Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. «Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде», – дип елый...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

Сугыш башлану. Медаль булышты

Горький шәһәрендә минем бертуган апам Мәсрура яши. Хәнәфия абый уллары Хәлилрахман һәм Хәбибрахман да, шунда китеп, эшкә урнаштылар. Әтиемнең апасы Өммеһани уллары Мирзакрам белән Исмәгыйль абыйлар, авылдашлардан Әһлулла абый мине дә Горькийга эшкә чакыралар. Без Зәкия белән икебез дә үз эшебезне яратабыз. Безнең инде ярыйсы гына педагогик эш стажыбыз да бар. Эшне ташлыйсы килми. Алар безне төрле яктан ышандырырга тырышалар.

– Син училище белеме белән курсларда укып, тиз үк башка профессия үзләштерә аласың. Ир-егетнең эше заводта, ул җаваплырак, катлаулырак эш башкарырга тиеш, – диләр.

– Күпме хезмәт хакы аласың? 42 сум?! Заводта өчләтә, дүртләтә акчаны күбрәк эшлисең.

– Әнә, кара, Хәлилрахман абыеңа.

– Да, брат, мин 4 класс белем белән дә 110-130 сум зарплата алам, – ди Хәлилрахман абый.

– Син инде ничәнче мәртәбә эш урыныңны алмаштырдың? Нинди квартирда торасың?!

– Минем квартирны күрсәң, исең китәр, – дип куя Әһлулла абый.

«Барысын да кадрлар хәл итә» лозунгы яшәгән вакытта яңа квалификация үзләштерүе артык читен булмас иде, әлбәттә. Зәкиягә дә эш табачакларын ышандырып үгетли торгач, без җәй көне Горький шәһәренә семья белән кунакка барырга булдык. Минем Горький шәһәрендә айлап торганым булса да, Зәкиянең, әнкәйнең булганнары юк. Әнкәй апамны, аның 7 айлык улы Сәгыйтьне бик сагына. Хәнәфия абыйлар кызлары Разияны безгә ияртеп, абыйлары янына җибәрәләр.

Безне әткәй ат белән Буа автостанциясенә илтте. Буадан 24-26 урынлы кечкенә автобуска утырып, җәйге кызу көндә ерак сәфәргә кузгалдык. Уйлап карагыз, ай ярымлык бала белән 120 километрлы тузанлы дыңгырдык юлны автобуста үтүнең ни икәнлеген! Безгә бу вакытта беркем дә «ярамый» дип, киңәш бирмәгән, күрәсең. Ул вакытларда баланы урак өстендә кырда, ындырда табу гадәти күренеш булып, атна-ун көннән анасы хуҗалыкта теләсә нинди эш башкарган. Шул күзлектән карап фикер йөрткәндә, ай ярымлык бала «карт» бала булып саналгандыр инде...

Исән-имин Казанга килеп җитеп, Мәҗитова Әминә апаларда бер кич кунып ял иткәннән соң, пароход белән Горький шәһәренә юл тоттык. Зәкия белән минем Казанны күргәнебез булса да, әнкәй белән Разияның беренче күрүләре. Хәзерге Кави Нәҗми һәм Бауман урамнарындагы мәһабәт йортлар, халыкның күплеге аларны хәйран калдырды.

– Бу тамаша халыкны ничек туйдыралар икән дә, кайда гына урнаштырып бетерәләр икән?! – дип аптырыйлар.

Алар өчен пароходта баруы да бик күңелле. Әнкәй белән Разияның Иделне дә беренче күрүләре. Аерым каютада булмасак та, пароходта бала өчен артык кыен булмады. Җәйнең матур вакытында пароходта йөзүләре бик күңелле.

Алдан хәбәр итмәгәнлектән, безне Горькийда каршы алучы булмады. Без Мирзакрам абыйларга юл тоттык. Алар безне ачык чырай белән каршы алдылар. Иртәгесен Разияны абыйларына, Мызага озатып, үзебез Идел аръягындагы пыяла заводы барагында торучы Мәсрура апа янына киттек. Мөстәкыйм җизнинең военкомат аша берничә айга сборга алынуын хат аша белгән идек. Яшь баласы булганлыктан, апа әлегә эшләми. Туганнарга, авылдашларга барып-килеп йөргәндә шәһәр белән дә танышасың. Шәһәр Казаннан матуррак, зуррак күренә. Аның автомобиль заводы үзе генә дә ни тора – бөтен бер шәһәр. Элекке ярминкә урыннары, Ока аша салынган күпер шәһәргә матурлык өсти. Идел ярындагы крепосте – Кремльнең тышкы һәм эчке күренеше Казанныкыннан кайтыш күренә. Горький шәһәренең Казаннан өстенлеге шунда: кибетләрендә куллану товарлары һәм азык-төлек күбрәк, төрлерәк. Алдагы якшәмбедә безнең хөрмәткә Мирзакрам абыйлар кунаклар чакырырга тиеш булып, чакыру кәгазьләре дә җибәрделәр. Мин якшәмбе көнне иртүк Хәлилрахман абыйларга киттем. Ул килергә чыкканчы мин анда барып җитәргә тиеш идем. Кызганычка каршы, мин аны очрата алмадым. Разияның әйтүе буенча, аны каядыр чакырганнар. Мин, Разияны ияртеп, кайтыр юлга чыктым. Трамвай тукталышында халык төркеме радио тыңлый. Бу белдерү В.М.Молотовның Германия фашистларының СССРга каршы сугыш башлавы турындагы хөкүмәт белдерүе иде. Менә шул белдерүдән соң шәһәрнең тынлыгы югалды. Халык йөзендәге елмаю качты, халык кырысланды. Шәһәр халкы кибеттән күзенә күренгән, сатылышта булган товарны ташый башлады.

Без кайтканда Мирзакрам абыйга фронтка китәргә повестка килгән иде инде. Кунак җыю шатлыгы кинәт кенә сугыш кайгысына әйләнде. Туганнар белән аралашу, шәһәр белән танышуны онытып, өйгә кайту хәстәрен күрә башладык. Тимер юл вокзаллары пассажирлар өчен ябык, билетлар сатылмый. Пароходка түбән агымга таба билетлар сатылса да, кассага баш тыгарлык түгел. Ул вакытта орден, медальле кешеләр өчен бик зур өстенлекләр бар иде. Орден, медальләрнең дәрәҗәсенә карап акча түләнә, чиратсыз әйбер сатыла. Зәкиянең «За трудовое отличие» медале книжкасы ярдәме белән мин чиратсыз, көч-хәл белән Тәтешкә кадәр билет алдым.

Без пристаньда. Пароходларның күплегенә исең китәр. Әйтерсең лә бөтен Идел пароходствосыннан бергә җыйнаганнар. Үзебез утырырга тиешле пароходны озак эзләргә туры килде. Ниһаять, табып, кереп урнаштык. Ыгы-зыгы, кычкырыш, орыш, елау. Пароход кузгалгач, халык та тына төште. Барысы да җайлашты кебек, ләкин бу тышкы тынлык кына, бу дәһшәтле көннәрдә, минутларда күңелләр тынычлана аламы соң? Һәркемнең үз кайгысы. Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. «Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде», – дип елый. Бу көннәрдән һәркем өчен кайгыны немец фашистлары китерде. Бу минутларда кайгы аерым кешеләргә генә түгел, ил өстенә төште. Икенче көнне безнең билетларыбызны тикшерделәр. Шушы ыгы-зыгыда тикшерүнең бер дә кирәге юк кебек. Бәлкем, кирәк тә булгандыр. Без үзебез утырырга тиешле пароходка утырмаганбыз булып чыкты. Безгә штраф түләттеләр, ярый әле, куып төшермәделәр, шунысына шатландык. Горькийга барганда киң Идел өстенә карап, ярларындагы урман-болыннарны күзәтеп, акчарлаклар шавын тыңлап барсак, кайтканда исә алмаштырып куйганнармыни Иделне – су өстендә ямь беткән. Акчарлаклар кычкырмый, ә чырыйлап акыра кебек тоелды. Юлаучылар йөзендә елмаю күрмәссең, моңсу йөз, күз яше. Тәтеш пристанена килеп төшсәк, монда да шул ук ыгы-зыгы. Бер ишеләре гармунга кушылып үзәк өздергеч җыр сузса, икенчеләре күз яше коя. Елашып саубуллашулар. Озатырга килүче олауларның саны юк. Көтмәгәндә мин авылдашыбыз күрше Җиһанша абыйны очраттым. Ул Галиуллин Карибулланы фронтка озата килгән. Ул безне үзенең олавы янына алып китте. Без олаучыны Идел буенда пристаньда ук табуыбызга бик шатландык, уңай булды. Карибулла абыйны озаткач, юлга чыктык. Юлда олаулар, олаулар. Каршыга – фронтка китүчеләр, Буа ягына исә озатып кайтучылар агыла. Без авылга кайтып ирештек. Миңа военкоматка комиссиягә барырга повестка килгән булган. Авыл советыннан өйдә юклыгымны военкоматка хәбәр иткәннәр. Тормышны ничек җайларга, әгәр мине фронтка алсалар, Зәкияне кая калдырырга?! Әти-әниләр белән озак киңәшкәннән соң, Зәкияне буш урын булганда Казма авылы башлангыч мәктәбенә эшкә урнаштырырга дигән карарга килеп, Буа РОНОсына гариза бирдек. Казма мәктәбе мөдире Гатауллинны сугыш башлану белән фронтка җибәргәннәр. Зәкияне РОНО Казма мәктәбенә мөдир итеп билгеләде. Әти-әниләр, сеңел булган йортта Ренат ялгыз калмас, сыерлы йортта тамагына сөт тә эләгер.

«Ирек» колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх абый да фронтка китеп, колхоз хисапчысыз калган. Уку елы башланганчы, вакытлы рәвештә, мине идарә хисапчылыкка чакыра. Шушы мәхшәр заманында эшләмичә, комиссиягә чакыруларын көтеп, кул кушырып утыр аторган чакмы?! Булышу нияте белән «Ирек» колхозына хисапчы булып эшкә кердем. Авылда кызу урак өсте. Эш куллары җитми. Ирләрне, комиссиядән үткән таза атларны фронтка алалар. Колхоздагы радиоалгычны районга илтеп тапшырганнар. Колхозның автомашинасын шофёры Шиһапов Сахабетдин белән фронтка озатканнар.

Урып-җыюда булышырга солдатлар китерделәр. Аларны азык-төлек, фатир белән тәэмин итәргә кирәк. Район заданиесе буенча окоп казу өчен кешеләр туплап җибәрергә кирәк. Авылда-тылда да фронт кебек. Оборонаны ныгыту эшләренә кеше туплаудан да читене юк. Авыл халкының эшкә яраклы кешеләренең исемлеген көн саен барларга, «окоп» эшенә кеше җибәрергә кирәк. Планны үтәү – закон. Колхоз рәисе Мөхитов Салих та фронтка киткәнлектән, «Ирек» колхозына җитәкче итеп Черкеннән Фәсхетдинов Фәйзрахманны китерделәр. Ул, үзен чит авыл кешесе дигән булып, барлык эшне миңа йөкли. Авыр иде бу вакытларда һәркемгә. Әнкәйне дә Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Алты солдат фатирга керде. Өйдә хозяйка булып Зәкия калды. Соңга таба апа да баласы белән Горькийдан безгә кайтып төште. Аның каенанасы-каенатасы Карлыныкылар. Әткәй колхозда атлар карый. Энем Мирзагабдуллага әле – 15, сеңлем Һаҗирәгә – 13, энем Фатихка – 11нче яшь кенә. Ярый, өскә снаряд, пуля яумый. Көне-төне эштә. Түзәргә туры килә, вакыты шундый.

Миңа, военкоматка комиссиягә чакырып, повестка килде. Ныклап тикшергәннән соң, «хезмәт армиясенә генә ярый» дигән элекке күрсәтмә-нәтиҗәне бозып, «годен к строевой службе» дигән нәтиҗә ясап, повестка көтәргә кушып җибәрделәр. Дөрестән дә, «кулак токымы» буларак кыйналганнан соң, минем уң күзем начар күрә иде. Шуңа да мин чираттагы армия хезмәтенә алынмый калган идем. Август ахырында фронтка китәргә повестка килде. Алдан әзерләгән сохари, киемнәрне төяп, билгеләнгән тавыкны суеп, капчыкка салып, елаш, ыңгырашу, саубуллашулардан соң, авылдан берүзем чыгып киттем. Авылда мине озатырлык яшьтәшләр дә, кордашлар да юк. Карты – карт, яше – яшь. Мине әткәй ат белән озата барды. Кичкә кадәр военкомат янында боерык көтеп торсак та, бу кичне безне, кабат чакырганчы дип, авылларыбызга тараттылар. Авылга кайту бик күңелле, ләкин, белмим күпме вакытка?! Мин повестка алып та 3 мәртәбә авылга кайттым.

1941 елның 22 октябрендагы чакыруда безне фронтка озаттылар. Ул көнне Буа районыннан 22 кеше чыгып киттек. Черкен авылыннан Шәрәфетдинов Гайнетдин («Искра» колхозы хисапчысы), Фроловодан Лаврентьев (мәктәп директоры), Бик-Үти авылыннан Шиһапов Шакир («Спартак» колхозы хисапчысы), Аксу авылыннан авыл советы секретаре Зиннәтуллин Галимулла, Исәк авыл советы секретаре Мәрданов Галимҗан, Югары Лашчы авыл кибетчесе Хәйретдинов Изахетдин. Калганнарыбыз Буа аръягыннан чувашлар, руслар булып, барыбыз да язу-сызуда эшләгән кешеләр булып чыктык. Канаш аша Казанга киттек. Казан военкоматында 3 көн торганнан соң, безне Васильево тимер юл станциясенә китерделәр. Васильевода 40-41 градус суыкта, ягылмаган бинада көн үткәрүләре, зәмһәрир суыклары, ай-һай ла, үзәккә үткән иде.

Идел суы катып, Югары Осланнан ат белән йөри башлагач, Васильевога ат белән әткәй миңа азык китерде. Шул вакытта ашаган пилмәннәрнең тәме әле дә авызда кебек, әйтерсең лә гомердә беренче пилмән ашау. Мин Васильево станциясе янындагы кибеттән улым Ренатка кара йомшак хром аяк киеме сатып алып, әткәй артыннан җибәргән идем. Озак та үтмәде, Зәкия миңа Ренатның фоторәсемен хатка тыгып җибәрде. Башында ак йон башлык, өстендә Зәкиянең үзе теккән пальтосына кулдан бәйләнгән ак яка уралган, аягында оекбаш өстеннән мин җибәргән аяк киеме, тулы бит, түгәрәк йөз. Мин ул карточканы блокнот эчендә бик кадерләп кенә йөрттем. Туган җир, авыл, әти-әни, туганнар, улым һәм әнисе Зәкия искә төшкән вакытларда шул фотога карап, сагынуымны, авырлыкларны, хәсрәтләремне басарга тырыша идем.

Һәркем сугышка киткәндә дулкынлана. Сугышның һәр минуты куркыныч, менә шуны йөрәгең белән сизә торып, яу кырына чыгып киткәндә, барлык якыннарың белән саубуллашасың, бәхилләшәсең, хәтта васыятьләр әйтеп-язып калдырасың. Мин дә фронтка чыгып киткәндә, әллә исән-имин кайта алам, әллә юк, дип, Ренатка васыятьнамә язып калдырган идем. Ул дулкынлану көннәрендә мин васыятьнамәне нинди эчтәлектә язганмын, һәрхәлдә, яхшылыкны, изгелекне, кешелекле, гыйлем иясе булуны, бигрәк тә әнисенә карата мәрхәмәтле, әнисенең төп таянычы булуны теләп язганмындыр, дип уйлыйм. Менә шушы юлларны язганда сандык төбеннән шул альбомны алып карасам да, васыятьнамә язылган битләрне тапмадым. Зәкия дә бу турыда бернәрсә дә белми. Васыятьнамәнең юклыгы гаҗәп!

Тәүфикъ абый фронтка киткәндә аның артыннан Казанга азык-төлек җибәргәннәр иде. Тәүфикъ абый аны Казанда Садыйкова Хәдичәбану апаларга калдырган. Миңа ул турыда хат аша хәбәр итсәләр дә, адресы күрсәтелмәгән иде. Хат ул елларда бик тиз йөри иде. 1930 нчы елны әткәй Сария белән мине Казанга укырга кертергә алып килгәндә без Хәдичә апаларда булган идек. Хәтерне җигеп, шул фатирны эзләргә туры килде һәм таптым да. Өйдән килгән азыкның тәмен үзе ачлы-туклы торган кеше генә чын мәгънәсендә аңлый алыр. Бик тәмле иде ул азыклар. Минем өчен генә түгел, ә башка милләт халыклары да бик мактап ашадылар һәм бик еш искә төшереп сөйләделәр. Менә шул чакларда авызга су килә иде.

1942нче елның 23нче февралендә – Кызыл Армия туган көнне – 689нчы артиллерия полкы каршында без Хәрби Ант бирдек. Хәрби Ант бирү – фронтка җибәрелү вакыты якынлашуына ишарә. Озак көтәргә туры килмәде, безне март урталарында фронтка озаттылар. Хәрби хәзерлек дигәннән, без Морзе алифбасын, телефон аппаратын, элемтә үткәрүне, команданы кабул итү һәм тапшыруны, полевая радиостанция белән эш итәргә өйрәндек. Чын радистлар булмасак та, вакытына күрә безне дә дивизионда радистлар дип йөртәләр иде. Артиллеристлар исә үзләренең гаубица-пушкаларын сугышка – позициягә әзерләү, маскировать итәргә, дөрес прицел алырга, тиз арада заряжать итәргә өйрәнделәр. 152 миллиметрлы гаубица-пушка 40-43 килограммлы снарядны 10-12 километр дистанциягә кадәр, хәтта аннан да ераграк ата ала. Әмма сугыш вакытында фронтның алгы сызыгыннан 6-7 километр тылда урнаштырыла. Гаубица-пушканы чылбырлы тракторлар тартып йөри.

1942 нче елны каршы алу нык истә калган. Яңа елны артпостта каршыладык. Солдатлар үзара акча җыеп, Васильево пекарнясыннан берәр икмәк сатып алып, аны ике сәгать эчендә (1100-1200гр.) ашап та бетердек. Ә кайберләребез бер ашауда ашап бетерде. Бу – безнең ни дәрәҗәдә тук торуыбызга бер дәлил. Тамак тук булса, беркем дә: «Безне тизрәк фронтка җибәрегез», – дип әйтмәс иде, тизрәк фронтка җибәрүне үтенмәс иде. Ә без үтендек.

(Дәвамы бар)

"КУ" 8, 2017

Фото: 22-91.ru

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев