Чукрак (романның дәвамы)
– Күңелеңә авыр булса да әйтим, кызым, атаң Мостафа бүген төнлә үзегезнең абзарыгызда муенына чабата киндерәсеннән элмәк салган. Гөлйөзем, буыла-буыла, үкси-үкси елап: – Әткәй бәгърем! Нишләдең син, нишләдең?! Нигә мине ялгызымны ташлап киттең?! Нигә калдырдың мине бу рәхимсез җирдә?! Әткәем, бердәнберем, кемнәргә ташлап киттең син мине, бәгърем?! Мин, мин гаепле барысы өчен дә! Мин, мин җиттем синең газиз башкаеңа!
Романны башыннан монда басып укыгыз.
Караңгы төшеп килгәндә, Галимҗан атын Шадра Мәхмүтнең капкасына бәйләде. Капка келәсен шыкылдатты. Өй ишеге ачылып, Салисәнең:
– Кем бар анда? Капка ачык, – дигән соравына ат хуҗасы тик тормаган атының, алга тартылып, үз өстенә менгәнен күреп, маңгаена йодрыгы белән берне тартты да алагаем сүгенеп алды.
Салисә өй ишеген ябар-япмас, өйдәгеләргә:
– Сүгенүенә караганда, Галимҗан, ахрысы, – диде.
– Нәрсә кирәк инде аңа? Тыгылмаган җире юк, – дип мыгырданды Шадра.
– Малай, Вәрис, сиңа әйтәм. Синнән сорау алырга керә. Ишетсен колагың. Артыгын сөйләмә. Белмәдем, күрмәдем! Аңладыңмы?! Кабер казучының Гөлйөзем апаң хакында сораганын оныт. Бәласеннән башаяк! Ач тамагым, тыныч колагым дигәндәй, кадалып китсеннәр.
– Син, әткәй, бигрәк инде. Саескан малае дигәч тә, син мине саесканга санама инде. Мин әле аның барысын да сиңа да сөйләп бетермәдем, – диде Вәрис, пышылдап.
Галимҗан килеп керүгә:
– Вәрис энем, теге колынын күмгән мыеклы мари сиңа тагын нәрсәләр сөйләде? – дип сорады.
– Беренчедән, ул мари түгел иде.
– Мари инде, мари!
– Мари түгел. Мин марича белмим. Икенчедән – безнеңчә сөйләшә.
Өстәвенә мыегы юк иде.
– Ә менә кер чайкарга төшкән апаңнар, кап-кара мыеклы иде, диләр.
– Беләләр, әбиеңнекен! Беләсең килсә, алар төшкәндә, ул инде киткән иде.
Мыегы юк иде шул. Борын астында кап-кара миңе бар иде, мыегы юк иде.
– Миңе бар иде, дисең инде.
– Кап-кара миңе бар иде. Мыегы юк иде.
– Рәхмәт, энем. Башка соравым юк. Шул үзе. Галиәхмәт эше. Миңлесе
– Галиәхмәт, миңсезе – Нуриәхмәт инде аның. Шулай бит, Мәхмүт агай? Кайсын алып кайтып җирләде микән? Мөсәгыйдә абыстайнымы, әллә Мотавал хәзрәтнеме?.. Кайсы гына булса да, урыны җәннәттә булсын.
Сүзне Мәхмүт тә җөпләде:
– Әйе, әйе. Кайсы гына җирләнсә дә, безнең эш түгел. Бар инде, бар. Галимҗан. Вакыт соң. Бала-чага нәрсә сөйләмәс. Без йокларга җыенган идек, – дип, Галимҗанга аркылы басты.
– Ә син борчылма, Мәхмүт агай. Миннән чыкмас. Үз туфрагына, үз җиренә кайтып яткан. Син дә, энем, бу хакта оныт. Куркыныч әйбер бу. Аллам сакласын, – дип, Галимҗан ишекне тышкы яктан япты.
Ата Шадра ябылган ишеккә карап, улына коры гына әйтеп куйды:
– Сыбызгы! – Аннан соң Вәрис булып өстәде. – Беренчедән, икенчедән!.. Менә тегендә, районга өстери башласалар, бармак бөгеп санарсың әле мыекларыңны. Беренчедән, икенчедән, өченчедән!..
Улының башын уч төбе белән катырак сыйпап алды.
Вәрис:
– Мин нишләгән соң әле? Нәрсә күрдем, шуны әйттем, – дип, үпкәләп түр бүлмәгә кереп китте.
– Үпкәләмә, улым. Хәзер – күргән-белгәнеңне дә сөйләргә ярамый торган замана. Аң бул, – дип, үзалдына сөйләнеп калды Мәхмүт.
***
Гөлйөзем Мифтахын Шәмсия өендә тапты. Мифтах, бик авырлык белән, эре сөякле булып туды. Җиргә басып атлап китүе дә соң булды. Авыл халкының телендә ул – «төптән туган», кушаматы да «Алпавыт» иде. Ул үзенең Мотаваллар нәселеннән икәнен белсә дә, чын атасының кем икәнен белмәде. Ата назы күрмәде. Күпләр аны Гөлйөземнең уйнаштан, Нуриәхмәттән туган малае, дисәләр, икенче берәүләр – Галиәхмәттән, өченчеләр, Сәвит йортында Батырҗаннан туган, дип уйлыйлар иде. Мифтах сабый чагыннан ук авылда кагылды-сугылды, юньле сүз ишетмәде. Арслан гына, үзенең мәкерле планнарын тормышка ашырыр өчен, аны үз итте, үз янына сыендырды. Эчәргә, тартырга өйрәтте.
***
Көннәрдән бер көнне Шәмсиянең капкасыннан Нурислам карт килеп керде дә өй эченә үтте. Сәкедә Мифтахын куенына алып йоклап яткан Гөлйөземне күреп, уятырга теләү нияте белән, кыяр-кыймас, җиңелчә генә тамак кырды.
– Гөлйөзем кызым! Уян әле, уян, кызым, уян.
Гөлйөзем сискәнеп күзен ачты. Торып утырды. Нурислам урындык алып аның янынарак килде дә:
– Ни бит әле... Ни... Нык бул, кызым, нык бул, балакаем. Әй ятимкәем, ятимкәем. Без күрәсен кеше күрмәс. Нык бул, түз, балам. Нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр. Ходай шулай кушкандыр. Хәерсез таң атты, кызым, хәерсез... Бердәнбер таянычың – атаң Мостафа яшьти дә бүген төнлә, кирәкмәгән эш эшләп, арабыздан вакытсыз китеп барган. Анаң мәрхүмә белән сине дөньяга китерделәр дә, анаңнан япь-яшь килеш ялгыз калып, берүзе, сине үстерәм дип, көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде-эшләде дә, ялгызыңны калдырып, бүген китте дә барды. Авыр туфрагы җиңел булсын инде мәрхүмнең... – дип сөйләнде.
Гөлйөзем, берни аңламаган хәлдә:
– Нәрсә сөйлисең син, Нурислам абзый? – диде.
– Күңелеңә авыр булса да әйтим, кызым, атаң Мостафа бүген төнлә
үзегезнең абзарыгызда муенына чабата киндерәсеннән элмәк салган. Гөлйөзем, буыла-буыла, үкси-үкси елап:
– Әткәй бәгърем! Нишләдең син, нишләдең?! Нигә мине ялгызымны ташлап киттең?! Нигә калдырдың мине бу рәхимсез җирдә?! Әткәем, бердәнберем, кемнәргә ташлап киттең син мине, бәгърем?! Мин, мин гаепле барысы өчен дә! Мин, мин җиттем синең газиз башкаеңа! Мин сине гүргә илтеп тыктым... – дип, мендәренә капланды.
Тавышка, куркып, вакытсыз йокысыннан уянган сабые Мифтах та җан авазы белән елый башлады. Нурислам карт Мифтахны кулына алды.
– Чү, чү! Олан, тынычлан, балакаем, тынычлан.
Ир-ат күрмәгән сабый, башта, Нурисламга карап, елавыннан туктап тынып калды. Озак кына шикләнеп карап торганнан соң, елмаеп, картның ап-ак кәҗә сакалына үрелде.
– Менә шулай. Егет бит син! Егет бул! Тфү, каһәр! Суйган да куйган бабасы Мотавал хәзрәт инде. Төптән туган. Батыр булыр бу. Акыллы булыр бу. Бабасы кебек аңлы, зиһенле булыр бу. Тынычлан, тынычлан, кызым. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшисе бар. Менә бу оланыңны да аякка бастырасың бар. Синең гаебең юк. Мин барысын да күреп, белеп торам. Күңел ул сизә, аны алдап булмый. Авыз тулы кан, төкереп булмый. Йотарга туры килә. Гомер буе йотарга. Элек староста башны ашады, хәзер – болары. Влач булып алдылар да мыскыл итәләр. Без ярлыга кайда да шул.
Кинәт өйнең ишеге ачылып, Арслан ишек төбенә кереп басты.
– Нәрсә, Нурислам абзый, Сәвит башны ашый, мыскыл итә, дисең инде?! – Син мине, энем, мушкыга алма. Мине ундүртенче елда нимеч тә куркыта
алмады. Куркыр туным тузган. Мин бер аягым белән җирдә, икенчесе белән – гүрдә, – диде Нурислам карт, Мифтахны Гөлйөземгә биреп.
– Анда төшкәч тә, казып алып, мәсхәрә итәргә күп сорамаслар, бер телеңә хуҗа булалмасаң! – дип янады Арслан.
– Анысын сездән көтәргә була. Эт оясында көчле.
– Нәрсә, Сәвит хәзер эткә әйләндемени? Нәрсә, Сәвит сиңа ошамыймыни?! – дип, кызганнан-кыза барды Арслан.
– Безгә нәрсә, безгә... Ярлы кешегә патша да бер, Сәвите дә бер. Барыбер бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә дә эшләргә. Сезгә авырга туры килә инде. Сезне кызганам. Сезгә тагын үзгәрергә туры килә. Влач алдында. Элек старостага ялагайланып көнегез үтте. Патшага дан җырладыгыз. Хәзер – Сәвиткә. Тагын алдагы тормышыгызда кемнәр җырын җырлыйсыгыз бардыр әле, – диде Нурислам, Арсланның әтәчләнүенә әлләни игътибар итмичә.
– Күбрәк сөйләш әле. Телең аркасында...
– Атаңны кабереннән торгызырга иде. Күрсәтер иде ул сиңа Сәвитне. Син бит – атаңны бәреп үтергән староста Сәлахка ялланган бәндә. Нәрсә дип синең белән тел әрәм итеп сөйләшеп торам! Әйдә, Гөлйөзем кызым, атаңны соңгы юлга озатыйк. Ә сиңа, энем, киңәшем шул. Сәвит икәнсең, әнә Мостафа абзаңны күмү турында кайгырт. Кәфенлек тап! Җил куып йөрмә. Адәм баласын юкә мунчалага төреп ләхеткә төшереп булмый.
– Мин мулла түгел, мин – революционер! Ишеттеңме?! Революционер! Син кайгырт кәфенлекләреңне! – дип акырды Арслан, үзен хуҗа итеп күрсәтергә теләп.
Нурислам ишек катында туктап, артына борылып:
– Мин синең атаңны үз кәфенлегем белән җирләдем. Үземә вакыт җитеп килә. Ярар. Энекәш, без ярлы булсак та, Аллага шөкер, күңелебез бай. Мәрфуга җиңгәңнең кәфенлеге белән җирләрбез. Мостафа да – кемнеңдер газизе. Мунчалага төрмәбез. Бездә, ярлы-хәерче халыкта, кеше аеру дигән нәрсә юк, Аллага шөкер. Әйдә, кызым, – дип, башын иеп чыгып китте.
Югары оч Саескан Салисәләренә җиткәндә, аны ат арбасына утырган Батырҗан белән Галимҗан куып тоттылар. Батырҗан, дилбегәсен тартып:
– Тр-р, малкай! – дип кычкырды. – Исәнме, Нурислам абзый! Хәлләрең ничек?
Нурислам, аларга борылып та карамыйча:
– Һәрхәлдә, Мостафаныкыннан шәбрәк, – диде.
– Нәрсә анда, түбән очта? Халык җыелган.
– Мостафа кунакка чакырган. Сезне чакырмадымыни? – диде Нурислам,
үртәлеп.
– Нигә?
– Озату кичәсенә!
– Кая китә?
– Картайгач кая китәләр соң?
Галимҗан, гаҗәпләнеп:
– Әллә үлгән? – дип сорады.
– Үлгән шул.
– Әле кичә генә йөри иде бит.
– Менә бүген йөрми инде. Асылынган!
– Асылынган?!
– Дөньясыннан туйган. Юкәдән бау ишеп, чабата киндерәсенә асылынган.
– Арба белән янәшә атлаган Нурислам үз-үзенә, борын астыннан мыгырданды: – Гомере буе эшләп, асылынырга бау алырлык та хәле булмасын. Нигә яшәргә?! – Гомере буе Мотавал җырын җырлады бит. Мотавал бау биреп
калдырмаганмыни? – дип ыржайды Батырҗан.
– Җитте инде сиңа. Без, без үтердек аны, – диде Галимҗан.
Батырҗан ат арбасына сикереп торып басты. Галимҗанга:
– Нәрсә?! Кем үтерде?! Без үтердекме?! – дип җикеренде.
Батырҗан бар көченә дилбегәсе белән атка китереп сукты, ат кушаяклап алга
ыргылды. Бераздан алар Моңлы Кәримнәр тыкрыгына кереп югалдылар. Батырҗан атны туктатып, арбага тезләнде дә Галимҗанның муеныннан эләктереп алды:
– Син нәрсә, селәгәй?! Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме?! Тының чыкмасын! Башны Себер җибәрәсең! Авызыңа ыштыр тутырасы нәрсә! Ул бәхетле. Ул үз нигезендә, үз абзарында асылынып, үз туфрагына күмелә. Ә син, бер телеңә хуҗа булалмасаң, әнә өтермәдә кандалашка чылбырына асылынырсың! Ишеттеңме?! – дип ырылдады.
Галимҗан, яшьле күзләре белән, көчкә-көчкә, елап җибәрмәскә тырышып, Батырҗанның кулларын этәреп:
– Мостафа абзый изге күңелле, әйбәт кеше иде. Шул үргән чабатаны киеп үстек. Ярдәм итәргә кирәк, – диде.
– Әйе, ярдәм итәргә кирәген синнән башка белмиләр иде. Нәрсә белән?! Бетебез беләнме?! Ярар, телеңә салынма! – Арбага шым гына килеп утырган Арсланны сизмичә, дилбегәсен тартты. – Әйдә, малкай! Ярдәм итү – синең белән минем эш түгел. Әнә Арслан баш ватсын. Ул придсидәтель. Башкага ул – гел беренче. Аның әле юньлесенә дә, сәвит өчен тырышып йөргәннәренә дә, кәфенлек табып булмый, – дип мыгырданды.
– Аңламадым?
Батырҗан, Арсланның тавышына сискәнеп, куркуыннан чак кына арбадан егылып төшмичә, тотлыга-тотлыга:
– Юк, ни... теге... Сәвит башында торганнарына, диюем инде.
– Син нәрсә?! Мине кәфенгә төреп, үзең минем урынга утырмакчымы?! – дип, Арслан Батырҗанның бугазыннан эләктереп алды.
– Син нәрсә инде, Арслан? Нишләвең бу?! Мин сине зурлап әйтүем генә. Минем ише надан кешегә андый урын турында уйлау түгел... – диде тегесе, көч-хәл белән бугазын Арслан бармакларыннан аралап.
Арслан аңа бармак янады:
– Син мине алай зурлама, агай-эне, ишетсен колагың!
– Ярарыгыз инде, егетләр, ярар. Тик торганда, тип-тигез урында тавыш
чыгарасыз. Килешмәс, Мостафа абзыйны озатырга барыйк. Син бер-ике кәлимә сүз дә әйтерсең, Арслан, – диде Галимҗан, тегеләрне татулаштырырга теләп.
– Нигә мин?.. Әнә Батырҗан әйтер! Иртәгә районнан киләсе вәкил каршында сөйләргә әзерлек алып бара түгелме соң? Чирканчык ала торсын.
Батырҗан, карашын җирдән алмыйча гына, үзалдына мыгырданып:
– Тел куәсен Ходай безгә бирмәгән. Син инде ул, син! Пүләмит урынына аттырасың! – диде.
Арслан, астыртын елмаеп, сүзләрен теш арасыннан гына сыгып чыгарды:
– Борчылма! Бездән дә остарагы кайта. Нигә, ишетмәдегезмени әле?! Иртәгә теге сез тапшырып кайткан мулла көчеген кайтаралар ди түгелме соң?!
– Без ишетмәдек. Синнән беренче ишетәбез, – диеште тегеләр.
– Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биргәндер.
Батырҗан үзенең әле генә Арслан алдында Советка каршы ялгыш җөмлә
ычкындырганына борчылып, җанына тынычлык тапмый оеп утырган җиреннән кинәт айнып, уянып киткәндәй булды. «Җае чыкты, – диде ул. Чукынды марҗа калачка», – дип, диванага салынды:
– Ишетми калдым. Нәрсә дидең әле, иптәш придсидәтель, Ясәвиев Арслан?! – Хәтерләмим.
Батырҗан, колагын Галимҗанга сузып:
– Ишетми калдым. Кабатла әле, Галимҗан. Нәрсә диде әле ул иптәш
придсидәтель?..
Галимҗан, шар ярып:
– Колак! Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен тегеләргә биргәндер,
диде! – дип акырды.
Батырҗан аңламаганга сабышты:
– Кемнәргә, тегеләргә?!
– Кемнәргә, кемнәргә?! Кемнәргә тапшырып кайттык соң?! Шуларга!
– Кемнәргә? Шуларга?..
– Органнарга! Бальшавикларга!
– Ә... Димәк, без Сәвит дошманын органнарга, бальшавикларга тапшырып
кайтканбыз. Ә кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит дошманы, үзен бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга!.. Ишетәсеңме, Галимҗан? Органнарга? Атасыннан калган алтын-көмешләрен биреп, иреккә чыккан, ди.
– Мин андый сүз әйтмәдем.
– Мин дә ишетмәдем.
– Галимҗан, бәлки, син дә ишетмәгәнсеңдер, ә?!
– Нәрсәне?
– Кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит
дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп, иреккә чыккан.
– Нигә акырасың?! Мин чукрак түгел. Кемнең кемгә нәрсә әйткәнен дә ишетмәгәч, мин яңа төзелеп килгән Сәвиткә нигә?
– Менә. Арслан, син шушы кешене дус дип саный аласыңмы?.. Барысын да ишеттем, ди. Ә менә мин үзем ишетмәдем. Синең, кызылгвардеец Ясәвиев Арсланның, без тапшырган Сәвит дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп иреккә чыккан, дигән сүзеңне ишеттем, ди.
Арслан, Батырҗанны тотып ашардай булып, озак кына карап торганнан соң: – Кабахәт һәм куркыныч кеше син, Батырҗан, – дип ысылдады.
– Күпмегә алдым, шуңа саттым, – диде тегесе, ыржаеп.
***
Мостафаны соңгы юлга озатырга килгән хатыннар өй эчен сөртеп, мәрхүмнең сәләмә киемнәрен юып ишегалдына элгәннән соң, Шәмсия үзләрен чәй эчәргә чакырды. Хатыннар ризалыкларын бирсәләр дә, Гөлйөзем кайтмаска булды. Аның үз өендә бердәнбере – газиз улы белән генә каласы, бушанасы, туйганчы елыйсы килде.
– Шәмсияттәй, ачуланмасаң, мин бүгеннән монда калам инде. Кылган яхшылыкларың, игелекләреңне Ходай сиңа меңе белән кайтарсын! Нинди генә авырлыклар килсә дә, бер-беребезне ташламыйк, бер-беребезгә терәк булыйк. Картайган көнеңдә улым белән булышчың булсак иде. Шулай бит, улым, – дип, улын күкрәгенә кысып елады. – Мин синең кылган яхшылыкларыңны гомергә дә онытачак түгелмен. Синең өй – минем өй, минем өй – синең өй! Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак булсын.
Бу сүзләрне тыңлаганда, Шәмсия карчыкның күз яше бите буйлап иякләренә ага, ияктән алдына тама, кулын алга куеп, талпына-талпына: «Амин, яраббым бер Ходаем, амин», – дип елый иде.
Авылдашларына яхшылыктан гайре берни дә теләмәгән, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан бу ятимә карчыкның «Амин» дигән сүзләре фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килеп тормышка ашкандыр да. Шәмсия карчыкның, Мифтах өйләнеп, беренче баласы туган көнне Ходай ризалыгы белән, ураза аеның җомга кичендә җаны чыгуы, өйләгә кадәр җир куенына урнаштырганда, җыелган халыкның күплеге, хәер таратучыларның чират торуы – моның бер мисалы иде.
Шул көннән Гөлйөзем белән Мифтах үз нигезләрендә яши башладылар. Авыл халкы хәер итеп керткән ризыклар белән Мостафаның өчесен, җидесен, кырыгын уздырдылар.
Язга чыккач, Читән Мәчтигенә Шәмсия бүләк иткән кәҗәнең беренче бәтиен биреп, аталары өстенә читәннән чардуган үрдереп, Гөлйөзем улы белән, урман аланыннан төбе-тамыры белән казып алып, сабын чәчәге утыртты. Соңрак ул читәнне Нурбәк затлы таш чардуганга алмаштырачак иде.
***
Арслан, айнып, урыныннан торды. Тәрәзәгә килде. Озак кына урамга карап торганнан соң, киредән өстәле артына кереп утырды. Бүлмәне барлап чыкты. Күзе бүлмәнең бер почмагындагы Мотавалдан калган кәнәфигә төште. Шул җирән күннән эшләнгән кабарып торган кәнәфигә утырып, авыл белән идарә итә алмаганына ачуы чыкты. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, дүртенче көнне үк урманнан юан бүкән кистереп, аның өстенә каткан сырмасын салып, кәнәфине бүкәнгә алыштырды. Гомер буе сәке тактасы шомарткан Арсланга мулла мөнбәре хәрәм иде. Каен бүкәненә янтаебрак утырып, куен кесәсеннән төргәк чыгарды. Төргәкнең унсигезенче катын сүткәч, аның эченнән мөһер чыкты. Озаклап мөһергә карап торганнан соң:
– Кем идем бит. Кем булдым! – дип мөһерне үпте. Иренендә зәңгәр түгәрәк эз калды. Батырҗан килеп кергәндә, ул утыру рәвеше һәм борын астыннан мыркылдавы белән нәкъ арт санына утырган дуңгызны хәтерләтә иде.
– Нишләп бик озакладың? – дип каршы алды ул Батырҗанны. Өстәлдәге мөһер төргән кырыкмаса-кырык чүпрәкне яшерде.
Район үзәгеннән арып-талып, ачлы-туклы әйләнеп кайткан Батырҗан,
Арсланның дорфалыгына тәмам ачуы чыгып, хат эчендәге боерыкның эчтәлеген белгәнгә күрә, курыкмыйча, тегенең авырткан җиренә – аңгыралыгына, укый-яза белмәгәнлегенә басым ясап, үзеннән өстәп, «асубы сикритный!» дип, хат сузды.
Арсланның әздән генә тәһарәте бозылмый калды. Аның өчен «асубы сикритный» сүзеннән дә зуррак сүз юк иде.
– Что ты гәвәрич! Кирәк бит. Панимаешь ли. Секретно! Миңа...
Хатны биш-алты тапкыр әйләндереп карагач, берни булмагандай, бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй:
– Мондый хатларны күп... күрдек инде, – дип, куен кесәсенә тыкмакчы иде дә «тукта әле, бу хатны кемнән укытырга соң» дигән уй төште башына. Кемнән укытырга... Моннан, Батырҗаннан... Таңга кадәр иҗекләп булса да укып чыгачак. Ну... «Ну«сы бар шул. Шәрифулла ничегрәк булыр?.. Юк, Шәрифулла булдыралмас. Ул ярлы халыкка килгән хатларны гына тегеннән сипләп, моннан сипләп, үзеннән өстәп кенә укый ала. Ә бу хат – районнан. Монда үзеңнекен кушып булмый. Өстәвенә «асубы сикритный«! Шәрифулла булса, хатны язган кешене күреп сөйләшергә – районга барырга ат сораячак. Кинәт Арсланның шатлыктан йөзе яктырып китте. Күрше авылга – моннан утыз биш чакрымдагы Күперле Саз авылындагы Сәләхетдин янына барырга кирәк!
– Тәк, панимаешь ли. Мин хәзер тиз генә бер җиргә барып кайтам. Панимаешь ли. Үземнең урынга сине калдырам. Панимаешь ли. Ишетсен колагың. Панимаешь ли. Миннән башка бернинди дә эш эшлисе булма. Кем генә керсә дә, үзе кайткач хәл итәр, диген, панимаешь ли. Пичәт миндә, панимаешь ли. Минем урынга каласың, панимаешь ли. Ишетсен колагың, панимаешь ли. – Ул бу «панимаешь ли«ны районда бер түрәдән ишетеп кайткан иде.
Батырҗан «яхшы» дип башын күтәргәндә, ул инде ат өстендә капкадан чыгып бара иде.
Икенче көнне үк авылда «Арслан югалган» дигән хәбәр таралды. Арслан төнлә өенә кунарга кайтмаган. Берәүләр, аның үле гәүдәсен Күперле Саз авылы янындагы урманнан тапканнар, ди. Сөргеннән качып, урманда ятучы кулаклар эше икән. Унҗиде җиренә сәнәк белән кадаганнар, ди. Гәүдәсен районга алып киткәннәр, иртәгә кайтаралар икән, дип сөйләсәләр, икенче берәүләр, юк, урманнан тапмаганнар, җәтмәгә төреп, елгага ыргытканнар, яр читеннән балыкчылар тапканнар, имеш, диләр. Ә Кәҗә Шәрифулласының иртән каравыл йортында сөйләве буенча, имеш, Арсланны Түбәләс чокырында үсеп утырган ялгыз имәнгә асканнар, ул аны үз күзе белән күргән. Хәтта районнан килгән милиционер белән бергә баудан кисеп төшергән. Түбәләс чокырында нәрсәң калган иде, дип сорагач, ноябрь ае икәнен онытып, җиләк җыярга барган идем, дигән.
Арсланның югалуы бигрәк тә аны соңгы тапкыр күреп калучы Батырҗан өчен бер дә яхшы булмады. Иртән иртүк аның янына Арсланның нәсел- нәсәбе җыелды. Тиктормас теле аркасында, мин аңа кич «асубы сикритный» хат тоттырдым, дип, ялгыш җөмлә ычкындыруы сәбәпле, алар: «Арсланның югалуында төп сәбәпче – син! Син Мотавал мулла сабакларына бик теләп йөрдең. Мәхдүм Галиәхмәт белән дә, Нуриәхмәт белән дә бик дуслар идегез. Шул кулак, мулла балалары белән бер сүздә булып, аның укый-яза белмәгәненнән файдаланып, «особо секретный» хат, дигән булып, үзең Арслан урынына утырыр өчен, туганыбызны урманда качып яткан контраларга тотып бирдең. Без синең үзеңне дә болай гына калдырмыйбыз!» – дип яный ук башладылар.
***
Арслан Күперле Саз авылы урамына таң сызылганда гына килеп керде. Авылда беренче очраган кешедән Сәләхетдиннең йортын сорады һәм, соравына җавап итеп, Сәләхетдиннең җомга көн кичкырын якты дөньядан китеп баруын ишетте. «Авылда тагын укый-яза белгән кешеләр бармы?» – дип сорады. Үзе җавапны әллә ишетте, әллә ишетмәде, китеп барды.
Кояш баеп, караңгыланып килгәндә, Тана Култыгы авылына барып чыкты ул. Ат өстеннән төшеп, атын Исрафилның капкасына бәйләде. Ат өстендә озак йөргәнгә, бот арасы чиләнеп, суелган Арслан, ике ботын аерып атлап, кечкенә капкага килде. Вакыт соң булганга күрәме, капка бикле иде. Келәне шакылдатты. Ишегалдында эт өрә башлады. «Кем бар анда?» – дигән тавыш ишетелде.
– Мин әле бу. Күрше Кушкаен авылы придсидәтеле – Арслан атлы кеше булам.
– Хәзер. Этне генә бәйлим дә капканы ачам.
Бераздан капка ачылып, капкадан кулына лампа тоткан хуҗа чыкты.
– Йә, сөйләп кара. Кара төн уртасында, ерак араларны якын итеп, нинди
йомыш белән килдең?
– Хат укытырга килгән идем.
– Хат укытырга?.. Авылыгызда хат укырлык та кеше юкмыни?
– Бар ла. Тик хат гади түгел. Асубы важный! Асубы сикритный! – диде
Арслан.
Исрафил сагая төште:
– Особо секретный?! Юк. Булмый. Секретный хат укып, Себер китәр хәлем
юк.– Туган, үтермә! Өч көн ашаганым юк. Өч көн йоклаганым юк. Үтермә! Укы! – дип ялынды Арслан.
– Дөресен әйткәнгә ачуланма. Менә син укый белмисең. Укый белмәгәч, закуннарны да белмисең. Менә мин укый белгәч, ул закуннарның көчен бик яхшы беләм. Хат бит миңа килмәгән, сиңа килгән. Өстәвенә, «особо секретный». Үзеңә юлланмаган хатны уку, өстәвенә «особо секретный» хатны... Кимендә биш ел өтермә! Йә булмаса – сөрген!
– Үтермә! Укы! Тиз арада җавап бирергә кирәк. Бушлатымны салып бирәм, – дип, Арслан өстендәге бушлатын сала башлады.
– Кирәкми, туган, кирәкми. Бердән, күрәсең, урамда июль ае түгел, көз уртасы, салкын. Катып үләсең. Икенчедән, бушлатыңның киярлеге калмаган, ямаудан гына тора. Атың ябык ябыгын да, шулай да, бирсәң, зыян итмәс иде. Ну үзеңнең кайтасың бар инде. Менә атыңның йөгәнен бирсәң генә инде. Син үзеңне колхоз рәисе, дидең бугай. Син табарсың.
Бу минутларда Арсланның бөтен тәне буйлап ачу катыш нәфрәт кайный иде. – Ә мин йөгәнсез ничек кайтырмын соң?
– Ә мин сиңа берәр чабата киндерәсе бирермен.
– Бирәм! Укы гына. Йөгәнемне дә, бушлатымны да, чалбарымны да бирәм.
Сәвит власте өчен җанымны да бирәм!
– Чалбарыңны бирсәң, кайтырга эчке ыштаның бармы соң? – дип елмайды
Исрафил.
– Төпсез ыштаным бар.
– Юк. Аның белән җитмеш чакрым кайта алмыйсың. Катып үләсең.
Уңышларны җыеп бетергәч, бер кагылырмын әле. Икмәк бирерсең.
Арслан, кесәсеннән хатны алып:
– Бирермен, бирермен. Килерсең. Зинһар, укы гына, – диде.
Исрафил сул кулы белән хатны алды да, уң кулындагы лампасы белән хатка
яктыртып, аны әйләндергәләп караганнан соң:
– Каян килеп секретный хат булсын ди бу?! Мин моның «секретный» дигән
бер генә дә язуын күрмим.
– Секретный инде, секретный! Укы! – диде Арслан, ашыгып.
– Юк. Бу – секретный хат түгел. Гап-гади хат бу.
Арсланның түземлеге бетеп:
– Сикритныймы – түгелме, асубы важныймы – түгелме, укы инде, – дип
ялынды.
– Ярар. Аллага тапшырам. Мә, лампаны тот. – Исрафил конвертны ачып,
хатны җәйде. – Яктырт әле. Нәрсә соң бу?! – Хат!
– Нинди хат!?
– Сикритный хат!
– Хат түгел бу. Боерык бу. Синең колхоз рәислегеннән азат ителүең
турындагы боерык.
– Булмас! Ялгышасың! – дип калтыранды Арслан.
– Ышанмасаң, тыңла! Укыйм! «Район башкарма комитеты, райком карары
нигезендә, район һәм колхоз, совхозлар белән җитәкчелек итә торган кадрларның иң кимендә җиде класс белемнәре булуы мәҗбүри. Шул нәүбәттән чыгып...» Менә үзең кара. Райком секретареның кулы куелган, мөһере дә сугылган...
Шул мизгелдә:
– Тр-р-р, – дигән тавышка алар икесе дә борылдылар.
Тарантаста – ике кеше, аның берсе – Нуриәхмәт, икенчесе райкомның
беренче секретаре иде. Районның Дингә каршы көрәш комитетының беренче рәисен, Нуриәхмәтне яңа вазифага, үз авылына колхоз рәисе итеп билгеләргә дип кайтып барышлары икән.
...Картлар, түбәноч Фәрвәзен җирләп, кайсы – кайдан: бакча, абзар артларыннан, тыкрыклардан өйләренә таралганда, авыл башына якынлашып килүче җигүле атны һәм арбага бәйләнгән икенче атны күреп, сагаеп калдылар. Арсланның аты белән үле гәүдәсен кайтаралар, дигән хәбәр яшен тизлегендә авылга таралып, ат авыл капкасын кергәнче, авыл халкы мәчет алдын камап алган иде инде. Ат килеп җитәрәк, арбаның тарантас икәнен, тарантасның кучерын һәм ике кеше утырганын чамалап, халык арасыннан кайберәүләр:
– Юк. Тапмаганнар. Тикшерүчеләр. Районнан килгән тикшерүчеләр, – диештеләр.
Ат тагын да якынаюга, кучерның – Арслан, тарантасның уң ягында – Нуриәхмәт, сул ягында билгесез кеше утырганын күреп, аптырашта калдылар. Ат килеп туктауга, Арсланның туган-тумачасы, елый-елый, аңа ташлансалар, кайберәүләр, бигрәк тә картлар, Нуриәхмәт белән күрешергә ашыкты.
Арслан районнан килгән беренче секретарьның үз башына килгәнен белгәнгә күрә, туганнарына да, авылдашларына да бик дорфа дәште, чылбырыннан ычкынган эт төсле, кемгә ташланырга белмичә, бәйләнер кеше эзләп, күзе идарә баскычының кашагасындагы ике байрак арасына «Коммунар колхозы» дигән тактаны беркетеп яткан Батырҗанга төште.
– Нәкъ кешесе, – диде ул, аскы иренен чәйнәп. Янына килде. – Нәрсә, җыелышка әзерләнәбезме?!
Батырҗан, Арслан тавышыннан куркып, сискәнеп, чак кына баскычның соңгы басмасыннан егылып төшмәде.
– Тфү, каһәр! Син икәнсең. Кая барасың?! Без синең белән – кушканны үтәүчеләр генә.
– Димәк, җыелыш буласын теге көнне үк әйтеп кайтарганнар. Мине мыскыл итеп, үз башыма язылган боерыкны тоттырып, җәһәннәмгә озаттың?! Ярар. Мин моны истә тотармын. Безнең урамда да бәйрәм булыр, – диде дә, райком секретареның, син җыелышка кирәк, дигән сүзенә дә колак салмыйча, өенә кайтып китте.
Җыелыш озакка сузылмады. Халык бертавыштан Нуриәхмәтне рәис итеп сайлады да сәгать-сәгать ярым дигәндә таралышты.
Атна-ун көн дә үтмәде, Нуриәхмәт районнан күңелсез хәбәр алып кайтты. Бу хәбәр авыл халкы өчен кара кайгы булса, Арслан өчен көтеп алынмаган шатлык иде. Хәбәрне ишетүгә үк, шатлыгыннан кая басар урын тапмыйча, бакча артлатып кына Батырҗаннарга чапты. Ул килеп җиткәндә, Батырҗан ишегалдында арбасының арткы өлешен дугасына күтәртеп, тәгәрмәчен салдырып, күчәрен дегетли иде.
– Нихәл?! Әдютант вашего привасхадителства! Нишлисең?!
– Күзең чыкмагандыр. Күрмисеңмени, күчәр майлыйм лабаса, – диде Батырҗан, ачуы килеп.
– Галимҗан кая?
– Каян белим. Йөридер шунда. Ул аннан көчек ясады ич инде.
– Әйе. Ул – көчек, ә син... Нуриәхмәт арбасына тагылган дегет чиләге! Ташла
әле. Барыбер әллә кем булалмадың. Сүзем бар. Теге, кире Зиннәтулла белән Мөхәррәм картны да калхузга керергә күндергән, диме?.. Синең белән мине читавад итеп тә куймады, ә?! Шул бер аягы белән кабергә баскан Нурислам картны куйды. Ишеттеңме соң әле, югарыдан яңа указ, боерык алып кайткан.
Батырҗан, дегетле кулын арбадан печән алып сөртә-сөртә: – Нинди указ? – дип сорады.
– Мәчет манарасын кисү хакында!
– Кит аннан, булмас!
– Әйе. Безнең районда да өч авылныкын кискәннәр ди инде. Нигә сине кантурга чакырмадымыни?
– Юк! Синнән беренче ишетәм.
– Шулай, Батырҗан дус, синнән кистермәгәе әле, – дип астыртын елмайды Арслан.
– Ассалар да кисәсем юк! Әнә Галимҗан киссен! Ул бит куштанлана.
– Пычкының ике башы бар!
– Сыңар кул пычкысы белән кисәр! Йә булмаса, әнә Нуриәхмәтнең үзе
белән кисәрләр! – дип каршы килде Батырҗан.
– Дөрес! Нуриәхмәт киссен! Нишләп әле Галимҗан йә булмаса Батырҗан
кисәргә тиеш аны?! Мотавал мәчетендә Галимҗан белән Батырҗанның нинди катнашы бар? Мотавал салдырган, улы Нуриәхмәт кисәр дә! – дип әтәчләнде Арслан.
– Дөрес!
– Ишетсен колагың, ризалык бирә күрмә! Бүген төнлә берничә кешене җайлап-майлап кайттым. Алар минем яклы. Мыегыңа чорнап куй. Авыл халкының каргышы белән ерак китә алмассың! Ходай каршына барасыбыз бар! – дип пышылдады ул, як-ягына каранып. Шундук Нуриәхмәт, Галимҗан,
Нурислам, Гыйльмулла, Зиннәтулла картларның идарә йортына барганнарын күреп:
– Әнә, картлар кузгалган инде. Әйдә, без дә барыйк, – диде.
Батырҗан тиз-тиз башын чайкады:
– Мине чакыручы юк! Чакырганнар барсын!
– Чакыргач, соң була ул. Картларны үз ягына аударып куймагае, дим.
Аркылы пычкының бер башы безгә калмасын, дип куркам, – диде Арслан. – Шулай дисеңме?..
– Шулай дим. Берни дә белмәгән булып барыйк.
– Ярый.
Алар килеп җиткәндә, Нуриәхмәт, кара көеп, атасы Мотавал баскычында утыра иде.
– Җыелып беттекме, – дип, итек балтырыннан кәгазь чыгарды. – Иптәшләр! Кайсыгыз каян урын табасыз, утырышыгыз! Авылдашлар, дөресрәге, колхозчылар, районнан менә бер документ килеп төште. Иптәш Сталин үзе кул куйган, – диде.
Арслан, астан сөзеп, астыртын елмаеп, кайгылы кыяфәт ясап:
– Сталин дисеңме?.. Иптәш Сталинның кулы да торгач, андый-мондый гына документ түгелдер. Игътибарлы булыйк, иптәшләр, игътибарлы, – диде.
Озак кына уйланып торганнан соң, Нуриәхмәт:
– Бу документта – авылыбыз мәчетенең манарасын кисү турында карар, – диде, авыр сулап.
– Нәрсә?! Кайсысына кирәк булган инде ул мәчет манарасы?
Арслан җитди кыяфәт алды:
– Нишлисең, искелекне җимермичә, яңа тормыш төзеп булмый торгандыр
инде ул, Зиннәтулла абзый.
– Аллам сакласын. Бүген-иртәгә Ходай каршысына барырга торам, минем
мәчет янына якын да барасым юк. Син ничек уйлыйсың, Гыйльмулла?
– Зиннәтулла, син ничек уйласаң, мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Җәмәгать! Гафу итегез, атам-анам, бабам, үзем гыйбадәт кылган Аллаһ йортының
манарасын кисеп, тәмуг утында янасым килми.
– Мин сезне аңлыйм, картлар. Үлем якаңнан алгач, Аллаһы Тәгалә
каршында гөнаһ кылу авыр, әлбәттә. Мин үзем, яшь булсам да, бу юлга басарга батырчылык итмәс идем. Менә Батырҗан белән Галимҗан ничек уйлыйлардыр? – диде Арслан, каш астыннан сөзеп карап.
– Ничек уйлыйм? Югарыга менсәм, башым әйләнә минем, Арслан.
– Әнә безнең калхузның актив члены Галимҗан киссә генә инде?!
– Юк инде, Батырҗан! Манара кисәсе көнне мин авылдан ук чыгып
качачакмын!
Чарасызлыктан нишләргә белмичә, башын түбән иеп утырган Нуриәхмәт: – Качып булмый шул, Галимҗан, качып булмый. Әнә Зирекле авылында
баш тартып караганнар, икенче көнне үк колхоз рәисе белән берничә кешене кулга алып, волостька ук алып киткәннәр. Әле дә булса кайтканнары юк, ди. – Әле дә булса юк, диген, ә?! Алып китәләр. Ике дә уйламыйлар, алып китәләр. Яшерен-батырын түгел, барыбызга да мәгълүм закуннар, Аллага шөкер, усал! Күп авылларда төннәрен кешеләр югалганын да ишеттереп, белдертеп торалар. Халык дошманнары күбәеп китте ләбаса, – дип, җөмләсенә нокта куярга җыенган Арслан, үзенә таба сузылган Нурислам колагын күреп, аңа ишетелерлек итеп, – халык дошманнары күбәйде, дим, Нурислам абзый.
Халык дошманнары, – диде. – Мин инде чынбарлыкны сөйлим. Безнең колхозыбызның коммунисты да бар бит әле. Син нигә дәшмисең, Батырҗан?! – Коммунистлар – һәр эштә әйдәп баручылар. Мондый эшне безнең ише надан кешегә ышанып тапшырмаслар. Аннары, безнең калхузның хуҗасы – рәисе дә бар бит әле. Рәис нәрсә дияр бит? Нуриәхмәтне тыңлап карыйк, – диде
Батырҗан, җитди кыяфәт белән.
– Мин нәрсә дип әйтә алам?
– Сине авыл халкы, ышанып, тәвәккәл булганыңа күрә, рәис итеп сайлады.
Батырҗанның соравына җавап көтәбез, иптәш коммунист! – диде Арслан.
– Дөрес, мин дә читтән генә карап тормам. Борчылма.
– Менә син үзең менеп кисәрсең дә! Дөрес, без дә читтә калмабыз, үзеңә
ярдәм итәрбез! Бау белән астан тартырбыз. Закун – закун инде ул, Аллаһ сакласын!
– Ярый, кисәрмен! Мин күрәсен эт күрмәс! Чәнчелеп китсен!
– Менә бик дөрес. Үзең – калхуз хуҗасы... Калхуз рәисе! Коммунист! Өстәвенә тәвәккәл! Беренчедән, хөкүмәт алдында дәрәҗәң артыр, икенчедән, чын коммунист икәнеңне расларсың, – диде Арслан, җиңүче кыяфәтенә кереп.
– Аны раслыйсы юк, расланган!
***
Көн төнгә авышып килгәндә, бала күтәргән Нуриәхмәт белән Гөлйөзем, Мостафа ихатасыннан чыгып, Мотавал капкасына якынлашып киләләр иде. Тыныч кына барган җиреннән, Гөлйөзем, корт чаккандай, кинәт кенә баланы тарткалый башлады.
– Бир баламны! Бир, дим!
Тарткалаудан куркыпмы, әллә берәр җиренә ялгыш кагылганнанмы, кырык ямаулы юрган эченнән Мифтахның ярсып елаган тавышы ишетелде. Тавышка Чутыр Нәҗибенең мәче кадәрле генә эте дә уянды. Капка астыннан чәң-чәң килеп чыкты да Нуриәхмәтнең аяк арасына килеп керде. Аннары уралып, буталып, чыгар тишек тапмыйча, маңгае белән Мотавал капкасының баганасына бәрелде. Куркуыннан чиный-чиный, кире үз капкалары астына кереп качты. Әмма капка астыннан, мин барыбер этлегемне эшлим, дигәндәй, чәң-чәң өреп калды.
Нуриәхмәт, Мифтахны тынычландырырга теләп, куенына кыскан хәлдә селкетеп, селкенүдән өзелеп-өзелеп чыккан тавышы белән:
– Нишләвең бу? Акылыңа кил, – диде. – Ул мунчада балаңны үтерәсең. Дүрт стенасыннан да җил уйный.
– Сиңа мунча булса, миңа – атам йорты. Бир, бир миңа улымны!
– Мин бит сиңа яхшылык телим. Бары тик сиңа ярдәм итмәк булам.
– Кирәкми, берегездән дә ярдәм кирәкми! Берегезне дә күрәсем килми. Бир
баламны! Ул синеке түгел. Ул...
– Беләм, Гөлйөзем, беләм. Ул – барыбер минем нәсел. Минем кан. Ул –
барыбер Мотавал нәселе.
– Юк, юк, ул сезнеке түгел, ул Мотавалларныкы түгел.
– Яшермә, Гөлйөзем. Ул – Галиәхмәт баласы. Галиәхмәтнең малае. – Аның
тавышы ачулы-ярсулы иде. – Әйе, әйе, ул – Галиәхмәт калдырган бүләк. – Үз-үзен кулга алырга тырышып, – ә мин аңа ата булырмын. Үз улым кебек күрермен. Мин сиңа җил-яңгыр тидермәм. Бала турында кайгырма. Мин аны үземнеке итәрмен. Беркем берни белмәс, – диде.
– Юк. Мин биредә калмаячакмын, – диде Гөлйөзем.
– Кая бармакчы буласың? Кемгә сыенмакчы буласың? Балаң белән кемгә кирәк син? Күрәсең ич, үз балаларын да авырлык белән үстерәләр. Балаңны – сабыйны гына югалтачаксың. Ә мин сиңа да, ул балага да терәк булырмын. Телисеңме, мин сиңа беркайчан да кагылмам. Үзең теләгәнчә яши бирерсең! – диде Нуриәхмәт.
– Бир баламны! Болай да үзеңне күралмаучылар күп. Алар сине изәчәкләр. Җиргә салып таптаячаклар, – дип карышты Гөлйөзем.
– Ялгышма. Алар әле мине аңлаячаклар. Мин синең өчен җәһәннәм утында янарга да ризамын! – Нуриәхмәт, Гөлйөземнең кулыннан эләктереп алып, өстерәп диярлек, капкадан алып кереп китте.
Күк йөзендәге кап-кара болытлар, аларның кереп киткәннәрен генә көтеп торгандай, үз киңлекләрен сихри йолдызларга калдырып юкка чыгуга, Нуриәхмәтнең кечкенә генә тәрәзәсеннән төнге тулган ай яктысы саркыды.
– Ай яктысы гына җитәме? Лампаны кабызып тормыйм. Мич артына урын салынган. Бала белән анда сиңа җылырак булыр.
Бераздан тар гына өйнең мич артыннан Гөлйөземнең мышык-мышык борын тартканы һәм сабыйның лач-лоч күкрәк имгәне генә ишетелә иде.
***
Койма өстендә кара шәүлә күренде дә ишегалдына сикереп төште. Җайлап кына капканы ачты. Ишегалдына кергән Батырҗанга, пышылдап:
– Ташлары кызган. Беренче балалары туганга кайчан, икенчесенә әзерләнәләр, – диде.
– Җитте сиңа, Арслан! Кыздырма мине! Хәзер өсләреннән биклим дә ут төртәм! Минем генә йөрәк янмасын! Алар да көл-күмергә әйләнсеннәр. Гөлйөземсез тормыш миңа пычагымамыни?!
– Ахмак син! Уйлат ул миңгерәү башыңны! Үзеңне каторгага алып киткәннәрен телисеңмени?! Бераз мине – Арслан абзаңны тыңларга өйрән. Сәвитнең безнең өчен дә уңай яклары бик күп аның.
– Әйт кенә. Гөлйөзем өчен теләсә нәрсә эшлим.
– Синең колагың ишетәдер бит. Авыллардан кичләрен мөгаллимнәр, рәисләр югалгалап тора...
– Тиз тот! Сабырлыгым калмады.
– Бу тинтәк бәндәне дә тагын бер тапкыр алып китсәләр, ничегрәк булыр дип уйлыйсың? Гөлйөзем бөтен кул-аягы белән үземнеке булачак бит, дип уйлап караганың юкмы? Төнлә югалганнарның берсенең дә әйләнеп кайтканы юк.
– Бу кайта. Бер тапкыр кайтты бит инде.
– Аннан икенче тапкыр кайтармыйлар.
– Юлын өйрәт!
– Өйрәт, дип... Миңа бит Гөлйөзем кирәкми... Син үзең уйлап кара инде. – Башым эшләми.
– Синең башыңның эшләгәне бармы соң? Минем аркада гына кеше булып йөргәнен оныткан! – дип, пышылдап сөйләшергә кирәклеген дә онытып, Арслан чак кына кычкырып җибәрмәде.
– Сөйлә инде, сузма...
– Ашыкма. Алар хәзер пес-пес итәргә дә чыкмаячаклар. Алар рәхәтлек кичерәләр.
– Кереп суям мин аларның икесен дә! Мин ул Мотавал баласын менә
шушы кулларым белән буып, менә шушы бармакларым белән ике күзен чокып алачакмын! – Батырҗан гарьлегеннән калтырый иде.
– Үз теләгең... Карап тор, үзеңне иртәгә үк, ат арбасына бәйләп салып, Себергә озатачаклар. Сәвит закуны! Коммунистка кул күтәрү, тырнак белән чиртүнең ни икәнен син яхшы беләсең. Өстәвенә, калхуз хуҗасы! Син китәрсең дә олагырсың, кортлар симертерсең, алар рәхәтләнеп яши бирерләр. Уйла! Ныклап уйла! Әнә берсен-берсе ничек назлыйлар...
– Яхшы, назлансыннар... Кадалып, чәнчелеп китсеннәр! Ә миңа нишләргә?! – Борчылма. Арслан койма аша бирегә сикереп төшкән икән, димәк...
Дәвамы бар.
"КУ" 11, 2016
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев