Проза тег белән яңалыклар
-
12 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
...Ышануы юкка булмаган икән. Фидаил авылга көзгә таба кайтып керде. Вәгъдә иткән акчалар булмаган, күрәсең, өстендә һаман шул иске кәчтүм, яшькелт күлмәк, аягында шәлперәйгән ботинка. -
11 август 2026 - 13:00
Полк бүресе (хикәя)
Малойның йөрәге кысылып куйды. – Бичаракай... – дип пышылдады ул, үзе дә сизмәстән. Кулын сузды. Бүре баласы качмады. Шул мизгелдә егет бүре баласын күтәреп алды да күкрәгенә кысты. -
11 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Фидаил үз янына чакырып хат җибәргәч, Флүзә, иләсләнеп, Филисне алып, юлга чыгып китмәкче иде, әтисе каршы төште: «Үзең генә аяк та атламыйсың, энең Дамир озата барыр!» – дип кистереп әйтте. Дамир булмаса, белмим, гомер авылдан чыкмаган яшь хатын бу шайтан олаккан җирләргә барып җитә алыр идеме?.. -
10 август 2026 - 13:00
БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Читтән гел сокланып яшим мин Рәшит абыйга. Менә ун ел инде ул әнисен бик хасиятләп тәрбияли. Шуның алты елында Рәхимә апа – урын өстендә. Улы гастрольгә киткәндә, апаны күрше Гөлбагдәт апа карый икән: – Әнисе йөри алмый. Рәшит аны торгызып, чәчләрен тарап үреп, тәһарәт алдыра. Иртә белән алма уып, манный пешерә. Көндезге әбәтне Рәхимә апа сәгать бердә ашый. Ул гел режим белән яши. Табында һәрвакыт авыл сөте булыр. -
10 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Фидаилнең күңелен нидер яндырып үтте. Күрәсең, кызга карата күңелендә нидер бөреләнгән, әмма таҗларын ачарга өлгерә алмый калгандыр. Аның шулай булуы яхшыгадыр да. -
9 август 2026 - 09:00
БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Мин театр училищесында шулкадәр канатланып, яратып укыдым. Күңелем дөньяга сыймый, сәнгать дөньясына тизрәк кереп китәсем килә. Аны сүз белән генә аңлатып булмый. Җитмәсә, училище бинасы Гоголь урамындагы филармония белән янәшә генә, бер тәрәзә шул якка карый. Яз көннәрендә атаклы артистларны шуннан күзәтәбез: әнә Илһам Шакиров килә. Илһам Шакиров үзе! -
8 август 2026 - 09:00
БЕРДӘНБЕР (бәян)
Эстрадабыз әхлакый яктан бик түбән хәлгә төшкән чак... Беләсез кайсы еллар икәнен... Төгәл вакытын язсам, үпкәләүчеләр күп булыр. Хәер, идеологиясе булмаган илдә әллә ниләр көтәргә мөмкин. Җәмгыятьне мондый хәлгә төшергән адәмнәр дә мәгълүм, аларның да исемнәрен атамыйбыз, чөнки беләбез... Үземнең генә белдекле булып кыланасым да килми. Бөтен ил, һәрбер кеше телендә алар. -
7 август 2026 - 13:00
Кисмәгез каеннарны! (хикәя)
Бергәләп уйлаштык та Халитка сатарга булдык йорт-нигезне. Тик бер шарт бар иде – каеннарга тимәскә! Кайтып, каеннарымны күреп килим дисәм, һушсыз калдым – Халит өч каенны да кисеп, аның урынына гараж салып куйган. Каеннарны кисә күрмә, зинһар, дип ялыныплар әйттем үзенә. Колак салмады. Күрәсең, минем ялваруымны да, аның «ант итәм, кисмим» дип ант бирүен дә Ходай ишетеп торгандыр. Халитка бәла өстенә бәла өелеп кенә тора. Өченче ел олы малае печән чапканда, йөрәк өянәге белән дөнья куйды... -
6 август 2026 - 13:00
Йолдызлы төн (хикәя)
Ясминә, еламсырап, егеткә авылда авыру сеңлесе Сылу барлыгы, кайсы гына хастаханәләргә алып барсалар да, аңарга бер табиб та ярдәм итә алмавы турында сөйләде... -
6 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Флүзә, чишенеп, тирәсендә бөтерелгән улын читкәрәк кагып, әкрен генә әбисенә күтәрелеп карады. – Фидаил... Кайтканмы соң?.. – Кайтмаган шул, калган... – Әбисенең тавышы калтыранып чыкты. – Шушы су сөлегедәй хатынын тагын ятим хәлендә яшәтә бит, адәм тәганәсе! -
5 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
– Бергә барабыз! – диде ул, кинәт үзендә көч тоеп. – Үзең генә кунакка барып кайтмассың бит инде... Минем дә шәһәр күрәсем, сыер астыннан чыгып, дөнья гизәсем, күңел ачып, бераз юанасым килә. Фидаил хатыныннан мондый ныклыкны көтмәгән иде, ни әйтергә белмичә, мич янындагы эскәмиягә барып утырды. Башын аска иеп, уйланып торгач, сүз башлады. -
4 август 2026 - 13:00
ТУБАГАЧ (хикәя)
Менә атмосфераның өске катламнары. Биредә һава алай ук тыгыз түгел, хәзер очарга җиңелрәк булачак, дип уйлады Булгак һәм әкренәюен сизеп алды. Стратосферамы икән әле бу, юкмы? -
4 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
...Тормыш – ормыш ди, бу рәхәтлеккә чик куелды, язгы ямьле бер көндә яшь бичәсен, улын калдырып армиягә китеп барды Фидаил. Армиядә Украинага эләкте. Офицерлар ныклап әйтеп куйдылар – шәһәргә чыккач, сак булырга кирәк! -
3 август 2026 - 10:00
Күмерләнгән күңел... Җылы түгел...
Мин мин түгел. Без без түгел күптән. Ерагаям һаман үземнән. Иҗекләрем сынып-сынып төшә Суык көндә әйткән сүземнән… -
3 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәян)
Фидаил әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән ятим егет иде. Шулай дисәк, дөрес булыр, чөнки әнисе исән-имин булса да, ул беренче киявеннән аерылып кайткан һәм, малайны бабасы белән әбисе карамагына тапшырып, бәхет эстәп, башка авылга кияүгә китеп барган.