Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

Без башка чыктык

1928 елның җәендә Мөкри урамыннан буш план сатып алып, шунда безнекеләр нарат бүрәнәсеннән алты почмаклы өй салдылар. Яңа өйгә-йортка башка кем аерылып чыга?! Элекке авыл халкының гадәте буенча, төп йортта кече туган калырга, ә яңа йортка олы туган китәргә тиеш. Безнең йортта киресе булды. Әткәй белән туган абый (Хәнәфия) ничек, кайчан килешкәннәрдер, бу турыда әткәйләрнең дә, әнкәйләрнең дә балалар алдында сүз кузгатканнарын хәтерләмим. Тирә-күршеләрнең:

– Яңа йортка Хәнәфия чыга булыр, – дип сөйләшкәннәрен генә ишеткәләдем. Хәтта бу турыда үзебезнең бала-чагалар арасында да сүз булганын белмим. Шулай да мин эчемнән генә: «Яңа йортка без чыксак иде», – дип, еш уйлана идем. Ләкин, уемны сер итеп, үземдә генә саклый идем. Шулай булды да. Ниһаять, без 1929 елны яңа йортка күчтек. Яңа йортта бөтенесе дә әзер булганлыктан, төп йорттан бер чыбык та алып чыкмадык. Уртак мал-туарны бүлгәч, безнең өлешкә тае белән кара бия, тана белән сыер, 11-12 баш сарык тиде. Төп йортта да шулчаклы мал-туар калды.

Авылда кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү чоры да шушы елларга туры килде. Без яңа йортка күчкәч, авырлык Хәнәфия абый җилкәсенә төште, аны хәтта раскулачить иттеләр, өеннән дә куалап чыгардылар. Ул озак еллар ак мунчаны өй итеп торды. Урам буе белән салынган калай түбәле, ике өй арасындагы җылы чоланлы йорт, тәрәзә йөзлекләренең, кәрнизләрнең челтәрләп эшләнүләре, урам якта урыс капка, ишегалдында черепица белән япкан тимер ишекле саман кладовой, ишегалдында ике куш келәт, куш амбар, куш абзар, сарыклар өчен абзар, такта түбәле «П» хәрефе формасындагы каралты, арттагы ак мунча, атлы уру машинасы, орлык җилгәргеч (веялка), ике ат, бик яхшы өч комплект дирбия-упряжь, тарантас, ябулы чана, тимерход арба, ике төрәнле тимер сабан, ике савым сыеры, башмак тана, 2 еллык үгез (нигә кирәк булгандыр, без ул үгезне арбага да җигеп йөрдек), 50 башлап сарык, ике эт, өйалдында алмагач, чия, кура җиләге бакчасы, шуның өстәвенә чигүле читек, төсле читек, кәвеш, калуш (кыска балтырлы итек), чүәк, сандал тегеп, аларны Казан, Буа, Юхма базарында сатулар – безнекеләрне таза хәлле крестьяннар рәтенә керткән булса кирәк. Мал-туар, азык-төлек ике семьяга бүленсә дә, йорт, каралты-кура, бүленмичә, Хәнәфия абзыйга калды. Менә шулар Хәнәфия абзыйны кулаклар исемлегенә керткәндер, мөгаен.

1929-1930 елларның кышында авылларда колхозлар оештыру мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән килеп басты. Районнан һәм Казаннан агитаторлар, уполномоченныйлар-вәкилләр килеп, авыл халкын күмәкләшергә өнди башладылар. Авылда кулакларга каршы көрәшү өчен ярлылар комитеты төзелде. Ярлылар комитеты, авыл Советы белән берлектә, авыл халкын 3 группага – ярлылар, урта хәллеләр һәм кулакларга – аера, кайсы хуҗалыкка күпме налог салу мәсьәләсен, аның үтәлешен һәм башканы тикшерә. Гомер буе игенчелек белән көн күргән, җир сатып алып чәчкән һәм батрак тоткан бай Хөсни малае Сираҗ, патшаның 40 гектар җирен сатып алып, аны Киштәк-Петровка авылы урысларыннан эшкәрттергән. Шуның өстенә авыл ярлыларының җирен дә сатып алган. Үзенең ике улы, киленнәре булу өстенә, Бикмуллин Шәяхмәтне ялчы итеп тоткан. Авыл читенә җил тегермәне салдырган. Үзе Килдураз волостенда берничә ел староста да булып торган. Урак машинасы, тимер сабан, җилгәргече дә булган. Сираҗ бай, колхозлашу башлангач, 1936 елда үлеп китә. Каберлектә ташы бар. Уллары Гыйматдин белән Гарифның барлык милкен конфисковать итеп, үзләрен авылдан Уралга – Магнитогорскига сөрәләр.

Фәсхетдинов Гыйматдинга килгәндә – бөтенләй башка. Ул 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Әсирлеккә эләгеп, Франциядә дә яши. Россиягә кайткач, Петербургта Путилов заводы эшчесе була һәм эшчеләр хәрәкәтенә дә катнаша. Соңыннан, авылга кайтып, 25-26нчы елларны нарат бүрәнәдән алты почмаклы өй сала. Зөя яры балчыгыннан кирпеч сугып, аны яндыра һәм кладовой сала. Яндыру өчен балаларыннан (Гыймран һәм Гомәр) берничә мең кирпеч суктыра һәм француз авылы тибындагы кирпеч өй салырга уйлый. Атның яхшысын, эресен асрый. Авылда беренче булып яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Колхозлашу чорында аны да кулаклар исемлегенә керттеләр. Өеннән чыгаргач, ул Путилов заводына хат яздырып, аннан районга тиешле кәгазь килгәч, аны яңадан үз йортына керттеләр.

Колхоз председателе итеп авылның ярлысы Мөхитов Салихны сайладылар. Мөхитов Салих аз-маз укый-яза белә. Атсыз, сыерсыз. Салам түбәле, 4 тәрәзәле, җил капкалы кечкенә генә өйдә яши. Әнисе – Шәмселниса абыстай, энесе – Мөбарәкҗан. Салих әтисеннән шул елларда аерылып чыгып өйләнә, Мидхәт исемле уллары тугач, вафат була. Фәсхетдинов Гыйматдиннан аерылып кайткан Фәхретдиннең олы кызы Мөнирәгә өйләнә. Өч кыз баласы (Ханә, Фөррия, ...) туып, сугыш башлангач сугышка китә. Сугышта энесе Мөбарәкҗан да үлә.

«Чәчәк» колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх була. Ул да сугышка китеп үлә. Аның да Равия, Хания, Фәния, Фәүзия, Рәшит исемле балалары кала. Колхоз, таралып яңадан оешкач, «Ирек» дип исемләнеп, 1962 елгача яши, 1962 елда «Ирек» Никита Сергеевич Хрущёв әмере (ЦК КПСС Генеральный секретаре) белән «Ватан» колхозына кушыла.

Ул вакытларда авылда клуб булмаганлыктан, эштән бушаган кешеләр кичен аерым йортларга җыелып, бер-береннән хәл-әхвәл сорашып, тормыш яңалыкларын, тирә-күрше авыл хәбәрләрен сөйләшеп, гәпләшеп утыралар иде. Колхозлашу вакытында мондый җыеннар урам саен булып, иртә таңга чаклы да сузыла. Әткәй дә кичләрен чыгып китеп, Бикмуллин Шәяхмәт абзыйларда кич утырып, яңа хәбәрләр алып кайта, аны түкми-чәчми иртә белән әнкәйгә һәм Хәнәфия абыйга сөйли.

Хәнәфия абыйның зур йортын яңа төзелгән «Кызыл чәчәк» колхоз идарәсе иттеләр. Озак та үтмәде, колхоз идарәсе Фәсхетдинов Гыйматдин йортына күчте, ә каралтысына кулаклардан алынган атларны җыйдылар.

Безнең авыл халкы аяк киемнәре тегүче булганлыктан, Хәнәфия абый йортында аяк киемнәре тегү мастерское ачтылар. Аның мөдире итеп Вәлиев Ярулланы билгеләделәр. Авыл ирләренең күбесе артельгә член булып керде. Бу, әлбәттә, колхозлашу барышына уңай йогынты ясамады, киресенчә, комачаулады гына. Шунлыктан булса кирәк, артельне япкач, авылның байтак кына кешеләре: Галимов Шәрәфлислам, Гатиятуллин Ярулла, Җамалдинов Галәтдин, Әхмәдуллин Нәгыймулла, Әхмәдуллин Хәбибулла, Абдуллин Кәлимулла, Гарифуллин Солтан, Дәүләтшин Мөхәммәтша һ.б. семьялары белән шәһәргә китеп бардылар.

Әткәй колхозга керү ягында, әнкәй дә аның теләгенә каршы килми. Бу вакытта авыл халкы арасында бик күп төрле имеш-мимешләр йөрде. Халык яңалыкны бик өнәп бетерми. Ә яңа тормыш турында агитаторларның әңгәмәсеннән соң, күңеле белән колхозга кермәкче була, ләкин алданасы килми. Коткыга бирелеп, кайберләре сарыкларын суеп, сыерларын, атларын суеп ашыйлар яки сатып җибәрәләр. Безнең әткәй колхозга башлап язылучылардан булды. Аны колхозга кабул иткәндә, ярлылар комитетының күпчелек әгъзалары:

– Харис абый әйбәт кеше, ярдәмчел, атсыз хуҗалыкларга булышу йөзеннән атын, эш коралын бушлай биреп тора, җирләрен сукалаша, көлтәләрен ындырга кертешә, – дип, уңай бәя биргәннәрен һәр җирдә ишетәм.

Әле дә хәтеремдә: язгы көннәрнең берсендә, җомга намазыннан әткәй Җиһаншин Гаделша абый белән бергә кайтты. Өстәл тирәли тезелешеп төшке ашка утыргач (үзебезнең туган кеше булганлыктан, әнкәй Гаделша абыйдан тартынмый иде), Гаделша абый:

– Мин сине якын күреп, туган итеп кенә әйтәм, әнә тегеннән – Көньяктан чыкканнар (Төркиядән) колхозга кергән мөселманнарның маңгайларына кара пичәт сугалар, хатын-кызларның чәчләрен төптән үк кисәчәкләр икән, яхшы чакта колхоздан чыгып кал, ата- бабаларыбызга хилафлык итмә, буй җитеп бара торган кызыңны хур итмә, – дип үгет бирде.

Колхозлашуны авыл халкы төрлечә кабул итте. Беришеләре – бигрәк тә атсыз-сыерсыз хуҗалыклар, ярлылар – шатланып каршы алдылар. Аларның барлык өметләре – атлы-сыерлы булу. Атны-сыерны аларга кулаклардан алып бирәчәкләр, имеш. Кыскасы, исәпләре – җиңел генә баю. Таза урта хәллеләр бик үк өнәп бетермиләр. Янәсе, хуҗалыкны аякка бастырганда гына, атны-сыерны, мал-туарыңны колхозга илтеп бир, имеш. Ялкаулыклары аркасында гомере ат, сыер күрмәгән ярлылар синең малыңнан синең белән бертигез файдалансыннар, имеш һ.б. Халыкның ул вакыттагы һәм соңыннан сөйләве буенча да безнең Казма авылында күмәк хуҗалыкка керү Сираҗныкыларга гына яраган. Ә калганнары – үз кул көчләре белән көн күрүче таза хәлле крестьяннар. Эшләгән кешегә, хәрәкәт иткән кешегә безнең авылның җире җитәрлек булган. Ә ялкаулар шул җирдән дә тиешенчә файдаланмаганнар. Нәҗминекеләр – Әхбаретдин, Гыйльманетдин, Гыйльфанетдиннар – бертуганнар өчесе дә ярлы һәм ялкау булганнар. Хуҗалыксыз, булдыксыз кешегә бездә «Әхбар кебек» дип әйтәләр иде. Авыл халкы аяк киеме тегү эше белән шөгыльләнгәндә, алар кичләрен өйләренә ут алуны да тиешле санамаганнар. Ни хикмәттәндер, Нәҗминекеләр ярлы булсалар да, колхозга керү өчен атлыгып тормадылар. Хәтта кермәделәр дә. Соңыннан гына кушылып киттеләр. Алар, колхозга кергәч, кеше рәтеннән эшлисеннән куркалар, дип сөйләделәр. Хәнәфия абый белән әткәйгә килгәндә исә, аларның карашлары бөтенләй башкача. Безнең йорт элек-электән газеталы-китаплы йорт булган, зур карта һәм шактый зур, калын географик атлас та бар иде. Газета укыгач, әткәйләр ул картаны карыйлар иде һәм дөнья хәлләре белән танышалар. Газета укыганлыктан, Хәнәфия абый бигрәк тә һәр яңалык белән кызыксына, һәр яңалыкны хуплап каршы ала. Илдә колхозлашу башлангач та, Украина һәм башка җирдә төзелгән колхозлар белән һәм колхозлашуда дәүләт, партия политикасы белән дә хәбәрдар булып, районнан, Казаннан килгән вәкилләрнең кайчак ялгышып китүләрен әткәйгә бәйнә-бәйнә сөйли торган иде.

Хәнәфия абзый үзе ат җигеп йөрергә, җир сөрергә, урак урырга яратмый иде. Ул язын подаука асып, җиргә орлык чәчәргә, иләк белән иген чистартырга ярата иде. Аның дингә ни дәрәҗәдә ышанганын соңгы көннәрендә дә белә алмадым. Ул юк-бар хорафатларга ышанмый, дин мәсьәләсенә фәнни күзлектән бәя бирә. Ураза тоту, корбан чалу, никах уку кебекләргә ышанып бетми. Ай, йолдыз, кояш системасы, галәм турында фикер йөртеп, шулар турында тирәнрәк белергә тырыша иде. Төннәрен аяз күктәге йолдызларга карап, уйланып утырган чакларын да күргәнем бар. Ул бервакытта да юк-бар сүзләр сөйләп йөрмәс, кеше белән кушылып та андыйларны сөйләшмәс. Ул минем белән очрашканда яки мәҗлесләрдә һәрвакыт үзен кызыксындырган мәсьәләләр турында хәбәрләшергә ярата иде.

Безнең әткәйгә килгәндә, ул колхозлашуга беренче гариза бирүчеләрдән булды. Ул кеше белән бергә аралашып яшәргә ярата, шул чор гайбәтләренең берсенә дә ышанмый. Мин колхозлашуга чиксез дә куана идем, чөнки миңа – 13-14 яшьлек балага – ялгыз хуҗалыкта эшләве, әткәй авырганлыктан, бик кыенга килә. Күмәк хуҗалыкта эш тә күмәк башкарылып, ярдәмләшеп яшәү турында хыяллана идем. Мин һәр яңалыкка тиз үк тартылам, омтылам. Минемчә, колхозлашудан җирсез калмыйсың, атсыз булмыйсың. Сыер-сарыкны алгач, сөт, йон, ит мәсьәләсе генә бераз күңелне борчый иде. Соңга таба ул да аңлашылды. Йорт хайваннары, кош-кортлар хуҗалыкта кала икән ләбаса. Бәлкем, минем тормышымда беренче хыялым һәм аңа омтылышымның беренчесе колхозлашу булгандыр. Мин – әтиемнең үтенече буенча колхозга керү өчен үз кулым белән берничә мәртәбә үтенеч язган кеше. Шуны да әйтим: шактый матур итеп язуымадыр, үтенүләре буенча, башкаларга да язып бирә идем. Алга китеп булса да әйтим: Гаделша абый үгетенең йогынтысы кешегә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, башта колхозга кермәс өчен аягын бик терәп торса да, тормыш ачысы, тормыш авырлыгыннан булса кирәк, ул үзе дә колхозга керде. Соңыннан колхозның алдынгы, актив, гадел эшчесе булып китте, озак еллар буе колхозның атларын карады, бүләкләнүләргә, мактауга лаек булды. Ә әткәйне колхоздан чыгардылар. Ул колхоздан үзе чыкмады, ә аны чыгардылар. Менә ни өчен. Безнең төп йорттан алып чыккан биябезнең берничә яман гадәте бар иде. Ул, беренчедән, көтүдә тормый, икенчедән, тәне бик кытыклы булып, җиккәндә сыртына ыңгырчак куйдырмый, өченчедән, аның сыртына дилбегә салып булмый, дүртенчедән, ят кешегә башка җирдә түгел, абзарда да тоттырмый, бишенчедән, һәрвакыт койрыгын бутап йөри, ялгышлык белән койрык астына дилбегә керсә, тибенеп дулый, алтынчыдан, ят кешене куалап талый иде. Әткәй, бу атны колхозга бирсәк, берәр кешене имгәтер, җигә дә алмаслар, дип суйды. Аның теләге изге иде. Аның уенча, колхозга күндәм ат бирергә иде. Атны сую әткәйне колхоздан чыгарырга сәбәп булды. Әткәй атны суюның сәбәбен башкаларга аңлатып караса да, аны аңларга теләмәделәр.

Әткәй, кемгәдер утырып, ат сатып алу нияте белән Тәтеш базарына китте. Мин әткәйнең Тәтештән кайчан кайтканын белмәсәм дә, иртән йокыдан торган төшкә абзарда кызыл туры ат тора иде. Яңа атны күрергә үзен яхшы ат белгече дип сынап йөртүче Шәмсиев Гыйматдин абзый да килеп җитте. Атны абзардан ишегалдына чыгарып җибәрделәр. Ат ят җирдә иснәштергәләде, пошкырды, кешнәп тә куйды.

– Харис! Бу атыңда өмет бар, әнә ничек ал аяклары белән тырнаша, кешни дә, иснәштерә дә. Булган атка охшый, – дип сүз башлады Гыйматдин абзый.

– Ничә сум түләдең? – дип сорауга, әткәй:

– Чанасы, сбруе, атына – җәмгысенә 60 сум түләдем.

– Ай-һай! Шалкан бәясе, сыердан да арзан бит бу, – дип, Гыйматдин абзый кулларын тезләренә суккалады. Аның мактавы әткәй күңелен генә түгел, минем күңелне дә күтәрә. Ул елларны атны мактап телгә алу үзеңне мактаудан ун мәртәбә артык. Чыннан да, атны әткәй бик арзанга сатып алган икән. Җигешле ат 60 сум?! Атны арзан сатуның сәбәбе шул: хуҗаның алучы барда атны сатып калырга, колхозга атсыз гына керергә исәбе, имеш. Ат сатып алгач, әлбәттә, әткәйне берсүзсез яңадан колхозга алдылар. Колхоз оешса да, абзар булмаганлыктан, атлар үз хуҗалыкларында тора иде әле. Яңа ат уртача зурлыкта булып, арт бот башлары чыгып, кабыргалары беленеп тора. Киң күкрәк, туры муен, кайчы колак. Төскә-башка матур түгел. Андый кыяфәтле атның безнең авылда әлегә кадәр булганы юк. Ат арык, атны язгы сабанга кадәр тазартырга, симертергә кирәк. Ул вакытта крестьян психологиясе шундый иде: аты матур, көр, авырны тарта, яхшы чаба торган булсын. Төп йортта вакытта ук безнең атлар һәр яктан мактаулы атлар иде.

Әткәй атка башак бутап бирсә, мин аңа белгертмичә генә солы салып бирәм. Атны җигеп йөрерлек бер эш тә юк. Ат ял итә. Ат симерә. Ат шомара. Әткәйгә Тәтешкә барырга олау әйттеләр. Ул үзебезнең налог өчен салынган икмәкне Тәтешкә илтергә тиеш. Әткәй икмәкне иләп, чистартып, торыпшага салып (безнең якта арбага, чанага икмәкне капчыксыз салу өчен брезенттан яки калын тукымадан тегелгән махсус җайланма-җәймә) чананы юлга әзерләп, мәчеткә ахшам намазына китте. Мин, әткәй юклыктан файдаланып, ындырдан кибәк, салам алып кайту хәйләсе белән атны буш чанага җиктем. Чанага тал мөргене каплап куеп, өстенә менеп утырдым да дилбегәне кулга чорнап тотып, апага капканы ачарга куштым. Чыбыркысыз йорт – йорт түгел. Аты булгач, чыбыркысы булу мәҗбүри. Әткәй ат алып кайткач ук, мин чыбыркы ишеп, абзар ишеге башына кыстырып куйган идем. Олылар авызыннан кайбер кешеләрнең, үз атын башкаларга яхшы күрсәтү өчен, капка ачылганчы, ишегалдында ук, атны чыбыркы белән «кыздырып» куюларын ишеткәнем бар иде. Шул ният белән мин дә чыбыркыны калдырмадым, әлбәттә. Ат беренче генә җигелә бит, безне хурлыкка калдырмасын, янәсе. Абзарда тик ятып, яхшы ашап, хәл алган, капка ачканны да көтмичә тыпырдап торган атка, башкалар кебек, капка артында ук чыбыркы тидерә алмадым. Ә урамга чыккач, болай да ашкынып торган атка чыбыркыдан «авыз» иттердем. Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. «Киттем» дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: «Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!» Бәхеткә каршы, дилбегә тигез тотылмаганлыктан, ат борылып чабарга, боҗра ясарга мәҗбүр булды. Куркуның да бер чиге була. Дилбегәне ныклап кулга алам. Мин хәзер атны үзем теләгән якка борып йөртәм. Ат буйсына – каты башлы түгел икән. Ләкин туктарга уйламый да. Күрәм: үзебезнең ындырда әрбәлек баганасы, саламын, башагын, кибәген алгач, тырпаеп ачылып калган.

– Әһә, менә мин сине шуңа илтеп терим, беркая да бара алмассың!

Кызу чабып барган атны шул баганага туры тоттым. Ат мин уйлаганча багана каршына килеп терәлмәде. Ул ягалай үткәндә тәртә башы баганага бәрелеп, камыт келәшчәсе сынды, ат камытыннан чыгып төште. Әле ярый, бәхеткә каршы, ат акыллы икән, башка сбруйларны өзмичә, шунда ук туктап калды. Үзенең дә чабып күңеле булды, йөрәге басылды булса кирәк. Инде нишләргә?! Атны чанага бәйләп, чананы үзем тартып кайтырга?! Шулай эшләдем дә. Мин, чананы тартып арт капкадан кергәндә, әткәй урам капкасыннан мәчеттән кайтып керде. Минем хәлне күреп аңлаганнан соң, башын селекте дә сүзсез генә өйгә кереп китте. «Әткәй моның өчен миңа ни күрсәтә инде?!» – дип, уйланып, бөтен кичке эшләрне җиренә җиткереп, куркып кына өйгә кергәндә, өстәл янында кичке аш әзер иде.

Ниһаять, әткәй аш янында сүзгә килде:

– Холкын белмәгән атка шулай чыбыркы белән сугалармы? – дип сөйләп китте.

– Мин аңа чыбыркы белән сукмадым, – дип, әткәйне ышандырырга тырышсам да, ул ышанмады, чөнки минем белән булган хәлне аңа апам сөйләп биргән иде.

– Дәүләтша абзыйларда безнең камыт келәшчәсе бар, шуны алып кайтып ясармын, хафаланма, – дип, минем борчуны басарга теләп, сүзне башкага борды. Бу сүзне ишеткәч, куркуым басылды, эчемнән генә мин әткәйгә рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләдем.

Ашап-эчкәч, әткәй чыгып китте. Ул озак та тормады, алып кайткан камыт келәшчәсе белән кич утырып камыт төзәтте. Аның шул вакыттагы сабырлыгы, миһербанлы булып, җәза бирмәве, акыллы киңәшләр генә бирүе йөрәккә кереп калган, мин аны гомерем буена йөрәгемдә сакладым, үзем дә әткәй кебек сабыр булырга, ачуны тыя белергә өйрәнергә тырыштым.

Менә шул туры кызыл ат белән колхозга кердек.

Әткәйнең күзе авыртып Буа больницасында ятты. Бөтен хуҗалык эше, өлкән ир малай булганлыктан, миңа калды. Бу елларда кешедән яллап эшләтү бик куркыныч, кеше көчен эксплуатацияләүгә керә иде. Язгы чәчүне туган абый чәчә, без Хәлилрахман абый белән сукалыйбыз, тырмалыйбыз.

Әткәй авырганга күрә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булганлыктан, дөресрәге, укырга чакырып та тормаганлыктан (ул елларны кулак малайларын мәктәпкә дә алырга теләмәделәр), миңа IV сыйныфта укырга туры килмәде. Ул елны мәктәп Хәким мулла Шәкулов йортында иде. Семьяларын кече як өйдә калдырып, зур якны мәктәп иттеләр. Раскулачить итеп алынган мебельләрнең кайберләре авыл советына, колхоз идарәсенә, мәктәпкә, клубларга бирелде. Безнең венский урындыклар мәктәпкә эләккән. Ничектер алар миңа бик якын иде. Мин шул урындыкларны алып кайтмакчы булдым, ләкин барып чыкмады, үземнең сабакташлар, «кулак калдыгы» дип, тотып кыйнадылар. Болай да эленке-салынкы йөргән укучыга шул җитә калды, шуннан мәктәпкә бармадым, чакыручы да булмады. Шулай итеп, IV сыйныфта укып булмады. Кичләрен йә клубта, йә кыш көннәрендә ягылган мунчаларда малайлар белән кич утырып, көндезләрен хуҗалык эше һәм кулга эләккән китапны укып үтеп китте. Клуб дигәнебез Гыйният абзыйның гади бер ызбасы иде.

Бу елларда җыеннар бик күп була торган иде. Әткәй авырганлыктан, җыелышларга да мин йөрим. Шундый җыеннарның берсе истә нык сакланган. Язгы көннәрнең берендә иске мәдрәсә бинасында җыен булды. Сүз колхозлашу турында бара. Әле дә хәтеремдә – өстәл янында кулларын бутый-бутый, бик гайрәтләнеп, кемнәргәдер янап сөйләгәндә, Габитов Җәләлетдин һәм Фәсхетдинов Гыйлаҗларга халык ташланды, аларны кыйнарга җыендылар. Эшнең начарлыгын сизеп, Җәләлетдин белән Гыйлаҗ тәрәзәдән чыгып качтылар. Халык алар артыннан бик шаулашып калды. Ачу-ара кайсыдыр, мине дә якадан эләктереп алып, «кулак токымы» дип чоланга да алып тондырды. Алай эшләргә нигә кирәк булгандыр, белмим. Мин авыртуга түзәм, әмма «кулак калдыгы», «кулак токымы» дигән нахак сүзне күтәрә алмыйм. Минемчә, кулак – явыз ниятле кеше, дәүләткә каршы кеше, кешеләрне юлдан яздыручы, каты күңелле, мәрхәмәтсез кеше. Югыйсә, минемчә, безнең авылда андый явыз ниятле кешеләр юк. Безнең әткәйгә килгәндә исә, ул – бөтенләй юаш, мәрхәмәтле, кешеләргә яхшылык кына эшләргә әзер торучы кеше. Мин моны үземнең әтием булган өчен генә әйтмим, ә авылның бөтен халкы аны уңай яктан гына телгә ала. Менә шул кеше – «кулак», ә малае – «кулак токымы», имеш. «Кулак» дигәннәребезгә ныклабрак күз салсак, алар эш сөючеләр, җир-суны яратучы игенчеләр түгелме соң?! Алар, буш вакытларын юкка сарыф итмичә, төрле һөнәр, эш белән шөгыльләнүчеләр түгелме соң? Кем ярлы? Ялкау ярлы! Кем хәлле? Эш сөюче хәлле! Нигәдер авыл халкы бу елларда бер-беренә бик тә кырыс иде. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл халкының ике кесәсендә ике гариза: берсе – колхозга керергә, ә икенчесе – аннан чыгарга.

Фәтхи абый болай сөйли: «Иптәш Сталинның уңышлардан баш әйләнү турындагы хезмәтеннән соң (1930 ел марты) 55 хуҗалык, колхоздан чыгарга гариза язып, ул кәгазьләрне каен тузыннан ясаган түгәрәк подаука әйләнәсенә ябыштырып, кәнсәләргә куялар. Халык кушуы буенча гаризаларны Сәмигуллин Зиннәтулла җыя, подауканы да ул илтә. Түгәрәк подаукага ябыштырылган гаризалар буенча эзләп тап син беренче имза куючы кешене, ягъни башлап йөрүчене?! Шулай эшләргә кайсының башы җиткәндер. Янәсе, башлап кем кул куйганны берәү дә белмәсен. Бик кызык һәм тапкыр! 1931 елны кыш көне авылның таза хәлле крестьяннарыннан саналган Гарифуллин Фәтхлислам, Әхмәтҗанов Харис, Гарифуллин Гатаулла һәм Гыйниятуллин Фарукларны (барысы да безнең нәсел) үз атлары белән Казанга кирпеч заводыннан төзелешләргә кирпеч ташырга җибәрәләр. Алар Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» чыгышын ишетү белән үк авылга кайтып китәләр. «Ташлап кайткан өчен безгә ни була инде», – дип бик курыксалар да, артларыннан чакыру, хәтта кисәтү дә булмады».

Колхоз ничә мәртәбә оешып, ничә мәртәбә тузмасын, 1931 елда инде тәмам ныклап оешты. «Кызыл чәчәк» исемен «Ирек» исеменә алмаштырдылар. Колхоз председателе итеп Габитов Җәләлетдинне, счетовод итеп Галимов Миңгарифны сайладылар. Язгы чәчү оешкан төстә башланып китте. Әткәй дә терелеп кайтып, язгы чәчүгә чыкты. Баштарак җирләр бергә сөрелде. Соңыннан колхоз 3 бригадага бүленде. Язгы чәчүләр беткәч, ындыр табаклары әзерләү, башак, кибәк, инвентарьлар өчен әрбәлекләр әзерләү башланды. Әрбәлеккә читән үрү өчен Каенлык урманыннан чикләвек чыбыгы кисеп ат белән ташыдык һәм читән тоттык, билгеле, олылар белән.

Урак өсте көлтә бәйләүчеләр артыннан башак җыйнап, салам тырнап үтте. Башак җыйнау – авыр эшләрнең берсе. Ул елларны җирдә башак, салам калдыру җинаять санала иде безнең «Ирек» колхозында. Бригадир, агротехник (ул вакытта урта һәм югары белемле агрономнар юк иде әле), колхоз председателе һәрдаим уракчылар янында булып, эш нормасы үтәлешен һәм сыйфатын күзәтәләр иде. Агротехник дигәнебез – авыл хуҗалыгы эшендә тәҗрибәле дип телгә кергән Садыйков Әхмәтша абзый булып, аның кулында метр таягы булыр. Ул һәр уракчының артына төшеп, метр таягын ыргытып җибәрер иде дә, шул урынга квадрат сызып, шул мәйдандагы башакны санар иде. Менә шунда башлана агитация. Кешесенә карап: син «кулак токымы», син «анти», син «хәерче» әле шулай дәүләт планын өзәсеңме, дип, яхшылап «пешерер» иде. Ә яхшы булса, юмарт телен дә жәлләми, «ә син фәлән кызы (малае), әтиеңә (әниеңә) охшагансың, эш белү нәселдән килә шул», дип, бабай-әбиләрне дә искә алып мактый торган иде, мәрхүм. Ул елларны эшнең нормасы, сыйфат билгесе һәм шуңа тиешле эш-хезмәт көне һәр колхозчыга мәгълүм. Эш сыйфатын бозган, эш коралларын сәбәпсез ваткан өчен штраф түләтү дә гадәти күренеш. Шуның өчендер инде – ул вакытта эш нормасын үтәмәү, сыйфат бозулар юк дәрәҗәсендә иде. Яхшы эш өчен җыелышларда мактау, стена газеталарында мактап язу, бүләкләр бирү гадәти күренеш иде. Бригада һәм колхозның гомуми җыелышларында һәр колхоз әгъзасының катнашуы мәҗбүри иде. Җыелышлар бик кызу үтә, тәнкыйть, үзара тәнкыйть лозунгы ул елларны 100 процент белән үтәлә. Ул елларда колхоздан чыгучыларны «анти»лар дип йөрттеләр. «Анти»лар колхозчылардан төрлечә көләләр, мыскыллыйлар, җае чыкканда, берәр мәкер эш тә эшләп куялар. Эштән кайтканны сагалап торып, «анти» Ханов Хәсип малае Рәфыйк, Габдулла абзый малайлары Сибгатулла, Зәйнулла мине тотып кыйныйлар иде. Шундый чакларда «анти» Хәсип абзый капка артыннан гына:

– Катырак бирегез кечкенә колхозчыга, катырак бирегез, – дип көч биреп, малайларны өстереп тора иде. Соңыннан Хәсипләр үзләре дә колхозга керделәр. Ә Габдулла абзый семьясы белән Казанга күчеп китте.

Колхозда эштә йөреп өч пар чабата туздырдым мин. Безнең авыл халкы чабата кияргә яратмаса да, чәчү һәм урак өсләрендә күпләре чабата кия иде. Кешедән кызыгып мин дә әткәйдән чабата даулый башладым. Әткәй кемнәндер миңа яраклы чабата алып кайтты. Гомере буена чабата кимәгән йортта чабатаны тиешенчә бәйләүче дә табылмады. Ак ыштыр (портянка) белән яңа сары чабата киеп, ак киндер алъяпма бәйләп, унөч яшемдә мин колхозда эшләдем. Язгы чәчүдә тырмада, урак өстендә башак тырнап, кырдагыларга атлы мичкә белән су ташып, уракчыларга суга чылатылган арыш саламыннан көлтә баулыгы ясап һәм ашханәдән аш ташып, колхозчы булып киттем.

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2017

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: