Мөхәммәт

Драма, 2 пәрдәдә

 

КАТНАШАЛАР:

Мөхәммәт – сугыштан ике аягын да өздереп кайткан егет.

Иделбикә – Мөхәммәтне сугышка озатып калган кызы.

Әлмөхәммәт – Мөхәммәтнең атасы.

Актеләк – Мөхәммәтнең анасы.

Рәссам.

Журналист.

Габдулла карт.

 

Вакыйга бүгенге көннәрдә һәм сугыштан соңгы елларда бара.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

I күренеш

 

Бүгенге көн. Пәрдә ачылганда район үзәгенең үзәк урамына урнашкан ике катлы йортның җыйнак бакчасы. Ике яклап утыргычлар куелган. Чәчәкләр үсеп утыра. Уртада, бронзадан коелган инвалидлар үз куллары белән ясаган бер карыш биеклегендәге арбада агачтан кеше сыны ясап Мөхәммәт сыны тора.

Көндә шул чәчәкләргә бер карт су сибә. Су сипкәннән соң утыргычка утырып тәмәке кабызада озак итеп шул сынга карап утыра. Янына журналист килә.

ЖУРНАЛИСТ. Гафу итегез. Сез кем?

РӘССАМ. Нигә?

ЖУРНАЛИСТ. Дворник түгел инде. Анысын беләм.

РӘССАМ. Нигә?

ЖУРНАЛИСТ. Бик интеллигентный күренәсез.

РӘССАМ.Сезнеңчә интиллигент кеше урам себерергә тиеш түгел мени?! Ә менә мин сезнең кем икәнегезне бер күрүдә үк әйтә алам. Сез журналист.

ЖУРНАЛИСТ. Әйтәм бит сәер сез.

РӘССАМ. Көндә бирегә килеп шушы чәчәкләргә су сипкәнгәме?

ЖУРНАЛИСТ. Нәкъ шулай.Сезне күргән саен шуны сорыйсым килә.

РӘССАМ. Әле районның үзәк урамына чыгып кешеләр ыргыткан чүпнедә җыеп кайтсам, бу карт саташа ук башлаган икән дип уйларсыз.

ЖУРНАЛИСТ. Зинһар, сез мине гафу итегез. Без бит журналистлар шундый халык . Берәр сәер эш тойсак, шул тирәдә буталабыз.

РӘССАМ. Нигә гафу үтенергә? Сез үзегез кайсы яктан?

ЖУРНАЛИСТ. Түбән Камадан.

РӘССАМ. Әйтегез әле. Журналист иптәш, бүген атнаның нинди көне?

ЖУРНАЛИСТ. Дүшәмбе.

РӘССАМ. Сәгать ничә?

ЖУРНАЛИСТ. Унбер.

РӘССАМ. Дөрес. Унбер. Хәзер артыгызга борылып карагыз. Артыгызга терәлгәне нинди ике катлы бина?

ЖУРНАЛИСТ. Мәктәп.

РӘССАМ. Бүген сентябрьнең бере. Әнә ике аяксыз инвалид фронтавик Мөхәммәт утыра. Дөнья ямьсезләп, агачтан кеше сыны кырып. Кемне көтә, нәрсә көтә? Сәер. Ә бер тиле карт аның сыны янындагы чәчәкләргә су сибеп йөри.

Музыка. Ут сүнә.

 

II күренеш

 

Кинәт поезд кычкырткан тавышка, сәхнә яктыра, сугыш чорындагы киемнәрдән карт-корылар, бала-чагалар, ире, хатыны чыга. Аларның кайсы сата, кайсы ала, кайсы каршы ала. Әлмөхәммәт кенә сәхнәнең алгы планында олы толып күтәргән дә әле бер якка, әле икенче якка йөгерә. Поездның тормоз башмакларын сызгыртып туктавы ишетелә.

ӘЛМӨХӘММӘТ (тамаша залына карап).Проводница доченка, шестой вагон где, шестой? (Башы белән уңга ымлап). Там! Там да... Спасибо кызым! Спасибо доченка! 

Ашыга, ашыга арткы планга китеп югала. Бераздан, Мөхәммәтне толыбына төреп күтәргән хәлдә, алгы планга килә. Җиргә куя. Тезләнә дә күкрәгенә кыса. Икесе дә үкси-үкси бер-берсенә капланып елыйлар.

МӨХӘММӘТ. Әткәй, янәдән бишек баласы булып кайттым бит. Бишек баласы бер аякка басып, тәпи атлап китә, мин кабат атлап китә алмаячакмын. Мин бит сиңа гомерлек бәлә.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Дәшмә! Үз сөягем. Әнә, Галиулланың дүртәү китеп берсе дә кайтмады. Әсрарның өчтән берсе дә юк. Ә Габдулланың... Минем өчтән берсе бар бит әле. Юанычым бар бит әле.

Музыка. Ут сүнә.

 

III күренеш

 

Мөхәммәтләрнең авылдагы кечкенә өй эче. Әлмөхәммәт карт мич каршында киез итеккә олтан салып утыра. Габдулла килеп керә.

ГАБДУЛЛА.Нихәлләрең бар, Әлмөхәммәт яшьти?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Алланың биргәненә шөкер. Үзең нәрсәләр җимерәсең, Габдулла яшьти?

ГАБДУЛЛА.Җимерәсең дип... Әлләни җимереп булмый инде хәзер. Тормыш үзебезне җимергәч. Мөхәммәт кая соң? Актеләк тә күренми.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Землянка абзарда орлыкка бәрәңге аералар. Хәернисаңның хәлләре ничек?

ГАБДУЛЛА.Шәптән түгел. Шәптән түгел шул, яшьти. Дүрт өрлектәй малаеңны сугышка чыгарып җибәр дә, шуларның берсе дә кайтмасын.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Безнең Мөхәммәт белән сабакташы Габделфәрих бит әле. Анысыннан үлем хәбәре килмәде бугай, хәбәрсез югалды түгелме соң ул?

ГАБДУЛЛА.Әй, Әлмөхәммәт туган, Әлмөхәммәт яшьти. Авыл халкына гына сиздермибез. Килүемнең дә сәбәбе шул. Габделфәрихемнең үле хәбәрен алганга сигез ай булды инде. Минекеләр беттеләр инде, Әлмөхәммәт. Беттеләр. Сигез ай элек соңгысын да җир куенына салганнар. Үле гәүдәләрен дә күрми калдым.

ӘЛМӘХӘММӘТ. Нишлисең бит инде, нишлисең. Ил белән килде, ил белән. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый дигәннәр.

ГАБДУЛЛА. Оят булса да әйтим. Үзе өчен йөри карт шайтан дип уйлама. Уйласаң да үпкәм юк. Син хаклы, Габделфәрихемнең җәмәгате, килен Айзирәк китәм ди.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Кая?

ГАБДУЛЛА.  Калага. Китәр дә инде, яшьти. Яшь бит әле. Габделфәрихен туйларының икенче көнендә үк алып киттеләр.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Шулай булды бугай шул. Шулай булды бугай. Миннән нәрсә көтеп килдең инде, Габдулла яшьти?

ГАБДУЛЛА. Син, Әлмөхәммәт яшьти, минем капка – тәрәзәләремә аркылы такта суктырма инде. Бар өметем синдә. Синең улың Мөхәммәт белән безнең киленне кавыштырыйк.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Шулай дисеңме яшьти?..

ГАБДУЛЛА. Шулай димен. Картаеп барабыз, яшьти, картаеп. Картлык чапаннан сөйрәлә. Оныклар алып кайтып бирсәләр, безнең өйгә дә хуҗа булыр иде. Соңгы сулышны алганда шуларның берәрсе иренгә су тидермәс иде микән, дим.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Авылдан 78 егет китеп, шуларның җидесе генә кайткан булса да ярар иде әле. Адәм көлкесе, икәү кайттылар. Әсрарныкы кайтты да, өч ай да тормады, авыр яраларыннан китеп барды. Ә минеке ике аяксыз кайтып егылды.

ГАБДУЛЛА. Ике аяксыз булсалар да кайтсыннар иде әле.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Булмый яшьти, булмый Габдулла туган, булмый. Күңелеңә авыр алма. Мин Мөхәммәтемне синең киленеңә өйләндерә алмыйм.

Ишектән Актеләк килеп керә.

АКТЕЛӘК. Өйдә кунак бар икән. Нихәлләрдә яшисез, Габдулла? Хәернисаның хәлләре ничек?

ГАБДУЛЛА. Рәхмәт. Актеләк, рәхмәт. Илдәгечә. Хәзер сайлана торган чак түгел. Безнең килен бик уңган ул, Әлмөхәммәт. Аш-суга дисеңме, дөнья көтәргә. Миңа алардан бер нәрсә дә кирәкми. Йорт-җиребез Аллага шөкер. Юаныр кешесе булса, килен китмәс иде.

АКТЕЛӘК. Бик әйбәт булыр. Мөхәммәтнең үзенең дә өйләнәсе килми түгел.

ӘЛМӨХӘММӘТ(йодрыгы белән өстәлгә сугып). Дәшмә! Ирләр сөйләшкәндә дәшмә! Мөхәммәт өйләнми! Мөхәммәт хәтта сугышка озатып, сугыштан каршы алган яраткан кызы Иделбикәгә дә өйләнми. Мин әйттем. Мөхәммәт өйләнми! Мөхәммәтнең өйләнергә хакы юк!

Шул вакыт ишектән Мөхәммәт килеп керә.

МӨХӘММӘТ. Исәнме, Габдулла агай.(Мич арасына кереп китә).

ГАБДУЛЛА. Әйбәт кенә әле, әйбәт кенә әле кем энем, Мөхәммәт. (Утырган урыныннан торып.) Ярый. Вакытсызрак килдем, ахрысы. Гафу итегез.

Башын түбән иеп чыгып китә.

АКТЕЛӘК (Әлмөхәммәткә пышылдап). Ай шул телкәйләреңне... Шул телкәйләреңә ярып тоз сибәргә.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Минем телемдә эшең булмасын. (Үз алдына мыгырданып сөйләнеп.) Аның капкасы ябыла, имеш. Аның тәрәзәсенә аркылы такта сугыла. Үзләре турында гына уйлыйлар.

МӨХӘММӘТ(мич арасыннан).Әткәй, үз-үзеңне битәрләмә. Мин кемгә кирәк. Кем мине ир итеп яшәсен.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Монысына да тел чыга башлады. Кирәк булмаса, килмәсләр иде. (Җикеренеп.) Актеләк, бар, сарыкларга су эчерт!

АКТЕЛӘК. Хәзер. (Чыгып китә).

ӘЛМӨХӘММӘТ (озак кына паузадан соң). Үпкәләмә миңа, улым, үпкәләмә. Рәнҗемә, Мөхәммәт. Син Габдуллалар кебек уйларга тиеш түгел. Тәккә мин сиңа Мөхәммәт дип исем куштым мыни?! Синең исемең – Мөхәммәт!Ә минеке – Әлмөхәммәт. Без синең белән алга карап яшәргә тиеш.

МӨХӘММӘТ (мич арасынна чыгып). Ике аяксыз бик алга карап булмый шул.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Әнә, авылдагы һәр ике капканың берсенә аркылы такта сугылырга торганда аяк әһәмиятле түгел, улым. Сиңа өйләнергә ярамый. Ярамый, улым. Ярамый! Нәрсә?! Габдулла киленле, йә булмаса, Миңнулла кызы Иделбикә кияүле булып, авылның калган ятимнәре нишләргә тиеш? Нәрсә, алар картлык көннәрендә баласыз, караучысыз калып, мәңгелеккә аларны кем озатыр?!Авыл турында уйларга кирәк. Адәм баласы шундый ул, минеке генә дияргә ярата. Берәрсе сине үзенеке итсә, син аныкы гына. Бары тик аныкы гына.

Кабаланып Актеләк килеп керә.

АКТЕЛӘК. Әлмөхәммәт, Әлмөхәммәт дим. Сиңа әйтәм. Бар әле, бар, чык. Тыкрык буенда коймага көч-хәл белән тотынып Габдулла басып тора. Ул-бу хәл булмасын.

ӘЛМӨХӘММӘТ (сырмасын иңсәсенә сала-сала). Катырак әйтеп ташладым ахрысы үзенә. (Чыгып китә).

АКТЕЛӘК. Улым Мөхәммәт, атаңа рәнҗемә. Ике улын сугышта югалтты. Өченчесен дә кемдер белән бүлешәсе килмидер.

МӨХӘММӘТ. Мин әткәйне аңлыйм. Ул мине аңлый микән? Аның яшенә җиткәндә мин кайда булырмын? Минем үз капкам булырмы?! Тәрәзәмнән ут яктысы саркырмы?! Үз нигеземдә балаларымның тавышлары яңгырармы?! Менә нәрсә борчый мине, әнкәй. Ике куллы, ике аяклы кеше яши ул. Сез мине ташлап китсәгез кая барырмын, кемгә сыенырмын.

Әлмөхәммәт керә.

АКТЕЛӘК. Нәрсә булган, атасы. Андый, мондый авырып китмәгәндер бит?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Юк ла. Итек балтырына кар кергән. Коймага сөялеп шуны кага иде. Менә әйт әле, Мөхәммәт. Нәрсә өчен син сугышка киттең?! Көтүегез белән киттегез. Күпләрегез кайтмады. Син...

МӨХӘММӘТ. Әткәй, син миңа шундый пүчтәк сораулар бирәсең. Туган җирем өчен киттем.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Менә минем сиңа әйткән сүзләрем дә, теләкләрем дә, синең алда кылачак эшләрең дә шул туган җир, туган авыл өчен инде, улым... Шул илне, шул җирне, шул авылга сулыш өрер өчен. Ә Габдулла кебекләр үзләре өчен генә.

АКТЕЛӘК. Ярар инде. Ярар инде, атасы. Олы кеше була бел.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Өйләнмисең!

АКТЕЛӘК. Булды, Әлмөхәммәт. Булды, атасы.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Буран күтәрелә. Сарыкларны утардан абзарга кертергә кирәк. Сиңа әйтәм, Актеләк. Лампага керосин салып куярга онытма.

АКТЕЛӘК. Керосин мәчтере син бит. Әле генә керосин сибүеңнән туктадың.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Телеңә салынма.

АКТЕЛӘК. Ярар, атасы.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Мөхәммәт, анда олтан салырга җеп бетеп килә. Бераз кич утырырбыз. Теге җепләрне сумалалап аласыңмы әллә?

МӨХӘММӘТ. Ярар, әткәй.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Кибеткә сугышта үлгән түбән оч Гависның төпчек кызы килгән. Балакаемның киез итеге үкчәсеннән аягы күренеп тора. Ул баланың да итеген карап бирербез.

МӨХӘММӘТ. Бирербез, әткәй.

Музыка. Ут сүнә.

 

IV күренеш

Ут янганда, сукыр лампа яктысында, Актеләк кабада җеп эрли. Мөхәммәт олтан сала. Әлмөхәммәт җырлый-җырлый матчага җеп бәйләгән дә, шуны сумалалый.

ӘЛМӨХӘММӘТ.

Телеграм баганасы

Олы юлга маяк ул.

Сагнасыңмы, дип сорыйсыз,

Сагынмаган кая ул.

Кушымтага Актеләк белән Мөхәммәт тә кушыла

Сагнасызмы дип сорыйсыз,

Сагынмаган кая ул.

Тәрәзә шакынган тавыш ишетелә.

АКТЕЛӘК. Әллә тәрәзә шакыдылар инде?

ӘЛМӨХӘММӘТ. (Урлап кына тәрәзәгә карап, исе китмәгән булып.) Юктыр.

Тагын тәрәзә шакыган тавыш ишетелә.

МӨХӘММӘТ. Тәрәзәдә кеше бар.

ӘЛМӨХӘММӘТ(тәрәзәгә карап, исе китмәгән булып.) Юктыр.

АКТЕЛӘК.  Әй, Ходаем. Юньле хуҗа мондый котырган буранда этен дә урамга чыгармаганда кем булыр?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Буран дип, тормыш, яшәеш туктамый ул, карчык.

АКТЕЛӘК. Яхшы хәбәр генә алып килсен, Ходаем.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Ярар! Булды. Юрама! (Тәрәзә кагалар). Бар. Кара, кем анда?

Актеләк тәрәзә кырыена килеп пәрдәне тарта

АКТЕЛӘК. Анда кулына чана тотып Габдулла басып тора.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Хәзер ачам. (Өстенә сырмасын бөркәнә дә чыгып китә).

МӨХӘММӘТ. Нәрсә булды икән?

Әлмөхәммәт белән Габдулла керәләр.

ГАБДУЛЛА. Котырган буранда борчып йөргәнем өчен кичерегез инде.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Зыян юк. Зыян юк, яшьти. Әле соң түгел. Җәй көне бу вакытта әле, җиң сызганып эшләп йөрибез.

ГАБДУЛЛА. Аның бураны да мин мунча ягып җибәргәч кенә чыкты бит.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Нинди йомыш белән идең, яшьти?

АКТЕЛӘК. Авылда ул-ни юктыр бит? Тынычлыктыр?

ГАБДУЛЛА. Тынычлык, Актеләк, тынычлык. Аның бураны да сезнең очта гына. Безнең башта болай ук түгел ул. Әлмөхәммәт яшьти, Мөхәммәт энекәшнең кайтканына да шактый, Хаерниса: шул баланы чакырып, бер чынаяк чәй эчертәлгәнебез юк, улыбыз Габделфәрихнең сабакташы, иң якын дусты иде, ди. Мунча яккан идем, суы да күп, эссесе дә шәп, әллә алып киләсеңме дигәч, чана өстерәдем дә сезгә чаптым. Әлмөхәммәт яшьти, әйдә, улың белән җыен. Безгә мунчага барып чабынып кайтыгыз.

АКТЕЛӘК. Габдулла, әле үзебез дә кичә генә мунча яккан идек шул. Мәшәкатьләнеп Хәернисаны борчып йөрмә әле.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Борчып дип... Борчыласы калмаган бит инде. Үзе чакырган. Мунчасы ягылган.

АКТЕЛӘК. Сиңа әйтәм. Синең авызыңнан чыккан сүзне колагың ишетәме?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Мин бит авызымнан сүзне, үз колагыма дип чыгармыйм, чит кеше колагына дип чыгарам.

АКТЕЛӘК. Шушындый котырган буранда кеше борчып йөриләрме?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Мунчаны буранда керәләр инде аны. Җыен, улым.

МӨХӘММӘТ. Юк. Рәхмәт. Бармыйм.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Син нәрсә?! Габдулла абыең олы башын кече итеп, шушы буранда сине кунакка чакырып килгән, ә син...

МӨХӘММӘТ. Юк. Бармыйм. Әле кичә генә юындык бит.

ГАБДУЛЛА. Нигә алай дисең, Мөхәммәт? Мунчаны мин аны көн дә керер идем.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Мин үзем дә шулай. Өелеп торсын иде утыным, көн дә ягар идем.

МӨХӘММӘТ. Бик зур рәхмәт, Габдулла абый, сезне борчып йөрмим инде.

АКТЕЛӘК. Улым, олы кешенең сүзен аяк астына салып таптамыйлар. Хәерниса апаң хакы да бар. Җыеныгыз.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Яшьти Габдулла, мин баралмам инде. Нәрсәдер, бурангамы, иңбашым сызларга әйтеп тора.

МӨХӘММӘТ. Габдулла абый, Хәерниса апага кайтып әйтегез, чакыруы өчен рәхмәт, мин дә баралмыйм.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Юк инде. Барасың булгач барасың! Кара буранда олы кеше сиңа үз фатихасын биреп тәрәзә чирткән икән, барасың. Җыен. Яшь чагым булсамы. Чабына-чабына ләүкәсен җимереп кайтыр идем әле. Барасың булгач барасың! Дошманнардан Габдулла малайлары өчен үч алып, Габделфәрих истәлегенә эссе салып, чабынып кайтасың. Уйламасын дошман безне бик тиз генә бетереп була дип. Габделфәрих, Габделфаяз, Габделфәезләр урынына бүтәннәр туа.

Музыка. Ут сүнә.

 

V күренеш.

Ут янганда шул ук өй эче. Берничә сәгать вакыт узган. Актеләк тәрәзә яңагына терәлеп баскан да, урамнан күзен алмый. Әлмөхәммәт сәкедә гырлап йоклап ята.

АКТЕЛӘК. Әлмөхәммәт, Әлмөхәммәт...

ӘЛМӨХӘММӘТ. (Сискәнеп уяна.) Ә?! Бүген ничәсе?

АКТЕЛӘК. Бүген, әтисе, гыйнварның соңгы атнасы – 24е.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Гыйнвар дисең инде.

АКТЕЛӘК. Теге баланы һаман кайтармыйлар, әллә мин әйтәм, үзең барып аласыңмы.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Нинди баланы?

АКТЕЛӘК. Мөхәммәтне.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Гыйнвар ае – муллык ае. Ходаем, тулы амбарларга килсен инде.

АКТЕЛӘК. Кем?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Кем булсын инде. Егет – Галинур!

АКТЕЛӘК. Ә бәлки Сәрбиназдыр.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Авызыңнан җил алсын. Сабан тартырга Галинурлар кирәк.

АКТЕЛӘК. Атасы, саташып ятма әле. Баланы алып кайт.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Тик кенә ят! Күкрәгеңә сөт төшмәгәндер!

АКТЕЛӘК. Чишмәсенең корыганына 50 ел.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Шулай булгач. Ул чишмәдән авыз иткән егет ата булырга җыена. Сүндер утны. Тиз генә кайтмый ул. Тәнендә җаны булган ир-ат җылы мунчадан тиз генә кайта ди мени.

Музыка. Ут сүнә.

 

VI күренеш.

Ут янганда сынчы чәчәкләргә су сибә дә, утыргычка барып утыра. Карашын еракка чиксезлеккә төбәп, тирән уйга бата. Янына килеп утырган журналистны тоеп, үзенә кайта.

ЖУРНАЛИСТ. Сезнең янга утырсам ярыймы?

СЫНЧЫ. Журналистка барысы да ярый.

ЖУРНАЛИСТ. Мин бит Сезнең кем икәнегезне белдем. Сез – сынчы!

СЫНЧЫ. Ә мин үземнең кем икәнлегемне яшермәдем дә кебек.

ЖУРНАЛИСТ. Сезнең хезмәтләрегез белән өстән генә булса да танышып чыктым. Утыздан артык хезмәтегез бар икән.

СЫНЧЫ. Шулар арасында иң ошаганы кайсы булды соң?

ЖУРНАЛИСТ. (Мөхәммәткә күрсәтеп.) Әлбәттә монысы түгел.

СЫНЧЫ. Ә минем өчен иң уңышлысы һәм иң кадерлесе монысы.

ЖУРНАЛИСТ. Нәрсә өчен?

СЫНЧЫ. Чәчәкләр янында торган өчен.

ЖУРНАЛИСТ. Ә минем өчен бу эшегез, ягъни хезмәтегез өйрәнчек кенә. Ә бүтәннәр нинди фикердә?

СЫНЧЫ. Элек бу хезмәтемне һавага чөяләр иде. Мине бары тик шушы хезмәтем генә яшәтте. Ә хәзер...

ЖУРНАЛИСТ. Әйе. Ә хәзер?

СЫНЧЫ. Ә хәзер шуңа да көн саен сын янындагы чәчәкләргә су сибәм. Сәерме?

ЖУРНАЛИСТ. Сәер шул. Әйтегез әле. Сезнең менә бу хезмәтегезнең урыны нигә биредә?

СЫНЧЫ. Элек менә бу мәктәп урынында картлар йорты иде. Культурный итеп әйтсәк, өлкәннәр интернаты. Мин бу хезмәтемне картлар йортының бакчасына, ягъни менә шушы скверга урнаштырсам, бу йорт мәктәпкә әйләнер дип уйлаган идем.

ЖУРНАЛИСТ. Шулай килеп чыга да түгелме соң?

СЫНЧЫ. Юк шул. Мәктәптә балалар тавышы ишетәсеңме?

ЖУРНАЛИСТ. Кызганыч ки. Юк шул.

СЫНЧЫ. Шуңа күрә көн дә бирегә килеп чәчәкләргә су сибәм дә.

ЖУРНАЛИСТ. Һич ни аңламыйм.

СЫНЧЫ. Сәерме?

ЖУРНАЛИСТ. Хикмәт нәрсәдә?..

СЫНЧЫ. Бәлки сындагы арбага бәйләнгән бауның өзелеп калган очларындадыр.

ЖУРНАЛИСТ (тирән уйга батып, үз-үзе белән сөйләшеп). Бауның икенче очы кем кулында..?

 

VII күренеш

Музыка. Ут сүнә. Сын алына. Аның урынына, шул ук позада, чын Мөхәммәт килеп утыра. Сынчы белән журналист юкка чыгалар. Ут кабына. Сәхнәнең кыл уртасында хур кызлары киеменнән яшь Иделбикә таганда атына. Үзе шат. Шаркылдап көлә. Бераздан Мөхәммәт хәрәкәткә килә. Ул арбасын кулы белән этеп, Иделбикәгә якыная. Иделбикәне атындырмакчы була.

ИДЕЛБИКӘ. Кирәкми, кирәкми. Мөхәммәт, атындырма. Син минеке түгел. Син башкаларныкы.

МӨХӘММӘТ. Иделбикә, син ни өчен шул кадәр каты атынасың?

ИДЕЛБИКӘ. Ә минем күккә менеп җитәсем килә.

МӨХӘММӘТ. Нигә, Иделбикәм?

ИДЕЛБИКӘ. Йолдызымны табарга.

МӨХӘММӘТ. Йолдызың менә мин бит инде синең, Иделбикә.

ИДЕЛБИКӘ. Юк. Минем җирдәге йолдызым сүнде.

МӨХӘММӘТ. Шулай шул. Ике аяксыз шайтанга әверелде.

ИДЕЛБИКӘ. Мин сине көтмәдем түгел, көттем Мөхәммәт. Вәгъдәмә тугры калдым. Ике кулсыз, ике аяксыз кайтсаң да көтәрмен дидем, көттем.

МӨХӘММӘТ. Мин дә сине өзелеп, саргаеп көттем, Иделем. Килмәдең бит, килмәдең, бусагамны атлап кермәдең.

ИДЕЛБИКӘ. Ә үзең нигә килмәдең?!

МӨХӘММӘТ. Ике аяксызлыгымнан оялып, уңайсызланып килмәдем. Тиң итмәссең дип уйладым.

ИДЕЛБИКӘ. Куркаклыгыңны җиңә алмадың.

МӨХӘММӘТ. Юк, егетлегемне җиңә алмадым.

ИДЕЛБИКӘ. Ә мин килдем. Айлы аяз төндә дә, болытлы кара төндә дә, яңгырлы, шыксыз төндә дә. Соңгы килүем буранлы кышкы салкын кара төн иде. Син утырган кечкенә чананы мин авылның икенче башына, икенче урамына үкси-үкси елап озатып калдым.

МӨХӘММӘТ. Кичер. Син әйткән төн – 46 ның гыйнвары, ягъни гыйнварның кара буранлы төнендә тәрәзәмә килеп каккан авылдашымның, ак сакаллы аганың йөзендә яшәү нуры сүнгән төне иде. Минем барыр юлым юк иде. Минем чигенергә хакым юк иде. Мин аларны ялгызлыктан, үзем күргән газаплардан коткарасым килде. Кичер мине, Иделбикәм.

Музыка. Ут сүнә.

 

II картина

VIII күренеш

Мөхәммәтләргә Габдулла килеп керә.

ГАБДУЛЛА. Исәннәрмесез, авылдашлар.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Ходайның биргәненә шөкер.

ГАБДУЛЛА. Нихәл, энем Мөхәммәт?

МӨХӘММӘТ. Әйбәт кенә, Габдулла абый. (Оялып мич арасына кереп китә).

АКТЕЛӘК. Әйдә, чәй өстәленә утыр, авылдаш.

ГАБДУЛЛА. Рәхмәт. Табын артыннан гына кузгалып килдем.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Яшьти, нинди хәбәрләр бар?

ГАБДУЛЛА. Бик матур хәбәрләр алып килдем, яшьти Әлмөхәммәт. Берсеннән берсе матур хәбәрләр.

АКТЕЛӘК. Бирсен Ходай. Халыкка гел начар хәбәр генә ишетергә язмагандыр. Яхшысы да ярыйдыр.

ГАБДУЛЛА. Мөхәммәт тә бирегә чыксын иде. Берсе аңа кагыла.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Улым Мөхәммәт, монда чык.

МӨХӘММӘТ. Мин моннан да ишетәм.

ГАБДУЛЛА. Юк. Чык әле монда. Сүз синең турыда булачак. Шулай, авылдашлар. Шатлыклы хәбәрнең үземә кагылганыннан башлыйм. Кичә, Габделфәрихемнең командирыннан хат алдык. Габделфәрихебез исән. Ижау гуспителендә ята икән.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Вәт идрит кудрить! Мать якасын! Иске авыздан яңа сүз. Булган бит бу. Барып чыккан бит бу.

АКТЕЛӘК. Хәерниса кая басканын белми торгандыр инде, Хәерниса.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Хәернисасын кем белгән. Килен ничек, килен?.. Килен довольныймы?

ГАБДУЛЛА. Алагаем гына әйтеп булмый инде аны. Ышанырга да белми, ышанмаска да белми. Янына гуспительгә барып, үзен күреп кайтмыйча, әлегә берни дә әйтеп булмый.

АКТЕЛӘК. Барасыздыр бит янына.

ГАБДУЛЛА. Үзем баралмыйм. Килен бара инде. Февраль бураннары дип тормый, бара. Икенче шатлыклы хәбәр сезгә кагыла. Әлмөхәммәт яшьти, тәрәзәңә кара әле.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Минем тәрәзәмә нәрсә булган? Кая, карыйм әле. (Тәрәзәдән карый). Минем капкама бәйләнгән ниди җигүле ат ул?

ГАБДУЛЛА. Минем килүемнең төп сәбәбе Мөхәммәткә иде. Раюннан өч авылга почта ташырга ат бирделәр. Менә шул эшкә Мөхәммәт алынса әйбәт булыр иде. Ат үзегездә торыр, диделәр. Иртә белән үзең, яшьти, атны җигеп Мөхәммәткә дилбегәне тоттырып чыгарып җибәрерсең, кич белән тугарырсың.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Анысына гына калса. Көненә җиде тугарып, җиде җигәм.

АКТЕЛӘК (шатланып). Алланың биргәненә шөкер, куллары исән, дилбегә генә тотала. Безнең Мөхәммәт эшкә нык ул.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Нык, нык гөнаһысына керә алмыйм.

ГАБДУЛЛА. Син үзең дә, яшьти, яшь чагында бассаң тимер өзә идең бит.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Мин аны хәзер дә булдыралам, яшьти. Малай кул арасына керсен дип кенә, иркәләнәм.

АКТЕЛӘК. Бумы? Теләсә хәзер дә булдыра бу.

ГАБДУЛЛА. Ничегрәк уйлыйсың, Мөхәммәт?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Монда уйлыйсы юк. (Күңеле тулып.) Рәхмәт, туган, Габдулла, рәхмәт яшьти. Бу сүзләрең, бу эшең күңелемә җылы май булып ятты. Баламның авырткан җирен күргәнең өчен рәхмәт. Улымның, Мөхәммәтемнең авырткан җиренә дәва булганың өчен рәхмәт. Үзеңә көтмәгән җирләрдән уңыш, шатлык бирсен. (Иишек төбендә киенеп яткан Мөхәммәткә ымлап күрсәтә, пышылдап) Ишек катына карагыз. (Мөхәммәткә.) Барырсың бит, улым?

МӨХӘММӘТ. Киенәм бит.

ГАБДУЛЛА. Хәзер, Мөхәммәт энем, атны кабул итеп алып калырсың. Раюнда безнең бер агай-эне шушы эшләрнең нәчәльнигы.

МӨХӘММӘТ. Районда почта начальнигыдыр.

ГАБДУЛЛА. Әйе. Әйе, нәкъ үзе! Өстенә бастың. Шул әйтә, авылыгызда шушы эшкә алынырлык кешең юкмы, ди. Нишләп булмасын, мин әйтәм, әлбәттә бар. Аяксыз булуына карама, мин әйтәм. Ул бар эшне дә булдыра, дидем. Ну шулай да атны рәспискәсез бирмәде. Иртәгә иртәнге сәгатьтән раюнга почта килсен инде, диде.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Рәхмәт! Яшьти, без инде башка гомеребездә дә дилбегә, йөгән тоталмабыз дип уйлый идем. Рәхмәт сиңа.

ГАБДУЛЛА. Әз генә солы арттырырмын, диде. Печәнне үзләренә табарга туры килә инде, ди.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Илдә чыпчык үлми, табарбыз.

ГАБДУЛЛА. Яз исе керде инде. Мин дә бераз арттырырмын.

АКТЕЛӘК. Хәзер уникеле чалгы белән киерелеп печән чаба торган ирләребез юк инде. Сугыш кырды аларны.

МӨХӘММӘТ. Аты гына булсын. Арбага ияреп кайта ул. Йолкып булса да туйдырам мин аны. Рәхмәт, Габдулла абзый, рәхмәт. Әйдә, мин әзер. Атыңны күрсәт.

ГАБДУЛЛА. Онытып торам икән. Йомышым да бар бит әле минем. Иртәгә шул районга барышлый минем киленне дә алып киталмассың микән? Ижауга китеп барышы.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Сүз дә булдымы инде бу, Габдулла яшьти. Бер-берсенә юлдаш булырлар. Беренче баруы. Нәрсә булмас. Сүз итеп сөйләп торма син моны, яшьти.

ГАБДУЛЛА. Йә, нәрсә диярсең, Мөхәммәт?

МӨХӘММӘТ. Минем өчен әткәй әйтте бит инде. Миңа әйтергә урын калдырмады.

АКТЕЛӘК. Ярый, Габдулла бик матур хәбәрләр белән кергәнсең. Алланың рәхмәте яусын сиңа. Мин сезне калдырам әле. Кәҗә савылмаган (Чыгып китә).

МӨХӘММӘТ. Әткәй, Габдулла ага, мин Габделфәрих белән бер класста, бер партада утырып укыдым. Дуслар идек. Сез инде аның хатынын минем чанага салмагыз.

ГАБДУЛЛА. Килененең утырырга чанасы калмады. Кеше чанасына утыртып нәселне сакламакчы булабыз. Исән булыгыз. Ат капкага бәйләнгән.  (Чыгып китә).

ӘЛМӨХӘММӘТ (озак кына паузадан соң). Әй улым, улым Мөхәммәт. Габдулла нәселе чит чанага утыра торганнардан түгел иде. Дүрт улын сугышка җибәреп, дүртесенең берсе дә кайтмады. Исән түгел аның Габделфәрихы, исән түгел. Моннан сигез ай элек үле хәбәрен алды ул аның.

МӨХӘММӘТ. Әткәй, мин яраткан кешемә хыянәт италмыйм. Мин Иделбикәне яратам.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Ә ул сине яратамы соң? Кайтканыңа күпме?! Килергә вакыт иде. Мин дә көттем аны. Син кайтып төшүгә үк бусагабыздан атлап ул керер диеп көттем. Ай көттек без аны анаң белән, ел көттек!

МӨХӘММӘТ. Ә бәлки минем үземә барасы калгандыр.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Шулай итәрсең. Бер ирне бишкә бүлердәй заманда, шулай итәрсең. (Озак кына паузадан соң.) Бер класста, бер партада утырып укыдык дисең инде. Син иртәгә иртә белән районга киткәндә Габдулла абзаңның капка төбенә күз сал. Сугышта үлеп калган дустыңның юрган астына керү хыянәт түгел. Ә менә исән кайтып та аның нигезенә, ата-анасы яшәгән йортның капкасына аркылы такта сугылуына юл куеп тору, бәлки, хыянәттер. Авылның, милләтнең бетүен карап тору, бәлки, хыянәттер.

Музыка. Ут сүнә.

 

II картина

VIII күренеш

Ут янганда, сынчы, чәчәкләргә су сибеп йөри. Утыргычтагы журналист янына килә.

ЖУРНАЛИСТ. Су сибеп азапланасыгыз юк иде. Әнә күк йөзе кап-кара болытта. Озакламый яңгыр була.

СЫНЧЫ. Була-булмый, була-булмый диеп үз-үземне азаплап утырганчы, мин үз эшемне эшләдем.

ЖУРНАЛИСТ. Әйтегез әле, әгәр дә мин сезнең шушы хезмәтегез турында язсам, сез моңа ничек карыйсыз?

СЫНЧЫ (сискәнеп китә).Барып чыкмаган, димәк. Барып чыкмаган.

ЖУРНАЛИСТ. Нәрсә?

СЫНЧЫ. Барып чыкмаган. Барып чыкмаган минем хезмәтем, барып чыкмаган.

ЖУРНАЛИСТ. Нинди хезмәтегез?

СЫНЧЫ. Сез язарга теләгән хезмәтем.

ЖУРНАЛИСТ. Монда мин бернинди дә хилафлык күрмим.

СЫНЧЫ. Журналист иптәш! Чын мастердан соң төзәтмә кертмиләр! Чын художниктан соң аның эшен бүтәннәр язмый. Бу - закон! Бу – язылмаган кешелек тудырган закон! (Шашып йөгереп чәчкләр янына бара. Аллея арасына керә, тезләнә. Чәчәкләрне төбе-тамыры белән йолкый башлый. Үзалдына сөйләшеп) Ул хаклы булган. Ул әйтте бит. Ул хаклы булган. (Ике кулы белән тамырлары белән йолкынган чәчәкләрне күкрәгенә кысып. Ике катлы йортка, мәктәпкә карый) Ул хаклы булган.

ЖУРНАЛИСТ. Тынычланыгыз. Зинһар ынычланыгыз.

СЫНЧЫ. Әйе, әйе, ул хаклы булган.

ЖУРНАЛИСТ. Кем?

СЫНЧЫ. Ул хаклы булган. Куйдырасы килмәде. Бу хезмәтемне бирегә, бу бакчага куйдырасы килмәде. Әнә мәктәп. Балалар тавышы юк. Ул хаклы булган. (Тагын чәчәкләр йолкый башлый. Журналист аны тотып ала).

ЖУРНАЛИСТ. Туктагыз! Нишләвегез бу? Чәчәкләрнең гаебе нидә? (Җайлап кына сынчыны бастыра. Утыргычка алып килә. Утырта).

СЫНЧЫ. Әйтте бит. Ялварды бит. Куймыйк диде. Исәннәрне тереләй күммик,диде.

ЖУРНАЛИСТ. Кем?

СЫНЧЫ. Ә ул бүген дә исән! Ә ул бүген дә безнең арада.

ЖУРНАЛИСТ. Арба бавының икенче өлешендә калган кешеме?

СЫНЧЫ. Күпмеләр куйдырмас өчен югары органнарга барып җитте. ЖУРНАЛИСТ. Димәк, чынында сезнең бу әсәрегез могҗиза.

СЫНЧЫ. Нигә?

ЖУРНАЛИСТ. Әсәрнең бит бар сере тирәндә. Арбада утырган ике аяксыз түгел. Бауның өзелеп калган икенче очында.

СЫНЧЫ. Хәтта Мәскәүгә кадәр барып җитте.

ЖУРНАЛИСТ. Өзелеп калган арба бавымы?

СЫНЧЫ. Совет солдатын гарип хәлдә фаш итәргә тели дип шелтә дә язды.

ЖУРНАЛИСТ. Шелтә язды?!..

СЫНЧЫ. Себердә йөртте. Биш ел, биш ел гулак! (Шаркылдап көләргә тотына. Кинәт туктап кала. Җитдиләнеп.) Ул гомере буе шушы ике аяксыздан курыкты. Ә ике аяксыз аннан курыкты.

Музыка. Ут сүнә.

 

IX күренеш

Бала елаган тавышка сәхнәдә ут кабына. Әлмөхәммәт, Актеләк, Мөхәммәт өстәл артында чәй эчеп утыралар.

АКТЕЛӘК. Бала тавышы ишетелдеме?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Юк, мәче тавышы. Алар да саташкан. Ноябрь  аенда...

МӨХӘММӘТ. Бала тавышы ишетелде. Әнкәй, бар әле?

АКТЕЛӘК (ишек төбенә килеп). Кем бар анда? (Тагын бала елаган тавыш ишетелә). Кем бар?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Сиңа әйтәм. Син нәрсә стена аша бүре куасың? Нәрсә карап каттың? Бар чык, кеше бар анда.

Актеләк ишекне ачып җибәрә, ишек артында юрганга төрелгән бала күтәреп Айзирәк басып тора.

АКТЕЛӘК. Айзирәк сеңлем, син түгелме соң бу?

АЙЗИРӘК. Мин идем әле, Актеләк апа.

АКТЕЛӘК. Нишләп анда басып торасың. Өйгә үт.

АЙЗИРӘК. Гафу итегез инде.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Син нәрсә?! Булмаганны, чит кеше кебек өй алдында басып торасың. Кер дигәннәр бит сиңа. Өйне суытасың.

АЙЗИРӘК (бусаганы атлап керә). Исәнме, Мөхәммәт!

МӨХӘММӘТ. Әйбәт кенә әле. (Мич арасына кереп югала).

АЙЗИРӘК. Йомышым синдә иде, Әлмөхәммәт абзый. Әткәй җибәрде. Кичә улыма, Галинурыма кырык көн тулды. Чәчен алдырырга дип әткәйгә тоттырган идем дә, кулым калтырый ди.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Габдулланың кулы калтырый аның, калтырый.

АЙЗИРӘК. Бар Әлмөхәммәт янына, булдырса ул гына булдыра инде аны ди.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Минме?! Әлмөхәммәтме?! Әй бу Габдулланы, ну бу Габдулланы... (Ике кулын алга сузып, калтыратып). Кара, кара бу рәзве калтырамый. Оят булса да әйтим, әнә Актеләк апагызның түшлеген дә ычкындыралмыйм.

АКТЕЛӘК. Карт тиле, карт тиле. Өйләндерерлек улыңнан оялмасаң, юрганга төрелгәненнән оял.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Аның нәрсәсеннән ояласың. Адәм баласын Ходай сөеп, сөелергә яраткан. Ул сабыйның да уенда шул. Ике куллап тотарга күкрәк булсын да, арт саны коры булсын. Чәч алулар, каш куюлар бетте инде ул безгә, кем , килен... ту есть Габдулла яшьти килене, Айзирәк сеңлем.

Артка борылып карарга куркам. Комым коелып бара. (Мич арасына төртеп күрсәтеп, пышылдабрак.) Әнә, чәчне кем ала... Мич арасында утырган кеше ала инде аны. Улым Мөхәммәт, чык әле. Әнә бер Галинур исемле егет сиңа йомыш белән килгән.

МӨХӘММӘТ. Әнкәй, җылы суың бармы?

АКТЕЛӘК. Мондый егеткә җылы су тапмыйммы соң. Булыр. Җылы суы да булыр, исле сабыны да булыр. Кая, кая, бир әле. Үзем юрганын таратыйм әле?! (Төрелгән баланы сәкегә салалар. Актеләк юрганын сүтә. Аның янына Әлмөхәммәт тә килә).

ӘЛМӨХӘММӘТ. Эре сөякле. Нәселе затлы! (Чеметмәкче була).

АКТЕЛӘК. Кая әле, кая, йә имгәтерсең. Бала караган кеше төсле. Кая, кая әле, кемгә охшаган икән бу егет?

ӘЛМӨХӘММӘТ. Егетнең Әлмөхәммәт бабасы кушкан исеме бар, Актеләк әбисе. Галинур булыр бу.

АЙЗИРӘК. Әнкәй, аяклары, тез буыннары гел Габделфәрихыма охшаган дип сөя.

ӘЛМӨХӘММӘТ. Кемгә генә охшаса да, Габдулла яшьти оныгы инде. (Чеметә. Ярсып елаган бала тавышы ишетелә).

АКТЕЛӘК. Нишлисең син, карт тиле!

ӘЛМӨХӘММӘТ. Чеметеп елатам.

АЙЗИРӘК. Әлмөхәммәт абзый, нишләвең бу?!

ӘЛМӨХӘММӘТ. Ела, ела, улым, Галинур! Бөтен җиһанга ишетелерлек итеп ела. Безгә, бу җиргә яңа туган балаларның авазлары бик кирәк. Ишетсеннәр, ишетсеннәр, улым. Татарча итеп ела, улым!

Музыка. Ут сүнә.

 

II Пәрдә

X күренеш

Сәхнәдә якты. Сынчы коеп яуган яңгыр астында гөлләргә су сибеп йөри. Зонтик тоткан журналист чыга да сынчы янына килә.

ЖУРНАЛИСТ. Коеп яңгыр ява. Ә сез чәчәкләргә су сибәсез.

СЫНЧЫ. Сәерме?

ЖУРНАЛИСТ. Сәер генәме...

СЫНЧЫ (пышылдап). Янымарак килегез әле. (Пышылдабрак, колагына.) Әнә узып баручыларның барысының да күзе биредә. Күрәсеңме?

ЖУРНАЛИСТ. (Пышылдап). Күрәм.

СЫНЧЫ. Сәерме?

ЖУРНАЛИСТ. Сәер.

СЫНЧЫ. Ни өчен карап узалар?

ЖУРНАЛИСТ. Сине дә, мине дә дивана дип уйлыйлар.

СЫНЧЫ. Димәк, бу минутларда кем көчле?

ЖУРНАЛИСТ. Аңлаешсыз сәер кеше сез.

СЫНЧЫ. Юк, Сез минем соравыма җавап бирмәдегез. Бәлки, биралмагансыздыр.

ЖУРНАЛИСТ. Бәлкем.

СЫНЧЫ. Бу минутларда мин алардан көчле. Мина аларны күзәтмим, алар мине күзәтә. Димәк, мин аларны буйсындырганмын.

ЖУРНАЛИСТ. Ә аларны нәрсә өчен буйсындырырга?

СЫНЧЫ. Игътибарлы булсыннар өчен. Менә шушы мәктәп тәрәзәләреннән балаларның шат авазлары ишетелеп торсын өчен буйсындырырга.

ЖУРНАЛИСТ. Мәктәп, чәчәкләр, картлар йорты, ике аяксыз фронтовик... мәктәп, чәчәкләр, картлар йорты, ике аяксыз фронтовик, һич нәрсә дә аңламыйм. Көн дә бер үк сүзләр, көн дә чәчкләргә су сибү... Сәер! Сәер өстенә сәер! Әйтегез әле, элек сез бу ике катлы йортны картлар йорты иде дисез. Чыннан да ул шулай булган. Интернатның директоры кем иде?

СЫНЧЫ. Минем хезмәтемне бирегә, картлар йортының бакчасына куйдырырга теләмәгән бәндә иде. Ә ул бит ялгышты. Ул елларда шушы “сын” бирегә куелгач, күп картларны алып киттеләр. Картлар йорты ябылды.

ЖУРНАЛИСТ. Мәктәп булды.

СЫНЧЫ. Мәктәп булды. Икешәр смена укыйлар иде.

ЖУРНАЛИСТ. Ике аяксыз Мөхәммәт утыра, мәктәп ябыла.

СЫНЧЫ. Чәчәкләргә су сибәргә кирәк, чәчәкләргә.

ЖУРНАЛИСТ. (Үртәлеп ачыргаланып) Ни өчен? Нәрсәгә?! Күпме артыңнан тагылган эт кебек йөрим, ә бер нәрсә дә язалмыйм.

СЫНЧЫ. Чәчәкләр сулса, чәчәкләр шиңсә бирегә килүчеләр булмаячак. Адәм баласы матурлыкны күрергә ярата. Минем хезмәтем аңа ят булачак. Тарих арбасын тартып барган бау өзелә. Тарих онытыла. Тарихын оныткан халык үлә. Мәктәбе ябыла. Тел чишмәсе кибә, Гореф-гадәтләре югала.

ЖУРНАЛИСТ. Ә бу син иҗат иткән тарих арбасын сөйрәп барган бауның икенче очы кем кулында... Бәлки, шушы картлар йортының мөдире...

СЫНЧЫ. Галинур дисеңме?! Ул арбаны бер Галинурлар гына тартып баралмый.

ЖУРНАЛИСТ. Аксак арбасының бавы кем кулында?!

 

II картина

XI күренеш

(Төн. Мөхәммәт сыны урынында хәрәкәтсез, катып калган хәлдә Мөхәммәт үзе утыра. Ул прожектор яктысында. Арткы планнан өстенә озын плащ, башына капюшон, бер кулына кувалда, икенче кулына көрәк тоткан Галинур бюст (сын) янына килә дә, көрәген җиргә куя. Башындагы капюшонын төшерә, уч төбенә төкерә дә, кувалданы алып, бронза сынга (бюстка) кизәнә. Кувалдасы өскә һавага күтәрелгәндә

МӨХӘММӘТ (телгә килә). Нишләвең бу, улым Галинур?

ГАЛИНУР (куркып, калтыранып кувалдасын төшерә, як-ягын күзәтә. Пышылдап) Әйтмә, әйтмә миңа улым диеп. Үскәндә мыскыл иткәннәре дә җиткән.

МӨХӘММӘТ. Син минем улым булудан оялсыңмы әллә?

ГАЛИНУР. Мин Габделфәрих улы. Габдулла улы Габделфәрих улы минем әти. Соңгы сулышын алган чагында, бабам Габдулла, син бары тик минем оныгым, син бары тик минеке генә, син Әлмөхәммәт оныгы түгел, ишетсен колагың, син Габдулла карт улы Габделфәрих улы Галинур  - 

минем оныгым дип кулымда җан бирде.

МӨХӘММӘТ. Шулай булгач, миндә нинди ачуың бар, балам?

ГАЛИНУР. Улым... Балам... Әйтмә миңа шул сүзне, әйтмә. Миңа хәзер озакламый җитмеш тула. Җитмеш ел буе син мине каһәрлисең.

МӨХӘММӘТ. Кичер, Галинур.

ГАЛИНУР. Мәктәптә укыганда, Айзирәкнең Мөхәммәт белән уйнаштан туган баласы, дип, күз ачырмадылар. Инде үстем, котылдым, кеше булдым дигәндә генә мин мөдир булып эшләгән картлар йортына күз өстенә каш булып килеп төштең. Нигә... Нигә син... Мин синең арбаңның бавын кисеп, бер башын кулыңа тоттырган идем бит инде. Нигә... Нигә син?!

МӨХӘММӘТ. Бауга менәргә дә аяк кирәк икән шул, балам.

ГАЛИНУР. Син сугыштан мине каһәрләр өчен кайткансың. Син минем юлыма таш сын булып бастың. Иртә белән эшкә каршы алдың, кич белән озаттың. Төшләремә кереп азапладың. Синең аркаңда мин үсәлмадым. Китәр вакытым якыная. Сине дә биредә калдырмыйм. (Арбага бау бәйләмәкче була. Сулъяктан  кулына бау тоткан, ап-ак күлмәк –  яулыктан Айзирәк күренә. Ул прожектор яктысында).

АЙЗИРӘК. Бәйләмә, бала, бәйләмә! Калтыранган кул белән намусны бәйләп булмый. Күземнән югал, бала, күземнән. (Галинур курка-курка гына караңгылыкка кереп югала. Уң як парталдан шулай ук киенгән Ак әби. Аның да кулында бауның бер очы. Ул да прожектор яктысында).

АК ӘБИ. (Галинурга) Бәйләнгәч сөйрәргә, тартырга кирәк.

(Арткы планнан Иделбикә күренә. Ул да нәкъ шундый киемнән. Айзирәк белән Ак әби кулындагы бауның уртасыннан тоткан.)

ИДЕЛБИКӘ. Мөхәммәт, вакыт! Вакыт, Мөхәммәт!

МӨХӘММӘТ. Кая?

ИДЕЛБИКӘ. Китәргә вакыт.

МӨХӘММӘТ. Кая?

ИДЕЛБИКӘ. Мәңгелеккә, Мөхәммәт, мәңгелеккә!

МӨХӘММӘТ. Мин адаштым бугай, Иделем, мин саташтым бугай, Иделбикәм. Җир өстендә өзелеп калган язмыш җебемнең очын табалмыйм.

ИДЕЛБИКӘ. Язмыш бавыңның түгел, язмыш кылыңның бер очы минем кулда, Мөхәммәт.

МӨХӘММӘТ. Рәхмәт, Иделем, рәхмәт, Иделбикәм.

(Ак әби белән Айзирәк, бауның очларын Мөхәммәт арбасына бәйлиләр дә юкка чыгалар. Иделбикә арбага җигелеп, алгы планда тамашачыга карап басып кала.)

МӨХӘММӘТ. Иделем! Чү, чү Иделбикәм! Ә чәчәкләр?! Әнә, күрәсең ич, алар тамырлары белән йолкынган.

ИДЕЛБИКӘ. Билчән үскән җирдә чәчәк үсми, Мөхәммәт. Яңадан шытарбыз, шытарбыз да чәчәк атарбыз.

Музыка. Ут сүнә.

Пәрдә.

 

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: