенә карарга, багарга оялып, төнен колхозның амбарына барганы хәтеренә төште. Урам яктан амбарның бура астын бар- маклары, тырнаклары белән казыды. Кечкенә тишектән арыш бүселде. Ха- тынның калтыранган куллары арышка үрелде. Шулчак иңсәсендә чит кеше кулы тоеп, катып калды. Сулышы бүленде. Эсселе-суыклы булып, курка-курка гына артына борылды. Ай яктысы Арсланның йөзен яктырта иде. Гөлйөзем төзәтә алмаслык ялгышлык эшләгәнен аңлап, өнсез калды... Бүгенге көндә дә шуларны уйлады, әмма бәгыре каткан иде, елый алмады.
Дәвамы бар.
"КУ" 12, 2016
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев