Чукрак (романның дәвамы)
Арслан, башын түбән игән хәлдә, хәлсез тавыш белән, улына: – Чормада әзерләп куелган ләхет такталары бар. Алып төшеп бир, – диде дә, кеше булмаганрак җиргә, читкә китте. Анасы Мәликә түти, үз ятагында да йоклый алмый теләсә кемнең идәнендә, лапас түбәсендә, карлыган араларында сабыйлары белән төннәрен уздырды. Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады урманында адашып үлде. Арсланның сузылып ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде...
Романны башыннан монда басып укыгыз.
Нуриәхмәт иртә таңнан торып урманга җыенды. Аның бу эшен Гөлйөзем сизеп:
– Син кая болай?! Иртә таңнан кая җыендың? Урмангамы?! Арслан баласын эзләргәме? Ике аягыңның берсен атлыйсы булма! Башкисәр ул! Синең башыңа җитәргә дә күп сорамас, – дип ялварды.
Нуриәхмәт дәшмәде. Аягына чолгау урады. Күн итеген киде. Кичә генә мичтән чыккан түгәрәк икмәкне күкрәгенә куеп кисте дә өстәлгә чүпрәк җәйде. Икмәкне төрде. Мич башыннан яньчелеп беткән, үзе белән бергә картайган, гражданнар сугышыннан кайткан солдат фляжкасы алып, ишек бусагасы кырыенда, җиләсрәк җирдә – идәндә, балчык кувшинда сакланган кәҗә сөтен шунда салды. Биленә бау бәйләде. Икмәк белән фляжканы куенына тыкты. Мич арасына кереп чыкты да Гөлйөземнең: «Әгәр минем сүзләремне тыңламасаң, бәхиллегемне бирәсем юк», – дип кычкырып калуына да игътибар итмичә, ишекне тышкы яктан япты.
Нуриәхмәт Габдуллаҗанның кайда качып ятканын чамалый иде. Капкасыннан чыгуга ук урманга борылды. Урман эчләп ага торган киң елганың сөзәк ярлары буйлап ярты көн чамасы баргач, карт бер имән төбенә утырды. Икмәк төрелгән киндер чүпрәген җиргә җәйде. Сөтле фляжканы чыгарды. Итек балтырыннан чүпрәккә төрелгән пычак чыгарып, икмәкне телемнәргә телеп, чүпрәккә куйды.
– Улым, Габдуллаҗан, чык!
Ничә еллардан соң авызыннан беренче тапкыр чыккан бу сүзләр аның үзенә дә сәер булып тоелды.
– Габдуллаҗан, улым, чык! Мин беләм, син биредә.
Яр читендә качкынның йөзе күренде.
– Кил! Тамагыңны ялгап ал! Менә икмәк, сөт!
Габдуллаҗан гаҗәпләнгән хәлдә өскә үрмәләде. Курка-курка гына, як-ягына карана-карана, Нуриәхмәт янына килде. – Син!..
– Әйе, мин!
– Син сөйләшәсең?!
– Әйдә. Тамагыңа аша да, кайтабыз.
Габдуллаҗан чүпрәк өстендәге икмәк телемен алып авызына тутырды.
Кабалана-кабалана, фляжканың капкачын ачып, сөтне авызына койды. Сөтле икмәкне авызыннан чәчә-чәчә:
– Нуриәхмәт абзыкай, мин кайтмыйм! Минем бернинди дә җинаять эшләгәнем юк! Мин үтермәдем аны. Аңлыйсыңмы, мин үтермәдем! Анам, атам белән ант итәм! Менә шушы икмәкнең чыраен күрмим! – дип пышылдады.
– Ярар, ярар. Мин ышанам сиңа. Милицияләргә дә шулай дип аңлатырсың.
– Алар мине аңламаячаклар. Мин аларны беләм. Алар кешегә ышана торганнар түгел. Нуриәхмәт абзый, Нуриәхмәт абзыкаем, син мине теге авылдан чыгып киткәннән соң ярты ел кайда йөргән, кайда яткан, дип уйлыйсың соң?! Шулар, шул кабахәтләр ябып яткырды мине. Ни өчен диген?.. Нәрсә өчен?! Үз теләгем белән түгел. Ачлыктан, ачлыктан бит. Бер хатынның кулындагы сумкасын тартып алдым. Шуның өчен ярты ел бит, ярты ел! Мин үтермәдем аны. Мин үтермәдем! – дип ярсып-ярсып елый, авызына дыңгычлый-дыңгычлый икмәк тутыра, сөт катыш икмәге, авызыннан бүселеп чыгып, ирен кырыеннан түшенә тәгәри иде.
– Атаңны үтерәләр! Анаң кайгыдан егылды. Кайтабыз! Кайтабыз, улым. Атаң-анаң хакы бар. Син кылган эш түгел икән, аңлатырсың, аңларлар.
Бу – Нуриәхмәтнең авызыннан чыккан иң соңгы сүзе, соңгы җөмләсе иде. «Аңлатырсың, аңларлар!..»
Нуриәхмәт белән Габдуллаҗанның урамга килеп кергәнен күреп, кайберәүләр күзгә-күз очрашырга, күзгә бәрелергә теләмичә, качып-посып, читән, койма ярыкларыннан карап калсалар, мәнсезрәкләре, кызык эзләп, берәм-берәм капкаларыннан чыгып, бала-чагалар белән аларга иярделәр.
Габдуллаҗанның авызында һаман бер сүз.
– Нуриәхмәт абзый, Нуриәхмәт абзыкай, мин үтермәдем, мин үтермәдем аны! Минем чыпчык та үтергәнем юк! – дип, ярсып-ярсып елый иде.
***
– Исемә төште, – диде Гөлйөзем, түшәм тактасына карап яткан хәлдә. – Тинтәкләр! Соң бит ул чокырны бүгенге көнгә кадәр «Габдуллаҗан чокыры» дип йөртәбез. Олы баласының исеме Габдуллаҗан иде. Кеше үтереп, үзен төрмәгә алып киткәннән соң шактый еллар узгач, бер тапкыр төнен кайтып киткән, Арслан бәхиллеген бирмәгән икән, дип сөйләделәр. Хәтерләсәгез, аналары Рәшидә балалары кайгысыннан акылдан шашкач, урам буйлап, яланаяк, иңсәсенә бик матур зәңгәрсу шәлен салып, кибет янына килә иде дә шәлен болгый-болгый йөзеп биеп китә, аннары туктый алмыйча, шашып, авызыннан күбекләр килеп, кибет каршына ава, диләр иде. Ул шәл – шул төнне улының анасына бүләк иткән шәле икән, дип сөйлиләр иде.
Икенче улы – Ибраһим атлы иде...
– Анысын хәтерлим. Укуын, мәктәбен бетергәч, ике ай чамасы минем белән фирмедә эшләде әле ул. Таналар карадык. Шуннан армия хезмәтенә китте. Алама егет түгел иде ул. Эшкә нык, кыяфәте белән суйган да каплаган – нәкъ анасы Рәшидә иде инде, – дип сүзгә кушылды Галимҗан.
– Ул гәүдә дисеңме – алып! Аяк – кырык дүртенче размер. Авыз Рәшидәнеке төсле, мулдан. Куллар – көрәк. Анасыныкы төсле озын гәүдәсен кечерәйтер өчен, бөкрәеп йөри иде. Армиядә авырлыкка түзалмый асылынган, дип сөйләделәр. Минем ышанасым килмәде. Авырлыктан курка торган бала түгел иде ул. Асканнардыр аны. Холкы белән атасына охшап, үҗәт иде шул. Үз туксаны туксан булды гел.
– Галимҗан, хәтерем ялгышмаса, өченчесе – Гарифҗан – калхуз идарәсендә баш хисапчы ярдәмчесе булып эшләде, ахрысы. Күрше авылның кибетен басып, ике ящик аракы алып чыгып, ирегеннән мәхрүм ителгәч, өч елга якын төрмәдә утырып чыкканнан соң, авылга кайтып ай ярым да тормады, уникенче басуда салам эттергәндә, «Беларусь»ы белән артка – Марҗа чокырына мәтәлеп төшеп үлде, – дип хатирәләрен дәвам итте Гөлйөзем.
– Нинди хисапчы булсын, ди инде ул, Гөлйөзем. Аларга тагын хисапчы! Арсланнар – нәселләре белән аңгыралар бит алар. Әрсезлек, нахаллык бар, белем – юк. Арсланы да бит аның, кулына тоттырган кәгазьнең кайсы башы, кайсы ахыры икәнен белмичә, биш-алты тапкыр әйләндерсә әйләндерде, әмма, укый-яза белмим, дип әйтмәде. Аңа тагын хисапчы ярдәмчесе! Арслан аңгырасы да хисапчы ярдәмчесе булса, башкаларга нишләргә?.. Анасының абыйлары – Мәмлиевләр читават итеп куйдырган иде. Ике ящик аракы өчен кибет басып азапланмады ул. Безгә әйтелгәне генә ике ящик. Кешегә чыкмасын инде. Калхузның акча саклый торган сейфын басып эләкте. Әлеге дә баягы, шул райондагы агай-энеләре – Мәмлиевләр җайлады. Ул вакытта Мәмлиевләрнең төпчек кызлары райпо складында җитәкче иде. Өстенә бик зур сумма чыккан, диделәр. Имеш, кичтән күрше авылның кибетенә райподан товар кайтарып тутырганнар да, иртәнгә басканнар. Аннан алдагы төнне Арслан баласы Гарифҗан сейф баса. Төннәрне алмаштыралар. Ул балага нәрсә?.. Сейф басса да, кибет басса да – төрмә. Янәсе, Гарифҗан берничек тә сейфны басалмый. Сейф баскан көнне ул, кибет басуда гаепләнеп, район изоляторында булган. Чын җинаятьчене – кибет басучыны нигә табарга? Аны тотсалар, дөреслек ачыла. Милицияләргә дә җайлы. Кибет басучыны эзләп торасы юк. Җинаятьче бар – Гарифҗан. Дело ябык. Сейф хакында җинаять эшен туктату авыр түгел. Сейфтан алынган акча – Арсланнар кесәсендә. Колхозны әлегә тикшерергә җыенучы юк. Тикшерергә килсәләр, Мәмлиевләр, Арсланнар кесәсендәге акчаны сейфка салу авыр түгел. Аңынчы, тикшерүче килгәнче, берәр җае чыгар да әле. Шулай килеп чыкты да. Ярты елдан соң, аракыдан башын ала алмаган Вәрисне – Саескан Сәлисәсе белән Шадра Мәхмүтнең улын, калхуз сейфын баскансың, дип, исерек килеш фермада сыерлар астына җәяргә дип керткән салам өстендә аунап, исереп йоклап яткан җиреннән кулга алып, өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Сез нәрсә?! Сейф аның кулы иде дип уйлыйсызмы әллә? Пүчтәк! Ул бала эше түгел иде ул.
– Яшьли үлгән Фәтхулланың, картлык көнемдә үземне тәрбияләүче өметем булыр, дип өметләнеп исем куштырган Өмете, картайган көнендә Арсланның ныклы терәге, сыеныр почмагына, иң яраткан баласына, өрмәгән урынга да утыртмый торган, мунчада әйләндерә-әйләндерә чабып, баштанаяк юындырып тәрбияли торган ышанычлы кешесенә әйләнгән иде дә, гомере генә кыска булды. Ярты ел элек кинәт кенә каты авырып үлеп китте. Арслан бердәнбер исән төпчеге – Мансурында калды. Мансурның төс-кыяфәте дә, холкы да атасыннан ерак китмәгән. Ике көннең берендә үзара ызгышып, Арслан, өенә кайта алмыйча, шәһәр паркында йә булмаса вокзалда, подъездда гомерен уздыра, өендә куна алмаган көннәре дә булгалый икән, – диде Гөлйөзем, сөйли-сөйли, тамагы карлыга башлап.
Нуриәхмәт авыр сулыш алды.
– Авыр сулама! Авыр сулама! Нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм. Син үзең дә гаепле, димәкче буласың. Мин аның хатынына да, балаларына да һичкайчан да начарлык теләмәдем. Мин аның үзенә – бары тик аңа – шушы көннең килүен теләп яшәдем. Аның ялгышын көтеп яшәдем. Һәм ул ялгышты. Яшьлегемдә, балам белән куркытып, миннән кол ясаса, картлыгында үзе баласының колына әверелде. Барысы да мин уйлаганча бара! – дип, Гөлйөзем, хәлсезләнеп, күзләрен йомды.
Галимҗан, урындык алып, мич алдында олтан салып маташкан Нуриәхмәт янына килеп утырды.
– Нуриәхмәтнең «ә»се дә, «җә»се дә юк инде аның. Бер ноктага баккан да, эшли дә эшли. Көн эшли, төн эшли, ничек туймый? Картайдык, яшьти, картайдык. Кабер якадан алды. Сезгә килгәнче, бишәр-алтышар тапкыр туктап ял итәм. Тын бетә. Күрсәтте дөнья! Барысын да күрсәтте. Алдын да, артын да ачып күрсәтте: төрмәсе дә калмады, сугышы, штрафной батальоны да. Күрде егет башлары! Ярый әле, без синең белән аяксыз, телсез булсак та – кайттык. Ә менә Батырҗан эзсез, хәбәрсез югалды. Җир йоттымыни үзен! Әнә Арслан мәләдис! Сәвит законы белән барыбызны да төп башына утыртып, төрлебезне төрле якка өтермәгә озатып, үзе сугышка да бармыйча, бездән калган хатыннар белән типтереп, калхуз икмәген ашап яшәде.
Гөлйөзем үзенә килеп кадалган кылчыклы җөмләгә җавап йөзеннән:
– Харап икән. Нәрсә?! Сүз берләштегезме?! Әнә хәзер, селәгәен агызып, үз авылында күршесенең капкасын, ишеген ачарга, тупсасын атлап керергә дә куркып, тилмереп йөри! – дип кычкырды.
Галимҗан, кирәкмәгәнрәк җөмлә әйтүен аңлап, сүзне икенчегә борырга теләп:
– Бу синең Мифтахың да, аракысын ташлагач, бик тиз киңәеп, баеп китте әле, – диде.
– Төпчеге – Нурбәге тугач иркенәйде. Мифтахым атасына охшаган, бабасы Мотавал ягына тарткан. Эш ярата. Суйган да каплаган – атасы, – Гөлйөземнең шатлыгы сизелеп тора иде.
– Төс, кыяфәт белән Нуриәхмәткә охшаган, дип әйтмәс идем.
– Нишләп Нуриәхмәткә охшамасын? Авыл халкы, Галиәхмәтнең миңе булмаса, Нуриәхмәттән аерып алала идеме соң?! Аларны аналары Мөсәгыйдә абыстай аералгандыр да, мин генә аера ала идем. Суйган да каплаган – атасы Галиәхмәт инде Мифтахым. Соңгы елда – Себердә, киленебез Әнисәбезнең атасы Сабир кодабыз, Нурбәгебезнең бабасы кул астында нефтянникларда эшләп кайтты бит.
Галимҗан, Галиәхмәт исемен ишетүгә, башта аптырап, аннары көлемсерәп, борын астыннан мыгырданып, әллә дөрес, әллә ялгыш ишеттем, дип, кабат сорарга батырчылык итмичә, хисләреннән арынып:
– Әйтсәм әйтим инде, Себергә ике-өч тапкыр барып, ничек итеп мәчет салырлык акча юнәтеп була торгандыр ул? Тегеннән, җил тегеннән исә. Авылга мәчет салдырырга йөри, диме?.. – дип сорады.
– Мифтах авылга мәчет салдыруын салдыра алмас, сүзләрем фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килеп, улы Нурбәк салдырса гына! Аллаһы боерса, бабасы Галиәхмәтнең исемен дә куштырыр!
– Бабасы?!
– Әйе, бабасы Галиәхмәт исемен!
– Бирсен Ходай. Тик торганда гына чишмә буенда пар каен үсеп чыкмады...
Нуриәхмәтнең дә безнең белән җомгага йөрмәве аңлашыла. Гөлйөзем, ятагына җайлашыбрак:
– Чукрак бит ул, – диде.
– Чукрак түгел... Чукрак түгел ул...
Кулындагы таягын идәнгә төшерде.
– Әнә! Башы тавыш килгән якка борылды. Беләм. Сизәм. Чишмә буендагы пар каеннар – атасы Мотавал абзый белән Мөсәгыйдә абыстай каберенә утыртылган каеннар. Шунда кача-поса барып, җомга саен Коръән чыкканын да беләм.
– Булмаганны, тузга язмаганны сөйләп тә карыйсың инде, Галимҗан. Аларны бит сез үзегез Себергә озаттыгыз!
– Озаттык шул, озаттык... Сезгә килүемнең дә сәбәбе шул. Минем беләсем килә. Гөлйөзем, бәлки, минем сезнең бусагагызны соңгы тапкыр атлап керүемдер. Яшермә, әйт: Мотавал абзый белән Мөсәгыйдә абыстай шунда җирләнгәнме?! Берәүгә дә әйтмәм. Китәр вакытым җитте. Мин дә, барып, алар өстендә Коръән чыгар идем. Тешләде мине дөнья! Имгәтте! Җанымны, бәгъремне имгәтте. Тегендә барасым бар! Алар каршына барасым бар! Җавап тотасым бар!
***
Галимҗан пар каен төбенә намазлык җәя алмады. Гөлйөземнәр капкасын ябып чыкканның иртәгесендә, таң алдыннан, күзен йомды. Шул ук көнне аны җир куенына салдылар. Соңгы юлга озатучылар күп булмаса да, Арсланның Мансуры кайткан иде. Атаның моңа ачуы чыкты.
– Нәрсә?! Минем хәлемне белергә кайтканың юк, бу аксак үлгәч, ояңнан куптың?!
– Әби, әбекәй әманәтен, васыятен үтәргә кайттым, – диде төпчек. – Нигәдер ул безгә һәрвакыт Галимҗан абзыйга игътибарлы булырга куша иде. Вакыты җитеп, соңгы юлга – җир куенына салганда, кайда гына булсагыз да, нинди генә эшегез булса да, озатырга кайтыгыз! Хәер өләшегез! Дога укытканда, аның исемен атамый калдырмагыз! Миңлемөхәммәт бабай улы Галимҗан абзый рухына, диярсез, дип әйтә иде. «Ни өчен?! Нәрсә өчен аңа шундый хөрмәт?» – дигән сораудан һәрвакыт кача иде.
Ишегалдыннан кемнеңдер:
– Ләхет такталары юк бит, егетләр. Ләхет такталары әзерләнмәгән! – дигән оранына, Арслан, башын түбән игән хәлдә, хәлсез тавыш белән, улына:
– Чормада әзерләп куелган ләхет такталары бар. Алып төшеп бир, – диде дә, кеше булмаганрак җиргә, читкә китте. Күз алдында, бер якта ир-ат киеменнән сыер астында имчәк тартып утырган шәүлә – анасы Мәликәнең: «Нишлим?! Кая барыйм?! Оныкларым – балаларың ачтан шешенә бит!» – дигән ялварулы карашы булса, икенче якта Галимҗанның: «Барысы да исәнме?..» – дигән сораулы карашы иде.
Анасы Мәликә түти, үз ятагында да йоклый алмый теләсә кемнең идәнендә, лапас түбәсендә, карлыган араларында сабыйлары белән төннәрен уздырды. Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады урманында адашып үлде.
Арсланның сузылып ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде. Елар да иде, авылдашларыннан оят. Авылдашлары карап тора. Кычкырып-кычкырып җырлар иде, моңын аңлаучы булмас. Далага чыгып, бүре булып улар иде, койрыгы бот арасында. Үз ыруын каһәрләгән адәм! Вожак була алмады...
Тамагына килеп тыгылган төерен йоталмыйча: – Бетте! Барысы да бетте! – дип ыңгырашты.
***
Мифтахлар капка төбендә затлы машиналар җыелган иде. Нуриәхмәт корткасы Гөлйөзем бик авыр хәлдә, бүген-иртәгә үләргә мөмкин, Себердән кайтасы оныгын – Мифтахның төпчеге Нурбәкне генә көтеп ятмый микән, дигән хәбәр авылга таралды.
Чыннан да, Гөлйөзем Нурбәкне көтте. Мифтахның биш баласы арасында бердәнбер ир бала булып туган Нурбәк – аның аеруча яраткан оныгы – Галиәхмәтенә охшаган иде.
Гөлйөзем үз янында Нурбәкне генә калдырырга әйтте. Күз карашы белән оныгыннан үзен сөяп утыртуын сорады. Оныгы аны ястыкка сөягәч, ымлап, үзе янына утырырга кушты. Озак итеп оныгына карап торганнан соң:
– Галиәхмәтем минем! Каян, ерактан кайттыңмы, олан?! – диде.
– Себердән кайттым, дәү әни.
– Ниндирәк җир инде ул – безнең гомер буе бәгырьләргә төшкән җир?
– Бик матур җирләр, дәү әни. Бигрәк тә язын.
– Шуңа кайтмагандыр инде.
– Шуның өстенә бик салкын.
– Туңып, катып үлде микән?.. – Мендәр астыннан кулъяулык чыгарып,
хәлсез бармаклары белән кулъяулык почмагындагы төенне сүтте. Калтыранган бармаклар арасыннан, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына манылып, күз явын алырдай, чәнти бармак очы кадәр зурлыктагы асылташ Нурбәк алдына тәгәрәде. – Бәхетле бул, балам! Дүрт кыз туганыңның терәге бул, олан! Гыйбадәт кылган йортыңның гөмбәзе, шушы асылташ кебек, тирә-ягыңны яктыртып, балкытып, нур сибеп торсын. Минем шушы теләкләрем фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килсен. Бәхил бул, балам, – диде пышылдап Гөлйөзем.
***
Чишмә тавындагы кабергә кем яки нәрсә җирләнгәнен озак еллар беркем дә белә алмады. Ир белән хатын күп очракларда бер-берсеннән калып озак яшәми, диләр, хактыр. Дөреслекнең йөзен ачарга теләгәндәй, ярты ел чамасы үтүгә, Чишмә тавында икенче кабер дә барлыкка килде. Озак та үтмәде, каберләр өстендә каеннар үсеп чыкты. Еллар үткән саен, алар үсте, юанайды. Халык телендә чишмә тавы – «Хәзрәт тавы»на, чишмә – «Изгеләр чишмәсе»нә, Мотавалларны яратмаганнар телендә – «Хәсрәт тавы», «Хәсрәт чишмәсенә», «хәзрәт» белән «хәсрәт» сүзенең мәгънәсен дә аңларга, ишетергә теләмәгән Арслан кебекләр өчен «Колын тавы», «Колын чишмәсе»нә әверелде.
Бу өч яклы исемгә, Нуриәхмәт асылынып үлгәннән соң, оныклары чик куйды.
Кайсы кабердә карт әбисе Мөсәгыйдә йә булмаса Мотавал бабасы ятканын төгәл генә белмәгәнгә күрә, өч каберне дә бер чардуган эченә кертеп, өчесенең дә исемнәрен яздырып уртак таш кую теләге белән, Нурбәк, Әнисәсен һәм дүрт яшьлек улы Инсафны машинасына утыртып, Чишмә тавына төште. Машинасыннан чыкмыйча, руль өстенә терсәкләрен куеп, кулы белән яңагын тоткан хәлдә, озак кына үзе утырткан каенга карап торды һәм, машинасыннан төшеп, карт каен кырыена килеп чүгәләде. Инсафын үз янына чакырып, тезенә утыртты.
– Улым, – диде ул. – Бу нинди агач?
– Биёза, – диде малай, борын астындагы юешеннән телен шудырып.
– Берёза түгел, улым. Ка-ен! Каен бу.
– Кайн, – дип кабатлады урыс акценты белән теләр-теләмәс кенә, атасы
сүзен кабатларга өйрәтелгән, чит урынны үзенеке итәргә дә өлгермәгән сабый, күзләре белән тирә-якны күзәтеп.
– Бу урын, бу каеннар – синең һәм минем бабаларым җирләнгән изге урын. Менә бу карт каен астына безнең әбиебез – минем дәү әнием, синең өчен өчләтә дәү әни, өчәү ничек була әле ул? – дип улының бармакларын бөгә-бөгә санатып: – Өчәү! Мөсәгыйдә дәү әниебез җирләнмәде микән, дигән уем бар. Нуриәхмәт бабаң да якты дөньядан котылу юлын нәкъ менә шушы каен төбендә дип уйлаган. Ни өчен?! Нигә?! Димәк, ул анда кем ятканын белгән. Яшәгән чорының корбаны булып, дөньяда дөреслекне табалмый, кыйналып, тапталып, рәнҗетелеп, яклаучысыз калгач, арып-талып, үзенә сыеныр урын эзләп, бирегә – каен төбенә килгән. Каен ботагына үлем бишеге асып, үз гомерен шунда салган... Аның бу фатихасыз гөнаһ бишеген анасы Мөсәгыйдә тирбәтер, җаныма тынычлык, рәхәтлек алырмын, дип, мәңгегә күзен йомгандыр. Әнә теге каен – Мотавал бабаңныкы! Ә менә монысын мин утырттым. Мин үлгәч, минем каберемә ак каенны син утыртырсың! – диде.
Әнисә сабыен, атасы тезеннән алып, күккә чөйде.
– Ашыкма! Әле мине үстерәсең бар, әти, дип әйт, улым!
Нурбәк, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп:
– Улым! Бу күк, бу җиһан – синең өчен! Бу кырлар, бу аланнар, бу чишмәләр
– синең өчен! Бәхетле бул, балам! – дип кычкырды.
Аның тавышында киң даланы яңгыратып кешнәгән ат, елкы тавышы да,
иксез-чиксез далаларда кылганнарны тараган дала җиле, урман шавы, чәчәкләр исе, җиләк тәме дә бар иде.
Нурбәк урыныннан торды. Улын җитәкләп, машинасына алып килде. Багажнигын ачып, көрәк, берничә чөй, олы чүкеч чыгарып, каеннар арасына куйды. Улының кулына биш литрлы буш савыт тоттырып:
– Әйдә, егет! Су алып менәбез, – дип, улын күтәреп, Әнисәсен җитәкләп чишмәгә төшеп китте.
Алар, төшеп, битләрен салкын чишмә суында юып ятканда, машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Әнисә дә, Нурбәк тә тавыш килгән якка күтәрелеп карадылар. Үгез кадәрле кап-кара япон машинасының алгы ишеге ачылып, рульдән хатын-кыз төште. Арткы ишеген ачты. Ачык ишектән өч-дүрт яшьлек кыз бала чирәмгә басты.
Нурбәк сискәнеп, эсселе-суыклы булып китте. Бөтен тәне буйлап кайнарлык йөгерде. Чүгәләгән җиреннән бер торырга, бер тормаска белмичә, аптырап калды. Бит алмалары кызарып, маңгаена тир бәреп чыкты. Әнисә, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, Инсафын җитәкләде.
– Нурбәк, уяу бул! Йоклап торма! Кулыңнан ычкындыра күрмә!
Ничә еллардан соң беренче тапкыр күргән беренче мәхәббәте алдында югалып калган Нурбәк, Әнисәсенә нәрсә әйтергә белмичә:
– Син нәрсә инде, Әнисә, – дип авызын ачуга, Әнисәсе:
– Юк! Син уйлаган нәрсәне әйтмим!.. Савытыңны ычкындыра күрмә! Агып китә күрмәсен, улагыңа кара, дим. Әйдә, улым! Бабаңнар янына! Безгә монда рәт бетте! – диде.
Шундук Нурбәккә үтәли тишеп чыгарлык итеп карап:
– Әйдә, әйдә, улым! Атаңның сүзен онытмыйк! Син әле – кемгәдер каен утыртасы кеше. Нәсел дәвамчысы! – дияргә дә онытмады.
«Каян белгән? Белеп төшкәнме, белми төшкәнме?.. Ул аны танырга өлгердеме? Әллә танымадымы?.. Бәлки, таныр да кире борылып китәр. Күрә ич. Хатыны, баласы белән икәнен дә күрә...» Секунд эчендә шундый сораулар яшен тизлегендә Нурбәк башыннан узды.
Чишмәнең аргы ярыннан, җитәкләшеп, Инсафы белән Әнисәсе үргә – югарыга атласалар, икенче ягыннан Лилия, кызын җитәкләп, чишмәгә төшә иде. Инсаф әллә кечкенә кызны күреп, әллә атасыннан аерыласы килмичә, анасы
кулыннан ычкынып:
– Әти, әти! – дип, аска – атасы янына, тау астына чишмә тарафына йөгерде.
Әнисә, улы төшеп киткән якка борылып та карамыйча, атлавын дәвам итте. Инсаф белән кунак кызы чишмә басмасында борынга-борын төртелделәр. Бер-берсенең күзенә карап бөтерелгәннән соң, кыз чишмә йортына йөгереп керде. Аның артыннан – Инсаф. Бераздан чишмә йортының бусагасында
Лилия басып тора иде.
Нурбәк белән Лилия озак кына бер-берсенә сүз катарга кыймыйча басып
торганнан соң, Нурбәк кыз алдына чүгәләде.
– Чишмә йортына нинди күбәләк очып кергән, дип уйлаган идем, синең
күбәләгең икән. Улым, ычкындырма мондый күбәләкне.
– Юк! Булмый! Ычкындыра. Мотавалныкылардан булмый, – диде Лилия,
көлеп.
– Шулай дисеңме, Лилия?!
– Шулай дим, Нурбәк.
Бу сүзләрне әйткәндә, аларның йөрәк тибешләре бергә кушылып, сулыш
алулары ешаеп, күз кабаклары, керфекләре бер-берсенекенә охшарга тырышып хәрәкәт итә, иреннәрендә генә аерма сизелә: Лилиянең чиядәй кызыл иреннәре беренче мәхәббәтенә – Нурбәккә булган эчкерсез тойгыларын сиздереп, энҗедәй ап-ак тешләре өстендә үзенә урын табалмый тыпырчына, калтырана иде.
– Әллә бу күбәләк тә анасына охшаганмы?
– Уздыра! Анасын да уздыра.
– Улым, алайса чыгарып җибәр! Күңел тәрәзәңә кунып, йөрәк кылларыңа
басып сайрар да башкага барып кунар. Безгә баш бирә торганнардан түгел алар, – дип, улына караса, шаккатты, Инсаф белән күбәләктән җилләр искән, алар тау башында сап-сары тузганак – җонлыбаш чәчәкләре җыеп йөриләр иде.
Лилия белән Нурбәк чишмә басмасына чыгып бастылар.
– Матурлагансың син «Мотавал» чишмәсен. Бу тауга менә торган тимер баскычларны да, синең кул, диләр.
Чыннан да, чишмә өстенә күз явын алырлык җыйнак кына йортны, янәшәсендәге утыргычларны, тау битеннән югарыга үрмәләүче бизәкле тимер баскычны ул ясатты.
– Бердән, «Мотавал чишмәсе» түгел, «Хәзрәт чишмәсе», икенчедән, бу тау түгел, «Мотаваллар тавы»на менә торган тимер баскычларны әйтәсеңме? – дип өстәде Нурбәк.
Авыл халкының күпчелеге, хәзрәт белән абыстайны бер-берсеннән аермау, өстәвенә Нуриәхмәтнең дә шушында җирләнүен истә тотып, чишмәгә «Мотавал чишмәсе» дип язып куярга дигән тәкъдим белән чыксалар да, яшь кенә булуына карамастан, тирәннән фикер йөртә торган Нурбәк моңа каршы килде. Ничек итеп авыл халкының борын-борыннан – ата-бабасыннан килгән, мал асраган, җан асраган, яшәешен алып барган тереклек чыганагына – чишмәгә – басма итеп сыңар такта да салмаган Мотавал исемен куштырасың?! Нәселләрен яратмаучылар исән чагында «Мотавал» исеменнән качарга кирәклеген яхшы аңлаган онык чишмәгә «Хәзрәт чишмәсе» дип кушарга дигән тәкъдим белән чыкты.
– Минем кул түгел, бабамның атасы Мотавал куйдырды.
– Шулайдыр. Сине бик тиз баеп китте, диләр, – дип төрттерде Лилия.
– Бабайлар тегеннән – шахтадан – акча җибәреп торалар.
– Алтынны Себердә чыга, диләр. Әллә алтын приискалары да бармы?.. Һич
уйламаганда, Казанга укырга барабыз, дип вәгъдәләшкән җирдән җәһәннәмгә – Новосибирскига китеп олактың! Район үзәгендә дә, авылда да кибетләр салдыргансың. Кибетләреңнең берсенә «Төнбоек» дип кушкансың. Берәр мәгънә салып куштыңмы?.. Хәзер мәчет төзергә җыенып ятасың дип ишеттем, аңа нинди исем куярга җыенасың?
– Безнең, Мотавалларның, кешечә түгел. Хыянәтчеләр исемен кушабыз. Мәчеткә дә иленә, туган җиренә, авылдашларына хыянәт итеп, сөргенгә сөрелгән бабам Галиәхмәт исемен кушмакчы булам.
– Хыянәтче, дисең инде... – Бу сүзләрне әйткәндә, аның карашы тау өстендә чәчәк җыеп йөргән кызы белән Инсафта иде. Лилиянең күзенә яшь тыгылды. – Исеме ничек?
Яшьлек хыялларына кереп чумган Нурбәк кинәт айнып китте. – Нәрсә? Нәрсә дидең? Ишетми калдым.
– Улыңның исеме ничек, дим?
– Инсаф!
– Үзеңә охшаган.
– Ә синең күбәләгеңнең исеме?
– Алия!
– Матур исем. Үзең генә кайттыңмы?
– Ә мин кем белән кайтырга тиеш идем?
– Ирең белән.
– Ирең белән... Бу сүзне әйтү сиңа җиңелме?
– Юк! Юк, җиңел түгел.
Шулвакыт тау битеннән ике йомгак аска – чишмә буена тәгәрәде. Лилия
кызының кулындагы сары чәчәкләрне күреп, алдына чүгәләде.
– Кирәкми, кызым! Ташла бу чәчәкләрне. Сагыш чәчкәләре алар. Кайчандыр миңа да шушы тау сыртыннан бу сары чәчәкләрне җыеп бүләк иткәннәр иде. Мин ул чәчәкләрне, шиңмәсеннәр, озын гомерле булсыннар дип, шушы чишмә суына утырттым...
Беренче китап тәмам.
"КУ" 12, 2016
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев