Мәгъсум Харисов

  • 14 февраль 2020 - 17:00
    Укытучы иртә чалара (ахыры)
    Әче сызгырып, миннән 2-3 метрга гына мина килеп тɵште. Килеп тɵште тɵшүен, ǝмма шартламады. Үзем дǝ белмǝстǝн: «Мин бу сугышта үлмим икǝн!» – дип кычкырып җибǝрүемне сизми дǝ калдым. Үрмǝлǝп траншеяга барып тɵштем...
    678
    0
    2
  • 13 февраль 2020 - 13:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. «Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде», – дип елый...
    558
    0
    2
  • 11 февраль 2020 - 15:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Мәхәббәтең төшкән кешене бик күп яклардан сынап, тикшереп карарга, аңа үз мөнәсәбәтеңне ачыкларга кирәк. Башкалар фикере белән дә хисаплашырга, шуннан соң гына төпле карарга килергә кирәк, минемчә. Өйләнгәндә миңа 23 яшь тулмаган иде. Мин үземнең булачак хатынымны һәрьяклап өйрәндем...
    734
    0
    1
  • 9 февраль 2020 - 11:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак та, күңелләр һаман якыная кебек...
    667
    0
    1
  • 8 февраль 2020 - 15:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман, без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Ат азыкларын караган булды һәм арба төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды...
    853
    0
    3
  • 7 февраль 2020 - 14:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Күзенә туры карасаң да, оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын, үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса!
    713
    0
    1
  • 5 февраль 2020 - 15:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды. Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка беркетелгән...
    611
    0
    2
  • 4 февраль 2020 - 15:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. «Киттем» дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: «Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!»
    590
    0
    1
  • 3 февраль 2020 - 15:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Кинәт: – Батам, коткарыгыз, – дигән әче тавыш һәм «бата, бата», дигән тавышлар яңгырады. Карасак, агымның түбәнге ягында, ярдан 8-10 метр ераклыкта бер калкып, бер чумып кемдер ага...
    736
    0
    2
  • 1 февраль 2020 - 18:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Мин яңа галушны киеп, Зөя буенда бик тә хозурланып йөргәндә, без – малайлар, гөрләп Зөягә ага торган ермак аша сикереп чыгып уйнарга тотындык. Башкалар артыннан мин дә сикердем. Сикерүен сикердем, әмма ләкин...
    679
    0
    1
  • 31 гыйнвар 2020 - 16:00
    Укытучы иртә чалара (дәвамы)
    Дәү әнкәй кәнәфидән егылып төшкән, күзлеге, китабы идәндә ята, үзе күзен йомган, сүзсез. Без, бу хәлне күреп, зур өйдә тегеп утыручы әткәй белән туган абыйга һәм әнкәйләргә әйттек. Алар: – Әни, әни, ни булды?! – дип эндәшсәләр дә, җавап бирмәде...
    925
    0
    2
  • 30 гыйнвар 2020 - 15:00
    Укытучы иртә чалара (автобиографик сәхифәләр)
    Заһирә иртә белән көтү куганда Фәсхетдинов Гыймадетдиннең ачык тәрәзәсе аша мичтән чыгарган икмәкләрен күрә. Ач кешенең, икмәкне күргәч, күзе яна, аңы болгана. Өендәге ач балалары тавышын ишеткән кебек була. Үзе дә сизмәстән, тәрәзә аша үрелеп, бер ипине алъяпкыч астына тыга...
    1120
    0
    1
Реклама