Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

Арба төбендә пычак

Ул елларда һәр авыл-колхозда балалар бакчасы ачыла иде. Буа мәктәпкәчә тәрбия училищесын тәмамлаучы ир-ат тәрбиячеләрне балалар бакчасы инспекторлары итеп файдаланырга тиеш булсалар да, безне, ир-егетләрне, авылларга укытучы итеп җибәрделәр, чөнки бу елларда укытучылар да җитешми иде. Педучилищены тәмамлау алдыннан өченче курс студентларын ТАССР Мәгариф министрлыгы төрле районнарга эшкә билгеләде. Районнар исемлеген күрсәтеп, безгә эш урыны сайлау мөмкинлеге бирделәр. Мин дигән «акыллы баш» ул вакытта болай фикер йөртте: «Яшь вакытта, өйләнеп гаилә корганчы, үзебезнең яклардан читкә китеп, Кама буйларын күреп кайтырга!» Ул вакытта иң кулай район дип Кама буендагы Яр Чаллыны сайлап, эшкә шунда билгеләүләрен үтенеп гариза яздым. Ләкин мине гаризамда күрсәтелгән районга түгел, ә Тәкәнеш (ул вакытта шундый район бар иде) районына билгеләгәннәр булып чыкты. Тәкәнеш районына һич тә барасым килмәде. Иң якын дусларымнан берсен, Апас районының Күкшим авылыннан Әхмәтов Газиз Галимҗановичны, эшкә Дөбъяз районына билгеләгәннәр иде. Ул үзе белән мине шунда китәргә күндерде. Әнкәй яңа күлмәк текте, йокы әйберләре сырды. Мин тёс тактасыннан кечкенә юл сандыгы ясап, аны карага буядым. (Ул сандык хәзер дә саклана). 1937 елның 13нче августында мине әткәй Тәтеш пристанена ат белән илтеп куйды. Менә шул Тәтеш пристаненнан башланды тормыш белән танышу сәяхәтләрем... Билгеләнгән көнне Тәтештә Газиз белән очрашачак «Крестьян йортына» килеп җиттем, ул әле килеп җитмәгән икән. Әткәй, атын ял иттергәч, саубуллашып авылга кайтып китте. Өйдән аерылганда алай ук күңелсез булмаган иде, әткәйдән аерылып ялгыз калгач ямансу булды. Көтеп-көтеп тә Газиз килмәгәч, иртәгесен пароход белән Казанга юл тоттым. Ялгызлыктан кәеф кырылды. Әллә нинди уйлар килеп, башым катты. Идел ярларының матурлыгы да, пристаньнардагы сәүдә ыгы-зыгысы да, пароходтагы пассажирлар да минем өчен юк кебек. Ниһаять, ящиклар, мичкәләр арасында Казанга килеп төштем. Иделдән Яңа бистәгә 3 чакрым чамасы. Пристаньнан Казанга трамвай белән килеп җиттем. Инде кая барырга?! Дөбъяз ягына баручыны кайдан табарга?! Мин шуны гына беләм: Караваево ягыннан китә, имеш. Кремль янында күпердән Казанны чыккач авыллар, буш кырлар аша шул елларда гына сафка бастырылган трамвай белән Караваевога килдем. Байтак вакыт эзләгәч кенә Дөбъяз ягына баручы бер олаучы таптым. Кояш баер алдыннан без юлга чыктык. Юлда барганда олаучым миннән кая баруымны, нишләп йөрүемне бик җентекләп сорашты. Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман, без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Үргә каршы булса да, ул да арбага менеп утырды. Ат азыкларын караган булды һәм арба төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды. Боларны костюм якасына башны тыгып, йокымсырап барган булып ихтыярсыздан күзәтәм. Минем костюм кесәсендә дә кечкенә чалгы пәке бар, ләкин аның белән ни эш корасың?! Олаучының яхшы каеш чыбыркысы арбада сузылып ята. Ул-бу була калса, чыбыркыны кулга төшерү бик җай. Олаучым торган саен борчыла, ат сбруен рәтләгән була, әле арбаның бер, әле икенче ягына чыга. Менә ул хәзер арба үрәчәсе яныннан ук бара. Кулы пычак янында ук. Ул пычакны кулына ала. Мин кинәт кенә чыбыркыны кулга алып, атка селтәнәм. Ат кинәт сикереп чабып киткәнлектән, олаучым арбага ава, ләкин утыра алмый кала. Олаучым арба артыннан шактый чабып, атны куаламаска кушса да, мин аны арбага йөз метрлар чамасы якын җибәрмәдем. Ул кулындагы пычагын да ташлады.

Кыңгырау тавышлары ишетелде. Арттан биш-алты олаулы килә иде. Мин иркен сулап куйдым. Олауларның бер-икесе мине узып та китте. Мин чыбыркыны кулдан ычкындырмадым. Атны куып, башкаларына узарга ирек бирмәдем. Олаучым минем янга килеп ауды. Ул шактый өшәнгән. Урманны чыгып күпме барганбыздыр, рус авылына килеп кердек. Олаучым булган хәлне үзенчә аңлаткан булды. Имеш, ул пычак белән чыбыркы саплык кына кисмәкче булган. Бу рус авылыннан соң үзләре авылы Әлдермеш булачак, үзләренә алып кереп кундырачак, аннан иртә белән Дөбъязга озатачак, имеш. Бу сүзләргә ышанмадым, билгеле. Капка төбендә тәмәке тартып торучы карт турысында атны туктатып, әйберләремне алып, төшеп калдым. Рус бабай мине үзләренә кунарга алып керде. Булган хәлне сөйләп бирдем. Карт, башын селкеп торып, бик гаҗәпләнде. Ул урманда берничә кешенең талануын, ике кешенең үтерелүен, шуңа күрә олаучыларның урманны ялгыз чыкмыйча, 5-6 олау булып, бергә генә чыгуларын сөйләп бирде. Бәлкем, минем олаучым да, пычак белән мине куркытып, әйберләремне таламакчы булгандыр, дип уйларга бик мөмкин.

Иртә торып, узгынчы олаучылар белән Дөбъязга юл тоттым. Район үзәге Дөбъяз зур гына татар авылы икән. Минем белән Тәтештән үк бергә килергә тиешле Әхмәтов Газизне РОНО тирәсендә бер тәүлек көтсәм дә, ул күренмәде. РОНО мөдире янында булдым. Ул миңа берничә авыл мәктәбенә китәргә тәкъдим итте. Үз йомышы белән мөдир янына кергән Чуашиле башлангыч мәктәп директоры үзләре мәктәбенә димләде. Алар мәктәбенә ике укытучы кирәк икән. Үзем өчен генә түгел, Әхмәтов Газиз өчен дә шул мәктәпкә приказ алып, аның килүен көттем. Ниһаять, ул килде. Көчле яңгыр яуганлыктан, вакытында юлга кузгала алмыйча, соңга калган икән.

Район үзәге ашханәсендә Чуашиле юлаучыларын табып, юлга кузгалдык. Олаучыбыз сүзчән кеше булып чыкты. Юл буе сүз өзелмәде, ул сорашты, без сораштык. Ниһаять, алдыбызда Чуашиле авылы. Табигате матур, ярымай формасында әйләнәсен урман чолгап алган. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш-елгачык ага. Ярларында эре өянкеләр. Олаучыбыз тәкъдиме белән, вакытлыча дип, бер ялгыз әбигә фатирга кердек. Юынып, кырынып, тамак ялгап, өс-башны рәтләгәч, мәктәпкә киттек. Мәктәп мөдире Мөхтәрев Зариф безне ачык йөз белән каршы алды. Мәктәп бинасы манарасы төшерелгән мәчет икән. Эчтән такта стена белән класс бүлмәләре ясалган. Мөдиребез мәктәбе белән таныштырды. Фатир белешү өчен авыл советына киттек. Авыл советы, колхоз идарәсе элекке мулла йортына урнашканнар. Мәктәп мөдире һәм авыл советы рәисе тәкъдиме белән Әминә исемле ялгыз апага фатирга урнаштык. Авыл белән танышканда күзгә шул чалынды: авыл советы, колхоз идарәсе, мәктәп, почта, кибет – һәммәсе бер тирәдәрәк. Авыл халкы да бик әйбәт, ягымлы, олысы-кечесе, хатыны-кызы – һәммәсе дә исәнләшәләр, ачык йөзлеләр. Җае чыкканда сорашып, хәл-әхвәл белешергә телиләр. Без, билгеле, йорт төзелеше, урам күренеше, халыкның кием-салымына да игътибар иттек. Безнең яктагыдан аермалы буларак, монда өйләр эчкәрәк салынып, тәрәзә каршында рәшәткәле биек койма капка белән тигез итеп эшләнгән. Авыл халкының аягында чүәк яки резина галуш. Ак йон оекбаш. Ирләрнең чалбар балагы оекбаш кунычына кыстырылган. Ирләрнең билендә эзәр, башларында түбәтәй. Ә хатыннар яулыкны башларына ике кат – берсен муеннан, икенчесен шуның өстеннән баш артына – бәйлиләр икән. Без аларны ничек күзәтсәк, алар да безне шулай ук, хәтта артыграк та күзәткәннәр һәм сынаганнардыр – без бит аларның балаларына белем һәм тәрбия бирүче кешеләр.

Кичен клубка чыктык. Клублары авыл өйләреннән җыеп салынган иркен генә агач бина. Эш өсте булуга карамастан, клуб яшьләр белән тулы. Яшьләр түгәрәк әйләнә ясап җырлыйлар. Уртада гармунчы сыздыра. Аның янында бер пар, башкаларга кушылып, алар да җырлый. Без буш урыннарга барып утырдык. Ләкин авылныкылар «ятларны» бик тиз күреп алдылар. Егете-кызы безне уенга чакырдылар. Без бу кичне уенга кушылып, үз булып китә алмадык. Ни әйтсәң дә, Тау ягы гадәте үзенекен итте. Уеннар, эш өсте булгангадыр, бик озынга сузылмады. Яшьләр тарала башлады, без дә кайтыр юлга чыктык. Фатирыбызга кайтып җитәрәк, безне ике шәүлә куып җитеп, икебезне дә култыклап та алдылар. Болар кызлар булып чыктылар. Фатирыбыз капка төбендә юкны-барны сөйләшеп, байтак торгач, озатып куюларын өмет итеп тә бездән өметле сүз чыкмагач, хәерле төн теләп, алда очрашуны теләп, китеп бардылар. Кызларның бу кадәр кыю булуларына исебез китте. Безнең тау ягы кызлары болай кыю түгелләр. Без ул кызларны иртәгесен һәм аннан соң да күрдек. Мине култыклаганы идарәдә хисапчы, ә икенчесе колхозчы звеновод икән (Шиһапова Мәрьям, Маһирә). Бу кызларны көндез күргәч, Газиз дустымның кәефе бераз кырылды, кызы шадра битле, үзеннән олырак яшьтә булып чыкты. Бу як кызлары «хуҗасыз» егетләрне шулай кулга төшерәләр, шулай «акылга» өйрәтәләр икән. Көннәр үтү белән без авыл гадәтенә ияләшә төштек, аны үзләштерә дә башладык. Бу якта, гадәт буенчадыр, кызлар һәм егетләр булып дүртенче-бишенче класстан сөелә, сөешә башлыйлар икән.

Авыл белән танышып, урманнан чикләвекләр җыеп, колхозчылар белән агитатор булып аралашып йөри торгач, беренче сентябрьда укуларны башлап җибәрдек. Мәктәптә 5 класс. Дүртенче классларны Шәрәф Шәрәфиев укытачак. Ул Чуашиле күршесе Айбат авылыннан йөреп укыта. Абыйлары белән бергә яши. Уртачадан калкурак буйлы, өйләнмәгән егет. Махсус педагогик белемле. Үзен һавалырак тота, белемлерәк һәм тәҗрибәле укытучы булуын күрсәтергә теләве ачык сизелеп тора. Әхмәтов Газиз өченче классларны, мин икенче классны укытачакмын, керәшен татары Зоя Волкова беренче классларны укытачак. Ул үзенең сабырлыгы, аз сүзлелеге һәм һәрчак көлемсерәп торуы белән истә калган. Ул бервакытта да тавышын күтәреп сөйләшмәс, шаркылдап көлмәс. Үз эшенә җитди караучан тырыш кына кыз булып чыкты. Теләүчеләр булса да, ул авыл егетләре белән аралашмады, әллә аларны тиңсенмәде, әллә башка бер сәбәбе булдымы... Мәктәп мөдиребез Мөхтәрев Зариф өченче классны укытырга тиеш. Менә шушы 5 укытучыдан торган коллективта беренче педагогик эшем башланды. Сагынам мин беренче коллегаларымны, ләкин аларның язмышларын белмим. Беренче мәртәбә класска кереп, хуҗа булып, балаларга белем бирүләре кызык та, романтикалы да булып тоела иде. Ләкин шунысы бар: нинди педагог булып җитешермен, бу җаваплы эшне ничек башкарырмын дигән җитди уйлар да борчый, уйландыра. Чөнки чын педагогик белем алмадым. Мәктәпкәчә тәрбия училищесында, укытуга – дәрес бирүгә түгел, ә тәрбия бирү мәсьәләсенә басым ясала. Өлкән яшьтәге тәҗрибәле остазлар да юк. Мәктәп мөдиребез баштарак минем дәресләремдә утыргалап, дәрес бирүемне анализлап, планнарымны караштыргаласа да, соңга таба онытты. Үзенең «өйрәтүенә», минем «өйрәнүемә» тәмам ышанып җитте булса кирәк. Мин бүген дә шуны әйтә алам, укыту-тәрбия эшемнең сыйфаты ничек булгандыр, ләкин хәлемнән килгәнчә, иренмичә, тырышып, бар белемем һәм осталыгымны куеп, укучыларымны яратып хезмәт иттем. Укучыларымның әти-әниләре мине ихтирам иттеләр. Укучыларның хәлен белергә баргач та, якын күреп каршы алалар, чәйгә кыстыйлар иде. Ирексездән, кесәгә кипкән урман чикләвеге тутырып җибәрәләр. Чуашиле авылы халкы аяк киеме тегү белән дә шөгыльләнә икән. Күпчелек ата-аналарны кыш көне тегү өстәле янында күрәсең. Алар буш вакытларында Казан аяк киеме предприятиеләре заказын үти. Үзләре дә күн аяк киеме киюне хуп күрәләр. Чабатаны кыр эшләрендә генә күрергә була.

Кайбер вакытларда мондыйрак сөйләшүләр дә була:

– Син, мөгаллим, кайсы яктан?

– Тау ягы. Буа районы.

– Ә, алайса, икмәкле як, чабаталы як, – дип үртәп тә куя.

– Шулаен шулайдыр да, безнең авыл халкы да чабата кими.

– Булмас, аяк киеме тегә белмәгән кеше чабата кими ни кисен?!

– Безнең авыл халкы да аяк киеме тегә.

– Булмас, булмас, Тау ягы бит, – дип, көлгән була.

Мин абзыйны урыныннан торырга үтенәм дә, кулындагы эшен алып, аның урынына утырам һәм җайлап кына аның эшен дәвам итәм.

– На самом деле! Син безнең һөнәрне беләсең икән, молодец! – дип, кулын бирә.

Бу авылның тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр гаиләнең кушаматы бар. «Бачала Барие», «Чәүкә Сөнгате» формасында сөйләшәләр. Гайбәт сөйләмиләр, кешене мыскыл итеп көлмиләр. Җыр-биюгә оста булулары белән дә безнең Тау ягы халкыннан аерылып торалар.

Укытучыга авторитет кирәк, аны ничек яуларга?! Мәктәптә тырышып эшләү өстенә һөнәр белүең, үз-үзеңне җәмгыятьтә тотуың, сөйләү алымың, киенү рәвешең, кешеләргә карата һәрьяклы мөнәсәбәтең, гадәтләрең (тәмәке тарту, аракы эчү) – һәммәсе дә зур урын тота. Соңгысыннан башласак, шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчеп, исереп йөрмәдем, сүгенә белмим. Заманча киенергә тырыштым. Вак сырлы кара вельвет толстовка киеп, ачык якасыннан галстукны күрсәтеп, чәчне янга тарап, галифе белән хром итек кисәң, шәт, кеше синнән өмет өзмәс. Кызлар да күз салмый калмас. Агитатор булып, эчтәлекле генә әңгәмә үткәрсәң, әзерләнеп лекция, доклад укысаң, кешеләр игътибарсыз калмаслар. Бригада газетасын тормышчан, художестволы итеп чыгарсаң, аның яныннан кешеләр битараф үтмәс. Кызлар янында әдәпле сөйләшү, үзеңне тыйнак тоту, аз гына гармун кычкырта белү дә авторитетыңны югары күтәрә. Менә бу сыйфатларны мин үземдә тәрбияләргә тырыштым, ә үземә өлге итеп әткәй-әнкәйне алдым. Яшь кешене эш арытмый. Эштән соң клубка чыгарга да, аулак өйләргә йөрергә дә вакыт кала. Авыл гадәтенә дә өйрәнәсең. Безнең кебек «килмешәкләргә» кунак кызлары янында куна калу да куркыныч һәм оят түгел. Аулак өйләрдә «җәза биреш», «кәбестә сатыш», «йөзек салыш» һ.б. уеннар – һәммәсе истә. Бар иде шундый чаклар.

1937 елның 12 декабрендә СССР Верховный Советына сайлаулар булды. Яшерен тавыш бирү белән беренче сайлау булганлыктан, сайлаулар бик зур әзерлек белән үтте. Сайлау системасын башта агитаторларның үзләренә сеңдерделәр. Үз чиратыбызда без сайлаучыларыбызны ун йортлыкларда өйрәттек. Һәр яңалыкны башта халык авыр кабул итсә дә, сайлаулар бәйрәм төсе алды. Уку елы тәмамланды. Хөр күңелле һәм кунакчыл ата-аналар, дуслашырга әзер торган егетләре-кызлары күңелгә якын булса да, сагындырды туган як, әти-әниләр, туганнар сагындырды. Дөбъяз РОНОсына, эштән азат итүне сорап, үтенеч бирдем, ләкин мине эштән азат итмәделәр. Җәйге каникул вакытында, авылга кайтып атна-ун көн торгач, Хәлилрахман абый янына Горький шәһәренә кунакка барып, анда бер ай чамасы тордым. Горький шәһәре миңа бик ошады. Берәр профессия алып, шунда эшкә калырга да теләк туды.

Бу үткән бер елда мин күп нәрсәләргә өйрәндем. Әти-әнидән, туганнардан аерылып, читтә дөнья белән танышып йөрү – үзе бер гомер. Халык белән аралашу, аларның уй- фигылен белү, кайгы-шатлыкларын уртаклашу, аларның эчке дөньясын белү – үзе бер гомер. Мәктәптә алган теоретик белемеңне практикада сынап карыйсың, үз көчеңә ышанып, иҗади эш алымнары кертәсең. Үз профессияңне дөрес сайлау һәм сайламауга ышанасың. Гомумән, бу бер елда дөньяны үземчә танып белә башладым – һәрьяклап шомардым. Ир-егетлеккә тагын бер адым атладым. Шунысын ачык итеп әйтә алам: мәктәп бусагасын беренче атлап кергән яшь укытучыга остаз кирәк. Яшь укытучы остазлык ярдәменә мохтаҗ. Чуашиле мәктәбендә мин үземә хәтле кемдер укырга-язарга өйрәткән балаларны укытуны гына дәвам иттем. Укый белгән баланы йөгерек укырга, хәреф таныган баланы дөрес һәм матур язарга гына өйрәттем. Математикадан дәреслек буенча укытылгандыр инде! Мин нинди методик ярдәмлекләрдән файдаландым икән? Белмим! Кем ярдәм итте икән?.. Мин укучыларның йөгерек һәм сәнгатьле укуларына игътибар иттем. Училищеда минем кычкырып укуымны яраталар иде. Бәлкем, укучыларым да яраткандыр. Укучыларымның уку тизлеге артуын, мәгънәле укуга омтылышлары арта баруын күреп шатлана идем. Күчереп язу да укучыларның язу күнекмәләрен арттыра. Укучыларның изложениеләрен тикшерү үзенә күрә бер ләззәт бирә. Берничә генә җөмләдән торган язма эштә укучыңның омтылышы, фантазиясе, хыялы чагыла кебек. Шунысы кызык: бер үк яшьтәге балаларның төрлечә фикер йөртүләрен күреп, хәйран каласың. Минем эшемә мәктәп мөдире үзенең РОНОга җибәргән отчётында ничек язгандыр, анык әйтә алмыйм. Ләкин соңгы педсоветта, аның: «Безнең коллективта начар эшләүче булмады, тырыштык, рәхмәт сезгә», – дигән сүзләре генә истә калган.

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: