Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

Сындырды кәҗә тәртәне

Аяк киемнәре тегү һөнәренә башта, әткәйләр кул арасына кереп, Исмәгыйль абый кушылып киткән. Аннары Хәлилрахман белән Хәбибрахман, соңыннан мин дә кушылганмын. Тегү эшен кечкенәдән күреп үссәң дә, аңа кушылып китү өчен берничә баскыч үтәргә кирәк. Башта әзер аяк киемен тиешле буяуга буяу, лаклау, ваксалау, ялтырату кебек эшләрне башкарасың. Тегү җебе әзерләү – җепкә сумала сеңдереп, аңа щетина, ягъни дуңгыз кылы утырту. Сумала җепнең тышына гына түгел, эченә үк сеңәргә тиеш. Тегү җебенә щетина утырту – нечкә эш. Щетинаны дөрес утырту – осталыкның бер баскычы-дәрәҗәсе санала. Мин тегү җебе ясарга әтиемнән өйрәндем. Ул һәр эш этабын аерым-аерым өйрәтте. Әткәйнең мине өйрәтүен күреп, Хәнәфия абый:

– Син, Харис, аңа куш кына. Үзе өйрәнә ул. Өйрәнгәндә «нужа» да күрсен безрик9, – дип әйтә торган иде.

– Юк, башта төшендерергә, күрсәтергә, аннан соң «нужаны» үзенә калдырсаң да ярый, – дип көлемсерәп җавап бирә иде әткәй.

Мин әзерләгән җеп белән әткәй үзе эш итәчәк бит. Аның эшен үземнең осталыгым белән җиңеләйтмәкче булам. Вак-төяк ремонт эшләре башкарыла башлагач, мин әниемнең читеген төзәттем. Шул эш өчен мине әнкәй бик мактады, рәхмәтләр әйтте.

Аннан тегеләчәк читек, итек өчен үкчә җыйнау башлана, төрле каю эшләре тапшырыла. Куллар ныгыгач, зуррак, катлаулырак эшләрне дә кушалар. Иң беренче эшем – үземә сандал тегү булды. Шулай итеп, акрынлап, мин дә әти-бабайлар һөнәрен үзләштердем. Бу һөнәрем олыгайгач та миңа ярдәм итте. Һөнәр белү бер булмаса бер ярдәм итә. Кепкадан башлап фуражка, сандал, чүәк, читек, итек тә тектем гомеремдә.

Дәү әнкәйнең тормышы башлыча яңа ызбада. Олы якка ул ашарга-эчәргә, башкаларга йомышы төшсә генә чыга. Ул яңа ызбаның тәрәзәләргә корылган ике катлы, өскесе аермалы пәрдәләрне тәртиптә тоту, тәрәзә төбендәге гөлләрне карау, аларга су сибү, күчереп утырту, кертеп биргән салам яки утын белән мич ягу, пыялалы шкаф эчендәге рәеш савыт-сабаларны, сервизларны тәртиптә тоту, шкаф башындагы китапларны рәткә салу, идәнгә җәелгән паласны каз канаты белән себерү, стена буйлата идәнгә җәелгән җәйгечләрне тәртиптә тоту эшләрен апа белән икәү башкара иде. Гомумән, ул һәрнәрсәне эшкиндереп10 башкара иде. Мин кечкенәдән барлык әйберне дә сул кулга тотарга өйрәнгәнмен. Кыскасы, сулагай булганмын. Дәү әнкәй:

– Мәгъсум, тәти кул.

– Мәгъсум, борын...

– Мәгъсум, кәләпүш...

– Мәгъсум, дөрес утыр, – дип кисәткәндә, мин бик тиз генә әйберне уң кулга авыштырып, борын астын корытып, кәләпүшне дөресләп-турылап киеп, аякларны дөрес бөкләп утыра идем. Аның ачуланып кычкырганын яки кул органын белмим. Нәтиҗәдә, мин уң кулга кашык тотып ашарга, уң кул белән язарга өйрәндем. Тагын шунысы истә калган: ул һәрвакыт киленнәрне яклый, әткәйдән дә, туган абыйдан да авыр сүз әйттерми иде. Әгәр дә киленнәргә катырак бәрелсәләр:

– Барыгыз, үз эшегездә булыгыз, мин алар белән үзем сөйләшермен, – дия торган иде. Әнкәй дә, Зоха аптый да каенаналарын бервакытта да яманлап телгә алмадылар. Алар:

– Урыны җәннәттә булсын, әйбәт кеше иде, – дип кенә искә алдылар.

Җәйге көннәрнең берсендә, төш авышкач, кичкә кырын, без, малайлар (мин, Хәбибрахман, Хәлилрахман) зур өйдән чолан аша яңа ызбага йөгереп кереп, кача-кача уйный идекме, башкача булганмы, шулай кереп-чыгып йөргәндә, дәү әнкәй урам як тәрәзә буендагы кәнәфидә ниндидер китап укып утыра иде. Бер әйләнеп кергәндә күрәбез: дәү әнкәй кәнәфидән егылып төшкән, күзлеге, китабы идәндә ята, үзе күзен йомган, сүзсез. Без, бу хәлне күреп, зур өйдә тегеп утыручы әткәй белән туган абыйга һәм әнкәйләргә әйттек. Алар:

– Әни, әни, ни булды?! – дип эндәшсәләр дә, җавап бирмәде. Аны җайлап кына кәнәфигә салдылар. Шул минуттан башлап, аның яныннан китмичә саклап кундылар. Дәү әни бер тәүлек дигәндә үлде. Безнең өйгә зур кайгы-хәсрәт килде. Нинди авырудан үлгәнен һич белмәдек. Тик карчыкларның:

– Яхшы кешенең үлеме дә җиңел, – дигәннәрен генә хәтерлим. Бу хәл 1926 елның җәендә булды. Аның туган елы – 1859 (кабер ташы).

Дәү әнкәйне ничек күмүләре һич тә хәтердә калмаган. Авыл зиратында Әхмәтҗан бабай (1911 елда үлә), Бибинавал әби, Нурлыһада апа (1893-1923) (әнкәйнең сеңлесе) каберләренә чардуган-рәшәткә корылган. Әткәй белән әнкәй үлгәч, мин цементтан ясап, уеп язып, җиде кабер өстенә җиде истәлек ташы куйдым. Һәр елны әби-бабай һәм әти-әниләрнең каберләренә оныкларымны да алып барып, аларны искә алу гадәткә әйләнде. 1982 елны әткәй белән әнкәй кабере өстендәге тузган агач чардуганнарны үзем ясаган тимер чардуганнар белән алмаштырдым. Үзем эшләгән-ясаган һәрнәрсә минем өчен куаныч һәм эшемә дәрт бирә. Зираттагы кайбер каберләр өстендә бик матур чардуганнар булса да, минем күңелгә үзем ясаган чардуганнар, үзем язган ташлар кадерлерәк шикелле. Исән вакытларында әтием һәм әнием дә минем эшемне мактыйлар, яраталар иде.

Балачак хатирәләреннән тагын шунысы истә калган: без үскән заманнарда чаңгының нәрсә икәнен дә белми идек, тал агачыннан бөгеп ясалган кечкенә чаналарда бер-беребезне тартышып йөри идек. Кар көртләре, өемнәре булгач, су сибеп боз катырып, шул таулардан чанада шуа идек. Зөя ярыннан шуарга да бара идек. Чана шуу дигәннән, шул хәтердә калган: чанага кәҗә җигү. Ул болай булды. Безнең ындырдагы такта әрбәлеккә (сугылган иген-икмәкнең башагын, кибәген җыю, ындыр кирәк-ярак эш коралларын саклау урыны) күрше-күләннең кәҗәләре ияләште. Кәҗәләрне әрбәлектән куып җибәрү – безнең бурыч. Без бу эштән тәмам гарык булдык. Көннәрдән бер көнне Хәлилрахман абый:

– Малайлар, бүген әрбәлектәге кәҗәләрне кумыйбыз, алар эчкә үткәч, әрбәлек ишеген тышкы яктан ябып, иң зур кәҗәне тотабыз да чанага җигәбез, менә аларга сабак шул булыр, – ди.

– Бик әйбәт, бик әйбәт, шулай эшлибез.

Алдан корылган план буенча эш итеп, кергән кәҗәләрне ябып куйдык. Зур, карт кәҗәне тотып калып, калганнарын куалап чыгардык.

– Ну, малайлар, эшкә! Кәҗәне кем чанасына җигәбез?!

– Мәгъсум чанасына, – ди Хәбибрахман.

– Минекенә, – дим мин дә, шатланып. Кәҗәнең мөгезеннән Хәбибрахман нык кына тотып тора, Хәлилрахман абый үзенчә чанага кәҗәне җигә. Кәҗә җигелеп бетте. Кәҗәгә дилбегә кирәк.

– Минем чана бавын ал, – ди Хәбибрахман.

Кәҗәгә дилбегә дә тагылды. Әрбәлектә җигелгән кәҗә ындыр сукмагына бастырыла. Мин чанага ипләп кенә утырам һәм кулга дилбегәне алам.

– Кәҗәне җибәрәм, яхшы тотын.

– Җибәрәм айгырны, мин аны...

Китте «айгырым», барам дилбегәгә тотынып. Берзаман кәҗә башын артка чөеп җибәрмәсенме, шулвакыт мөгезгә бәйләп куйган дилбегә шуып та төште, мин дә чанадан мәтәлеп, карга чумдым. Елый-елый, аякка торып басканда, кәҗә үзенә бәйләнгән чананы сикертеп, арт ягына бәрелгән саен, кар бураны туздырып, үзләренә (Җиһаншин Гаделша абыйлар кәҗәсе булган икән) таба чаба, ә Хәбибрахман белән Хәлилрахман абыйларның авызлары колакларына җиткән, бот чабып, бу тамашадан көләләр иде. Мин чанасыз калдым. Нишләргә?! Хәлилрахман абый мондый киңәш бирә:

– Мәгъсум, хәзер үк кәҗә артыннан чап. Кәҗә арт як капкадан кергәндә, чана сыймыйча терәлеп калачак, курыкма, – ди бу миңа.

Барсам, нәрсә күрәм: кәҗә чана өстерәп кайтканда, Гаделша абыйның Мәскәүдән ялга кайткан энесе Мөхәммәтша абый, өйдәгеләрдән качып, тәмәке тартып утыра икән. Кәҗәнең муеныннан чананы чишеп алды да, бавыннан тотып, һавада әйләндереп амбар бүрәнәсенә сукты. Бу хәлне ике-өч мәртәбә кабатлагач, ватык чананы амбар астына типкәләп кертте. Аннары авызындагы тәмәке калдыгын карга төкереп, аңа аягы белән баскач, бик зур эш башкарган кеше кыяфәтендә, арт капканы ачып, кәҗәне кертте һәм үзе дә кәҗәгә иярде. Белсәгез иде бу вакыттагы йөрәк тибүен?! Кышкы кием аша йөрәк тибеше үземә ишетелеп тора иде. Бик тә курыксам да, тәвәккәлләп бардым да чанамны амбар астыннан өстерәп чыгардым. Билгеле, чанам тәмам җимерелгән, тау шуарга яраксыз хәлгә килгән иде.

Бу көлкеле, шул ук вакытта фаҗигале вакыйганы гаиләдәгеләрдән башка беркем дә белмәде, телне теш арасына нык кыстык, чөнки ул вакытта авыл халкы берне биш итеп сөйләргә, кушамат кушарга да күп алмый иде. Безнең авыл кечкенә булганга, бер-берен яхшы белгәнгә, кушаматлы кешеләр әз иде...

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 5, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: