Чукрак (романның дәвамы)
Күңеле сизде Хөллиянең, төн буена керфек какмады. Уңга-сулга боргаланды. Мендәрен бер төшерде, бер күтәрде. Таң алдыннан гына йокыга изрәгәндә, капкаларын шакыдылар. Өйалды ишеген ачуга, аны капка артыннан ишетелгән, күрше хатыны Мөгалимәнең, ачыргаланып: – Нәрсә йоклап ятасыз?! Атаң белән анаң кая?! Торыгыз! Колхозның фермасы, савым сыерлары яна бит! – дигән сөремле тавышы каршы алды...
Романны башыннан монда басып укыгыз.
Күңеле сизде Хөллиянең, төн буена керфек какмады. Уңга-сулга боргаланды. Мендәрен бер төшерде, бер күтәрде. Таң алдыннан гына йокыга изрәгәндә, капкаларын шакыдылар. Хөллия тиз генә торып, ятагы башыннан халатын алып киде дә, ишек катындагы фуфайкасын җилкәсенә элеп, капка ачарга дип чыгып китте. Өйалды ишеген ачуга, аны капка артыннан ишетелгән, күрше хатыны Мөгалимәнең, ачыргаланып:
– Нәрсә йоклап ятасыз?! Атаң белән анаң кая?! Торыгыз! Колхозның фермасы, савым сыерлары яна бит! – дигән сөремле тавышы каршы алды.
Хөллиянең өстенә кайнар су сипкәндәй булды. Катып калды. Әти-әнисенә хәбәр итәргә дип, ишек тоткасына үрелде. Кыяметдин абзый белән Гыйльмениса түтинең күрше авылга – бертуган апаларына киткәнен исенә төшереп, янәдән катып калды. Күз алдына ут капкан сыерлар, алар арасында ялкын эчендә йөгереп йөрүче Мифтахы килеп басты. Үз-үзен белештермичә, ярымъялангач килеш чыгып йөгерде. Тәненә, күкрәгенә килеп бәрелгән салкын һавадан айнып, капкага җитәрәк туктап калды. Кире борылып керде дә, үксеп, мендәргә капланды.
Пожар каланчасы каршысына җыелган халыктан читтәрәк баскан Арслан янәшәсендә торган каенэнесе – Куйбышев партия мәктәбен тәмамлап кайтып, яңа гына Кушкаен авылындагы «Коммуна» колхозында партоешма секретаре булып эшләгән Мәмлиевнең колагына:
– Җиңел котылдың. Ярый әле колхозның берничә сыеры белән абзары гына янды. Озаграк эшләсә, партиягә кереп, синең дә арт саныңа ут төртә иде. Синең урынга утыра икән, дигән сүзләр йөри башлаган иде, – диде дә, җилферди-җилферди, карт гәүдәсен чак-чак кына тотып, икенче якка чыгып басты.
Мәмлиев, әтәчләнеп, алга – уртага атылып чыкты. Чәй өстәле артында җизнәсе Арсланның Мифтахлар нәселе хакындагы нотыгын исенә төшерә- төшерә, тиз-тиз тезеп китте:
– Җәмәгать! Тарих кабатлана. Кайчандыр шушы урыннан безнең авылның картлары Совет хөкүмәтенең дошманы Мотавалны сөргенгә сөргәннәр. Бүгенгесе көндә шушы Мотавалның оныгы Мифтах нәрсә эшли?! Колхоз фермасының януына сәбәпче була! – дип акырды.
Арслан, янәшәсендә басып торган Сөләй Сабирына колагын куеп: – Колакка «Арслан» дигән сүз керде. Нәрсә ди ул? – дип сорады. – Әле дә исәнме, катмадымыни, ди.
– Минеме?!
– Әйе. Колагым дөрес ишеткән булса, син диде бугай!
– Ай рәхмәт! Ашыкмыйм әле мин. Әле сезнең җеназагызны укып, соңгы юлга озатасым бар.
– Тфү! Тфү!!! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Аллам сакласын! Син җен картыннан, зират каргасыннан, барысын да көтәргә була, – дип, курка-курка, Сабир читкәрәк китте.
Арслан, тамак кырып:
– Кем... Исемең кем атлы әле? Ходайның ачы каһәре төшкере, хәтерем юк, – дип мыгырдады.
Халык арасыннан берничә кешенең, кабат-кабат:
– Соң, Арслан абзый, каенэнең ләбаса, каенешең! – дигән тавышларына, колагын тегеләр ягына куеп, диванага сабышып: ‒ Кем?.. Каенлыктанмыни?..– дип сорады.
– Каенешең! Мәмлиев! Исемен генә белмибез.
– Ә, әйе. Мәмлиев энем... – Бу минутларда Арслан инде тәмам тилегә сабышкан иде.
– Минем синең авылыңда эшем юк! Каенлыктанмы син, Имәнлектәнме?.. Анысы – синең эш! Әмма шуны беләм. Ферманың януында Мифтахның бер катнашы да юк. Ферма тирәсендә кемнәр эшли, кемнәр күбрәк йөри, шуларны тыңлап караргадыр! – дип кычкырды.
Арадан берәү:
– Әйе шул. Әнә Ислах һәрвакыт маллар янында, фермада. Эчми, тартмый, күзе үткер, – диде.
Икенче берәү:
– Сүзгә кеше кесәсенә керми... – дип тә өстәде.
Ислах күзе белән халык арасыннан Арсланны эзләде. Касыгына килеп бәрелгән Арслан терсәгеннән сискәнеп, янәшәсендә басып торган ата тиешле кешенең күзенә карады. Арсланның мәкерле күзләре: «Мин имәнне аудардым. Сиңа чикләвекләрен генә җыясы калды, миңа үпкәләрлегең юк. Дәвам ит! Калганы – синеке», – дип елмая иде.
Ислах сабыр гына сүз алды.
– Авылдашлар! Мин авылда әлләкем түгел. Гади бер скотник! Миңа бү- генгесе көндә, бу минутларда сезнең барыгызга караганда да авыррак. Мифтах – минем сабакташым, классташым, партадашым! Нәрсә генә булмасын, ферма янган. Факт! Ә ферма өчен кем җаваплы?.. Минем гел бишкә генә укыган сабакташым, классташым, партадашым Мифтах. Мин Мифтахны бик яхшы беләм. Аның, кулына шырпы алып, фермага ут төртмәгәнен дә беләм. Әмма ләкин мин кайтып барганда, көчкә-көчкә генә атлап, шыр исерек килеш фермага кереп киткәнен күрсәм дә, күрдем, дип әйтә алмыйм.
***
Мифтах, төрмәдән чыгып, авылына кайткач, атна-ун көн баш күтәрми эчкәннән соң, башының чатнап авыртуына түзалмый уянып китте. Өйдәге бушаган шешәләрне тикшереп чыкканнан соң, анасы Гөлйөземне уятып, акча даулый башлады. Анасыннан акча алып булмаячагын аңлагач, сатарлык әйбер эзләп, өй эчен тентеде. Чормага менде. Бераздан, бармак калынлыгы тузан каткан, бабасы заманындагы самавырны күтәреп төште дә, әштер-өштер генә сөрткәләп, ишек төбенә җәелгән арыш капчыгына тыгып, җилкапкадан урамга чыкты. Кая барырга икән дип, алан-йолан каранып торганнан соң, җитез- җитез атлап, тыкрыкка кереп югалды. Бераздан ул Нургата карт оныгы, әлеге дә баягы сабакташы, спекулянтка әверелгән, «төнен сатар» Ислахның кызыл кирпичтән салынган ап-ак калай түбәле йорты баскычында, капчык авызыннан самавырының бер кырыен чыгарып, өстендәге сырмасының каешланган җиңе белән ышкып ялтыратып утыра иде.
Шыгырдап ачылган ишектән башта – кап-кара мәче, аның артыннан йорт хуҗасы килеп чыкты да иркенләп киерелде, иренеп кенә:
– Нинди йомыш, – диде, чәйнәлеп тә бетмәгән коймагының мыегына сыланган маен ялап.
Мифтах, кабалана-кабалана, капчыктан самавырны чыгарды.
– Менә! Менә күрәсең, настоящий реликвия! Тарих! Җиз самавыр. Хәтта менә медальләре дә бар. Күпмегә аласың? – дип, эчә-эчә эренләп, шешенеп беткән чепи күзләрен баскычның югары катында басып торган өй хуҗасына төбәде.
Керәсе мал тешне сындырып керә, дигәндәй, Ислах узган атнада гына каланың бер кибетендә мондый самавырларның бәяләрен күреп, ис-акылы китеп, шаккатып кайткан булса да, бер дә исе китмәгәндәй:
– Әнә тегендә – почмакка ыргыт. Бер яртылык алырсың, – диде.
– Син нәрсә, Ислах?! Бу бит – җиз самавыр! Бу бит, беләсеңме, ничәнче гасыр?!
– Белмим! Белергә дә теләмим. Самавыр, кирагаз заманы узды. Һәр кешедә – газ, электр. Эт пес иткәнче, чәйнектәге суың кайный да чыга. Тузаны юк, исе юк, күмер салып, көл түгәсе юк. Пычагымамыни бу самавыр миңа! Бу самавырдан акча ясар өчен, агай-эне... Башта әле аны, машинага егерме литр ягулык салып, калага алып барып, кача-поса йә булмаса милиция аркылы җиденче бабаңа ка- дәр тикшерелеп, антиквар җыючы абыеңа тапшырырга кирәк. Күпмегә ала. Әле аламы. Аннан егерме литр ягулык салып кайтасы... Беләсеңме хәзерге вакытта ягулыкның – бензинның күпме торганын?! Туда – егерме, сюда – егерме, менә сиңа – кырык! Мае, дегете, ашханәсе, трансмиссиясе, амортизациясе... Менә сиңа мә! Бу самавырыңнан бер чиреклек тә калмый.
– Алай итмә инде, күрше, сабакташ. Һич югы бер литрлык бир!
– Теләгең. Телисең икән калдырасың, теләмисең икән алып китәсең. Анысы – синең эш.
Ачуыннан еларга җитешкән Мифтах, апрель кояшының җылысына ләззәтләнеп, мырлый-мырлый аягына уралып бөтерелгән мәчене тибеп очырды.
– Кит әле! Ичмасам, син нервымда уйнама! Алай ярамый инде, Ислах. Баедым, дигәч тә...
– Нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын белгәч, нигә миңа килдең? Үзең генә илтеп тапшыр. Уч тутырып акча алырсың. Кайчандыр сөргенгә сөрелгән бабаларыңны да исеңә төшерерләр. Сине өйрәтәсе юк. Син закуннарны яхшы беләсең. Милициядәгеләр – синең үзеңнекеләр. Спекуляция өчен ничәнче статья әле? – диде дә өенә кереп китте.
Кабат өй ишеге ачылды. Ишектән, мәче савыты кадәр кечкенә генә савытка салынган аш күтәреп, калтырана-калтырана, Хөллия, аның артыннан Ислах чыктылар. Ислах, нәрсә әйтергә дә белмичә басып торган хатынына астыртын елмаеп:
– Нәрсә өнсез калдың?! Әнә бит, миңа кияүгә чыкканчы артыңнан йөргән ухажорың төрмәдән кайткан! Хәер сорап килгән. Бабасыннан ядкарь булып калган соңгы самавырын сата. Аш бир үзенә. Бик бетерешкән. Ябагасын коялмый азаплана, – дип ыржайды.
Мифтах белән Хөллиянең күзләре очрашты. Мифтахның тәне эсселе-суыклы булып, тәненә каз тәне чыкты. Башын түбән иде. Исәнме, дияргә дә теле әйләнмәде.
– Нәрсә?! Күзләрегез белән... Биш ел сөешкәнегез җитмәгән, хәзер минем нигездә, минем бусагамда каш сикертәсезме?!
Ислах, Мифтах кулыннан самавырны тартып алып, югарыга – кояшка күтәрде:
– Ялтырыймы?! Ялтырый! Аһ, ничек матур ялтырый, – диде, самавырны кулында бөтереп. – Кара син моны, ничек ялтырый. Тырышкан! Минем бабай ничек тырышкан! Кара, минем бабай ничек ялтыраткан! – Кан сауган күзләре белән Мифтахка карап: – Ә син аша-аша, тартынма. Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса. Бер ялтырый, бер калтырый! – дип, самавырны, болгап, урамга ыргытты. Шаркылдап көлеп, кесәсеннән акча чыгарып, Мифтахка сузды.
– Хәзер ялтырамый. Юк. Хәзер ялтырамый. Мә, сабакташ! Мә, мә, яшьтәш! Мә, авылдаш! Ал, ал, сабакташ. Ал, күрше! Акча бу. Биш самавырлык акча. Алмыйсың?! Дөрес эшлисең. Бар, бар, сабакташ, бар, күрше, бар, авылдаш, юлыңда бул. Иртәгә шул самавырыңны ялтыратып алып килсәң, ун самавырлык акча бирәм! – дип кычкырды.
Хөллиянең кулындагы кайнар ашы өстенә акты. Тәненә үтеп кергән кайнар ашка айнып, аптыраган хәлдә, бер – алга, бер артка атламакчы булды. Күзләре, тирән уйга батып, карашы төпсез киңлеккә төбәлгән Мифтахка төште:
– Килешмәгән эшләр эшлисең. Күз алдында череп, юкка чыгып барасың. Бүтән капкамны ачып керәсе булма!.. – дип иңрәде.
Мифтахның күзе яшьләнде. Бугазына төер утырды. Хөллия артыннан ябылырга да өлгермәгән ишеккә борылып:
– Миңа гына түгел, нәселгә төшкән каһәр, каргыштыр бу! – дип, бугазындагы төерне йотмакчы булды. Авызыннан буталып, боламыкка әверелеп чыккан соңгы җөмләсен исән калган ярымчерек биш-алты теше белән чәйнәп, имгәтеп, һавага төкерде.
Күз төбенә бәреп чыккан яшен җиң очы белән сөртеп, карашын еракка- еракка төбәп, тирән уйга батты.
Реликвия... Гасыр... Ә ул белә микән? Юк, ул белә микән Ислахның Миркасыйм атлы «атасының», Мифтахның бабасы Мотавал муллага ялланып, самавырчы малай булып, шушы җиз самавырны ничә тапкыр кайнатып, күмер салып, төннәрен сукыр лампа яктысында киез ката балтырыннан кисеп алынган киез белән ялтыратып утырганын?!
Юк шул... Мифтах та, Ислах та боларны имеш-мимешләрдән ишетеп белсәләр дә, күз алдына китерә алмыйлар иде.
***
Мифтах өенә кайтып керде. Гөлйөзем, гадәттәгечә, аның исереп, тузынып кайтачагын, өйнең астын-өскә китереп, икесен дә утлы табага бастырачагын белгәнгә күрә, өстәлгә башланмаган аракы утырттырган иде.
Мифтах шешәне алып әйләндергәләп торды да, башта – ятактагы хаста анасына, аннары мич арасында утырган ата тиешле кешегә – Нуриәхмәткә озак кына карап торганнан соң, шешәне алып, ишегалдына чыкты. Абзарга керде. Чөйдән бау алды. Бауга элмәк ясады. Элмәкле бауны абзарның өрлегенә бәйләде. Элмәк астына ит чаба торган бүкәнне китереп, шуның өстенә утырды да тирән уйга батты. Аның колагында, әле сәгать- сәгать ярым элек кенә, сөйгәне Хөллиянең: «Күз алдымда череп югаласың бит», – дигән сүзләре зыңлый иде. Шушы кыска гына – күз ачып йомган арада, күз алдыннан сабый чаксыз, үсмер чаксыз, сагынып искә төшерерлек шатлыкларсыз узган гомеренең кайгы-хәсрәтләре, тапталган, кыйналган, нахакка рәнҗетелгән, кояшсыз, болытлы көннәре тәгәрәп узды. Рәнҗетелүләргә түзә алмыйча, якыннарына кылган усал гамәлләре... Нахакка утырып, биш елын Түбән Тагилда калдырып кайткан яшь гомере, авыл капкасын атлап керүгә, беренче мәхәббәтенең, көянтәсенә буш чиләген асып, килен булып төшкән Ислах нигезеннән чыгып, аңа очравы...
Буш чиләк... Әйе. Авыл капкасыннан, Ислах нигезеннән каршы алган буш чиләк!
Мифтах шешәне әйләндергәләп торды да, утырган җиреннән, шешә борынына элмәк кидерде. Утырган урыннан торып, элмәк астындагы бүкәнгә уң аягын куйды.
– Йә – син, йә – мин! – дип, бүккәнне тибеп аударды. Асылынып калган аракылы шешә абзарның нәкъ уртасында, Мифтах гомеренең соңгы сәгатенә, соңгы минутына кадәр асылынып, эленеп торды. Аңа беркемнең дә кагылырга хакы юк иде... Мифтахны җирләп кайтканнан соң гына, авыл яшьләре ул бичара шешәне баудан азат итеп, баш киемен салдырып, өч ягына утырып «ясин чыктылар».
***
Бу көн – Мифтах тормышында икенче борылыш алган, аны иманга китергән, намазлыкка бастырган, картаеп, соңгы сәгатенә-минутына кадәр авызына хәмер алудан ваз кичтергән көн иде.
Мифтах авылда беркемнең дә сүзен колагына элмәсә дә, нинди генә исерек чакларында да Шәмсия карчыкны тыңлый иде.
Аның нигезендә, өендә тугангамы, әллә кендек әбисе булгангамы, бабасы Мостафа үлгәнче, әнисе белән шуның ышыгында сыеныр урын тапкангамы, әнисе Гөлйөземнең Шәмсия әбигә булган изге карашын тоепмы, бабасы Мостафа йортыннан үз, нәселе нигезенә – Мотаваллар ишегалдына салынган «Кияү йортына» кайтып тәпи атлап киткәч тә, җан асрарга ризык эзләп, тимер кружкасын күтәреп, алпан-тилпән көчкә атлап, Шәмсия әбисенең кәҗә имчәген бүлешергә, сөт чөмерергә йөргән чагын искә төшерепме, әбекәйнең әрәмәлектә сабын чәчәге, зәңгәр кыңгыраулар астында пешкән бармак башы кадәрле җир җиләкләрен өзеп каптырган чагынмы, бәлки, уфалласына төялгән печәне өстенә утыртып кайткан сабый чакларын исенә төшерептерме, ул аны хөрмәт итә иде.
Күзен йомса, күз алдында – савыттан кайнар ашы итәгенә аккан, мөлдерәмә күзләрен тутырып караган Хөллиясе басып тора иде.
Мифтах шул көннән «әүлия»гә әйләнде. Җомга намазларын калдырмады. Өендә тәртип урнашты. Өйләнде. Хатыны – түбән урамның Чүрәкәй Гарифының уртанчы кызы Әкълимә иде. Хөллия белән бергә сабакка йөргән, бер парта артында сигез ел белем алган дуслар иде. Мифтах белән Әкълимә бергә кушылганнан соң, әйтерсең лә бу ике дус арасыннан кара мәче йөгереп узды. Әкълимә Хөллиянең яшьлек мәхәббәте – Мифтахка кияүгә чыккач та, алар арасындагы ярату хисләре сүрелмәгәнлеген сизеп, Хөллия белән сөйләшмәс булды. Ислах өчен дә бу кулай иде. Мифтах белән Ислах берсеннән берсе уздырып дөнья көтсәләр, хатыннары ярыша-ярыша бала тапты. Мифтах соңга калып өйләнгәнгә күрә, аның беренче баласы Нурбәк Ислахның өченче баласы Лилия белән бер елгы иде. Мифтахның дүрт кызы, бер малае, Ислахның дүрт малае, бер кызы туды.
Нурбәк белән Лилияне авылда Таһир – Зөһрә яки Ләйлә – Мәҗнүн дип йөрттеләр. Төскә-биткә дә, буй-сынга да матурлар, Лилия – коеп куйган анасы Хөллия, Нурбәк нәкъ атасы Мифтахка охшаган. Бер мәктәптә, бер сыйныфта бишлегә генә укыдылар. Ата-аналарының сүзенә колак салмыйча, җиденче сыйныфтан җитәкләшеп йөри башладылар. Хөллия белән Мифтахның яшьлеген белгән авылдашлары аларның мәхәббәтен Хөллия белән Мифтах мәхәббәтенең дәвамы дип атыйлар иде. Тик бергә булуларына гына ата-аналары, иң элек Әкълимә каршы булса, Ислах Мифтахны кодасы итеп түренә утыртуга мең тапкыр риза бәхил түгел: «Әгәр бусагамнан Мифтах атлап керсә, әнә баш очымда балта! Йә – ул, йә – мин!» – дия иде.
Лилия унны бетергәч, Казанның икътисад, Нурбәк Новосибирскиның аграр институтына укырга керделәр. Баштагы елларда Казан – Новосибирск юлын таптасалар да, соңга таба, өченче, дүртенче курсларга җиткәч, очрашулар сирәгәйде. Институтта Лилия артыннан чабучы егетләр күп булса, Нурбәкнең дә теләсә нинди кызга бер борылып елмаюы җитә иде. Ана буласы, бала сөясе, кияүгә чыгасы килү табигатьтән салынган кыз бала өчен Нурбәкнең аспирантурада укуын дәвам итәргә теләвен ишетү авыр булды, ике якның да ата-аналарының каршы булуларын да истә тотып, Лилия үзеннән өч курс алда укып бетергән, Казанның олы гына бер түрәсенең малаена кияүгә чыкты.
Тирә-якта булмаган, күрелмәгәнчә бай итеп, Казанда да туй ясадылар. Туйга ярты авылны чакырдылар. Кияүнең, кодаларының байлыгын, кемнәр белән туганлашканнарын күрсәтер өчен дип, Ислах, иң беренчеләрдән итеп, чакыру билетын Мифтахларга илттертте. Мифтах та, бераз гына үзеннән кушып, янәсе, малае Нурбәк институтны тәмамлап аспирантурага кергән, киләчәктә зур галим буласы икән, шул хөрмәттән институтның ректоры аларга чакыру җибәргән, иртәгесен поездга утырып Новосибирскига юл тотабыз, дип җавап кайтарды.
Мифтахның Новосибирск дигәне күрше авылдагы дусты Гарифулланың умарта бакчасы булып чыкты. Өч-дүрт көн дә үтмәде, битен биш-алты кортка чактырып, шешенеп, авыл халкы уянганчы дип, бакча артлатып кына авылына кайтып егылды.
Нурбәккә дә егет булып йөрергә күп язмаган иде. Ул институттан чыгып, тулай торагына кайтырга дип трамвайга утыруга, трамвайның урта ишеге ачылып, ишектән ике гүзәл эчкә үттеләр. Берсенең икенчесенә:
– Синең бүген ничә пар иде? – дигән җөмләсе, икенче кызның – озын кара юан толымлысының:
– Ике! – дип җавап кайтаруы барысын хәл итте.
Ерак Себердә, урыс шәһәрендә туган телен ишетү Нурбәк өчен әйтеп аңлатмаслык могҗиза, бәхет иде. Ул тизрәк кызлар янына елышты. Кызлар төскә- биткә, чибәрлеккә дан булмасалар да, татарча сөйләшүләре белән Нурбәкне әсир иттеләр. Каш астыннан серле елмаеп, егетне үтәли тишкәне – Әнисә. Җиде яше тулар-тулмас әти-әнисе белән Әлмәт якларыннан Себергә нефть чыгарырга күчеп киткән гаиләдән. Атасы Шәйдулла – Новосибирск шәһәрендә «Газпром нефть» ачык акционерлык җәмгыятенең олы бер түрәсе, әнисе Зәлия – шәһәрнең үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары, эчке авырулар табибы, терапевт.
Әнисә унберенче сыйныфны тәмамлагач та, шәһәрнең нефть-газ уни- верситетына укырга керде. Татар җанлы Шәйдулла, теләсә-теләмәсә дә, хаты- ны сүзеннән, үгетеннән туеп, кызын бәхетле итү теләге белән колагын урыс егете Сергейдан тешләтте. Егетнең әти-әниләре гаилә дуслары иде. Өстәвенә Сергейның атасы Василий Михайлович – Шәйдулланың төп хуҗасы да. Ике якта озакламый кода, кодагый булабыз, бары тик балаларның укуларын бетерүен генә көтәбез, тиздән туй ясыйбыз, дип хыялланалар, чөнки фатир, икесенең дә машинасы бар, тормыш башларга – ак көнгә дә, кара көнгә дә акча салынган иде.
Беренче очрашуда ук Нурбәк белән Әнисәнең күзләре бик тиз аңлаштылар. Кызның күз карашы – егет йөрәгенә, Нурбәкнеке Әнисә йөрәгенә ук булып кадалды. Ике йөрәк бергә сулкылдый, бергә тибә иде. Нурбәк, бар дөньясын онытып, үз тукталышын узып, кызларга ияреп, трамвайдан төште. Дөньяның кайсы якка барганын аңлаган Әнисәнең иптәш кызы тукталыштан сулга каермакчы иде, Әнисә аны туктатты. Читкә алып китеп, берничә минут сөйләшкәннән соң, кызлар, култыклашып, Нурбәк янына килделәр.
– Без кайтып җиттек, – диде Әнисә. – Исемегезне белсәк, китәр идек.
– Үрдәк! Әй лә, Нурбәк, – дип, кулын сузды егет. Аның һәрвакыт шулай шаярта торган гадәте бар иде.
Кызлар рәхәтләнеп көлгәннән соң, Әнисә дә кулын сузды.
– Син үрдәк булсаң, мин – әнисе, то есть, Әнисә!
Көлү дәвам итте. Егетнең Әнисә бакчасына кереп барганын сизгән Зинаида
да йоклап тормады. Нурбәк алдында боргаланды, сыргаланды, кулын сузды. – Татарстаннан! Зәй шәһәреннән.
Әнисә иптәш кызының дуэльга чакырганын аңлап-сизеп, көйдерә, яндыра торган сихри күзләре белән үтәли тишәрлек итеп, Нурбәккә карады. Күңел түрендә моңлы аһәң, сихри сүз, кирәкле тембр тудырып, егет күңеленә сары май булып ятарлык итеп:
– Пока, Нурбәк! – диде.
Нурбәк Әнисәнең аккош мамыгына манып сыйпаган, назлаган, изрәткән, оеткан сүзләреннән айнып, Зинаиданың кулын алды.
– Алай килешерме соң, Әнисә? Минем җанымда – давыл, гарасат! Хисләрем менә-менә ярыннан чыгарга тора. Ашыкма. Тынычлансын ул йөрәк. Бер- беребездән аерылсак, харап булабыз, – диде.
– Аның өчен нишләргә кушасың, егет?
– Бергә атларга, Әнисә, бергә! Ахыр көнгәчә бергә атларга!
– Кая?!
– Ярга! Без гомер итәсе ярга!
Егет кулын кызга сузды. Әнисәнең бармаклары Нурбәкнең учына кереп оялады.
Нурбәкнең беренче тапкыр Әнисә тупсасын атлап кергән көнне дә һич онытырлык түгел, хикәя итеп язарлык иде.
Әнисә фатирларының кыңгырау төймәсенә басуга, әнисе Зәлия ханым елмаеп ишекне ачты. Артта ят егет басып торганын күреп, йөзе үзгәрде, сөмсере коелды. Әнисә эшнең кай тарафка барганын бик тиз чамалап, тукталышта Зинаида белән корган сценарий буенча:
– Әни, таныш бул, Нурбәк! Зинаида, нәрсә карап торасың, таныштыр!.. – диде.
– Ә, әйе. Зәлия Фәтхуловна! Таныш булыгыз! Бу егет – минеке, минем... То есть, безнең якташыбыз, Татарстаннан, татар егете – Нурбәк! – дип елмайды Зинаида.
Хуҗабикәнең йөзе яктырды:
– Ишек катында басып тормагыз! Әйдәгез, түргә узыгыз! Кызым, аякларына кияргә тапочка бир, – диде һәм, елмаеп, Зинаиданың бит алмасыннан яратып тотып, – алайса, минеке, синеке, Татарстаннан, дигән буласың! Ах сине! – дип, эчкә кереп китте. Ерактан ишетелгән: «Кулларыгызны юыгыз да марш аш бүлмәсенә!» – дигән сүзләре фатирның зурлыгын, анда кемнәр яшәгәнен чамаларга мөмкинлек бирә иде.
Алар, кулларын юып, аш бүлмәсенә кергәндә, алъяпкычтан, олы яшьтәге ханым аш өстәле кырыенда кайнаша иде. Ул керүчеләргә борылды. Нурбәкне күреп, катып калды. Кулындагы итле савыты идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Иреннәре кысылды. Кысылган иреннәр аша көчкә-көчкә генә ике сүздән торган җөмлә сытылып чыкты: «Син кайттың...» Тез буыннары калтырап, арык гәүдәсен күтәрә алмагандай идәнгә ауды. Зәлия күпме генә аңына китерергә тырышса да, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче, хуҗабикә кулында җан бирде. Бу бичара карчык – аларның ашчысы, асраулары Зөлхиҗә иде.
Кем иде ул?.. Каян иде ул?.. Кемнәре бар? Кай тарафтан бу якларга, Себергә килеп чыккан? Биредә туган, дисәң, сөйләшүе чиста, нәкъ Казан арты сөйләме. Аның хакында үзеннән башка беркем дә берни дә белми иде.
Шәйдулла аны, Әлмәттән бирегә күчеп килгәч, чеп-чи урыс шәһәрендә кечкенәсе Әнисәсе үз телен – ана телен онытмасын, дип, шәһәр картлар йортының элеккеге директоры, якын дусты Степанов Николай Иванович тәкъдиме белән, үзләренә асрау, өй хезмәтчесе итеп алып кайткан иде. Шул көннән башлап, Зөлхиҗә апа аларда яшәде. Акылы, сабыр, зирәк холкы белән үз кешеләренә, туганнарына әверелде. Аңарда ниндидер үзенә генә хас зәвык, аристократларча затлылык бар иде. Алман һәм инглиз телләрен шома белүе, мандолина һәм рояльдә искитмәле уйнавы затлы гаиләдә тәрбияләнүен сиздерә иде. Кеше сүзенә кысылмады. Ярты ел саен, үз теләге белән, хастаханәгә барып, миннән шикләнмәсеннәр, сабый үстерәләр, дип, тикшерелеп кайта иде.
Каян килеп картлар йортына эләккән?! Чыгышы, нәсел-нәсәбе каян?! Зөлхиҗә апа үзе турында беркайчан да берни дә сөйләмәде.
«Син кайттың?..» Нәрсә әйтергә теләде ул?.. Нурбәкне кем белән бутады?.. Кемгә охшатты?! Туганынамы?.. Әллә баласынамы?.. Моны беркем дә аңлата алмый иде. Бу сорауга җавапны ул үзе белән мәңгелеккә алып киткәндер, дип уйладылар.
Шәйдулла, шәһәрнең картлар йорты, өлкә архивларын актартып, тикшертеп караса да, аның хакында бернинди дә мәгълүмат таба алмады. Еллар үткәч кенә Нурбәк, очраклы рәвештә, Зөлхиҗә карчыкның серенә азмы-күпме төшенә башлады.
Көннәрдән бер көнне Нурбәк, Әнисәсе белән телевизор карап утырганда, экранда Икенче Бөтендөнья сугышы вакытындагы балалар концлагерен күрсәттеләр. Әнисәнең теленә җан керде. «Шулай берчак, – диде ул, – ул чакта миңа ничә яшь булгандыр, хәтерләмим, дүрт-биш яшь булды микән, Зөлхиҗә апа белән телевизор карап утырабыз – экранда нәкъ шушындый кадр: балаларны товар поездына төяп, Германиягә озаталар иде. Ачык вагон ишегеннән шыплап тутырылган балалар күренде. Иң алда сөяктән генә торган, коточкыч ябык бер кыз бала, ачлыктан йөзе зәңгәрләнеп, күз төпләре эчкә баткан нәни энесенме, әллә башка берәүнеме кочаклап басып тора иде. Зөлхиҗә апа, ачыргаланып: «Мөхәммәтҗан!» – дип, экранга капланды. Идәнгә ятып бөгәрләнә-бөгәрләнә, йодрыкларын тешли-тешли үксеп елады. Әйе, әйе, җиңү бәйрәмен каршы алган көннәр иде ул. Бишенче май – әтинең туган көне. Кичен безгә кунаклар – Василий Михайлович һәм Николай Ивановичлар хатыннары белән килгәннәр иде. Тынычлана төшкәч, Зөлхиҗә апа бу турыда беркемгә дә сөйләмәвемне үтенде».
***
Өй ишеге киерелеп ачылып, бүрегенең бер колакчыны төшкән, икенчесе өскә таба бөтереп күтәреп куелган, сул аягындагы киез итегенә галош кидерткән, таякка таянган Галимҗан килеп керде. Ишекнең төбенә кадәр киерелеп ачылуына, ишекне тотып калалмаганына үртәлеп, үз-үзен битәрләп:
– Эчергән кул! Ишек тотып калырлык та хәлеңнән килмәгәч, нигә яшәргә?! Мишәр әйтмешли, избагызга салкын кертеп тутырдым! – диде.
Көне буена кеше күрергә тилмергән Гөлйөзем:
– Өе җылыныр. Менә күңел суынмасын! Исәнлек-саулыкмы? – дип җаваплады.
– Соң... Күрмисеңмени? Әнә ич. Ишек тыңлатырлык та хәлем калмаган. Мәңгелек йортыңа китәргә вакытың җитте, төшеп ят, дисәләр, белмим, тибеп кенә төшермәсәләр, төшеп ятарлык хәлем булыр иде микән?.. Мин дөнья башланганда туган кеше бит инде. Арслан кайткан. Күрдегезме әле?
– Юк! Күрәсебез дә килеп тормый.
– Урамда, капкасы төбендә очрады. Сүзләрен көч-хәл белән аңлата. Әллә авызы чалшая башлаган. Селәгәе агып тора. «Киленгә түзеп була, малайга түзеп булмый. Малай талый. Малай начар, – ди. – Авылга кайттым. Аларда – шәһәрдә яшәп булмый. Өмет, Өметкәем вакытсыз китеп харап итте. Ул исән булса, мин мондый көнгә калмый идем», – дип, иярә килгән малаен исенә төшереп азаплана.
– Күрә әле ул. Кеше каргышы җирдә ятмый. Ул, бердәнбер исән калган төпчеге, ничек итеп аналары Рәшидәнең, әбиләре Мәликә түтинең газап чиккәннәрен оныткандыр дип уйлыйсыңмы?! Сабый чак мизгелләре онытылмый. Ул сабыйларның күргәннәре... Ярый әле, бәхетенә тегеләре үлде. Ул башкисәрләре исән булса, күрмәгәнен күрсәтәләр иде әле аның! Теге баласы кем атлы иде әле? – дип, яткан урынына җайлашты карчык.
– Кайсын әйтәсең, Гөлйөзем?
Баш астындагы мендәрен өскәрәк күтәреп:
– Иң өлкәнен, иярә килгәнен беләм, Өмет! Тегесе... Иң беренчесе. Өметтән соңгысы. Уртак балалары? – диде.
– Тапкансың сорар кеше! Мин кайчакларда үз исемемне дә онытам, Гөлйөзем, – диде Галимҗан, сызлаган аягын уа-уа.
Арсланның иң беренче баласы Габдуллаҗан исемле иде. Мәктәпне әлле-мәлле генә көч-хәл белән бетерде дә, кешедән күрмәкче, бик тиз байыйм, дип, читкә чыгып китте. Ярты ел чамасы югалып торганнан соң, өтек хәлдә авылына кайтып төште. Кайтып өч көн дә тормады, атасы белән пычакка-пычак килеп, канга батып сугышып, кичкырын, кояш батканда авылдан чыгып югалды. Атна-ун көн дә үтмәде, янәдән авылына кайтты. Бу юлы аның кулында затлы, кыйммәтле зур-зур бүләкләр тутырылган чемодан, кесәсе тулы акча, өстендә затлы кием иде.
Кайтып төшкән көнне үк авыл егетләрен сыйлап, кибеткә кергән һәрбер кешегә кибет шүрлегеннән нәрсә дә булса сатып алып бүләк иткәннән соң, үзенең энеләре белән өерелеп сугышып, кыйналып, клуб баскычына исереп ауды.
Арслан улының атна-ун көн эчендә баеп кайтуына шикләнә иде. Ул аны үз бусагасыннан атлатасы килмәсә дә, нишләсен, Өметнең сүзләренә каршы килалмады. Өмет: «Без агай-энеләре була торып, авыл халкыннан көлдереп, туганыбызны урамда, клуб баскычында аунатабызмыни?! Нәрсә генә дисәң дә, ул бит – безнеке, үзебезнең кан», – дигәч, ризалашты.
Габдуллаҗанның кинәт баеп кайтуы авыл халкында да шик уятты. Авылның үткен телле кешеләре, Арсланны күрүгә, көлеп: «Күчеп китәсез икән, дип ишеттем, кай тарафларга юл тотасыз, Себергәдер инде», – дигән сорауларына, Арслан: «Себердә миңа бетем калганмыни?! Ашыксаң, үзең бара тор», – дип җавап кайтара иде. «Себер» сүзен ишетүгә, ул эсселе-суыклы булып, куркып, калтыранып китә, күз алдына үзе төрмәләргә озаттырган Мотаваллар, Нуриәхмәт, Галиәхмәт, Галимҗан, Батырҗан, Мифтахлар килеп баса, Себерне ул башкача күз алдына китерә алмый, «Себер» сүзе аның өчен «төрмә» сүзе белән бер иде.
«Арсланның ышпанасы Себердә нефть вышкасы сатып алган, Арсланның башкисәре Себердә алтын приискасы сатып алган икән», – дигән мыскыллы сүзләрне ишетмәс өчен, ата кеше өеннән чыкмас булды. Авылның кыяк телле, әйткән бер сүзе белән кистереп, өздереп, өтеп ала торган кайберәүләре, мыскыллап: «Арслан Мотавал чакыруы буенча Себергә китә икән. Хәзрәт аңа үз шахтасында бер вакансия саклый, үзен самавырчы малай итеп алмакчы, шуның өчен Арсланның улын атасын алып килергә, кодаларга дип, күп акчалар тоттырып, киендереп кайтарып җибәргән, Габдуллаҗан атасы башына кайткан икән», – дип сөйләделәр.
Габдуллаҗанның гына бу гайбәтләргә бер дә исе китмичә: «Бер атна эчендә ничек бик тиз баеп кайттың?» – дигән сорауга: «Ярты ел шахтада эшләгән акчамны Әгерҗе саклык кассасыннан алып кайттым», – дип җавап кайтара торды.
***
Көтүче чишмәсеннән әллә ни ерак түгел иңкү урынны үткәч, бер чокыр бар. Авыл көтүен көтәргә ялланган күрше авыл марилары – Степан белән Николай, уйсу җирдә үлән күбрәк, куерак дип, малларын шунда куарга булдылар. Чокырга килеп җитәрәк, алдан киткән берничә сыерның чокыр төбенә төшеп, түгәрәк ясап, бер-берсенә карап, койрыкларын өскә күтәреп сөзәргә әзерләнгән кыяфәттә, шул җирне, чокыр төбен иснәүләрен күреп, гаҗәпкә калдылар. Карт мари Николай янәшәсендә телен асылындырып, арт аякларына утырып торган этенә «фас!» дип кычкыруга, кечкенә генә эт чәң-чәң килеп чокырга тәгәрәде. Сыерлар эттән өркеп читкә чәчелделәр. Эт алгы аяклары белән җирне чокыды да, авызына ниндидер чүпрәк кабып, артка тарта, чүпрәкне тартып чыгармакчы булып тартыша башлады. Степан бу хәлне күреп, кызыксынып, чокырга төште. Төшүе булды, эт авызыннан чүпрәк өзелеп, маэмай артына тәгәрәде. Степан чүпрәкне тартып чыгармакчы булып иелде. Борынына сасы ис бәрелде. Чүпрәкне тартуы булды, җир астыннан адәм кулы килеп чыкты. Степан агарынып катты. Куркудан, ашыга-ашыга, өскә үрмәләде. Иптәшенә карап: «К-к-к... күрдеңме», – сүзенең «к» хәрефе генә авызыннан өзелеп чыкты.
Тегесе суларга да куркып, чокыр төбендә терсәгенең өске өлешеннән югарыга – җир өстенә чыккан кулның бер бармагы бөгелеп: «Кил монда! Минем янга!» – дигәндәй тоелып:
– Юк, юк! Не надо! – дип, борын астыннан мыгырданып алганнан соң, Степанга:
– Әйдә! Тизрәк башны алып качыйк моннан! – диде.
Степан каршы төште.
– Тизрәк авылга хәбәр итәргә кирәк, – диде ул.
– Кирәкмәс! Без үтергән диярләр. Бәласеннән башаяк! Күмик тә куйыйк. Степан аның белән ризалашмады.
Урманнан бер күтәрәм чытыр урлап тотылып, биш ел гомерен төрмәдә утырып кайткан Николай, сорау алуларның нәрсә икәнен белгәнгә күрә, «Кирәкми! Ялгышасың! Башны харап итәсең!» – дип Степанга ялынса да, Степанның үз туксаны туксан иде. Ул читтә чирәм чемченеп йөргән атына таба йөгерде.
Бераздан ул авыл урамына очып диярлек килеп керде дә, авыл өстендә тузан өермәсе калдырып, кантор каршысына килеп туктады. Контор бакчасындагы сәрби куаклары белән янәшә, колхоз рәисенең ат бәйләү җайланмасына бәйләнгән, тарантаска җигелгән күк айгырын күреп: «Әһә, ул монда икән», – дип, җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә, атын да бәйләп тормыйча, идарә урнашкан йортка кереп китте.
Озак та үтмәде, күзе-башы тонган Степан контордан атылып чыкты. Чыкты да, мондагы галәмәтләргә исе китмәгәндәй, солы тирәсендә иснәнеп, кияү егетеннән качып йөргән биясен эләктереп алып, менеп атланды. Атының арт санына тезгене белән каты итеп сыдырды. Җирән бия арт аякларына басты. Алга ыргылды. Бераздан пожар каланчасы урнашкан югары урамга кереп югалды.
Авылда чаң каккан тавыш яңгырады. Степан трактор чылбырларын бер- берсенә ялгый торган кырык-кырык биш сантиметр озынлыгындагы йомры тимер кисәге белән пожар каланчасы кырыендагы баганага эленгән сабан төрәненә ярсып-ярсып сукты.
Каланча урнашкан югары урамнан авыл үзе дә, тирә-ягы да уч төбендәге кебек күренеп ятканга күрә, авыл читендәге басуда чөгендер утап яткан авыл халкының карты да, яше дә, бала-чагасы да чаң тавышына авылга йөгергәннәрен, авылдагыларның кулларына чиләкләр, багор, көрәк ише ут сүндерергә яраклы әйберләр күтәреп, капкаларыннан чыгып, каушап, башта кай тарафка барырга белмичә аптырап калуларын да күрергә мөмкин иде.
***
Мәетне казып алып, ат арбасына салып, авылның су саклагычы янына кайтарып туктаттылар. Мәет ир затыннан иде. Буен, чәченең төсен әйтеп булса да, йөзен танырлык түгел, озак ятудан сөягеннән ите аерыла башлаганга күрә, бала-чагаларны, олы яшьтәге кешеләрне, хатын-кызларны, куркырлар, дип, мәет тирәсенә китермәделәр. Районнан килгән милиционерлар авыл ир- атларын берәм-берәм мәет яныннан уздырдылар. Чират Габдуллаҗанга җитте. Ул мәет кырыена җитүгә, җирәнеп, җиргә төкерде. Бу – районнан килгән милиция капитаны Бәшәровка бер дә ошамады:
– Фамилиягез?! – дип сорады ул.
– Нигә? Габдуллаҗан! Отчествам да кирәкмиме?! Арслан атлы кеше улы булам!
– Бу кешене белми идегезме?! – дип өстәде капитан.
– Бу бит – кеше түгел, үләксә, мәет! Мин әлегә мәетләр белән таныш түгел, тегендә баргач танышырмын, – дип, Габдуллаҗан борынын тотып алга атлады. Бәшәров янына милиция машинасы килеп туктады. Машина ишеге ачылып, кабинадан районның милиция начальнигы Хәбипов төште. Алар Бәшәров
белән үзара бер-ике кәлимә сүз алыштылар да, Хәбипов:
– Иптәшләр! Соңгы атна-ун көндә, әйтик, берәр ай элек авылга читтән кайтучылар булдымы? – дип сорады.
Җыелган халыкның күзе Габдуллаҗанга төште. Габдуллаҗан, эшнең кай тарафка тәгәрәгәнен сизеп, ипләп кенә артка чигенде, халыктан аерылып, янәшәдәге урманга карады. Күзе белән тирә-якны барлап чыкканнан соң, үзеннән ерак түгел чирәм ашап йөргән җигүле атны күреп, шунда йөгерде. Йөгереп барган уңайга дилбегәне эләктереп алды. Ат арбасына сикереп менеп, йөгәне белән атны камчылады. Ат, кушаяклап, урман тарафына чапты.
Вакытсыз дөньядан киткән кеше – солдат, моряк хезмәтеннән соң, Владивостокта балык тотучылар артеленә ялланып, өч ел эшләп, туган авылына, ялгыз әнисе янына кайтып баручы, күрше район егете Әнвәр булып чыкты.
***
Әнвәр утырган поезд Әгерҗе тимер юл вокзалына кичкырын, кояш баер алдыннан килеп туктады. Ул, авыр чемоданнарын күтәреп, вокзал мәйданына, перронга төште. Армия хезмәтенә киткәндә – бер, җиде елдан соң икенче тапкыр аяк баскан бу вокзал аның өчен таныш түгел, һәр куагы, үскән агачы, йортлары чит, хәтта, татар телендә сөйләшсәләр дә, үз теле, ана теле күңеленә якын булса да, колагына сәер тоела иде.
Әгерҗе аның өчен чит. Әгерҗедә аның сүз катар, кереп сыеныр кешесе юк. Аның теләге – ничек тә авылына кайту. Тик ничек?
Вокзал мәйданчыгындагы эскәмиядә утырган, гомере буе берәр чемодан алтын йә булмаса акча табу хыялы белән яшәгән Габдуллаҗанның күзләре перрондагы авыр чемоданнарга төште. Тик ничек?.. Күзе вокзалның арткы ишегенә килеп туктаган атның арбасыннан исерек бер адәмнең, алпан-тилпән, ящикларны эчкә – вокзал буфетына ташыганын күреп, аның янына килде. Исерек белән бер-ике сүз алышканнан соң, ящик күтәреп, ул да эчкә кереп китте. Озак та тормады, чыгып, Әнвәр янына килде.
Әнвәр сүзгә саран булса да, сүзгә-сүз иярә, сүзгә-сүз тагыла дигәндәй, җиде елдан артык туган җиренә кайтмаган, туган җирен сагынган кешенең телен ачу, телен чишү Габдуллаҗан өчен авыр булмады.
Бераздан алар, исерекнең атына утырып, Әгерҗе читендәге урманга кереп баралар иде инде...
***
...Габдуллаҗанны атна буе тота алмадылар. Авылның актарылмаган сарае, мунча, каралтылары, өй түбәләре, кар базлары калмады. Хәтта коеларга кадәр тикшерделәр. Басулардагы эскерт, чүмәлә өемнәрен берәмтекләп карап чыктылар. Шәһәр гарнизоныннан солдатлар чакыртып, милиция хезмәткәрләре белән бер рәткә тезеп, урманның аркылысын буйга җентекләп актарсалар да, аның эзенә төшә алмадылар.
Иң авыры Рәшидәгә иде. Тугыз ай буе йөрәге янында йөртеп, ашатыр ризыгы булмаганлыктан, чираттагы баласына авырга узып та, ул баласын тапканчы, күкрәгендә сөте кипкәнче имезгән, азапланып, холыксыз иреннән качып, кычыткан, карлыган куаклары, лапас түбәләрендә кача-поса, ачлы- туклы шушы яшенә кадәр үстергән баласының кеше үтерүе ана өчен әйтеп аңлатмаслык авыр газап иде. Ире Арсланның атна буе сорау алучылар ку- лыннан кыйналып, сугылып, Мотавал өендә газап чиккәннән соң бауга менүе Рәшидәне тәмам аяктан екты.
Арслан сорау алучыларның эзәрлекләүләренә, кыйнауларына түзә алмады, алар чыккан арада, Мотавал өенең түр бүлмәсендәге түшәмгә тишеп эшләнгән, Нуриәхмәт белән Галиәхмәтнең сабый чактагы тал бишекләрен элгән элмәк турысына урындык китереп куйды да менеп басты. Бил каешын чалбарыннан суырып чыгарып, элмәккә бәйләде. Икенче башыннан муенына салды. Урындыкны тибеп аударды. Тик элмәк түшәм сайгагыннан суырылып чыгып, Арслан гөрселдәп идәнгә егылды. Ярсып, ачынып, идән тактасын тырный-тырный үксеп елады.
Шул ук көнне аны районга алып киттеләр.
Дәвамы бар.
"КУ" 12, 2016
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев