Драма

20.03.2017 №3 (март),2017

Сагынган чакларымда (дәвамы)


корова

3 күренеш

Нигъмәтләрнең өй эче. Ярлы гына өй. Тәрәзәгә чигүле пәрдә эленгән, сәкегә кулдан тукылган кечкенә палас җәелгән.

Мич, почмакта агач кисмәк. Стенада агач шүрлек, анда гади генә табак-савыт күренә. Тәрәзә төбендә яран гөлләре. Н и г ъ м ә т артсыз агач урындыкка утырып, чыра телә. Өстендә озын җиңле, чалбар өстенә чыгарып салынган күлмәк. Аның бер кулы гарип. М ә р з и я сәкедә оекбаш ямый. Ике кыз әнисе булса да, зифа буйлы, яшь йөзле. Өйалдында көянтә-чиләк тавышы. Сулышына кабып, Ш а һ и д ә килеп керә.

Ш а һ и д ә . Инәкәй, әтекәй! Әтекәй дим! Төштән соң, тург ясарга дип, кәнсәләрдән безгә төшәчәкләр!
М ә р з и я (оекбашын куеп). Сулуың капкан! Рәтлерәк итеп сөйлә, нәрсә дисең?
Ш а һ и д ә . Әле судан кайтканда Фәһимә апа әйтте, кулга тотардай
әйбер-караларын базга булса да күмсеннәр, диде. Он-мазарыгыз булса, анысын да яшерегез, диде. Уф! (Кисмәктән агач чүмеч белән су алып эчә, лып итеп сәкегә утыра.)
Н и г ъ м ә т . Ала-ай… Ала-ай… Үтмәс балта белән юнган калхузлары безнең сырган юрганга калды микәнни соң… (Тынып кала. Ияген учлап утыра.)
М ә р з и я (рәнҗүл е т авыш белән). Болай да күзгә кырып салыр-
лык әйбер калдырмадылар бит инде, тагын ни генә эзләп төшәләр икән, җир йоткырлары?! Атасы дим, Нигъмәт, әйт инде берәр сүз!
Н и г ъ м ә т . Теге юлы калхузларына кермәгән өчен черки урынына канны эчкәннәр ие, хәзер кандала урынына ябышырга уйлаганнар инде алайса…
М ә р з и я . И Ходаем, шушы авылда яшәп, үзеңнекеләр шулай мыскыл итсен инде… (Шаһидәгә.) Зәкия түтәң кайда йөри?
Ш а һ и д ә . Ул чишмә буенда калды, кызлар белән. Без Сабира белән кайта торыйк дигән иек. Уф! Ярты суым түгелеп бетте.
М ә р з и я . Бар, балам, Зәкия түтәңә дә ипләп кенә әйт, кайтсын. Бирнә-сөлгеләрен булса да бакча артлатып кына әбиеңнәргә илтерсез. Теге убыр авызларны белмәссең, җан күек күргән, төн утырып чиккән тастымалыңны да тартып алырга күп сорамаслар.

Шаһидә чыгып китә.

Н и г ъ м ә т . Бу сәвит дигәннәре алты почмаклы өебезне дә, яңа салган келәтне дә, ихатадагы мал-туарны да талап алды бит инде.
М ә р з и я (торып, өй эченә карана). Әйтәсең бармы. Ястык-мендәргә чаклы алып чыгып киттеләр бит!
Н и г ъ м ә т . Төртсәң аварга торган бу өйдән ни-нәрсәне тамаша күрсәтеп сатарга җыеналардыр.
М ә р з и я . Ярый әле, күрше авыл гаиләсен мыскыл иткән кебек, берәр кара мунчага күчермәделәр диген.
Н и г ъ м ә т . Хамсамул Нәкыйпнең бу өе мунчадан кай җире белән артык… Һәр ярыгыннан җил өреп тора. Әй, Мәрзия, Мәрзия… бар, әйбер-караларыңны җыештыр…
М ә р з и я (өтәләнеп). Җыештырыр нәрсә бар дисеңме…

Өйалдында лап-лоп атлаган аяк тавышлары ишетелә. Ишекне каерып ачып дигәндәй, Х ә м и т , аңа ияргән берничә ир заты килеп керә. Хәмит үзен хуҗаларча тота.

Х ә м и т (сәлам бирми. Иреннәрен кыеш-мыеш китереп, әле түшәмгә, әле идәнгә карана). Нәрсә, гөлләргә генә күмелеп утырабыз, ә? (Мыскыллы елмаеп, тәрәзә төбенә килә. Гөл ботагын сындырып ташлый.)

Шулчак сулулары кабып Ш а һ и д ә белән З ә к и я кайтып керә. Мич буенарак посалар. Зәкия яулык чите белән йөзен каплабрак тора.

Н и г ъ м ә т . Хәмит түгел, аяклы каза, үзе бер кәмит булдың син, ә…
М ә р з и я (яулык чите белән авызын каплабрак). Кулым корыр дип тә курыкмыйсың, Хәмит!
Х ә м и т . Телләрегез озынайган бугай. Кыскартырбыз!
Ш а һ и д ә (апасына пышылдап). Түтәй, толымыңдагы чулпыларны яшер инде, исәр, анавысы кыек танау, көмеш дип белеп, тартып алырга да күп сорамас. Чәй савытын кисә-кисә, тикмәгә генә тырышканыбыз булыр.

Х ә м и т (гөл чүлмәге янында яткан, кәгазьгә урап ясалган кәтүкләрне ала). Языгыз: берсе кызыл, берсе сары ике кәтүк!

Ирләрнең берсе кулындагы олы дәфтәрне ача.

Ш а һ и д ә (алга атылып чыга). Инәкәй, ул бит минем чигү җебе, аңа тимәсеннәр! (Ике кулы белән чытырдап Хәмитнең җиңенә ябыша.) Кәтүк түгел ул, мин аны әбекәйнең иске тастымалларын сүтә-сүтә, үзем ясадым. Абзыкай, алма минем җепләремне, бир!
Х ә м и т . Бу ирдәүкәгезне аяк астыннан алыгыз, кысылмасын! Ату тибеп очырырмын!
Н и г ъ м ә т . Синнән булыр, кыз бала дип тә тормассың. Кызым, мин
сиңа базардан яңаны апкайтырмын, бар, апаң янында гына тор!

Шаһидә, тешен кысып, Зәкия янына килә. Хәмит агач урындыкны сөйрәп, мич башына үрмәли. Андагы җилпучны күтәреп төшә.

Х ә м и т . Ач тараканнар, шушымы бар оныгыз? Монда ике уч та юк бит! Ярар, ул сезне барыбер аяк сузудан коткара алмый! (Ыржаеп көлгән җиреннән, уртын чәйнәп басып торган Нигъмәтнең ут карашы белән очрашкач, тамагына кылчык кадалгандай тотлыгып кала. Аннан кискен хәрәкәт белән җилпучны идәнгә әйләндереп каплый.)
М ә р з и я . Аһ!
Х ә м и т . Сез контрларны йә ачка, йә салкынга катырып кына үтерергә кирәк! Күзгә төтен җибәрмәкче буласыз, ә: имеш, хәерчеләр, имеш, бернәрсәләре дә юк! Алтын-көмешегезне кая яшергәнне барыбер әйттерербез! (Идәнгә сибелгән он бөртекләрен күн итеге белән рәхәтләнеп таптый. Мәрзиягә.) Бай кызы идең бит син, Нигъмәткә чыкканда, атаң сандык-сандык бирнә белән озатканны белмиләр дисеңме әллә?
М ә р з и я (яулык чите белән авызын капласа да, дуамалланып китә). Иманыңны иблискә саткан нәрсә булдың тәки, башта әткәйләргә каныгып, аларның соңгы юрганнарына тиклем талап чыктың, безне күпме тинтерәттең. Адәм талаучы, җирбит! Каян килеп бездә алтын-көмеш булсын, мич артындагы тараканнар гына алтынга әйләнмәсә…

Н и г ъ м ә т . Анасы, телеңне әрәм итмә. Ходай барысын да үзе күреп тора.
1 и р (ишектән керә). Хәмит, анда халык җыелды җыелуын. Абзарда тургка куярдай мал юк, шул бер сыер гына.
Н и г ъ м ә т . Сыерны да алып, балаларны ачтан үтерергә телисезме?
М ә р з и я . Бирмим! Җан урынына күргән Мәрүчкәмне бирмим!
Х ә м и т . Синнән сорап торалар ди… (Иргә.) Көрәк-сәнәк алып, абзар артларын, тирес, саламнарын әйбәтләп тикшерегез. Яшерелгән маллары, ашлыклары табылмасмы…

1 ир чыгып китә.

Н и г ъ м ә т . Каян килеп? Аласы бөтен әйберне теге юлы талап чыктыгыз бит, оныттыңмыни?
Х ә м и т. Талап? Бу сүзең өчен төрмәдә черетә бит сине сәвит хөкүмәте. Авызыңны үлчәп ачарга өйрәтә!

Урамда халык тавышы, гөжләгән, кычкырышкан тавышлар ишетелә. Сузып-сузып сыер мөгри. Мәрзия тәрәзәгә ташлана, алъяпкычы белән йөзен каплый. Ишектә К а с ы й м пәйда була. Ул бик ябык, чирләшкә кыяфәттә. Нигъмәткә гаепле йөз белән карап тора.

К а с ы й м . Нигъмәт, күрше… Ни… сыерыңны без алдык… Рәнҗемә. Мәрзия, ни…
Х ә м и т. Нәрсә син анда контр сүзе сөйлисең, Касыйм? Нинди рәнҗү? Сәвит влачы сиңа мәрхәмәт күрсәткән икән – аңа рәхмәт укы, бу дошманнар алдында баш иеп йөрмә!

К а с ы й м . Нишләп дошман ди… Гомер буе терәлеп торган күрше булып яшәдек… (Горык-горык ютәлли, башын иеп чыгып китә.)

Мәрзия сәкегә утырып, сыгылып төшеп елый. Кызлар да аның янына килеп утыралар. Нигъмәт уртын чәйнәп басып тора. Берничә ир-ат керә.

1 и р (ишектән кереп). Бөтен җирне актардык, бер әйбер дә тапмадык.
Х ә м и т (җенләнеп). Әйттерербез! Кая яшергәнегезне берзаман үзегез үк йөгерә-йөгерә килеп әйтерсез! Сәвит законы әйттерә ул! Җыеныгыз! Районга аптөшәргә куштылар үзегезне!
Ш а һ и д ә . Әтекәй! Без дә сезнең белән барабыз!
М ә р з и я . Кызым, балаларым… (Нишләргә белми, елый.)
Н и г ъ м ә т . Кызым, без озакламабыз. Өйне тәртипли торыгыз.
Х ә м и т (ыржаеп). Өй кайгысы берәүдә… әйдә, әйдә, атлагыз. Болай да озак кыштырдадык.
М ә р з и я . Алланың ачы каһәре төшсен үзеңә! Мәңге рәхәт күрмә!
Х ә м и т . Алла да, мулла да – Сәвит влачы хәзер. Авызыңны үлчәп ач, Мәрзия! (1-2 ир Мәрзия белән Нигъмәтне терсәкләреннән тотып алып чыгалар.)
З ә к и я , Ш а һ и д ә (артларыннан икәүләп). Инәкәй, әтекәй!
Х ә м и т (1 иргә). Бу асылкошларны колхоз келәтенә илтеп ябыгыз. Ата-аналарын исән күрәселәре килсә, байлыкларының кая качырылганын бик тиз әйтерләр…

Ут сүнә.

4 күренеш

Караңгы. Сүрән генә ут төшә. Баягы ишегалды келәт эче ролен уйный. Идәндә тезләрен кочаклап Ш а һ и д ә белән З ә к и я утыра.

З ә к и я . Абау, шушы караңгы келәттә төн кунарбыз микәнни?
Ш а һ и д ә . Мин караңгыдан курыкмыйм ла. Әнекәйләрне кайтарырлар микән, түтәй?
З ә к и я . Белмим, Шаһидә үскәнем, мин берни дә белмим… Беттек без, беттек… (Елый.)
Ш а һ и д ә (караштырып килә. Тыныч тавыш белән). Зәкия түтәм, монда тычкан-мазар юк микән?
З ә к и я . Синдә тычкан кайгысы… (Башын иеп елап утыра, кинәт сикереп тора, күлмәк өстендәге чигүле алъяпкычын салып ата. Аны кулында бөтергәли, ныклыгын тикшергәндәй, кат-кат тарткалап карый.)

Шаһидә шаккатып апасына төбәлә. Зәкия, кулы белән кармалана-кармалана, түшәм такталарын сыпыра.

Ш а һ и д ә (аны күреп).Түтәй, син нишләмәкче буласың?

Зәкия келәтнең һәр тактасын, һәр бүрәнәсен барлап чыгарга
җыенгандай, ашыга-кабалана, бер почмактан икенчесенә атыла. Аннан кычкырып еларга тотына.

З ә к и я . Адәм көлкесе, ындыр табагы чаклы келәттә тырпаеп торган бер кадак кисәге булмасын инде… Яшим дисәң, яшәп, үлим дисәң, үлеп булмый дөньяларында.
Ш а һ и д ә . Түтәй, ычкындыңмы әллә, минем үләсем килми, өйгә кайтасым килә. Тамагым ачты. Әтекәйләр кайчан кайтыр икән?
З ә к и я (яшь аралаш кызганыч елмаеп, Шаһидәгә карый). И апаем,
син бәләкәйрәк, сиңа тимәсләр. Менә теге җирбит Хәмит мине мәсхәрәләп ташласа, ни кылырмын? Аны бит гел сөйлиләр…
Ш а һ и д ә (аңа сыенып). Матур шул син, түтәй. Инәкәй күрмәгәндә, кашларыңны корым белән каралтып, бит очларыңа кишер суы да тигезгән булдың. Теләсә кем кызыгырлык.
З ә к и я . Хәмит ише бәндәгә матур ни, ямьсез ни, тора салып өстемә ябышса? Аннан суларга ташланырга гына кала бит миңа.
Ш а һ и д ә . Кит, исәр, тумаган тайның билен сындырып утырма әле.
(Бала итәкле күлмәгенең кесәсеннән кечкенә саплы пәке чыгара.) Сиңа тиеп кенә карасын, шушының белән күзләрен чокып алырмын!
З ә к и я . Әтекәй гел әйтә бит сиңа, малай булып кына туасың калган дип. Булмышың белән гел малай шул син… Кесәңдә пәке йөртмәсәң…
Ш а һ и д ә . Әүхәтнеке ул, әллә кайчан инде шәпиле уйнаганда оттырган иде. Менә тиле!
З ә к и я . Телеңә ничек тилчә чыкмыйдыр, кызый, әле тиле, әле исәр… Бир әле, хет шуның белән ишекне ачып булмасмы. (Пәкене алып, келәт ишеге янында кайнаша башлый. Бераздан, үртәлеп.) И Аллам, бөтен кеше пәке белән тимер кисәр ие аны…
Ш а һ и д ә . Түтәй, исәр дими ни дисең инде сине. Кем инде шулай
итеп тимер кисәргә маташсын. Анавысы йозакка туры китереп, тактаны җомрылатып чокып карале. Чокы да чокы инде, аннан каерып карарсың.
З ә к и я . Кайчагында акыллы сүз дә чыга шул үзеңнән… (Тактаны каезлый башлый.) Ачылды, үскәнем, ачылды! Әйдә, яхшы чакта котылыйк!

Йөгерә-йөгерә чыгып китәләр. Ут сүнә.

5 күренеш

Нигъмәтнең өй эче. Ш а һ и д ә белән З ә к и я шыпан-шыпан гына кайтып керәләр. Зәкия керосин лампасын кабыза, тәрәзәләрдә пәрдә юклыгын абайлап, лампаны идәнгә куя.

Ш а һ и д ә . Синең пәкең безне төрмәдән коткарды дип сөйләсәм, теге капчык белән суккан ышанмас та әле, име, түтәй?

З ә к и я . Кемгә сукканнар дисең, бер сүзеңне аңларлык түгел! Инәкәй кебек, гел мәкаль белән сөйләшәсең!
Ш а һ и д ә . Суккан ди сиңа… Әүхәтне әйтәм, сабын куыгы очырасың дигән булыр әле.
З ә к и я . Әүхәт тә Әүхәт телендә. Әтекәйләр ни хәлдә икән анда? Җибәрсәләр генә ярар инде үзләрен, и Ходаем!

Шулвакыт ишек ачыла, бик арыган кыяфәттә Н и г ъ м ә т белән М ә р з и я килеп керә. Кызлар аларны кочаклап ала. Ир белән хатын икәүләп сәкегә утыралар.

Н и г ъ м ә т . Сезнең бәхеткәдер инде, балалар, дөньясында мәрхәмәтле җаннар да калган икән әле.
М ә р з и я (өй эчендәге пыран-заран килгән дөньяга күз төшергәч, йөзе тартылып китә. Шаһидәгә). Балам, теге дәҗҗал таптаган онны канат белән ипләп кенә себереп ал әле, иләгәч, бер пычрагы да калмый аның, умач итәрбез.

Шаһидә, каз канаты алып, ипләп кенә онны себерә. Бераздан кызлар да әниләре янына менеп утыралар. 

З ә к и я . Әле дә җибәргәннәр үзегезне, инәкәй!
М ә р з и я . Бер изгелек мең бәладән коткара дигәннәре хак икән.
Ш а һ и д ә (аңа сыенып). Инәкәй, ә безне берәү дә коткармады, без үзебез качып кайттык, менәтрәк, вәт!
Н и г ъ м ә т (шаккатып). Каян качтыгыз?
З ә к и я . Теге җирбит безне бит колхоз келәтенә яптырды.
Ш а һ и д ә . Әткәй, әткәй, беләсеңме, Зәкия түтәй…
З ә к и я (аның ни әйтәсен чамалап, тиз генә бүлдерә, терсәге белән төртә). Шаһидәнең әле дә пәкесе булды, ишекне ачып кайтып киттек.
М ә р з и я . Кыз балалар дип тә тормый бит, дәҗҗал…
З ә к и я . Әтекәй, сөйлә инде, нәрсәләр булды районда?
Н и г ъ м ә т . Өченче ел буранда адашып, малае белән бер адәм кереп кунган ие бит, тикшерүче дигәннәре шул булып чыкты. Үзе танымаса, аны җүнләп карау да юк инде… «Сөт эчереп, сез генә исән калдырдыгыз безне», дип ике куллап күреште.
М ә р з и я . Өтермәнгә тыгарлар дип барган җиреңдә шулай каршы алсыннар әле, Ходаның хикмәте.
Ш а һ и д ә . Әйе шул! Әтекәй ул малайның кулларын-аякларын уып утырган иде.
З ә к и я . Ә без инәкәй белән сөткә мәтрүшкә салып кайнаттык.
М ә р з и я . «Улым өчен бик курыккан идем, коткардыгыз, мең рәхмәт сезгә!» дип саубуллашып киткән ие бит. Менә шул кешегә тап булдык, Алланың рәхмәте.
Н и г ъ м ә т. Бер җамаяк сөт анагыз белән мине өтермәннән коткарды, балалар.

Әтәч кычкырганы ишетелә. Мәрзия чәчрәнләп сәкедән төшә.

М ә р з и я . Сыер саварга… (Кинәт кенә исенә төшә. Сыгылып төшә,
елый.) Сыеркаем, сыеркаем…
Н и г ъ м ә т . Ярар, анасы, баш исән бит әле…
М ә р з и я . Баш исән дип кайчанга кадәр юанып яшәрбез соң, атасы?
Н и г ъ м ә т . Күрше урыс авылыннан кәҗә алып кайтырмын, ул да мал.
М ә р з и я . Кәҗә? И Ходаем… Бетебез белән түликме ул кәҗәсенә дә?
Н и г ъ м ә т . Юкка көймә. Алып кайтам дидем бит. Алып кайтам.

Ут сүнә. Яктыра.

6 күренеш

Нигъмәтләрнең ишегалды. Читән койма. Мәрзиянең абзардан чыгып килүе. Кулында кечкенә калай бидон, беләгендә шадра сөлге. Койманың икенче ягында Гөлсем күренә.

 

Г ө л с е м. И сыерыңның сөтеннән уңдык, Мәрзиякәем, бидрәм чүмәкәй булганчы савам бит. Иллә мәгәр холкы яман, койрыгы белән битемне кыйнап кына тора. Аптырагач, ботына бәйләп куйганыем, аягын күтәрә башлады.

М ә р з и я (кырку). Гомердә дә холыксызланмады.

Гөлсем. Сезне әйтәм, кәҗә алгансыз, дигән иде Касыйм, саудырамы? Шулай инде, ишле өйдә сөтсез буламы соң.

Мәрзия. Савам. Бик ипле. Сөте дә күп, Аллага шөкер.

Гөлсем. И-и, безне бәхет басты инде, Мәрзиякәем, басты…

Мәрзия (ачы көлемсерәп). Ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр, диләр бит. Кәнсәләрнең безнең дөньяны пыр туздыруы сезне ничек бәхетле иткән.

Гөлсем. Кәнсәләр дип… Касыйм бит… Нигъмәтләрнең Мәрүчкәсен үзебезгә алып чыгабыз, дип чата-карман килде, өзмәде-куймады…

Мәрзия. Рәхәтен күрегез.

Гөлсем (уңайсызланыбрак китә). И Мәрзиякәем… (Нидер әйтергә уйлый да кулын селтәп китеп бара.)

Мәрзия аның артыннан бик озак текәлеп карап тора. Кереп китә. Култык астына бер-ике учма үлән кыс­тырган Шаһидә керә. Читәннең икенче ягында Әүхәт пәйда була. Ул – ачык йөзле, шат күңелле үсмер.

 

Әүхәт (читән аша). Шаһдә, Шаһдә дим!

Шаһидә (читән янына килеп, егетнең борын төбендә йодрык күрсәтә). Исемемне бозма дип ничә әйттем, ә?

Әүхәт. Ярар инде, Шаһдә. Кайда йөрисең? Көтү әллә кайчан кайтты. Безнең сыерны юллыйсыңмы әллә?

Шаһидә. Сезнеке түгел, безнең сыер ул! Көтүдән кайтканда да инәң чыбык белән ярып кына алып керә ишегалдыгызга, ул туп-туры безгә кайта, менәтрәк, вәт! (Әүхәтнең беләгеннән чеметә.) Абау! Как сөяк – тач май, как сөяк – тач май!

Әүхәт. Ә сез хәзер кәҗә сөте эчәсез, фу-у! (Кызны үртәп такмак­лый.)

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Имиләрең бәләкәй.

Бер ыстакан сөт бирмисең,

Каһәр суккан нәмәкәй.

Шаһидә. Инәкәй әйтә, кәҗә сөте сыерныкына караганда да файдалырак, ди, беләсең килсә!

Әүхәт. Сасы бит ул, аны ничек эчәсез? Фу-у-у…

Шаһидә. Булыр сасы! Безнең Әүхәдән мамык исе генә килеп тора!

Әүхәт. Диванадыр син, кем инде кәҗәгә шундый исем кушсын!

Шаһидә. Инәкәй әйтте, кышка аның бәкәйләре туачак, диде. Кәҗә тәкәсе туса, анысына бөтенләй Әүхәт диярмен әле, вәт!..

Әүхәт. Ярар. Безнең сыер бозауласа, мин аңа Шаһдә диярмен.

Шаһидә. Әйтеп кенә кара!

Әүхәт. Әйтәм! (Як-ягына каранып, тавышын әкренәйтеп, елмаеп.) Бозавын абзарыгызга кертеп куям. Сыер итеп үстерерсең (Үртәп, бозау чакыргандай итеп.) Шаһдә, туә-туә, Шаһдә, туә-туә…

Шаһидә (йөзен балкытып елмая, тагын Әүхәтнең беләген чеметә). Менә тиле! Үгез бозау булса? Шаһдә, имеш…

Әүхәт. Чеметмә әле! Шул гадәтең… Үгез булса да, Шаһдә, дим. Аңа ныграк та туры килә әле ул исем.

Шаһидә ишек ачылган тавышны ишетеп, ялт кына читкә тайпыла, Әүхәткә йодрык болгый. Өйгә юнәлә. Әүхәт тә читәннән югала. Болдырга Нигъмәт чыгып баса. Карашы белән бер ноктага төбәлеп, уйланып тора, гарип кулына карый-карый, баскычка утыра. Уйга бата. Касыйм керә. Гаепле кешедәй көрсенеп кенә Нигъмәт янына килеп утыра. Тегесе башын гына күтәреп карый.

Касыйм. Саумы, Нигъмәт? Син, ни, миңа ачу саклама инде, кордаш…

Нигъмәт. Бөтен кайгың шулмы, Касыйм?

Касыйм (корк-корк ютәлли). Кайгы дип… Сөенерлек бернәрсә дә күренеп тормый шул.

Нигъмәт. Ала-а-ай… «матур тормыш» дип җырлап йөрисез түгелме соң?

Касыйм (кул селтәп). Җырларсың (ютәлли). Влач дигәннәренә җыен әтрәк-әләм менеп кунакласын да…

Нигъмәт. Башны алып җир читенә олага торган да түгел, бу гарип кул белән кайда, кем көтеп тора.

Касыйм. Син кул дисең, мин… (Бик нык ютәлли.)

Нигъмәт. Бер дә ару күренмисең әле син, күрше. Үпкәңне әйтәм…

Касыйм. Үтәр әле… Кордаш, сыерың өчен рәнҗемә. Чит-ят кулына китеп әрәм булмасын, дидем. Заманалар болгана да, бер көн килеп тынмасмы әле… Үзеңә алып чыгарсың.

Нигъмәт. Нинди көнгә калдык.

Касыйм. Сөйләмә, кордаш!

Нигъмәт. Ачуың да килмәс иде. Син әйтмешли, җыен ялкау, җыен булдыксыз түрә булып йөрсен әле. Тир түгеп тапкан малыңны талап, сәвит төзиләр, имеш. Ичмаса, үзләрен влач дигәнче, талаучылар, караклар дисеннәр иде…

Касыйм. Кордаш, бик кычкырып сөйләшмә әле. Авылның кырык күзе, кырык колагы бар…

Нигъмәт (кул селтәп). Сөйләшү түгел, сулыш алырга да өркәбез шул… Өрәкләр дөньясында үзебез дә өрәккә әйләнеп беттек…

 

Ут сүнә. Яктыра.

 

7 күренеш

 Нигъмәтләрнең өй эче. Мәрзия гөлләрен карап, су сибеп, яфракларын өзгәләп маташа. Нигъмәт идәнгә утырган, сәламәт кулы белән капчык ямый. Йөгереп Шаһидә килеп керә, йөзе кызарган.

 

Шаһидә. Инәкәй, Мәрүчкәне үгез сөзгән, җилене канга баткан!

Нигъмәт (капчыгын куеп, торып баса). Үгез сөзгән?

Мәрзия гөлләргә су сибеп маташкан җиреннән дертләп китә, әмма эндәшми.

 

Шаһидә. Ишетмисеңме әллә, инәкәй, Мәрүчкәне сөзгәннәр, дим!

Мәрзия. Хуҗалары бар бит, карарлар. (Сул кулы белән йөрәген тота. Түзми, тәрәзәгә каплана.)

 

 Берара өй эчендә үле тынлык урнаша.

 

Нигъмәт. Көтүчесе ни карагандыр, ә?!

Мәрзия. Карга, казга охшыйм дип, ботын сындырган дигәннәре шушы була инде. Гөлсем бик хәтәр кыланып, сыер асрамакчы иде бит. Эт эченә сары май килешәме?

Нигъмәт. Мәрзия дим, күршеләр белән әчелешле булып йөрмә тагын. Гөлсем чәпчебрәк йөрсә дә, эчендәгесе тышында.

Мәрзия. Сыер, сыер дигән булды… Харап итте Мәрүчкәмне, хараплар итте!

Нигъмәт. Мал аркасында бозылышып ята күрмә.

Мәрзия. Мал, мал… Карый алмаслык булгач, кеше малына нигә килеп ябышырга?

Нигъмәт. Касыйм алмаса, башкасы алыр иде. Әнә теге кабихләрне әйт син, кеше кулы белән утлы күмер тотмакчы булалар. Күз яше өстендә төзелгән блачларының гомере булыр микән, ай-һай…

Шаһидә. Инәкәй, әйдә, Гөлсем апаларга керик әле, бәлки синең кулың килешер. Майлар сөртсәң, дим.

Мәрзия. И балам… Мин хуҗамыни сыеркаема?

 

Ишек ачыла. Кайгылы кыяфәттә Гөлсем килеп керә. Өйдәгеләр барысы да аңа текәләләр. Мәрзия күршесен ым белән генә сәкегә чакыра. Гөлсем башын иеп кенә килеп утыра. Алъяпкыч итәген кайтарып, битен каплый, елап җибәрә.

 

Гөлсем. Каргагансыздыр инде, Мәрзиякәем, рәхәтен күрмәсеннәр, дигәнсездер.

Мәрзия. Сине каргаганым юк, Гөлсем, синең ни гаебең бар?

Гөлсем. Сезнең сыерга тора салып кызыккан дисеңме? Кешегә сүләп җөрмәгәч ни… Касыймкаемның хәле хәл, үпкәсенең рәте юк бит. Кала брачлары көн саен сөт эчәргә кушып кайтарган булган. Каян алып эчерәем? Яз көне сыеркаемны үз кулыбыз белән җитәкләп калхуз фермасына илтеп бирдек бит.

Нигъмәт. Калхуз, дидегез шул… (Өстенә юка камзулын элеп, чыгарга юнәлә.)

Гөлсем. Бозаулагач, бозавын үзегезгә алырсыз дигәннәр ие дә, бирделәр, тот… Бер атналык бозауны ачка тилмертеп үтерделәр, адәм тәганәсе. Минем бит өй тулы малайлар, аларга көн саен ни ашатыйм, ни пешерим?.. Мәрүчкәңнең сөтенә тиендек дигән ием, бер бәхетең булмаса, җук инде, Мәрзиякәем, җук. Әнә, өйалдына ярты чиләк сөт кертеп куйдым, тоташ кан, аны ничекләр эчерәем Касыймга? Җан талашып көчкә ике имчәген саудым, җилене мендәр чаклы шешкән, Мәрзиякәем, нәрсә эшләргә дә белгән җук.

Мәрзия. Калхузыгызның мал духтыры бар түгелме соң, нигә эндәшеп карамыйсың, бер-бер хәл кылыр ие.

Гөлсем. Духтыр… исеме генә бар. Пычагым белсенмени ул? Килде, сыер тирәли ике-өч тапкыр әйләнде дә җилкәсен сикертеп кайтып китте.

Мәрзия (сикереп тора, өстенә элә, яулыгын төшереп бәйләп, чыгарга юнәлә). Карыйк әле, Гөлсем, әйдә, Мәрүчкәне карыйк, дим!

Гөлсем. Карасаң-карамасаң, аякка басарлык түгелдер инде, Мәрзиякәем! Хараплар булды сыерыбыз, хараплар булды!

 

****************************************************

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп бара аласыз.

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *