Чукрак (романның дәвамы)
– Нигә акырасың?! Нәрсә юк?! Алладан ераклаштың. Җеннәр белән саташасың. Мәчетне ябып, көфер почмагы ясарга уйлыйсың! Саташасың!
Романны башыннан монда басып укыгыз.
Мотавалларны озатканнан соң өч-дүрт ай да үтмәде, Арсланны районга чакыртып, иртәгә авылга колхоз төзү өчен вәкил килә, Мотавал мулланың өен бушатып, халыкны җыеп, җыелыш үткәрерлек итеп әзерләргә, ул йортта колхозның идарәсен урнаштырырга, дигән боерык һәм байрак тоттырып, кире авылына озаттылар. Арсланның шатлыгы эченә сыймады. Авылына кайтып җиткәнче, ул байракны ун тапкыр сүтте, ун тапкыр күкрәгенә кысты, иснәде, ун тапкыр төрде. Шатлыгыннан елап та алды. Куен кесәсендәге боерыкны да игътибарсыз калдырмады. Кесәсеннән чыгарып, тегеләй әйләндерде, болай әйләндерде, укый-яза белмәгәненә һич тә исе китмичә:
– Мондыйларны күп... күргән инде, – дип, кесәсенә салды.
Урман аланына кергәндә, ул инде, хыялы белән, Мотавалның байрак эленгән сигез почмаклы, калай түбәле йортының зур бүлмәсендә, өстәл артында рәхәтлек кичерә иде. Атының пошкырганына айнып, күзләрен ачты. Каршында уфалла арбасына чыбык-чабык төягән, җитмеш җиде ямаулы күлмәк, алача ыштан кигән, янгыннан соң каралтыда янып бетмичә берән-сәрән очлаеп, тырпаешып калган койма, абзар баганаларын хәтерләткән сирәк-мирәк тешләрен «ялтыратып» басып торучы Шәмсия әбине күреп, чак кына атыннан егылып төшмәде.
– Шәмсия?! Син нәрсә?! Патшаны бәреп төшердек, дигәч тә, бу урманның хуҗасы юктыр, дип уйлыйсыңмы?! Бар аның хуҗасы! – Байракны сүтеп, җилкәсенә салды. – Менә аның чын хуҗасы! Ишетсен колагың! Бүтән минем урманда эзең булмасын! Хәзер үк бушат! – дип акырды.
– Тукта әле, кем, энем Арслан. Син бик тиз баегансың түгелме соң? Төн чыкканчы җон чыккан, дигәндәй, кинәт кенә баерга мине дә өйрәт әле.
– Менә минем кебек ач-ялангач, салкын акупларда ятып рвәлютциә яса, панимаешли, баерсың.
– Ярар инде алайса. Урманыбыз чит-ят кешегә түгел, үзебез кебек хәерчегә калган икән. Шундый калын урманы булган кеше Шәмсия уфалласындагы бер күтәрәм чыбыкны күпсенмәс әле.
– Ярар! Телеңә салынма! Иртәгә мине авыл рәисе итеп куярга килгән район вәкиле алдында җавап тотасың килмәсә, хәзер үк бушат! Мотаваллар янына Себергә озатырга да күп сорамам. На, малкай, – дип, атының итегенең үкчәсе белән корсагына бәреп, атын куалады Арслан.
Шәмсия, үзалдына сөйләнә-сөйләнә:
– Ярар. Булды, булды, аңладым. Беләбез. Хәерче баеса, чабатасын түргә элә. Син кайтып кергәнче, мин турыдан гына кайтып җитәм әле, – дип, тәртә арасына керде. – Әйдә! На, җенле Шәмсия! Җеннәреңне җик тә, кушаяклап, авылыңа җилдерт! – Арслан ашыгып, урман караңгылыгына кереп югалды.
Урманны чыгып, авыл капкасына якынлашуга, үзенең кемлеген белдерергә теләп, байракны авылдашлары күрерлек киң җәеп, кырыйга чыгарып тотты. Кызу эш вакыты булганга күрә урамнарның бушлыгына эче пошып, ара- тирә кычкыргалап, атын куган булып, авылдашларының игътибарын үзенә юнәлтмәкче иде дә, аның акырган тавышына күнеккән халык урамга борылып та карамады. Капка төбендә басып торган, моңарчы байракны ашъяулыктан аермаган авылның бердәнбер диванасы Имамның:
– Арслан абый, әллә чүпрәк сатучы килгәнме? – дигән шат тавышы ишетелде.
Арслан, урамда җан әсәре булмавына, шатлыгын уртаклашырга авылының бердәнбер кешесе – анда да дивана чыгып басканына үртәлеп:
– Килгән! Сата! Анаңны да, атаңны да сата! – дип акырды.
– Әткәй белән әнкәй кирәкми. Боларыннан да туйган. Орышалар. Ыштан кирәк. Күлмәк кирәк. Өйләнергә хатын кирәк, – диде Имам, күлмәк ертыгыннан шатыр-шотыр корсагын кашып.
***
Арслан төне буе йоклый алмады. Хыялы белән Мотавалның өендә саташып йөрде. Өстәлне әле болай, әле тегеләй куеп карады. Районнан алып кайткан байракны бер – баскыч өстенә, бер өйнең кыегына элде. Аннары сугышта ялгыш, очраклы гына, командир бүлмәсенә кергәнен исенә төшереп, шатлыгыннан көлеп җибәрде. Анасының: «Әллә саташасың инде. Ярты төн уртасында шаркылдап көлеп ятасың! Бастырыласың бугай, бисмиллаңны әйтеп, борылып ят әле», – диюенә:
– Юк. Төш күрдем, – дип акланды. Командир бүлмәсендә байрак нәкъ командир утырган кәнәфинең артында эленеп торуын исенә төшереп: – Нигә?! Мин дә иртәгәдән командир булам лабаса. Минем командирлардан кай җирем ким, – дип, байракны үзе утырасы кәнәфинең артына элмәкче булды.
– Юк! – диде ул, үзе дә сизмәстән, кинәт кычкырып.
Тавышка әнисе торып утырып:
– Нигә акырасың?! Нәрсә юк?! Алладан ераклаштың. Җеннәр белән саташасың. Мәчетне ябып, көфер почмагы ясарга уйлыйсың! Саташасың! Бастырыласың! Йокла! – диде.
– Рәхмәт! Күп йокладым. Син йокы симерт! – дип кычкырды улы.
Байракның икәү булмаганына үртәлеп, иртәгә районнан килгән вәкилдән тагын берәрне сорарга тәвәккәлләп, юрганын башыннан ук бөркәнде. Йоклый алмады. Шыбыр тиргә батып, юрганы астыннан чыкты. Тәрәзәдә таң сызылып килгәнен күреп:
– Ярый, торырга кирәк. Минем, Мәликәнеке кебек, эшем бетмәгән. Муеннан эш көтә, – дип, мыгырдана-мыгырдана, киенеп чыгып китте.
Арслан түбәгә менәргә баскыч сөяп маташканда, берәм-берәм, Батырҗан, Галимҗан, Гөлйөзем дә килеп җитте.
– Йоклап йөрисез, иптәшләр. Йоклап. Озакламый, районнан вәкил килеп җитә. Безнең бер эшебез дә эшләнмәгән. Арт саныгызга кояш төшкәнче йоклыйсыз! Ничек уйлыйсыз: җыелышны өйдә үткәрәбезме, әллә ишегалдындамы?
– Минем уйлавымча, ишегалдында үткәрү дөресрәктер.
– Батырҗан, әйтимме бер сүз? Син уйлавын уйлагансыңдыр да, син уйлаганнан бер нәрсә дә үзгәрми шул. Моннан соң менә мин ничек уйласам, шулай булыр. Җыелышны өйдә, кәнсәләрдә – минем бүлмәдә үткәрәбез.
– Әйттем исә кайттым. Халык сыярмы соң?
– Сыяр! Сыйдырырбыз!
– Халык сыймыйча, районнан килгән вәкил алдында кыен хәлгә кала күрмә, диюем генә.
Арсланның бар хыялы – районнан килгән түрә белән беррәттән, янәшәсендә, үзенә булачак бүлмәдә утыру булса да, җыелган халыкның бүлмәгә сыймау куркынычы шикләндерә иде. Вәкил алдында шелтә алудан шүрләп, төссез, бернинди дә мәгънә аңлатмый торган нурсыз, аңлаешсыз күзләре белән Батырҗанга карап елмайган булып:
– Шаярттым! Өстәлне ишегалдына чыгарыгыз, – диде.
Галимҗан белән Батырҗан идарә урнашкан йорттан озын өстәл алып чыгып, баскыч төбенә куйдылар.
– Галимҗан, йоклап китәсең бит инде. Бар, тизрәк халыкны җый! Галимҗан алан-ялан каранды да:
– Була ул, – дип, урамга чыгып йөгерде.
– Ә син, Батырҗан, эскәмияләр ташы! Мин районнан алып кайткан байракны эләм. Гөлйөзем, нәрсә аягүрә йоклап торасың?! Бар! Өстәлгә комач постау җәй!
Алар әзерләнгән арада, үзара гәпләшеп, шау-гөр килеп, ишегалдына халык җыела башлады. Кайберләре аптырашта, кайсыларыдыр көлә. Читән Мәчтиге генә, диванага сабышып:
– Нәрсә булган соң, җәмәгать?! – дип сорады.
Мәчтикне өнәп бетермәгән Гапсаттар, сүз юктан сүз булсын, дигәндәй:
– Бушка шикәр өләшәләр, – дип куйды.
Җыелган кешеләрнең күпчелеге көләргә тотынды. Урамнан Аю Кәрименең капка тәләкәсе кадәрле генә сакау малае килеп керде дә бөтен ишегалдына ишетелерлек итеп сөрән салды:
– Килделәл!
Төркем икегә аерылып, уртадан юл ачылды. Ишегалдына күн тужуркадан, күн фуражкадан, галифе чалбар, хром итек кигән, кыр сумкасы аскан Минһаҗев, аның артыннан шундый ук киемнән Нуриәхмәт килеп керде. Авылдашлары, Нуриәхмәтне күреп, умарта күчедәй гөжелдәп алды. Кайберләре, сискәнеп, артка чикте. Кайсыларыдыр, кызыксынып, Нуриәхмәтне якыннанрак күрү теләге белән, алга чыктылар.
Арадан берәү:
– Карагыз әле тегене, «янарал» булып кайткан түгелме соң? Алдатамы соң! Мулла баласы әле ул! – дип кычкырды.
Икенче берәү:
– Менә хәзер күрмәгәнегезне күрсәтәчәк, – дип өстәде.
– Күрсәтә, дип, мин гомерем буе Мотавал хәзрәткә зыян китергән кеше түгел, – дип чәчрәп чыкты Чөлдерек Гафиятулласы.
Арслан сигезгә бөгелеп, башын иеп, ике кулын сузды:
– Исәнмесез, иптәш Минһаҗев!
Минһаҗев, көр тавыш белән:
– Исәнмесез, иптәшләр! – диде.
– Аллага шөкер! Әлегә зарланмыйбыз, кем... Иптәш! Район кунагы. Хак бит, Гыйльмулла яшьти. Зарланырлык түгел бит.
– Шулай, Нурислам. Әлегә зарланырлык түгел, – дигән тавышлар ишетелде. Кәҗә Шәрифулласы, ялагай тавыш белән:
– Күреп торам. Килгән туварищ – минем кебек вәенный. Позвулте спрәсит, подполковник... то есть полковник?.. Полковник! – дип, Минһаҗевка кулын сузды.
Арслан, Шәрифуллага карап:
– Әй син, кәҗә, күземнән югал! Кемгә әйтәләр! – дип пышылдады. Шәрифулла, һаман әрсезләнеп, ялагай тавыш белән ике кулын сузып:
– Исән-имин килеп җиттегезме, иптәш полковник. То есть подполковник!
– дип кычкырды.
Минһаҗев, Шәрифулланың наданлыгыннан көлеп, нәкъ аныңча итеп ике кулын биреп:
– Рәхмәт! Тувариш, рәхмәт, – дип күреште дә өстәл артына атлады. Шәрифулла, район вәкиленең кулын кысу бәхетеннән исереп, кая басканын белмичә, аңа иярде. Батырҗан, Шәрифулланың башындагы бүреген алып, артка – ишек төбенә ыргытты.
– Сиңа әйттеләр түгелме?
Шәрифулла:
– Ысылдама миңа, ата каз! Күрмисеңмени, ул – минем күптәнге танышым.
Ике кулын биреп күреште! Хәзер тигезлек. Ур-ра, рвәлүтсия җиңде! – Минһаҗевның алдына чыкты да, уң кулы белән өстәлгә күрсәтеп: – Түргә, түргә рәхим итегез, иптәш нәчәльник! – дип өтәләнде.
Галимҗан астыртын гына, Минһаҗев күрмәгәндә, Шәрифулланы иңсәсе белән халык арасына төртеп җибәрде.
– Ычкын күз алдымнан!
– Нигә төртәсең син мине? Кая сез сөйләгән тигезлек?
Шәмсия әби, аптырап:
– Моның шикәре күренми ләбаса, – дип сөйләнде.
Халык гөр килеп көлешеп алды. Зиннәтулла, Шәмсиянең колагына, халыкка ишетелерлек итеп:
– Шәмсия, төенчегеңне тыгып куй. Бу юлы оныткан ул аны, – диде. Минһаҗев җайлап кына өстәл артына кереп басты. Фуражкасын салып, кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алганнан соң:
– Иптәш Мотавалов, нәрсә аптырашта калдыгыз?! Минем яныма узыгыз. – Уң ягында басып торган Арсланга карап: – Иптәш, Мотаваловка урын бирегез! – диде. Арслан, теләр-теләмәс кенә читкә китеп:
– Нуриәхмәт, син нәрсә, чит кеше кебек басып торасың? Түргә үт, түргә, – диде.
Нуриәхмәт Минһаҗев янына кереп баскач, ул:
– Булыр, иптәшләр, шикәре дә, икмәге дә булыр. Шулаймы, иптәш Мотавалов, – дип, Нуриәхмәтнең иңсәсеннән какты.
Арслан, сигезгә бөгелеп, ялагай хәрәкәтләр ясап, муенын суза төшеп:
– Башлыйбызмы, иптәш Минһаҗев? – дип куштанланды.
Минһаҗев ризалык белдереп баш селкеде һәм Нуриәхмәткә, утырабызмы, дигән хәрәкәт ясады:
– Иптәш Мотавалов, рәхим итегез!
Нуриәхмәт сабыр гына район вәкиленең утырганын көтте. Ул утырганнан соң гына утырды.
– Җәмәгать! Дөресрәге, иптәшләр, авылдашлар! Таныш булыгыз, волостьтан килгән кунагыбыз, яңача әйтсәк, район вәкиле, Галәү иптәш Минһаҗев! – Арслан кул чаба башлады. Кул чабарга иренеп утырганнарга усал караш ташлап: «Рәхмәт, авылдашлар! Рәхмәт, иптәшләр!» – дип кычкырды.
– Мин аны Чталин иптәш дип уйлаган идем...
Гыйльмулла карт, пышылдап:
– Тик кенә утыр инде, Шәмсия. Чталин иптәшнең мыегы бар, – диде.
– Әби, Сталин иптәшнең авыл саен йөрергә вакыты юк. Менә шуның өчен ул мине бирегә җибәрде дә. «Иптәш Минһаҗев, барып, барысына да аңлатып, сөйләп кайт», – диде. Мин сөйләгән сүзләрнең барысын да бөек атабыз Владимир Ильич Ленин һәм Сталин сүзләре дип кабул итәрсез.
Арслан кыңгырау шылтыратты.
– Җәмәгать, тавышларны бетерик. Кунакка хөрмәт дигән нәрсә булсын.
– Әй, кыңгырау чыңлагач, бигрәк күңелле булып, яшь чакларым искә төшеп китте, – дип кеткелдәде Шәмсия карчык.
– Нәрсә, Шәмсия, әллә кияүгә чыккан чагың исеңә төштеме?
– Шәмсиянең кыңгырау тавышлары күп булды инде аның. Мин белгәне генә дүртәү!
– Ялгышасың, Гыйльмулла энем, өчәү генә. Ике-өч ел саен үлделәр дә тордылар, үлделәр дә тордылар. Мозаффарым ундүртенче елда сугышта һәлак булды. Ә Исмәгыйлем...
Арслан, утырган җиреннән торып:
– Җитте инде сезгә. Үлгән ирләрегезне санарга килмәдек ләбаса. Тавышны бетерик. Сүз иптәш Минһаҗевка бирелә, – диде.
Минһаҗев урыныннан торды:
– Җыелышның беркетмәсен кайсыгыз язып бара?
Шәмсия әби:
– Әнә Арслан безнең бик оста. Беркемгә дә авыз ачарга ирек бирми. Телгә басарга гына тора, – диде.
– Ни бит әле, иптәш Минһаҗев, мин үзем җыелышны алып барырмын дигән идем. Менә иптәш Батырҗан язып барса, сез ничегрәк уйлыйсыз?
– Укый-яза белмәгәнемне беләсең ич инде. Әнә Галимҗан булдыра ул эшне, – диде Батырҗан, авызын турсайтып.
– Син нәрсә, әлифне таяктан аера белмим. Булмый миннән, – дип кул селтәде тегесе.
– Юк, аннан булмый. Мондый очракта минем – Шәрифулла абзагызның фикерен тыңлагыз. Аңгыра лабаса ул! Аңгыра булганга, мулла сабагына да йөртмәделәр аны. Булдырса, Арслан булдыра инде аны. Ул көне-төне, сәвит башлыгы булырга тырышып, бишкә ярылырдай булып йөри. – Озак кына чыраен чытып, муенын кашып, уйлаган булып торды. – Хотә... Юк, аннан да булмый, иптәш нәчәлник. Чыбыркыны утыз ике чаттан менә дигән итеп үреп бирә ала, әмма укый-яза белми. Чеп-чи надан! – дип кычкырды.
– Үзең яз! Ике сүзнең берендә: «Мин – авылда бердәнбер укымышлы кеше!» – дип авыз чайкыйсың.
– Уйлап чыгарма. Минем белән булышуыңны ташла, Арслан. Мин сиңа Батырҗан да, Галимҗан да түгел. Тешләрмен, тешләгән җирдән өзәрмен! – дип чәрелдәде Шәрифулла.
– Шәрифулла, нигә, теге заманда син йөрдең түгелме соң? Староста үлгәч, минем грамотам җитәрлек, мине староста итеп куегыз, дип. Күпме вулыс юлын таптадың!
– Минме?! Син нәрсә, Зиннәтулла?! Үз акылыңдамы?!
– Син шул. Вулыс белән авыл юлын таптап, алты кием чабата туздырдым, дип, үзең сөйләп йөрдең ләбаса. Сүзем ялган булса, әнә Гыйльмулла үлмәгән, ул сүземне раслар.
– Булды, булды андый хәл, Зиннәтулла. Хак сүз. Ундүртенче елгы сугышта да писер булдым, дип сөйли идең.
– Каян беләсез? Бәлки, мин секретный телдә язганмындыр!
Чынында, Шәрифулла герман сугышы тәмамланырга ике атна чамасы кала сугышка алынып, бер немец та күрмичә, атна-ун көннән әйләнеп кайткан иде. – Бәйләнмәгез инде шуңа. Кәҗәләр теленнән гайре берни дә белми ул! – дип чәрелдәде Мәчтик.
Халык гөр килеп көлешергә тотынды.
– Әй, кем сөйли бит, кем сөйли... Мәчтиккә дә тел чыккан! Мин Кәҗә булсам, син – Читән!
Шәрифулланың иң үртәлгәне – үзенә «кәҗә» дип әйтүләре иде. Яшьтәшләре сакал-мыекка күмелгәндә, аның битендә ялгыш кына ник бер төк булсын. Хатын-кызныкы кебек шоп-шома йөз, авылның Алабай Шәмсиясенекеннән дә нечкәрәк тавыш, уйнаклап торган арт сан, кәҗәнеке сыман алан-йолан карана торган күз, үткер караш...
Шәрифулла гомерендә дә хатын-кызга күтәрелеп карамады. Җитмәсә, шул килешсез кыяфәтенә өстәп, үз-үзенә, «кәҗәгә дә Ходай сакал биргән, мине шуннан да мәхрүм иткән», дип сөйләнеп йөреп, кушамат та тактырды.
Авыл халкының телендә Мәснәви дигән исем дә юк, «Читән Мәчтиге» дигән кушамат кына бар. Аның исемен авылның берничә картыннан башка беркем дә хәтерләми, һичкем дә белми. Мәснәвинең нәсел башы – элек-электән тирә- якта дан тоткан, талдан читән, каз оясы, әрҗәләр, бала арбалары, байларга тарантас, өстәл, урындыклар үргән осталар – Коләхмәтовларга барып тоташа. Шул хезмәтләре өчен аларны «читән мастеры» дип атаганнар да. Тора-бара, нәселдән килгән һөнәр кулдан-кулга күчә-күчә вакланган, кул киткән. Мастер – Мәчтирга, ә Мәчтир – Мәчтиккә әйләнгән.
Шәрифулла башын селкеп торды да:
– Сез наданнар белән ерак китеп булмас, – дип, халык арасына кереп югалды.
– Әйдә, әйдә, Арслан энем, син хуҗа булырга җыенасың, дилбегәне чит кешегә тоттырма. Аллам сакласын, мәхрүм булып калуың бар. Үзең күрәсең, җил борылырга тора, – диде Зиннәтулла.
Шәрифулла, халык арасыннан башын чыгарып:
– Зиннәтулла, телеңне әрәм итмә. Булмый, булмый ул аңардан. Үзе көткән кәҗәләрне дә йә Нуриәхмәттән, йә Галиәхмәттән саната иде ул.
Минһаҗев кыңгырау шалтыратты:
– Тынычланыгыз! Иптәшләр, тынычланыгыз!
– Улым, сиңа әйтәм. Килгән кунак! Шалтыратмасана шул кыңгыравыңны.
Күңелем тула.
– Ярый. Әби, сез тыныч кына булсагыз, бүтән шалтыратмам. Уку-язуга килгәндә, зыян юк, иптәшләр. Совет власте укырга да, язарга да өйрәтер. Алайса, иптәш Мотавалов, синең үзеңә язарга туры килер, – диде Минһаҗев.
– Ул яза. Ул безнеңчә дә, сезнеңчә дә яза. Аның грамыт җитәрлек.
– Нурислам абзый, тылмач кирәкми.
– Анысы хак. Арслан энем, тылмач түгел, без наданнарның сүзен теркәп бару өчен писер кирәк, – дип гөжләде халык. Минһаҗев торып басып, тамак кырганнан соң:
– Иптәшләр! Без, Нуриәхмәт иптәш Мотавалов белән Совет власте өчен көрәшеп, ике елга якын окопларда бергә яттык. Ул – минем гомеремне саклап калган чын кызылгвардеец. Ул гына да түгел, Нуриәхмәт иптәш – минем остазым. Мине хәреф танырга, укырга өйрәткән беренче мөгаллимем. Ул күрсәткән батырлыкларны санап китсәң, шактый вакыт кирәк булыр иде. Кичә бу батыр кызылгвардеецка – Мотавал улы Нуриәхмәткә – РСДРПның партия билеты тапшырылды. Ул – сезнең авылның беренче коммунисты. Рөхсәт итегез, Мотаваловка партия билетын сезнең алдыгызда тапшырырга! – дип кычкырды.
Сумкасыннан билет алып, Нуриәхмәткә тапшырды да, кулын кысып:
– Революциягә һәм партиягә һәрвакыт тугры булып калыгыз! – дип кул чаба башлады, аңа авыл халкы кушылды.
Арадан берәү:
– Имәндә икән чикләвек! – диде.
Читән Мәчтиге:
– Дөньялар үзгәрә... – дип пышылдады.
Кәҗә Шәрифулласы да, йомшак кына тавыш белән, кызганулы кыяфәт чыгарып:
– Кара әле, Нуриәхмәт, Мотавал хәзрәтнең хат-хәбәре юктыр? – дип белеште.
– Бар, ди. Сиңа, кәҗә киявенә, сәлам әйткән, ди!
Халык көлүеннән өстәлдәге графин белән стаканга кадәр зыңлап торды.
Халык озак кына тынычлана алмады. Арслан кабат-кабат кыңгырау шалтыратты. – Синнән сорамыйлар, Читән!
– Иптәшләр! Тынычландык, тынычландык. Тыңларга өйрәник. Шулай, Шәрифулла. Тартар теленнән күргән, ди. Борчылмагыз, безнең авылда да коммунистлар артыр. Коммунистлар рәтендә тотарлык егетләребез бар. Иптәш Минһаҗев, хәзер нишләргә? – дип, иелә төшеп, Арслан Минһаҗевның колагына пышылдады.
– Көн тәртибен куй.
Чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмәгән Арслан, каткан җиңе белән тирләгән битен сөртеп алганнан соң:
– Нинди көн тәртибен? Безгә кайтмады бит ул, – диде.
– Урыныңа утыр. Иптәшләр, бүгенге җыен, ягъни җыелыш ике көн тәртибеннән торса, каршылар булмасмы?
– Мин каршы. Мин ике көн җыенда утыра алмыйм, кәҗәмне савасым бар! – дип кычкырды Шәмсия карчык.
Арслан графинга чиртте:
– Шәмсия әби, аңламыйсың икән, тик кенә утыр. Кәҗәңне саварсың да килерсең! Район вәкиле ике көн тәртибе дисә – ике көн, өч көн дисә, өч көн утырырбыз!
– Юк инде. Иптәшләр! Иң күп дигәндә, өйләгә кадәр җыелышны бетерәбез. Беренче көн тәртибе – коллективизация, ягъни колхоз төзү, икенче көн тәртибе – шушы төзелгән колхозга рәис билгеләү, – диде Минһаҗев.
– Улым, рәис кирәктерме, юктырмы, анысын белмим. Менә шул калхуҗ дигәнен күптән сөйлиләр. Шунысын аңлатсаң иде. Нәрсә була инде ул калхуҗ?
– Ашыкма, Шәмсия әби, хәзер барысын да аңлатырбыз.
Шәрифулла, көлә-көлә:
– Үзем аңласам, диген, Арслан, – дип чәрелдәде.
– Менә анысын синнән сорармын. Җыелыштан соң, яме, Шәрифулла.
Җәмәгать, тыңларга өйрәник инде.
– Менә син бик акыллы булып кыланасың да бит, Шәрифулла, нигәдер, безнең арада утыруың гына гаҗәп. Өстәл янына чакырмыйлар үзеңне, – диде Салисә атлы хатын.
– Бик талпынма, талпынма, Саескан. Йә очып китәрсең. Синең ише күкәй каракларын – Саескан Салисәләрен күп күргән. Беләсең килсә, Шәрифулла абзаң ундүртенче елда ук өстәл артында генераллар белән утырган, – дип җаваплады Шәрифулла.
Минһаҗев кыңгырау шалтыратты:
– Иптәшләр! Иптәшләр, тавыш!.. Тавышны бетерик. Болай булса, без төнгә кадәр утырачакбыз. Менә мин бүген партиябез кушуы буенча бирегә, ягъни сезнең авылга колхоз оештырырга килгән вәкил буларак, беренче көн тәртибен үзем башлап җибәрәм. Каршылар юкмы?
– Юк инде, юк! Башлагыз инде, башлагыз!
– Иптәшләр, илебез буйлап коллективизация бара. Коллективизация ул инде – колхоз...
Шунда, халыкны ерып, Үрдәк Әсмабикәсе чыкты да капкага таба атлады. Минһаҗев сөйләвеннән туктап, аның җыелышны ташлап чыгып китүенә гаҗәпсенеп, озак кына сүзсез басып торганнан соң:
– Сез, иптәш, кая болай? – дип сорады.
Халык арасыннан:
– Имиенә сөт төшкәндер. Баласын имезергә кайта ул.
– Яшь баласы бар аның.
– Имезсен, имезсен! – дигән тавышлар ишетелде.
Минһаҗев, Әсмабикә чыгып киткән якка карап, башын чайкый-чайкый: – Илебез буйлап... – дип дәвам итмәкче иде, халык арасыннан:
– Кара әле, Әсмабикә, тукта әле! Минем чуар тавыгыма да күз төшер әле, – дигән сүзләр яңгырады.
Арслан урыныннан торды:
– Җитәр инде сиңа, Шәмсия әби!
– Нәрсә җитәр?! Нәрсә җитәр?! Җәй буе йомыркасын сезгә салды! Минһаҗев, сүзне икенчегә борырга теләп:
– Колхоз ул, иптәшләр... – дип җөмләсен генә башлаган иде, урамнан Әсмабикәнең: «Батырҗан, кәҗә тәкәгез урамда йөри», – дигән тавышына Батырҗан, сикереп торып:
– Бәреп үтерәм кылый тәрене! – дип сөйләнә-сөйләнә, капкага таба китте. – Шул Шәмсиянең сукыр тәресе, көн-таң атса, кычкырып чакыра да ята шуны, – дип, капканы тибеп ачып, чыгып та йөгерде.
Минһаҗев сөйләвен дәвам иттерде:
– Коллективизация – ул инде «колхоз» дигән сүз. Менә шушы байлардан, кулак-муллалардан тартып алынган җирләрне бергә эшкәртеп, бергә икмәк үстереп, бергә уңыш алып, бергә бүлеп...
Мәчтик, Минһаҗевны бүлдереп, бик җитди кыяфәт ясап, тирән уйга баткан булып:
– Бергә бүлеп?.. – дип куйды.
– Әйе, бергә бүлеп.
Читән Мәчтиге урыныннан торды:
– Нуриәхмәт, яз! Бергә бүлеп, дип язарга онытма. Минһаҗев:
– Бергә ашыйбыз, дигән сүз. Ягъни мәсәлән...
– Анысын язма! Ашавын өйгә алып кайтып ашарбыз.
– Артып калган керемне сатабыз. Шул акчага мәктәп, булнис, клублар төзибез.
Шәмсия әби «бүлү» сүзеннән айный алмыйча утырганнан соң, кинәт уянып:
– Бик әйбәт! Бүлү – бик әйбәт! Энем, атың коргыры, исемең ничек әле... Бик әйбәт! Бергә-бергә тигез итеп бүлүгә ни җитә! – дип кычкырды.
– Бөек юлбашчыбыз иптәш Ленинның әйтүенә караганда, колхоз ул – күмәк хуҗалык, күмәк тормыш дигән сүз. Димәк, авылда сарык абзарлары, сыер утарлары төзибез. Күмәкләп эшлибез, күмәкләп ашыйбыз. Бергәләп, культуралы ял итәбез, – дип дәвам итте Минһаҗев.
Нурислам, кулындагы чыбыркысына карап:
– Утыз ел буе сыер, кәҗә, сарык артыннан өстерәп чапкан чыбыркымнан да котыласым бар икән, – дип куйды.
Урта рәтләрдә утырган Мөхәррәм карт, җилкә чокырын кашып:
– Котылырсың, бар, алай гына. Кара сакалың кабергә кадәр озата бара дигәндәй... – дип мыгырданды.
– Нигә алай дисең, Мөхәррәм. Соң бит, күмәкләп эшлибез, ди. Көтүгә дә бөтен авылыбыз белән чыгабыздыр инде.
– Кара әле, энем... Районнан килгән бала, сиңа әйтүем. Мин үзем аш-суга бик оста. Ашны авылыбыз белән бергә пешерү килешеп бетмәс. Нигә дигәндә, чисталык ягыннан чыгып әйтүем. Безнең авылда атнасына, аена бер тапкыр тәһарәт яңартмаучылар да бар, – диде Шәмсия әби.
Шәрифулла, Шәмсиянең итәк астыннан калкып:
– Кем бар, кем? Кешесен әйтеп сөйлә, Шәмсия кортка! – диде.
– Менә – син! Шәрифулла!
– Үзеңне бел!
– Тик торганнан әйтүем түгел, синең сасы исеңнән чыгып әйтүем. Кит әле янымнан, сасы көзән! Исеңнән башым әйләнә. Җилгәрәк чыгып утыр. Ә минем комганым гел үзем белән. Аш-суны үзем пешерермен, рәхәтләнеп, җирәнмичә ашарсыз, – дип кычкырды Шәмсия әби.
Җыелышның башыннан алып бер сүз дә дәшмәгән Нуриәхмәт түзмәде:
– Авылдашлар, уеннан узды! Сабыр гына тыңлап бетерик, – диде.
– Менә бит, энем Нуриәхмәт, дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса. Атаң
Мотавал хәзрәтнең дә мунча казанының кирәге чыкты. Иртәгә, Аллаһы боерса, чишмәгә алып төшеп, ком белән юып алып менәрмен әле мин аны. Сөйлиләр иде аны, калхуҗга кергәч, бөтен авыл бергә, җыйнаулашып, зур казаннан ашыйлар, бер юрган астында йоклыйлар икән, дип. Хак икән, – диде Шәмсия әби, аш пешерергә әзерләнеп үк бетеп.
– Син, Шәмсия, мытырыйгыңны сузма. Яшьләр безне үз яннарына салмаслар. Безгә, картларга, шул салам түшәлгән иске сәке булыр инде.
– Зиннәтулла абзый, җәмәгатең Бибисара җиңги рөхсәт итсә менәрсең сәкегә.
– Анысын – ул ягын онытып ташлаганмын икән әле. Хак сөйлисең кем... энем Галимҗан, – дип гөжләште халык.
Халыкны тынычландырырга теләп, Минһаҗев кабаттан кыңгырау шалтыратты.
– Иптәшләр, читкә китмик. Кем дә кем, беренче көн тәртибенә кушылып, колхозга член булып керергә ризалык белдерә, шуларның иптәш Мотаваловка килеп язылулары сорала.
Авылның алыптай гәүдәле Мофаззал атлы кешесе, халыкны ерып, алга – өстәл янына килеп басты.
– Мине беренче итеп, үз теләгем белән калхузга языгыз!
– Менә, иптәшләр, сезнең колхозның да беренче члены итеп бер иптәш кенәгәгә теркәлде. – Минһаҗев, ике куллап, Мофаззалның кулын кысты. – Котлыйм, иптәш! Котлыйм! Яңа төзелгән колхозның члены булуыгыз белән котлыйм!
– Рәхмәт! Рәхмәт! Менә син, иптәш, чәчәбез, урабыз, җыябыз, бергә бүлеп ашыйбыз, кирәк дип тапсак, артыгын сатабыз, дидең. Сатканнан килгән акчага мәктәп, булнич, тагын нәрсә әле... аты коргыры...
– Клуб, клуб төзибез.
– Ә... Әйе. Әнә Мөхәррәм исемә төшерде. Клублар салабыз, дидең. Әйтегез әле, ә ул икмәкне каян алып чәчәбез дә нәрсә белән эшкәртәбез?! Сабан, тырма каян алырбыз? Сыер, сарык, кәҗә абзарларын нәрсә белән төзербез?! – дип сорады Мофаззал.
Зиннәтулла карт та:
– Әйе? Ул абзарларга мал-туарны каян алабыз? – диде.
Халык гөж килеп шаулап алганнан соң, Мөхәррәм карт, бик белдекле кыяфәт ясап:
– Әйе. Бүлүен бүләрбез... – дип мыгырданды.
– Аңлатам. Син миңа абзый тиешледер инде. Исемегез ничек булды әле? – Анысы мөһим түгел. Авыл халкы мине Мофаззал дип йөртә. Аңлат шул, Минһаҗев иптәш, аңлат.
– Менә шушында колхозга язылган иптәшләр – колхоз членнары, дип
аңлаттым бит инде. Шушы кешеләр, бер гаилә булып, бер хуҗалык булып яшәгәч, үзләренең атларын, сыер-кәҗәләрен, сабаннарын, тырмаларын колхозга тапшырырга тиеш булалар. Менә шул сабаннар, атлар белән җыелган икмәкне... – дип дәвам итте Минһаҗев.
Мофаззалның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып алганнан соң, тезелешеп, ишегалдыннан чыгып барган тавыклары, сарыклары, кәҗә бәтиләре, сыерлары, бозаулары, камыт, эшлиялары күз алдына килеп басты. Ул бер – көлмәкче, бер, күңеле тулып, еламакчы булды. Ирене кипте, бугазына төер утырды. Калтыранган, зәгыйфь тавыш белән:
– Тукта әле, син берәр нәрсә аңладыңмы, юкмы, мин нигәдер бернәрсә дә аңламадым, – дип, әле уңга, әле сулга карады.
Сул як күршесе, көлемсерәп:
– Аның нәрсәсен аңлыйсы бар инде. Менә син үзең, үз теләгең белән, беренчеләрдән булып, калхузга кердең. Димәк, син, үз теләгең белән, беренчеләрдән булып, атыңны, сыерыңны калхузга китереп тапшырырга тиеш буласың, – диде.
– Ярый. Мин атым белән сыерымны китереп тә тапшырдым, ди. Ә менә аты, сыеры булмаган кешеләр нишли? Мәсәлән, менә Шәмсия әбинең сыңар күзле кәҗәсеннән ары бернәрсәсе дә юк.
– Ул кәҗәсен тапшыра.
– Аның сыңар күзле кәҗәсе белән минем сыерымны бергә бәйләп куябызмы?!
– Шуның өчен дә колхоз инде ул, иптәш, – дип кырт кисмәкче булды Галәү. Мөхәррәм карт, сүзгә кушылып:
– Ә кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? – диде.
Нурислам карт өстәл янына килде.
– Кәҗәсе дә булмаган кеше, Мөхәррәм яшьти, калхузга чыбыркысын бирә. Мәгез чыбыркымны, языгыз мине дә калхузга!
– Пычагымамыни ул синең чыбыркың!
– Алай димә, Мөхәррәм. Алай димә, туганкаем. Эш коралы ул! Синнән – сабан, аннан – җилгәргеч, миннән – чыбыркы. Менә сиңа сәвит, менә сиңа калхуз! Сезгә, сәвиткә, кирәге чыгачак әле аның, чыбыркының.
Мофаззал, чыгырыннан чыгып:
– Юк. Бу шаярудан узды. Районнан килгән вәкил, син миңа аңлатып бир! Кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? – дип кычкырды.
– Әгәр колхозга языла икән, ул да колхоз члены була.
– Юк! Минем член буласым килми. Мин, үз теләгем белән, калхуздан чыгам. Мине сыз!
Шәмсия әби, урыныннан торып, бөкресен турайта төшеп, капкага таба атлады:
– Мин дә кайтыйм инде. Члин булам дип, үзем белән бергә картайган кәҗәмне бирер хәлем юк.
Минһаҗев, шаулашкан халыкны тынычландырырга теләп, графинга сукты.
– Иптәшләр, дөрес аңлагыз! Бүгенге көн белән генә яшәмәгез, киләчәккә карагыз! Менә син, әби, колхоз члены булдың, ди. Кәҗәңне колхозга тапшырдың, ди. Дөньялар яхшырып, колхоз баегач, социализм чәчәк атып, коммунизмга аяк баскач, синең ул ике имчәкле кәҗәң урынына сәвит хөкүмәте бушка, беләсеңме, нәрсә бирәчәк?!
– Нәрсә?
Арадан берәү:
– Дүрт имчәкле сәвитский кәҗә! – дип кычкырды.
– Туктагыз әле, оланнар. Буталып беттем. Ничек инде, дүрт имчәкле сәвитский кәҗә?
– Дүрт имчәкле булгач, ике башлы, сигез аяклы кәҗә тәкәсе була торгандыр инде ул!
Батырҗан кабаланып килеп керде дә, сүз аның кәҗәсе хакында бара дип уйлап: – Сиңа, Мөхәррәм абзый, үзеңнең аңгыралыгың гына җитмәгән, инде кеше башын бутыйсың. Кәҗә тәкәсенең имчәге була димени?! Тәкә ич ул, тәкә! Каһәр суккан тәкә! – дип акырды.
Җыелган халык, кәҗә тәкәсе артыннан чабып, шабыр тиргә баткан Батырҗанның хәлен аңлап, дәррәү көлергә тотынды. Арслан Батырҗанга:
– Тик кенә тор. Син үзең кәҗә! – дип ысылдады.
Батырҗан Арсланга акаеп һәм җирәнеп карап алганнан соң:
– Син каян беләсең соң? Кәҗә күргән кешемени син?! Синең бетле
тавыгыңнан гайре нәрсәң бар соң?! Ике башлы кәҗә буламыни? – дип ырылдады. Зиннәтулла карт:
– «Дүрт имчәкле кәҗә» сүзе чыккач, аптыраганнан әйткәндер, Шәмсияне кызганып. Ашатырга җиткерә алмас, уфалла арбасы белән генә ташып, – дип аңлатты.
– Ярый, иптәшләр, мине вакыт кыса. Әле минем тагын өч авылда буласым бар. Хәзер без икенче көн тәртибенә күчик. Колхозга рәис билгелик. Каршылар юкмы? – диде Минһаҗев, моннан тизрәк китәсе килеп.
– Мин каршы. Башта мине калхуздан сызыгыз! – дип кычкырды Мофаззал. – Без ул эшне булдыра алмыйбыз, иптәш.
– Ничек булдыралмыйсыз?!
– Сезне колхоздан чыгару өчен, колхоз утырышына куярга кирәк.
– Куегыз!
– Утырышка куяр өчен, колхоз членнары өч кеше булырга тиеш.
– Ә сез, ә мин?
– Беренчедән, мин – сезнең колхоз члены түгел, районнан килгән кеше, икенчедән, сез үзегез генә. Әйтеп торам, кимендә өч колхоз члены булырга тиеш, дип. Шуларның икесе, сезне колхоздан чыгарырга, дип, тавыш бирсәләр – кул күтәрсәләр, сезне колхоздан чыгарып булыр иде. Хәзергә мин бу эшне эшли алмыйм, – диде Минһаҗев.
– Ярар, сүз куертма. Берүзең бер калхуҗ булып яшәрсең әле. Теге рәис дигәне нәрсә була тагын? – диде Шәмсия карчык.
– Анысы, Шәмсия, сәвит старостасы, дигән сүз була торгандыр инде.
– Юк, бабай, ялгышма. Исемегез ничек була әле?
– Гыйльмулла атлы карт булам мин.
– Староста түгел, Гыйльмулла абзый. Яңа төзелгән колхозның җитәкчесе була. Йә, иптәшләр, нинди тәкъдимнәр бар?! – диде Минһаҗев.
Батырҗан, Арслан карашын тоеп, ашыга-ашыга урыныннан торды:
– Җәмәгать, авылдашлар, мин үзем Арслан иптәшне тәкъдим итәр идем. Галимҗан, урыныннан кубып:
– Мин дә Батырҗанга кушылам. Нәрсә генә дип әйтсәгез дә, безнең авылда
Арсланга җиткән тәвәккәл кеше юк! – диде.
– Ә менә хәзер мине тыңлап карагыз! Мин сезгә кушылмыйм. Үз калхузым!
Колхозның бердәнбер члены мин. Үзем рәис булам. Берегезне дә калхузыма алмыйм. Надан Арсланга минем калхузда урын юк! – диде Мофаззал.
Берничә карт та үз фикерләрен әйттеләр:
– Мин үзем калхуз дигәннәренә кермим. Башта, кулак, дип, атымны, сыерымны алып чыгып киттеләр. Хәзер, калхуз төзибез, дип, актык кәҗәмне – балалар ризыгын тартып алмакчы булалар. Юк, барып чыкмас! Шулай бит, Гыйльмулла, Мөхәррәм яшьти?!
– Бик дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Мин дә калхуз төзүгә каршы. Мөхәррәм ничек уйлый торгандыр!
– Таптылар савым сыеры! Атна саен килеп талыйлар. Безне Никүләй патша да болай таламады.
– Кемнәрнеңдер калхуз төзеп яшисе килә икән, без картларның киңәше шул: әнә, Нуриәхмәтне сайласыннар. Ялгышмаслар.
– Дөрес, Зиннәтулла! Аның аң-белеме җитәрлек.
– Гыйльмулла, хак сөйлисең. Иң кулай кеше шул. Булдырса, ул гына булдыра.
– Җәмәгать, сез Нуриәхмәтнең мулла баласы икәнен дә онытып җибәрмәгез. Шулай түгелме, Галимҗан? – диде Батырҗан.
– Шулай булмыйча! Барыбер калхуз тәгәрмәченә таяк тыгачак ул.
– Арслан да, Галимҗан да хак сөйлиләр. Икмәк бирер чак кына килеп җитсен, ул үзенә барыбер артык алырга тырышачак.
– Дөрес, Батырҗан! Каны бозык аның. Мулла баласы ич ул. Иптәшләр, район вәкиле иптәш Минһаҗев, мин Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп куярга каршы түгел. Әмма ләкин шунысы бар бит әле аның. Безне районга җыйгач, шундый сүзләр әйтелгән иде. Калхуз белән кулак, мулла балалары гына түгел, хәтта аларның туганнары да идарә итәргә тиеш түгел, дип. Алай гына да түгел, хәтта аларны калхузга алу да – законга каршы бару. Бу исә яңа төзелеп килә торган калхузларның, Сәвит властеның таркалуына китерәчәк, дип. Шулай булгач... – дип карышты Арслан.
– Димәк, Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп кую түгел, хәтта калхузга да алырга ярамый. Без сине дөрес аңладыкмы, Арслан?
– Бик дөрес!
– Төш өстәл артыннан. Бир урыныңны Арсланга!
Шулчак Нуриәхмәт торып басты:
– Авылдашлар! Әйе, мин – мулла баласы. Әмма ләкин мин, үз теләгем белән, коммуналар төзү нияте белән, революция җиңсен дип, көнне төнгә ялгап, үз атама, үз абыема каршы сугышып йөргән кеше. Болар барысы да сезнең күз алдыгызда булды. Мин рәис булырга җыенмыйм. Минем аңа грамытым да җитеп бетми. Әмма ләкин мин үземне колхоз члены булырга лаеклы дип саныйм. Моңа сез дә, район вәкиле Галәветдин иптәш Минһаҗев та каршы килмәс дип уйлыйм.
– Нишләп каршы килсеннәр?! Шулай түгелме, Нурислам?
– Бик дөрес, Шәмсия. Кем тели, рәхим итсен.
– Сез шулай дисез дә ул, Шәмсия әби, Нурислам абзый, барыбер халыкны алдау юлына басачак ул. Кеше өлешенә кызыга торган затлар алар, – дип өтәләнде Батырҗан, урыныннан сикереп торып.
– Борчылма, Батырҗан. Синең өлешең кирәкми миңа.
– Ялгышма, энем Батырҗан. Аның нәселе андый түгел. Мотавал абзый андый комагай кеше түгел иде. Мәхдүм булса да, кечкенәдән урак тотып үскән бала ул Нуриәхмәт. Без, аның өлгерлегенә карап, шаклар ката идек. Мотавал хәзрәт аларның икесен дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде, – диде Зиннәтулла карт.
– Син, Зиннәтулла абзый, бик кистереп әйтмә. Авылдашлар, әйтегез әле, район вәкиле алдында... Атасы Мотавал авыл халкын аз таладымы?
– Энем Батырҗан, егерме беренче елгы ачлык чорында, Мотавал абзаң булмаса, син инде әллә кайчан каткан була идең, – диде Зиннәтулла карт, тыныч кына.
Батырҗан, ярсып, сүзен әйтәлми озак кына авыз эчендә ботка болгатканнан соң, кинәт теле ачылып, өзек-өзек авазлар чыгарды:
– Зиннәтулла абзый, торасың да, егерме беренче ел, дигән буласың, торасың да – егерме беренче ел... Әйе, харап икән! Нишләде Мотавалыгыз?.. Егерме беренче елны нәрсә җимерде, ә?! Гыйльмулла абзый?! Мөхәррәм абзый?.. Сезнең сүзегезне көтәм, картлар.
– Ачка шешенеп, әллә кайчан бөтен авылыбыз белән дөмегә идек. Минем сүзләремне авылыбызның иң өлкән карты Нурислам бабагыз куәтләр.
– Хак! Мотавал булмаса, хәзер без монда, калхуз төзибез дип, баш ватып, җыен җыеп утырмас идек. Бу җирдә авыл түгел, алабута үскән булыр иде.
– Харап иткән инде Мотавалыгыз, уч тутырып, көнаралаш икмәк биргән! Ачтан үтермәгән, имеш, – дип мыгырданды Батырҗан, картларны ашардай булып. – Син бирәнгә икмәкне кадаклап бирсәң, син бит аны төн чыкканчы
тыгынып бетерә идең дә икенче атнада ук ачтан аяк суза идең ләбаса!
– Иптәшләр! Мин дә, сез дә, райондагы хуҗалар да Нуриәхмәт иптәшнең кемлеген яхшы беләбез. Партиябез үз сафына алган коммунист иптәшне шелтәләп, мыскыллап, нахак бәла ягу – үзе закон бозу. Ә безнең яңа төзелеп килә торган Совет иле нахак бәла тагучыларны да җәзасыз калдырмас. Район җитәкчеләре Нуриәхмәт иптәшне яхшылап тикшерделәр һәм аны чын коммунист, революционер дип таныдылар. Мин үз исемемнән, сезнең исемегездән, район хуҗалары фикерен исәпкә алып, колхоз рәисе итеп Нуриәхмәт иптәшне билгеләргә, дигән тәкъдим кертәм. Кемнәр шушы тәкъдимгә кушылалар, кул күтәрүләре сорала. Тәртип шундый. Кем исеменә куллар күбрәк күтәрелә, шул иптәш колхоз рәисе итеп сайлана. Әйдәгез, иптәшләр, кайсыларыгыз беренче тәкъдимгә кушыла, кулларыгызны күтәрегез! – диде Минһаҗев, җыелышны тизрәк тәмамларга ашыгып.
Халыкның яртысыннан күбрәге кулларын Нуриәхмәт файдасына күтәрсә, тора-бара, берән-сәрән, калганнары да башкаларга кушылдылар. Чарланган район вәкиле Галәветдин Минһаҗев, йоклап калган, аңлап җиткермәгәннәрне дә, тәмле теле белән сыйлап, үз файдасына эшләтте.
– Нурислам абзый, сезнең кулны күрмим.
– Улым, ике кулымны да күтәрсәм ярыймы?
– Җәмәгатегез өчен дә, дисезме?
– Әйе.
– Ярый.
Батырҗанга усал карап, йомшак кына итеп:
– Ә сез, иптәш революционер?..
Батырҗан үзе дә сизмәстән, каушавыннан кулын күтәрде:
– Минем бер кулым авырта, берсен генә күтәрсәм ярыймы?
Шәмсия әби ике кулын да күтәргән Шәрифуллага:
– Әй, син, бер генә кулыңны күтәр. Синең җәмәгатең юк, – диде. Минһаҗев, матур гына елмаеп, Арсланга карады. Арслан теләр-теләмәс кенә кулын күтәрде, аңа Галимҗан кушылды.
– Каршылар?..
Берничә кеше кулларын күтәрергә генә җыенган иде, Галәү шунда ук:
– Әйе, тыңлыйм сезне. Сез инде, колхозга кермәгән кешеләр нишлиләр, дип сорамакчы буласыздыр. Колхозга кермәгән кешеләр үзләре теләгәнчә яшиләр. Патша заманында, патшага каршы барган кешеләр ничек яшәсә... Хәзер бит Николай заманы түгел. Башка заман!
Каршы күтәргәннәр шунда ук кулларын төшерделәр.
– Каршылар юк! Димәк, күпчелек тавыш – Нуриәхмәт иптәш файдасына. Нуриәхмәт иптәш, сез яңа төзелеп килә торган колхозның беренче рәисе итеп билгеләндегез. – Минһаҗев Нуриәхмәтнең кулын кысты. – Тәбрик итәм! Шуның белән җыелышны төгәллибез. Колхозга караган нинди генә сорауларыгыз булса да, бүгеннән башлап, Нуриәхмәт иптәшкә мөрәҗәгать итә аласыз. Сау булыгыз, иптәшләр!
Минһаҗев, урыныннан торып, чыгарга җыенды. Нуриәхмәт, Мофаззал һәм тагын берничә кеше, аны озатырга дип, урыннарыннан кузгалдылар.
Шәрифулла, урындыгына басып:
– Тагын шулай килегез, иптәш нәчәльник! Кунак булып, туп-туры үземә килегез! – дип кычкырды.
Арсланның тәмам ачуы чыкты.
– Туп-туры үземә килегез, туп-туры үземә килегез... Кайда чакырмакчы буласың?! Кәҗә абзарынамы?! Өтәчке!
– Ә сине барыбер рәис итеп куймадылар! – диде тегесе, үртәп.
Арадан берәү:
– Үземә килегез, иптәш. Бар булганы белән кунак итәрмен, – диде.
– Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт. Кунак булырга иртә әле. Эшлисе эшләр күп.
Илне аякка бастыргач, кунактан кунакка йөрербез.
Шәрифулла, кулларын күкрәгенә куеп:
– Миңа ышаныгыз, иптәш нәчәльник. Бастырырбыз, иншалла, бастырырбыз!
– дип куштанланды.
Минһаҗев, Нуриәхмәтне култыклап, капкага атлады. Тавышын бүтәннәр ишетмәслек итеп:
– Дилбегәне каты тот! – диде.
– Иптәш, мин сезне аңлап җиткермәдем. Ниндидер фронт турында сүз алып бардыгыз. Мин сезне беренче тапкыр күрәм. Сез мине кем беләндер бутадыгыз бугай. Мин сезнең белән окопта ятмадым.
– Ялгышасыз, иптәш Мотавалов Галиәхмәт, то есть Нуриәхмәт иптәш. Ялгышасыз. Трантаста бергә утырып килү – окопта ятуга караганда да мөһимрәк. Миңа, шушы хуҗалыкка сезне колхоз рәисе итеп куярга, дип әмер бирелгән икән, димәк, мин аны үтәргә тиеш. Димәк, без – туганнар! Димәк, без бер окопта, бер шинельне ябынып ятканбыз! – диде дә кызу-кызу атлап чыгып китте. Халык аңа иярде.
Ишегалдында Арслан, Батырҗан, Галимҗан гына утырып калдылар.
Галимҗан бар көченә бер урындыкны тибеп очырды да алагаем озын эскәмиягә атланып утырды:
– Барыбер үзләренчә эшләделәр. Эт – этлеген, мулла баласы муллалыгын итте.
Бу сүзләрне әйткәндә, ул үртәлгән булып кыланса да, Арсланның рәис булалмаганына эчтән куана, күпме генә эчке халәтен сиздермәскә тырышса да, калтырап чыккан тавышы аның уйнавын сиздерә иде!
– Атасы китте, малае калды...
– Сез җебегәннәр белән мин бәйләнгән...
– Алай димә әле, Арслан. Нишли ала идек соң?
– Йоклап утырмыйлар иде аны. Ничә тапкыр өстәл артында йоклап китә
яздың! Терсәк белән төртеп, кабыргаңны сындырасым калган! Ә монысы җыелыш буена кәҗә тәкәсе куып йөрде.
– Борчылма, Арслан. Атасын сөргәнне, монысына гына теш үтәр!
– Үтәр, эш узгач! Ник сайландым көненә төшерәм әле мин аны. Нәселен корытып туктамасам, исемем Арслан булмасын!
Дәвамы бар.
"КУ" 11, 2016
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев