Чукрак (роман)

Чукракны, Гөлйөземе үлгәннән соң бер атнадан, чишмә буенда атасы белән анасы кабере өстенә үзе утырткан каеннарның юанрагыннан кисеп төшерделәр. Кесәсеннән авылдашларына язган хатын алып, хатта язылганча, шәригать кануннарына туры китереп, зиратка кертмичә, ике каен арасына – Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай уртасына җирләделәр. Халык таралгач, Нурбәк кабергә каен үсентесе төртте. Мифтах дога укыды. Җир өстенә беренче кар төште.
***
Ул көнне Мотавалның юан нарат бүрәнәләрдән салынган калай түбәле сигез почмаклы йортының биек коймалар белән әйләндереп алынган урыс капкалы ишегалды, гөж килеп, умарта оясын хәтерләтә: бишек баласыннан алып, соңгы теше белән дә бәхилләшергә өлгергән картына кадәр – бары да шунда иде. Җыелган халыкның авызыннан чыккан: «Аллам сакласын!», «Дошманыңа да күрсәтмәсен...», «Шул кирәк!», «Нишләргә инде?», «Актык кәҗәмне ашадылар...», «Аларсыз нишләрбез?..» – дигән елау, сыктау авазлары, көлү тавышлары белән кушылып, авылга терәлеп аккан елганың сөзәк ярларына бәрелә-бәрелә, киредән, кайтаваз булып, урамнарга, тыкрыкларга таралды, авылга шом салып, күңелдә авыр тойгылар тудырды.
Коймага менеп кунаклаган бер малайның кинәт кенә:
– Мулла абзыйны – хәзрәтне алып чыгалар! – дигән чәрелдек тавышына барысы да тынып калдылар.
Озак кына тынлыктан соң, ач яңаклы, нечкә, озын гәүдәле кырык-кырык биш яшьләр тирәләрендәге Гапсаттар:
– Алладан да, мулладан да курыкмыйлар. Эт симерсә, хуҗасына ташлана. Күрәселәрегез алда әле! Бу – әле баласы гына... Алда әле аның анасы, – дип, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, халык төркемен ера-ера, капкадан урамга атлады.
Төркем эченнән Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты да, Гапсаттар чыгып киткән якка карап, янаулы тавыш белән:
– Телеңә хуҗа бул, Гапсаттар, телеңә... – диде.
– Үз телем, Аллага шөкер, синнән әҗәткә алып тормадым. Нәрсә телим, шуны сөйлим, – дип җаваплады тегесе.
– Үзеңә дә шул көн килмәгәе, – дип, җөмләсен төгәлләмәкче иде Шәрифулла, – ишектән чалма-чапаннан Мотавал, төенчек тоткан Мөсәгыйдә абыстай белән хәзрәтнең яшь хатыны Мәсрүрә, алар артыннан Арслан белән Батырҗан чыкканнарын күреп, каушап калды. Бераздан, үз-үзен белештермичә, куркудан койрыгын бот арасына кыстырган эт кыяфәтендә, ишегалдын әйләнеп чыкты да, шатлык катыш пышылдау тавышы белән:
– Җәмәгать, тавышларны бетерик, чыгалар, – дип, халык арасына кереп югалды.
Арслан мылтык приклады белән Мотавалның ике калак сөяге арасына төртте:
– Әйдәгез, әйдә, тизрәк булыгыз, кызурак атлагыз! Ашка дигәндә, йөгерә-йөгерә чыга идегез.
Мотавал, аркасына килеп бәрелгән мылтык прикладыннан алга сөрлегеп, баскычтан түбәнгә – җиргә тәгәрәде. Озак кына тын ала алмый ятканнан соң, күзен ачты. Башын күтәрә төште. Томанланган күз алдында торган ике пар кәкрәеп каткан кирза итекне күреп, карашын итек хуҗаларына – югарыга текәде. Аның күзләре, менә-менә үзенең – аларга сабак өйрәткән хәлфәләренең – йөзенә, битенә карап, тәһарәтләрен бозарга әзерләнгән кыяфәттә басып торган Арслан белән Батырҗанга төбәлде. Мотавал, торырга азапланып, өзек-өзек калтыранган тавышы белән:
– Гафу итегез, балалар. Бу көннең килүенә мин үзем гаепле. Сезгә сабакны тиешенчә өйрәтергә хәлфәлек булмаган миндә, хәлфәлек... Хушыгыз, авылдашлар! Бәхил булыгыз! Дөньялыкта кылганнар дөньялыкта калсын. Догаларыгыздан безне дә калдырмагыз, – диде.
Арслан мылтыгы белән Мотавалны янәдән төрткәләде:
– Әйдә, әйдә, атла! Синең вәгазеңне күп тыңладык, безнекен тыңларга вакыт. Батырҗанның Арсланнан һич кенә дә калышасы килми иде:
– Әйдә, әйдә, тартынма! – дип, Мотавалны алга, капкага төртте.
Шәмсия әбинең, елаулы тавыш белән, бөкресен турайтмакчы булып:
– Нигә төрткәлисең аны, денсез! Ахырзаман пәрие! – дигән сүзләре, үзенә килеп бәрелгән Арслан җиленнән өзелеп, кайтавазны хәтерләтеп, һавага чәчелде. Әби, әлеге җилдән чайкалып китеп, Гыйльмулла картның кочагына ауды. Җанын саклап, капка ышыгында басып торган Гыйльмулла карт, куенына килеп кергән кешенең кем икәнен абайламыйча, күзләрен шытырдатып кыскан хәлдә, бар көченә кочаклап, яшьлегендә кызлар белән капка артында басып торган чакларын исенә төшереп, курка-курка гына, уйлаган хыялларым чәлпәрәмә килмәгәе, дип, күзләрен ачты. Биткә бит терәлгән җыерчыклы йөзне күрүгә, куркуыннан, чалбар балагыннан аягы буйлап җиргә тәгәрәгән бер-ике тамчы «су«ны сизми дә калды.
– Ә, син икәнсең әле. Кермәгән тишегең юк. Карга!
Халыкның дәррәү көлүеннән котылыр өченме, тиз арада үзен кулга алып: – Шул безнең ише картларга гына көчләре җитмәсә, бүтәнгә тешләре үтми бу дуңгыз көтүчеләренең, – дип мыгырданды.
Галимҗан, җил-җил атлап, капка янына килде дә аратасын алмакчы булды.

– Әйдәгез, әйдә, тизрәк! Өйләгә кадәр өязгә барып җитәргә кирәк. Боерык шундый. Атлар әзер.
Артта тыныч кына басып торган арык гәүдәле, көрәк сакаллы җитмеш- җитмеш биш яшьләр тирәсендәге Зиннәтулла карт алар каршына чыкты:
– Ашыкмагыз әле, энекәшләр. Галимҗан энем, акылыңа кил. Егерме беренче елгы ачлыкта атаң Сәлимҗан ачтан үлгәч, син имгәкне ачлык тырнагыннан кем йолып калды?! Шушы мулла абзаң – Мотавал түгелме?!
Арслан, бөкресен турайта төшеп, Зиннәтулла картка укталып, Галимҗанга башы белән ымлады:
– Кара син моны, ә, Галимҗан?! Нинди акыллы! Кызганучан!
Кинәт кенә арбага сикереп менеп, үзенең бөкресенә чыбыркы сабы белән сукты.
– Ә син беләсеңме?! Минем бөкрем ничек чыкты?! Галимҗанның бөкресе каян килгән?! Менә шушы карт шайтанның җирен сөреп, сука тартып! Ә син беләсеңме безнең аңа шул егерме беренче ел өчен күпме түләгәнебезне?! Юк, белмисең? Белмисең шул! Белмисең!
Чыбыркысын һавада шартлатып:
– Кит күз алдымнан! Бәбәгеңне чыбыркы сабы белән чокып алганчы! Югал! – дип акырды.
Еларга җитешкән Зиннәтулла карт, кая керер тишек тапмыйча, бер алга, бер артка атламакчы булып, кулларын алга сузган хәлдә:
– Җәмәгать! Авылдашлар! Нәрсә карап торасыз?! Ник дәшмисез?! Нигә авызыгызга су каптыгыз?! Әйтегез бер сүз! – дип инәлде.
Халык арасыннан, аерылып, берничә ир-ат алга – Арслан каршына чыкты. Арслан арбадан алар алдына сикереп төште:
– Сәвит властеның боерыгына буйсынмыйсызмы?! Авылыгыз белән Себер китәргә телисез?! Ә син, Батырҗан, аягүрә нигә йоклыйсың?! Мөсәгыйдә карт абыстай белән яшь абыстай – Мәсрүрәне бирегә алып кил!
Батырҗан, Мөсәгыйдә белән Мәсрүрәне төрткәләп:
– Әйдәгез, әйдә, атлавыгызны белегез! – дип кычкырды.
Мәсрүрә, кабалана-кабалана, Арслан алдына тезләнде. Куллары белән Арсланның каткан, тузанлы итекләрен кочаклап, елый-елый:
– Калдыр мине? Калдыр! Аяк астыңда туфрак булыйм! Барысы да син теләгәнчә булыр! Барысын да син теләгәнчә эшләрмен! Җаның ни тели, боер гына, барысын да эшләрмен! – дип ялварды.
Арслан, Мәсрүрә кочагындагы итекләрен тартып ала алмый азапланып, елак тавыш белән:
– Кит әле, кит! Нишләвең бу?! Алыгыз, алыгыз әле үзен! – Көч-хәл белән Мәсрүрәдән арынып, маңгай тирен җиң очы белән сөртте. – Уф Алла! Җенләнә башлаган бу.
– Авылдашлар! Кызганыгыз мине. Минем гаебем юк. Мине ундүрт яшем тулар-тулмас бу карт шайтанга көчләп бирделәр. Мин гомерем буе бу көннең килгәнен көтеп яшәдем. Мин бу карт иблисне беркайчан да яратмадым. Мин яраткан кеше – әнә ул! Мин сине, бары тик сине генә яратып яшәдем. Арслан, минем синнән... – дип чәрелдәде.
Җыелган халыкның күпмедер өлеше, бигрәк тә яшьрәкләре, кычкырып ук көлмәсәләр дә, өлкәннәрдән оялып, битләрен каплап, кеше артына яшеренеп пырхылдаштылар, картлар исә, як-якларына төкеренгәләп, сукрана-сукрана: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла», «Җирбит!», «Ахырзаман җитүедер...»,
«Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан куркырга кирәк иде...» – дигән сүзләр белән шаулашып алдылар.
Арслан, эшнең тирәнгә китүен сизеп, котылу чарасы эзләде. Көтелмәгән хәлгә аңгыраеп, озак кына аптырашта торганнан соң, күзе бура абзарның чормасына менә торган баскычның урта бер җиренә кунаклаган Миркасыймга төште. Тәне буйлап кайнар кан йөгерде. Елак тавышына калынлык билгеләре керде:
– Кит әле моннан! Әкиятеңне әнә диваналарга сөйлә! Әнә Миркасыйм үзеңне чормага – печәнлеккә алып менәргә баскычыгызны әзерләп, көтеп утыра. Үзеңнән унбиш яшькә яшь Миркасыйм белән печәнлектә, чормада адашып йөргәнеңне оныттыңмыни? Онытсаң, исеңә төшерербез!
Арслан, бераз арлы-бирле йөргәннән соң, азрак тынычлана төшкәч:
– Ярый. Ул әле яшь! Сабый гына. Бәлки, үз хатасын аңлар. Син дә, үз теләгең белән, Мотавалның байлыгыннан баш тартасың. Миркасыйм белән матур гына оя корып җибәрерсез. Без дә ярдәмебездән ташламабыз. Елап торган балаларыбыз юк. Өйләнмәгән. Шулай бит, Батырҗан?.. Ә, Галимҗан? Сәвит власте сезне, безне бәхетле итәргә дип төзелгән. Шулай бит, авылдашлар!
Аның бу сүзләрендә ниндидер сиземләү бар иде. Мотавал мулланың яшь хатыны Мәсрүрә абыстай Миркасыймнан күзен алалмый, үткән-сүткәндә аңа елышып, Миркасыймның «серкәсен» үзенә йоктырырга тели, кеше-фәлән юк вакытларда, аулаграк урыннарда хәтта, кочаклап, «приказчигым минем» дип, үбеп тә киткәли иде. Миркасыйм аның белән ачыктан-ачык очрашудан качса да, аулакта күрешүнең җае чыкканын көтеп кенә йөри, мулла абзасының ерак юлга, озак сәфәргә юл чыгасын ишетүгә үк, үзенең көткән минуты – абыстай куенына керү хыялы тормышка ашмасмы, дип, ашкына-ашкына, туры бия белән җирән бияне тәртә арасына кертә иде.
***
Халык янәдән аларның юлларын бүләргә дип алга атлады. Миркасыйм гына, аерым дәүләт кебек, «өйләнү» сүзеннән ләззәт табып, авызын җыеп алалмыйча, Мәсрүрәне кызгануын да онытып, рәхәтлек кичереп, киерелергә дип торып басмакчы иде, Арсланның револьвердан һавага атуыннан коты алынып, баскычтан егылып ук төште.
Зар-зар Кәрименең, ахылдап:
– Ах! Хараплар гына булдык. Кияү имгәнде! – диюен һәм Арсланның: – Артка, барыгыз да артка! – дигән сүзләренә, Миркасыйм, куркуыннан, күз ачып йомганчы дүртаякланып, баскыч буйлап абзар чормасына – печәнлеккә таба өч кенә атлады һәм юкка да чыкты. Бераздан чорманың челтәрләнгән ишегеннән ялтыраган ике күзе күренде һәм зәгыйфь тавышы ишетелде:
– Үзе баскычны куйдыра. Үзе ата. Мин минават!
Зиннәтулла, көрәк сакалын уң кулы белән сыйпап, Миркасыймга кызганулы карап:
– Әллә бу бала тулы түгел инде, – дип, үзалдына мыгырданып алды. Төркем уртасыннан Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты:
– Җәмәгать, сез нәрсә... Алар бит үз белдекләре белән закон чыгарып йөрмиләр. Өстән ни кушсалар, шуны үтиләр. Ул кадәр надан, аңгыра булмагыз. Менә мин үзем – ундүртенче елда законга каршы баруның тәмен татыган кеше.
Төркемнән:
– Татысаң! Кадалып кит! Бар! Үзләренә кучер булып бар. Башың астыңа килгере! Шул сугышта бәреп үтергән булсалар, ичмасам, җан көеге булып яшәмәс идең, – дигән тавышлар ишетелде.

Кәҗә Шәрифулласы изүен куллары белән ике якка тартып ертмакчы булды: – Син сүзеңне чамалап сөйлә, Мөхәррәм! Юкса...
Халык арасыннан Читән Мәчтиге, нәзек кенә тавышы белән:
– Шәрифулла! Чамалап, чамалап... Кыш бик салкын киләсе, ди. Озакламый – кыш. Соңгы күлмәгеңнән дә колак каксаң, кышны ничек чыгарсың?.. Мулла абзыйны да алып китәргә җыеналар. Ул киткәч, сиңа кереп күңел ачарга абзарындагы... Кереп йокларга мунчасы да калмаячак! – дип чәрелдәде.
Халык тагын сагайды. Тагын Арслан белән Батырҗан өстенә килә башладылар. Мөсәгыйдә абыстай, авыр көрсенү белән:
– Кирәкми, авылдашлар! Җибәрегез! Юл бирегез! Безгә ярдәм итмәкче булып, кан, күз яше түкмәгез! Гөнаһыбыз Аллаһы каршында күп булгандыр. Без күрәсен эт күрмәс. Авылдашлар, кичерегез! Сезнең алда кылган гөнаһларыбыз булса, рәнҗемәгез, мәрхәмәтегездән ташламагыз. Кичерегез безне. Әй, Тәңрем, үзең ярлыкагыл!.. – диде.
Шәмсия карчык каткан бушлатының җиңе белән яшьле күзләрен сөртте.
– Хәзрәт, Мөсәгыйдә абыстай, бәхил булыгыз! Сез – Аллаһы Тәгаләнең үзеннән без фәкыйрьләрне аңлы, белемле итәргә җибәрелгән изге җаннар. Ходайның кодрәте киң. Ул сезгә юлдаш булсын. Үзенең рәхмәтеннән ташламасын. Ярабби, бер Ходай. Нишлик?.. ‒ диде, үксеп. – Көчебез җитми. Зинһар, безне каргамагыз...
Төркемдәге кешеләр дә аңа кушылды. Күпләр елый иде.
Арслан револьверын өскә күтәрде:
– Җиттеме сезгә, юкмы? Әгәр хәзер юл бирмәсәгез, нишләргә кирәген белермен. Галимҗан, ат белән өсләренә мен!
Бу мәхшәрне тыныч кына читтә күзәтеп торган Гыйльмулла карт:
– Менәрсез... Анысын булдырырсыз, – дип пышылдады.
Мотавал, калтырана-калтырана, үз-үзенә урын табалмый, күзе белән аяк астыннан нәрсәдер эзли, ара-тирә бер үк сүзне кабатлый:
– Алланың кодрәте киң. Алла...
Һәрвакыт халык күз алдында, алгы рәттә булырга омтылган, дөресрәге, черки кебек күзгә керергә әзер Шәрифулла, төркемнең алгы рәтендә басып торган баһадирдай Мофаззалның култык астыннан башын чыгарган да:
– Китап шулай диме әллә, мулла абзый? – дип шыркылдый.
– Кит, башыңны сугып ярырмын! Хахылдама, тинтәк! – дип кычкырды кемдер. Мотавал сабыр гына:
– Кирәкми, Нурислам. Бу сүзләрне ул үзе әйтми. Җеннәре котырта, – диде. – Әллә күзеңә җеннәр күренәме, хәзрәт?
– Күренә шул. Әллә сиңа күренмиме, Шәрифулла?
– Юк!
Мотавал сабыр гына, Арсланга күтәрелеп карап:
– Әнә! Камчысын, чыбыркысын тотып каршыңда басып тора, – диде.
– Әллә өшкерәсеңме, хәзрәт?
– Юк! Озакламый алар өшкерә сезне, Шәрифулла.
Батырҗан, ачуыннан, чыбыркы сабы белән үзенең каткан итек балтырына сукты:
– Бетте! Мулла абзыкай, сезнең власть бетте! Сәвит власте килде. Сәвит власте күрсәтә әле сезгә күрмәгәннәрегезне, кулак-мулла калдыклары!..
– Энем Батырҗан, җибәрегез инде! Бераз бездән – авыл картларыннан оялыгыз.
– Шулаймы? Җибәрикме, Гыйльмулла абзый?! Күп тел яшердек, сездән оялыр туныбыз тузган. Беләм мин сезне. Сине дә бик яхшы беләм, син үзең дә – кулак! Ни өчен хәзрәтне яклаганыңны да беләм. Шулай түгелме, Галимҗан?
– Үзләренә чират җиткәнне сизәләр. Тишегенә су салынган йомрандай кыланалар, – диде тегесе.
– Алланың биргәненә шөкер, сезнекен урламадык, Галимҗан. Гөнаһланма! Үз хәләл көчебез белән таптык. Син җил чыгарып йоклап ятканда, без инде эшләп арыган идек.
– Сөйлисе юк инде, Гыйльмулла, сөйлисе юк. Их, шушында хәзрәтнең уллары булса... – дип ахылдады Зиннәтулла.
Арслан, Зиннәтулланы тотып ашардай булып:
– Кайсы малаен әйтәсең, Зиннәтулла абзый?.. Теге, патша хезмәтенә китеп, тәре тагып кайтканынмы, әллә аклар ягындагысынмы?! – дип кычкырды.
– Мин аларның кайсы – тәре таккан, кайсы – кызыллар, кайсы аклар ягында сугышканын белмим, кем, энем Арслан. Әмма саңгырау колагыма, Мотавалның бер оланы – кызыллар ягында бик зур кеше икән, дигән сүз чалынды.
– Әнә шул тәре тагып кайтканы – Нуриәхмәте була инде аның, Зиннәтулла абзый. Кечкенәсе – атасына каршы сугышып йөри торганы.
– Ялгышасың. Минем бер улым да үземә каршы сугышмый. Ярар. Авылдашлар, безгә кузгалырга вакыт. Ашыйсын – ашадым, яшисен – яшәдем, дигәндәй... Нахакка рәнҗеткән булсам, кичерегез. Үз гөнаһым үземә булсын. Минем... – диде хәзрәт, сәер тынычлык белән.
– Хәзрәт, үзең дә безгә рәнҗеп китмә. Сабакка өйрәттең, авыр вакытларда ярдәм кулын суздың, – халыкка күтәрелеп карап, – шулай бит, җәмәгать?! – диде Нурислам.
Халыкның күпчелеге, гөр килеп:
– Шулай, шулай! Бик дөрес, Нурислам абзый! – диештеләр.
Батырҗан гына мәкерле елмайды:
– Кычкыртып талаган чакларың да күп булды.
– Их энем, энем... Егерме беренче елгы ачлыкта шушы Мотавал абзаң булмаса, әллә кайчан гүр иясе була идең бит син, иблис!..
– Ялгышасың, Зиннәтулла, ялгышасың. Мин – Мотавал түгел, Ходай саклаган аны, Ходай! Иң үкенечлесе шул. Шушы җирдә туып, шушы җирдә үсеп, туган җиребездә җан биреп, туган туфрагыбызга күмелмәбез микәнни? – Тәкъдиргә шулай язылгандыр, атасы. Нишлисең, Ходай шулай кушкандыр, – дип сүзгә кушылды абыстай.
– Соңгы үтенечем, соңгы васыятем шул, авылдашлар: Аллаһы Тәгаләдән ераклашмагыз, аң булыгыз! Алласыз җирдә беркайчан да бәхет, шатлык, изгелек булмаячак. Укыган, кылган догаларыгыз Хак Тәгаләгә ирешеп, ахирәттә оҗмах ишекләрен ачып кереп, бергә-бергә оҗмахта очрашырга насыйп итсен, ярабби, бер Ходам!
Халык бер тавыштан:
– Амин, хәзрәт! – диеште.
Мотавал бер-ике адым алга атлады.
– Сезгә булган соңгы үтенечем шул. Шушы туган җиремнең бер уч туфрагын алырга рөхсәт итегез.
Зиннәтулла карт, җиргә иелеп, учы белән туфрак алды.
– Әйдәгез, Гыйльмулла, Мөхәррәм. Мостафа яшьти, син кайда?
Авыл аксакаллары Мотавал каршына килделәр. Мөсәгыйдә абыстай кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, Мотавал хәзрәтнең учына җәйде.

Зиннәтулла карт учындагы туфракны кулъяулыкка салды. Мотавал, кулындагы туфракка озак кына карап торганнан соң:
– Газиз ата-анам җире, ни көтә сине? – дип иңрәде.
Мотавал туфраклы кулъяулыгын учына кысты. Арслан аны каты гына этеп җибәрде, Мотавал алга таба сөрлегеп китте. Кулъяулыктагы туфрак җиргә чәчелде.
– Хәерлегә булсын. Туфрактан туфракның да аерыласы килми. Хуш, туган туфрак! Хуш, туган җирем! Бәхил булыгыз, авылдашлар! Әйдә, әнисе.
Теләр-теләмәс кенә ыңгырашып ачылган урыс капкасыннан авыл хәлфәсе урамга атлады. Аңа халык иярде. Халыкның елау, сыктау, көлү авазлары, урамнарга сыеша алмыйча тау итәкләренә ятып, үзәннәргә тулып, үзәкләрне өзәрлек кайтаваз булып, шактый вакытлар авыл өстендә чыңлап эленеп торды.
Нургата, Мотавалдагы төпчек кызын – Мәсрүрәсен сөргеннән саклап калыр өчен, волостьтан кайтып кермәде. Кеше күзенә бәрелә торган байлыгыннан үзе теләп баш тартса, үзе генә белә торганын, кара көнгә дип, тирәнгәрәк яшерде. Ничек итсә итте, кызын, Мотаваллардан аерып, сөргеннән алып калды. Дөньяның кемнәр кулына калачагын сизгән Нургата, төннәрен кызы – Мәсрүрәсе янына мунчага Арсланның килеп йөргәнен белсә дә, күрмәмешкә, сизмәмешкә салынды.
Беркөн шулай урамда Арсланның, астыртын елмаеп:
– Нургата абзый да мунчасын ягып җибәргән. Хәзрәт киткәч, кызының аркасын кем юадыр инде, – дигән соравына, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгын тикшерде дә:
– Борчылма, энем. Авыл хәзрәтсез дә, хәсрәтсез дә тормый ул. Берсе китсә, икенчесе табыла, – дип җаваплады.
Арслан, борынын җыерып, елмая төште:
– Шәп бабай син! Зирәк бабай!
– Тормыш бу... Синең дә балаларың булыр. Мотавал балаларының да балалары туар. Дөнья – куласа, бер әйләнә – бер баса! Өметсез – шайтан, дигәннәр. Кем белә... Дөньялар үзгәреп, бәлки, безнең оныклар да сезнең бакчага йөрер әле.
– Усал син! Мунчаң янына бәйләгән этең кебек усал!
Нургата, Арсланның тел төбен бик тиз аңлап, шул ук кичне усал Алабаен мунча кырыннан ишегалдына кертте, кызы Мәсрүрәнең мунчага керү вакытын соңгарак күчерде. Янәсе, мунчага иң соңгы булып кергән кеше мунчаны юып, чистартып чыгарга тиеш. Моңа Нургата хатынының көче җитми. Мәсрүрә яшь. Бу эшне ул башкарырга тиеш.
Нургата хатыны кызының кырын эшләрен сизеп, белеп торса да, әле генә Мотавал куеныннан төшеп калган Мәсрүрәсен Арсланга тагып булмасмы, дигән уй белән, иренә әйтергә куркып йөрде. Нургатасы авызыннан мондый сүзнең чыгуына шатланып:
– Безнең әтисе гомере буе зирәк, акыллы булды инде ул, – дип, иренең башыннан сыйпады.
Гарьлегеннән шартлар хәлгә җиткән Нургатага моннан да зуррак түбәнлек юк иде. Ул тешләрен кысып:
– Нәрсә?! Әллә сине дә соңгы мунчага җибәргән чакларым булдымы? – дип, башыннан кулларын сыпырып төшерде дә, ишекне каты итеп ябып, урамга чыгып китте.
 ***
Колактан-колакка күчеп: «Мотавал мулланың ундүрт яшьлек самавырчы малае Миркасыйм хәзрәтнең яшь хатынына – Мәсрүрәсенә чүпрә салган икән», – дигән хәбәр тулысы белән дөреслеккә туры килмәсә дә, авыл халкының сүзендә дә әзме-күпме хаклык барлыгын раслап, яшь абыстай көннән-көн түгәрәкләнде, иреннәре тулыланып, бит алмаларына тут кунды. Туачак бала Миркасыймныкы булмаса да, халыкны ул нахак бәла ягудан үз ялгышы – яшь абыстай куенында бер-ике кич йоклап чыгуы белән коткарды. Беренчедән, бу – Арсланга котылу өчен уңай булса, икенчедән, Арсланның кызларын барыбер кияүгә алмаячагын белгән ата белән ана өчен дә кулай иде. Ничек тә Арсланга кияүгә чыгарга өметен өзмәгән Мәсрүрәнең генә моның белән килешәсе килмәсә дә, кая барсын. Көннәрдән бер көнне Ислах, дөньяга туачагын сиздереп, корсакка типте. Миркасыймны Мәсрүрәгә бала туасы булганга күрә мәҗбүриләп өйләндерделәр. Миркасыймның атасы Нуркасыйм да каршы килмәде. Гаиләсендә бер кашык кимер. Мәсрүрә шул сабыйны ир итеп саный икән, нигә каршы килергә. Ачка үтермәс. Мәсрүрәнең ата-анасы, агай-энеләре дә таза тормышлы. Җәйгә, әнә... Нургата, Арслан аркасында колхозга бирми саклап калган бура абзарын читкә мүкләп һәм сипләп салып, үзләрен башка чыгарырга да уйлый икән. Бала туган йортта икенче балага да ризык табылыр әле, дип, улын өйләндерергә булды. Озак та үтмәде, ике атна дигәндә, бабасы Нургата нигезендә Ислахның тәүге авазы дөньяга сөрән салды.
Кояшлы матур көн иде. Миркасыймны уйнаган җиреннән чакырып керттеләр. Кендек әби чаршау артыннан яңа туган сабыйны, ата буласы кешенең күлмәгенә төреп алып чыгып, Миркасыймга тоттырганда, янәшәсендә Мәсрүрәнең өрлектәй өч абыйсы:
– Кияү, төшереп җибәрә күрмә, кияү, – дип, кулларын сузып, ярдәмгә әзер торалар иде. Шул көннән башлап, Миркасыйм – Мәсрүрәнең уң ягында, Ислах сул ягында йоклый башладылар. Атаның малаеннан көнләшкән чаклары да күп булды. Күкрәк аркасында да ыгы-зыгы чыккалады. Бу мәсьәләдә аңлату эшләрен аңа бабасы Нургата башкара иде:
– Кияү, сабыйга күкрәк ризык өчен, имәр өчен кирәк. Ә сиңа... Уйнар өчен. Акыллы бул инде. Көнләшмә. Тешләмә хатыныңның күкрәген. Балаңны ачтан үтерәсең бит.
Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дигәндәй... Миркасыйм өчен иң авыры – бала карау. Ул бала салынган арбаны сөйрәп урамга чыга да, баласын карарга да онытып, онытылып, үз яшьтәшләре, урам бала-чагасы белән кәшәкә сугып, әбәк уйнап көн уздыра. Мәсрүрә аны көнаралаш яшьтәшләре алдында мәсхәрә итеп өенә алып кайтса да, Миркасыймының кыска гомерле икәнен сизгәндәй, беркемнән дә кактырмады, суктырмады, беркемгә дә көләргә ирек бирмәде. Баласы яшендә генә булса да, ир итте. Өендә ялгыш кына савыт-саба шалтыраса, ишек катырак ябылса, урындык, эскәмия ауса, берәр җире бәрелеп күгәрсә, урам буйлап, мактанып: «Ирем – Миркасыймым кыйнады әле», – дип, очраган бер кешегә сөйләп, шуннан ләззәт таба иде.
Миркасыймы кырык өчнең көзендә сугышка китте дә, күп тә үтмәде, үле хәбәре килде. Хат ташучы өчпочмаклы хатны китергәндә, ул өенең нигезенә туфрак өя иде. Кулына хатны алуга, Мәсрүрә тетрәнеп куйды. Кулындагы агач көрәге белән тиз-тиз хәрәкәтләр ясап, үзалдына сөйләнеп, борын астыннан мыгырданып:

– Мондый вакытта кеше үләмени, мондый кызу эш вакытында кеше үләмени?.. – дип, нигезен күмүне дәвам итте. Атасыннан... Юк, бабасыннан калган, сарык тиресеннән кечерәйтеп тегелгән кырык ямаулы тун кигән Ислахының янына килеп басканын тоеп, айнып туктап калды. Бердәнберен күкрәгенә кысып, үксеп елап җибәрде.
...Ислах чибәрлеккә дә, буй-сынга да дан булмады. Тукмак борын, яссырак бит. Җилкә дә әллә ни киң түгел. Атасы Миркасыймга да, бабасы Нургатага да охшамаган. Укыганда да әллә ни шаккатыра алмады. Бер елын утырып та калды бугай әле. Аңарда авылның икенче бер кешесенең холкы, чалымнары иде. Теле телгә йокмас, алдакчы, аферист.

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: