ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Иркә әнисенең: «Ял итәрсез әзрәк», – дигән сүзләрен исенә төшереп, күңеленнән генә елмаеп йөри иде. Ә Кәримнең чишенергә һәм йокларга ятарга уенда да булмады, ул кулына компас тотып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде.
Өеңдә малаең булмаса…
Кәримнең инде сүнеп беткән хыялларын Галимәрдән карт яңадан
дөрләтеп яндырып җибәрде. Бервакыт Кәрим эштән кайтышлый,
гадәттәгечә, капка төбендәге эскәмиядә утырып торган күрше бабай
янына килеп, аңа эндәшәсе итте. Галимәрдән карт һаман шул ук
бүректән, телогрейкадан, борынында – күзлек, аягында – киез итек,
авызында папирос иде.
– Исәнме, Галимәрдән бабай!
– Исән идек әле. Кызларыңны гел күрәм. Бик тәрбияле, итагатьле,
бик тәти балалар.
– Рәхмәт!
– Ничә яшь инде аларга?
– Олысына – ун, кечесенә – сигез.
– У-у-у! Үсеп беткәннәр икән! Кайчан малай апкайтасыз?
Маһиҗановлар нәселе дәвам итәргә тиеш бит инде. Бер генә булса
да малай кирәк!
– Ничек кенә кирәк әле! – дип, авыр сулады Кәрим.
– Шулай булгач?
– Хатын риза түгел. Икенче баладан да көчкә исән калдым, ди.
– Бетә татар, – диде Галимәрдән карт күңеле кайтып һәм читкә
борылып черт иттереп төкерде. – Хатын сүзен тыңлап торсаң!
Хатыныңнан сора да, киресен эшлә, дигән борынгылар.
– Тыңламый кара...
– Кит моннан! Ир-атмы соң син? Әнә мин күптән түгел... Күптән түгел
дип, аңа, – диде дә Галимәрдән, бармакларын бөгеп чутлап чыгарды.
– Егерме биш ел узган икән инде! Чирек гасыр узып киткән, диген, ә?!
Кыскасы, бер кино караган булган бабай. Анда патша – ә ул башлы
патша була – юнкерларның укып бетереп, офицерлыкка күчкән
бәйрәменә килә. Ак атка атланып килә! Алдына биш-алты яшьлек
малаен утырта. Моңа: «Ыздыравия желаем!» – дип кычкыралар.
Шуннан бу парад карарга кайсыдыр бер бинаның балконына менә.
Анда государыня тора, патшабикә була инде.
– Патша хатыны белән хырансузча гына сөйләшә. Урыс патшалары
хырансуз хатыннарына гына өйләнгән бит, тагын кайсы телдә
сөйләшсен инде? Ну, менә безнең яшьләр хәзер күбесенчә русча
сөйләшә бит, шуның кебек, – дип аңлатты карт. – Государыня әйтә
патшага, үз телендә, безнеңчә түгел. «Сезгә ничә тапкыр кабатларга
була?» – ди. «Ни булды?» – дип аптырый патша. «Безнең улыбыз
бәләкәй әле мондый урыннарга йөрергә. Ник апкилдегез аны?
Нишләп сез бер дә минем сүзне тыңламыйсыз?» – ди государыня.
«Сезнең сүзне генә тыңлап йөрсәм, безнең балаларыбыз бөтенләй
дә булмас иде, государыня», – ди патша.
Кинофильмның эчтәлеген сөйләп бетергәндә Галимәрдән, имән
бармагын өскә күрсәтеп, кулын болгый-болгый сүзен тәмамлады.
– Патшага ярый ул, – диде Кәрим, елмаеп.
– Сиңа да ярый! Ничек инде? Ир-атның хатыныннан ир бала
табуын таләп итәргә хакы бар! Бигрәк тә синең! Малайсыз була
димени?! Малай бит ул – варис, синең дәвамың.
– Кызлар да дәвам, ди хатын.
– Алар бит гомер буе Маһиҗанова булып йөрми. Кыз баланы кеше
бәхете өчен үстерәсең. Халык әйтә: «Кыз бала суырылып үсәр, ятка
төшәр», – ди. Ә ир бала – ата-ананың таянычы. «Ата һөнәре – улына
мирас», – ди халык. Менә синең кайсы кызың ысваршик булып
эшләр? «Атадан бала туса – иге, атаның юлын куса – иге; үзенә охшап
тумаса, атасының юлын кумаса, туганнан тумаганы – иге», дигән
борынгылар. Аңладыңмы? – дип сорап куйды кинәт Галимәрдән.
– Аңладым.
– Ни аңладың?
– Малай апкайтырга кирәк.
– Нигә?
– Соң, нигә дип... Нәсел дәвам итсен өчен.
– Ә ни өчен бигрәк тә менә синең нәсел дәвам итәргә тиеш? – диде
карт, һаман тынычлана алмыйча.
– Башкаларныкы кебек, – дип, Кәрим нидер аңлатмакчы иде,
Галимәрдән аны тагын бүлдерде.
– Башкаларда кайгың булмасын! Чөнки син, Кәрим – көрәшче!
Син – Сабан туе батыры! Быел әнә мәйданга чыккач, беркем дә синең
белән көч сынашырга җөрьәт итмәде.
Әйе, шундый бер яктан караганда кызык, икенче яктан карасаң,
мәзәк хәл булды шул быел Миләшкәй Сабан туенда. Кәрим әллә
кайчаннан бирле үзен көрәштә сынап карарга дип йөри иде.
Галимәрдән карт та утка утын өстәп торды: «Синең Сабан туенда
батыр калганыңны төштә күрдем, ә минем төшләр, гадәттә, чынга
ашып бара», – диде. Дус-ишләре дә гел кыстап торды. Чык инде
мәйданга, сине беркем дә ата алмый бит, көрәшмичә дә тәкә аласың,
дигән булдылар. Алырсың тәкәне көрәшми генә! Кәрим бу эшкә
җитди карады, шуңа күрә берничә ай көрәш секциясенә йөрде,
кагыйдәләрне, төрле-төрле алымнарны өйрәнде. Тик дусларының
шаяртып кына әйткән сүзләре тормышта рас килде: Кәримгә – аның
кушаматы Фил икәнен онытмагансыздыр әле – каршы чыгарга беркем
дә җөрьәт итмәде. Ә берсе: «Дуракларны башка авыллардан эзлә
синең белән көрәшергә!» – дип кычкырды хәтта.
– Батырлар кирәк татарга, Кәрим! Көрәшчеләр кирәк! – дип, сүзен
дәвам итте Галимәрдән карт. – Фил булмаса, кәҗә дә зур. Көрәшче
булу гына да җитми әле, бил бирми торган, һәрчак җиңә белә торган көрәшчеләр кирәк! Юкса бетә татар! Син үзең кебек үк Сабан туе
батыры тәрбияләп үстерергә тиеш. Бу – синең милләт алдындагы
бурычың. Бозылган илне батырлар төзәтер, дигән халык. Аңладыңмы
инде хәзер?!
– Аңлавын аңладым да, тик хатын бит...
– Тфү! Әпәйт хатын ди! Ю-у-у-ук, Кәрим, монда сүз көрәштерергә
урын юк. Малай кирәк – бетте-китте! Өеңдә малаең булмаса, өй
өйгәннән ни мәгънә?
– Өй салуга да каршы хатын.
– Ә син аңа әйт! Ир бала – тайпа тармагы, кыз бала – тайпа чәчәге,
диген!
– Ни соң ул тайпа?
– И-и-и, яшьләр! Шуны да белмисез инде. Бетә татар! Тайпа –
туган-тумача, нәсел дигән сүз.
– Нәсел димәктән, әби әйтә... – дип сүз башлаган иде Кәрим, карт
аны тагын бүлдерде:
– Кем инде ул әби? Зәйтүнәме?
– Әйе. Ул әйтә, безнең нәселдә хатыннар шундый инде ди, гел
кызлар гына алып кайталар, ди.
– Зәйтүнәнең теле сөяксез аның, ул ни әйтмәс! – дип кызганнан-кыза
барды Галимәрдән. – Зәйтүнә сүзенә карама син, китап сүзенә кара!
Менә Күпер атлы бер американ язучысы булган. Ишеткәнең бармы?
– Күпер, Күпер... Юк шул, бер дә ишеткәнем юк. Бабалары татар
булганмыни? Нишләп Күпер соң ул? – дип кызыксынып китте Кәрим.
– Шулайдыр инде! Кайда гына юк бит ул татар! Бөтен дөнья буйлап
сибелгән! Бәлки бабалары Америкага күчеп киткән булгандыр, кем
белсен?! Карале, хәзер генә башыма барып җитте! Чыннан да шулай
булган бит бу! – дип, үз ачышына үзе сөенеп куйды Галимәрдән. –
Чөнки аның китабында татар халык мәкальләре бик күп. Дөрес, ул
аларны үзенчә үзгәртеп язган. Без «Өметсез – шайтан», дибез, ә ул
яза «Тормышың ахырына җитмичә, өмет сүнми», ди. Без «Төлке
никадәр генә хәйләкәр булмасын, аның туны аучы өстендә», дибез,
ә ул яза: «Акыллы кондыз да тозакка эләгә», ди. Без, «Язмыштан
узмыш юк», дибез, ә ул: «Язган булса, иртәме-соңмы, буласы әйбер
барыбер була», ди.
– Күпер, Күпер... Тулы исеме ничек соң аның? – диде Кәрим,
кемнедер исенә төшерергә тырышып.
– Китапка язылган исеме Джеймс Фенимор Купер. Паспортындагы
исеме Джеймс Фениморович Куперов булгандыр инде. Язучылар
бит алар «ов», «ев»ларны, «ович», «евич»ларны яратмый никтер.
Шуларны алып аталар да, псевдоним шундый дип йөриләр. Менә
бу да Джеймс Купер.
– Ни язган инде Күпер?
– «Соңгы могикан» дигән роман, индеецлар турында. Синең
укыганың юк димәк аны. Их, яшьләр! Бетә татар! Укымыйсыз шул
сез китап! Шуңа шундый бит инде сез!
– Нинди? – дип сорады Кәрим һәм картның җавабын көтеп
тормастан, никтер елмаеп куйды.
– Инфантильный ниндидер! Ә без укый идек! И-и-и, ябырылып
укыган идек шул Күперне! Чират торып, кайчак бер төнгә генә биреп
торалар иде ул китапны. Американнар биспащатны кырганнар бит
индеецларны. Могикан дигән кабиләдә берәү генә исән калган.
Шуның турында. Менә аларда соңгы могикан булган, бездә син
соңгы Маһиҗан буласыңмыни инде хәзер? – дип сорап куйды бабай,
Кәримнең күзләренә туры карап.
– Нишләргә соң, Галимәрдән бабай?
– Малай тусын өчен, беренче чиратта, үзеңә егет булырга кирәк!
Артык йомшак син, Кәрим! Теге ни, бозылган помидор кебек. Катырак
бул! Көрәшче бит син! Малайлар алар кырыс ирләрдән туа. Хатының
киресен сукалап күпме торса да, барыбер үзеңнекен эшлә. Гел өстә
кал, җиңәргә бирмә үзеңне! Синең бер йодрыгың хатыныңның ике
башы хәтле бар! Фил хәтле бит син! Фил эт өргәннән курыкмый
ул. Шуны да тыңлата алмыйсыңмыни инде, йә? Сабан туе батыры
башың белән!
– Ярар, малай кирәк булгач, кырысланмыйча да булмас, – диде
Кәрим, бер карарга килеп.
– Кырыслану гына да җитми. Беләсеңме Күпер нәрсә ди?
Күңелеңдә шик-шөбһә йөртергә ярамый, ди. Югыйсә куркып йөргән
хәвеф-хәтәрне үзең чакырып китерерсең, ди. Аңладыңмы?
– Аңладым. Тик ахырына кадәр түгел.
– Булмас микәнни инде минем малаем? Тәтемәс микәнни инде
миңа, дип уйлап йөрергә, үз-үзеңне эчтән ашарга кирәкми, дигән
сүз. Төшендеңме инде хәзер?
– Әйе. Менә хәзер төшендем.
– Ул гына да җитми. Борынгылар әйтеп калдырган ырымнар бар.
Малай тусын өчен ир белән хатын йоклый торган ятак дөрес торырга
тиеш. Баш төньякта булырга тиеш, аяк – көньякта. Менә синең
караватың дөрес торамы?
– Тикшереп карармын. Күчерермен дөрес тормаса.
– Ул гына да аз, – диде Галимәрдән, өйрәтүләрен дәвам итеп. –
Син хатыныңның уң ягында йокларга тиеш. Шулай йоклыйсыңмы?
Кәрим һавага карап ничек йоклаганнарын исенә төшерергә
тырышты, бер сул кулына, бер уң кулына карады. Аннары, нидер
исенә төшереп, ашыга-ашыга әйтеп куйды:
– Юк, өйләнешкәннән бирле сул ягында йоклыйм, Галимәрдән
бабай!
– Тфү! – дип, тагын бер төкереп куйды бабай. – Сездән кыз тумый
кем тусын инде тагын? Бүген үк урыннарыгызны алмашыгыз!
– Ярар, ярар!
– Ул гына да аз! – Галимәрдән картның шарт-таләпләре бүген
бетмәс кебек тоела башлады Кәримгә. – Мендәр астында үткен бер
корал ятарга тиеш. Пычак, мәсәлән. Никадәр зуррак булса, шулкадәр
әйбәтрәк. Тагын әле ул, әйткәнемчә, бик үткен булырга тиеш. Менә
болай итеп хатыныңның чәчен, – диде дә, бабай, янәсе бер кулында
чәч тоткандай итте, икенче кулындагы пычак белән имеш шуны кисеп
күрсәтте. – Шалт кына кисеп атарга тиеш! Бармы зур пычагың?
– Иң зурысын салырмын!
– Кайберәүләр ышанычлы булсынга чалгы сала торган булганнар.
Синдә чалгы юк инде ул?
– Юк шул, чүп үләннәрен, капка төбен триммер белән генә чабам.
– Теге электрический чалгыңны әйтәсеңме? – дип сорады карт.
– Электрический түгел, бензин белән эшли, – диде Кәрим, үзе дә
бабайны нәрсәгәдер өйрәткәнгә шатланып.
– Аның белән чабам дигән булып... Талап чыгасың инде шунда
үләнне, меңгә ваклап. Чабу булдымы шул?
– Печәнне трактор белән әзерлиләр бит хәзер, кул чалгысы белән
чапмыйлар, – дип акланды Кәрим.
– Чапмыйлар шул! Ә каян аласың менә хәзер мендәр астына
салырга чалгы? Трипперыңны мендәр астына яшерә алмыйсың бит?!
– Ник, эзләсәң, кибеттә чалгы бардыр ул? – диде Кәрим, үзенең
тапкырлыгына үзе сөенеп.
– Кибеттә бәлки бардыр да. Ә син аны чүки беләсеңме соң?
– Юк.
– Юк шул! Их, бетә татар! Бетә-ә-ә! Ә чалгы үткен булырга,
һәйбәтләп чүкелгән булырга тиеш. Шунсыз малай булмый сиңа
берничек тә. Хыялыңнан колак кагасың. Ярар, алып килерсең өр-яңа
чалгы, үзем чүкеп бирермен.
– Ул чалгы мендәр тышын кисеп, өй каз мамыгына тулмас микән?
– дип шикләнеп куйды Кәрим.
– Анысы да бар, – дип уйга калды Галимәрдән. – Иң ышанычлысы
балта инде! Күңелдә шикләнергә урын калмасын өчен лутшы сыразы
икене тыгып куй мендәр астына. Үзеңнекенә дә, Иркәңнекенә дә, –
диде дә бабай, йодрыкларын кысып, теш арасыннан усал итеп өстәп
куйды. – Ыштубыты, каз боты, урыс әйтмешли, набирняка!
– Ярар, бик зур рәхмәт, Галимәрдән бабай, киңәшләрең өчен!
Киттем әле мин, яме?
– Малай ясаргамы?
– Башта кибеттән ике өр-яңа балта алып кайтам әле. Сау бул! –
диде дә Кәрим кибет ягына таба чапты.
– Их, яшьләр! – диде Галимәрдән авыр сулап. – Малайсыз тинтерәп
яшиләр димени инде? Их, бетә-ә-ә татар, бетә! Шулай инде, фил хәтле
гәүдәң булып, хатын сүзенә карап йөрсәң…
«Бернетдин бирметдин булмытдин!»
Шул ук көнне кич белән, төгәлрәге, төн җиткәч, Иркә йокларга
әзерләнеп, урынны җәеп куйды, пижамасын киде. Нурибәк белән
Зәйтүнә оныкларын алып, ерак туганнарга кунакка киткәннәр иде,
кунып калабыз диделәр. Иркә әнисенең: «Ял итәрсез әзрәк», –
дигән сүзләрен исенә төшереп, күңеленнән генә елмаеп йөри иде.
Ә Кәримнең чишенергә һәм йокларга ятарга уенда да булмады, ул
кулына компас тотып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде.
– Нишләп йөрисең инде кайчаннан бирле тегендә-монда?! Бер
керәсең, бер чыгасың! Чишен дә ят, әйдә! – дип ачуланды Иркә.
– Тукта, табыйм инде.
– Ни эзлисең соң син?
Кәрим җавап бирмәде, кулындагы компаска карап, һаман бүлмә
буйлап йөренә бирде, күрше бүлмәләргә дә чыгып китте, яңадан
керде.
– Нишләп вертолёт пропеллеры кебек бертуктаусыз әйләнә соң бу
компас угы? – дип җенләнә башлады берзаман ир.
– Компас? Нишлисең компас белән? – дип сорады хатыны.
– Төньякны эзлим.
Иркә, тамчы да исе китмичә, бармагы белән өйнең бер почмагына
төртеп күрсәтте:
– Әнә тегендә төньяк.
– Ә син каян беләсең?
– Кояш теге яктан чыга, – дип дәвам итте Иркә, һаман шулай
бармагы белән төртеп күрсәтеп. – Димәк, анда көнчыгыш. Бу якта
бата. Димәк, анда көнбатыш. Аста – көньяк, өстә – төньяк.
– Юк, миңа төп-төгәл юнәлеше кирәк. Көньяктан төньякка туп-
туры сызык сызарга кирәк миңа. Бер градуска да авышырга тиеш
түгел!
– Нинди сызык тагын? Нәрсәгә ул сиңа?
– Аптыратма! Төньякны тапкач, әйтермен.
Иркә «кая бир әле, үзем эзләп карыйм» дип, Кәримнең кулыннан
компасын тартып алды да тәрәзә янына килде. Монда компас угы
җылылык батареясына күрсәтә иде. Телевизор янына килгәч, зур
тавыш колонкаларына таба борылды. «Беләсеңме аның эчендә нинди
көчле магнит!» – дип аңлатты Иркә иренә. Өстәл янында ук кесә
телефоны ягына борылды.
– Йорт эчендә акыллы кеше гомумән компас күтәреп йөрми! Төньякның төгәл кайсы якта икәнен беләсең килсә, шыр басуга чыгып
тикшер, – диде Иркә мәсхәрәле тавыш белән.
– Ә миңа нәкъ менә безнең бүлмәдә көньяктан төньякка сызык
ничек узганын белергә кирәк!
– И җәфа! – диде дә Иркә кулына кесә телефоны алды. – Менә
монда электрон компас бар. Кил, карыйбыз.
Кәрим белән Иркә икәүләшеп, телефон экранына карый-карый,
баскан урыннарында йә бер якка, йә икенче якка бөтеренгәләделәр.
Шактый озак шулай маташканнан соң, ниһаять, туктап калдылар.
– Әйттем бит төньяк бу якта дип! – диде Иркә, чираттагы җиңүенә
куанып.
– Карале! Димәк, менә бу капма-каршы ике почмакны бер-берсенә
диагональ белән тоташтырсаң, көньяктан төньякка туп-туры сызык
килеп чыга дигән сүз. Безнең йорт төньяк-көнбатышка карап тора
икән. Ә беләсеңме, Иркә, менә син хәзер, тәрәзә аркылы чыгып, туп-
туры гына барсаң, Воркутага барып җитәсең, – дип, Кәрим сөйләшүне
ниндидер аңлашылмаган темага борып җибәрде.
– Үзең син Воркута! Воркута көнчыгыштарак ул!
– Ә юк, ялгышам икән! Воркутага түгел, Мурманскига барып
җитәсең!
– Рәхмәт инде, үзең бар Мурманскига, туп-туры җәяү, яме?! Миңа
синең Воркутаң да, Мурманскиең да кирәкми. Күмер корымнан ак
булмас.
– Нәрсә ак булмас?
– Икесе бер инде, дим!
– Ә-ә-ә! Ярар соң, көньякка бар! Анда Ташкент, Дүшәнбе! Хәлвә,
ширбәт, нават, хаштак, пашмак! – дип тезеп китте Кәрим.
– Юк, рәхмәт, баллыга исем китми минем, фигура да бозыла
баллыны күп ашасаң.
– Ташкент ошамаса, тагын да ераграк китәргә була – Һиндстанга!
– Аха. Ә анда филләр, – дип пырхылдап көлеп җибәрде Иркә. –
Минем өйдә бер фил бар инде, шунысы да артыгы белән җиткән.
Карале, ник төнгә каршы болай хисләнеп, хыялланып йөрисең әле
син? Нинди уй башыңда? Бер дә җүнлегә түгел бу!
– Иркә! Дөнья шундый киң! Болайга китсәң, Мурманск, – дип,
төньякка кулы белән ишарәләде Кәрим. – Болайга китсәң – Ташкент,
Мумбай, Калькутта! Шулар арасында без!
– Гомергә бер әти белән әни балаларны алып, кунакка киткән иде,
без рәхәтләнеп ял итсен дип, анысында да булмады, иремнең башы
китте.
– Көлмәле, Иркә, мин чынлап әйтәм!
– Ни әйтмәкче буласың соң син? Аңлат кешечә!
– Менә син башта шул галәмәт зур дөньяны, Җир шарын, башка планеталарны, галәмне күз алдыңа китер. Китердеңме? Ә менә хәзер
безнең бүлмәгә кире кайт, без йоклый торган караватка күз сал.
– Мин аны болай да көн саен күрәм. Әллә берәр мәртәбә урын
җәйгәнең яки җыештырганың бармы? Мин җыештырам көн саен!
– диде Иркә, иренә гаеп ташларга килеп чыккан уңай очракны
кулыннан ычкындырмыйча.
– Менә нинди кеп-кечкенә бит ул безнең карават дөнья
проблемалары белән чагыштырганда.
– Вәт әйттең син! Күгәргән кәкре кадак белән туй мәҗлесен
чагыштырмыйлар инде!
– Иркә! Матурым минем, акыллым, бердәнберем!
Хатын учын Кәримнең маңгаена куеп карады.
– Температураң юктыр бит? Син бүген әллә нинди, Кәрим! Сәер!
– Әйдә менә шушы караватны менә шушылай куйыйк, зинһар!
Кәрим кулы белән караватның торышын күрсәтте, ул стенага 45
градус почмак ясап торырга тиеш иде.
– Нигә?
– Ну, шулай кирәк, чибәрем.
– Син нәрсә, әллә фэн-шуй белән кызыксына башладыңмы?
– Ни соң ул фэн-шуй?
– Менә сиңа ул тучны кирәк әйбер түгел, катырма болай да каткан
башыңны! Әйдә, ятыйк йокларга, – диде Иркә, соңгы сүзләренә әмер
төсмерләре кертеп.
– Караватны күчерик инде башта.
– Кәрим, булды, җитте! Җүләр сатма, зинһар өчен! – дип, чын-
чынлап кызып китте Иркә. – Әниләр без ял итсен дип, балаларны
кунакка алып китте, син монда миңа концерт куясың. Мин
абсурд театрын яратмыйм. Менә иртәгә әниләр кайта, шул чакта
ничек телисең, шулай куярсың, яме. Әйдә, матурым, утларны
сүндери-и-ик, кочаклашып ятыйк ичмасам бер иркенләп. Кайчан
берәрсе килеп керер микән, дип өркемичә генә.
– Иртәгә чынлап күчерәбезме?
– Иртәгә өчен ишәк кайгырсын. Син бит ишәк түгел, фил, – дип
Иркә шаркылдап көлеп җибәрде. – Ә без бүген бәхетле булыйк!
Әйдә, ятабыз.
– Ярар, тик безгә урыннарны алышып ятарга кирәк.
– Анысы ни дигән сүз тагын?
– Шулай кирәк. Мин һәрвакыт синең уң ягыңда ятарга тиеш.
– Каян чыккан закон ул тагын?
– Мин әйттем, бетте-китте! – дип кычкырып куйды Кәрим, тимер
тавыш белән үзе дә сизмәстән.
Шунда аңа бүлмә почмагында, чаршау артында Галимәрдән карт
басып торгандай тоелды. Бабайның: «Дөрес, дөрес! Катырак бул! Малайлар алар кырыс ирләрдән туа. Хатының киресен сукалап,
күпме торса да, барыбер үзеңнекен эшлә. Гел өстә кал, җиңәргә бирмә
үзеңне! Синең бер йодрыгың хатыныңның ике башы хәтле бар! Фил
хәтле бит син! Шуны да тыңлата алмыйсыңмыни инде, йә?» – дигән
сүзләре янәдән колагына ишетелгәндәй булды.
– Һай, өркеттең! Бала җонымны селкеттең! – диде Иркә, тамчы
да исе китмичә. – Ярар, кайда телисең, шунда ят. Зинһар, ят кына,
арыдым мин бүген синең кыланмышларыңнан чистый!
Хатын карават янына килде дә лып итеп мендәргә «чумды». Һәм
шундук башта шык итеп, ниләрдер бәрелешкән тавыш ишетелде,
аннары Иркә кычкырып җибәрде. Күз ачып йомганчы ул маңгаен
тотып, кире сикереп торды.
– Ни булды бу? – дип мендәрне күтәреп карады һәм анда яткан
балтаны күреп алды. – Ни бу, Кәрим?
– Балта, – диде Кәрим куркудан калтыраган тавыш белән.
– Нинди балта? Каян чыккан ул монда? Син тыгып куйдыңмы?
Башымны яра яздым бит?!
– Балтасыз булмый, Иркәм! Балтасыз ярамый.
– Әллә чыннан да ычкынгансың инде син, Кәрим?! Нәрсә ярамый?
– Нәрсә түгел, кем.
– Кем ярамый?
– Ярамый түгел, булмый.
– Кем булмый?
– Булмый түгел икән, тумый.
– Кем тумый?
– Мендәр астында балта ятмаса, малай тумый.
– Нинди малай? Акылыңнан яздыңмы әллә? Әйттем бит инде мин
сиңа, «андый эшкә бүтән кул куймыйм», дип. Әнә, чәчкә төсле ике
кызыбыз бар, бик җиткән!
Кәримнең колагында тагын Галимәрдән карт сүзләре яңгырады:
«Барыбер үзеңнекен эшлә. Гел өстә кал, җиңәргә бирмә үзеңне!»
– Ир бала – тайпа тармагы, кыз бала – тайпа чәчәге! – диде ир,
бабай өйрәткәннәрне исенә төшереп.
– Нәрсә-ә-ә? Нинди талпан тармагы тагын?
– Талпан түгел, тайпа! И-и-и, карале, шуны да белмисеңмени?!
Туган-тумача, нәсел дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, кызлар бит
алар чәчкә төсле булсалар да, кияүгә чыгып китәләр, ә малай кала.
Фамилиясе дә кала. Маһиҗанов! – дип, Кәрим уң кулының имән
бармагын түшәмгә таба төбәде.
– Кызларга әйтербез, үз фамилияләрендә калырлар, – дип, җайлы
гына чишмәкче булды мәсьәләне Иркә.
Кәримнең колагында һаман күрше бабай сүзләре яңгырап торды:
«Нык тор! Нык тор!»
– Карале, Иркә! Җиттеме, юкмы сиңа? Нинди гадәт ул синдә?
Минем һәр сүземә каршы әйтәсең! Мужикмы мин, юкмы, в кансы
кансов?! Син ул кирегә сукалауларыңны туктат! Алайса минем бер
йодрык синең ике башың хәтле! – дип, Кәрим гомерендә беренче
мәртәбә Иркәгә йодрыгын күрсәтте. – Бернетдин бирметдин
булмытдин, килметдин төшметдин булмытдин!
– Нәрсә-ә-ә-ә?!
– Ипи шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп сорамам, дим!
– Ә-ә-ә, алай икән! – диде дә Иркә мыштым гына башка бүлмәгә
чыгып китте. Кәрим аның артыннан кычкырып калды:
– Качып котылырмын дип өметләнмә дә. Әллә кая ерак китә
алмассың. Күрсәтермен мин сиңа Кәрим Маһиҗановның кем икәнен!
Шул ук мизгелдә Иркә кулына чуен таба тотып, кире йөгереп керде.
– Хә-ә-әзер, башта мин сиңа күрсәтәм әле күрмәгәнеңне! Фил
бик масаймасын дип, Аллаһ тычканны яраткан, дигәнне ишеткәнең
бар идеме? – дип, Иркә селтәнеп торып таба белән Кәримнең
яңагына сукмакчы иде, ире соңгы секундта гына башын иеп калды.
– Йодрыгың минем ике баш хәтлемени? Аның урынына мозгаң
тавыкныкы кадәр генә!
Иркә Кәримне бүлмә буенча куып йөри башлады.
– Ипи шүрлегеңә менеп төшәм, дисең инде алайса? Башта мин
синең шүрлегеңне карыйм әле, аннан бәлки синең чират җитәр,
көчеңнән килсә! Сыер дуласа, аттан яманрак ул! – дип кызганнан-
кыза барды Иркә.
Ахыр чиктә, куышып йөри торгач, Кәрим карават астына кереп
качты.
– Чык аннан хәзер үк! – дип әмер бирде Иркә иренә. Тегесе
дәшмәде. – Чык дим, тимим!
Кәрим чыкмады да, дәшмәде дә.
– Соңгы мәртәбә сорыйм: чыгасыңмы, юкмы? – Кәримнең тавышы
ишетелмәде. – Алайса бүген шунда йокла!
Иркә балталарны мендәр астыннан тартып чыгарып, карават
астына бәрде.
– Мә, боларны баш астыңа салып ятарсың, – диде дә хатын, мендәр-
юрганнарны тагын бер рәтләштереп куйгач, утны сүндерде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза сатира
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев