Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Мин яңа галушны киеп, Зөя буенда бик тә хозурланып йөргәндә, без – малайлар, гөрләп Зөягә ага торган ермак аша сикереп чыгып уйнарга тотындык. Башкалар артыннан мин дә сикердем. Сикерүен сикердем, әмма ләкин...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Безрик сабак

Галәтдин абзыйга кызу канлы булуы өчен «чүпрә» кушаматы кушып, аны Җәләлетдинов Галәтдиннән аеру өчен «чүпрә» Галәтдине дип кенә йөртәләр иде. Бәйрәм алдыннан кайбер шаянраклары ваемсызрак хатыннарны, башка авылдан төшкән яшь киленнәрне Галәтдин абзыйларга чүпрә сорарга җибәрү фактлары да булгалый дип сөйлиләр иде. Безнең авылда кушаматны өнәп бетермиләр, кушамат кеше шәхесен мыскыллау, аңардан көлү, кимсетү булып яңгырый. Балалар арасында әйтелгән кайбер кушаматлар, җирлек табалмыйча, тиз үк арада онытылалар да.

Һәр яз саен диярлек безгә әткәйләр күннән итек яки күн галуш тегеп бирәләр иде. Язгы ташу китәсе көннәрдә әткәй миңа күн галуш тегеп өлгертте. Бала вакытта яңа кием киюнең шатлыгын һәркем белә инде. Зөя сулары тулып акканда, авыл халкының кечесеннән алып таякка таянып йөри торган карт-корысына кадәр Зөя буена чыгып тамаша кылганда, яңа киемнең кыйммәте икеләтә, өчләтә үсә. Мин яңа галушны киеп, Зөя буенда бик тә хозурланып йөргәндә, без – малайлар, гөрләп Зөягә ага торган ермак аша сикереп чыгып уйнарга тотындык. Башкалар артыннан мин дә сикердем. Сикерүен сикердем, әмма ләкин уң аяктагы күн галуш кына аяктан төшеп, ермак буйлап Зөягә агып китте. Бу хәлне Хәнәфия абый күреп торган икән. Ул минем яныма килде дә, «Безрик11 сабак укытып алыйм әле!» дип, колагымны борган итте. Авырттырмады, билгеле. Шул вакыттагы шатлыкның бер мизгелдә кайгыга әйләнүенә йөрәк ничек түзгәндер?! Арткы урамнан үзебезгә кадәр йон оекбаштан быкырдык ерып кайтулары әйбәт булмагандыр. Галушны Зөягә агызу белән, билгеле, аягыма чабата кимәдем, мәрхәмәтле әткәй дә кызып китеп әрләмәде, иртәгесен үк сыңар галушны тегеп тә бирде. Шул вакыйгадан соң миңа дусларым «Безрик» дигән кушамат тактылар. Ләкин ул озакка чыдамады, язгы сулар булып агып китте.

Җәйне сагынып көтеп аласың. Җәйге чирәмдә яланаяк йөрүгә ни җитә?! Кайбер малайлар, әле кар да эреп бетмәс борын, яланаяк йөгерә башлыйлар. Минем яшьтәшләрдән Хөсәен, Гайфулла, Зәйнулла, Сибгатуллалар яланаяк йөреп, аякларына «чеби» чыга башлагач кына, безгә яланаяк йөрергә рөхсәт итәләр иде. Без, ялан аяклылардан көнләшсәк тә, түзә идек.

Урамнарны тоташ яшел хәтфә чирәм каплагач, әлбәттә, язгы чәчү беткәч, сабан туйлары башлана. Күрше авыл Каенлыкта аны язгы чәчүгә чыкканчы ук үткәрәләр иде. Сабан туена авыл халкы кыштан ук әзерләнә. Онын, маен, балын әзерли, тәкә симертә, чакырасы кунакларын тәгаенли. Иң зәвыклысы – көрәшкә әзерләнү, чабышкы ашату, аның аягын күндерү. Без, малайларга, иң кызыгы ат аягы күндерү – сабан туена күрше- күлән авылдашларны чакыру. Ул болай була: сабан туена 2-3 көн калгач, авылның 10-15 яшьлек малайлары үзләренең атларын кыргычлап юып, чистарталар. Койрыкларын тиешенчә калдырып кисәләр, ял, койрыкларын матур итеп үрәләр. Атның койрык һәм ялларына төсле чүпрәкләр, йөгәннәргә чигелгән кулъяулыклар бәйләнә. Атларның муеннарына кыңгырау һәм шөлдерләр тагыла, үзләре дә яңа күлмәк-ыштан, камзул, кәләпүшләр кияләр. Атларга атланып, күрше авылларга ат аягы күндерергә – Сабан туена чакырырга китәләр. Күрше авылга барып кергәч, алар:

– Киби-киби кипкән, Сабан туе җиткән, иртәгә безгә Сабан туена барыгыз, – дип, беравыздан кычкырып, урам әйләнәләр. Һай, бу вакыттагы күңел көрлеге, сүз белән аңлатып булмый аны.

Авыл бик иртә уяна. Морҗалардан төтен күтәрелә, авыл урамнарына тәмле ризык исе тарала. Авылга төрле яктан кунаклар килә башлый. Хуҗалары гына түгел, атлары да бизәлгән. Дугалардагы кыңгырау, ат муенындагы шөлдер чыңнары авылга ямь бирә. Зөя урамы башында Сабан туе буласы урын чиста итеп себерелеп, шунда тирә-як авылларының кибетчеләре арба тәртәләрен аркалык белән күтәртеп бәйлиләр дә өстенә палас, киндер ашъяулык, чыпта ябып, кояш, җилдән ышык ясыйлар. Яшел чирәм өстенә чыпта җәеп, үзләренең товарларын таратып салалар. Капчыгы белән көнбагыш, әрҗәсе белән кызыл билле прәннек, эрбет, әстерхан, урман чикләвеге, мампаси, карандаш конфет һ.б. малайларның иң яраткан Сабан туе сые була торган иде. Авыл Сабан туе кибетләрендә тәмәке, папирос сатылса да, исерткеч эчемлекләр сатылганны хәтерләмим. Сабан туеның тәртибе һәр авылда бер үк төслерәк була торган иде. Иң кызыгы – ат чабышы, көрәшү. Чабышкы ат безнең авылда бер генә булган. Гыйниятуллин Тәүфикъ абыйның «Актив» кушаматлы юргасы колхозлашу елларыннан соң да район сабан туйларында чапты. Ул кызгылт-җирән, кечерәк кенә йомры атның йөреше дә башка иде. Ул гади атлап йөрми, ә биеп йөри. Аның йөрешенә сокланмаган кеше юк иде. Минем андый йөрешле атны башка күргәнем булмады. Безнең авыл кешеләреннән атаклы көрәшчеләр булмаса да, Сабан туе күрке һәм авыл даны өчен көрәшкә чыгучылар булгалады. Хөснетдинов Сәхабетдин, Сәгъдиев Шиһап, соңрак Гыйниятуллин Тәүфикъ, Әхмәдуллин Нурмөхәммәт, Сәләхиев Хисаметдин, Вәлиев Салават, Исмәгыйлов Шакир тирә-якта яхшы көрәшчеләрдән саналалар иде.

Кичен авыл урамында кунак егетләре белән яшьләр гармун уйнап, җырлап йөрсә, өлкәнрәкләр өйдә кунаклар белән үзләре дә кунак була. Бәйрәм шаукымы ике-өч көнгә сузыла. Сабан туйлары үткәч тә малайлар өчен «сабан туе» уены урак өстенә кадәр дәвам итә. Һәр йортка кереп, чүпрәк кисәге җыеп таяк башына бәйлисең, бирүче булса, акча, тавык күкәеннән дә баш тартмыйсың. Шуннан соң икенче урам малайларын Сабан туена чакырасың. Менә Сабан туе башлана. Башта йөгерү ярышы, аннан бил алып көрәш. Балалар уенын зурлар да кызыксынып карый, арада чын йөрәктән уңай киңәш биреп торучылар белән бергә, котыртып йә шаяртып торучылары да табыла. Зөя урамында Сабан туе булганда, мондый хәл булды. Авылның йөгерешче малайлары Мөхитов Шәрәфлислам, Галәтдинов Гыйлфан, Әхмәтҗанов Хәбибрахман, Әфләтунов Гыйбадрахман белән бергә мин дә чабу стартына бастым. Команда булу белән, юлга чыктык. Чабабыз, күзгә ак-кара күренми. Миннән алда бер генә шәүлә. Кинәт мин сөртенеп китәм һәм читкә авам, дөпе-дөпе иткән аяк тавышлары гына ишетелеп кала. Торып бассам, ни күрәм: миннән ерак та түгел каз оясы – мөрге12 аунап ята. Ә капка төбендә Исхак абзый Саматы бот чабып көлә. Әлеге мөргене – каз оясын – безнең аяк астына тәгәрәтеп җибәргән икән. Кызганычка каршы, ул мөрге, мин бәхетсез аяк астына эләгеп, мине икенче урынга чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Соңыннан малайлар:

– Мәгъсум, нәрсә таптың, алтын булса, безне дә өлешсез калдырма! – дип көлештеләр. Миңа бик ямансу булды ул чакта. Бу егылу минем йөгерүгә булган дәртемне сүндермәде, мин андый сабан туйларында байтак чаптым, беренче булмасам да, 2-3 нче урыннарны бүлештем. Мактанып әйтүем түгел, безнең бабабыз Әхмәтҗан да сабан туйларында йөгерештә катнашкан. Хәнәфия абый улы Хәбибрахман да яхшы йөгерә иде. Минем кече улым Наил йөгерү буенча Казан педагогия институтының чемпионы исеменә дә лаек булды. Алга китеп булса да, шуны әйтим: оныгым Надир да бик яхшы йөгерүче булыр, ахры.

Оныкларга гына түгел, бала-чага өчен дә җәй күз ачып йомганчы үтеп китә. Безнең авыл Зөя елгасына ук орынып утыргангадыр, бала-чагасыннан алып олы ук яшьтәгеләренә кадәр Зөядән балык тота.

Язгы ташу вакытында егетләр болганчык суда адашкан балыкларны җәтмә белән сөзәләр. Зөя суы язын ярдан китеп, үз урынына кайткач, уйсу күлләвекләрдә бүленеп калган балыкларны сөзү башлана. Зөя суы тәмам тынгач, кармак белән балык чиерттерергә йөрисең. Без – малайларга ташбаш-ёрш, күтәмә-пескарь, алабуга-окунь, чабак кебекләр эләксә, бик шат була идек. Олыраклар яшь тал чыбыгыннан нәрәтә үреп, шуны төнгә суга салалар иде. Кайбер иртәләрдә Исмәгыйль абый нәрәтәдән яртышар чиләк балык алып кайта иде. Арыш серкә очырганда, кармакка падус балыгы эләгә иде. Торна сазы күленнән кәрәкәне җәтмә белән сөзеп тота идек. Ул күлне 1911 елны казып ясаган булганнар.

Җәйге көн су коенып, комда кызынып, балык чиерттереп үткәнлектән, безгә җәй бигрәк тә кыска булып тоела иде. Көз көнендә безнең иң яратып уйнаган уеныбыз – кәшәкә уйнау булды. Кәшәкә – башы бөгелеп үскән сәрби агачы, тал, алмагач ботагы, чикләвек таягы һәм агач тамырыннан түгәрәкләп ясалган, диаметры 5-6 сантиметрлы шар. Бу уенны иң оста оештыручылар булып Мөкри (мокрый) урам малайлары санала иде. Төштән соң – кичкырын авыл малайлары, кәшәкәләрен тотып, бер урынга җыела. 100-200 метр ераклыкта капка – чик билгелиләр. Барлык кәшәкәләрне җыеп бер өемгә өяләр дә, бер уенчының күзен бәйләп, шуңардан кәшә таякларын ике якка ыргыттырып бүлдерәләр. Менә шулай ике команда хасил була. Командадагы уенчылар саны чикләнми. Менә шуннан соң китә инде шар куыш. Бу уенга малайлар гына түгел, буй җиткән егетләр дә, хәтта өйләнгәннәр дә кушылып китә иде. Уенны кырдан кайткан көтү генә бүлдерә. Көтү тавышы ишетелә башлау белән, терлекләргә каршы китә идек. Уен шуның белән туктала.

Балалар булган җирдә һәрвакыт нинди дә булса уен уйнала. Балачак уенсыз үтми. Урманда чикләвек өлгергәч, олыларга ияреп урманга йөрү дә, яшь тал чыбыгыннан бәрәңге җыйнау өчен кәрзиннәр, кибәк-башак өчен мөрге үрүләр дә бик нык истә калган. Безнең өй якшәмбе көнне үзенә бер төс ала. Иртә таңнан әткәй белән туган абый Буа базарына сәүдәгә китәләр. Бу көнне безгә хатын-кыз кунаклар килә. Кунак килгәч, самовар куела, коймак, ботка пешә. Безгә кызыгы ашап-эчүдә түгел, ә яңа хәбәрләр ишетүдә иде. Хатын-кызларның хәбәрләре бөтенләй башкачарак. Ир-атлар тормыш- көнкүреш, ат, җир, дөнья хәлләре турында, җен, пәри, юлда адашу һ.б. сөйләшсәләр, хатын-кызлар алай зурдан кубып, хуҗалык турында, дөнья хәлләре турында тирәнгә кереп сүз куертмыйлар. Дини мәсьәләләр дә читтәрәк кала. Аларның төп темасы – гаилә, туган-тумача. Сүз кемнең баласы ничек авырганнан башлап, кыз-кыркын, егетләр, киленнәр, каената, каенаналар, аларның мөнәсәбәтләре турында бара. Бу араларда авылда, күрше авылда шушы темага нинди яңалыклар булганын ишетәсең. Шунысы гыйбрәтле: алар булган хәлне сөйләп кенә калмыйлар, шул кешегә, вакыйгага карата хөкемнәрен дә чыгаралар яки характеристика бирәләр: «Фәлән егет белән фәлән кыз сөешәләр, бигрәк пар килгәннәр», «Тапкан кыз, шул чибәрлеге, шул булдыклылыгы белән – учак астына салам бөтереп тыга белмәгән булдыксызны», «Төс, имеш! Төс туйда кирәк, ә акыл белән кул көн дә кирәк», «Фәләннең кызын фәлән яучылый икән дә, әтиләре, зимагур дип, кызларын бирмиләр икән». «Урлыйм дип әйтә икән, булыр микән?!» «Булыр, фәлән авыл кызын фәлән алып кайтты, бик әйбәт торалар бит» һ.б...

– Сез ишеттегезме әле, Закир абзый белән Нәсимә абыстай сугышкан. Закир абзый тәрәзәдән чыгып төшкән бит?!

– Нибуч, төшәрсең дә, өстеңә кайнап торган сөтле чүлмәк тондыргач.

– Әй, аларның шул инде, иртән сугышалар, кичен мунча ягалар, белмәссең аларныкын.

– Хәкимә абыстайны әйтәм әле, үзе диндар, укымышлы нәселдән, Бакыйны укуыннан кайткач та килене белән бергә яткырмый икән ләбаса.

– Әле генә ишеттегезме аларның шулай яшәүләрен? Хәкимә абыстайга – килен, малаена – хатын кирәкми, аларга рабучи кирәк, беләсегез килсә.

– Диндарлар алар, тышкы яктан гына кеше, эчләре зәһәр аларның.

– Әйе шул, Әхмәдулла Ярулласын, мескен ятим баланы, нишләттеләр.

– Маһриҗамал абыстай, Мөхәммәтгарифыгызны быел өйләндерәсез, имеш, дип ишеттек, шул сүз дөресме?

– Кеше авызына кергәч, дөрестер. Галиулла Гайшәсенә өйләнәсе килми, үзенең сүәркәсе бар, шуны алам дип бәйләнә.

– Сүгәнен алсын, сүешеп барсаңые аны!

– Безнең атасын беләсез. Ике бозауга кибән аерып бирә белмәгән башыннан малае яклы. Килен каенанага кирәк. Әйттем мин аларга, булыр минемчә.

– Галия нишли инде, Карибуллага чыгармы?

– Шулай булыр дип торабыз.

Дөрестән дә, Миңгариф абый – Галиулла кызы Гайшәгә, Миргалим кызы Галия Галиулла улы Кәрибуллага тормышка чыкты. Сугышка кадәр матур гына көн күрделәр. Кәрибулла абый сугыш кырында ятып калды. Гайшә апа сугыш вакытында 1941 ел суыгында Каенлык белән Казма арасында, каты кышкы суык буранда адашып, туңып үлде.

Үз сүзләрендә күрше авылларны да искә алалар. Без – балалар олылар сүзен күпме генә колактан ычкындырмаска тырышсак та, яшерен пышылдашып алулар да булгалый. Игътибар беләнрәк тыңлый башласаң: «Нәрсә колагыңны торгыздың?! Коймак кирәкме? Мә, ал да ычкын моннан», – дип куулар да күп була торган иде. Чәйдән соң, һәрберсе үзенең өйдә бик хаҗәт эшләре барлыгын исләренә төшереп, берәм-берәм тарала башлыйлар.

Зур гаиләле йорттан булганга, әнкәй һәм Зоха аптыйга кешегә кереп әңгәмә сатарга вакыт калмый. Үзләренә туган-тумача, күрше-күләннең хәл белергә керүенә бик шатланалар. Кеше белән аралашып, күп кенә яңалыклар ишетәләр. Безнең өйгә хатын-кызның шулай җыелып утыруы дәү әнкәй вакытыннан калган гадәткә әйләнгән. Бездә кыш көннәрендә «Казан аулагы» еш була. Аяк киеме тегү өчен күп товар – игүле читек кунычы, штиблет заготовкасы, галушлык, тоташ башлы күн итек заготовкалары, олтанлыклар – һәммәсе дә Казаннан кайтартыла. Авылдан Казан каласы 120 чакрым дип йөргәннәр. Казанга ат белән барып кайту өчен 4-5 көн сарыф ителгән. «Казан аулагын» ишетү белән, безгә килгән туган-тумача, дус-ишләр бер мәртәбә коймаклы чәй эчеп кенә китмиләр. Кайберләре бер-ике көн тора. Казан аулагында ләңгәче13 белән карабодай коймагы, сызык сумсасы, йөземле бәлешләр дә, тутырмачлар да пешә. Безгә кызыгы шул: олы хатыннарның, карчыкларның күңел ачулары. Аларның нинди көйгә, ничек җырлаулары истә калмаган. Алар мөнәҗәт кебегрәк сузып, авызны ачмый гына җырлыйлар. Мондый уеннарны әнкәй ярата. Ул үзе генә белгән җирдән кубызын алыр да, иреннәренә кыстырып, бармагы белән кубыз телен чиертер. Нинди дәрәҗәдә яхшы уйнагандыр, әмма ул апаларны биетә иде. Майҗамал апаның курай уйнавын тыңлап, башларын түбән иеп, моңланып утыралар да, тагын җанланып, биешеп, җырлашып алалар. Күрше Зариф абый кызы Фәрхенур апа керсә, ул уйнаган бию көенә («Әпипә») һәммәсе дә биеп чыгалар. Иң оста биючеләр булып әнкәй абыйсы Фарук азый14 хатыны Мәрьям аптый белән безнең әнкәй санала. (Алга китеп, шуны да әйтим: әнкәй, исәнлегендә, соңгы гомеренәчә биеде-бөтерелде. Зәкия белән минем туйда да ул рәхәтләнеп, очына-очына, бөгелә-сыгыла биеде.) Бала итәкле күлмәгенең читләреннән чеметеп тотып, аяк очларында әйләнә-әйләнә, чигешле читегенең бераз гына күтәренке үкчәсе белән идәнгә дык иттергәндә, чәч толымындагы аерылган чулпыларының бергә кушылып чыңгылдавын ишетү, йөзенең алсуланып китүен күрү мине сокландыра иде. Мин әниемнең шундый җиңел гәүдәле һәм җитез булуы белән горурлана идем.

Әнием ачык фикерле, эш сөючән, итагатьле, кешелекле, бик тә ярдәмчел, юмарт иде. Аның кемгәдер авыр сүз әйткәнен ишетмәдем. Аның гомере кыска булды. 1952 елның 25 сентябрендә, күкрәгенә суык тиюдән айный алмыйча, 59 яшендә вафат булды. Урыны җәннәттә булсын...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 5, 2017

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев