Логотип Казан Утлары
Роман

Чукрак (романның дәвамы)

– Сиңа туган җир кирәкми. Сиңа тудырган анаң белән атаң да кирәкмәде. Сиңа бүтән нәрсә кирәк. – Син нәрсә беләсең?! – Беләм, энекәш, беләм. Сиңа мине яратып йөргән чабатачы Мостафа карт кызы кирәк. Чабатачы кызы! Ишетәсеңме, чабатачы кызы! – Кагыласы булма Гөлйөземгә! Ул минеке! Бары тик минеке! Ул сине яратмый.

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Нуриәхмәткә өстән, атасы йортының бер бүлмәсендә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирелсә дә, ул бу бүлмәдә яшәүнең кыйммәтен, киләчәктә нәрсә белән бетәчәген, аны күралмаган авылдашларына адым саен «кулак, мулла калдыгы» дип төртеп күрсәтергә, бәйләнергә сәбәп булачагын яхшы аңлады. Шуңа күрә, атасы нигезенә аяк басмаска теләсә дә, туган авылында баш астына мендәр салырлык, баш төртерлек башка почмак табалмаячагына тәмам ышангач, чарасызлыктан, үзе үскән ишегалдында, атасыннан калган, усак агачыннан бурап, мүкләп салган «җәйге йорт, кияү йорты» дип аталган кечкенә генә, мунча кадәрле, өчкә-өч зурлыгындагы йортта яшәргә мәҗбүр булды.
Мотавал капкасының келәсе шыкылдаган көзге төн шыксыз, кар катыш яңгырлы, бәгырьләргә үтеп керерлек ачы җилле иде. Вакыт-вакыт, тирә-якны шомландырып, агач яфраклары кыштырдый. Ара-тирә этләр өргәли. Алар тынган арада, бер эт бүре кебек озын итеп улап ала. Тәрәзәдән ут саркыды. Елап, сыкрап, ишек ачылды. Ишектән бушлат бөркәнгән, шахтёр лампасы тоткан Нуриәхмәт чыгып, лампасын югарырак күтәреп, тирә-якка яктырткалап алды да:
– Кем бар анда?! Ярты төн уртасында?! Эт тә йөрмәслек караңгы төндә, – дип, борын астыннан мыгырданып, бөкрәеп, кире керергә дип, ишегенә борылды. Келә тагын шакылдады. Ишеккә юнәлгән гәүдә катып калды:
– Кем бар анда?
Капка артыннан пышылдаган тавыш ишетелде.
– Мин әле бу, энекәш. Мин...
Пышылдап чыккан бу авазны каты искән җил ара-тирә өзгәләп, юкка чыгарып, гарипләндереп, имгәтеп, Нуриәхмәт колагына өзек-өзек, аңлаешсыз итеп кенә ирештергәнгә күрә, ул, бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын аңламыйча, соравын яңадан кабатлады:
– Кем бар анда?
– Мин әле бу, энекәш, мин – Галиәхмәт.
Нуриәхмәтнең умыртка сөяге буйлап яшен йөгереп узгандай булды.
Тешләрен кысты. Каты кысылган йодрыкларыннан дөрләп янган учактагы нарат, чыршы кисәүләреннән генә чыга торган шыртлау тавышын хәтерләткән аваз ишетелде. Ул бөркәнгән бушлатын иңсәсенә күтәрә төшеп, лампасын алга сузып, капкага юнәлде.
– Җиде төн уртасында нәрсә кирәк?
– Ач әле!
– Соң инде, яктыргач килерсең.
– Нәрсә, энекәш, әллә бертуган абыеңнан да куркасыңмы? – Куркам. Эт тә йөрми торган чакта нишләп йөрисең?
– Китеп барышым.
– Юк, ачмыйм.
– Нигез белән саубуллашып китим, дигән идем.
– Синең нигезең юк!
– Атам нигезе бар!
– Атам нигезе, атам нигезе... Син үзең генәме?
– Үзем генә.
Фонаре белән тирә-якны җентекләп яктыртып караганнан соң, ашыкмый гына, капканың аратасын шудырды. Сак кына кечкенә капканы ачты. Башын сузып, урамны күзәтте. Өстенә кожан кигән Галиәхмәт ишегалдына үтүгә, тиз генә аратаны тартып, капканы бикләде.
– Сине күреп китим, дидем.
– Өйгә чакыра алмыйм. Үз өем түгел, сәвитнеке!
– Нинди өйгә чакырмакчы буласың?! Ут мунча тәрәзәсеннән саркый түгелме соң? Әй, ялгышам икән лә. Кияү йортының тәрәзәсеннән икән лә. Кияү ясаганнар синнән. Кияү йортында гына яшәтәләр! Төп йортны сиңа калдырмадылармыни? Алар өчен, Совет өчен бик тырышып йөрдең.
– Кирәге юк.
– Нәрсә өчен сугышып, кан коеп йөрдең соң?
– Тигезлек өчен!
– Тирә-якта сине, бик батыр булган, дип сөйлиләр. Мин инде сине...
– Синнән калышасым килмәде. Бер ата-ана балалары бит.
– Ишәккә камыт кидереп, ат ясамакчы буласыз. Барып чыкмас!
– Качып барасыз түгелме соң?!
– Ашыкма! Киләчәктә Рәсәйдә алабута үстертәсебез алда әле. Бу җирдә кычыткан үсәчәк. Чүп арасында адашып йөриячәксез!
Нуриәхмәт, капканың аратасын тартып алып, бар көченә капкага китереп типте. Ачык капкага төртеп күрсәтеп:
– Нигез белән бәхилләштеңме? Әйдә, юлыңда бул! Үкчәләреңне ялтыратырга вакыт. Миңа кергәнеңне күреп калсалар... Болай да...

Галиәхмәт, мәкерле елмаеп:
– Куркытканнар сине, ай, куркытканнар, – диде.
– Сезнең аркада!
– Нишләп әле ул безнең аркада?
– Сезгә бит артык булсын да күп булсын.
Галиәхмәт Нуриәхмәтнең лампалы кулын югары күтәрде. Лампа яктысына уң кулын куйды:
– Менә биш бармак. Алар тигез түгел. Ходай шулай яраткан. Адәм балалары да шулай.
– Анысы хак. Сүзгә син кеше кесәсенә кермисең. Сиңа бит уку күп эләкте.
Дөнья күргән, хаҗга барган кеше. Мин – надан! Без, наданнар, үзебез генә, үз теләгәнебезчә генә яшәп карыйк әле!
– Яши алмыйсыз! Бетәсез! Корчаңгы ат хәленә төшәсез! Менә шушы кулыңдагы лампа кебек, бераздан пыскып сүнәсез. Пилтәдәге корым хәлендә каласыз.
– Карап карарбыз!
– Алдыйлар сез наданнарны. Кычкыртып алдыйлар. Җир бирәбез, дип алдыйлар. Сабыйга уенчык биргән кебек. Алдыйлар. Уйнап туйгач... – Җайлап кына, Нуриәхмәтнең кулындагы лампаны алып, капкадагы чөйгә элеп куйды. – Әнә лампаңны куйган кебек, буй җитмәслек җиргә алып куялар.
– Надан халыкны сез алдадыгыз ни дә, Сәвит алдады ни, шуннан нәрсә? Менә сезнең алдануыгыз кызык әле миңа.
– Карап карарбыз, кызыгы кемгә булыр. Бүгенге көн белән генә түгел. Киләчәк бар, энекәш. Ки-лә-чәк!
– Нигә әткәй белән әнкәйне бер дә исеңә төшермисең, сорашмыйсың да?
– Әткәй-әнкәй дияргә батырчылыгың җиттеме?! Бүтән кайгың булмаса, борчылма. Барысы да хәл ителгән. Озакламый очрашабыз.
– Нәрсә?! Үзең теләп Себергә китәсеңмени?!
Галиәхмәт Нуриәхмәтнең күзенә керердәй булып, өстенә менеп:
– Энекәш, Себердән дә урау юллар бар. Себер – безнең өчен түгел, Себер – сезнең өчен! Себер – синең өчен! Себер котыплары менә болар... – Чәнти бармагын Нуриәхмәтнең күзенә якын китерде. – Чабаталылар өчен. Безгә – җылы ягы! Хөрмәле ягы!
– Абзыкай, бер алдандыгыз бит инде. Соңга калдың! Соң-га кал-дың. Граница ябык, паровоз китте.
– Ялгышасың, энекәш! Безнең өчен махсус паровоз киләчәк.
– Анысы хак. Әткәйнең алтын-көмешләре җитәрлек иде бугай шул.
– Шуны белә торып, нәрсә уйладың син, ахмак! Нигә кирәк иде ул сиңа Совет, ни өчен?
– Миңа байлык түгел, туган җир кадерлерәк, абый.
– Кайда байлык – шунда туган җир, энекәш! Туган җирдән торган җир кадерлерәк!
– Яшәп карагыз торган җирегездә. Ә без монда...
– Нишләрсез монда, ә?! Чәчәк, гөл итәрсезме? Социализм, коммунизм төзерсезме?! – Галиәхмәт, кукиш ясап, Нуриәхмәтнең борынына төртте. – Менә сезгә социализм, коммунизм! Чабаталы Ибрайга ил тоттырып, җир тоттырып, коммунизм төзеп булмый, энекәш. Аңла шуны, надан!
– Җирне кем эшкәртә, кем карый, җир – шуныкы!
– Теге абзаңның сүзен сөйлисең. Аның арбасына утырып, аның җырын 
җырлап, ерак китә алмассыз! Бер тапкыр утырдыгыз бит. Утырдыгыз. Күпләрегез сөннәтсез калдыгыз. Әле дә булса аңламадыгызмыни?! Татар акылы – төштән соң. Ул сезнең динегезне дә, денегезне дә бер чирек сасы көмешкәсенә сатып алып, үзегездән дуңгыз ясаячак.
– Сезнең җырны җырлап карадык. Күңел болгана башлады.
– Энекәш! Арт санына кояш төшкәнче йоклый торган халыкка камчы кирәк. Камчы тотарга чын хуҗа кирәк. Юк ул хәзер сездә чын хуҗалар һәм булмаячаклар да. Сарык көтүе кебек, бер күләгәдән икенче күләгәгә йөрерсез- йөрерсез дә барып терәлгәнегезне сизми дә калырсыз.
– Күрербез. Алдагысын тормыш күрсәтер, – диде Нуриәхмәт, сабыр гына. Галиәхмәт кулы белән капкага сөялде.
– Сиңа туган җир кирәкми. Сиңа тудырган анаң белән атаң да кирәкмәде.
Сиңа бүтән нәрсә кирәк.
– Син нәрсә беләсең?!
– Беләм, энекәш, беләм. Сиңа мине яратып йөргән чабатачы Мостафа карт кызы кирәк. Чабатачы кызы! Ишетәсеңме, чабатачы кызы!
– Кагыласы булма Гөлйөземгә! Ул минеке! Бары тик минеке! Ул сине яратмый.
Галиәхмәт, кинәт сагаеп, тирә-якны күзәтте. Аннары, астыртын елмаеп: – Энекәш, әгәр ул сине бик яратса, әгәр ул сиңа бик кирәк булса, барып ал! Ул сине тегермән буасы янында төенчеген асып көтеп калды. – Сәер һәм кисәтүле пышылдап: – Көмәне дә үзе белән, – дип өстәде.
Нуриәхмәт Галиәхмәтнең бугазыннан эләктереп алды.
– Өлгердең, бәдбәхет!
Галиәхмәт, энесенең кулларын оста гына үзеннән этәреп, астыртын көлемсерәп:
– Барысына да өлгерергә тырышабыз инде, энекәш. Туган җиргә орлык чәчми китсәң, кабаттан кайтып булмас. Барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Ашык-пошык, пистун атып кына, революция ясап, дөньяны озакка үзгәртеп булмый аны, энекәш, Нуриәхмәт, – диде.
– Ах син, кабахәт! Мыскыл иттең! Үтерәм! – Нуриәхмәт, абыйсына ташланып, буа башлады.
Галиәхмәт, Нуриәхмәтнең кулларын үз бугазыннан ипләп кенә, җайлап кына төшерде дә кесәсеннән револьвер чыгарып, энесенең чигәсенә терәде:
– Акыллы бул, энекәш, акыллы бул. Мин тырыштым, сиңа үстерәсе генә калды.
Як-ягына карап алгач, салмак кына итеп:
– Сау бул, энекәш. Очрашканга кадәр! – дип өстәде.
Һәм, капкадан чыгып, тау астына, таллыкка атлады.
Нуриәхмәт йодрыклары белән капка баганасына китереп сукты. Аннары, йөзен кулы белән каплап, җиргә тезләнде.
Нуриәхмәт төне буе йоклый алмады. Таң атып килгәндә, кабат капкасының келәсе шыкылдаганын, капканың ачылып ябылганын ишетүгә: «Капкада кем? Идарә идәнен юарга килүче Гөлйөземме, әллә башка кешеме», – дип тәрәзәсенә капланды. Төп йортка атлаган Гөлйөземне күреп, баштанаяк гәүдәсен тикшереп чыкты. Күзе белән корсагына барып төртелде. Үзенең кирәкмәгән эш белән мавыкканыннан үзе оялып, эсселе-суыклы булып, сырма салынган сәкесенә утырды. Күзеннән яшь атылып чыкты. Бугазына төер утырды. Шытырдатып, баш астына салган мендәрен кысты.
Тормыш! Ни өчен син шундый рәхимсез?! Ни өчен әле мин, мунча төнлеге кадәр генә тәрәзәдән карап, үз нигеземдә, атам йортына, үзем үскән йортка, кача-поса гына, сөйгәнемне идән юарга озатам? Ни өчен әле мин атам капкасын киереп ачып, шул сөеклемне кулларыма күтәреп алып баскычка кадәр алып килеп, менә шушы мендәргә бастыралмыйм? Кем идәнен юарга?! Ни өчен?!
Бар байлыкларын талап алып бетергәннән соң, ата белән анадан соңгы истәлек булып калган, анасы Мөсәгыйдә абыстайның төсе – үз куллары белән йолкыган каз мамыгы тутырылган мендәргә капланып, Нуриәхмәт үксеп елады. Күз алдыннан җаны кебек газиз күргән туганы – Галиәхмәт, сабый чак дуслары Батырҗан, Арслан, Галимҗан белән су коенган, ат коендырган, бер-берсенең киемнәренә каз муены ясаган балалык, үсмер вакытлары килеп басты.
Төшендә, елга буендагы таллар арасыннан Гөлйөземнең ялварулы елаган тавышы ишетелгәндәй булды. Гөлйөзем, елап:
– Кирәкми! Зинһар, кирәкми! – дип ыңгыраша иде.
Нуриәхмәт сискәнеп уянып китте. Тәрәзәсендә Гөлйөземнең елаудан шешенеп беткән йөзен күреп, торып утырды. Берни аңламыйча, башын селкеп, яңадан тәрәзәгә карады. Тәрәзәнең теге ягыннан Гөлйөземнең каты елаудан сулкылдап чыккан тавышына, «Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан! Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан!» – дигән сүзләренә йокысыннан айнып, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, чалбар, күлмәген кияргә дә онытып, урамга ыргылды. Берничә минуттан ул инде колхоз идарәсе урнашкан атасы йортының түр бүлмәсендә иде. Бүлмәдә өстәл ауган, сүгенгән, сугышкан тавышлар ишетелде. Ишек ачылып, ишегалдына будёновка кигән Батырҗан очып килеп чыкты да җиргә егылды. Аның артыннан ук Нуриәхмәт чыкты. Батырҗан, егылган җиреннән:
– Ах син, мулла калдыгы! Үтерәм мин сине, бәдбәхет, суям! Мулла калдыгы! Контр! – дип акырды.
Сикереп торды да ишек яңагына сөялеп торган Нуриәхмәткә ташланды. Нуриәхмәт аны күкрәк тирәсеннән эләктереп алып өскә күтәрде дә баскычтан түбәнгә ыргытты.
– Коткарыгыз! Коткарыгыз! Каравыл! Үтерәләр!..
Тавышка кызылгвардеецлар киеменнән Арслан белән Галимҗан килеп җитте. Батырҗан, үрмәли-үрмәли, алар алдына килде дә, Нуриәхмәткә күрсәтеп:
– Күрәсезме, күрәсезме, ул мине ничек кыйнады?! Карарлыгымны калдырмады! – дип зарланды.
Тавышка бер төркем авыл халкы килеп кушылды. Алар арасында Гыйльмулла, Зиннәтулла, Мөхәррәм картлар да бар иде. Батырҗан бер – киемнәренә, бер йөзенә күрсәтеп:
– Күрәсезме сез моны? Күрәсезме бу галәмәтне?! Менә ул мине нәрсә эшләтте! Ю-у-у-к, ул мине түгел, ул Сәвитне җиргә салып таптады. Тотыгыз үзен! Ул котырган! Ул үзенең атасы Мотавал үчен бездән – Сәвиттән ала! Әйе, әйе, ул контр! Ул Сәвиткә аяк чала! Эләктерегез, нәрсә карап торасыз, эләктерегез үзен! – дип кычкырды.
Галимҗан белән Арслан Нуриәхмәтнең кулларыннан эләктереп алдылар. Батырҗан җыелган халыкка:
– Нәрсә карап торасыз?! Бау бирегез, бау! Бәйләп озатабыз үзен. Нәрсә карап каттыгыз?! Ат китерегез! – дип бакырды.
Арадан берәү:
– Үзем, үзем алып киләм, – дип, капкадан ашыга-ашыга чыгып китте.

Нуриәхмәт, бар көченә кычкырып:
– Җибәрегез мине! – дип, Галимҗан белән Арсланны икесен ике якка селтәп атып бәрде. Шул арада берничә ир-ат, уртага чыгып, Нуриәхмәтне эләктереп алдылар да җиргә сузып салып бәйләделәр.
Батырҗан урыныннан торып, тузанга баткан киемен кага-кага: – Хәзер үк үзен волостька озатырга! – дип кычкырды. Нуриәхмәт:
– Акылыңа кил, Батырҗан, ялгышма! – диде.
– Ялгышма?! Кем?! Минме?! Ха-ха-ха, – җитдиләнеп, Арслан йодрыгы белән Нуриәхмәтнең ияген өскә күтәрде: – Мин синеме, мин сине әле авызлыклармын! Телеңне тешләтәм әле мин синең! Камыт кидерәм әле мин сиңа!
Төркем арасыннан чыгарга азапланган Зиннәтулла:
– Туктагыз әле, балалар. Нәрсә булды соң? Юньләп кенә аңлат әле, Арслан энем, – диде.
– Нәрсә булды, нәрсә булды? Күрмисезмени, күзегез чыкканмыни?! Мостафа кызының аркылысы буйга килә башлаган лабаса. Диванага сабышмагыз. Әнә тегенең белән... – Гөлйөземгә төртеп күрсәтеп, – кәнтәй белән – чабатачы Мостафа кызы белән Сәвит йортында уйнаш итеп ятканда, өсләренә Батырҗан барып кергән!
Зиннәтулла, төкереп:
– Тфү, ләгънәт! Йөзләре кара! Адәмнән оялмасагыз, Алладан куркырга кирәк, – диде.
Нуриәхмәт, чыгырыннан чыгып, Арсланны ашардай булып:
– Нәрсә алдыйсың син, хәерче! – дип кычкырды.
– Син, Нуриәхмәт, сүзеңне чамалап сөйлә. Кем әле монда хәерче?! – дип, аннан да катырак кычкырды Батырҗан.
– Сез! Батырҗан, сез!
– Ә, шулаймыни?! Димәк, Сәвит – хәерче, ә ул, мулла калдыгы, контр – бай! Арслан, халык алдында йөри-йөри:
– Җәмәгать, ишеттегезме? Барыгыз да ишеттегезме? – дип сорады.
Читтә ялгызы гына басып торган Мөхәррәм карт:
– Әй, энем Нуриәхмәт, бер дә кирәкмәгән эш белән мавыккансың. Мәхдүм кешегә килешә торган эш түгел, – диде.
Нуриәхмәт, ике кулын күкрәгенә куймакчы булып:
– Мөхәррәм абзый, алдый ул. Ул үзе Гөлйөземне көчләмәкче иде. Йокыга гына төнәлеп килә идем. Тәрәзәмдә – Гөлйөзем тавышы... Бәреп керсәм... Батырҗан, бөкрәеп, муенын алга сузып:
– Алдама, контр! Башта чалбарың белән күлмәгеңне ки. Аннары алдарсың, – дип кычкырды.
Мөхәррәм, карт башын аска иеп, җирдән нидер эзләгәндәй итеп кенә:
– Бик ышанасы килә дә бит, менә ыштансыз басып торуың гына күңелгә шик сала, мәхдүм, – диде.
– Кая шаһитларың?! Кая? Әйт, кая? – дип бакырды Арслан.
– Әнә Гөлйөземнең үзеннән сорагыз!
Батырҗан, Нуриәхмәтнең каршысына килеп, башын уйнатып:
– Шулайдыр шул! Ул дөресен сөйләр... Сез уйнаш кылып яттыгыз да, ул безгә дөресен сөйләр, көтеп тор. Диваналар бар иде монда. Ә менә миңа ышанмасагыз, җәмәгать, минем шаһитларым берәү генә түгел, икәү! Арслан, нигә авызыңа су каптың, сөйлә!

– Җәмәгать, дөрес сүзгә җавап юк, Батырҗан дөрес сөйли.
Нуриәхмәт, гаҗәпләнеп, Арсланның оятсызлыгына таң калып:
– Җирбит икәнсең, Арслан! – диде.
Арслан, күзен дә йоммыйча, Нуриәхмәтнең күзенә тутырып карап:
– Миңа ышанмасагыз, әнә Галимҗан үлмәгән, аннан сорый аласыз. Галимҗан, бик озак азапланганнан соң:
– Ни... теге... ни... Шулайрак инде, авылдашлар, – дип мыгырданды.
– Их Галимҗан, Галимҗан... Мин булмасам, син бит бүген монда басып торалмый идең. Ачлыктан шешенгәч, мин бит, мин, сине әткәй картның икмәген урлап ашатып аякка бастырдым, – диде аңа Нуриәхмәт.
Галимҗан, баскан урынында таптанып, нәрсә эшләргә белмичә, бер мәгънәсезгә кулларын болгый-болгый, акланырга сүз эзләде:
– Ат китерегез инде, ат! Тизрәк районга озатырга кирәк!
Читән Мәчтиге, бик җитди кыяфәт ясап:
– Туктагыз әле, җәмәгать, мин сөйлим әле. Кызмагыз. Ялгышмыйсызмы?.. – диде.
Арслан чыбыркысының сабы белән Читән Мәчтигенә төртте.
– Нәрсә, Мәчтик?! Кызмабыз!.. Атасы безнең канны эчкәне җитмәгән, хәзер монысы...
Арадан берәү:
– Монысы Сәвит канын эчәргә хәйлә белән калган. Шулаймы, Батырҗан?
– диде.
– Дөрес! Ниндидер этлек эшләргә калган ул. Тик торганда гына атасы байлыгыннан баш тарттырырсың, бар! – диде кайсыдыр.
– Ялгышмыйсызмы, җәмәгать?! Нуриәхмәт абыйсы Галиәхмәткә охшамаган. Сәвит өчен кан коеп, сугышып йөргән кеше.
– Син нәрсә соң?! Читән тәресе! Ачуым килмәгәе... Нәрсә, аның кан коеп сугышып йөргәнен карап тордыңмы әллә?! – Батырҗан башындагы будёновкасын салды: – Менә кара! Кан койган кешенең башы нинди була аның! Бер башта – өч яра!
Ялганга түзеп торалмаган Гыйльмулла карт:
– Арттырма инде, энекәш. Кечкенә чагыңда, Зиннәтулла кетәклегеннән йомырка урлаганда, Зиннәтулла абзаң бәреп тиште түгелме соң синең башыңны?! – дип кычкырды.
Җыелган халык шау-гөр килеп көлешергә тотынды. Ул арада капкадан күзе-башы акайган, кулына чыбыркы тоткан Мостафа карт килеп керде. Халык тынып калды. Мостафа, сулышына буылган хәлдә, көчкә-көчкә тын алып, җыелган халыкка күз йөртеп чыкканнан соң:
– Кая алар? Кая ул уйнашчылар?! Ә, син мондамыни? – дип, кызы Гөлйөземне, сөйрәп, уртага тартып чыгарды.
– Бу хәл дөресме?! – Елавыннан туктый алмыйча, сыктап, шешенеп беткән Гөлйөземнең иягеннән чыбыркы сабы белән өскә күтәрде. – Дөресме?!
Гөлйөзем җавап бирмәде.
– Кемнән? – дип акырды атасы.
Гөлйөзем елавыннан туктый алмыйча, көчкә-көчкә тын алып, өзеп-өзеп: – Мо-о-о-та-а-а...
Батырҗан, котылу шатлыгыннан күккә сикерердәй булып:
– Менә! Әйттем ич, Мотавалларныкы, дип. Ә сез миңа ышанмаган буласыз!
– диде.
Мостафа чыбыркысы белән Гөлйөземгә китереп сыдырды.
– Син мине картлык көнемдә рисвай иттең! Мә! Уйнашчы, мә! Мин сине, анасыз килеш, төннәрен керфек тә какмыйча бишек селкетеп үстердем. Мин сиңа соңгы сыныгымны бирә идем. Рәхмәтең шушыдыр. Мә, себерке, мә! Син мине авыл урамына чыкмаслык иттең! Мә, бәдбәхет, мә, рәхәтен күр! – Чыбыркы белән янә сыдырды.
Нуриәхмәт үзен тоткан кешеләрдән арынмакчы булып, талпынып:
– Мостафа абзый, ялгышма. Үтерәсең. Аның гаебе юк! – диде.
– Син, селәгәй, тик кенә тор. Уйнаш итүегез генә җитмәгән, шуның өстенә,
оялмыйча, акыл өйрәтмәкче буласыңмы?! Мә! Сиңа да өлеш чыгарам. Мә, сиңа да берне! – дип, чыбыркысы белән Нуриәхмәткә сыдырды.
– Мә, тагын берне. Куш булсын! – Тагын сыдырды, аннары, кызына карап: – Син себеркене өемә кертәсем юк! Дүрт ягың кыйбла! – дип кычкырды.
Чыбыркысы белән тагын сыдырмакчы булганда, Мөхәррәм белән Зиннәтулла карт аның кулыннан тоттылар:
– Җитте, Мостафа, җитте, үтерәсең.
– Бүтән бусагамнан атлап керәсе булма. Әнә сиңа урам!
Мостафа, чыбыркысын кизәнеп җиргә ыргытты да, төкереп, капкадан чыгып китте.
Шулвакыт урамнан ат алып килергә дип киткән кешенең тавышы ишетелде: – Ат булды, җәмәгать. Алып чыгыгыз!
– Бик яхшы. Батырҗан, бу контраны волостька Галимҗан белән синең үзеңә
илтергә туры килер. Карагыз, ныклап бәйләгез, кача күрмәсен, – диде Арслан. Аннары Гөлйөземгә төртеп: – Батырҗан, теге ана кәнтәен дә алыгыз! – дип кычкырды.
– Юк! Гөлйөземенә кагылмагыз, – дип җавап кайтарды Батырҗан.
– Барыгыз инде, барыгыз! Тизрәк, өйләгә кадәр барып җитегез.
– Мин бармыйм.
Арслан Галимҗан каршысына ике аягын аерып, куллары белән бөеренә таянган килеш килеп басты.
– Син нигә бармыйсың, Галимҗан?! Сәвиткә хезмәт итүдән баш тартасың?!
Яхшы...
– Тартмыйм. Минем әнкәй сырхаулап тора.
– Үлмәс! Барыбызныкы да сырхау. Сәвит өчен үлсә дә, берни дә булмас!
Кушканны үтә!
Нуриәхмәтне бер ягыннан – Батырҗан, икенче ягыннан Галимҗан тотып, алып чыгып киттеләр. Алар артыннан халык иярде.
Елап шешенеп, тузанда аунап, өсте-башының карарлыгы калмаган Гөлйөзем җирдән башын күтәрде:
– Йа Раббым, Йа Ходаем, минем нинди гаебем бар? Ал, ал минем газиз җанымны, ал! Минем яшәрлегем калмады. Минем мәрхүмә әнием янына барасым килә. Әнием-бәгърем янына! Ал җанымны, яррабби бер Ходаем! – дип, үксеп җиргә капланды.
Акрынлап халык таралды. Гөлйөзем янына Шәмсия карчык килде. Җайлап кына Гөлйөземне сөяп утыртты.
– Әйдә, кызым. Үземә кайтыйк. Җирдә утырма. Җир салкыны безгә – хатын- кызга ярамый. Әнә агачларга да кара яшел кунды. Бераздан сары кунар. Өем кечкенә булса да, бер сәкедә кыш чыгарбыз әле. Анаң Гөлҗиһан белән сер сыяр ахирәтләр идек. Йөрәкле хатын иде. Сине тапканда, кендек әбиең итеп, 
үземне чакырганнар иде дә, әллә нигә каушадым ла. Тупсагызны атлап керүгә коелдым да төштем. Йөрәкле хатын иде. Ай, йөрәкле иде. Синең кендекне үзе кисте. Әйдә, миңа кайтабыз, – дип, Гөлйөземне култык астыннан тотып аягына бастырды. Ипләп кенә капкадан алып чыгып китте.
Сәкесенә урын җәйде. Сөялеп ятса, стена ягыннан салкын тимәсен дип, мич башыннан кырык ямаулы сырмасын алып, стена буена салды. Сәке астыннан иске сандык сөйрәп чыгарды. Сандык капкачын ачып:
– Йөрәкле хатын иде анаң, йөрәкле! Кендек әбиең булалмасам да, мине дә буш итмәде. Үзенең кәшемир яулыгын бүләк итте. Ике генә тапкыр ябындым. Берсе – теге күп итеп шикәр саткан Исмәгыйль бабаңа кияүгә чыккан елны, икенче тапкыр – хәзерге кәҗәм Сөтлебикәмнең әбисе Майимчәгем Гыйззәтулла коймасының ике тактасы арасына муенын тыгып асылынып үлгән елны. Шуннан инде мин аны сандыгымның төбенә үк салдым. Исән булсам, бу баланың кияүгә чыккан көнен күрергә насыйп булса, туй көнендә, әнисе Гөлҗиһанның истәлеге булып сакланган шушы яулыгын, туй бүләге итеп, Гөлйөземнең җилкәсенә салырмын, дигән идем. Күрәсең, яулыкның туй көнен көтәсе килмәгән. Бүген мин аны синең өстеңә ябам. Авырткан яраларыңны анаң назы белән шушы яулык җылытып дәваласын. Йокла, кызым. Вакыт адәм баласын дәвалый. Вакыт!.. – дип сөйләнде.
Анасының төсен, кыяфәтен, хәтта тавышын да күз алдына китерә алмаган Гөлйөзем, бераздан, төшендә әнисе Гөлҗиһан белән урман аланында җиләк җыеп йөри иде. Кинәт анасы каядыр куаклар арасына кереп югалды. Урман аланына атасы Мостафа килеп чыкты да, ярсып-ярсып, яшь юкәләрнең кайрыларын каерып төшерә башлады. Гөлйөзем, тәненең авыртуына чыдый алмыйча, ыңгырашып алды. Аның тәне уттай яна иде. Шәмсия аның маңгаена салкын сулы чүпрәк куйды. Гөлйөзем кабаттан көлтә бәйләгән сабый, үсмер чакларына кайтты. Төшендә Галиәхмәтен күрде.
Сихри көй агыла иде. Капкаларның олысы да, кечесе дә ачык. Олы капкадан, җитәкләшеп, йөгереп, шат күңелле Гөлйөзем белән Галиәхмәт килеп керделәр. Гөлйөзем, Галиәхмәтнең кулыннан ычкынып, кечкенә капкадан чыгып йөгерде. Аның каршысына олы капкадан Галиәхмәт килеп чыкты, Гөлйөземне тотмакчы булды. Гөлйөзем капка баганасын кочаклаган хәлдә:
– Шаярма, егет. Әткәйгә әйтәм! – дип чыркылдады.
– Бабай миңа берни дә әйтмәячәк.
– Харап икән. Бик тиз бабайлы булгансың түгелме?!
– Ах син! – Гөлйөземне эләктереп алды да, күтәреп, ишегалдына алып керде. – Колагыңа бер генә сүз әйтимме?
– Юк, кычкырып әйт. Әмма берне генә.
– Юк, икене!
– Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди. – Бары тик икене генә.
– Ярый, синеңчә булсын.
Галиәхмәт, пышылдап:
– Мин си-не я-ра-там! – диде.
Гөлйөзем, үпкәләгән булып, читкә китте.
– Гөлйөзем, әллә үпкәләдең инде?
– Үпкәләдем шул. Син мине алдадың.
– Минме?
– Әйе, син.

– Ничек алдадым?
– Ике сүз әйтәм, дидең, өчне әйттең.
– Мин сине яратам! Бөтен авыл ишетерлек итеп кычкырыйммы?
– Җүләрләнмә! Нишлисең, Галиәхмәт? Кешеләрне уятасың.
– Уянсыннар! Йоклап ятмасыннар. Күрмисеңмени, ике яшь йөрәк бер-берсенә тартыла.
Галиәхмәт кычкырмакчы булды, Гөлйөзем аның авызын учы белән каплады. – Тс-с! Шаярма, егет!
– Кычкырам! Мин беркемнән дә курыкмыйм!
Гөлйөзем, пышылдап:
– Мин бү-тән-не я-ра-там! – дип чытлыкланды.
Галиәхмәт, җитдиләнеп:
– Нуриәхмәтнеме?
– Юк. Галиәхмәтне!
Тагын шаярып куыша башладылар. Галиәхмәт Гөлйөземне, куып тотып, кочагына алды.
– Нишлисең? Җибәр. Кеше-фәлән күрсә...
– Җибәрмим дә, беркемгә бирмим дә.
– Нуриәхмәткә дәме?
– Нуриәхмәткә дә!
– Галиәхмәткә дәме?
– Галиәхмәткә дә! Тю! Син әле шулаймы?! Мин сине, мин сине беләсеңме хәзер нишләтәм?..
Егет кызны, куенына бөтереп алып, үпмәкче булды.
– Тс-с! Мотавал хәзрәт чыга! – диде Гөлйөзем.
Галиәхмәт, сискәнеп, читкә карады. Гөлйөзем чыгып качты.
– Ах, син шулаймы әле!
Егет Гөлйөземне куа башлады. Шактый куганнан соң эләктереп алды.
– Җибәр, җибәр, дим. Юкса Нуриәхмәткә әйтәм! – диде Гөлйөзем, көлә-көлә. – Борын асты кипмәгән. Кызлар яулыгы тотып караганы юк әле.
– Ә ул синнән көчлерәк. Сугышып алачак.
– Көчем җитмәсә, син ярдәм итәрсең әле.
– Икәү кирәген бирербез, яме? Җиңгәсенә сәлам хатлары яудырмасын.
– Сәлам хатлары?..
– Әйе, сәлам хатлары.
– Ах, йөзе кара, үтерәм!
– Ә синең кулъяулык тотып караганың бармы, Галиәхмәт?
– Юк! Бирүчесе юк.
– Әнә Рабига, Сәгыйдә... Алар сине телләреннән төшермиләр.
– Кайсы, теге иләк авыз Рабигамы? Теге күпер асты бөкре, әрекмән колак, шадра бит, камыт сыйрак Сәгыйдәме? Аллам сакласын! Бөтен байлыклары белән соңгы кәҗәләрен бирсәләр дә, алачагым юк.
– Яшермим. Оят булса да әйтим. Мин дә сине... Мин сизәм. Без барыбер бер-беребезнеке булалмаячакбыз. Дөрес. Мин сине гомеремнең соңгы минутына кадәр оныта алмаячакмын.
Гөлйөзем, җиңеннән кулъяулык чыгарып, Галиәхмәтнең түш кесәсенә тыкты. Галиәхмәт яулыкны кесәсеннән алып, борынына китерде.
– Гөлйөзем, синең исең килә. Кулъяулыкны ай яктысына куйды.

– Үзең чиктеңме? Мине уйлап чиктеңме?
– Үзем чиктем. Сине уйлап чиктем.
– Син мине яратасың, шулай бит?.. Яратасың?
– Яратам, Галиәхмәт.
Кыз, оялып, башын аска иде. Галиәхмәт аны печәнлеккә өстерәде.
– Әйдә бүген үк бер-беребезнеке булабыз.
Гөлйөзем, төш аралаш, өзгәләнеп:
– Кирәкми! Галиәхмәт, кирәкми! – дип кычкырды.
Шәмсия Гөлйөзем янына килде.
– Кызым, кызым Гөлйөзем, бастырыласың, төш күрәсең бугай. Борылып ят.
Әллә яткан урының җайсызмы? Әй, бәбкәем, бәбкәем... Бигрәк каты кыйнады шул. Бигрәк каты. Хатын кызның язмышы кеше кулында шул ул. Яраларың сызлыймы? Хәзер төнәтмә кайнатам. Өем, зимләнкә генә булса да, сыярбыз әле. Күңелең киң булсын. Кышын ишле яшәсәк тә, язын, җәен икәү генә яшәрбез. Кәҗәм, Сөтлебикәмне, бәтиләре белән, кышын, кызганып, үз яныма кертәм. Алар да җан иясе бит. Хәзер мин сиңа җәен җыйган үләннәремнән төнәтмә әзерлим. Сөтлебикәмнең сөте бик шифалы. Үләннең очын гына, чәчәген генә кыркып ашый ул, – дип сөйләнде, аның өстенә япкан кәшемир яулыкны рәтли-рәтли.
Гөлйөзем туганнан бирле ана назын тоймады, күкрәк сөте тәмен белмәде. Гөлҗиһан Гөлйөземен табып ике атна да тормады, Мостафасы белән сабыен ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды. Ятимәгә күкрәк сөтен авыл халкыннан җыелган сәдакага сатып алынган түбән оч Чәүкә Мәгъфүрәсенең «Мәликә» кушаматлы кәҗәсенең бәтие «Гөлҗиһан» алыштырды. Мостафа авыл халкының кәҗә бәрәненә яраткан хәләленең – Гөлҗиһанының исемен кушуларына рәнҗесә дә, соңга таба күнде.
Мостафа кабыктан ясалган арбасына сабые Гөлйөземне утырта да, арбага кәҗәсен җигеп, чабатага юкәлек дип, иртәдән кичкә кадәр урманга китеп югала. Арканын урман аланына кагып куйган казыкның уртасыннан эләктереп, кәҗәсен – арканның бер башына, кызы Гөлйөземне аягыннан икенче башына бәйләп, үзе печән чаба, мунчалага, чабата үрергә, чабата киндерәсенә юкә кисеп, урман аланындагы күлгә бүрттерергә сала. Ара-тирә аланга чыгып, кызы белән кәҗәсен күзәтә: бер чыкканда, алар агылый белән тагылый кебек болын буйлап йөрсәләр, икенче чыкканда, агач күләгәсендәге сабые ике куллап кәҗәнең имчәген тоткан хәлдә йоклый торган була. Шуңа күрә авыл халкы ул кәҗәгә «Гөлҗиһан» дип кушамат такты да.
Ямьле җәй кичләрендә урман ягыннан кыңгырау тавышы яңгырауга, авыл халкы, бөтен эшен ташлап, арбага җигелгән кәҗәсен җитәкләгән Мостафаны каршы алырга дип, капка төбенә чыга. Урам тутырып, бизәкле камыт, кыңгырау, чәчәкләр белән бизәлгән дугалы арбага җигелгән кәҗә кайта. Кабык арбада, башына аллы-гөлле чәчәкләрдән үрелгән такыя кигән, кулына эре-эре җир җиләкле тәлгәш тоткан Гөлйөзем утырган була. Арбаның уң ягына да, сул ягына да җыйнак кына арыш капчыгы эленгән. Алар да мәтрүшкәләр, сабын чәчәкләре белән бизәлгән. Капка төбендәгеләр уңдагы капчыкка – Гөлйөземгә, сулдагысына кәҗәгә күчтәнәч салалар. Мостафа Гөлйөземенең кулындагы җиләк тәлгәшләрен, берәм-берәм, капка төпләрендә утырган сабыйларга суза. Суза да:
– Сиңа дип урмандагы куян Гөлйөзем аша күчтәнәч җибәрде. Ал, олан. Ал, кызым, – дип, һәр сабыйга өләшә. Кайберәүләр бу тамашадан кызык табып көлсә, күпләре эчтән генә елыйлар иде.
 ***
Нуриәхмәтне алып киткәннән соң, имеш-мимешләр күп йөрде. Берәүләр: «Нуриәхмәтне төрмәгә конвой белән алып барганда, ике сакчыны да үтереп качкан, имеш, вулыста сурәтен элеп куйганнар, күрше авылның Чатан Гарифулласы күреп кайткан», – дип сөйләсәләр, башкалары: «Кулга алынып, Батырҗан белән Галимҗан аны волостька илткәндә, аклар ягындагы абыйсы Галиәхмәт урман чатында качып көтеп торып коткарган икән», – дип әйттеләр. Ә икенче берәүләр: «Мотавалның алтын-көмешләренең яртысы – Галиәхмәттә, ә икенче яртысы Нуриәхмәттә булган, шул үзендәге алтын-көмешләрне Батырҗан белән Галимҗанга бүлеп биргән дә, алар аны качырганнар, моның шулай икәнен Арсланга Галимҗан тишкән, Батырҗан Гөлйөземне үлеп яратса да, Арсланнан шүрли, шуның өчен дә Гөлйөзем янына бармый, кызга Арслан ияләшкән икән», – дип шаулашалар иде.
Халык телендә нинди генә гайбәтләр йөрсә дә, берсе дә чынбарлыкка туры килмәде. Нуриәхмәтне кулак итеп сөрелгән Гарәфи байның хәзер районның милиция бүлеге урнашкан, таштан салынган ике катлы йортының подвалына бикләделәр.
Кечкенә тәрәзәле бу подвалның һавасы – тынчу, идәне – җир, стеналары акшарланмаган, түрдәге почмагында – ат тәртәсе сыярлык күсе тишеге. Нуриәхмәтнең күзе шунда төште. Тишектән озын мыек чыгып, ике күз ялтырый иде. Нуриәхмәтнең башында шик туды. Андый-мондый йоклап китсәң (йокламый да булмас, йокы синнән сорап тормый), тереләй кимерәләр болар! Күсе егете, Нуриәхмәтнең уй-фикерләрен укыган кебек, коерыгы белән гәүдәсен сөйрәп тишектән чыкты да, «менә без шундыйрак инде» дигәндәй, башын югары күтәреп, мыегын селкетеп иснәштергәннән соң, аңа таба килә башлады. Нуриәхмәт, куркуыннан итеген салып, күсегә ыргытты. Күсе стенага сикерде. Шап итеп, Нуриәхмәт каршына килеп төште, арт аякларына басты. «Тукта әле, агай-эне, монда, бу подвалга без хуҗа!» – дигәндәй ысылдап алды да иренеп кенә тишегенә кереп китте. Нуриәхмәт тишекне томаларга әйбер тапмагач, аптыраганнан, итегенең башын тыгып куйды. Бераздан күз кабаклары авырайды, солы ашаган атны хәтерләтеп, күсенең нәрсәдер кимергән авазына эреп йокыга китте.
Тимер ишекнең дөбер-шатыр ачылуына уянып, күзләрен ачты. Тәрәзәдән зәгыйфь кенә кояш нуры саркый иде.
– Мотавалов, на выход! – дигән әмергә торып, тишектәге итеген алды. Күсе егете күселеген, егетлеген эшләгән: итекнең башын әллә Нуриәхмәтнең тир исен яратканнан, әллә чын тиредән – күннән булганга, тәмләп кимергән иде.
Шул ук көнне конвоирлар аны, Казанга – изоляторга илтергә дип, милиция бүлегеннән тимер юл вокзалына озаттылар.
***
Нуриәхмәтне алып китәсе паровоз, вагоннарын сөйрәп, тимер юл cтанциясенә туктауга, конвоирлар ике яклап тезелештеләр. Нуриәхмәт вагон баскычына басарга гына җыенган иде, янәшәсеннән узып барган товар вагонының аз гына ябылып бетмәгән ишегенә күзе төште. Ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп, өнсез калды. Бераздан, аңына килеп, бар көченә, ачыргаланып:
– Әткәй! – дип кычкырган сүзләре атасы утырган паровозның әче гудогы тавышына күмелде һәм, җимерелеп, «әткәй» сүзе кысылган тешләр аша саркыды да, кипкән иреннәргә сылашып, имгәнеп, үз яныннан ерак китә алмыйча, тезенә коелды.

Паровозның өзек-өзек гудогы, әтисе Мотавалның улына: «Сау бул! Бәхил бул, балам!» – дигәндәй, саубуллашу, бәхилләшү сүзләре булып яңгырап калды. Нуриәхмәт утырган поезд берничә станциядән соң кабат туктады. Бу – Әгерҗе станциясе иде. Нуриәхмәтне вагоннан төшереп, вокзал мәйданына тезелгән, ирегеннән мәхрүм ителгәннәр янына китереп, беренче рәткә бастырдылар. Бәгырьләргә үтеп керерлек рәхимсез салкын җил исә. Тешләр тешкә бәрелә. Бераздан, аяктагы күсе тишегеннән кереп, бармакларны салкын куыра башлады. Аякларга җан кертергә, кан йөгертергә, сикерергә, хәрәкәтләндерергә дә рөхсәт юк. Нуриәхмәт агасы Галиәхмәт белән атасы нигезендәге соңгы очрашуны исенә төшерде. «Кем өчен сугышып йөрде?! Нәрсә өчен?! Нигә кирәк иде?! Атаңа, туганыңа каршы барып... Галиәхмәт, бәлки, хаклыдыр». Шулвакыт аны
«Мотавалов!» дигән тавыш сискәндереп җибәрде.
Колачын җәеп, елмаеп, аңа таба килгән киң җилкәле полковникны күреп,
Нуриәхмәт чак кына артына аумады. Көч-хәл белән үзен тотып калды. Аның каршында – әле кичә генә кебек, акларга каршы сугышып йөргән полкының командиры – Сергей Катюхин басып тора иде. Катюхин Нуриәхмәтне кочакламакчы булды. Әмма арага сакчы керде.
– Не положено, товарищ полковник! – дип честь бирде. – Отставить, рядовой!
– Никак нет, товарищ полковник! Я на службе!
– Штаб где?! Рядовой...
– Так точно, товарищ полковник! В седьмом вагоне.
Катюхин:
– Мутавалов, дорогой, я сейчас! – дип, поездның койрыгына китте. Кичкә Нуриәхмәтнең өстендә – үзенең чинына туры килә торган өр-яңа хәрби кием, ялтырап торган хром итек, кулында – Ижау шәһәренең иң затлы ресторанының кашыгы иде.
Сергей Павлович Катюхин Мәскәүдән Ижау шәһәренә яңа гына хәрби комендант итеп җибәрелгән иде.
***
Нуриәхмәтне кулга алып озатканнан соң ике-өч атна да үтмәде, Арсланга Мотавал йортының кунак бүлмәсендә түрдә – өстәл артында утыру бәхете тәтеде. Авылга, колхоз рәисе сайларга дип, районнан яңа, икенче бер түрә килеп төште. «Исәнмесез, колхозчылар», – дип башлады ул сүзен. Халык арасыннан Шәрифулланың:
– Позвулте спрасит! Минем дустым, иптәш Галәветдин Минһаҗев килмәдемени? – дигән соравына, сорау бирүченең кем икәнен чамаламый калган вәкил, җитди кыяфәт, кискен көр тавыш белән:
– Юк, килмәде! Бу сорауны кем бирде, торып бассын! – дип кычкырды.
Вәкилнең әллә кискен соравыннан, әллә көр тавышыннан куркып, эскәмиядән идәнгә шуып төшкән Шәрифулланың җан бирергә әзерләнгәндәй зәгыйфь тавышы ишетелде:
– Мин фәкыйрегез булам, ахрысы...
– Ул кулга алынды!
Шәрифулла, бу сүзләрдән соң, куркуыннан, янәшәсендә утырган Шәмсия карчыкның итәк астына ук кереп качты.
– Деникин армиясенең поручигы Минһаҗев кулга алынды һәм сөргенгә сөрелде, – дип өстәде район вәкиле.
Арсланның бар көченә шашынып, кул чабып:
– Контрларга безнең илдә урын юк! Урра, иптәшләр! – дип бакыруына Батырҗан белән Галимҗан да кушылып, аны уздырырга теләсәләр дә, Кәҗә Шәрифулласының Шәмсия кортка итәге астыннан әче һәм нечкә «Урра!» дигән ялагай тавышы янында аларның кычкыруы ишәк кычкырганда черки безелдәве булып кына ишетелде. Шәмсия карчык, үз күкрәгеннән чыккан Шәрифулла тавышына аптырап, читенсенеп, бер – уңга, бер сулга карап алганнан соң, берни аңламыйча, гаҗәпләнеп, үзалдына көлемсерәп тә куйды. Үзенә сәерсенеп карап торганнарын тоеп, читенсенеп, «кая олакты соң бу каһәр төшкере Шәрифулла, тавышы бугаздан чыга, үзе юк», дип, кабат күкрәгенә карады. Итәге астында дүрт аяк күреп, телсез калды. Сиксән яшьлек Шәмсия карчык куркуыннан эскәмиягә менеп кунаклаганын сизми дә калды.
– Нишләвең бу, Шәрифулла?! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, картаймыш көнеңдә, килешмәгәнне!
Җыелган халык дәррәү көләргә тотынды. Идәндә, аякларын бөкләп, ияген тезләренә куеп, менә бетәм, менә сүнәм, дигәндәй, пыскып янган чыра утыдай җилфердәп, Шәрифулла утыра иде.
Арслан, Нуриәхмәтнең кайтмаячагына тәмам ышанып, тизрәк үзен рәис итеп сайлаганнарын түземсезлек белән көтеп, өстәлдәге графинга сукты.
– Авылдашлар, тавышны бетерик. Тынычланыйк, иптәшләр. Районнан килгән вәкилнең безнең белән көне буе утырырга вакыты юк.
– Дөрес, иптәшләр! Колхозчылар! Аның хәзер көне дә кыска. Кире кайтасы да бар. Сезнең колхозның элеккеге рәисе, кем соң әле, аты коргыры...
Арсланның:
– Мотавалов Нуриәхмәт! Мотавал мулла малае – Нуриәхмәт! – дигән сүзенә халык арасыннан берничә кеше дә кушылды.
– Әйе. Сезнең авылның беренче коммунисты Нуриәхмәт иптәш Мотавалов, бертавыштан, районда дингә каршы яңа гына төзелгән «Көрәш» комитетының рәисе итеп сайланды.
Халык дәррәү купты:
– Ничек?! Ул төрмәдә ләбаса?!
– Шулай инде. Кул – кулны, ике кул битне юа!
– Бүре башын бүре ашамый!
– Халык белми сөйләми. Теге вакытта Мотавалның яшергән алтын–көмешләре үз эшен эшли, – дигән тавышлар яңгырады.
– Очы чыгар, – диде Арслан. – Аны төрмәгә озаткан кешеләр дә үлмәгән.
Алар да кинәт кенә баеп китмәсләрме... Шулай бит, егетләр. Ничек уйлыйсыз, Батырҗан, Галимҗан?!
Аптырашта калган Шәрифулла, бу сүзләрдән айнып, урыныннан сикереп торды да районнан килгән вәкилгә:
– Булыр, булыр! Мин ышанам. Минем туган ул, – дип чәрелдәде.
– Кем? Нуриәхмәтме?! Саташасыңмы әллә? Кәҗә – мал түгел, баҗай туган түгел. Син Мотавалларның кияүләре генә түгелме соң, Кәҗә!
– Менә, гел шулай ул. Сүз әйтергә дә ирек бирми. Гел телгә баса.
– Арслан, колагыңа гына бер сүз әйтимме?!
– Әйт! Әллә куркыр дип уйлыйсыңмы?! Берне түгел, унны әйт.
– Унны ук әйтмим. Саный алмассың. Синең көнең бетте, – дип, берничә кеше кычкырышып алдылар. Зиннәтулла карт, җайлабрак утырып:

– Телең бик озын шул синең, Шәрифулла, телең бик озын. Чыгарасың да болгыйсың, чыгарасың да болгыйсың. Җыеп алалмыйсың. Басу гына түгел, таптап та китәрләр әле синең ул телеңне, – дип сөйләнде.
– Ярар, җәмәгать! Мин җыелышны ачык дип игълан итәм һәм беренче көн тәртибенә тукталам. Кемнәрдә колхоз рәислегенә кандидатуралар бар? Рәхим итегез. Халык шау-гөр килгән бер мәлдә, Шәрифулла халык арасыннан, эскәмияләр астыннан үрмәләп, алгы рәткә – президиум өстәле янына килеп, тезләнгән
килеш кенә, районнан килгән вәкилгә:
– Языгыз! Мин үземне үзем тәкъдим итәм, – диде.
Авыл халкы бертавыштан:
– Кит әле моннан, Кәҗә! Сиңа тагын...
– Зиннәтулланы йә булмаса Нурулланы, һич тә булмаса, Гыйльмулла картны сайлыйбыз! – дип кычкырыштылар.
Үзенең исеме авылдашлары теленнән, хәтта Батырҗан белән Галимҗаннан да чыкмавына шартлар хәлгә җитешкән Арслан, әгәр шунда Зиннәтулла карт төлке якалы туны белән торып басмаса, йә булмаса районнан килгән вәкилнең күзенә Мөхәррәм аягындагы «фитыр» итекләр күренмәсә, биредә, өстәл артында, уйланып, тирән хыялларга чумып утырыр иде микән?!
Районнан килгән вәкилнең күзе Арслан башындагы бер колакчыны өзелә язган бүреккә төште:
– Менә сезнең белән, колхоз белән кем идарә итәргә тиеш! Понимаешь ли. Менә шушы, башына каешланып каткан бүрек кигән иптәш идарә итәргә тиеш. Күрәсез, бу иптәшнең төлке якалы туны да, шыгырдап торган «фитыр» итеге дә юк. Понимаешь ли. Һәм ул аңа кирәкми дә. Понимаешь ли! – диде.
Әле алай да халык арасыннан кыюрак бер бәндәнең:
– Аңа калса, безнең авыл Шәйхәттар абзый бүрегенең ике колагы да юк. Аны сайлыйк, – дигән тавышы ишетелде.
– Кая ул? Торып бассын. Күрик. Понимаешь ли.
Урта рәтләрдә утырган Шәйхәттар, урыныннан торып басып, бүреген киеп: – Бу бит – бүрек түгел, түбәтәй! Сырылган һәм тирән итеп тегелгән түбәтәй!
– диде.
Районнан килгән вәкил агарып чыкты:
– Бу кандидатура батмый, понимаешь ли. Религия – опиум народа.
Понимаешь ли. Бүген түбәтәй кигән, иртәгә чалма, чапанлы булыр. Динне алга сөрүчеләр кирәкми, понимаешь ли!
Шул ике колаксыз бүреге аркасында, Шәйхәттар картка бик күп тапкырлар район юлын таптарга туры килде. Районга барып кайткан саен, ул: «Арслан урынына калхуз рәисе итеп куярга дип җанны ашыйлар, бу юлы да ризалык бирмәдем. Әгәр миңа яңа бүрек тектереп бирмәсә, үзенә үпкәләсен. Андый кысуларга түзеп торып булмас. Ризалыгымны бирергә туры килер», – дип, халыкны көлдерә торган иде. Уен гына булса да, Арсланда ул шик уята иде. Шушы хәлләрдән соң озак та үтмәде, Шәйхәттар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән, бер төндә юкка чыкты.
***
Авыл ир-атларының, иртән иртүк каравыл йортына җыелып, төн чыкканчы илдә-көндә, күрше-күләндә булган хәлләрне уртага салып, чынын-ялганын бергә кушып, бер-берсен уздырып, бүлдереп, энәсеннән җебенә кадәр тикшергәч, Кәҗә Шәрифулласының бер-ике ялганын рәхәтләнеп тыңлаганнан соң, өйләренә тарала торган гадәтләре бар. Кичәге хәбәр – кояш батырга бер- ике сәгать кала, Чишмә тавында ике юлчының җир казып кабер ясап китүләре – күпләрнең күңелләрендә шик уятты. Яшьрәкләр каберне казып карарга кирәк, диделәр. Картлар барысы да каршы төште: «Безнең халыкта мәетне казып рисвай итү бернинди дә шәригать законына туры килми, кем тели, шул казысын, диделәр. Менә чишмәгә ат эчертергә төшкән Саескан Салисәсенең улы Вәриснең, «җир чокучының берсе нәкъ Нуриәхмәткә охшаш булуын сурәтләве генә күпләргә, бигрәк тә Галимҗанга тынгы бирмәде. Аннары, чишмәгә кер чайкарга төшкән авыл хатыннарын күреп, бер юлчының атына атланып китеп баруы, авыл картлары җыелып төшкәндә, икенче юлчының да ашыга-ашыга китеп баруы күпләрдә шик уятса да, кабер ачарга, каберне актарырга берсенең дә батырчылыгы җитми иде.
Арслан белән Батырҗанның гына күңеле тыныч. Алар юлчыларның икенчесен, арттан киткәнен, кем булуын, нишләп йөрүләрен ачыклар өчен куып тотып, урман борылышында кыйнап, өстендәге сырмасын салдырып, мари кешесенең авызыннан: «Ерак сәфәрдән кайтканда, атыбызның колыны үлде, шуны Чишмә тавына күмдем. Хатыным белән бергә идек. Ул алданрак кайтып китте», – дигән җавап алып кайтканнар иде. Арслан, каравыл өендәгеләрне тынычландырырга теләп:
– Борчылмагыз, авылдашлар. Марилар алар. Ирле-хатынлы марилар. Юлда колыннары үлгән. Чишмә тавына шуны күмгәннәр, – диде.
Сүзгә кушылырга кыймыйча утырган Саескан Салисәсенең ире Шадра Мәхмүт улыннан юлчыларның ниндирәк булуларын, киемнәренең нинди икәнен, сакал-мыеклары, төс-кыяфәтләрен, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен кат-кат сораганга күрә, юлчыларның икесе дә ирләр булуын аңлап, алдан китеп барганының, озак итеп, кыйблага борып салынган, чүпрәк капланган әйбергә карап җеназа укыганын һәм нәкъ Галиәхмәткә охшаганлыгын белгәнгә, иренер-иренмәс кенә:
– Ирле-хатынлы, дисең инде, – дип куйды.
– Әйе, марилар!
– Ярар. Аллага тапшырып, безнең диндәге марилар да бардыр дип уйлыйк.
Тик менә күрше мариларына безнең авылның Гөлйөземе нигә кирәк булды икән, – дип, борын астыннан мыгырданып алды.
Каравыл өендәгеләр инде таралабыз дип торганда гына, кабалана-кабалана, Ләң-ләң Мотыйгулласы килеп кермәсенме:
– Җәмәгать, Шәмсияттәйне күрмәдегезме?
Оеп, үз ялганыннан үзе ләззәт табып, чүгәләп утырган Кәҗә Шәрифулласына Ләң-ләң Мотыйгулласының каравыл йортына кереп сөрән салуы ошап җитмәде. Утырган җиреннән теләр-теләмәс кенә торып, йоны коелган өтек бүреген кия-кия:
– Нәрсә булды, Мотыйгулла?.. Минем авыл картларына сөйләгән файдалы киңәшләремне сеңдерергә дә ирек бирмичә, чабуыңа ут капкандай акырасың, – диде.
– Кабар да! Әнә Мостафа абзый кызы Гөлйөзем уйнаштан бала табалмый азаплана, – дип чыгып та йөгерде тегесе.
Каравыл йортында тавыш-кычкырыш башланды.
– Менә сиңа мә! Ишеттеңме, Гыйльмулла!
– Ишетмәгән кая, Зиннәтулла. Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан оялсыннар иде инде!

– Ахырзаман килүе шушыдыр, ата – улны, ана кызны белми башлады. Шулай бит, Нурислам.
– Ходайның барлыгын онытып барабыз. Мотавал хәзрәтнең васыятен онытып барабыз, – дип мыгырданды Нурислам.
– Ха! Мотавал мулланың васыятен онытабыз, имеш. Мотавал баласы җил чыгарып, серкә очырып, кызларыбызны кабартып йөри, ә алар Мотавалны сагынып чак еламый! – Арсланның акыруы каравыл өен тутырды.
– Шулайрак килеп чыкты бугай шул, кем, энем Арслан. Синең сүзең хак булып чыкты бугай.
– Зиннәтулла абзый, сине дә аңлап була инде. Мотавалга син рәхмәтле булмый, кем рәхмәтле булсын. Авыл халкы белми сөйләмидер. Халык теленә керсә, хак, диләр. Яшь чагында, синең дә хәләлең – хатының бик чирләшкә булган, Мотавал өшкерүе белән генә яшәгән, диләр, – дип авыз ерды Арслан.
– Арслан, минем белән булышма. Күрәселәрең алда әле. Әнә авылга яңа Мотавал аваз сала. Киләчәк аның кулында булмагае.
– Шулай, Гыйльмулла авылдаш, шулай... Дошманыңа да күрсәтмәсен! Үзебезнең оныклар үсә. Бала-чагаларыбызны ярдәмеңнән ташлама, яраббым бер Ходаем! Үзең яраткансың, үзең сакла, – дип, Зиннәтулла карт ишеккә таба китте.
– Саклар, бар! Үзегез сакламасагыз. Нуриәхмәтнең җиле тия күрмәсен. Шулай. Димәк, бүгеннән Нуриәхмәт ата була. Ә, Батырҗан? – дип, әле бер кешегә, әле икенчесенә бәйләнде Арслан.
Куәтеннән килсә, читлеген җимереп чыгарга җыенган кыргый арысландай үз-үзенә урын табалмаган Батырҗан, белештермичә, йодрыгы белән стенага сукты:
– Җиттеме сиңа, юкмы?! Тешеңне коям!
– Син минем тешкә кагылма, Нуриәхмәтнең тешләрен чамала. Кайгырма, Гөлйөзем юмарт ул. Сиңа да өлеш чыгарыр, – диде Арслан, ыржаеп.
– Син бер телеңә хуҗа буласыңмы, юкмы?!
– Нигә?! Галиәхмәт белән йөрде, Нуриәхмәт белән «шаярды», ә баласын сиңа каратыр.
Батырҗан, Арсланны бугазыннан эләктереп:
– Ах, син, бәдбәхет! Үтерәм мин сине! – дип акырды.
– Җиттеме инде сезгә, юкмы?!! Бераз картлардан оялыгыз! – диде Галимҗан. – Син, көчек, тик кенә тор! Сатылгансың икән, юлыңда бул!
– Кем көчек? Минме?
Зиннәтулла карт кулындагы таягы белән баскыч тактасына сукты.
– Җиттеме сезгә, дуңгызлар! Өелешеп, кеше көлдерәсез! Әйдә, Нурислам, кайтабыз.
– Әйдә. Акыллы булыгыз, балалар. Акыллы!
Тегеләр өчесе дә тынды.
– Шулай, Зиннәтулла абзый. Сез бит теге вакытта, кәнсәләрдә, минем сүзгә ышанмадыгыз. Кем уйнаш иткән булып чыга инде, ә? Ник дәшмисең, Зиннәтулла абзый?
– Әйдәгез, картлар, булмаса, кайтыйк.
– Барыгыз, бар! Әйтер сүзегез беттемени, аксакаллар?
Нурислам, Зиннәтулла, Гыйльмулла картлар башларын иеп чыгып киттеләр. – Ә сез нигә кайтмыйсыз? Әллә сезне бәби чәенә чакырдылармы?
– Әгәр дә мин ул мулла баласының башын кисеп буага ыргытмасам, исемем Батырҗан булмасын!
– Батырҗан, чамалап. Күрмисеңмени, Нуриәхмәтнең ике колагы, кем дисең әле син аны... Ә, әйе, көчеге, Галимҗан тыңлап тора. Йә, ярый. Мин киттем. Акыллы киңәш кирәк булса, үземә кил. Берәр җаен уйлап табарбыз, – дип көлемсерәде Арслан.

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев