Роман

09.11.2017

Атлы Казаклар


doc6l5irf5vqw1nrrdsle3_800_480

Дәвамы

2

Көрәш яланаяклы, ялангач башлы, кайберләренең әле ботлары да капланмаган кечкенә балалардан башланып китте. Аларны, шаяртып, уен-көлке сүзләр әйтеп һәм мактаган булып, нечкә генә беләкләреннән җитәкләп яки җилкәләреннән этәргәләп, берсе артыннан икенчесен мәйдан уртасына чыгара тордылар. Екканына да, егылганына да батыр исеме биреп, чыккан берсен арзанлы сабын, чигелмәгән кулъяулык, агач саплы пәке һәм конфет кебек әйберләр белән бүләкләделәр.
Кешеләр беркадәр көлешеп күңел ачып алганнан соң, мәйданга һаман зурракларны чыгара бардылар.Чират Хисамыйның уртанчы улы Гатауга да килеп җитте. Бу сигез яшьлек бала, үзен бик олысыман тотып һәм матур гына елмаеп, бер халыкка, бер исә үзе белән көрәшкә чыккан ачык изүле юан гына малайга карап торды да кулындагы сөлгене тиз-тиз генә беләгенә чорный башлады. Кешеләр аңар кызыксынып карап торалар иде. Кемдер:

– Йә әле, энекәш! – диде дә Гатауның аркасына төртеп куйды.

Гатау тиз генә иелде дә каршысында басып торган баланың биленнән эләктереп алды. Алар, бер-берсен нык кочаклап, мәйдан уртасында эткәләшеп йөри башладылар. Озакламый Гатау тегене күтәреп тә ташлады. Гатау тын алырга да өлгермәде, каршысында икенче малай әзер тора иде инде…

Гатау үз тиңнәреннән һәм үзеннән олырак булганнардан да әле барысы биш малайны екты. Алтынчы булып Котырык Муллагалинең Гарифҗаны Гатауның каршысына килеп басты. Бу хәл кешеләр арасында зур ризасызлык һәм көчле шау-шу тудырды. Алар, төрлесе төрле яктан торып, кулларын селтәнгәләп кычкыра башладылар:

– Аз гына оят кирәк, күсәктәй балагызны бер сабыйга каршы чыгармакчы буласыз!

– Баланың өметен кисәсез бит!

– Чыкмасын!

Икенче бер төркем боларга каршы кабынып китте:

– Чыксын, көрәшсеннәр!

– Батыр егет көрәшүчене сайлап алмый ул.

– Ха-ха-ха, каршы төшмәгез!

Мыскыл итеп көлүчеләрнең шау-шуны зурайта барулары Котырык Муллагалинең күңелен күтәреп җибәрде. Ул, мыек чолгыйларын бөтергәләп һәм гаять зур кара эчлелек белән көлемсерәп, кешеләрнең ачуларын китереп торды. Котырык Муллагали янында авылның кибетче бае Тәбәнәк Хәмчки тора иде. Ул, зур корсагын киереп баскан килеш, үзеннән башкаларның барысын да җиңәргә, һәммәсенең дә тавышын юкка чыгарырга тырышып:

– Җәмәга-ать, – дип кычкырды, – тыныч булыгыз! Әйдә, көрәшә бирсеннәр! Көннең-көн буенча шул көзге әтәчләрне сугыштырып утырырбызмыни? Зурракларга күчәргә вакыт!

Хисамый, башта тыныч кына утырса да, Котырык Муллагали белән Тәбәнәк Хәмчкинең канатлануларына түзә алмады: ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды, йодрыкларын нык кысып йомарлады да салмак кына адым белән мәйдан уртасына чыга башлады. Моны күреп, бөтен мәйдан халкы кинәт кенә тынып калды. Бу тынлык эчендә кайберәүләрнең ара-тирә пышылдашулары һәм түзә алмыйча пырхылдап көлеп җибәрүләре генә ишетелгәләде.

– Бу, туганкай, бер бирсә дә берәгәйле итеп, зеңкелдәтеп бирер.

– Тәбәнәк Хәмчкине бер сугуда сытып ташлар.

– Суга алмас, дисеңме? Әле син Хисамыйның холкын белмисең икән: дисбителни дә әписәрне сугып еккан кеше бит ул…

Сабан туен карау өчен чит авыллардан килүчеләр дә күп иде. Алар арасыннан берсе:

– Яңа Чиркаска килсәң, шул булыр инде, сугышмыйча калмаслар, – дип, ризасызлык белдереп куйды.

Миңлебай энесе Барыйны уйнатып утыра иде. Ул кинәт кенә сикереп торды да әтисе янына йөгереп килде.

– Әти, көрәшә бирсеннәр. Гатауны екса, Гарифҗанны мин аны үзем атып бәрәм, – диде.

Хисамый азрак тынычлана төште. Аскы иренен тешләре арасына кысып һәм кулын нык кына селтәп, яңадан үз урынына – хатыны Мәгузә янына барып утырды.

Гатау белән Гарифҗан бер-берсенең биленнән сөлге белән эләктереп алдылар. Гатау, үз хәлен үзе сизеп булырга кирәк, Гарифҗанны күтәреп алырга уйламады да. Ул аңа нык кына асылынып, үзен күтәреп алырга ирек бирмичә йөри башлады. Гатауның бу кадәр тырышлыгы, һич тә көтелмәгән хәл буларак, бая гына аны яклап чыгучыларга дәрт кертеп җибәрде. Алар:

– Нык ябыш, Гатау!

– Шулай, энекәш, махы бирергә тырышма! – диешкәләп тордылар.

Байтак кына вакытлар эткәләшеп йөргәннән соң, аякларына ак әрем чорналып, Гатау егылып китте, һәм шул уңайга Гарифҗан аның өстенә авып төште. Ләкин, Гатауның күкрәгенә таянган сул кулы таеп китте дә, Гарифҗан йөзе белән җиргә капланды. Кешеләр шау-гөр килеп көлешә башлады. Юри шаяртып, каршы якны котырту өчен генә:

– Булмады бу, алай аяк чалып екмыйлар аны, – дигән булды берсе. Башкалары аны куәтләп куйды:

– Әйе, аяк чалып екты, эт егышы булды бу.

– Яңадан көрәштерергә кирәк, егетләр, яңадан! Гатау ега аны барыбер.

Котырык Муллагали һәм аның тирәсендәгеләр тынып калды. Гатау белән Гарифҗан, бер-берсенең каршысына басып, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торалар иде. Хисамый Гатауны үз янына чакырып алды. Йомшак кына итеп аркасыннан сөйде дә, Гатауның кулындагы сөлгене алып, олы улы Миңлебайга тоттырды.

Миңлебай куян шикелле җиңел генә сикереп торды да як-ягына карангалап аптыраган Гарифҗанның каршысына ук барып басты. Бу хәл Котырык Муллагалигә ошамады. Ул, тынычсызлык белән кашларын җыергалап, иләмсез озын мыекларын селкеткәләп куйды. Тәбәнәк Хәмчки дә, нәрсәдер әйтергә теләп, торган урынында тыпырчынгалап алды. Ләкин Миңлебайның Гарифҗанга каршы көрәшкә чыгуына алар һич тә тоткарлык итә алмый иде. Күп еллар буенча сакланып килгән гадәт шулай: энесе егылган икән, аның урынына агасы чыгарга тиеш. Бу урында Миңлебай, бертуган энесе егылганнан соң, үз нәселенең дәрәҗәсен саклау өчен дип мәйданга чыкты. Шуның өстенә Миңлебай белән Гарифҗанның яшьләре дә бертигез. Алар икесе дә бер елны, урак өстендә туган. Аерма фәкать шунда гына: Гарифҗанның анасы йөкле килеш авыр эшләр эшләп йөрмәгән, баласын үзенең өендә, һәрьяктан да яхшы тәрбияләр күреп тапкан. Мәгузә исә, Котырык Муллагалигә урак урган вакытта, көлтәләр бәйләп йөргәндә авырып, шунда ук, бодай көлтәләре төбендә, улы Миңлебайны дөньяга китергән. Ире Хисамый аңа «кендек әбисе» булган.

Миңлебай белән Гарифҗан арасында көрәш башланды. Миңлебайның тыны шактый иркен иде. Озак та үтмәде, Гарифҗанның күкрәк челтәре аның күкрәгенә менеп утырды, аяклары югары күтәрелде, арт саны аның уң аягы өстенә салынды. Миңлебай үзенең бөтен гәүдәсе белән селкенеп алды, уң аягын кинәт кенә күтәреп, сул кулын сөлгедән ычкындырып җибәрде. Гарифҗан очып киткәндәй булды, әйләнгәләп-әйләнгәләп барып, йөзе белән җиргә капланды.

Миңлебай, масаюлы гына бер кыяфәт белән елмаеп, мәйдан уртасында басып калды. Мәйдан читендә атасы Хисамый белән көрәшче Җәләй сөйләшеп торалар. Аларның йөзендә шатлыклы елмаю сизелә, күзләре белән Миңлебайны иркәләүләре, аның тулы тәнле таза гәүдәсенә канәгатьләнеп караулары аңлашыла.

Мәрьямнең кечкенә йөрәге Миңлебай белән үзе арасында ниндидер бер якынлык барлыгын сизенеп тибә. Нәрсә өчен шулай икәнен ул үзе дә аңлап җиткермәстән, Миңлебайның үзен, аның һәрбер хәрәкәтен ярата, аның һәрбер кыланышына сокланып карый, аның ата-анасын һәм туганнарын үзе өчен якын кешеләр итеп, нәкъ үз туганнары шикелле итеп хис кыла. Миңлебайның менә бу көрәш мәйданында туган шатлыгы кечкенә Мәрьямнең дә шатлыгына әверелде. Ул, ата-аналарының гына түгел, хәтта барлык кешеләрнең дә Миңлебайны мактауларын, аның турында һаман яхшы сүз генә сөйләп торуларын тели. Миңлебай да, аерым нык дикъкать биреп, Мәрьямгә карый, аның шатлыктан нишләргә дә белмәвен күреп сөенә иде. Менә аларның күз карашлары бер-берсе белән очрашты…

Шулвакыт Сабан туен алып бару өчен куелган кешеләрдән берсе Миңлебайның иңбашына баш-башы кызыл белән чигелгән зур сөлге салды. Миңлебай, зурларча эре генә кыяфәт белән кулын изәп, энесе Гатауны үз янына чакырып алды һәм, батырлыгы өчен бирелгән бүләк сөлгене аңа тоттырып:

– Мә, әнигә алып барып бир! – диде.

…Ниһаять, халыкның көткәне – Хисамый белән Җәләйгә дә чират килеп җитте. Мәйдан уртасына Җәләй чыгып, рәттән алты кешене екты. Шуннан соң аны ял итәргә утырттылар да, кулына сөлге тоттырып, көрәш мәйданына Хисамыйны алып чыктылар. Ул, үзе көрәш өчен әзерләнеп килгән булса да, ни өчендер башта каршылык күрсәткәндәй итеп торды. Мәйдан алып баручылардан ике кеше аны ике ягыннан култыклап, төрлечә уен-көлке сүзләр сөйләп, ирексезләп чыгарган шикелле иттеләр… Хисамый да, Җәләй кебек үк, алты кешене һичбер кыенлыксыз гына ыргыткалады…

Батырларны шул рәвешчә ял иттерә-иттерә көрәштерү берничә мәртәбә кабатланды…

Оренбург кадәрле Оренбургның үзеннән килгән Җаппар батыр белән көрәшәсе булгач, Хисамыйның кашлары җыерылып, сакал һәм мыеклары селкенгәләп куйды. Җаппар батыр үткән ел Җәләйне дә ега язган иде. Җәләй, әнә шул үткән елгы хәлләрне исендә тотып булса кирәк, быел Җаппар белән очрашмаска тырышты һәм аны Хисамыйга калдырды. Тәҗрибәле мәйданчылар моны ачыктан-ачык сизенеп торалар иде. Кешеләр арасында тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкны бозып:

– Хисамыйны ял иттереп алырга кирәк.

– Әйе, Хисамыйга авыргарак туры килә, – дигән тавышлар ишетелде.

Ләкин мәйдан алып баручылар моңа артык игътибар итмәде. Бу Яңа Чиркас кешеләренең Хисамыйны яклап һәм аңа дәрт бирү өчен генә әйткән сүзләре иде. Шулай ук Хисамый үзе дә ял итеп алуны кирәксенмәде. Ә инде Җаппар белән көрәшә башлагач, Хисамый үзенең аңардан көчлерәк булуын бик тиз сизеп алды…

Җаппар батыр да егылгач, мәйдан хуҗалары булып Җәләй белән Хисамый торып калды… Арттан караганда, аларның кайсысы Хисамый, кайсысы Җәләй икәнен дә аеру кыен. Икесе дә бертигез урта буйлы, юан гәүдәле, киң җилкәле булып, икесенең дә өстендә кара җилән иде. Аерма фәкать шунда гына: Хисамыйның җиләне, яшь вакытында ук тегелгәнлектән, аз гына кыскарак та, Җәләйнекенә караганда искерәк тә – шомарып, терсәк турылары тишелгәләп беткән. Җәләйнең җиләне яңарак булганлыктан, кояш яктысында елкылдап, җентекләп караучы күзләргә беленер-беленмәс кенә яшькелт төс чагылгалап үтә.

Әмма алдан караган вакытта бу ике батырның бер-берсеннән аермасы бик зур. Беренче карашта ук Җәләйнең олылыгы, Хисамыйның яшьрәк кеше булуы күзгә бәрелә. Дөрес, икесенең дә күзләре соргылт, сакаллары куе һәм түгәрәк булып үскән. Ләкин Хисамыйның сакалы кара һәм кыскарак булып, күзләре үткенрәк карый, маңгаенда һәм колак яфракларында тап-тап чуарлар бар. Үзеннән-үзе өйрәнелгән гадәт буенча булырга кирәк, Хисамыйның, тик кенә торганда да, ияк асты кузгалгалап, сакалы селкенгәләп куя. Җәләйнең исә куе һәм озын сакалы күкрәк челтәрен тулысы белән каплап алган. Шул ук вакытта аның сакалы соргылт, күзләре юаш һәм сабыр карый.

Менә шул ике кеше, сөлге белән бер-берсенең биленнән кысып тоттылар да, сөзешкән вакытта сак һәм акыллы кыланучан карт үгезләр шикелле, мәйданның бер читеннән икенче читенә этәрешеп йөри башладылар. Хисамый үзен-үзе аерата сак тотарга, һәрбер адымына кадәр уйлап атларга тырышты. Моңарчы Җәләй белән көрәшеп караганы булмаса да, Хисамый аның кайбер гадәтләрен белә иде инде. Көче һәм сәләте белән хисаплашырга туры килгәнрәк кеше булганда, Җәләй аны һич тә башлап үзе күтәрми. Ул, зур хәйләкәрлек белән, элек тегенең күтәрүен көтеп йөри. Әлбәттә, яңа кеше гадәттән тыш озак түзә алмый. Чыдамы бетеп, тиздән ул Җәләйне күтәрә башлый. Ләкин ул моны булдыра алмый. Моңар Җәләйнең авыр булуы да, хәйләкәрлеге дә, аркасында шуып йөри торган кара җиләне дә уңайсызлый. Кеше аны биленнән тотып күтәрә башласа, кулы шуып, ул аны муеныннан кочаклап кала. Шулвакыт теге кешенең гәүдәсе турылана төшә һәм ул: «Мә, мине күтәреп ал да олактыр инде!» – дигән шикелле, үзе дә сизмәстән, Җәләйнең кочагына барып керә. Нәкъ шулвакыт Җәләй аны бик нык итеп кыса һәм күтәреп ала да сырты белән капландырып җиргә сала.

Хисамый әнә шуларны исәпкә алды һәм үзе башлап Җәләйне күтәреп карарга һич тә җыенмады. Ләкин Җәләй дә, аны күтәреп карап, үзенең чамасын белергә ашыкмады. Шулай итеп, шактый гына минутлар буенча егучы да, егылучы да булмады. Батырларның икесе дә тәмам арып, тирләп беткәннән соң, аларга биш-алты минут чамасы утырып ял итәргә ирек бирелде.

Ял итеп алгач, икесе дә, җиләннәрен салып, күлмәк җиңнәрен терсәк өстенә кадәр сызганып, янә көрәшкә керештеләр. Икесе дә ярсып һәм кызурак хәрәкәт итә башлады. Йөри торгач, Хисамый Җәләйне шулкадәр нык көч белән кызу этәреп алып китте ки, алар мәйдан кырыенда утыручыларның өстенә менә яздылар. Кешеләр тиз-тиз торып, көчкә-көчкә генә артка чигенеп өлгерделәр. Үзенә бер күңелле шау-шу күтәрелеп алды. Әнә шул арада, бөтен гәүдәсе белән селкенеп куйды да, Хисамый, Җәләйне күтәрергә чамалап карады, һәм ул карт көрәшченең тагын бер хәйләсен ачты. Күтәрә башлауга, бөтен авырлыгын салып, Җәләй кешенең уң беләгенә ята һәм күтәреп алырга ирек бирми икән.

Шулай да Хисамыйның моңа ачуы килмәде. Киресенчә, Җәләйнең һаман хәйләгә сабышып кына йөрүен белгәннән соң, Хисамыйга дәрт һәм көч өстәлгәндәй булды. Аның үз-үзенә ышанычы артты. Ул, димәк, Җәләйне егарга телисең икән, аны кинәт кенә күтәреп алырга һәм шул ук уңайга бөтен эшне дә бетереп куярга кирәк, дигән фикергә килде. Менә хәзер, кешеләрне чыр-чу китереп, мәйдан читенә барып чыкканнан соң, Хисамый Җәләйгә үзен этәреп барырга ирек куйды һәм мәйдан уртасына кадәр кире чигенде. Шуннан соң, тагын бик нык этәреп алып китәргә җыенгандай итте дә, тик үзе моны эшләмәде, ул Җәләйне кинәт кенә күтәреп алды һәм, аның чуен шикелле авыр гәүдәсен үзенең югары чөелгән уң аягы өстенә утыртып, тиз генә сулга борылды да җиргә салды.

Халык, бөтен мәйданны көчле яшен бәреп үткән шикелле, тын булып калды.

Атасының көрәш мәйданында егылуын беренче мәртәбә күргән Мәрьямне ниндидер курку һәм рәнҗү тойгылары чорнап алды. Аның кечкенә йөрәге ашкынып һәм өсте-өстенә «лепелдәп» тибә башлады. Нәрсә булыр? Әгәр дә аның атасы белән Миңлебайның атасы арасында талаш-кычкырыш чыкса?..

Бераздан халык айнып киткәндәй итте. Кешеләр арасыннан:

– Ялгышрак булмадымы икән соң бу?

– Яңадан көрәштереп карарга кирәк иде.

– Чынлап та, картның күңелендә калырлык булмасын, – дигән сүзләр ишетелә башлады.

Җәләй егылган урыныннан акрын гына кузгалып торды да ничәмә еллар буенча тарап-сыйпап кына үстерелгән сакалындагы чүп-чарларны һәм өстендәге тузан-туфракларны какты. Янына ук килеп баскан кызы Мәрьям белән хатыны Мөршидәгә карады. Аларның куркудан йөзләре агарган һәм тәннәре калтырана иде. Җәләй, мәйдан әйләнәсендәге барлык кешеләр өстеннән күз йөртеп чыкты да, уң кулын салмак кына югары күтәреп:

– Кардәшләр, барыгыз да тыныч булыгыз! Хисамый күрше мине дөрес екты, бик һәйбәт итеп екты, – диде.

Ул, әнә шул сүзләрне әйткәннән соң, үзенең сул ягындарак басып торган Хисамыйга кулын сузды; чын дуслык һәм татулык билгесен белдереп, аны кочаклап ук алды. Баш-башлары бик киң итеп чигелгән зур мәйдан сөлгесен Хисамыйның иңбашына салды да:

– Бүгеннән соң Җаек һәм Сакмар буйларының батыр көрәшчесе булып син калырсың, энем. Көчеңнең һәм сәләтеңнең игелеген күр! – диде.


Фото: vm.ru сайтыннан алынды