Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

 

Бер кыз учыма хат салды. Буа шәһәре

Җиденче класста укулар гадәти генә дәвам итте. Класска ике яңа укучы өстәлгән, яңалык мул гына. Директорыбыз Әсәдуллин Нәгыйм абый (күрше Каенлык авылыныкы) читтән торып укуын тәмамлау өчен Казан педагогия институтына китеп барган. Дәүләт имтиханы бирәчәк икән. Яңа директор булып Садыйков Сабир Садыйкович килгән. Сабир Садыйкович – минем өчен таныш кеше. Коллективлаштыру чорында, райком уполномоченные булып, безнең Казма авылына да килгәне бар. Олылар аны бик өнәп бетермәгәнгәдер, мин дә аңа карата салкынлык тоям. Халык бик сизгер. Яхшы белән яманны ялгышсыз аера. Ул чорларда авылга районнан вәкилләр күп килде. Әмма халык һәммәсен дә бер үк төсле кабул итсә дә, төрлечәрәк озатты. Килеп берәр җыелыш үткәргәч үк, аңа үзенең бәясен бирә, шулай ук озатып кала. Мин Садыйковны якыннан белмим, авыл халкына ияреп аңа карата булган салкын хисем яшьлегемнән, тәҗрибәсезлегемнән килгәндер дип уйлыйм. Ләкин ул – бүген минем өчен мәктәп директоры, олы кеше. Мин аңа район вәкиле итеп түгел, ә мәктәп директоры итеп, ихтирам белән карарга тиешмен.

Быелгы уку елында мәктәп бушап, тынып калган төсле. Мәктәпне гөрләтеп торган иң актив класс – үткән елгы җиденче класс укучылары юк. Аларның күбесе Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәпнең сигезенче классына укырга киттеләр. Ул классның күпчелеге Килдураз һәм Лашчы авылы укучылары булып, башлангыч класстан ук оешып, тату яшәгәннәр. Ә быелгы җиденче класс укучылары 11 авылдан җыелган. Оешканлык, татулык җитми сыман, билгеле, белем дәрәҗәләре дә бер үк түгел. Без унбер авыл малае – дөресрәге, 11 укытучының шәкертләре. Үткән елгы укучыларның кайберләре Буа ветеринария техникумына, һәм Буа мәктәпкәчә тәрбия училищесына укырга керделәр. Менә шул үткән елгы шау-шулы класс укучыларының юклыгы минем эчне пошыра. Дус малайлардан аерылу белән бергә, дус кызларның юклыгы күңелне ямансуландыра. Минем иң якын күргән кызым Бикмиева Хәдичә җиденче классны тәмамлагач, Буаның мәктәпкәчә тәрбия училищесына укырга китте.

Без укыганда Килдураз мәктәбендә зур тәнәфесләр бик күңелле үтә иде. Түгәрәк булып әйләнгәндә, кызлар белән ир балалар аралашып тотыналар. Уртага да даими парларны чыгарып, парына карата җырын да җырлыйлар. Укытучылар булмаганда мәхәббәт җырлары да ычкына. Парлап сөйләшеп тору, үртәшүләрне дә сиземләргә була иде.

Шимбә көнне дәрестән соң мәктәпнең актовый залында укучыларның гомуми җыелышы булып, үткән атнага йомгак ясалды. Зал зур ук булса да, утыргычлар җитмәгәнлектән, байтак кына укучыларга аяк өсли басып торырга да туры килде. Мин утырырга теләмәдем дә. Җыелыш бетүгә ишектән беренче булып чыгып ычкынырга исәп, чөнки авылны сагынылган. Шулчак кемдер минем кулыма җиңелчә генә орынып алды. Мин моңа игътибар итмәдем. Икенче мәртәбә кабатлангач, ихтыярсыздан, борылып карадым. Күрәм, янымда ук Бикмиева Хәдичә басып тора, бите комач кебек яна, үзе аска карап кына, минем учка сыярлык кына бик пөхтәләп төрелгән кәгазь тоттырды да борылып китеп барды. Минем уемча, һичшиксез, хат бу. Ләкин кемнән икәнен белмим, тәнем эсселе-суыклы булды, битем яна башлады, Хәдичә битендәге кызыллык минем биткә иңде булса кирәк. Мәктәп ишегеннән ничек чыгылгандыр, Лашчы авылы урамын үтеп, авылга кайтыр кыр юлына чыктык. Минем күңел юлда түгел, ә учта. Ул кәгазь кисәге кемнән, анда ни язылган?! Әллә ул бөтенләй миңа аталмаган, минем аша башкага бирелергә тиешле записка гынамы?! Әллә үземә адресланып та, аны Хәдичә миңа тапшыра гынамы?! Башка нинди генә уйлар килми.

Ләкин запискамы, хатмы күңел аның Хәдичәнең үзеннән булуын тели. Юлда иптәшләр белән сөйләшүдән калдым, шаярулар онытылды, чөнки кул буш түгел, йомарланган учны ачасы килми, ачсаң, бер серле нәрсә очып китәр кебек. Нинди сихри көч шулай итте икән?! Авылыбызга җитәрәк, сәбәп табып, мин авылдашлардан аерылып калдым. Кәгазьне ачсам хат. Мәхәббәт хаты. Хатның соңына Б.Х.Х. хәрефләре генә куелган. Димәк, хат Хәдичәнең үзеннән. Күзенә туры карасаң да, оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын, үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса! Тәнәфесләрдә уйнаганда, Хәдичәнең һәрчак минем яныма эләгергә тырышуының сәбәбен бүген аңладым. Менә мин дә егет булып җитешкәнмен. Ләкин үкенеп тә куйдым егет булып та үзем кызларга хат яза алмавыма. Кыз үзе яза бит! Бу батырлык, кыюлык түгелме?!

Мин җавап хаты язарга утырдым. Утыруын утырдым, тик яза гына алмадым. Тел очында сүзләр күп кебек. Яза башлагач, каядыр китеп югалалар, язылганнары ятышлы түгел, матур җөмлә төзеп булмый. Дүшәмбе көнне укырга баргач, Камәр мулла малае Тәлхадан апасы Кәшифәнең истәлек дәфтәрен биреп торуын үтендем. Мин ул дәфтәрне кулга төшереп, җырлар белән беррәттән, берничә төрле хат башламы да бар икәнен укып белгән идем, ләкин күчереп алмаган идем. Тәлха дус тыңлады, апасының дәфтәрен кулга төшереп, миңа бирде. Мин инде, уку белән генә чикләнмәдем, бик ошаган хат башларын, мәхәббәт җырларын күчереп тә алдым. Истәлек дәфтәре үрнәгендә Хәдичәгә хатлар яудыра башладым. Китте күреп сөйләшүләр, яшерен очрашулар... Менә шул кызны юксына идем мин быелгы уку елында. Менә шул кыз минем йөрәкне җилкендерә иде.

Яңгырлы көн булгангамы, башка сәбәп булганмы, сентябрьнең ахыргы атналарының шимбәсендә Шәрифуллин Гарифҗан (Коштавылыныкы, әнкәй белән бертуган Әһлулла абый малае) бездә кич кунып калды. Ул Буа ветеринария техникумының икенче курсында укый иде. Ул үзләре техникумында беренче курска укучылар җитмәвен, 7 еллык белеме булганнарны әле дә укырга кабул итүләрен сөйләп, миңа шунда укырга барырга тәкъдим ясады. Килдуразга укырга баргач, үткән ел веттехникумга кергән Афзалов Таһирны да күреп сөйләштем. Ул да мине шунда укырга китәргә димли. Мин хәзер күңелем белән ветеринария техникумы укучысы. Ә башымда борчулы уйлар: «Әгәр мин, җиденче классны ташлап, веттехникумга китеп, укырга керә алсам бик әйбәт, ә керә алмасам нишләргә, яңадан кайтып, оялмыйча җиденче класска ничек кереп утырырга?! Миңа классташларым һәм укытучылар ни диячәк?!» Менә шундый уй мине бик тә куркыта иде. «Тәвәккәлләгән таш ярган», диләр. Миңа да тәвәккәлләргә! Бу турыда өйдәгеләргә дә әйтеп карадым.

Хәлеңнән килсә, хәер-фатыйха, – ди әткәй.

Укысаң, хур булмассың! – ди әнкәй дә.

Мин, Ходайга тапшырып, тәвәккәллим, – дим өйдәгеләргә. Әгәр дә укырга керә алсам, дөресрәге, веттехникумга кабул итсәләр, тырышып укуыма үземне ышандыра алам. Күңел Буага омтыла, ашкына.

Мин иртәгесен үк китә алмадым әле, үземә иптәшләр эзләдем. Минем белән җиденче класста укучы Сәгъдиев Ризатдин белән Ханов Рафикъны үзем белән китәргә күндердем. Янәсе, уңсак та бергә, хур булсак та бергә!

Буада таш мәчет бинасына урнашкан веттехникумны табуы читен булмады. Гарифҗан безнең турыда учительскаяга кереп сөйләште. Аңа безне укырга алачакларын хәбәр итеп, хәтта кайсы класска кереп утырырга тиешлегебезне дә әйткәннәр. Без бик шат булдык. Без укучы. Бүгенге күзлектән карасаң, әкияттәге кебек. Без соңарып керүчеләр – 20дән артык булып чыктык. Бездән имтихан да алачаклар, имеш. Ләкин нигәдер бу эшне ашыктырмыйлар. Безне куркытып качырмаска исәпләре. Ул заманда укучылар кадерле булган. Без укырга кергәндә, техникум директоры Гыйльфанов Сәлах Казанга класслар комплектованиесе белән киткән булып чыкты. 4-5 көн укыганнан соң, директор Казаннан кайтты, ләкин безнең кебек соңлап килүчеләр өчен күңелсез хәбәр алып кайтты. «Тулы булган ике группаны укытырга, ә тулы булмаган беренче курс группасын таратырга», дигән күрсәтмә алып кайткан. Безне тараттылар. Бу хәл минем өчен үлем белән бер иде ул минутларда. Гарифҗан да бик кайгырды, әлбәттә, чөнки җиденче класстан кузгатучы, укуны ташлатучы ул. Без мәктәптән «куылгач» та елап, авылга кайтып китмичә, этләнеп, техникум торагында кундык әле.

Гарифҗан икенче курс студенты булганлыктан, Буа хәлләрен яхшы белә. «Имеш, үткән елны гына ачылган мәктәпкәчә тәрбия училищесына укучылар туплау дәвам итә», дигән яңа хәбәрне дә ул әйтте. Училище хәзерге Вахитов исемендәге урта мәктәп бинасына урнашкан, ә урта мәктәп үзенең торак бинасына күчерелгән. Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче мәртәбә училище ишеген курка-курка гына ачып керүем, кечкенә генә коридорны үткәч тә, уң яктагы «Учительская» дигән язулы ишекне ачуым, анда зифа буйлы бер матур татар апасы белән сөйләшүем. Ул бик әйбәт, киң күңелле апа булып, укырга керүне сорап үтенеч язарга кирәклеген әйтте. Чыккач та хәл-әхвәлне Ризатдин белән Рафикъка сөйләп бирдем. Алар да училищега укырга керергә риза булдылар. Мәктәп каршындагы алма бакчасы коймасына блокнот куеп, училищега укырга алуны сорап, карандаш белән гариза яздым. Рафикъ белән Ризатдин да, минекеннән күчереп, гаризаларын яздылар. «Учительская»га өчәүләп кердек. Әлеге матур апа безне бик ягымлы каршы алды, гаризаларыбызны карады, гаҗәпкә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөресен әйткәндә, мин ул гаризаны ни формада язганмын бүген дә һич күз алдына китерә алмыйм. Ул гариза юридик документ булудан ерак торгандыр, бәлкем. Без мәктәп коридорында дәрестән чыгарга звонок бирүне көтеп тордык. Шау-шулы тәнәфес тә бетте. Звоноктан соң әлеге матур апабыз: «Укырга килүегез бик әйбәт булган, акыллыларым, уку яхшы эш», – дип, безне биология бүлмәсенә ияртеп алып кереп, буш урыннарга утыртты да:

Сезнең группа шушы укучылар белән, шәт, тулыр инде?! – дип, укытучыга калдырып чыкты.

Матур апа! Ул минем әле дә хәтеремдә. Ул мәктәпнең завучы икән. Бахтизина Гөлсем апа. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган нечкә бил, озын буй, кара туткыл йөзгә сызып куйган яңа туган айдай кара каш. Җилкәсенә тияр-тимәс итеп киселгән кара бөдрә чәч, күк зәңгәрлеге төсендәге озын итәк белән кофта, шактый ачык кофта изүе астында ак блузка, муенына салынган ефәк шарф-яулык, очлы борынлы, биек үкчәле, шактый озын кунычлы ботинка киеп салмак кына атлап йөрүләре, башны аз гына иеп, елмаеп кына исәнләшүләре аны шулай матур итә иде бугай. Без аның дәресебезгә керүен түземсезлек белән көтеп ала идек тә һәрбер хәрәкәтен күзәтә, һәр сүзен йотлыгып тыңлый идек. Аны тыңламый мөмкин түгел, аның саф татар телендә үзенә генә хас матур яңгыравыклы тавыш белән бер дә көчәнмичә, тигез генә сөйләмен бүләрмен, йөзенең матурлыгын бозармын, кәефен җибәреп, дәресен өзәрмен дип, дәрестә артык хәрәкәт ясарга, төчкерергә-йөткерергә дә ояла идем. Минем «хурлыкка» калуымның иң соңгы минутында кулымнан җитәкләп класска кертеп утыртучы гүзәл апамны, белем алуга ачкыч бирүче изге апамны гомерем буе онытмадым, һәм мин аңа бүгенге көнне дә зур ихтирамымны белдереп, рәхмәтемне әйтәм.

Бахтизина Гөлсем апа һәм Хөсәенов Галимҗан абыйны (Кырлаңгы авылыннан) икенче курста күрмәдек. Алар Казанга китеп барганнар. Классташларга күз салам: күпчелеге кызлар, ир балалар анда-санда гына. Партадашым Купцов Иван дигәне керәшен малае булып чыкты. Бик кызык: без сентябрьдә Килдураз мәктәбенең җиденче класс укучысы, октябрьдә веттехникум студенты һәм, ниһаять, педучилище укучысы булдык. Әкияттәгечә. Бу хәлне шулай дими мөмкин түгел. Атна-ун көн үткәч, безгә училищега керү имтиханнары тапшырырга куштылар. Имтиханнарны дәрестән соң тапшырдык. Беренче имтихан математикадан булып, 4 гамәлле күнегүләр һәм 1-2 мәсьәлә чиштек, ана теленнән диктант яздык, тарихтан телдән сорау алдылар болар барысы да уңышлы. Иң соңыннан рус теленнән диктант яздык. Рус теле укытучыбыз Ченохов Аркадий Акакиевич безнең кызыл белән чуарланган язмаларыбызны яңадан күчертеп яздырды. Кабат язып, кабат тикшергәннән соң да, кызыл белән төзәткәннәр күренә иде әле. Килдураз мәктәбендә русча укымавыбызның җимеше иде бу. Ниһаять, без училище укучылары. Училищеда укучылар җитешмәү безнең бәхеткә булып чыкты. Бу елларда партиябезнең: «Барын да кадрлар хәл итә» дигән лозунгын тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләүгә зур әһәмият бирелгән. Кадрлар шулай ашыгычлык белән әзерләнгән, чөнки вакыт шулай таләп иткән.

Без яңадан дәрескә йөри башладык. Бу арада училищеның тулай торагына да урнаштык. Яңа укучылардан 3-4 көн дәрес сорамадылар. Менә «искерә» дә башладык ара-тирә сораштырырга тотындылар. Физика дәресе. Укытучыбыз Зөлкарнәев Габделхәй агай 60 яшь чамасында булып, үтә ябык бер кеше иде. Ак ялтыравык башлы, маңгае шуңа биек күренгәндер инде. Ул, күзлеген арттан бәйләп, әле каш өстенә, әле күзенә куеп, әле борын уртасына төшереп, пыяласы аша да, пыяла өстеннән дә карап, әле кулындагы планына, әле укучыларга күз салып, аяк өсли йөргән хәлдә, лекция укыр иде. Озын кара толстовкасын биленә кысып бәйләп, тар балаклы чалбары, очлы борынлы штиблеты аңа үзенә бер кызык кыяфәт бирә. Ул, бер көнне дәрескә кереп, журнал буенча укучыларны барлады да, күзлеге өстеннән укучыларга карап:

Ягез, егетләр, кызлар! Инде сорашып карыйк, сез сөйләрсез, мин тыңлармын, – дип, яңадан журналга текәлде һәм: – Нәрсә ул физика фәне, ул нәрсәне өйрәнә? – дип сорау да бирде.

Фамилияләре әйтелгән ике-өч укучы, торып бассалар да, лекция дәфтәрләрен куллары белән актарып, аска карап торудан узмадылар. Журнал буенча шуышучы кул туктап калды.

Купцов Иван! Сез җавап бирерсез, бәлки...

Физика ул, – дип, бераз пауза ясаганнан соң, – физика ат ул, атны өйрәнә, – дип җавап та бирде. Безнең белән бергә укытучыбыз да көлде. Электр энергиясен ат җегәрлеге көче белән чагыштырып өйрәнгәнгә, авыл малаеның хәтеренә «ат» сүзе тирән сеңеп калган, күрәсең.

Химия дәресе дә үткәннәрне кабатлау белән башланды. Химия укытучысы урта яшьләрдә булып, хәрәкәтчән генә кеше икән. Ул өстәл артына утырырга яратмый, өстәл өстенә утырырга ярата булып чыкты. Уртача буйлы, озынчарак йөзле, туры борынлы, зур авызлы, җор сүз сөйләргә иренмәүче кеше икән. Һәрвакыт авызын ерып, көлемсерәп тора. Шуңа күрәдер аның авызы гадәтидән зуррак булып күренә. Ни өчен көлемсерәп торуының да сәбәбен беләбез кебек. Авызын ерып көлгәндә, аның авызыннан ике алтын теше күренеп тора, шул тешләрен күрсәтер өчен елмая кебек тоела безгә. Укытучыбыз сорый. Кайберәүләребез аз-маз җавап та бирә. Укучыларның җавапларыннан укытучыбыз канәгать түгел.

Барлык дикъкатемне туплап, «миннән генә сорамаса ярар иде», дип, Купцов алдындагы ачылган дәреслекне укый бирәм. Купцов та шул биттән сорауга җавап эзли булса кирәк.

Укытучыбыз:

Сез ялындырасыз, әнә «яңа» укучылар сөйлибез дип торалар, – дип әйтүгә, ничектер мин китаптан аерылып аңа карасам, безнең күзләр очрашмасынмы укытучыныкы белән, һәм:

Егетем, син яңа әле... Фамилияң?.. Бәлкем, син сөйләрсең, – диюгә, торып бастым да, тәвәккәлләп:

Бу темада матдәләрнең фәлән үзлеге фәлән галим тарафыннан... – дип ике-өч җөмлә әйтүгә: «Булды, булды, молодец, әйбәт кенә түгел, бик һәйбәт, отлично», – дип, журналга да язылмаган, язылачак фамилиям турына «отлично» билгесен куймасынмы?! Бу минем училищеда беренче «5»ле билгесе булды. Шул «5»ле, белем дәрәҗәмә карап куелмаганын яхшы аңлаган хәлдә, мине намус белән тырышып укырга мәҗбүр итте. Йә, уйлап кара, беренче «5»ледән соң ничек итеп «2»легә җавап бирергә?! Бу укытучының педагогик тактлыгы, педагогик сизгерлеге, укучыларына мораль, психологик тәэсир итүе өчен куелганлыгын үзем укытучы булып эшли башлагач кына чын-чыннан аңладым. Күбрәк булсын иде мәктәпләрдә шундый сизгер педагогик тактлы укытучылар! «5»ле билгесенең йогынтысы миңа зур булды. Беренчедән, укучылар алдында минем дәрәҗәмне күтәрде, икенчедән, оятка калмас өчен, алдагы дәресләргә яхшы әзерләнеп йөрергә мәҗбүр булдым.

Без училище тулай торагының аскы катында яшәдек. Укулар бертөрле җайга салынгач, уңга-сулга карарга, күңел ачарга да вакыт кала башлады. Училищеда Буа районы укучыларыннан тыш Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Тархан, хәтта Чуваш АССР авылларыннан да укучылар бар. Училищеның үз хуҗалыгы булып, чәчүлек җире, 2-3 аты, 5-6 сыеры, берничә баш дуңгызы, хәтта автомашинасы да бар иде. Укучыларны училище ашханәсендә өч мәртәбә ашаталар. Ерактан килеп укучылар шунда ашау белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Без якынраклар өйдән өстәмә азык-төлек тә алып килгәлибез. Ашханәдә ашауны бушлай дип әйтеп булмый. Дөресрәге, безгә ул вакытта стипендия биреп, шул стипендиядән ашау-эчү һәм торак өчен тиешлесен тотып, калганын ведомость төзеп, кулыбызга бирәләр иде. Хәтерем ялгышмаса, стипендия 30 сум булсын, ашау-эчүдән, торак өчен тотудан соң да кулга 5-7 сум (төрле айда төрлечә) ала идек. 5-7 сум акчага кайбер укучылар кием-салым алса, кайберләре шәһәр ашханәсендә яки ресторанында тамак туйдыралар.

Ул заманнарда күргәзмә агитациягә бик зур әһәмият бирәләр иде. Һәр кибет, һәр учреждение үз бинасының тышкы ягын һәм эчен шул заман лозунглары белән бизи. Ул вакытта ситсы, сатин бик кадерле булганлыктан, лозунгларны төрле кәгазьләргә, таба алганнары обой кәгазенә язалар яки яздыралар. Лозунгны матур итеп язучылар бик аз. Безнең училищеда укучы Купцов Иванның кулы «алтын» булганлыктан, ул төрле оешмалардан бәйрәм алды лозунглары язу өчен күп кенә эш-заказ алып кайта. Әмма үз заказын вакытында өлгертә алмаганлыктан үзенә ярдәмгә безне дә эшкә куша лозунг яздыра, шуның өчен безгә дә алган акчасыннан өлеш чыгара. Менә шулай булыша торгач, мин дә лозунгларны ярыйсы гына яза башладым һәм, үзем дә төрле оешмалардан заказлар алып, азмы-күпме акча эшләдем. Әйе, акча эшләдем. Стипендиядән калган, эшләп тапкан акчага Мәскәүдән кайткан Афзалов Шакирҗан абыйдан костюм һәм универмагтан чалбар, майка сатып алдым. Костюм простой булса да, үземә килешле генә күренә кебек иде (бераз зуррак булса да). Ул минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән өс киеме киюем булгандыр. Шул ук елны әткәй Казаннан миңа зәңгәр төстәге йон материя тышлы, ясалма каракүл якалы, арттагы хлястигында 4 төймәле, 4 кесәле, ул заманча әйтсәк, «москвичка» сатып алып кайтты. Бу да минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән тышкы өс киеме иде. Аякта Килдураз мәктәбе бүләкләгән ботинка. Башта полякча теккән, өскә күтәрелеп куела торган ярым колакчынлы, зур козырёклы һәм күн пряжкалы бүрек. Кемдә бар мондый бүрек? Кемдә бар мондый кием?! Мондый киемгә кем генә сокланып карамас?! Ир балаларның гына түгел, кызларның да мондый киемнәргә күзләре елтырый иде, әлбәттә. Кыскасы, Буада укыганда тамак тук (авыл якын, өйдән ашарга ярдәм итеп торганлыктан), өс-баш бөтен булды. Яхшы уку өчен бөтен мөмкинлек бар иде. Ләкин шулай да, яхшы укысам да, отличник була алмадым, чөнки рус теле серләренә төшенеп булмады, яшьтән үк рус телен укымау, белмәү бик нык комачаулады.

Шулай укып йөри торгач, кышкы каникул да якынлашты, сынаулар башланды, безгә ярты еллыкка билгеләр чыгара башладылар. Аның нәтиҗәләре кайбер укучылар өчен бик аяныч булды. Күпчелек фәннән өлгерә алмаганлыктан, авылдашым Ханов Рафикъ (ул колакка да бераз каты иде) укуын ташлады. Казмадан без Шиһапов Ризатдин белән икәү генә калдык. Аның да укуы бик чамалы иде, мин аңа укуда бик нык ярдәм иттем. Педучилищега укырга йөрүнең беренче көннәреннән «А» классында укучы Бикмиева Хәдичәнең дә йомшак укуын миңа җиткереп торалар, минем аның начар укуына гарьләнгәнемне белеп, хәтта үртиләр дә иде. Беренче ярты елдан соң ул да укуын ташлады. Авылдаш һәм дуслардан аерылу ямансу булды, ләкин яңа дуслар барлыкка килде. Безнең училищеның бер үзенчәлеге ир укучыларның азчылык булып, кызларның күпчелек булуында. Бу хәл егетләрнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Иясез кызлар, кайсына барып сүз кушсаң да, кире кагудан бигрәк, үзләре дуслашу-танышу ягын карыйлар. Шундый мөмкинлек булганда, әлбәттә, үзеңә ошаганы белән дуслашырга тырышасың инде.

Училищеда укуның беренче елында мин, кызыгып, башкалардан күреп, 11 сумга «Пионер» фотоаппараты сатып алдым. Менә шуның белән мавыгып, хәтта дәресләр дә калдыргаладым. Чак кына күңелсез хәл дә булмый калды. Аерым урын-бүлмә булмаганлыктан, койканы одеаллар белән каплап, керосин лампасын кызыл кәгазьгә урап, койка астында плёнка проявить итә идек. Бервакыт пыяла кызып кәгазьгә, ә кәгазьдән матраска ут элгән. Чак кына янгын чыкмады. Шуннан соң мин кабат кулыма фотоаппарат алмадым, бөтенләйгә ташладым.

Училищеның икенче курсында укыганда, математика, рәсем, ана теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбиятыннан яңа укытучылар килде. Шулар арасыннан миңа иң ошаганы рәсем укытучысы Мифтахов абый булып, аның дәресләрен чын күңелдән бирелеп тыңлый һәм ул кушканча рәсем ясарга тырыша идем. Ул үзе мәктәп коридорына Сталин, Ворошилов портретларын полотнога майлы буяулар белән ясады. Рәсем бүлмәсенең стенасына зур гына күләмле пейзаж да ясады. Рәсем бүлмәсе һәм спортзал бергә иде. Без аның эшен дәрестән буш вакытларда бик дикъкать белән күзәтә идек, үзебез дә сызгалый, буйый идек. Ләкин бу бәхет озакка бармады, уку елының ахырында аны Кызыл Армия сафларына алдылар, без рәсем укытучысыз калдык. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы Назыйфуллин абый да бер генә ел укытты. Аны да Кызыл Армия сафларына алынган дип сөйләделәр. Аның урынына III курста Миндубаев фамилияле яңа укытучы килде. Ул тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тора. Буйга озын, таза гәүдә, озын чәч, шадра бит, калтыравыклы калын тавыш, зур зәңгәр күз. Аның бер күзе пыяла булып чыкты. Һәр сүзен диярлек киная белән әйтә. Аңласаң аңла, аңламасаң юк. Дәрес материалы урынына төрле юк-бар сүз, анекдот сөйләргә ярата. Кызларга күз кысудан, үртәүдән тартынмый. Класс тактасына күнегүләр эшләтү өчен кызларны гына чыгарып, алардан күзен алмый, хәтта, ялгышны төзәткән булып, акбурлы кулларын да тота. Дежур дигән булып, кичләрен кызлар торагына килеп, төрле фәлсәфә сата. Ләкин аның торакка килеп, кызлар бүлмәсенә кереп йөрүләре кинәт тукталды. Кышның бер буранлы көнендә, тулай торактан чыкканын саклап торып, үзебезнең училище малайлары яшь әтәчләре аны карга батырып кыйнаганнар. Күзлеге югалып, бите күгәргәнлектән, 3-4 көн укытырга да килмәде. Шикләнгән укучыларны дирекциягә дә (бу вакытта директор Исляков В.И. иде) чакырып, сораулар алдылар, ләкин очына чыга алмадылар.

Укытучылар турында искә алгач, Җәмилов абый турында да берничә сүз әйтми булмас. Ул елларны җәмгыять фәне эчендә яңа Конституцияне укыталар иде. Яңа Конституцияне укыту өчен район прокуроры Җәмилов килә иде. Ләкин ул курсын укытып бетерә алмады, халык дошманы сыйфатында райком секретаре Гомәров, госбанк начальнигы Галимов, авыл хуҗалыгы мөдире Шәрәфетдинов, район газетасы редакторы Яушевлар белән бергә кулга алынды. Педучилищеда ул вакытларда педагогия фәне укытыла иде. Ул фәнне укытырга Казаннан Шибаев һәм аның хатыны килде. Педагогия фәне фән булудан туктагач, алар яңадан Казанга китеп бардылар. Алар турында бер сүз дә ишетмәдем.

Училищеның икенче курсында укыганда, мин инде яхшы укучылар рәтенә бастым. Рус теле һәм әдәбиятыннан кала, башка фәннәрдән «4», «5» билгеләре ала башладым. Яхшы укучыларның күпчелеге кызлар, алар классның төп терәге булып санала. Дәрескә әзерләнмичә йөрмиләр. (Абдуллина Хәлимә, Бикчәнтәева Кәшифә, Хөснетдинова Хәлимә, Бохарова Лидия һ.б.). Дәрескә әзерлексез көннәрне өйгә бирелгән эшләрне кызлардан күчерү гадәткә кереп китте. Әле анысын да мәктәпкә баргач, дәрескә кадәр яки тәнәфес араларында эшлим. Ә гуманитар фәннәрдән дәрескә утырып әзерләнмәдем диярлек, шулай да мин ул фәннәргә игътибарлы булдым.

Көннәрдән бер көнне, башка кыздан көнләшүе аркасында А.Х. белән минем ара бозылып китте. Менә шул хәл аркасында миңа кызлар (аның әйтүе, котыртуы аркасында) өйгә эшләрне күчертмәскә ультиматум белдерделәр. Ул вакытта бу хәл миңа бик нык тәэсир итсә дә, бәхеткә, соңы әйбәт булды, ягъни өйгә бирелгән язма эшләрне үзем утырып эшләп, фәннәрне төплерәк үзләштерә башладым. Математика, физика, химия, сызым буенча өй эшләрен эшләргә рус группасында укучы Калистратов Максим һәм Михеев дигән чуваш малайлары (училищеның иң алдынгы укучылары) бик зур ярдәм иттеләр.

Зачёт көне килеп җитте, үзебезнең класс малайлары мәсьәләләрне күчерергә тәкъдим итсә дә, мин баш тарттым. Кызларга да бу мәсьәләдә сүз дә кушмадым. Зачёт башланды. Тикшерә торгач, мәсьәләне кызлар да, малайлар да чишә алмаган булып чыкты. Бу мәсьәләне класс тактасында укытучы җитәкчелегендә чишкәндә дә, хата китеп, җавап дөрес чыкмады. Ә бу мәсьәлә минем чишелгән, билгеле, Калистратов ярдәмендә. Нишләргә? Укытучыга әйтергәме, юкмы?! Көлкегә калмаммы?! Тәвәккәлләп кул күтәрдем. Класс тактасына чыктым, дәфтәр ярдәмендә мәсьәләне чиштем. Менә шушында инде минем үзбаштан мәсьәлә чишәргә сәләтле икәнлегем «ачылды». Бу хәл кызлар арасында гына түгел, малайлар арасында, хәтта укытучы алдында да авторитетымны күтәрде. Мин, шуннан соң, өйгә эшне кешедән күчермәс булып, үзем эшләргә тотындым.

Минем фамилиям, русча язылышы Ахметзянов булганлыктан, класс журналында Абдуллинадан соң икенче булып языла. Күпчелек укытучылар дәресне кабатлаганда яки яңа дәрес үткәндә, исемлекнең башыннан сорый башлыйлар, класс тактасына күбрәк чыгаралар. Менә бу хәл мин ахмакка, шатланасы урынга, кире тәэсир итте. Укытучыларның еш соравыннан арынырга теләп, мин өченче курста Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка алмаштырдым. Харисов фамилиясе белән паспорт һәм училищены тәмамлау турында аттестат алдым. Мин, шулай итеп, җиңел генә Харисов фамилияле булып киттем.

Укулар үз чираты белән дәвам итә, кызлар белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, үпкәләшүләр була тора, бетә тора. Шуны әйтергә тиешмен: егет кешегә кызлар белән аралашу, танышу, сөешү укуга һәм җәмәгать эшләренә актив катнашуга һич тә комачауламый, бәлки, киресенчә, сине әдәплелеккә, бер-береңне ихтирам итү, булышу, кайгы-хәсрәтне, шатлыкны уртаклашу кебек матур гадәтләрне тәрбияләүгә китерә. Беркем дә сөйгәне алдында үзенә карата начар фикер уятырга теләмидер.

Буа мәктәпкәчә педагогия училищесын уңышлы тәмамлаган 17 алдынгы укучыны Мәскәүгә бару путёвкасы белән бүләкләделәр. Билгеле, алар арасында мин дә бар идем. 1937 елның июль башы. Ниһаять, без Мәскәү поездында барабыз. Бу минем беренче мәртәбә поездга утыруым һәм беренче мәртәбә Мәскәүгә баруым. Ул вакытларда китаплардан гына укып белгән, киноларда ара-тирә күргән Кызыл мәйданны үз күзләрең белән күрү, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин мавзолеенда булу чиксез зур тәэсир калдырды. В.И.Ленинны күрү өчен сафка баскан халыкның йөзләренә карап та бөек юлбашчыга нинди зур ихтирам икәнлеген күреп була. Менә без мавзолейда. Эче ярым караңгы. Уртада өстәл сымак урында бөек юлбашчының гәүдәсе. Яланбаш. Саргылт мыек. Өстендә күкрәк кесәсе күпертеп эшләнгән кара яшел гимнастёрка. Күкрәк тиң җирдән гәүдәсе яшел одеал белән ябылган. Гәүдәсе пыяла калпак белән капланган, баш очында ике солдат почётлы каравылда. Тынлык. Сафлар, аяк очыннан кереп, баш ягыннан борылып, мавзолейның көнбатыш ишегеннән чыгалар. Менә шулай хәтердә калган минем күңелдә беренче мәртәбә мавзолейга керүем. Алга китеп шуны әйтим: икенче мәртәбә мавзолейга И.В.Сталин үлгәч кердем, ул вакытта В.И.Ленин һәм И.В.Сталин бергә янәшә яталар иде. Сталинны да үлгәч кенә күрергә насыйп булды. Өченче мәртәбә мавзолейга керүемдә (1960 ел бугай) Сталинның гәүдәсе алынып, мавзолей артына күмелгән иде инде.

Без бер атна вакыт эчендә рус теле укытучыбыз Ченохов А.А. җитәкчелегендә Мәскәүнең байтак кына урыннарында экскурсиядә булдык. Әти-бабасы гомерләрендә Мәскәүне күрмәгән авыл малаена башкала Мәскәүне күрү зур бәхет һәм дәрәҗә иде. Шунысы кызганыч: училищены тәмамлагач та, Мәскәүгә баргач та, күмәк фотога төшкәнне хәтерләмим. Әллә фоторәсемгә төшеп тә мин югалтканмын, әллә инде бөтенләй фотога төшелмәгәнме?! Әллә фоторәсемгә төшү өчен акча булмаганмы, әллә наданлык аркасында шулай килеп чыкканмы?!.

...Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка әйләндерү мине озак борчыды. Туганнарым, апам, ике энем һәм сеңлем Әхмәтҗанов фамилиясен йөртә. Бу хәл кайбер очракларда уңайсызлыклар да китереп чыгара. Ләкин, нишләмәк кирәк, әтиемне бик яратканга һәм аны зурлау өчен, аның изге исемен фамилиям итеп алдым. Ул үзе дә әтисен олылап, әтисе исемен фамилия итеп алган. Соңы хәерле булсын, Харис – саклаучы, яклаучы, сакчы һәм игенче дип күрсәтелә сүзлектә. Кем белә, Харис фамилиясен мин генә түгел, тармакланып, улларым, оныкларым тагы да күтәрерләр, илгә танытырлар. Бик ихтимал! Мин, училищега Әхмәтҗанов фамилиясе белән керсәм, Харисов фамилиясе белән аттестат алдым – махсус урта белемле, аттестатлы Харисов булдым. Яшьтәшләр арасыннан Казма авылында аттестатлы беренче кеше мин булдым бу елларда. Шуның белән дә горурланам.

 

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: