Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

Венский урындыклар. Килдураз

Зур авылларда тулы булмаган урта мәктәпләр ачылгач, күрше авыл балаларын да шунда укырга чакыра башладылар. Килдураз авылы мәктәбенә тирә-якның 11 авылы балалары йөреп укыды. Көз көне Зөя буйлап кырлар аша Лашчы авылына барып чыгасың. Турыдан йөрү ике чакрым чамасы юлны кыскарта. Кыш көннәрендә фатирда торабыз. Мин Шиһапов Ризатдин белән Хәйрулла бабайларда тордым. Соңга таба без гомуми торакка күчтек. Минем Казма авылы башлангыч мәктәбен тәмамлавыма бернинди документым да юк. Аның сәбәбе болай булды. Ул чорда «кулак токымы», «кулак калдыгы», «кулак иярчене», «кулак малае» дигән кушаматлар бик модада булып, урынлы да, урынсыз да бик еш кулланыла иде. Алда әйткәнемчә, «кулак токымы» сүзе минем чабуга да ябышып байтак йөрде. Безнең төп йорттагы венский урындыкларның икесе мәктәпкә эләккән. Тәнәфестә дә, башка вакытларда да бу урындыкларга һич тынгы юк. Утыру гына түгел, аларны ат итеп тә җигәләр, сөйрәп йөриләр. Җансыз предмет булса да, урындыкларның да «кулак калдыгы» дигән кушаматы бар. Кадерле урындыкларны шулай кадерсезләүләрен күреп, мин бик борчылам. Сүз әйтсәм, «кулак токымы», тик тор, үзеңә дә эләгер, дип яныйлар. Шулай да мин беркөнне бу урындыкларны өйгә алып китмәкче булып, ишегалдына алып чыктым. Менә шунда инде янап кына калмадылар, ә яхшы ук тукмап та алдылар. Менә шул көнне мин Казма мәктәбе белән саубуллаштым.

Миңа ул урындыклар нигә кирәк булган? Аларны нигә кызганганмын? Миндә ул вакытта кызгану хисе генә булганмы, әллә шәхси милек «чире» үк йокканмы?.. Бу эшем өчен мине әти-әни һәм туган абыйлар мактамадылар. Зур хата эшләвемне әйттеләр. «Аларны куярга өе юк, өе булмагач, урындыгы нигә кирәк?» – диделәр.

Мин – Казанга китеп тә, мәктәп ишеген таба алмый кире кайткан кеше. Колхозлашу елларында авыл халкын колхозга өндәп, доклад, лекция сөйләү өчен Казаннан вәкилләр килә иде. Казаннан килгән шундый вәкил бездә фатирда торды. Ул безнең әткәйнең дөньяга карашын тиз аңлаган булса кирәк. «Әгәр дә улыңны укытырга теләгең булса, Казанга китер, мин аны укырга урнаштырырга ярдәм итәрмен», – дип вәгъдә иткән иде. Әткәйнең мине укытасы килә. Бу елларда безнең Сәйфетдиннәр нәселенә (Сәйфетдин бабай турында алдарак язармын) бик каныктылар. Сәйфетдиннекеләр башкаларга караганда мулрак тормышта, дөнья гыйльмен аңлабрак, яңалыкка омтылып, хәзергечә әйтсәк, культурныйрак яшәргә тырышкан. Һәртөрле яңалык авылга алар аша кергән. Авылда алма бакчасына нигез салучыларның берсе минем дәү әтием Әхмәтҗан булган. Ул өй каршындагы 12 сутый җирнең 60-70 сантиметр калынлыгындагы торфын алдырып, таза кара җиргә, һәр төбенә сары балчык салдырып, алмагач, чия, груша агачлары утырткан. Кура җиләге, җир җиләге, карлыган да булган. Өй, каралты тирәсенә чыпчык миләше, шомырт утыртырга да онытмаган Әхмәтҗан бабай. Болары инде чебеннәрдән саклану өчен.

Авылга атлы урак машинасын, ике төрәнле тимер сабанны, ашлык җилгәргечен (веялка) башлап Сәйфетдиннекеләр сатып алган. Яхшы дирбия белән яхшы атларны да алар җиккән. Сөйләүләренә караганда, «яна торган суны» да (керосин) беренче булып нәселдәш Гафият абзый Сембер каласыннан алып кайткан. «Zinger» маркалы тегү машинасы, ачкычлы-пружиналы «Pariz» сәгатьләре, 20ле, 30лы бронза кысалы асылмалы керосин лампалары, идәнгә җәя торган келәм, фарфор аш һәм чәй сервизлары да безнекеләрдә булган. Бездәге кебек төрле китаплар, белмим, тагын кемдә булды икән? Сәйфетдиннекеләрдән башка тагын Казаннан газеталар алдырып кемнәр укыды икән? Хәзерге күзлектән караганда, һәркем йортында булган гади җиһазлар ул вакытта «кулаклык»ны билгели торган критерий булып саналган. Менә шулар инде «сәйфетдиннекеләр» формасында халык теленә кергән. Халык телендә «сәйфетдиннекеләр» – «әхмәтҗанныкылар» дигән сүз булдыклы, тырыш, уңган, гыйлемле кеше дигәнне аңлаткан. Ләкин безнең нәсел кешеләре никтер Сәйфетдинов фамилиясе белән йөрми. Мин бу турыда әткәйдән сорадым.

– Әгәр бала әтисен хөрмәт итә икән, ул үз фамилиясен әтисе исеменнән алырга тиеш, – диде әткәй. – Әхмәтҗан бабайның әтисе Сәйфетдин, фамилиясе дә шундый, безнең әтиебез Әхмәтҗан, шуңа Әхмәтҗанов булып йөрибез, – дип аңлатты ул.

Колхозлашу елларына кадәр халык телендә хөрмәт белән сөйләнгән берничә фамилия авылның иң булдыксыз ялкаулары тарафыннан – аз эшләп күп йокларга яратучылар тарафыннан – адым саен ләгънәтләнә башлады. Тиешлегә дә, тиешсезгә дә «кулак токымы», «кулак ялчысы», «кулак» кушаматлары хаксызга тагыла башлады. Бигрәк тә бу сүзләрне авыл түрәләре кулланырга яраталар. Шуннан туеп булса кирәк, әткәй мине укытып начальник итмәкче. Шуның өстенә әнкәйнең энесе Тәүфикъ абый:

– Мәгъсум, укы, зур түрә бул, хәзерге начальникларны кулыңда биетерлек бул! – дип, мине укырга кыстый иде. Ул вакыттагы түрәләрнең әйткән һәрбер сүзе закон. Ләкин, ләкин һәр түрәнең әйткән сүзендә законлылык белән законсызлык янәшә йөри иде. Кайбер түрәләрнең законсызлыгы, башбаштаклыгы авыл халкы арасында ризасызлык тудыра. Менә шул гаделсезлеккә каршы нәфрәт йөзеннән булса кирәк, әткәй дә, Тәүфикъ абый да мине укытып, гаделлек һәм дөреслекне яклаучы итмәкчеләр иде булса кирәк. Алга китеп булса да шуны әйтим: мин югары белем алуга ирешсәм дә, кечкенә генә чинлы начальник та була алмадым. Дөресрәге, булырга теләмәдем, чөнки кешегә эш кушарга, боерырга яратмыйм, һәр эшне үзем белергә, хәлдән килгәнчә җиренә җиткереп үзем эшләргә тырышам, шуннан үземә ләззәт табам.

1930 елның көзендә әткәй Сария белән мине Казан мәктәпләренең берәрсенә укырга бирергә алып китте. Ике көн эзләсәк тә, без Бохараевны таба алмадык. Тагын ниндидер мәктәпкә кердек, ләкин соңга калган булып чыктык («Совет» гостиницасы каршындагы мех берләшмәсе техникумы иде бугай), безне анда да укырга алмадылар. Без кире авылга кайтып киттек.

Килдураз мәктәбенә укырга җәяү йөрдек, көннәр суытып, карлар ява башлагач, Хәйрулла бабайларга фатирга кердек. Без анда өчәү – мин, Шиһапов Риза һәм Ханов Рафикъ тордык. Шимбә көнне ат белән авылдан килеп алалар, ә дүшәмбе көнне янә китереп куялар. Иртә һәм кичен өйдән алып килгән азыкларны ашыйбыз, ә төш вакытында мәктәп ашханәсенә йөрибез. Ашханәдә ашау бушлай. Тамак тук, өс бөтен. Өс бөтен дигәннән, мин шушы елларда нәрсә киеп йөри идем икән?! Көз көннәрендә аякта күн итек, кыш көне киез итек, җәй көне сандал. Башта нәрсә? Җәй көне кәләпүш белән панама. Панаманы – материядән сырып тегелгән эшләпәне – әнкәй бик матур итеп тегә торган иде. Рәешкә генә – кепка. Ул вакытларда кепканы читкә китеп эшләп кайткан егетләр һәм солдатка карала торган егетләрнең кайберләре генә кия иде. Мин ничек кепкалы булдым?! Әткәй больницада авырып ятканда, тегелеп бетмәгән аяк киемнәрен тегеп бетереп, Буа базарында аларны сатып, кулга акча төшергәч, күптән кияргә кызыгып йөргән кепканы сатып алырга мөмкинлек туды. Иске материядән Күзби татары теккән шакмаклы кепканы алу белән үк башка кимәдем, аны, өйдәгеләрдән яшереп, лапаста гына тотып, кич белән урамга чыкканда гына кия идем. Болай озак яшереп йөреп булмады, кепка киеп «урыс» булуымны беренче мәртәбә апа күреп, әнкәйгә әйтте. Әнкәйнең әрләмәячәген мин алдан белә идем. Тик әнкәй алдында оялмыйча урыс малае кебек кепка киеп йөрергә үзем ояла идем. Билгеле, әнкәй белгән әйберне әткәй дә белгәндер, ул бу турыда больницадан кайтып, байтак вакытлар үткәч тә әйтмәде. Әткәй алдында кепка киюем кайчан булгандыр, анысын хәтерләмим. Эре шакмаклы, зур козырёклы кепканы, кепка кияргә кызыгып та үзләре кия алмаган иптәшләрем миңа бик килешә дип әйтә торганнар иде. Үзләре дә киеп карыйлар да: «Эх, минем дә булса», – дип куялар. Өстемдәге күлмәк, костюм, чалбарны әнкәй тегә торган иде. Кул белән тегелгән түгел, билгеле, машина белән тегә иде. Кыш көне өстә Прул (Фролово) авылы урыслары иләгән сарык тиресеннән Буа тегүчеләре теккән сары дуплы тун. Башта эче дә, колакчыннары да бәрән тиресеннән тегелгән колакчын бүрек. Өс-баш киеменең фабрикада тегелгәне эләкмәде әле безгә ул елларны.

Килдураз мәктәбендә укыту тәртибе авыл мәктәбендә укытудан бөтенләй башка. Бүлмәләр күп, бишәү, биек, якты, иркен, коридоры да бар. Фәннәр кабинет системасында укытыла. Безгә математиканы Шихмуратов Касыйм абый укыта. (Бәлки, Шаһиморатовтыр.) Урта буйлы, саргылт чәчен артка тарап, күперенке кесәле яшел гимнастёркасын бил каешы белән буып, галифе чалбар белән күн итек киеп йөри иде. Мишәр акценты белән бастырып сөйли. Дәресне җиренә җиткереп аңлата, укучылар белән класс тактасында күп эшли, белмәгән өчен ачуланмый, киресенчә, көлә генә торган иде. Без аның дәресенә, кабинетына шатланып бара идек. Физиканы Мәхмүтов Нәфикъ абый укытып, физика бүлмәсендәге бер шкаф эченә сыеп беткән приборларның күплегенә, ара-тирә ясалган тәҗрибәсенә хәйран кала идек. Иң зур бүлмә биология бүлмәсе булып, биологияне Мәннан Сафин абый, ә соңгы елларны Галиев Гариф абый укытты. Химия дә шушы биология кабинетында укытыла. Ул елларда мәктәп программасында авыл хуҗалыгы фәне дә кертелә иде. Ул фәнне Галиев Гариф укытты. Заманы өчен бик кирәкле булган ул фән. Ана теле белән рус теле бер кабинетта булып, ана теле һәм әдәбияттан Шихмуратова Гөлсем апа, ә рус теле һәм әдәбиятыннан Егорова Анна Ивановна укыта иде.

Без башка фәннәрдән ярыйсы гына, төпле генә белем алсак та, татар малайларының бәхетсезлегенә каршы, рус теле һәм әдәбиятыннан рәтле белем ала алмадык. Укытучыбызның сәламәтлеге начар булганлыктан, бер көн укытса – ике көн авырый, бер атна укытса – бер ай укытмый. Кыскача гына әйткәндә, без рус теле һәм әдәбиятын укымадык дисәк тә ярый. Бишенче класс укучыларының уку дәрәҗәләре дә бик чуар иде. Унбер авылдан җыелган укучыны кемнәр генә, нинди белемле кешеләр генә укытмаган?! Бигрәк тә рус телен белүче укытучылар аз булган. Мин Килдураз мәктәбенә барганда, «хорошо» белән «плохо» сүзләренең мәгънәсен генә белгәнмен. Әле белсәм?! Ул да онытылган! Уку елы тәмамланганда, укучыларның белем дәрәҗәләре шактый тигезләште – җайга салынды. Мин дә һәр предметтан «4» һәм «5» билгеләренә өлгереп барам. Өйгә бирелгән язма эшләрне яхшы гына аңлап, үзлегемнән эшлим. Гуманитар фәннәрдән дәрескә хәзерләнмәдем дисәм дә ялгыш булмас. Сәбәбе шул: без кайсы гына предметны укып, кабинет ишегеннән чыгуга, миннән бер класска алда укып баручы Галәветдинов Тәлгать:

– Бүген тарихтан (география, ана теле һ.б.) нәрсә укыдың, йә сөйләп бир?! – дип, миннән имтихан ала.

– Без бүген тарих дәресеннән фәлән тема үттек... – дип, мин сөйләп китәм.

– Юк, юк, дөрес түгел, менә болай ул, – дип, минем ялгышларымны төзәтә, дөрес сөйләсәм, мактап, телдән генә билге куеп китә. Аның шулай сөйләтүе мине дәрестә дикъкать белән тыңлап утырырга мәҗбүр итә, дәрес материалын укытучыга сөйләп бирү өчен репетиция сыман бер нәрсә була иде.

Дәрескә һәм дәрестән чыгарга звонокны мәктәп күләмендә дежур торучы укучылар бирә. Учительскаяның ишегенә дәрес башлану, тәнәфесләр, дәрес бетү расписаниесе ябыштырылган. Ә вакытны белү өчен ишек каршындагы стенага Парижда эшләнгән пружиналы сәгать эленгән. Кайчак звонок бирү вакытын дежурларга укытучылар әйтә. Алар дәрестә булганда, дежурлар үзләре звонок бирә. Үзләре генә хуҗа булып калганда, бигрәк тә ир малайлар, кайбер дәресләр 5-10 минутка кыскарып та китә: укытучылар күрмәгәндә генә сәгатьне алга уздырып куялар. Кайбер батыррак дежурныйлар 15 минутка кадәр дәресне кыскарттылар. Укытучылар хәйләне сизделәр. Биология укытучысы Мостафин Мәннан абый өйләреннән кыңгыраулы будильник алып килеп үз кабинетына куйды. Аның уенда хәзер дәрес бирү генә түгел, ә дежурларның звонокны вакытында бирү-бирмәвен күзәтү. Биология дәресенең тәме китте, ә шаян балалар өчен ул «кызык» дәрескә әйләнде. Гадәттә, биология дәресе мондыйрак тәртиптә бара. Кабинетка кереп утырасың, укытучы исемлек буенча укучыларны барлый, өйгә бирелгән теманың эчтәлеген сөйләтә, яңа теманың исемен әйтеп, дәреслектән укучыларның утыру тәртибе белән абзацлап укыта һәм эчтәлеген сөйләтә. Дәрес бирүнең укытучы өчен иң «кульминацион» ноктасы дәреснең соңгы минуты була. Укытучыбыз өстәл янына утырып, будильникны алдынарак тартып куя да, ике кулы белән иягенә таянып, күз керфеген дә селкетмичә, сәгать телләренә төбәлә. Бу вакытларда ул кайсы укучының кайдан нәрсә укуын да, нәрсә турында сөйләвен дә ишетми, нишләвен дә күрми кебек тоела иде безгә. Шулай булгандыр да, малайларның шаяруына, кызларның чыркылдашуына ул бер дә әһәмият бирми иде бу минутларда.

Тагын шунысы истә калган: ул елларда һәр укучы класстан класска күчкәндә, яз көне имтихан тота иде. Язгы имтиханнарга Буадан РОНО инспекторы Салихов Газиз килде. Ул экзаменга кергәч, бик озак утыра алмый, йокымсырап китә, укучыларның ничек җавап бирүләрен ишетми кебек, чөнки кулындагы блокноты яки карандашы идәнгә төшкәч кенә сискәнеп уяна. Без аны йокысыннан «айнытырга» уйладык. Авыл хуҗалыгы фәне буенча Галиев Гариф абыйга имтихан тотканда, инспектор утырасы урындыкка, аскы ягыннан өскә таба очлы башын чыгарып булавка беркетеп, урындыкны укытучы өстәле яныннан читкәрәк алып, нәкъ инспектор утырыр урынга куйдык. Звонок буласын түземсезлек белән көтәбез. Звонок булды, укытучыбыз Гариф абый, аның артыннан инспектор керде. Исәнләшү тәмамланды. Ниһаять, инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды. Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка беркетелгән. Гариф абый, билендә тормаган чалбарын ике кулы белән әледән-әле күтәреп (бу аның гадәте иде), ишекле-түрле йөреп, безне әрләде, бу хәлне директорга әйтеп, имтиханнан соң тикшереп, гаеплеләргә каты чара күреләчәген әйтеп кисәтте. Ни хикмәттер, инспекторыбыз бер сүз дә дәшмәде. Соңгы нәтиҗәсе шул булды: ул имтихан вакытларында башка йокламады. Ә безгә нәрсә булды?! Берни дә булмады. Бу турыда башка укытучылар да ләм-мим. Үземнең укытучылык практикамнан чыгып хәзер шуны әйтәм: Гариф абый да, инспектор да башкалар алдында хур буласылары килмәгәнлектән, бу вакыйганы беркемгә дә сөйләмәгән булса кирәк. Мин, инде укытучы буларак, үткәндәге бу эшкә катнашуыма бик үкенәм.

Алтынчы класста укыганда, Килдуразга килеп укучы Казма, Өчмунча, Черкен малайлары мәктәп торагында яшәдек. Торак дигәнебез раскулачить ителгән Насыйбулла йорты иде. Уртада салкын чоланлы ике өй, ярты өлеше салам түбәле каралты, артта кара мунча, лапаста ягу өчен утын һәм кизәк кирпече. Тулай торакны мәктәп җыештыручылары җыештырса да, тәртип, чисталык саклау өчен дежурлар билгеләнә. Дежурлар идән сиберә, эчү һәм юыну өчен коедан су алып керә, тәртип саклый һ.б. Торакның эчке күренеше: голландка мич, йоклау өчен кулдан ясалган крестик ботлы койкалар, уртада дәрес хәзерләү өчен такта өстәл, берничә табуретка, мич артында юыну өчен кружка белән ике чиләк. Матчага эленгән 10лы керосин лампасы. Бүлмәбез бик гади – буяласы, ватыласы, югаласылардан куркасы юк. Тулай торакта отбойдан соң бик җанлы була иде. Ут сүнгәч, мендәр белән сугышмы, өстенә ябынган юрганын тартып алу, мендәрен яшерү кебек шаянлыклар башлана. Алданрак йоклап киткән укучыларның, аякларын койка ботына бәйләп, өсләренә салкын су сибүме – берсе дә калмый иде. Шук булсак та, зыян-зарәт китермәдек, бер-беребезне кыерсытмадык, тәмәке тарту, авызга хәмер алу кебек гадәтләргә өйрәнмәдек. Урлашмадык, гадел булдык. Югарыда санап киткән гадәтләрне башка укучыларда да күрмәдек. Ул заманда урлашу, тәмәке тарту, авызга хәмер алу зурлар өчен дә бик зур гаеп эш санала иде. Салкын кыш көнендә ялан аяк, ялан өс, ялан баш урам як ачык тәрәзәдән чыгып мәктәпкә кадәр чабышу кебек спорт ярышы белән дә шөгыльләнә идек. Бер көнне мичкә күп ягылып, өй бик кызып киткәнлектән, өскә дә ябынмыйча, күлмәкчән йоклап киткәнбез, ә тәрәзә ачык калган. Күпләргә салкын тиде, шул җөмләдән, мин дә укырга бармыйча, ике атнадан артык өйдә авырып яттым.

Дүртенче класста укулар күңелле, җиңел, яхшы гына үтте. Укуның күңеллелеге шунда: һәр көнне зур тәнәфестә, мәктәп коридорында укучылар уен оештыралар. Әйләнә ясап җырлыйлар, уртага чыгарып җәза үтәтәләр. Кичләрен мәктәптә төрле түгәрәкләрдә катнашабыз, кызлар белән очрашабыз, аулак өйләргә йөрибез һ.б. Шунысы да әһәмиятле: без мәктәп ашханәсендә бушлай туклана идек.

Мин әйбәт укыдым, алдынгы укучылардан саналдым. Ул вакытта укучыларның көндәлекләре булмаганлыктан, яхшы укуымны документаль раслый алмыйм. Шулай да Килдураз мәктәбендә укыганда бер мәртәбә 10 сум акчалата, икенче мәртәбә ботинка белән бүләкләндем. Менә шулар минем яхшы укуымның ачык дәлиле инде.

 

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: