2 сентябрь 2022 яңалыклары
-
2 сентябрь 2022 - 17:00Ике дуракТөзүчеләр сараенда Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсе булды. Соңыннан мәҗлес җыелды. Бу мәҗлестә обкомның идеология секретаре Мирзаһид Вәлиев тә бар иде. Бераз төшереп алгач, Фәрваз Миңнуллин Батуллага әйтә...
-
2 сентябрь 2022 - 15:21Рафис Корбанның «Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы дөнья күрдеБүген «Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте.
-
2 сентябрь 2022 - 15:00Мөхәммәт- Әткәй, янәдән бишек баласы булып кайттым бит. Бишек баласы бер аякка басып, тәпи атлап китә, мин кабат атлап китә алмаячакмын. Мин бит сиңа гомерлек бәлә. - Дәшмә! Үз сөягем. Әнә, Галиулланың дүртәү китеп берсе дә кайтмады. Әсрарның өчтән берсе дә юк. Ә Габдулланың... Минем өчтән берсе бар бит әле. Юанычым бар бит әле...
-
2 сентябрь 2022 - 13:00Ун доллар (хикәя)Кадыйр, әллә гаиләдә алган тәрбиясе, әллә инде белем дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, ришвәт бирүне кешене мыскыллау дип кабул итә һәм мондый очракларда бик кыенсына. Ул төрткән акчаны берәү алып үз кесәсенә салганда, Кадыйрның йөзе кызара, йөрәге еш-еш тибә башлый иде. Аэропорт ишегеннән чыкканчы ук, ике кеше: «Такси кирәк буламы, абый?» — дип, Кадыйр артыннан иярде...
-
2 сентябрь 2022 - 10:00Йорт арты йорт юкка чыга урамнардан...Урам арты урам китә – күрү авыр. Авыл үлә карт кешедәй акрын гына.
-
2 сентябрь 2022 - 09:00Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)Камил Госманның гәүдәсен кулларына күтәрде. Егет әле суынып та җитмәгән иде. Авызы ачылып, зәп-зәңгәр күзләрен күккә төбәгән. Әйтерсең, Камилгә нидер әйтәсе килә.