Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

 

Мин Аны очраттым...

Мин 1938-39нчы уку елында Дөбъяз районына кабат эшкә китмәдем. Аның сәбәбен болайрак аңлатып булыр иде. Беренчедән, мин дөнья белән тәмам «танышып» җиттем, дип уйладым. Торган җиргә караганда туган җир якынрак булуына ышандым. Дусларга караганда туганнар якын. Икенчедән, әгәр дә җае чыкса, Хәлилрахман абый үзе янына Горький шәһәренә курска укырга яки эшкә чакырырга тиеш иде. Ни сәбәптәндер, ул миңа чакырып хат язмады. Ә көзен Буа районы мәктәпләренә эшкә керергә соңга калган булып чыктым. 1938 елның декабрь аенда Буада бергә укыган Шиһапов Ризатдиннан үзләре укыта торган Суыксу НСШна (Неполная средняя школа) укытырга урын булуын белдереп, чакырып язган хат алдым. Суыксу авылы миңа таныш түгел.

Суыксу – районыбызда иң зур авыл, «Париж» дигән кушамат та йөртә. 600 йортлы, берничә мәчетле-мәхәлләле авылның мәктәбе берничә бинага урнашкан. Төп бинада югары класслар, ә башка мәчет биналарында түбән класслар укый. Төп бинасы революциядән соң салынган типовой бина булып, дирекция, учительская шунда урнашкан. Мин мәктәп директоры Сүнәев Зариф Гарипович янында булдым. Ул минем белән әңгәмә үткәрде – нәрсәгә сәләтле икәнлегемне белергә теләде. Соңыннан мине эшкә алачагын әйтеп, РОНО мөдире исеменә (Хөсәенов) гариза язарга, мөдир белән үзе сөйләшәчәгенә ышандырып, иртәгәдән үк, ягъни 16 декабрьдан ук, Яшел мәчет бинасында икенче классларда икенче сменада укыта башларга кушты. Эшкә урнашу турында приказны Буадан үзе алып кайтачак икән.

Мин – яңадан укытучы. Быелгы уку елында зур коллективта эшләячәкмен. Авыл, укытучылар коллективы, класс белән минем үземә танышырга туры килмәде. Эресеннән алып вагы-төягенә кадәр Зариф абый үзе таныштырды, күрсәтмә бирде һәм хәтта таләп итәчәген дә кисәтеп куйды. Аның сөйләве-киңәше буенча фикер йөртеп карасаң, минем педагоглык стажым бик кечкенә икән әле. Ул башта авылга, аның халкына гомуми характеристика бирде. Укытучылар коллективы алдына нинди бурыч куелуын искәртте. Аның сөйләвенчә, авыл халкының мәктәпкә карашы, балаларын укырга йөртү бик үк әйбәттән түгел. Ата-аналар белән системалы эш алып барылганда гына укучыларның мәктәпкә йөреше, өлгереше юлга салыначак. Ата-аналар белән катырак булырга, таләпчән булырга киңәш биреп, эшемдә уңышлар теләп, озатып калды. Ул миңа педагогик таләпләрне ничегрәк тормышка ашырырга күрсәтмә бирде. Киңәш-табышны мыекка чолгап, зур дәрт белән Шиһапов Ризатдин фатирына кайтып киттем. Шиһапов белән бергә педучилищеда укыган Василий Иванович Козлов та тора икән. Без – өч дус очраштык. Училище хәлләрен искә алдык, бүгенге көн темасына кайтып төштек. Яшьләр авызында ни булыр дисез?! Шул – кызлар. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз хәлләрен сөйлиләр. Козлов үзләре ягы кызы Ахметкина Лида белән ныклы бәйләнештә икән.

– Пожалуй мин аңа өйләнермен дә, – дип куя.

– Да, шундый кыз булганда нигә өйләнмәскә! – дип куәтли Шиһапов.

– Ә синең эшләр ничек, бар да җайдамы? – дип сорый Шиһаповтан.

– Безнең ара өзелде, башкага кармак салырга йөрим дә, әлегә бик чиртми. Көндәлек дәрес планнары төзеп, юк-барны сөйләшеп үтте кичебез.

Иртә белән, Шиһаповка ияреп, мәктәпкә киттем. Аның ике дәресендә утырдым. Укучыларның мишәр акценты белән җавап бирүләре миңа кызык тоелды. Фатирыма кайтып чәйләдем дә Суыксу урамнары буйлап, яңадан Яшел мәчет бинасына урнашкан мәктәпкә юл тоттым. Авыл зур булганлыктан, ят кеше авыл халкы күзенә бик үк чалынмый. Шулай да: «Күрегез, урамыгыздан яңа укытучы уза!» – дигән хис белән мәктәпкә барып кердем. Минем белән бер сменада, янәшә бүлмәдә ниндидер кыз укытачак икән. Миңа бу турыда хәбәр иткәннәр иде. Кем икән ул? Ниндирәк икән? Төсе?!.. Акылы?! Классны миңа үзем белән бергә эшләячәк Фәезова Зәкия Камалетдиновна тапшырачак, укучылар белән таныштырачак. Фәезова эшчәнлеге турында кичә Сүнәев шактый тулы мәгълүмат та бирде кебек. Шиһапов белән Козлов та кичә бу кызны телләренә алдылар.

Ниһаять, Зәкия Камалетдиновна учительскаяда минем каршымда утыра. Ул мине класс журналы буенча укучыларым белән таныштыра.

– Әлегә авыр укый.

– Саннарын бутый.

– Каллиграфиясе начар.

– Әнисе авырый.

Аның аңлатмасын дикъкать белән тыңлаган булам. Мине бу минутларда укучылар түгел, ә Зәкия үзе кызыксындыра иде инде.

Такта белән генә бүленгән классларда дәресләр башланып китте. Тәнәфес вакытларында учительскаяда без бик сирәк очраша идек. Дежур торганда бер-берең белән очрашмыйсың икән ул. Яңа ел җитеп килгәнлектәндер, мәктәптә һәм авыл клубында концертка әзерләнәләр һәм пьеса кую өчен репетицияләр үткәрәләр. Коллективка мин дә кушылып киттем. Бергә җыелгач, кызлар да, егетләр дә шактый ишле икән без. Мәктәп директоры Сүнәев Зариф Шәрипович үзе җитәкчелек итә. Мондый очрашулар яшьләрне ялыктырмый, ә киресенчә, бер-берсенә якынайта гына.

Мин яңа фатирга чыктым. Буа районында экономик яктан иң таза «Татарстан» колхозы председателе Әбелханов Кәбирне Буада яңа оешкан РТСка директор итеп алдылар. Аның әнисе ялгыз калган. Шуңа иптәш булсын өчен мине фатирга аларга керттеләр. Фатир мәктәп каршында гына. Бер атна эчендә авылга, мәктәпкә, коллективка ияләшеп тә киттем. Класстагы эш тә әкренләп җайга салына. Эштән тынып калган арада күңел җилкенеп куя. Күңел кемнедер юксына, кемнедер көтә. Яңа коллективтагы кызларның иясез кебек күренгәннәренә күңелдән генә характеристика бирү, чагыштыру, бизмәнгә салу башлана. Василий Лида белән һәрвакыт бергә. Шиһаповның өмете берничәдә. Ә минем таныш кызлар еракта – төрле районнарда, тик хатлар аша гына хәбәрләшергә мөмкин һәм хатлар аша гына хәл-әхвәл белешеп торабыз. «Җәйгә туй ясарбыз», – дип торучы Вәлиева Мәрзия дә, күз алдындагы, янәшәдәге кызлар алдында ничектер күләгәләнеп югала бара.

Һәр педсоветта уңай яктан телгә алынган, аның эш стилен үрнәк итеп тәкъдим ителгән укытучы Фәезова Зәкия минем белән бер сменада янәшә класста гына эшли. Ул кызга мин беренче күрүгә үк игътибар иткән идем. Эш вакытында төрле сәбәпләр табып, аның белән якынаерга җай эзләдем. Дөресрәге, мин аңардан укыту серләренә төшенергә теләдем. Ул һәр соравыма чын күңелдән җавап бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Дәрес планнары төзешүдә, укучыларның язма эшен тикшереп анализлауда, практик эш белән ярдәм итте. Чуашиле авылы балаларының саф татарча сөйләшүләреннән соң бу укучыларны сәнгатьле итеп, саф татарча сөйләшергә өйрәтүе бик кыен булды миңа. Мишәр акценты язма эшләрдә дә бик ачык чагыла. Ул ничек сөйли – шулай яза, җирле сөйләм сүзләрен куллана. «Әтәч» сүзе урынына «кучат» сүзе куллана. Укучылар коллективын туплау да бик кыен булды. Аларны төрле укытучы укыткан, төрле метод һәм алым кулланганнар. Ачу килүне балаларга кычкырып, аларны әрләп кенә басып булмый, чөнки такта белән бүленгән класста иң алдынгы укытучы Зәкия укыта. Ул бер дә кычкырмый, аның мәсьәлә аңлатуы, җавабы аерым ачык ишетелеп тора. Ир-егет булып, оялмыйча ничек тавыш күтәрәсең?!

Мәктәпнең завучы Билалов һәм мәктәп директоры Зариф абый дәрестә еш кунак булалар. Мин аларның дәресемә керүләренә ияләшә дә башладым. Төпле анализ ясыйлар, үзләренең тәкъдимнәрен әйтәләр. Аларның педагогик өйрәтмәләре, шул ук вакытта таләпләре без яшьләрне «шомарттылар». Без ул вакытта бик яшел булып, эшлекле тәкъдимнәргә, ярдәмгә мохтаҗ булганбыз.

Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак та, күңелләр һаман якыная кебек. Ниһаять, без бер-беребезне аңладык, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез ачыкланды. Мин кызлар белән хат язышудан туктадым. Безнең бер-беребезгә ярдәмләшеп, киңәшеп эшләвебез бушка китмәде, минем эшләр дә җайга салынды. Дәресемдә булучылар минем классның алга китешен ачык әйттеләр, эшемнән канәгать булдылар. Эшемә уңай бәя бирү мине канатландыра. Суыксу мәктәбендә ярты ел эш дәверендә яхшы ук педагогик тәҗрибә тупладым. Моңа Зәкиянең өлеше бик зур. Зәкиядә үземне җәлеп итәрлек түбәндәге сыйфатларны күрдем: ул тормышка аек карый, эшне яратып, җиренә җиткереп, иҗади рәвештә вакытында башкара, романтик күңелле, хыялга бай булуы белән аерылып тора. Ул кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә омтыла. Үз фикерләре белән уртаклаша. Ялганны, кылануны, икейөзләнүне яратмый. Юкка-барга көнләшми, гайбәт сөйләүне, алдашуны белми. Эч серен яшермичә сөйләве, кирәк вакытта серне саклый да белүе кебек көчле ихтыярга ия булуы белән ул мине үзенә җәлеп итте. Тез астыннан узган калын толымлы коңгырт озын чәчләре, зәңгәрсу соры күзе, мөлаем йөзе үзенә тартып тора. Өстенә пөхтә киенеп йөрүе, матурлык өстенә ямь өстәп, үзенә гашыйк итте. Кичләрен концерт һәм спектакльләргә әзерләнү, кино караулар, бер мәктәптә янәшә классларда укытулар безнең арабызны тагын да якынайтты. 1938-1939 уку елларын уңышлы гына тәмамлап, вәгъдәләр куешып, җәйге каникулга таралдык.

1939 нчы елның җәендә Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбе каршында педучилище күләмендә экстерн имтиханнар тапшырып, башлангыч класс укытучылары булырга хокук бирә торган аттестат алдык. Мәктәпкәчә тәрбия педучилищесы укытучы булырга хокук бирми, ә Зәкиянең белеме урта мәктәп күләмендә иде. Дөрес, ул Казан финанс-экономика институты каршындагы рабфакта да укыган булган, ләкин авыру сәбәпле, институтта укуын дәвам итә алмаган, мәктәптә эшли башлаган. Ул тумыштан укытучы, тумыштан педагог иде. Зәкиянең педагоглык даны Суыксу мәктәбе стеналарыннан үтеп, район, республика һәм ил күләменә таралды. 1939 нчы елның җәендә Советлар Союзы буенча алдынгы укытучыларны беренче мәртәбә орден һәм медальләр белән (800 укытучыны) бүләкләделәр. СССР Верховный Советы Президиумының 1939 ел 3 нче июль Указы белән Буа районыннан Фәезова Зәкия Камалетдиновна, Татарстанда беренчеләрдән булып, «За трудовое отличие» медале белән бүләкләнде.

Сөйгән кызыңның – булачак тормыш иптәшеңнең шундый зур бүләккә лаек булуы мине бик шатландырды. Дөресен әйтергә кирәк, бу хәл минем үземә дә зур җаваплылык йөкләде. «Кызый, бүләкләнүең белән бик һаваланма, мин дә эшемдә синнән калышмам», – дип, тыштан аваз салмасам да, эчемнән: «Мин дә үземне нәрсәгә сәләтле икәнемне күрсәтермен әле», – дигән уй-теләк уянды. Мин гомерем буе күңелемнән Зәкия белән ярышып эшләдем һәм яшәдем. Зәкиянең, Мәскәүгә барып, ил старостасы М.И.Калинин кулыннан медаль алып кайтуын Буада каршыладым. Авылларына кайтып атна-ун көн үткәч, ул Моркваш ял йортына китте.

1939-40нчы уку елларында Зәкияне Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә химия-биология укытучысы итеп күчерделәр. Миңа Түбән Наратбаш җидееллык мәктәбендә буш урын булмады, ә Суыксу авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып каласы килми. Моның сәбәпләре бар: беренчедән, Зәкиядән аерылу, икенчедән педучилище образованиесе була торып, башлангыч классларда укыт, имеш?! Мин дә Суыксудан китү өчен РОНОга гариза бирдем. Үтенечемне канәгатьләндерделәр, мине Яңа Чәчкап җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. Мәктәп директоры Садыйков Сабир Садыйкович миңа электән таныш. Беренчедән, ул колхозлашу елларында безнең Казма авылында райком вәкиле, икенчедән, мин Килдураз җидееллык мәктәбендә укыганда шул мәктәпнең директоры иде. Мәктәпнең завучы Әхмәтов Газиз, рус теле укытучысы Мушкеев, немец теле укытучысы Кузьмин, тарихтан Галиев Харис (Кайбыч районы, Урсак авылыннан), физикадан Садоров Тәүфикъ һ.б. эшли иде. Ана теленнән Кәшә кызы Хөсәенова Шәмҗиһан укыта иде. Шулай итеп, мин 1939-40 уку елында Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытучысы булып эшләдем.

Минем фатир хуҗасы Бикмуллин Сөбеханкол Яңа Чәчкап авылында бердәнбер ялгыз хуҗалык булып яши. Без дөнья хәлләре, колхоз тормышы, киләчәк турында кызып-кызып бәхәсләшә идек. Бик тә үзсүзле карт булганлыктан, мин ярты кыштан соң фатирга Сәлахов Гарәфләргә күчтем. Биредә фатир хуҗалары яшьләр булып, көн күңеллерәк үтә иде.

Яңа Чәчкап авылында да концертларга, спектакльләргә катнашырга туры килде, ләкин төп эшне җиренә җиткереп башкаруны асыл бурычым итеп куйдым. Кайда гына эшләсәм дә, намус кушканча эшләргә тиеш. Минем эшем укытучыларның август конференциясендә тәнкыйтьләнсә, Зәкия күзенә ничек күренермен, коллективым алдында ничек җавап бирермен! Дөресен әйтим, училище күләмендәге белем белән җидееллык мәктәптә математика укытуны миңа ничек тапшырганнардыр,гаҗәп. Димәк, ышанганнар, димәк, шул ышанычны акларга кирәк! Укытучы кайда гына эшләмәсен, ул – җәмәгать эшлеклесе. Агитатор, пропагандист, докладчы, редактор, артист – һәммәсе дә авыл укытучысы.

Ара ераклыгы Зәкия белән безнең эшебезгә комачауламады, мәхәббәтебезне сүрелдермәде. 1939нчы елны Зәкияне Буа район Советына депутат итеп сайладылар. Зур җәмәгать эшләре тапшырылу Зәкиянең район укытучылары алдында авторитетын күтәрә һәм аңа бик зур җаваплылык йөкли. Мин Зәкиянең даны күтәрелүгә бик шат. Ләкин шунысы бар: профессиональ белемеңне күтәрми торып, яхшы укытучы булып булмый, иҗтимагый политик белемеңне тирәнәйтми торып, җәмәгать эшлеклесе булып булмый. Педагогия институтына укырга керергә! Безнең алга тормыш әнә шундый катлаулы бурыч куйды. Институтка имтиханнар тапшыру өчен әзерләнә башладым. Ләкин нинди факультетка имтихан тотасымны тәгаен генә белмим әле. Мин үзем тарих укытучысы булырга хыялланам.

 

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: