Логотип Казан Утлары
Бәян

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

Ташкурганнан соң юл авырлашты, кар ява, трасса тарайды, анда-санда һәлак булучы сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр күренә, бу җирләрдә совет солдатларының каны аз коелмаган шул.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

III
Ташкент вокзалына җитеп, вагоннардан чыгарып бастырдылар,
солдатларның баш санын барлап чыктылар. Аннан исемлек белән
барлау башланды, бусы ике-өч сәгатькә сузылды, барлау төгәлләнеп,
инде ял итәргә форсат бирерләр дигән өмет кабынып килгәндә,
якындагы рельс буйлап поезд килеп туктады. Солдатларны пассажир
составына төяп, тагын да көньяккарак алып киттеләр.
Баштарак яшеллек күренгәләсә дә, бара-бара табигать шыксызрак
төс алды – кая карама шәрә комлыклар, кышлаклар арасында тузанлы
юллар сузылган, чүл-далада аерым куаклыклар, җил куып йөрткән
дүнгәләкләр күзгә чалына. Поезд, кайбер станцияләрдә туктап, су,
ризык запасы ала, туктап торганда эш харап – эсселек һаваны эретә,
тын алып булмый башлый. Кояшта янып, кибеп коры сөяккә калган
үзбәкләргә карап Фаяз шаклар ката – ничек яшәп була бу ком-таш
арасында? Беткәнмени җир йөзендә урманлы, болынлы, саф сулы
елгалар шаулап аккан төбәкләр, диңгез буйлары, уңдырышлы кара
туфраклы җирләр? Ни саклап ята монда халык? Үзләренчә, газиздән-
газиз туган җир дип җырлар чыгара торганнардыр әле. Егет, эч
пошуын басарга теләп, биштәреннән блокнот, карандаш чыгарып,
шушы сүрән күренешләрне рәсемгә төшерә башлады. Мәхмүт
сыздый-быздый килеп утырган Фаязга көлебрәк карап торды да,
үрелә төшеп, егетнең блокнот битенә күз салды. Имәнеп китте: анда
каеннар арасында япь-яшь сылу кыз сурәте төшкән иде. Кулында ак
чәчәкләр бәйләме.
– Кара әле, Фаяз дус, син рәссам икәнсең бит! – диде ул ачыш
ясагандай. – Нигә рәссамлыкка укырга китмәдең?
– Рәсем ясап тамак туймый... – диде Фаяз блокнотын ябып,
биштәренә кире чумдырды. – Эч пошканда күңелне тынычландырырга
ярый ул.
– Теге кыз... Чаллыда калган мәхәббәтеңме? – дип төпченде Хәмит.
Фаязның эсселектән агара төшкән йөзенә кызыллык йөгерде.
– Чаллыда мәхәббәт кайгысы булмады. Авылда күз төшкән
кызый бар иде. Ныклап аңлашырга өлгерә алмый калдым... – диде
ул ямансулагандай.
– Бер кызны яратам, тик ул кыз минем яратуны белми... – дип
көлде Мәхмүт. – Шулай килеп чыга түгелме?
– Авыл кызлары зирәк алар, сизенде, әмма янына килеп сүз катарга батырлык җитеп бетмәде, аңлашырга өлгермәдек. Әлегә... Армиядән
кайткач инде.
– Кияүгә чыгып куймаса, – дип, үртәгәндәй итте Хәмит.
– Җитди кыз ул, алай эшләмәс, – диде Фаяз ниндидер ышаныч
белән. – Хәтта артык җитдирәк шикелле тоела...
Мәхмүт бу мәсьәләдә тәҗрибәсе барлыгын сиздереп куйды.
– Кызлар алар сәгате сукса, бер минут тормыйлар. Кай арада үсеп
җитәләр, кай арада... һәллүр, кияү куенына кереп тә чумалар... Йөр
син монда, мине өйдә көтәләр, дип.
Фаяз тел чарлап тормады, тәрәзәдән чүлдә йөгерешкән
дүнгәләкләрне күзәтергә тотынды.
...Поездның Термезга барасы беркемгә дә сер түгел иде инде.
Кемнәрдер үзләрен Әфганстанга озатачаклары хакында өйләренә
хат язып салырга өлгерделәр. Фаяз ашыкмады – әнисен борчыйсы
килмәде. Филис абыйсы Әфганстанда чакта әнисенең эчтән янып,
сулыгып йөргәнен исенә төшерә дә, җаны куырылып куя. Әниләрнең
бала өчен хәвефләнүләрен, ут януларын читкә куып җибәрерлек
бер көч тә юктыр сыман. Әниләр гомер буе бала дип бәргәләнә,
балалар исә язмышка язылган серле юллардан каядыр баралар, нидер
кылалар, тормышларын көйләп азапланалар, гаилә коралар, бала-чага
үстерәләр, биеклеккә күтәреләләр, абыналар, егылалар, яңадан аякка
торып басалар. Кайберләре шул юлда имгәнәләр, зәгыйфьләнәләр,
бөтенләй югалучылары да булгалый. Гомер кичкәндә үзләре өчен ут
йоткан әниләре хакында сирәк кенә исләренә алгалыйлар, әлбәттә,
әмма балада ана йөрәген тулысы белән аңлап җитә алырлык акыл
юктыр ул. Ана бала өчен борчыла, өзгәләнә дию генә аз, чынлыкта,
ана кеше, баласы кайда булуына, нинди язмышка юлыгуына
карамастан, аның гомере белән яши, сулый, ут йота, иртән уяна, кич
башын мендәргә тери... Балалар исә, ни күрсәләр, нинди хикмәтләргә
дучар булсалар да, әниләренә сиздермәскә тырышып, еллар кичәләр,
әниләр исә сизгер күңелле, балаларына хәерсез язмыш җибәргән
сынауларны йөрәкләре аша кичереп, барысын да тоеп, газизләреннән
уч төбе кадәр хат-хәбәр көтеп чәчләрен агарталар.
Фаяз биштәреннән тагын блокнотын алды. Әнисенең сурәтен
төшерәсе килде аның. Елмаеп, ни булса да күп сүзгә җитми торган,
күбрәк гаилә гаме белән яши торган, хәрәкәтчән, ләкин сабыр
холыклы, якты карашлы әнисенең шәп портретын ясыйсы килә иде
аның. Тик әле үзенә ошаган, күңеленә хуш килерлек сурәт һич килеп
чыкмый шул. Болай караганда, төшергән сурәт әнисенә тышкы яктан
никадәр охшаш булса да, әнисендәге эчке җылылык, киң күңеллелек,
җанындагы хөрлекне чагылдырып бетерә алмый кебек.
Юл тәмам йончытты, вагоннардагы шау-шу басылды, киләп-сарып
йөрүчеләр беттегә чут, һәркайсы арып-талып, үз уйларына чумды.

Шундый уй-хисләр арасында бара торгач, поезд тизлеген
акрынайтты. Гадәттә, туктар алдыннан вагоннар шулай рельсларны
капшап, мыштым гына шуыша башлыйлар. Фаяз тәрәзәгә күз салды,
кая туктамакчы бу поезд – япа чүл уртасы, тирә-якта җан әсәре
күренми. Шуыша торгач, поезд кечкенә станциягә килеп төртелде.
Соңгы нокта шушы икән – Термезга җитәрәк, Өчкызыл тимер юл
станциясендә автомобильчеләрне вагоннардан төшерделәр.
Өчкызыл – Термездан егерме чакрым ераклыктагы зур булмаган
шәһәр. Бистә дисәң, дөресрәк тә булыр әле. Өчкызылны билгеле
иткән иң әһәмиятле нәрсә: соңгы елларда монда зур сусаклагыч
төзелгән, якын-тирәдәге мамык, иген басуларын сугару шушының
аша башкарыла. Сугару эләксә, җансыз тоелган чүл туфрагы уңышны
хәйран гына бирергә сәләтле икән бит. Күрәсең, шул сәбәпле
крестьяннар чүлгә ябышып яталардыр да инде. Башкача ничек
булсын? Кеше яши торган җирләрмени бу?..
Әмма солдатлар шәһәрдә тоткарланмады. Баш санын санап,
исемлек барлап азапладылар да, сафларга тезеп, җәяүләп, шәһәрне
калдырып, каядыр алып киттеләр. Комлы юл, аяк астыннан тузан
күтәрелә, көннәр көзгә кереп барганлыктан һава алышынган чак –
дулап җил исеп куя, тузан бураны йөзгә сылана, тоз катыш тузаннан
күзләр ачыта башлады. Шулай берничә сәгать баргач, ачык кырда
кояштан уңып беткән палаткалар шәһәрчеге күренде. Яшь солдатлар
шушында беренчел өйрәнүләр үтәргә тиеш икән. Фаяз вакыт табып,
өйгә хат язып салды. Үзбәкстанда, Термез шәһәреннән ерак түгел,
лагерьда өйрәнүләр үтәсен әйтсә дә, Әфганстан турында, картлар
әйтмешли, «җөй»дә белдермәде. Тик белә иде – Термез диюгә, Филис
абыйсы энесенең кайда килеп эләккәнен, алда аны ни көткәнен
шундук аңлаячак, әти-әнисенә җайлап кына аңлатып та бирер...
***
Татарстаннан, Идел буендагы башка өлкәләрдән хезмәткә
чакырылган илле шофёр иде алар.
Палаткаларда – автомобильчеләрнең аерым батальоны урнашкан.
Өч рота тупланган монда. Беренче рота Әфганстанга сугыш яраклары
– снарядлар, миналар һәм ягулык-майлау материаллары, икенче рота –
гаскәрләргә тормыш алып бару өчен төрле хуҗалык кирәк-яраклары,
өченче рота – «КамАЗ» үзбушаткычларында ташкүмер ташырга
тиеш иде. Өч дус – Фаяз, Мәхмүт, Хәмит шушы өченче ротада яшь
сугышчы курсларын үттеләр. Кызганыч, Мәхмүт – икенче, Фаяз
белән Хәмит өченче взводка туры килделәр. Өйрәнүләр вакытында
якын-тирәдәге һәр сукмакны ныклап хәтергә сеңдерделәр, Термез
аша Әфганстан чигенә сигез чакрым чамасы юл икәнлеген киртләп
әйттеләр. Иң мөһиме – машинаны дөрес эксплуатацияләү серләрен яхшы белү иде. Каһәр суккан ком машинаның бөтен җиренә тулу җаен
таба, бөтен узелларны һәрчак карап, тиешле төзеклектә тотарга кирәк,
яздан көз урталарына кадәр коточкыч эсселек, машина двигателен
кыздырмау төп таләп иде. Шофёрлар телендә «мотор шакылдау»
– беренче чиратта, уңмаган йөртүченең гаебен күрсәтүче гыйбарә
буларак кулланыла иде.
Ике айлык курслардан соң үзенә күрә имтихан оештырылды.
Барлык гаскәрләр өчен уртак таләп – машина йөртүчеләр кайда,
нинди хәрби округта булуга карамастан, рульдә биш йөз чакрымлык
«марш-бросок» үтәргә тиешләр иде.
Декабрьнең салкын бер көнендә батальонны тревога белән
күтәреп, Термезга алып киттеләр. Һәр йөртүчегә яңа «КамАЗ»
машинасы бирелде. Фаязлар ротасындагы машиналарга Термезда он
төяделәр, йөкне Кабул гарнизонына илтеп бушату бурычы куелды.
Ара – нәкъ биш йөз чакрым. Термездан яңа төзелгән күпер аша
Әфганстанга килеп керделәр. Колоннаның башында бронемашинада
батальон командиры полковник Николай Богач бара, аның артыннан
зенит расчёты, алардан соң рота командиры капитан Юрий Юркин
машинасы.
Әфганстан ягына моңарчы понтон күпер аша чыгалар иде, 1982
елның җәй башларында, ниһаять, яңа күпер салынып бетте. Әфганстан
ягына, Хайратонга кадәр тимер юл үткәрелде, Саланг үткеле аша
Кабулга илтүче автомобиль юлына да шактый төзәтмәләр кертелде,
анда куркынычсыз йөрү тәртибе урнашты. Әмма дошманның «кулы
озын», һәрчак уяу булырга туры килә, көтмәгәндә тау башларында
посман – качун-засада оештырып, колонналарны туздырып ташлау
очраклары да булып тора иде. Хайратон, Саланг кичүенә кадәрге иң
зур совет гарнизоны торган Пули-Хумрида бераз тукталыш ясалды.
Чөнки тиздән Кече үткелгә җитәләр, аннан Саланг тоннеленә дә күп
калмый.
Ташкурганнан соң юл авырлашты, кар ява, трасса тарайды, анда-
санда һәлак булучы сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр
күренә, бу җирләрдә совет солдатларының каны аз коелмаган шул.
Ярты юлдагы Ташкурганнан соң тизлек кимеде, колонна ун-унбиш
чакрым тизлек белән генә бара башлады. Күңелгә шом салып,
гел куркытып торган Саланг тоннелен дә чагыштырмача уңышлы
үттеләр, шулай да өч чакрымлык тауга чокып ясалган куыш аша үтүче
юлда машина төтене кабып, баш авырта башлады. Югыйсә машина
аралары иллешәр метр куелган иде, барыбер тоннель эче кара-кучкыл
төтенгә уралып, һаваны агулады, сулыш алуы авырлашты.
Биш йөз чакрымлы ыргымлы йөрешне батальон уңышлы үтте.
Кабул аларны гадәти тормыш белән каршы алды. Йөкләрне бушаткач,
яңа «КамАЗ»ларны Кабулдагы гарнизонда калдырырга тиеш икәнлекләре җиткерелде. Машинасыз калган йөртүчеләрне каплама
тарттырылган тартмалы «КамАЗ»ларга төяп, өч көнлек сәфәрдән соң,
кире Өчкызыл тирәсендәге палаткаларга кайтып егылдылар.
Кайтуга яңа «сюрприз» – аларга тузган, йончыган иске «КамАЗ»лар
тапшырдылар. Техника буенча батальон командиры урынбасары
Виньямин Лекомцев минут тынгы бирми – шушы таралган
машиналарны сафка бастырып, батальон шофёрлары Әфганстанга
йөк ташый башларга тиеш икән…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев