Логотип Казан Утлары
Роман

Чукрак (романның дәвамы)

– Башка миңа кулыңны сузасы булма. Атамны үтердегез! Үземә пычрак аттыгыз! Аларны сөрдегез! Миннән тагын ни кирәк?! Тимәгез миңа! Зинһар, тимәгез! – дип ыңгырашты Гөлйөзем...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Барысының да карашлары – мәчет манарасында. Күзләрдә – моңсулык, курку, өметсезлек.
Урамга манараны бәйләгән юан арканнар төште. Балта, пычкы, баулар тотып, ирләр чабыша башладылар. Манара кискән тавыш ишетелде.
Дөнья тынып калды. Таң тынычлыгын бозып, пычкы гына ыңгыраша иде. Читән артына качкан Шәмсия карчык, җиргә тезләнгән хәлдә кулларын мәчет манарасына сузып, Ходайга ялвара, елый:
– Башы астына килгере! Кыямәт көнендә дуңгыз булып кубарылып йөрсә ярар иде бу имансыз бәндәң! Яраббым, бер Ходаем!
Кешеләр качкан җирләреннән чыгып, акрын-акрын гына капка төбенә җыелыша башладылар. Телләрендә: «Мотавалдан тумаган, җен тудыргандыр бу иблисне. Вылас өчен адәм баласы ниләр генә эшләми. Атасын-анасын сатты бит инде. Тагын нәрсә җитми...» – дигән сүзләр иде.
Бу күренештән ләззәт табып, пычкы тавышына бөтен җаны-тәне белән бирелеп, аккан селәгәен сөртергә дә онытып басып торган Кәҗә Шәрифулласы: – Алай димәгез әле, җәмәгать. Алай димә әле, Читән. Сугышта бер марҗа белән шаярган, диләр аны. Шул, бозык салып, харап итмәде микән дигән
шигем бар минем, – дип чәрелдәде.
– Син табасың инде! Төннәрен уйлап ятасыңмы соң син боларны? Сөйләмә
юкны! Кеше ышанмаслык тузга язмаган әкиятне син уйлап чыгарасың инде. Мотавал абзыйның хәер-фатихасын алмаган дуңгыздан нәрсә көтәсең?! Ата- ана бәхиллегеннән башка ерак китеп булмый ул! – диеште картлар.
Ишегалдыннан Арслан, Батырҗан, Галимҗан, тагын берничә ир-ат йөгереп чыктылар да бауларга тотындылар. Халык, куркып, читкә тайпылды. Аркан тартучылар барысы бергә:
– Әйдүк! Әйдүк! Әйдүк! – дип, бертавыштан кычкырып, арканны тарта башладылар.
– Әйдүк! Бер! Ике! Өч!
Манараның яшелгә буялган калай гөмбәзе белән алтын ае, урыныннан кузгалып, иртәнге таң кояшы нурларына манылып, карап торучыларның күзләрен камаштырып ялтыр-йолтыр уйнап алганнан соң, гөрселдәп, җиргә төште. Урам кап-кара тузанга күмелде. Авыл халкы, куркыша-куркыша, елаша- елаша, кайсы кая качты.
Бик озак тынлыктан соң, тузан арасыннан ыңгырашкан тавыш ишетелде. Тузан басыла төшүгә, җирдә аунап яткан Нуриәхмәт күренде. Аның янына Гөлйөзем килде.
– Нишләдең? Нуриәхмәт дәшмәде.

– Нишләдең син, Нуриәхмәт, нишләдең?!
– Гөмбәздән, гөмбәздән егылып төштем, аяксыз калдым бит, Гөлйөзем, – ул, ыңгырашып, аңын югалтып, җиргә егылды.
– Алла кичермәслек эшләр эшләдең шул син, Нуриәхмәт! Гөлйөзем, үксеп, Нуриәхмәтнең күкрәгенә капланды.
***
Арслан белән Батырҗанның ишегалдына сикереп керүләренең сере ачылды.
Хәзрәт өе янындагы коймага сөялгән Шәрифулла янына Гыйльмулла карт килеп басуга, уйга чумган Шәрифулла, сискәнеп:
– Абау, каһәр! Тәмам котымны алдың! Килгәнеңне ерактанрак сиздереп булмый идеме, – дип төкеренде.
– Икенче юлы шулай эшләрмен. Капкадан чыгуга ук кычкырырмын. Иртә таңнан уйга баткансың. Нинди кайгың бар?
– Шуны уйлап торам әле. Хәзрәтнең бу өе, заманында догалы, ашлы-сулы булса да, бер дә тыныч нигез булмады.
– Нигә алай дисең?
– Бәй, ишетмәдеңмени?!
– Нәрсәне?
– Сталинны аскан бит!
– Тфү, тфү! Әстәгъфирулла! Нәрсә сөйлисең син?! Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Кем аскан?
– Нуриәхмәт!
– Нуриәхмәт?!
– Шыпырт инде. Акырма! Бөтен авылга шар ярасың.
– Берни аңламадым. Кем кемне аскан да кайда аскан?!
– Нуриәхмәт бүген төнлә, менә шушы – атасы Мотавал нигезендә Сталинны аскан.
– Нәрсә, Сталин монда килеп чыккан булганмыни?
– Әллә син тинтәк, әллә тинтәк булып кыланасың! Сталинга бу авылда бетем калганмыни?! Портретын аскан!
– Таптым сөйләшер кеше. Син дивананы тыңлаган мин тиле! Портретны асалар инде аны.
– Асалар! Тик башын аска куеп түгел.
– Син шуны Нуриәхмәт аскандыр дип уйлыйсыңмы?
– Ә кем аскан соң алайса?
– Ул бит инде стенада асылынып тора иде. Әйләнгәндер.
– Әйләнгән. Дүрт почмагыннан кадакланган портрет әйләнгән ди! – Иелә төшеп, Шәрифулла Гыйльмулланың колагына, – авыл халкы ишетмәсен. Үзеңә генә сер итеп әйтәм. Миннән гайре авылда беркем дә белми. Мин беләм дә районның милиция начальнигы гына белә. Сталинның күкрәгенә пычак кадаган ди, – дип пышылдады.
– Кит аннан?! Ә син каян белдең?
Шәрифулла, серле һәм шомлы итеп, тагын да иелә төшеп, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгын тикшергәннән соң:
– Аю сөйләде, – диде.
– Аю каян белгән?
– Аю Кәримгә – Моңлы Кәрим, Моңлы Кәримгә Зар-зар Кәрим сөйләгән. – Ә Зар-зарга кем сөйләгән?

– Каян белим?! Мин бит авыл буйлап гайбәт җыеп, гайбәт сөйләп, гайбәт таратып йөрмим. Ишеттең, авызыңа су кап! Безнең авыздан чыкмасын. Алла сакласын. Аның өчен нәрсә буласын беләсең, – диде Шәрифулла, пышылдап кына.
– Ә Кәримнәргә?..
– Нинди Кәримнәргә?!
– Моңлы, Зар-зар, сиңа сөйләгән Аюга?..
– Моңлысы – моңланып алдар, Зар-зары – зарланып, Аюга нәрсә булсын!
Тайга, Себер хайванына. Ә менә сиңа уйланырга туры килер!
Шул арада ишегалдына халык җыела башлады. Идарә йортыннан районнан килгән тикшерүче, Арслан, Батырҗан һәм Галимҗан чыктылар. Чыктылар да
ишек бусагасында туктап калдылар.
Арслан сүз алды:
– Иптәшләр, авылдашлар! Бүген безнең авылыбызга кара тамга сугылды.
Без үзебезнең арабызда кара елан асрап ятканбыз. Бүген төнлә халык дошманы Нуриәхмәт Мотавал мулла улын, Сәвит карары нигезендә, кулга алдылар.
Шәмсия әби, як-ягына төкергәләп, янәшәсендә басып торган Нурислам картка:
– Аллаһы Тәгалә бар ул! Күрә ул! – диде.
– Сөйлисе юк инде, Шәмсия, сөйлисе юк. Әй бала, бала... Үз башыңа ашкынгансың икән.
– Безнең рәисебез коммунист түгел, ә контрреволюционер булган. Ул төннәрен, акларга хезмәт итүче абыйсы Галиәхмәт белән очрашып, Сәвит властена каршы заговор корган һәм иң аянычы, иң куркынычы шул, җәмәгать: безнең атабыз Сталин иптәшнең портретын аягыннан аскан, – диде Батырҗан, бик кайгырган кыяфәттә.
– Алай гына булса. Иң аянычы, Батырҗан туган, әйтергә оныттың. Сталин атабызның күкрәгенә пычак кадаган. Авылдашлар! Без, революциянең тугры уллары, Мотавалов Нуриәхмәтне үз авылыбыз кешесе икәнлеген онытырга гына түгел, күңелебездән сызып ук ташларга тиешбез! Алай гына түгел, җәмәгать, ягъни иптәшләр, сез теге вакытта минем сүземә ышанмаган идегез. Ул – уйнашчы! Ул – контр! Ул – халык дошманы! Сез моны хәзер барыгыз да яхшы беләсез. Нуриәхмәт атасыннан калган мәчет аен яшергән. Бу расланды. Нәрсә өчен яшергән?.. Элеккеге – атасы заманын кайтару нияте белән. Элекке заманны кайтару турында уйламаган кеше бу эшне эшләми. Нигә авызыгызга су каптыгыз, аксакаллар?! – дип кычкырды Арслан, ярсып.
– Сталин кадәрле Сталинны мыскыл итсен инде, җәмәгать. Шуннан үзегез уйлап карагыз. Атасы каргышы гына төште мәлгуньгә! Башы аска килсен кяфернең! Өстәвенә, авылыбызны пычратып, уйнаштан туган бала калдырып китә. Ул балада – Мотавал каны. Теге кәнтәе белән баласын да озатырга кирәк, җәмәгать! – дип чәрелдәде Шәрифулла.
– Син, Шәрифулла туган, алай ук өздереп нәтиҗә чыгарып куйма әле. Ул балада кем каны акканын Ходай үзе белә дә, Гөлйөзем генә белә...
– Нигә?! Әллә үзеңнеке димәкче буласыңмы, Галимҗан?!
– Нигә минеке? Авылда ир-егетләр җитәрлек! Бәлки, синекедер, Шәрифулла?..
– Ә нигә? Бәлки, минекедер. Минем кай җирем сездән ким!
Җыелган халык Шәрифулланың тышкы кыяфәтенә һәм үзен тотышына карап шаркылдап көләргә тотынды.
– Син, Шәрифулла, андый мәшәкать белән шөгыльләнеп тормыйсың түгелме соң? – дип ыржайды Арслан.
– Ярар инде, Арслан, ярар! Син генә акыллы инде. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый!
– Туктагыз әле, оланнар. Гөлйөземнең нинди гаебе бар?! Ир-ат көчләгән, көче җитмәгән, – дип каршы төште Шәмсия карчык.
– Дөрес, Шәмсияттәй. Без – Сәвит төзегән егетләр. Гөлйөземне генә тәртипкә китерербез һәм шул ук вакытта баласын да чын сәвитчә тәрбияләп үстерербез. Батырҗан, бүгеннән башлап, син ул малайны сәвитчә тәрбияләү өстендә эшләрсең!
– Ә син – Гөлйөзем өстендәме?!
– Нишлисең, берүзеңә авырга туры килер. Без дә тырышырбыз. Иптәшләр, авылдашлар, колхоз рәисе сайлаганда, мине «надан» дигән кешеләргә бераз гына уйлансалар да ярый торгандыр. Минем үземдә шундый шик уянды. Бу кешеләр дә Нуриәхмәт заговорында катнашучылар, ягъни халык дошманнары түгелме икән? – диде Арслан, корсагын киереп.
– Син, Арслан, хаталанма. Менә минем – Зиннәтулла абзаңның сүзләренә дә бераз гына булса да колак сал. Без синең Нуриәхмәттән зирәгрәк икәнеңне яхшы беләбез. Нишли ала идек?! Вулыс, район вәкиле ничек каты торды. Үзең күрмәсәң, җыелышта булганнардан сора.
– Хикмәт бит әле укый-яза белүдә генә түгел, хикмәт – халык белән эшли белүдә!
– Дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Бик дөрес сөйлисең! Арслан – зирәк бала. Укырга да, язарга да өйрәнер. Рәислеккә Арсланнан башка кеше булмаячагы көн кебек ачык. Авылдашлар! Җыелышып, вулыска, районга Арслан иптәшне рәис итеп куюларын сорап хат языйк, булмаса!
– Дөрес, җәмәгать! Бик дөрес уйлыйсың, Гыйльмулла абзый. Ул лаек! Хак сүз! – диеште җыелган халык, куштанланып.
– Ай-яй грамытный да инде син, Галимҗан. Әйдәгез, картлар, кәнсәләргә керегез. Ә сез, авылдашлар, таралышыгыз. Әнә Галимҗан, районга Арсланны рәис итәргә хат язам, ди.
– Нәрсә?! Әллә сине куярга идеме?! Аңгыра! – Иелә төшеп, Батырҗанның колагына, – мин укый-яза белмәсәм дә, ярый беләм! Ә син... Укый да, яза да, ярый да белмисең! Сукыр син! Өстәвенә – томана! Синеке түгел ул. Күптән инде ул аңа күз салды, – диде Галимҗан, мыскыллы елмаеп.

Мифтах, сулы чиләген көч-хәл белән өстерәп тау астыннан күтәрелде дә, чиләгендәге суын чайпалдыра-чайпалдыра, ярты суын чалбар балагына түгә- түгә, идарә баскычын юып ятучы әнисе Гөлйөзем янына килеп басты. Беләге белән тирләгән маңгаен сөртеп алганнан соң: «Булдырдыммы?! Тау астындагы иң ерак чишмәдән үзеңә су алып кайтып бирдемме!» – дип, биленә таянды. Мактау сүзе өмет итеп, әнисенә карады.
Капкадан Батырҗан килеп керде. Капкага арты белән иелеп идарә баскычын юган Гөлйөземнең арт санын күреп тынсыз калды. Бераз гына капка баганасына сөялеп өнсез торганнан соң, түзмәде, сак кына килеп, Гөлйөземне кочаклап алды. Гөлйөзем куркып катып калды. Борылыргамы, әллә борылмаскамы... Ул көткән кешеме? Ходайдан үтенеп сораулары әллә тормышка аштымы? Әллә чыннан да ул көткән кеше исәнме? Капкадан атлап керде дә Гөлйөземне куенына алдымы?! Әллә сабыен аталы, бәхетле итмәк булдымы?.. Каршысында басып торган улына күзе төште. Мифтахның күзләрендә, карашында нәфрәт тоеп, кинәт артына борылды. Каршында берән-сәрән исән калган, саргаеп беткән тешләрен ыржайтып, нурсыз йөз елмая иде. Гөлйөзем кулындагы пычрак сулы мунчаласы белән Батырҗанның йөзенә китереп сукты.
– Нишлисең, җирбит! Хайван!
– Гафу ит, Гөлйөзем. Үз-үземне белештермичә, онытылып кителде. Зинһар, гафу ит. Яратуыма чыдый алмый ялгыштым.
– Ә син нәрсә катып калдың?!
Мифтах алып кайткан суны Батырҗанның өстенә каплады да чиләкне улына ыргытты.
– Мә! Су алып мен! – Батырҗанга борылып: – ә син, кайтып, анаң Сафура түтәйне кочакла! – дип кычкырды.
Батырҗан йөзенә килеп бәрелгән суга тончыгып, тын алалмыйча, көчкә- көчкә сулыш алып:
– Мыскыл итмә инде, Гөлйөзем, – диде.

– Башка миңа кулыңны сузасы булма. Атамны үтердегез! Үземә пычрак аттыгыз! Аларны сөрдегез! Миннән тагын ни кирәк?! Тимәгез миңа! Зинһар, тимәгез! – дип ыңгырашты Гөлйөзем.
– Минем бер гаебем дә юк. Арслан, барысын да Арслан оештырды. Синең өчен генә яшим бит мин, Гөлйөзем.
– Кичә төнлә син идеңме ул безнең тәрәзә төбендә?
– Юк, Гөлйөзем, валлаһи, мин түгел идем.
– Алдашма!
– Анам белән ант итәм, мин түгел идем. Гөлйөзем, бул минеке?! – Беркайчан да!
– Аны көтәсең?!
– Көтәм!
– Кайтмый ул. Анда киткәннәрнең берсенең дә кайтканы юк.
– Ул кайта!
– Теге дөньядан әлегә берәүнең дә кайтканы юк. Минеке бул! Минем дә бәхетле булырга хакым бардыр, – дип ялварды Батырҗан.
– Мин үз бәхетемне көтәм. – Ярымачык капкадан сөмсере коелган улының
карашын тоеп, – мин баламның атасын көтәм. Мин улымның атасын көтәм, – диде Гөлйөзем.
– Кайтмый ул! Исән булса да кайтмый. Бу җир аны үзенеке итә алмый. Югалганына инде ничәмә-ничә еллар! Атасының бәхиллеген алалмаган кеше гомерендә дә рәхәт күрми! Гөлйөзем, малаеңны аякка бастырасы, егет итәсе бар. Синең дә тормышың күз алдында. Ал да гөл генә түгел, мин дә сиңа сүз әйтергә, сүз катарга оялып, картаеп барам. Әнкәй дә урын өстенә менде... – Батырҗан ничек тә Гөлйөземне күндерергә азаплана иде.
– Мин барыбер синеке булмаячакмын.
Ачык капкадан Арслан күренде.
– Нәрсә турында гәпләшәләр болар, пар күгәрченнәр?!
– Юк, менә идән юып бетергәнен көтә идем. Таптап керәсем килмәде.
– Ә син кереп торма! Пычак калганмыни сиңа ул кәнсәләрдә?! Әнә бар,
хәзер үк җәйләүгә – «Марҗа чокыры»на чап! Теге дуңгыз Галимҗанның маллары таралган, ди. Үзен чыбыркы белән сыйлап кайт. Җелегенә төш. Бер генә сыерына берәр нәрсә булса да, икегезне дә Себергә сөрәм!
Болай да Арсланның вакытсыз кергәненә ачуы чыккан Батырҗан, бар ачуын Галимҗаннан алу теләге белән:
– Хәзер. Ну, селәгәйнең кирәген бирәм! – диде.
Һәм абына-сөртенә, кая басканын белештермичә, капкага ташланды. Батырҗан теге чакта Сталин портретын әйләндереп куюы белән төзәтеп
булмаслык ялгышлык ясавын, үзен-үзе Арслан җәтмәсенә мәңгелеккә илтеп тыкканын аңлаганга күрә, Арсланның һәр сүзен, һәр җөмләсен закон итеп кабул итә, аның күләгәсеннән дә куркып яши иде.
Арслан Мифтахны култык астыннан эләктереп алды да югарыга күтәрде.
– Егет урыны биредә түгел. Егет урыны – ат өстендә! Әйдә, мин сине атка атландырам, – дип урамга алып чыгып китте. – Бар! Тузан туздырып, малай- шалайларны көнләштереп, бер урам әйлән, – дип, атка атландырды да атының арт санына уч төбе белән сукты. – Әйдә, малкай! Бу селәгәйне урам әйләндер! Күзле бүкән кебек карап тормасын, – дип, борын астыннан мыгырданды.
Бу минутларда малайга анасы да, сулы чиләк тә кирәкми, аның җилкәләрендә канат иде.
Арслан ишегалдына керде. Капканы япты да шудырмасын тартты. Гөлйөзем янына килде. Бөтереп алып куенына тыкты, үбәргә үрелде.
– Сагындым үзеңне, асылым!
Гөлйөзем, җен ачуы белән, бар көченә аны этеп җибәрде.
– Яныма киләсе булма! Каберем якын булмасын!
– Нәрсә булды сиңа? Ник кәҗәләнәсең?
– Син, барысына да син гаепле!
– Аңламыйм.
– Син миннән теге вакытта уйнашчы ясадың!
– Көнләштем! Ни өчен әле мин сине аңа бирергә тиеш идем?! Ул – мулла
баласы, мин батрак баласы булгангамы? Син минем өчен туган. Минем өчен яшәргә тиешсең дә! Син – минеке! Аңладыңмы, минеке!
– Син – минем атамны үтерүче!
– Ялгышма! Синең атаңның башына чабата киндерәсе җитте. Нуриәхмәт ярдәм итте. Мин гомерем буе, сабый чактан алып, алардан көнләштем. Алар абыйлы-энеле авыз тутырып икмәк ашаганда, мин алабута ашадым. Алар ефәкне кигәндә, мин киндер киеп үстем. Алар абыйлы-энеле синең арттан йөргәндә, мин, читән ярыгыннан карап, гарьлегемнән үксеп-үксеп елый идем. Ниһаять, минем көн килде. Үчен алдым. Әйткән сүземдә тордым!
Гөлйөземне беләгеннән эләктереп, йолкып алып күкрәгенә кысты. Гөлйөзем бар көченә чәбәләнде:
– Кагыласы булма! Кычкырам!
– Теләгең! Ачтан үләсең килсә, кычкыр! Тик уйла! Уйла... Мотавалларга тешем үткәнне, сине генә чәйнәп төкерермен.
– Нигә газаплыйсың син мине? Минем ни гаебем бар...
– Синең беренче гаебең шул: тирә-якта сиңа җиткән чибәр юк. Икенче гаебең, чабатачы Мостафа кызы гына булсаң да, аларны хуп күрдең. Бай тормышка килен булып төшмәкче идеңме?! Уйла! Син халык дошманыннан тапкан малай үстерәсең.
Кочаклап үпте. Гөлйөзем, көч-хәл белән аннан аерылып, кеше-фәлән карап тормагае, дип, капка артынарак китеп, сыдырылып менгән итәген төшерде, чәчләрен рәтләде, шуып төшкән яулыгын төзәтеп бәйләде.
– Җитәр инде. Кеше-фәлән килеп керсә.
– Күрсеннәр! Кемнән куркыйм? Берәүдән дә курыкмыйм. Алар миннән куркырга тиеш! Үзем – мулла, үзем – староста, үзем – рәис! Кич кунарга киләм, көт! – Арслан, гайрәтләнеп, арлы-бирле йөренде.
– Юк, кирәкми! Килмә! Малайдан уңайсыз.
– Беренче тапкыр түгел. Өйрәнеп килә. Син нәрсә, бүген гел кирегә сукалыйсың? Бу сүзләрне әллә сиңа теге надан бригадир аламасы өйрәтеп чыгып киттеме? Белеп тор һәм аң бул! Синең тормышыңның иң усал дошманы – ул! Ул Нуриәхмәтне тегендә озатты. Мин түгел, мин чиста! Ул пычак кадады. Мин түгел! Аң бул! Әгәр мин әйткәнне әйтсәң, нәрсә буласын яхшы беләсең! Син – халык дошманының хатыны! Ә хәзер бар, кайт! Абзар артыңа, кычыткан арасына он ташлап калдырдым, кара аны, күреп калмасыннар. Кичкә таба аш пешер! Мәе – миннән.
– Арслан, малай үсеп җитте бит, оят...
– Беләсең ич инде. Ул селәгәйгә ат биреп, атка атландырып урам әйләндерсәң, дөньясын оныта. Әйткәнне эшлә! Әйтергә онытып торам. «Кызыл байрак» колхозының мәктәп директоры югалган иде бит. Кичә төнлә шуның хатынын алып киткәннәр.

 – Безнең нинди гаебебез бар соң?
– Районда сүз гел шул турыда. Халык дошманнарының хатыннарын, бала- чагаларын гына түгел, нәсел-ыруларына кадәр җыярга, дигән карар бар, – дип масайды Арслан, корсагын киереп.
– Дөньясы да чәнчелеп кенә китми! Авылдашлар булып авылдашлар да үземне әйләнеп узалар... – дип еламсырады Гөлйөзем.
– Мин әйләнеп узмыйм бит. Мин барында курыкма! Ялгызың бик кунарга тырышма! Мин яныңда булганда, сиңа чебен дә тия алмас.
– Хатының, балаларың алдында оят. Рәшидәңнең нинди гаебе бар?
– Рәшидәнең кабер кадәрле авызы, шул авызын тутырып ашарга икмәге, җылы өе, йомшак урын-җире, итәк тулы мин ясаган балалары бар. Тик ятсын! Рәхәтенә чыдый алмаса, түремә сине алып кайтып утыртырмын! Вәт шул. Бар, әйткәнне үтә! – Гөлйөземнең арт санына сугып алганнан соң, тиле кеше кебек көлә-көлә, капкага атлады.
***
Арслан үзе теләгән, кызыгып йөргән кешесенә – Гөлйөземгә өйләнә алмады. Районда, тирә-як авылларда иң данлыклы кешеләрнең берсе – райком секретаре белән бер табактан ашый торган күрше Наратбаш авылы Маркс колхозы рәисе – Мәмлиев гаиләсендәге балаларның иң өлкәне – кияве үлеп бер баласы белән тол калган кызы белән шаярып, корсак ясап, үзеннән җиде яшькә олы Рәшидәгә өйләнергә мәҗбүр булды.
Мәмлиевнең бер малае шәһәрдә – обком тирәсендә, икенчесе – райкомда, бүген, иртәгә Куйбышевка партия мәктәбенә укырга китәргә йөри, өченчесе авыл хуҗалыгы институтында агроном булырга әзерләнә иде.
Кызы Рәшидә генә, нәселдә булмаганча, кеше куркырлык ямьсез, кушаматы да «Каберавыз» иде. Аяк – кырык дүртенче размер. Өстәвенә кәкре. Куллар – көрәк. Тешләре чабатадай олы авызына сыялмыйча тырпаеп тора. Җитмәсә, озын гәүдәсен кечерәйтер өчен, бөкрәеп йөри. Шулай булса да, Арсланның артка чигәр юлы юк. Рәшидәнең тылы аны куркыта иде.
Иярә килгән бала, атасы Фәтхуллага охшап, бик акыллы, чамадан тыш сабыр, исеме дә – Өмет. Исемне аңа атасы алдагы гомерен, картайган көнен уйлап, таянычым, булышчым, нәсел дәвамчым булыр, дип куйдырган иде. Гомере генә кыска булды. Рәшидәгә өйләнеп өч ел да тормады, кичтән колхозның печәнлегендә билдән кар ярып, кар астыннан печән каерып кайтты да, иртәнгә Өмете белән Рәшидәсен калдырып, мәңгелеккә китеп барды.
Рәшидә Арсланнан тагын дүрт ир бала тапса да, шул биш баласы арасында иң өметлесе, иң акыллысы – иярә килгән баласы – Өмете булды.
Арсланның анасы Мәликә дә, үз каны, үз малаеның баласы булмаса да, башка оныкларына караганда Өметне яратарак төште. Башкалар белән өстәл артына утырырга да ярамаган сабыйны үзе белән кар көрәргә, мал асты чистартырга, печән кертергә ияртеп йөрде. Арслан күрмәсен дип, печән астына яшереп куйган стаканга кәҗәсен савып, кесәсеннән сынык икмәген чыгарып, сабыйны ашата иде. Кәҗәләре ташланган вакытта, бәрәнле сарык сөтеннән авыз иттерде, кетәклектән берәр йомырка арттырды.
Арсланның дөньяда иң яратмаган беренче кешесе Рәшидә булса, икенчесе Өмет иде.

 ***
Арслан идарә капкасыннан чыгып барганда, чак кына маңгайга маңгай Шәмсия әби белән бәрелешмәде.
– Син икәнсең әле, җен корткасы!
– Үзебез дип торабыз, – дип, үз-үзенә генә ишетелерлек итеп, борын астыннан мыгырданды да, Арслан киткән якка карап: – Сүрәбәт! Сасы тәкә! – дип, җиргә төкереп калды.
Гөлйөзем, үз-үзен кая куярга белмичә, сулы чиләктән мунчаласын алды. Мунчаладан итәккә аккан су тәнгә үтеп кергәч кенә уйларыннан арынып.
– Исәнме, Шәмсияттәй?! – диде.
– Әйтмә инде, аяз көнне яшен сукты.
– Нәрсә булды, Шәмсияттәй?
– Галимҗан хараплар булган. Үзе генә көтүгә чыккан ди. Исереп йоклап,
маллары таралган. Алты сыеры бике басуына кереп күбенеп үлгән! Үзе «Марҗа чокыры»ндагы имәнгә асылынмакчы булган. Ярый әле, эскерт куючы хатыннар күреп, кисеп төшергәннәр.
– Исән калган диме соң?
– Исән, ди. Җир тырмап елый, ди.
***
Батырҗан Галимҗан янына килеп җиткәндә, ул, башын түбән иеп, чирәмдә утыра иде.
– Нәрсә булды, ахир?
– Башка сыймаслык хәлләр монда. Беттем мин, Батырҗан. Харап булдым. – Нишләргә уйлыйсың?
– Белмим. Нишләргә дә белмим.
– Кач!
– Кая?!
– Дөнья киң.
– Юк шул. Дөнья бик тар икән шул ул.
– Кач, дивана!
– Язмыштан качып булмый. Мин качсам, әнкәйне нишләтерләр?
Ерактан чыбыркы шартлаган тавыш ишетелде.
– Әнә үзе – Арслан килә. Мин ирек биргәндә – кач!
– Юк, качмыйм.
– Алайса, миңа үпкәләмә!
Арслан килеп җитте дә күбенеп яткан сыерларга озак кына карап торганнан
соң, сызгырып:
– Әйе! Ишкәнсең син монда ишәк чумарын! – дип, Галимҗанга чыбыркысы белән
китереп сыдырды. – Мә, дуңгыз, ал кирәгеңне! – Тагын сыдырды. – Мә, сволочь!
– Үтерегез мине. Мин, мин гаепле. Тик өтермәгә генә озатмагыз. Үз
авылымда, үз нигеземдә үләсем килә, – дип, Галимҗан еларга тотынды. Арслан чыбыркы сабы белән Галимҗанның иңсәсенә китереп сукты.
– Син алты сыерга түгел, сасыган кәҗә тәкәсенә дә тормыйсың. Мине шушы
сыерлар аркасында эштән кудырмакчы идеңме?
Галимҗан Арслан алдына тезләнде.
– Тизрәк үтерегез! Чит-ят җирдә җан тәслим кыласым килми. Үтерегез,
үтер! Тик азапламагыз гына.

– Кара син аны, үлеп котылмакчы була, – дип, Арслан аңа тагын чыбыркы белән сыдырды. – Мә, Нуриәхмәт көчеге! – Тагын сыдырды. – Мә, Нуриәхмәт куштаны! – Җирдә яткан Галимҗанны типкәләп: – Батырҗан, нәрсә карап торасың! – дип акырды.
– Арслан, җитте, үтерәсең.
– Шул кирәк аңа. Дөмексен!
– Җитте, җитте, Арслан. Җитәрлеген алды. Аның закун алдында җавап
тотасы бар. Самасуд ясаган өчен баштан сыйпамаслар, – диде Батырҗан. Арслан чыбыркысын Галимҗан өстенә ыргытты.
– Батырҗан, бар! Минем атка атланып кайт та районга шылтырат! Милиция
җибәрсеннәр. – Була ул!
Арслан Галимҗан янына килде.
– Селәгәй! Хәзер Нуриәхмәт дустың янына озатабыз.
– Монда мин генә гаепле түгел. Минем атна-ун көн йоклаганым юк. Арслан,
мин сиңа үземне алыштырырга көтүче сорап күпме ялындым.
– Алдашма! Ник алдыйсың. Мин сиңа алмашчы бирмәкче идем. – «Юк! Миңа акча кирәк! Мин йокыны савым вакытында, сыерларны утарга япкач та йоклыйм», – дидең. Минем бер гаебем дә юк. Син үтергән сыерлар өчен
нишләп әле мин җавап тотыйм, ди.
Бераздан көтүлекне авыл халкы сырып алды.
– Мин гаепле түгел, шулай бит, авылдашлар? Шулай бит, Нурислам абзый,
Мөхәррәм, Мофаззал туган?
– Шулай, шулай.
– Тынычлан, олан, тынычлан.
– Мине придсидәтеллектән алырга хаклары юк, шулай бит, авылдашлар? – Шулай, шулай.
Артта астыртын гына мыек астыннан елмаеп торган Шәрифулла:
– Шулаен шулай да... «Ну»сы бар бит әле аның, егетләр, – диде.
– Нәрсә?! «Ну»сы бар?
– Бу күбенгән сыерлар өчен район хуҗалары алдында көтүче җавап тотмый.
Придсидәтел җавап тота. Менә мин үзем, ундүртенче елда, герман сугышында... – Шәрифулла, әллә сугышта көтү көткән идеңме?..
– Көтсәм нәрсә әйтерсең, Мофаззал? Армияне дә ашатырга ит кирәк, сөт кирәк. – Күкәй, йомыркалар да кирәк. Син сыер белән кәҗәне бутама инде,
Шәрифулла, – дип авыз ерды Арслан.
– Мин бутамам, Арслан. Менә хәзер син бутама инде. Синең җавап тотасың
бар. Бәлки, ул сыерлар карданы җимереп чыгып, басуга үзләре кергәндер. Аларның карда җимергәнен бер-ике-өч кеше күреп тә калганнардыр.
– Күрми торсыннар әле.
– Нигә алай дисең? Сез бит Галимҗан белән – агылый да тагылый. Атай тапкан мал түгел, калхузныкы жәл түгел, дисез дә...
– Дими торыйк әле. Миннән дә котыласың киләме? Котылмый тор әле. Тиз генә төрмәгә озатыр идең бугай!
***
Галимҗанны ул көнне алып китмәделәр. Колхозның каравыл йортына бикләделәр.
Каравыл йорты дигәне – кечкенә генә, ярым җиргә чокып эшләнгән, мүкәләп 
үк булмаса да шактый иелеп керә торган, салам түбәле, ел әйләнәсенә бер кочак утын күрмәүдән, салкыннан, бәстән акшарлары коелып, урыны белән бармак сыярлык тишекләр хасил булган кечкенә генә мичле, куш йодрык сыярлык тәрәзәле, кырыйда, бер як стенага терәп, ышкыланмаган тактадан эшләнгән булса да, язын-көзен бирегә җыелган ир-атларның каешланган бушлат, сырмаларыннан шомарып ялтыраган сәкеле, стеналарына, түшәм такталарына кадәр тәмәке, махорка исе сеңгән, сасы, тынчу һавалы, идәнсез бер йорт...
Галимҗан, мин беркая да качмыйм, минем качар урыным юк, дип ялынса да, авылның яңа гына мыек чыгып килә торган ике яшүсмер-җилбәзәген сакка куйдылар.
Арслан, эш кырган, дөнья җимергәндәй, кичкырын, караңгы төшкәч кенә өенә кайтып, ишегалдында атын тугарды да арбасына бәйләп, солы салды. Өенә керде. Ишек катындагы сәкегә утырып, көне буе аягыннан төшмәгән кирза итеген салырга дип, уң итегенең үкчәсен икенче аягындагы итеге очына гына терәгән иде, балалары кайсы каян йөгереп чыгып, аталарының итегенә ябыштылар.
‒ Китегез әле, эт себергән нәрсәләр! Болай да аякны аякка куярлык та хәлем юк, сез аякка асылынасыз, ‒ дип, балаларын тибеп очырды.
Мич артында сулыш алырга да куркып торган хатыны:
‒ Шул сабыйларны күралмадың инде. Мине каһәрләсәң дә, анда бит синең дә өлешең бар. Мин генә тудырмаган лабаса аларны... – дип дәште.
Арслан, кабалана-кабалана, көч-хәл белән уң итеген салып, хатыны тавышы килгән якка – мич арасына ыргытты.
‒ Ат тугару, ат җигү – әнә тегендә күзле бүкән кебек басып торган мөртәтең, бирнә булып килгән малаеңныкы булса, итек салдыру, аякны юу – синең эш! Бәреп үтергәнче итекне тарт!
Рәшидә итекне салдырды. Өйгә әчкелтем ис таралды. Мәликә, килене кулыннан итекне алып, җиңе белән итек йөзен сөртә-сөртә, киптерергә куярга дип, мич арасына алып кереп китте. Арслан сәкенең түренә – өстәл кырыена күчеп утырды. Мәликә, мич арасыннан чыгып, мичтән чүлмәк чыгарды да улына аш салды. Күкрәгенә терәп, икмәк кисте. Агач кашык сузды.
‒ Ул баланы берәр ничек коткарып буладыр... Галимҗанны әйтүем. Үз теләге белән кылган гамәле түгел – язмыш!
‒ Синнән сораган кеше юк! Үз эшеңне бел!
‒ Дуслар идегез. Бергә үстегез.
‒ Ярар, булды! Телеңә салынма! Тынычлап ашыйм әле! ‒ дип акырды
Арслан, алагаем капкан икмәген көч-хәл белән чәйнәп. ‒ Бар да акыллы! Мин генә дивана!
Мич башыннан аның авызына карап, ул капкан икмәкне чәйнәмичә дә йотардай булып, күзләрен мөлдерәтеп торган ач сабыйларына күтәрелеп тә карамыйча, бер түгәрәк икмәк белән ярты чүлмәк ашны ашап куйганнан соң, литр ярым кәҗә сөтен күтәреп чөмерде дә:
‒ Сиңа әйтәм! Рәшидә! Минем артка сырмамны ыргыт әле?! – диде.
Аркасына килеп бәрелгән сырмасын сизүгә, сәкегә ауды. Бераздан кечкенә йортның кечкенә тәрәзә пыяласы гырлау авазына кушылып зыңлый башлады. Күпме йоклагандыр, «Галимҗан качкан!» дигән тавышка сискәнеп, күзләрен ачты. Тавыш кабатланырмы, юкмы дип, тын алырга да кыймый ятты. Кабат ишетелгән тавышка торып, шул якка борылды. Тәрәзәдән күренгән йөзләрне
күреп, күгәренде, чырае качты. Аннан соң хатынына акырды:

 ‒ Сиңа әйтәм! Итекне китер!
Галимҗанны кемнәр генә эзләмәде дә, каян гына килеп эзләмәделәр. Һәр йортның чормасын, кура-каралтысын, базын, мунчасын тикшерделәр. Авыл янәшәсендәге урманның һәр метрын, һәр агач төбен җентекләп актардылар. Табалмадылар. Әйтерсең лә Галимҗанны җир йотты! Аның кайдалыгын бер Кәҗә Шәрифулласы гына белә, ул гына Галимҗан белән көн дә күрешеп, көн дә сөйләшеп, аралашып тора, имеш... Кичә, кичкырын, ул аны урмандагы «Дәүләт чокыры»нда күрсә, бүген... янәсе, фермада күргән.
Арслан, Кәҗәнең һәр сүзе ялганнан гына торганын белсә дә, аның бу сүзләрендә өлешчә хаклык булырга да мөмкин, дип, сыер савучыларның Галимҗан качканнан бирле сыерларының сөтләре кимү зарын ишетеп туйганга күрә, төнен, качып, ферманы сакларга булды. Ферманың түренә, сыерлар бәйләнмәгән өлешенә, улакка салам түшәп кереп ятты. Төнге икеләр тирәсендә, «булмады бу, килмәде бу» дип, кайтырга гына җыенган иде, капка шыгырдады. Арслан янәдән улакка сузылып ятты. Ярымкараңгы фермага бер адәм керде дә, як-ягына каранып, ферма эчен күзәтеп, тикшереп алганнан соң, бер сыерның кырыена килеп утырды. Бармак арасыннан саркып, сыгылып чыккан сөт агымы, буш чиләкнең төбенә бәрелеп, сыерларның күшәгән, мышнаган авазларына кушылып, үзенә генә хас көй чыгарды. Фермага сөт исе таралды. Арслан торып басты. Янәшәсендә тирескә кадап куелган сәнәкне алып, әкрен генә тегенең янына килде. Сәнәкне тегенең аркасына терәде.
‒ Үтәли тишкәнче торып бас!
Ярымкараңгыда шәүлә курка-курка гына торып басты һәм Арсланга борылды. Арслан куркуыннан артка чикте, катып калды. Озак кына телсез торганнан соң, тотлыгып:
‒ С... с... ин?! – диде.
Бу – Галимҗан түгел иде...
***
Галимҗан өч-дүрт көн дәвамында урманда үлән тамырлары ашап ашказанын алдарга тырышса да, ачлык үзенекен итте. Күзен йомса, йортында, мич авызында, анасының майланып, ысланып каралган чуен чүлмәгендә, чемер-чемер, сүлпән генә чыпырдап кайнап утырган ашы күз алдына килде.
Түзмәде, кара төн уртасында калын урманның уч төбе кадәрле кечкенә генә бер аланында пошиларга дип әзерләнгән печән чүмәләсеннән чыгып, авылга юл тотты. Авыл читендәге сыер абзарына килеп бәрелүгә, борынын кытыклаган сөт исе фикерен үзгәртте. Урамга керү үзе өчен бер хәтәр булса, бусагасын атлап керү – икеләтә, анасы өчен дә куркыныч янаганын аңлаган качкынның уендагы чуен чүлмәге, эреп, сыер имчәгенә әверелде.
Галимҗан сак кына абзар ишеген ачты. Абзарның ишек катында, сыер астына чүгәләп утырган Мәликә карчык, бармаклары арасыннан гына саркытып, чиләккә моң, үзенә генә хас муллык, хөрлек, ач кеше өчен хөррият көе итеп, сөт агыза иде.
Ике ачның карашы очрашты. Галимҗан абзар ишеген япмакчы, Мәликә урыныннан тормакчы булды. Катып калдылар. Йөзләрдә – агарыну, күзләрдә яшь иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев