Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Камил Госманның гәүдәсен кулларына күтәрде. Егет әле суынып та җитмәгән иде. Авызы ачылып, зәп-зәңгәр күзләрен күккә төбәгән. Әйтерсең, Камилгә нидер әйтәсе килә.

( Романның башын МОНДА басып укыгыз)

 

Ишелеп-ишелеп кар ява. Авылда булса, карга бураны, диярләр иде. Иң беренчеләрдән булып, кардан арынган кара җиргә учак ягып, балалар җыйнаулашып авыл йортлары буйлап җыйган, кем бер уч, хәллерәкләре берәр чинаяк биргән чеби ярмасыннан карга боткасы пешерерләр иде. Ул ботканың тәме! Әниләренең мәмрәп кенә сөттә пешкән, уртасын чокырайтып сары май салган боткасыннан да мең кат тәмлерәк.

Ә мондагы бу буранны язгы буран дип атап булмый. Җил ач бүредәй бертуктамый сузып-сузып улый, бөтен тайганы бүреләр өере баскан диярсең, уңнан да, сулдан да бертуктамый улыйлар. Суыктан тән өшесә, бу аваздан җан өши.

Мәхбүсләр ачлыктан, салкыннан чебен урынына кырылдылар. Алар урынына этап-этап яңалар килә тора, җәфаланып үлгәннәрен әрдәнәләп- әрдәнәләп өеп куя торалар – кисеп киптерергә куйган утын пүләннәре кебек! Әнә, бер яшь кенә егетне, ике аягыннан сөйрәп, үләт базына таба алып баралар. Аның как сөяккә калган гәүдәсе җиңелдер, күрәсең, гәүдәне сөйрәп баручы мәхбүс бик көчәнми кебек. Мәетнең башы, дыңгырдап, сукмакта сикереп-сикереп китеп, бер яктан икенче якка киселгән агач төпләренә бәрелә – әле суынып та җитмәгән гәүдәсе йомшактыр, күрәсең. Ачык калган зәңгәр күзләре күккә текәлгән дә җир өстендә калган тоткыннарга кызганып карыйлар кебек: «Хушыгыз, инде киттем, котылдым. Миңа салкын да түгел, эссе дә түгел, ашыйсым да килми, әти-әнием янына мәңгелеккә дип баруым, ә сез каласыз. Сез язларны күрерсез, бәлки әле, илгә дә кайтырсыз. Ә менә

мин китәм, бу каһәрләнгән дөньяны калдырам», – дигән сыман ул...

Адәм баласы бөтен нәрсәгә күнегә: суыгына, ачлыгына, кимсетүләргә, үлем-җитемгә... Ләкин яшь җаннарның, фәрештәдәй ак җанлы балаларның газапланып үлүен күңел кабул итә алмый. Җан әрни, йөрәк сулкылдап- сулкылдап елый. Соң, бу яшьләрнең ил алдында нинди гаепләре бар?! Әгәр алар, үсеп, белем, һөнәр алсалар, илгә файдалары күбрәк булмас идеме?

Нишлисез сез, вәхшиләр, дип, Енисей буйларын яңгыратып кычкырасы, ябалак-ябалак яуган кар өстенә ятып, тәгәри-тәгәри елыйсы килә. Кемнедер эт итеп сүгәсе, тотып алып, уңлы-суллы яңаклыйсы килә. Тик кемне? Мескен, хокуксыз, ач-ялангач, инде тәмам өрәккә әйләнгән тоткын нишли алсын?! Ул әнә, соңгы көчен сарыф итеп, пычкы тарта, ботак чаба – чаж- чож, чаж-чож, тук-тук, тук-тук. Һәм башында бер уй: ипи-ипи, паёк-паёк!

Камил, авыр уйларыннан айнып, кинәт йөрәге дерт итеп сискәнеп китте дә теге егетне сөйрәп барган мәет җыючы янына чапты. Күңеле дөрес сизгән. Үлгән егет – Зәйнәпбануның абыйсы, егерме беренче яшенә чыккан студент егет, этап белән килгән чагында киң җилкәле, өрлек шикелле булып, инде хәзер как сөяккә калган Госман иде! Ул инде ике айлап башын да күтәрә алмыйча, ут янып, сулыш алырга тилмереп ятты. Менә бүген үлгән! Йа Аллам, Зәйнәпбану нихәлләр итеп чыдар?!

Камил йөгереп килеп, мәет җыючының кулына ябышты.

-Дай мне, я сам унесу. Это мой родственник.

Үзе дә көчкә селкенеп торучы адәм, төссез күзләре белән тирә-якны айкап алды да бер сүз әйтмичә, мәетне калдырып китеп барды.

Камил Госманның гәүдәсен кулларына күтәрде. Егет әле суынып та җитмәгән иде. Авызы ачылып, зәп-зәңгәр күзләрен күккә төбәгән. Әйтерсең, Камилгә нидер әйтәсе килә. Егет Госманның гәүдәсен ап-ак кар өстенә куеп, күзләрен йомдырды. Кар бөртекләре шулкадәр эреләр. Күк йөзен томалап, тоташ бер пәрдә булып, ишелеп-ишелеп ява кар. Бу инде яз хәбәрчесе. Суыгы да йомшый төшкән. Шул аклык өстендә яшь егет ята. Аның инде бернәрсәдә дә гаме юк. Ул язны күрә алмас, сөйгәне Сәрвәр белән мәңге дә очрашмас. Бер бөртек гөнаһ кылырга өлгермәгән саф җаны, каһәрләнгән дөньяны ташлап, чисталыкка, пакьлеккә, мәңгелеккә таба күкрәк читлеген ташлап чыгып, күккә ашты.

Әле кичә генә, үләсен белгән кебек, Камилгә гыж-гыж килеп ютәлләп, буыла-буыла, туктый-туктый әйткән иде:

- Камил, мин китәм, үз хәлемне үзем генә белеп, энә күзеннән сулап ятам. Сеңлем кала, зинһарлап сорыйм, ташлама Зәйнәпне, аның беркеме дә юк, бала гына әле. Зинһар өчен, вәгъдә бир, тынычлап үләр идем, – диде

-Кайгырма, Госман, Алла бирса терелерсең. Менә язлар җитәр, Йөзембикә абыстайның шифалы чәйләре булышыр. Ә Зәйнәпбануны... Мин аны беркайчан да ташламаячакмын. Вәгъдә бирәм, мәңгегә... – дигән иде Камил.

-Рәхмәт сиңа, барыгызга да рәхмәт! Якты кешеләр сез! Мин тыныч, сеңлем өчен тыныч, – дип, арып-талып йоклап киткән иде Госман.

Бүген мәңгелеккә китеп барды. Йөзенә кунган кар бөртекләре эреми, бары тик, берсе өстенә берсе кунып, Госманның тәмам тынычланып калган ябык йөзен күмә баралар.

Камил, тайга эченнән чыгып килүче этле сакчыларны күреп, тезләнгән җиреннән торып басты да, Госманның җиңел гәүдәсен күтәреп, мәетләрне күмә торган траншеягә таба атлады. Себер җилләреннән киселгән йөзе буйлап, күз яшьләре актылар да актылар.

-Бәхил бул, Госман, син миңа каенага булырга тиеш идең, ләкин ярты ел эчендә бу эт тормышы синең дә башыңа җитте. Әгәр исән кала алсам, Зәйнәпбануны саклармын. Вәгъдә бирәм, тыныч йокла, – дип, егетнең гәүдәсен әрдәнәләп өелгән мәетләр кырыена куйды. – Без синең җәсәдеңне әти белән төнлә килеп алырбыз да Мифтахетдин абый белән Гөлҗамал апа янына алып барып күмәрбез. Анда инде мөселманнар зираты барлыкка килде. Юып, кәфенләп, барлык йолаларны үтәп җирләрбез, – дип, үзләре яңа гына аударган эрбет агачы төбендә улын көтеп утырган әтисенә таба атлады.

Әтисе башын аска иеп утыра, нигәдер Камилгә күтәрелеп карыйсы итмәде. Озак кына дәшми торганнан соң:

- Госманмы? – дип сорады хәлфә.

-Әйе, әти, Госман. Суынып та җитмәгән. Зәйнәп ничекләр итеп түзәр? Раббым, япь-яшь егет, ярты ел эчендә юклар булды. Әти, ник, ни өчен? Әйт әле син миңа, бүген Госман, иртәгә кем? Зәйнәпме, минме, әниме, синме? – Камил әтисенең каршысына килеп тезләнде дә, башын тезләренә салып, күзләрен куллары белән каплап елап җибәрде. – Әти, арыдым. Алда бернинди яктылык күренмәгән коточкыч караңгы тормыштан туйдым. Үзәкләргә үткән салкыннан, чебен-черкиеннән, сасы балык ашыннан, этләрдән, сакчыларның бертуктамый сүгенүеннән, җанны изүләреннән

туйдым. Бәлки әле, Госман безгә караганда, бәхетлерәктер. Әти-и-и, бәлки...

Габдрахман, яшьле күзләрен Камилгә төбәп:

-Улым, балам, нәрсә дип әйтмәкче буласың? «Бәлки», нәрсә «бәлки»? Үзең теләп Госман артыннан китмәкче буласыңмы? Син нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме соң?! Инде менә алтынчы ел китте. Моңарчы нык булдың. Тыңла мине, егет кеше бит син! Алга таба да түзем бул! Аллаһ сабырларны ярата, ярдәменнән ташламас. Аннан соң, беләсең бит теге дөньяда, мәңгелек йортыбызга кайткач, ни буласын. Анда үз-үзен үтергән кешегә мәңгелек тәмуг, мәңгелек ут. Безгә бүген ничек булса да Госманның җәсәден Мифтахетдиннәр янына, мөселман зиратына илтеп күмәргә кирәк. Төнлә күмәргә рөхсәт сорап карармын. Иван Иваныч миңа каршы килмәс дип уйлыйм. Йөзембикә абыстайның алтыннары үз эшен эшләделәр. Инде ничә мөселман кардәшебезне траншеядән алып, үзебезчә җирләдек, урыннары җәннәттә булсын. Зиратыбызны булдырдык.

Улым, Зәйнәпбануга абыйсы урынына каласың, шуның өчен яшәргә тырышырга кирәк. Алдагы көнебездә илгә кайта алсак, ул баланы үзебез белән алып кайтырбыз. Бергәләшеп, матур итеп яшәрбез әле, улым. Син китеп барсаң, ул кыз нишләр? Зәйнәп турында, әниең турында уйладыңмы соң, улым? Башка ул сүзеңне ишетмим, Камил, Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килер. Әйдә, план тутырырга кирәк, эшкә керешик, – диде дә, балталарын алып, әле генә аударган эрбет агачының ботакларын чаба башлады.

Төн буе туң җирне кәйләләр, ломнар белән чокып, кабер казыдылар. Зәйнәп, абыйсының салкын гәүдәсен кочып, озак үкседе. Йөзембикә абыстай үзенең йомшак тыныч тавышы белән Госман яныннан китәргә күпме генә үгетләсә дә, кызны абыйсыннан аерып ала алмады. Уналты яшьлек кыз бала инде үзенең соңгы таянычы булган абыйсыннан да аерылуын күз алдына китерә алмый иде.

- Кызым, Зәйнәп, сабыр бул, әле дә ярый абыең траншеядә калмады, күрәсеңме, юып, кәфенләп, мөселман зиратына күмә алдык. Өчесен, җидесен, кырыгын уздырырбыз. Ә анда калса, җәсәден бүреләр ботарласа, нишләр идең, балакаем? Габдрахман хәлфәгә рәхмәт, аннан соң, үзең күреп торасың бит, күпме кеше кабер казырга булышты.

-Әйдә әле, кызым, безгә кайтыйк, берүзеңә генә өегездә авыр булыр. Тынычланырсың, бергә-бергә үлән чәйләре эчәрбез, – дип, кызны Зөһрә белән икесе, ике ягыннан култыклап, земләнкеләренә кайтып киттеләр.

- Исәннәр яшәр ул, кызым, киткәннәрнең генә гомере бетә. Әйдә, тынычлан, – дип, ниһаять, кызны абыйсы яныннан алып китте.

- Инде нишләрмен? – дип үрсәләнеп елады Зәйнәп.

Йөзембикә  абыстайның  алтынына  алмаштырып  алып кайткан «буржуйка»га ягып җибәргәч, земләнкедә җылынды. Рәшит белән Әминә үзләренә ниндидер шөгыль табып мәш киләләр. Йөзембикә абыстайның оек кунычыннан ясап, күзләре урынына камзулыннан кисеп алган зәңгәр төймәләр таккан, каш-керфекләрен корым белән каралткан, чәчләрен кипкән ак мүктән ясаган курчак Әминәнең кулыннан төшми. Ул курчагы белән матавыклана, аны ашата-эчертә, аның белән сөйләшә һәм йоклата.

Үзенә әбисе нинди бишек җырлары җырлап йоклатса, сабый да шуларны ук кабатлый.

- Йә инде, көне буе йөреп арыдың бит инде, кызым, әйдә, йом күзләреңне. Инде ашаттым-эчерттем, йокла. Тамагың туймаган булса, хәзер ими бирәм, – дип, баласын имезгән булып кылана. Зөһрә баласын дүрт яшькә кадәр имезде, ничек булса да кызны ач үлемнән саклап кала алды.

- Нәрсә дип боргаланасың, күз тигәндер әле. Бөтен кеше сиңа сокланып карый да, аннары күзсенәсең, йоклый алмыйсың, – дип, Әминә курчагына бишек җыры җырлый:

Әлли бәү, әлли бәү,

Кызым үссен, булсын дәү.

Әлли бәү, әлли бәү,

Йокың туеп уянгач,

Сайрап торыр сандугач.

Аннан кайтырбыз илгә –

Җәннәт күк туган җиргә.

- Хәзер тиз генә су кайнатып алабыз да үлән чәе эчәрбез, дип, Зөһрә Зәйнәпбануны өстәл кырыена, агач төбеннән ясалган утыргычка утыртты. Чәйләр эчеп алгач, Йөзембикә абыстай, үзенең барлы-юклы әйберләрен җыйнап, төенчеккә төйнәде. Аның шулай бер сүз әйтмичә әйбер-сәйберләрен җыюын күргәч, Зөһрә аптырап калды.

- Абыстай, капылт кына ник төенчек төйни башладың әле син? Берәр кая җыенмыйсыңдыр ич?

- Кара төндә тайгада бүреләр янына җыенсам гына инде, Зөһрә. Зәйнәпбану берүзе калды ласа. Ялгызы гына ничек яшәсен ул анда? Үзебезнең иске земләнкебезгә, Зәйнәп янына күчәргә ният кылдым. Кыз бала бит. Урманда кем генә йөрмәс тә. Алла сакласын! Кыз баланы харап итмәсеннәр. Ике арада йөрермен шунда. Сезгә дә керермен, Зәйнәпбану янында да торырмын, икегезгә дә җитешермен. Зур рәхмәт сезгә, Аллаһның рәхмәтләре сезләрне бәла-казадан, кайгы -хәсрәттән сакласын, балаларыгызга чир-мазар тимәсен. Әйдә, кызым Зәйнәпбану, өйгә кайтыйк, иртәгә таңнан эшкә барасың бар, йоклый алсаң, азрак черем итәрсең, – дип, Зәйнәп белән бергәләп чыгып та киттеләр.

Зөһрә бер сүз дә әйтергә өлгермичә калды.

Земләнкеләре ничектер бушап, нурсыз калган кебек тоелды Зөһрәгә.

Әминә дә:

- Әбием кая китте, әбием ник китте? – дип, әнисен тинтерәтә башлады.

- Кызым, әбиең иртәгә иртән кайта ул. Синнән башка ничек яшәсен ди Йөзембикә абыстай? Әле менә Зәйнәпбану апаңа ялгызы ямансу булыр дип, төн катарга гына кереп китте. Бер дә кайгырма, кызым, – дип, Зөһрә үзенә килеп сарылган Әминәнең битләреннән үпте.

Хәлфә белән Камил кайтып кергәндә, урыннарын җәеп бетереп торалар иде. Габдрахман:

- Абыстай кая? – дип, Йөзембикә йоклый торган буш ятакка текәлде.

- Зәйнәпбану земләнкесенә чыгып китте. Яшь балага үзенә генә куркыныч та, ямансу да. Тайгада кем генә йөрмәс, Алла сакласын, берәрсе килеп, ялгыз икәнен белеп, харап итеп ташламасыннар дип, шуларга күченәсе итте.

- Әни, бик әйбәт булган, әле үзем дә Йөзембикә абыстайдан шул турыда сорамакчы идем, тик олы кешегә, үпкәләтермен дип куркып, бу турыда әйтергә уңайсызланып торадырыем. Әле үзенең башы эшләгән, рәхмәт яугыры, – дип, Камил урынына барып утырды.

Йөзембикә абыстай безне коткарыр өчен күктән төшкән бер фәрештә инде ул. Әйе, әйе! Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк. Аллаһ каршында ниндидер яхшылыгыбыз булган, күрәсең. Шуның өчен Аллаһ безгә Йөзембикә абыстайны ак канатлы фәрештә итеп күкләрдән иңдергән. Аннан соң Иван Иваныч та безгә карата мәрхәмәтлерәк. Абыстайның алтыннары сары майлар кебек эретте бит ул иблисне. Тагын берәр нәрсә таммас микән дип, миңа беркөнне әйтә бу: «Гриша, – ди, – если где-нибудь, что-нибудь найдёшь, мне принеси. Моя жена чуть с ума не сошла, увидев это чудо», – ди. «Ладно, Иван Иваныч, – дидем, – если найду, әбизәтелне тебе отдам, только ты мою жину, и дочь моего родственника не абижай», – дидем. Әйтерсең лә тайга буйлап зөбәрҗәт ташлы алтын алкалар, йөзекләр чәчкәннәр. Нәселе әйбәт шул абыстайның, морзалар нәселе. Менә шундый кешеләрдән сыйнфый дошман ясагач, илебезгә кемнәр хуҗа булып кала? Иван Иваныч кебек алтын күреп азганнармы, булмаган Галәүләрме, Шәрәфиләрме, ирдәүкә Наһарлармы? Моның барыбер бер чиге булыр, тик без генә күрә алмабыз. Алла юк дип, мәчетләрне җимереп, манаралар кисеп йөрүчеләр башларына чалма чалып, каммунисларны сатып йөриячәкләр. Үз халкын шундый газапларга дучар иткән илнең киләчәге булыр, дисезме? Юк! Ул илнең киләчәге мәңге булмаячак. Әле яңа этап килде. Обь елгасы уртасындагы Назино дигән утрауга спецпоселение дип атап, җиде меңләп кешене китереп атканнар да, ни ашарга, ни торырга, ни киенергә бернәрсә дә калдырмаганнар. Качып та булмый, чөнки утрау. Баржаларга төяп алып килгәннәр. Килгән көнне үк кар ява башлаган. Беренче көнне үк өч йөзләп кеше үлгән. Кайсылары, саллар ясап, елганы йөзеп чыкмакчы булганнар. Тик барысы да батып үлгәннәр. Калганнары кеше ашауга чаклы барып җиткәннәр. Җиде мең кешедән аз гына өлеше калган. Исән калганнарын безнең якка яңа этап белән җибәргәннәр. Виктор атлы урыс кешесенә әле утыз гына яшь. Мәскәүдә кибеткә ипигә дип чыккан җиреннән, кесәсендә документы булмагач, милиция участогына алып килгәннәр дә, шуннан кеше саны өчен, план тутыру өчен озаткан булганнар. Утыз яшьлек егетнең чәче ап-ак, авызында бер теше дә юк. Атналар буе бер бөртек ризык китермәгәннәр, ди анда. Шуннан бер-берсен суеп ашый башлаганнар. Коточкыч бит бу, коточкыч!

- Әти, нигә шаккатасың, әнә Инәсәй ярына барып кара әле син, ничә траншея бар анда, кеше күмелгән траншеяләр белән яр тулды бит инде. Туганнар кабере икәне беленмәсен өчен, каберлекне тигезләп куялар. Ә язга анда үләннәр, чәчәкләр үсеп чыга. Ә син әллә кайдагы Назино турында сөйләп утырасың, – диде Камил, урыныннан кузгалып. – Мин Зәйнәп белән Йөзембикә абыстайның хәлләрен белеп чыгам, сез ята торыгыз, – дип, сырмасын киеп чыгып китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев