Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

Өйләнү – түгел сөйләнү

Вәгъдә – иман, диләр. Иман – ул ышану, үзеңне һәм иптәшләреңне ышандыру. Ышану – тәвәккәлләү. Тәвәккәлләү – кыю рәвештә бәхеткә таба адым атлау. Югарыдагы принципларны чын мәхәббәт ияләре генә үти аладыр! Характерларны, карашларны сынаганнан соң гына, югарыда санап киткән принцип шартларында, бер-беребезгә ышаныч нигезендә өйләнештек без. Күрешеп, бергә 5 ай эшләү һәм бер ел аерым эшләү дәвамында бер-беребезне өйрәнү, сынау безгә өйләнешергә, тормыш корырга җитәрлек вакыт булды.

Мин, әдәбият укытучысы буларак, өлкән класс укучылары белән мәхәббәт темасына әңгәмә алып барганда, алар: «Мәхәббәт – бер-береңне ярату», – дип җавап бирәләр. Ә яратуны тышкы матурлыкка, мутлыкка, көязлеккә кайтарып калдыралар. Мәхәббәт күзне сукырайта, колакны саңгыраулата, диләр. Шулайдыр! Ләкин мәхәббәтең төшкән кешене бик күп яклардан сынап, тикшереп карарга, аңа үз мөнәсәбәтеңне ачыкларга кирәк. Башкалар фикере белән дә хисаплашырга, шуннан соң гына төпле карарга килергә кирәк, минемчә. Өйләнгәндә миңа 23 яшь тулмаган иде. Мин үземнең булачак хатынымны һәрьяклап өйрәндем. Зур коллективта макталган, эше белән үрнәк булган кыз, тормышка чыккач та югалып калмас, тормыш авырлыкларын бергә тартырбыз дип, эшен яраткан кешенең тормышы да яхшы булыр дип, мин аңа өйләнергә катгый карар кылдым. Без 1939 елның 13 нче маенда өйләнештек. Шул елларның модасы - гадәте буенча, икәү үзара сөйләшеп ризалашканнан соң, Зәкияне, җәйге каникулда авылына кайтып киткәнче, Түбән Наратбашы авылындагы Гыйлаҗ абый һәм Зәйтүнә апалар өеннән гади җигүле ат белән Казмага алып кайттым. Менә шулай гап-гади генә булды безнең өйләнешү. Гади генә булса да, болай өйләнешү чорына, заманына карата законлы төс алып, үзенә күрә бик килешеп тора иде.

– Фәлән кыз алып кайткан...

– Фәлән кияүгә киткән...

– Фәлән фәләнгә өйләнәчәк, туй булачак икән! – кебек сүзләр авыл халкына таралып, берәр атна сөйләнә дә, шуның белән эш бетә. Кода-кодагыйлар да алдан ук имеш-мимешләрне ишетеп торганга, бик тиз арада килешеп, туй итү хәстәрен күрә башлыйлар. ЗАГСта язылышып, юридик яктан формальләштерү дә бик гади һәм иркен иде. Бусын инде без 1939 елның 8 нче июнендә эшләдек.

Өйләнешкәннән соң бер атна, бер ай, хәтта бер ел үтеп, бала дөньяга килеп, аңа исем кушарга кирәк булгач та ЗАГСта язылышу гадәте бар иде ул заманнарда. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ЗАГСта язылышу вакыты катгый күрсәтелмәсә дә, «характерлар туры килмәде» һәм башка шундый сәбәпләр белән яшь гаиләнең таркалуы бик сирәк күренеш иде ул елларда. Мәсәлән, мин үзебезнең нәсел-ырудан хатынын аерган, яки ирдән аерылган кешене белмим. Авыл халкы арасында да андый яман гадәт юк диярлек.

Өйдәгеләр Зәкияне күреп белмәсәләр дә, минем аңа өйләнүемә хәер-фатихаларын бирделәр. Элекке вакытны искә алып, «Кәшә авылы кызлары белән безнең нәсел бәйләнгән Тәчә әни бик акыллы кеше булган», – дип, Казма белән Кәшә бәйләнешен яхшыга юрадылар. Зәкия дә, үз хәл-әхвәлен белдереп, әти-әниләренә хат язды. Хатының эчтәлеге болайрак истә калган: «Мин быелгы җәйге каникулда, авылга үткән ел Сабантуенда бездә кунак булып киткән Мәгъсум белән кайтырмын. Үзегез беләсез, минем яшьтәшләр тормышка чыктылар. Мин дә Мәгъсумга тормышка чыгам. Минем Мәгъсумны тормыш иптәшем итеп сайлавымның төп сәбәбе шунда: аның характеры, әти, синең характерыңа охшаган. Ул да синең кебек күпне белергә, күп укырга ярата. Ул да синең кебек киң күңелле, сабыр, күп сөйләми. Эшен яратып башкара. Аның турында күп язмыйм, күреп сөйләшкәч, аңа бәяне үзегез бирерсез. Минем аның белән тормыш коруыма хәер-фатихагызны бирүне өмет итеп калучы кызыгыз Зәкия», формасындарак язган иде. Аның шулай әтисен искә алып, аның белән чагыштырып язуы әтисенең күңелен йомшатуы өчен кирәк булгандыр, бәлкем.

Әткәй, Кәшә авылына барып, кодалашып, аларны туйга чакырып кайтты. Шунысы кызык: Зәкиянең әти-әниләре, туганнары, якыннары Кәшәдә: «Зәкиябезне бер Буа мишәренә биреп җибәрәбез – хәерлегә булсын инде...» дип сөйләшәләр икән. Казмада да: «Мәгъсум сары чәчле, зәңгәр күзле Сембер мишәр кызы алып кайта – хәерлегә була күрсен...» дип уфтаналар икән.

Казмада туйга әзерлек башланды. Һәр чорның үзенә күрә гадәтләре, кыенлыклары була. Туй үткәрү өчен азык-төлеккә кытлык булмаса да, аракы табу мәсьәләсе кыен иде. Хәстәрлеген күргәч, ул мәсьәлә уңай хәл ителде: Түбән Наратбаш, Черкен, Казма авылы кибетчеләре өлеш чыгардылар. Ул заманда да бирнә биреш гадәте бар иде. Бирнәгә бирү өчен ситса табасы (кием-салым турында сүз дә юк) проблема иде. Тирә-як авыл кибетләрен йөреп чыкканнан соң, атка атланып, Чувашия авылларына чыгып киттем. Байтирәк авылы кибетеннән гади ситса сатып алып кайттым. Ул ситсаның матурлыгы ни дәрәҗәдә булгандыр, әмма дә ләкин әбием (Зәкия әнисе) шул ситсадан үзенә күлмәк тегеп киде. Ул, еш кына: «Кияү, син биргән ситса күлмәгем, бигрәкләр дә үземә килешә инде», – дип мактап киеп, өстендә туздырды. Әйтерсең лә мин аңа япон ефәге алып биргәнмен. Шул ук кибеттән ике гади пыяла ваза, бер утыртмалы унлы керосин лампасы сатып алдым. Ул утыртмалы керосин лампаның кирәклеге һәм дәрәҗәсе хәзерге бәллүр люстралардан күпкә артык булгандыр безнең өчен. Чөнки андый утыртмалы лампа безнең авылыбызда һәм без эшләп киткән авыл укытучыларында да күренми иде. Лампаның утырткычы-подставкасы тонык пыяла булып, аңа төсле буяулар белән матур чәчәкләр төшерелгән. Көндез кояш яктысында бер төсле күренсә, ут алгач, ут яктысында үзенә генә хас бер матур төскә керә. Без, шул искиткеч матур лампа яктысында илһамланып күпме китап укыганбыз да, күпме язганбыз. Күпме укучыларның язма эшләрен тикшереп, аларны, грамоталы итеп, тормыш юлына бастырганбыз. Ә вазаның берсе әле дә исән. Мин Казмага кайткач, чәчәккә охшатып ясалган пыяла вазадагы нигъмәтне авызыма алмыйча калмыйм. Ул ваза - безнең яшьлек хатирәсе.

Һәр ике якта да туйлар үтте. Туйга Зәкиянең Ташкенттагы апасы белән җизнәсе (Нурмөхәммәт һәм Гөлсем) дә кайттылар. Туйлар үтеп киткәч, эшкә урнашу, тормышка әзерлек мәсьәләсе башланды. Безгә бер мәктәптә эшләргә кирәк. Зәкия Түбән Наратбашы мәктәбендә биология, ә мин Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытам бит әле. РОНО мине дә Түбән Наратбаш мәктәбенә күчерде. Без быелгы уку елында Түбән Наратбашында фатирда торачакбыз, Зәкия белән бергә эшләячәкбез. Буа универмагыннан тимер карават, сырган матрас сатып алдык. Икебезгә дә өйдән бирелгән урын-җир, вак-төяк савыт-саба белән тормышны башлап җибәрдек. Без эш дәверендә кайда күчеп йөрсәк тә, алар бездән калмадылар. Без өйләнешкән елны Зәкиянең олы энесе Әнвәр Фәезов Тимерчән мәктәбендә укыта иде. Зәкиянең хатын алып укыгач, әти-әниләре кызларының иргә чыгуына ничек караганнардыр, алар исән вакытта бу турыда ләм-мим сүз кузгатмадылар. Әмма Әнвәрнең, ризасызлыгын белдереп, бик каты елаганын искә алып сөйлиләр иде. Вакытлар үтү белән Әнвәрнең безгә карата үпкәсе язылды – таралды. Без бер-беребезне бик тиз аңлаштык. Бер- беребезгә ихтирамыбыз зур. Кунак булып Кәшәгә баруыбызны бабай белән әби көтеп алалар, хәл кадәренчә кунак итәләр һәм ярдәм итәргә тырышалар иде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Зәкия безнең йортка килен булып төшкәч, аны суга да җибәрмәделәр, идән дә юдырмадылар, мунча да яктырмадылар, йокысыннан аерып, көтү дә кудырмадылар, камыр да издермәделәр. Гомумән, әнкәй: «Чит җирдә, ят кешегә бик читен ул, ияләшкәч үзе кул арасына кушылып китәр әле», – дип, бер эшкә дә кушмады һәм анардан эш тә таләп итмәде. Акыллы иде, алай гына да түгел, бик тә шәфкатьле, ярдәмчел иде безнең әнкәй. Килен дип, ят кеше баласы дип, аңа бигрәк тә игътибарлы булды, гомеренең соңгы көненәчә Зәкияне кызыдай яратты.

Шулай итеп, 1940 елның җәе Казма белән Кәшә арасында кунакка йөреп үтте. Кәшә белән Казма арасы 50-60 км булса да, юл ерак, ат юк (тимер юл турында ул вакытларда сүз дә юк иде), машина юк дип тормадык, җәяү дә, велосипед белән дә юлга чыктык. Яшьлек ерак араларны якынайта, яшьлектә ару-талуны белмисең икән. Бигрәк тә – икәү булганда!.. Күңелең күккә ашып, хыял чиксезлегендә очканда, киләчәкне романтик күз алдына китереп, бер-берең янәшәсеннән атлаганда арырга мөмкинме соң?!

1940-1941нче уку елларында мин дә Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә күчтем. Рәйсә әби Минкашеваларга фатирга урнаштык. Фатирыбыз алты почмаклы агач өй булып, зур ягына без урнаштык, ә кече ягында үзләре торалар. Гомумән, фатир заманына күрә әйбәт иде. Мин бу мәктәптә дә математика укыттым. Көндез мәктәп эше, кичен өйдә бергәләп дәрескә әзерләнү, дәфтәр тикшерү һәм киләчәк тормыш турында хыяллану белән көн, ай үтелгәне сизелми дә кала. Дөньяга киләчәк балага исем эзләү, аны ничек итеп киендерү, тәрбияләү турында хыял диңгезенә чумасың. Без алдан ук, ир бала булса – Ренат, кыз бала туса – Наилә дигән исемнәрне хуп күрдек.

Апрель аенда Зәкия декретный отпуск алып, бераз ял итү өчен әти-әнисе янына Кәшәгә китте. Язгы ташу һәм юл булмау сәбәпле, шунда бала таба. Беренче балабыз 1941нче елның 29 нчы апрелендә иртә белән туа. Әнисенең һәм баланың исәнлеге турында миңа телеграмма килде. Мин 1 Майга каршы, мәктәпнең атына атланып, 50-60 километр ераклыктагы Кәшәгә киттем. Бала тапкан ананы һәм яшь баланы шул ук вакытта алып кайтырга мөмкин булмады, шунлыктан, туу турындагы таныклык та Кәшә авыл советында язылды. Зәкиянең әтисе авыл советы председателе булып эшләгәнлектән, оныгының туу таныклыгына истәлек өчен үзенең имзасын куясы килә. Менә шулай итеп әти-әнисе Буа районы Казма авылы гражданнары булсалар да, Ренат Ульяновск өлкәсе Кәшә авылында туган булып санала. Ул вакытта Кәшә авылы Куйбышев өлкәсе, Богдашкин районында санала иде әле. Дөньяга тагын бер Харисов килде. Беренче баланың ир бала булуы сөенеч өстенә сөенеч була, күңел ир бала көткән иде, һәм ир бала туды да. Бала туу турындагы таныклык белән Буа кибетеннән бала приданы сатып алдык һәм шул придан белән төреп, киендереп үстердек улыбызны.

Мин яңа коллективка тиз үк ияләшеп киттем. Мәктәпнең директоры Шәмсетдинов – урта яшьләрдәге төпле генә кеше булып, коллективны үз кулында тота һәм коллектив эшчәнлегенә зур йогынты ясый алырлык ихтыяр көченә ия иде. Мәктәпнең завучы Браматкина Лидия – исеме районда танылып өлгергән алдынгы укытучы. Үзе рус телен җиренә җиткереп укытуы белән бергә, башка фәннәрдән дә яхшы ук хәбәрдар иде, дәресләргә анализны теоретик һәм педагогик яктан да нигезле ясый иде.

Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбе дә элекке мәчет бинасына урнашкан, классларның кысанлыгы, караңгылыгы, хәтта һава җитмәве кебек уңайсызлыклар сизелеп тора. Коллектив бер максатка омтылып, тату яшәгәндә эштә әллә нинди көтелмәгән уңайсыз хәлләр булмый. Ә коллектив уңышында үз өлешең барын да тоеп эшләгәндә күңел күтәренке була. Без тырышып эшләдек. Тырышып эшләргә намусыбыз мәҗбүр итте. СССР Верховный Советы Президиумы указы белән бүләкләнгән Зәкиягә үз эшендә һич тә сынатырга ярамый. Ә миңа?! Миңа бигрәк тә. Менә шундый хәлләр безне барлык көчебезне куеп, тырышып, үҗәтлек белән эшләргә мәҗбүр итте. Бу елларның тагын бер үзенчәлеген әйтми мөмкин түгел. Элек укытучы кадрлар җитешмәгәнлектән, укытучыларны Кызыл Армия сафларына чакырудан вакытлы рәвештә азат итәләр иде. Халыкара хәлнең киеренкелеген искә алып, 1939-40 елларда яшь ир укытучыларны армия сафларына алдылар. Суыксуда бергә эшләгән Шиһапов Ризатдин, Василий Козлов, Түбән Наратбашы мәктәбеннән Бакиров (элекке директор), соңга таба Шәмсетдинов Ш., география укытучысы Габделҗанов, Галиев Гариф (Браматкина ире) һ.б. армиягә чакыртылдылар. Мәктәпләрдә ир-егет укытучыларның сафлары сирәгәя төште. Халыкара хәлнең кискенләшүе илнең хуҗалык тармагына гына түгел, ә укыту-тәрбия эшенең барышына да зур йогынты ясады. Колхозда бер квадрат метр җирне дә кысыр калдырмау, чәчелгән игенне эшкәртү, үскән икмәкнең бөртеген дә югалтмау өчен көрәш барды. Эшкә 20 минут соңгарсаң, эштән чыгаруга кадәр каты чара билгеләнде. Бер кило ашлык югалту җинаять саналды. Дәүләт, колхоз милкенә сакчыл караш һәм җаваплылык бөтен катгыйлыгы белән куелды. Без – укытучылар да - конвейерга баскан эшче кебек, мәктәптә һәр минутны әрәм итмичә, рациональ файдаланып, дәрес бирергә тырыштык. Ил алдындагы бурычны истә тотып, аны тормышка ашыру өчен барлык көчебезне куеп эшләдек, шул юнәлештә агитаторлык бурычын югары хис белән үтәргә тырыштык. Ул елларны кемнең кем булуына карамастан, хезмәт дисциплинасын бозуларга каршы бер үк таләпчәнлек куела һәм бер үк җаваплылык сорала иде. Кайда эшкә гадел таләпчәнлек куелса, шунда эшнең нәтиҗәсе дә әйбәт, коллективта оешканлык та була. Бу еллар безнең буын кешеләрен эш вакытының минуты белән хисаплашырга, эшнең нәтиҗәлелеге өчен көрәшергә, үз мәнфәгате өчен генә түгел, бәлки коллектив мәнфәгате өстенлеге һәм авторитеты өчен көрәшергә, битарафлыкка, әрәм-шәрәм итүләргә каршы аяусыз булырга өйрәтте. Кырда бер килограмм икмәк югалтуны, эш өстендә дилбегә өздерүне, тәртә сындыруны, укучының бер бит кәгазь ертуын безнең күңелләр тыныч кабул итмәде. Үтә сакчыллык, уяу булу хасияте тәнебезнең һәр күзәнәгенә сеңде. Ул заман укытучыларының чәчләре шуңа да иртәрәк агарды, күз төпләренә җыерчыклар иртәрәк ятты. Ул заманнар артта калды. Ул вакытларда безнең экономикабыз безне шулай сак, саран эш итәргә мәҗбүр иткәндер. Ләкин икмәк бөртегенең кадере бүген дә шул ук бәядә. Безнең яшәешебезнең төп критериясе бүген дә икмәк белән үлчәнә дисәк тә һич хата булмас.

Түбән Наратбашы мәктәбе Зәкия белән миңа коллективта үз урыныбызны табарга, башкалар эшенә сукырларча иярмичә, алар эшенә азмы-күпме бәя бирергә өйрәтте. Яшь укытучыга һәрвакыт аңардан өйрәнерлек тәҗрибәле укытучылар кирәк. Бигрәк тә синең эшеңә контроль итә алырлык белемле, тәҗрибәле, авторитетлы завуч һәм директор булу зарури.

Сугышка кадәр «Коммунизм» колхозы элек Каганович исемен йөртә иде. Ул Буа районында алдынгы колхозлардан саналып, аның председателе Җамалиева Фатыйма СССР Верховный Советы депутаты булды. Шушы елларда тракторчы Галимов Ленин ордены белән бүләкләнде. Шушындый данлыклы кешеләр белән алдынгы колхозда агитатор булып эшләү безгә өстәмә рухи көч тә бирә иде. Районда беренче булып, бу колхозда сарык фермасы төзелде, атлар өчен яңа конюшня салынды. Колхозның төп тарту көче – атлар. Алар көрлеге, эрелеге белән, дирбияләренең яхшылыгы белән районда данлыклы иде. Шунысы истә: бу колхоз ул елларны күл аръягына карбыз чәчеп, аннан мул уңыш алды. Колхозчыларның хезмәт көненә бүлеп бирүдән калган уңышны Буа базарында саттылар. Һәвәскәр бакчачы Кәлимулла карт кавын да үстерә иде. Ул вакытларда дан тоткан колхоз, Җамалиева Фатыйма район советы башкарма комитеты председателе булып киткәч, елдан-ел артка кала башлады.

 

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: