Проза тег белән яңалыклар
-
21 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (роман)
Ташкент вокзалында Ильяс Алкинны бер яшь хатын-кыз каршы алды. Егермедән яңарак кына узган булса кирәк. Әнә нинди ышанычлы адымнар белән каршыга килде, соры күзендә нинди тәвәккәллек! -
20 август 2026 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты. -
19 август 2026 - 13:00
ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА (хикәя)
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде. – Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит... Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә. -
19 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның ахыры)
– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле... – Әйе, улым, иҗат ул – очыш. – Мин дә очачакмын! – Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң? – Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр! – Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул... -
18 август 2026 - 13:00
БӘХЕТ (хикәя)
Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. -
17 август 2026 - 13:00
Җиңү язы килгәндә (хикәя)
Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда, бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә... -
17 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
Зөфәрнең башында план туды! Ул яңадан чират торып, акча эшләячәк тә, русча китаплар сатып алачак. Аннары 2нче сыйныфның рус теле дәреслеген! Ул барысын да алдан укып куячак! Ул сыйныфта рус телен иң яхшы белүче булачак! Күрсәтәм әле мин сезгә «чаплашка»ны! -
16 август 2026 - 13:00
Сак булыгыз! (хикәя)
Әгәр дә мин сезгә: – Кырык яшемә җиттем инде, әмма хатын–кызның кулын да тотып караганым юк әле, – дисәм, ышанырсыз микән... -
15 август 2026 - 13:00
Әни бүләге (хикәя)
«Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни»... -
15 август 2026 - 09:00
КАРА ТАПЛЫ БӘХЕТ (бәян)
Утызынчы елларда әтием-әнием укытучылык иткән якта – Минзәләдә туган булсам да, чыгышым белән мин үземне сылу Ык елгасы буена сыенып утырган Мөслимнән дип йөртәм. Чөнки балалык чорым һәм мәктәп елларым шушы төбәктә һәм күбрәк район үзәгендә үтте. Әтием белән әнием дә тумышлары белән – Мөслимнән. -
14 август 2026 - 13:00
Зыян салма (хикәя)
Бәбәйлисе хатынның исемен ишетүгә, өстенә кайнар су сипкәндәй тоелды. Бите яна, чигәсе сулкылдый. Иренең «уҗымга» шушы хатын янына йөрүен күп тапкырлар җиткерсәләр дә, аларның уртак гөнаһ җимешен бу якты дөньяга үзенә кабул итәргә туры килер дип уйламаган иде ул... -
14 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Төн узмаган, таң атмаган бер вакыт. Ишекне каты итеп дөбердәттеләр. Без ачмадык. Шуннан тагын да катырак дөбердәтә башладылар. Без ачмыйбыз. Берзаман тынлык урнашты. Шунда нәрсәдер тамган кебек булды. Карыйбыз: ишек астыннан өйгә ниндидер сыеклык керә. Нәрсә инде бу? -
13 август 2026 - 13:00
Яратып китү (хикәя)
Абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып җитә алмабыз бугай... -
13 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повесть)
– Сула!.. Балам, сула!.. Әни тавышы... Әни тавышы бит бу! Зөфәр көч-хәл белән авырайган керфекләрен селкетте. Әйбәтләп күрә алмаса да, баш очында түм- түгәрәк яктылык эленеп торганын, анда әнисенең шәүләсен шәйләде. Иреннәрен ялаштырып, бик авырлык белән генә: «Әни-и-и...» дип сузды. -
12 август 2026 - 13:00
КЕШЕ БАКЧАСЫННАН ӨЗГӘН КУРА ҖИЛӘГЕ (хикәя)
– Мин инде сине очратудан өметемне өзгән идем. Гафу үтенеп кала алмам дип курыктым... Ул вакытта сиңа әйткән усал сүзләремне әле дә хәтерлим. Шайтан котырткандырмы, әллә инде исерек килеш кайтып кереп, кыйнарга килгән иремә ачуданмы... Ул вакытта качып, бакчага чыгып бара идем... Гөнаһ шомлыгына, анда син туры килдең... – Бераз гына дәшмичә утыргач, ул тагын өстәп куйды: – Сиңа әйткән ул сүзләр үземнең улыма төшкән, күрәсең.... Кыенлык килгән саен искә төшәләр иде... Кичерә алсаң, кичер син мине, юк икән...