Укытучы иртә чалара (дәвамы)

Башыннан монда укыгыз.

 

Беренче тетрәнүләр

Үземнең кайчан укырга-язарга өйрәнгәнемне тәгаен генә әйтә алмыйм.

Мин авыл мәдрәсәсенә Исмәгыйль абыйга ияреп баргалаганымны, андагы шәкертләрнең идәнгә утырып, алларындагы кечкенә сандык өстенә китапларын куеп укыганнарын, хәлфәләренә сабак тыңлатуларын күргәләгән булсам да, үземә андый мәдрәсәдә укырга туры килмәде. Мин сабак яшенә җиткәндә, Хәлилрахман, Хәбибрахман абыйлар мәдрәсәгә, ә Мәсрура апам авыл остабикәсенә укырга йөриләр иде. Шуларга ияреп, шулардан күреп-ишетеп булса кирәк, җәдитчә укый һәм яза белә идем инде. Ничәнче ел икәнен төгәл белмим, 1926 ел булса кирәк, көзнең бик матур бер көнендә Хәбибрахман мине мәктәпкә ияртеп китте. Кулын артка куеп, ишекле-түрле йөрүче кара тут йөзле, озын чәчле, билен каеш белән буган, аягына ялтыравык хром итек кигән кешегә укытучыбыз Кадәрмитов Галимҗан абыйга, мине күрсәтеп:

Яңа укучы алып килдем, – диде.

Галимҗан абый, йөрүеннән туктап, аяктан алып башыма кадәр карап чыкканнан соң, әкрен генә өстәле артына утырды да мине өстәле кырына чакырды.

Укыйсың киләме?

Укыйсым килә.

Кем малае?

Харис малае.

Һем… Син Харис абый малае буласың. Бик яхшы. Әтиең әйбәт кеше.

Өстәл өстендә яткан уку китабын ачып, миннән хәрефләр укыта башлады. Хәрефләрне бер дә төртелми әйтеп бирә торгач, сүзләргә күчте. «Сара суга бара», «Суда сал» һәм башкаларны да җиңел укып биргәч:

Бик әйбәт, бик әйбәт, сине укырга кем өйрәтте, – дигән сорауга мин, башымны иеп, бер җавап та бирмәдем. Чөнки үземне кем укырга-язарга өйрәткәнне белмим.

Укытучыбыз Галимҗан абый, урыннан торып, сыйныфка бераз карап торды да, минем күлмәк җиңемнән тотып, алгы парталарның берсенә илтеп утыртты. Укытучы өстәле яныннан китеп, сыйныфка карасам, ни күрәм, Казма авылының бөтен малайлары-кызларының күзе миндә иде кебек. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: ул елларда авылда бер бүлмәле мәдрәсә булып, беренче-дүртенче сыйныф укучыларын бер укытучы шул бүлмәдә укыта иде әле. Беренче сыйныф укучылары алгы, аннан соң икенче, өченче сыйныф укучылары, ә соңгы рәтләрдә дүртенче сыйныфлар утыра. Ләкин миңа беренче сыйныф укучылары белән озак утырырга туры килмәде, укуда өстен булганлыгым өчен, Галимҗан абый мине икенче сыйныфка күчерде. Анда да укулар минем өчен авыр булмады. Хәтта укытучы үзе өлгермәгәндә яки класстан чыкканда, миңа иптәшләрем өстеннән күзәтергә укытучылык итәргә куша иде. Бу елларда уку-язу әсбапларына кытлык иде. Кәгазь, карандаш, буяу, каләм кебек нәрсәләр «бай» укучыларда гына. «Бай» укучылар алар белән сату да итәләр. Без ул елларда хисапны, рәсемне, диктантларны кара тактага грифель белән яза идек. Дәфтәрне табаклы кәгазьдән дә, тәмәке кәгазеннән дә үзебез ясап тегәбез. Язу ирекле. Карандаш белән дә, төрле төстәге карага манып, төрле маркадагы каләм белән дә язарга ярый. Кәгазь-каләмне Казаннан әтиемнәр алып кайта иде. Безнекеләр кәгазь-каләм кытлыгы күрмәде. Мәктәптәге бөтен тәртип дүртенче сыйныф кулында. Алар барлык укучыларны да үзләренә кул көче белән буйсындыралар, «сәүдә»не дә алар алып бара. Мәктәптәге кизүлекне дә алар билгели. Мәктәпне җыештыру, ягып җылыту эшләре укучыларның ата-аналарына төшә. Безгә чират җиткәч, бу эшне Исмәгыйль абый башкара, ә без аңа булышабыз, ягъни ул күтәреп барган салам бәйләмен мичкә ягабыз. Ул, коедан су алып кереп, идән юса, без парталарны, өстәлләрне, урыннарыннан алмаштырып торабыз, тузаннарын юеш чүпрәк белән сөртәбез. Тагын шунысы истә: мәктәп стенасының тәрәзә араларындагы буш стена, хәтта арткы буш стена укучылар рәсеме белән каплана иде. Укучылар үзләренең «иң яхшы» рәсемнәрен стенага беркетеп, конкурс үткәреп, билге алалар. Мин үземнең җил тегермәне, мәчет, өй рәсемнәре белән катнашып, югары билге алгаладым. Кечкенәдән өй, мәчет рәсемнәре ясый идем. Бу рәсемнәрне әткәй бик яратып карый, җитмәгән җирләрен җиткерә, килешмәгән җирләрен төзәтә, гомумән, ничек рәсем ясарга кирәклеген өйрәтә иде.

Яз җитсә, пешмәгән бәрәңгене юнып, сыерчык ясап, аны корымга буяп, конкурс үткәрә идек. 4 тәрәзәле, шыр ялангач стеналы, кием элү өчен такта бүлемле, ишек башында сәндерәле, акшары аз гына беленеп тора торган мичле мәктәбебез миңа нигәдер бик якын иде, мин мәктәпкә бик теләп йөри идем. Башкалар өчен Галимҗан абый укытучы булса да, минем өчен үз кеше. Дәү әнкәйнең энесе Җиһанша абзыйны без Хаҗи абзый дип йөртә идек, чөнки ул Мәккәгә хаҗ кылган кеше. Аның хатыны Миһриҗамал абыстай Кырлангы авылыныкы булып, аның абыйларының уллары Шакирҗан белән Галимҗан Казмага кунакка бик еш киләләр иде. Алар гыйлемне башта әтиләреннән (мөәзинме, мулламы), аннан Буа мәдрәсәсендә алганнар булса кирәк. Җәй көннәрендә бергә су коенып, балык каптырып, без Хаҗи абзыйларда, алар бездә булып, аралашып яшәгәнлектән, мин укытучымнан һич тә тартынмадым да, курыкмадым да. Укытучыбызның «Кара Галимҗан» дигән кушаматы да булып, бу кушамат аңа бик белеп бирелгән. Уртача шадралык өстенә карасу көрән йөз аны африкалыларга охшата.

Бу безнең як кешесе түгелдер...

Моңа Урта Азия якларына гына китәргә... – дип сөйләүчеләр дә очрый.

Шуны әйтим: ул бер ел гына безне укытты да Урта Азия ягына китеп, шунда гомер буе мөгаллимлек итте. Пенсиягә чыккач, туган якларына кайткалап та китте. Яңа уку елы башланыр алдыннан, безнең авылга яңа укытучы килде. Аны авыл халкы бик теләп каршы алды. Авылда кызу кыр эшләре булуга карамастан, Апас районы Аюкөйдергән авылыннан гаиләсен ат белән барып алдылар. Авыл халкы арасында аның турында мактау сүзләре таралды.

Яңа мөгаллим һәр җәһәттән белемле, имеш.

Үзе рус мәктәбендә дә укып, балаларны да русча укыта, имеш.

Яңа укытучыбыз Ибраһимов Котдус абый 35-40 яшьләрендә булып, уртачадан калку буйлы, чандыр гына гәүдәле, кара куе чәчле, калын кара кашлы, туры кылыч борыны астында кечкенә генә кара мыек йөртүче кеше иде.

Ул, Кадәрмитовтан аермалы буларак, аягына күн итек түгел, ә штиблет-ботинка кияр иде. Чәче дә озын булмыйча, башына кепка киеп йөрер иде.

Авыл халкы аны да аш-су мәҗлесеннән калдырмады. Ул аш-суга киткәндә, олы сыйныф укучылары безнең өстән хәлфәлек итәләр иде. Котдус абыйның балаларны рәнҗетүен орышу, кыйнау-сугуын һич тә хәтерләмим. Шулай ук русча укытуы да истә калмаган. Яңа укытучыбыз язу каллиграфиясенә бик нык игътибар итә иде. Имля, иншаны еш яздырып, аларны кызыл кара белән тикшереп, төзәтеп, асларына «афәрин» (шәп), «тәхсин» (яхшы) дип язып куяр иде. Мин гарәп шрифты белән бик матур язарга өйрәндем язу үрнәген Хәлилрахман абый белән Исмәгыйль абыйдан алдым. Алар төрле кара белән, хәрефләрне төрлечә куеп, бик матур итеп язалар иде. Ул вакытта стандарт хәреф үрнәге булмаган, ахры.

Котдус абый халыкка газета укып, дөнья хәлләре турында да сөйләргә иренми. Авыл халкы яңалыкны ишетергә, дөнья хәлләре белән кызыксынырга ярата. Авыл халкының аң дәрәҗәсе күтәрелеп, искелекне яклаучылар консерваторлар көчсезләнә баралар. Мәдрәсәләрдә җәдитчә укыта башлау белән, революциягә кадәр үк, Казма авылына беренче булып Мирзаҗан дигән мөгаллим Өчмунчадан килгән. Ул килгәч, авылның иске фикерле кешеләре укытучыга һәм авыл мулласына үлем (Исмәгыйль, Сәйфулла, Зариф, Гозәер Сәйфулласы һ.б.) белән янаганнар. Сәнәкләр күтәреп мулла өенә барганнар.

Син балаларны кяфер итәргә рөхсәт биргәнсең, – диләр икән. Ләкин авыл халкы аларга узынырга ирек куймаган. Яңача укытуны яклаганнар, мулла һәм укытучыны яклап, саклап калганнар.

1930-1931 уку елы башланыр алдыннан, безнең авылга тагын яңа укытучылар килде. Аларның ничек килеп төшүе, кем барып алуы хәтердә калмаган, фатир тапканчы диеп, алар бездә 2-3 көн кунак булдылар. Соңыннан шунысы билгеле булды: әткәй авырсынып торганлыктан, аларны безнең тимер ходлы арбада («кламашка» дип йөртә идек) күк алашабызны җигеп, Дәүләтшин Җиһанша абый алып кайткан.

Апас районы Чирмешән авылыннан Ибраһимов Котдусны да безнең ат белән барып алган булган. Буйга уртачадан калкурак, ач яңаклы, озын борынлы, аксыл сары кашлы, гөлдер тавышлы укытучы алга сөзелеп, йөгергән сымак ашыгып йөрүе белән истә калган. Бу юлларны язганда, 40 елдан артык гомер узса да, аның кыяфәте һаман да беренче күргәндәге кебек хәтердә саклана. Йомшак күңеллелеге, тиз ярсучанлыгы, тиз үпкәләүчәнлеге, гадилеге, беркатлылыгы, ачу сакламавы, үпкәсенең тиз язылуы белән Кадәрмитов Галимҗан һәм Котдус абыйларның киресе капма-каршы типтагы, капма-каршы характердагы кеше иде ул. Баштарак авыл кешеләре йөрү формасыннан шикләнебрәк:

Әллә укытучыбыз «салырга» ярата инде, аек чагын күргәнебез юк, һаман сөрлегеп йөри, – дип тә сөйләштергәләделәр. Соңга табарак, имеш, көпә-көндез «исереп» йөргәне өчен Буада, милиция бүлегенә тотып кереп, сорау алганнар, дип тә сөйләделәр. Аның хатыны Фаизә апа төскә-биткә чибәр генә булып, кигән киемнәре дә авыл хатын-кызларыныкыннан килешлеге, пөхтәлеге белән аерылып тора иде.

Ногманов Галимҗан, Кәшә авылы мулла малае, белемне Кәшә авылы мәдрәсәсендә, ә хатыны Фаизә15 апа мәзин кызы булып, авыл остабикәсендә укыган.

Мәктәп балаларын яңа уку елында ике төркемгә бүлеп, беренче, икенче сыйныфларны Ногманова Фаизә апа, ә өченче, дүртенче сыйныфларны Ногманов Галимҗан абый укыта башлады. Мәктәптә китапханә оештырылды. Анда булган берничә дистә китапны мин шул уку елында ук укып чыктым, ләкин кем әсәрләре икәне һич тә истә калмаган. Бу уку елы бик тиз үтеп китте, хәер, ул еллардагы уку елының дәвамы кыска иде шул. Көзен укулар, гадәттә, кыр эшләре тәмамлангач кына башланып, язын карлар эреп, Зөя елгасы тулышып, язгы бозлар кузгалгач та тәмам була. Авыл халкының:

Ташу китә, боз күчә! – дип кычкырып, Зөя буена чабулары мәктәптә уку елының бетүен дә белдерә иде. Кайбер күндәм малайлар укырга йөрсәләр дә, күпчелек укучы өчен соңгы звонок шул була иде.

Шунысы истә калган: җәйге матур бер көнне укытучыбыз Галимҗан абый мәктәп балаларын җыеп, Каенлык урманына экскурсиягә алып китте. Җәйнең бик матур, җилсез, кояшлы эссе бер көне. Без күләгәле урманда байтак кына йөрдек. Укытучыбыз агач төрләрен, имән, юкә, өрәңге, усак һ.б. агачларны бер-берсеннән ничек аерырга, яфрак рәвешләрен аңлатты. Малайлар өчен иң әһәмиятлесе чикләвек куаклыгыннан кармак саплары кисү иде. Өйдән юлга алган азыкларыбызны мактана-мактана ашап-эчеп бетергәч, җиңеләеп калгач, төш авышкач, кайтыр юлга чыктык. Көн эссе. Йөгерә-йөгерә уйнап кайткангадыр, бик тә әлсерәдек, тирләп-пештек. Туры кыр юлыннан кайтып, Өчмунча комлыгы турысына Зөягә килеп чыктык. Зөягә килеп тә җиттек, күпчелек укучылар, күлмәк-ыштаннарын салып, суга да кереп киттеләр. Су чәчрәтеп уйнап, чумып, уздырыштан йөзү китте. Кызлар ир балалардан шактый югары агымгарак китеп, чишенмичә генә кул-битләрен юалар. Ир балалар коенган төштә су әллә ни тирән түгел, озынрак буйлы малайлар буйлап та аргы як комлыкка чыга алалар.

Кинәт:

Батам, коткарыгыз, – дигән әче тавыш һәм «бата, бата», дигән тавышлар яңгырады.

Карасак, агымның түбәнге ягында, ярдан 8-10 метр ераклыкта бер калкып, бер чумып кемдер ага. Аңа таба өлкәнрәк 2-3 укучы йөзеп китте. Шул арада укучылар төркеменнән шактый артта калган укытучыбыз да килеп җитте, судагы хәлне күреп, киемнәре белән ярдан суга да сикерде. Сикерүен сикерде, ләкин йөзеп китә алмады, үзе суда бата башлады, бу хәлне күреп, аңа кемдер озын кармак сабы сузды, укытучыбыз кармак сабын тота алды, без аны ярга өстерәп чыгардык, шулай итеп, аны үлемнән коткарып калдык. Ул, мескен, Кәшә авылында Зөя суы буенда туып-үссә дә, йөзә белми икән.

Бер-беребезне барлагач, Садыйков Гайфулла абый малае Фәрхулла арабызда юклыгы беленде. Суга агып китүче Фәрхулла икән. Ул арада кемдер авылга йөгергән, хәлне сөйләп биргән. Озак та үтмәде, атларга атланып, җәяүләп авыл халкының безгә таба килүе күренде. Билгеле, иң ярсулы Садыйкныкылар иде. Алар иң беренче суга батучыны судан эзләү түгел, ә суга батыручы укытучының үзен суга ыргытырга омтылдылар, ярый әле, авыл кешеләренең кайберләре, яр башында һушыннан язу дәрәҗәсенә җиткән, курыккан, хәлсез Галимҗан абыйны уратып алып, Садыйкныкыларга бирмәделәр, җигүле атка салып, авылга озаттылар. Батучыны эзләү башланды. Без су коенган урын сай булса да, Фәрхулла аккан урын бик тирән булып чыкты. Авылның оста йөзүчеләре, чумучылары да таба алмадылар. Черкен авылыннан җылым алып килеп, шуның белән генә эзләп таптылар. Садыйкныкылар (Әхмәтша, Хәйрулла, Галиулла, Шәйхулла, Зәйнулла, Гайфулла бертуганнар) Галимҗан абыйны үтерү белән байтак вакытлар янадылар дип сөйләделәр ул вакытта. Бу экскурсиябез гомер онытылмас фаҗига белән тәмамланды.

Тагын бер экскурсия истә калган. Көзнең матур көнендә без Буа шәһәренә бардык. Экскурсиядә күргәннәрнең иң гаҗәбе шул: ниндидер бер учреждениегә кердек (соңыннан белүемчә РОНО) һәм анда бер абыйның (соңыннан белүемчә Салихов Галимҗан зав.РОНО) кем беләндер телефоннан сөйләшүен ишеттек. Һәм безнең үзебезне дә кем беләндер сөйләштереп карадылар. Телефоннан сөйләшү, хәзерге балалар өчен гадәти күренеш булса да, ул вакытта безнең өчен гаҗәеп хәл иде.

Икенчесе беренче мәртәбә фотообъектив каршына утырып, беренче мәртәбә фотога төшү дә зур вакыйга булды. Шул беренче күмәк төшкән фоторәсемнәр альбомда сакланып калганнар. Сәмигуллин Хәлилулла (авылда), Каюмова Миңсылу (Ленинградта), Ибраһимова Мәхүпҗиһан (Мәскәүдә), Гыйльфанов Хөсәен (Горькийда), Садыйков Зиннәтулла (Салаватта). Еллар үткәч тә, «акыл» белә башлагач, матур белән ямьсезне «төсмерли» башлагач, янәсе минем фоторәсемем үз чибәрлегемә туры килми, ямьсез дип, башкалар арасыннан кисеп алып ертып ыргытканмын. Ә кайберләрен, кисеп алып, хуҗаларына биргәнмен. Кара инде бу ахмаклыкны?! Миннән башка бу ахмаклыкны, акыллы түгел, җүләр кеше дә эшләмәс.

Мин укытучыларга тиз ияләштем. Укытучылар да мине күреп алдылар. Уку миңа ул елларны бик тиз, җиңел бирелде. Хәтта кайбер вакытларда укытучылар мине үземнән олыракларга да остаз итеп куялар иде. Дәресеңне белгәч, укытучыларың сине яраткач, мактагач, мәктәпкә барасы гына килеп тора. «Мәгъсум йә мөгаллим, йә мулла булыр», – диләр иде. Ул вакытта укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү көндәлекләре булмаган. Йөгерек укысаң, матур язсаң, тотлыкмый санасаң, хисаптан 4 гамәлне белсәң, тапкырлау җәдвәлен ятласаң болар гыйлемлекнең нигезе укытучы мактый. Укытучының сине ата-анаңа мактавы әйтеп бетергесез зур дәрәҗә.

Өлкәнрәк кешеләрнең:

Син кайда укыдың?

Кем дәрес бирде, кем тыңлатты?

Габдулла хәлфәгә эләктеңмени?! – кебек сорашуларны ишетәсең дә уйга каласың. Дәрәҗәле укытучылар, абруйлы мәдрәсәләр булган. Элек-электән үк мәдрәсәләр һәм аларның белем бирү системалары аерылып торган. «Кемнән дәрес алдың, кемгә тыңлаттың?» соравының мәгънәсе дә тирән булган.

Безнең Казмада Чәчкап авылыннан Габдулла хәзрәт озак еллар хәлфәлек иткән. Габдулла хәзрәт шәкертләре озак еллар абруйлы дәрәҗәне үз кулларында тотканнар. Күрше авыл шәкертләре Габдулла хәзрәт шәкертләре белән бәхәскә керергә, ярышып коръән укырга теләмәгәннәр. Димәк, нинди авыл, шәһәр мәктәбендә, кемнән укуыңның әһәмияте бик зур. Бәс, шулай икән, һәр укытучы үз мәктәбе данын саклау яки күтәрү өчен һәм үзе укыта торган фәннән системалы, төпле белем бирү өчен көрәшергә тиеш. Мин үземнең укытучылык дәверемдә шушы хакыйкатьне раслый алдыммы икән?! Анысын шәкертләрем һәм аларның ата- аналары хөкеменә калдырам.

Әти-әниемнәрнең һәм башкаларның «Бу мулла булыр, мөгаллим булыр», диюләре ничек тормышка ашуы заманга, зур үзгәрешләргә бәйле булып чыкты. Мулла булу түгел, «мулла» сүзеннән дә курку заманалары килде.

 

Автобиографик сәхифәләрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 5, 2017

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: