Роман

03.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Атлы казаклар


derev

1

Хисамый Җәләй белән сөйләшеп алырга ашыкты. Хисамыйда бүген иртә белән ничектер кинәт кенә шундый теләк кабынып куйды. Әле йокыдан торган вакытта да ул мондый фикердә түгел иде. Әмма, уяну белән үк, аның күңелен нәрсәдер тынычсызлый, ул нәрсә турындадыр борчылып уйлана башлады. Иренең шундый уйчан хәлдә булуын күреп, Мәгузә дә аңа һичбер сүз әйтмәде. Ул, әгәр дә иренә берәр сүз кушса, аның карышып һәм киреләнеп китүеннән курка иде. Әйе, иренең комганына җылы су салганда да, аның өс киемнәрен киендергән һәм кулына чалмасын тоттырган вакытларда да, Мәгузә аңа бер сүз дә әйтмәде. Бу хәл Хисамыйга, чыннан да, Мәгузә уйлаганча уңай тәэсир итте. Үзалдына борчылып уйлаган саен, Хисамыйның Җәләйне күреп сөйләшү теләге көчәя генә барды. Ә өеннән урамга чыккач, ул инде үз-үзенә тәмам ышанып: «Кешеләр азрак вакытта барыйм да картны аулакта гына күреп әйтим, миңа рәнҗеп йөри күрмәсен», – дип уйланды. Ләкин Хисамый соңгарак калды. Ул килгәндә, мәчеткә байтак кеше җыелган иде инде.

Хисамый, үз теләгенә ирешү өчен, ничек тә Җәләйгә якынрак булырга тырышты. Ләкин алдан килеп утырган кешеләрне аралый-аралый үтәргә уңайсызланып калды һәм ишек янындагы мич буена гына барып урнашты. Хәзер Хисамыйда башка теләк – ерактан булса да, Җәләйнең күз карашларын тотып алырга һәм ул карашларның мәгънәсен аңларга тырышу теләге туды: нишли икән, Сабан туенда көрәшкә чыгарга җыенуым өчен карт миңа рәнҗеп йөрмиме икән, дип борчыла иде Хисамый. Ләкин ул Җәләйнең күз карашларын да тота алмады. Чөнки Җәләй һич тә кузгалмый һәм як-ягына каранмый гына утыра. Ул хәтта янындагы кешеләр белән дә сөйләшми иде бүген. Хисамый, кичә кичтән үк Җәләй картның өенә кереп, аның белән барысы турында да ачыктан-ачык сөйләшеп куймавына үкенә башлады. Кичә аны бу эшкә ниндидер горурлык, турысын гына әйткәндә, үзен тәкәбберрәк тотарга теләве җибәрмәде. Хатыны Мәгузә дә әйтеп-әйтеп караган иде юкса:

– Әтисе, сиңа әйтәм, көрәшкә чыгам дип йөрисең йөрүен дә, Җәләй абзыйның моңар хәтере калмасмы? Ничә әйтсәң дә, байтак еллардан бирле мәйдан тотып килгән кеше бит. Безнең Яңа Чиркас авылында гына түгел, бөтен әйләнә-тирәдә йөзәр чакрымга аның даны таралган. Оренбург кадәр Оренбургның үзендә ел саен батыр булып килде. Җитмәсә тагын, гомер-гомергә күрше булып, тату гына көн кичереп киләбез үзебез. Егылсаң – үзеңә хурлык, ексаң – Җәләй абзый кызганыч.

Аңа каршы Хисамый җитди генә бер тавыш белән үзенең гадәттәге җавабын кайтарды:

– Сөйләмә әле, әнисе, дөньяда мин дә казачи исемен күтәреп йөрим ләбаса! Чын-чынлап казачи булу өчен нәрсә кирәк? Көмеш кашлы ияре, җиз саплы камчысы, чуклы йөгәннәре белән яхшы ат, бүресен дә, куянын да тота торган озын танаулы эт, шулар өстенә тормыш итүеңнең рәте-башы булырга тиеш. Ә мин нәрсә? Мин боларның берсе белән дә мактана алмыйм. Андый бәхетләр безгә бала-баладан ук насыйп булмады. Мин үземнең бер-бер артлы туган өч ир бала үстерүем белән генә мактана алам. Әйе, менә дигән яшь казачилар үстерәм мин! Ходай аларга күп-күп бәхетләр бирсен.

Мондый сүзләрдән Мәгузә дә кәефләнеп куйды. Ул, иркәләнеп кенә:

– Шул җиткән инде, тагын нәрсә кирәк сиңа! – диде. – Улларың үз бәхетләре артыннан үзләре куарлар.

– Юк, әнисе, җитмәгән шул әле! Дөрес, атын да, башкаларын да булдыру – анысы байлыкка бәйләнгән. Ул безнең кулдан гына килә торган эш түгел. Белмим, аны безнең улларыбыз да булдыра алыр микән. Ә менә үзең казачи исемен күтәреп йөреп, гомерең буенча бер мәртәбә дә мәйданга чыгып көрәшмәү – бу инде бик зур хурлык. Чын казачи өчен оят эш бу.

– Ә егылып куйсаң?

Хисамый кызып китте:

– Егылып куйсаң да, егылып куйсаң, сиңа тагын! Егылып куйсаң – җир күтәрә, җир астына берәүнең дә төшеп киткәне юк бит әле.

Мәгузә, иренең азрак тынычлана төшүен көтеп торды да:

– Әтисе, шушы гомер түзеп килгәнсең икән, тагын берәр елга гына түзәсеңме әллә? Киләсе елга көрәшер идең, – диде.

– Куйсана, әнисе, башымны катырма әле син минем! Хәзер инде минем көрәшкә чыгарга җыенуымны бөтен кеше белә. Хәтта чит авыл кешеләре дә ишеткән инде бу хәбәрне. Шуның өстенә, әти мәрхүм үлгән вакытта васыять итеп әйтте бит: улым, Сабан туйларында көрәш мәйданына чык, кеше арасына кереп, үзеңне кешеләргә күрсәтеп йөр, диде. Әтине беләсең, мин гомерем буена көрәшеп килдем, мәче шикелле булдым, дип әйтим инде, берәү дә сыртымны җиргә тидерә алмады, диде мәрхүм.

– Белмим инде, әтисе, ул якларын үзең беләсең тагын. Җәләй абзый рәнҗи күрмәсә ярар иде, дип кенә әйтүем. Әтеки мәрхүм вафат булганнан соң, ел саен Җәләй абзый батыр булып килде бит… Үзе белән сөйләшеп алсаң да яхшы булыр иде, бәлкем…

Мәгузәнең тел төбендә әйтелеп бетмәгән башка уйлар да бар. Ул үзе бер нәрсә турында сөйли, ә бөтенләй башка нәрсәләр турында фикер йөртә иде.

Җәләй гаиләсе белән Хисамыйныкылар күптәннән аралашып, байтак еллар буенча аерылмас дуслар булып яшиләр. Ә соңгы елларда, Миңлебай белән Мәрьям якты дөньяга килгәч, бу ике гаилә арасындагы якынлык тагын да ныгый һәм беркетелә төште. Әйе, бервакыт шулай Хисамый белән Мәгузә Җәләйләргә кунакка керделәр. Аларның уллары Миңлебайга өч яшь иде. Аны да үзләреннән калдырмадылар. Җәләйнең Мәрьяменә бер яшь тулып, аның да күңелле генә итеп тәпи йөрергә өйрәнеп килгән чагы. Кунаклардан берсе, идәндә уйнап йөргән балаларга карап:

– Болар икесе дә бик матурлар, бер-берсенә бик пар киләләр икән, – диде.

Икенче берәү:

– Чынлап та, бу балаларны колак тешләтеп куйсагыз, пар күгәрчен шикелле гөрләшеп гомер итәрләр иде, – дип, тегенең башлаган фикерен куәтләде.

Җәләй белән Мөршидә дә бу уйга каршы түгелләр иде. Җәләй, Хисамыйның «кылын» тартып карау теләге белән:

– Колак тешләтү безнең татарларда бик кулланылмый инде үзе. Ул, асылда, казакълар гадәте бит, – диде.

Хисамый исә, үзенең бу эшкә һич тә каршы түгеллеген белдереп:

– Асылда казакълардан кергән гадәт булса да, безнең авылда хәзер күп кеше шулай итә бит, – дип куйды. Күңелле генә елмаеп хатынына таба ымлады да: – Мин үзем дә Мәгузәнең колагын шушы улым кадәр вакытта тешләп куйган идем. Болай, яхшы гына гомер итеп киләбез бугай, – дип өстәде.

Нәтиҗәдә Мөршидә кызы Мәрьямне үз янына сәкегә чакырып алып утыртты. Мәгузә улы Миңлебайны, җитәкләп алып барып, Мәрьямнең каршысына бастырды да:

– Йә әле, улым, әнә шул матур сеңлеңнең колагын тешләп ал әле, – диде.

Миңлебай шунда ук Мәрьямнең сул колак яфрагын нык кына итеп тешләп тә алды. Һәм аның «матур сеңлесе» кычкырып елап җибәрде. Кунаклар исә кызарып пешкән пар алма шикелле чибәр балаларның озын гомерле булуларын, үсеп җиткәч, тигез һәм бәхетле тормыш итүләрен теләп, озак-озак дога кылдылар.

Әнә шул көннән алып Миңлебай белән Мәрьямне ике гаиләдә дә үз балалары итеп күрә башладылар. Бу вакыйгадан соң, берсе артыннан икенчесе агып, унбер ел вакыт үтте. Шул гомер буенча Хисамый белән Җәләй дә, шулай ук Мәгузә белән Мөршидә дә бер-берсенә караңгы чырай күрсәткәннәре, берсе икенчесе белән авыр һәм күңелсез сүзгә килгәннәре булмады.

Ә менә быел, шушы Сабан туе аркасында, Мәгузәнең күңеле борчылып тора. Хисамый белән Җәләйнең көрәш вакытында сүзгә килүләреннән, кешеләр алдында ызгышып, моңарчы саклап килгән дуслыкларын югалтып куюларыннан курка иде ул. Ә халык телендә хәзердән үк төрле-төрле сүзләр сөйләнә. Хисамый белән Җәләйне ничек тә сугыштырырга җыенып йөрүчеләр дә юк түгел…

Моны Хисамый үзе дә яхшы аңлый…

Мәчет эчендә тирән тынлык. Кешеләр акрын гына пышылдап намаз укый. Ләкин Хисамыйның уйлары башка нәрсәдә, аның фикере хатыны Мәгузә әйткән сүзләр тирәсендә чуала. Дөрес, Хисамый да кешеләр торган вакытта торды, башкалар белән бергә утырып, алар яткан чагында ул да ятты. Хәлләф мулла белән Габделхалик мәзиннең нәрсәләрдер укыганын, ниләрдер сөйләгәнен тыңлады. Ләкин үзе бернәрсә дә аңламады, бер хәрәкәтен дә уйлап һәм шулай кирәк булган өчен дип эшләмәде. Аның күзләре һәрвакыт Җәләй картта булды. Җәләй карт үзен гадәттән тыш җитди, тирә-янындагы эш һәм хәрәкәтләргә бөтенләй игътибарсыз тота. Күрәсең, ул намазын бик нык бирелеп укый һәм үзен көрәштә өстен чыгаруны Аллаһыдан ялынып-ялварып үтенә. Моны күргәч, Хисамый тагын да шомлана төшә, үзенең быелгы Сабан туенда көрәшергә уйлавына үкенә башлый.

Җәләй карт аңа тагын да олырак булып, Алла ярдәме белән бөтен кешене егып йөрүче бер изге җан булып аңлашыла. Кешеләр шау-гөр килеп мәчеттән чыга башлады. Хисамый монда да Җәләйнең үзен генә аулакта туры китерә алмады. Мәчет капкасыннан урамга чыккач кына, аларга аулаклап сөйләшергә мөмкинлек туды. Әнә, Җәләй карт Хисамыйдан биш-алты адым гына алдан бара: кулында намаз таягы, башында зур ак чалма, өстендә кап-кара җилән. Аның җиләне кояш нурларында елкылдап-елкылдап күренә. Җәләй карт бу җиләнгә аерым бер хикмәтле мәгънә биреп йөри.

Кешеләр арасында аны «серле җилән» дип тә, «сихерле җилән» дип тә атап йөртәләр. Җәләй карт ул җиләнне нәкъ ун елдан бирле һәм елына ике мәртәбә генә кия: беренчесе – менә бүгенге шикелле, Сабан туе көнне иртәнге намазга барганда; икенчесе – көрәш мәйданына чыккан вакытта. Хисамый, Җәләй картның әнә шул җиләненә карап, эченнән генә көлемсерәп куйды. Әмма адымын кызулатмады. «Сөйләшәсе килә икән, ул үзе адымын акрынайтсын. Ашык-пошык аны куып җитәргә мин дә бит инде бала-чага түгел, дип уйлады ул. Ә куып җиткәч нәрсә дип әйтер? Абзый, мин сине быел көрәштә егам икән, моның өчен миңа ачуланма инде, дип әйтерме? Әгәр дә ул үзе мине әйләндереп салса?..

Мәгәр Җәләй карт та үзен эре тотарга яратучан кеше иде. Ул, артыннан Хисамый килүен белә торып, аңар әйләнеп тә карамады, адымын да акрынайта төшмәде. Моңар ачуы тәмам кабарган Хисамый: алайга калса, Җәләй картта булган тәкәбберлек бездә дә табылыр, дип, уң яктагы тыкрыкка борылып китте. Аларның өйләре бер-берсенә киртәдәш һәм озын гына тар тыкрык аша иде.

Тыкрык эчендә Хисамыйны Котырык Муллагали куып җитте. Ул, сүз башлап җибәрү өчен генә әйткән шикелле итеп, башта Хисамыйга сәлам бирде һәм аның хәлен сорашты. Аннан соң:

– Шулай, Хисаметдин кордаш, бүген көрәшкә чыгасың икән. Ярый-ярый, бик хуп, бик мәслихәт эш. Җәләй картны әйтәм әле, дөньяда аннан башка кеше юк шикелле итеп, бик кәпрәеп йөргән була бит. Синең хакта көрәшкә чыга икән дип ишеткәч тә, әһә, мин әйтәм, Җәләй картның борынын җиргә бәреп янечә икән инде бу, мин әйтәм, килбәтсез борынын бик югарыга чөеп йөри иде, дим.

Хисамый, уйламаганда гына тәнен кигәвен чаккан шикелле, чыраен сытып һәм җилкәсен куырып куйды. Аңарда, кинәт кенә борылып, кулындагы юан намаз таягы белән Котырык Муллагалинең башын сугып яру теләге туды. Ләкин ул моны эшләмәде: салмак кына адымнар белән эре-эре атлап баруын дәвам итте, Котырык Муллагалигә җавап итеп бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Әгәр дә Хисамый аңа каты-каты сүзләр әйтеп ташласа, шау-шу зурга китәчәк, хәтта бу эш Хисамыйның олы улы Миңлебайның хәле мәсьәләсенә дә барып кагылачак иде.

Ә Миңлебайның хәле бу соңгы көннәрдә нәкъ кыл өстендә тирбәлә иде.

Закон буенча, һәрбер казак үзенең улын кече яшьтән үк патша хезмәтенә әзерләргә тиеш. Әгәр дә ул моны берьюлы гына булдыра алмый икән, улы ун яшькә җиткәннән алып егерме дүрт яшенә җиткәнче елына ун сум хисабыннан казна банкына акча сала барырга бурычлы санала. Бу акчалар, хезмәт итәргә барачак яшь казак егетенә ат, ияр, камчы, хезмәткә бару өчен атап тегелгән яңа чикмән, итек һәм башкалар сатып алу өчен тотыла. Әнә шул билгеле сумманы да үз вакытында түләп бара алмаучы була икән, аның улын берәр бай казакка эшкә бирәләр. Патшага хезмәт итү өчен кирәк булган акчаны бай үзе турыдантуры казна банкына кертә бара.

Хисамыйның Миңлебае хәзер ундүрт яшендә. Хисамый аның өчен казнага бары тик ун сум гына акча кертә алды. Узган еллар өчен тагын утыз сум бирәсе бар. Хисамый, өен һәм каралтыларын сатып бетерсә дә, бу акчаны түләп чыга алмаячак. Шуның өстенә алдагы ун ел өчен йөз сум бирәсе кала әле.

Авылның уряднигы Миңлебайны Котырык Муллагалигә малайлыкка бирергә тели. Урядникның шундый фикердә булуын да, Котырык Муллагалинең аңа риза булып, хәтта Миңлебайны үзенә бирүләрен сорап йөрүен дә Хисамый яхшы белә. Урядник, Хисамыйны берничә мәртәбә чакыртып, аңа улының хәле турында ачыктан-ачык әйтте. Алай гына да түгел, улын Котырык Муллагалигә илтеп бирергә кушты. Ләкин Хисамый моңа һаман карышып килә. Ул, үзе җитәкләп алып барып, улын Котырык Муллагалинең кулына тоттырырга һич тә җыенмый иде…

Хисамый боларны гаять авыр борчылып искә алды. Ул, үзенең урамда икәнен дә онытып, каты гына тавыш белән:

– Менә сиңа кирәк булса! Кешеләргә Сабан туе, ә миңа җәфа өстенә җәфа, – дип көрсенеп куйды.

Шуннан соң гына ул, янында Котырык Муллагали булырга тиешлеген хәтерләп, артына әйләнеп карады. Ләкин Котырык Муллагали күренмәде.


Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Картина авторы: Данилов Анатолий