Проза тег белән яңалыклар
-
27 март 2026 - 13:00
Кияү (хикәя)
Кешеләр өере бите-башы канга баткан адәмне куып йөри иде. — Тыгып ал! — дип кычкыра башлыклары. Яралы кешене бастырып килә торганнарның берсе пычак чыгарды. Этләр, үлем-кан исе сизеп, сагайдылар... -
27 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Миңа карамагыз, авылыгызга карагыз. Нинди матурлык! Сез соңгы тапкыр Мәдинә тавына кайчан мендегез? Сез барлык эшләрегезне ташлап, азга гына булса да, тауга менеп, авылыгызны, аның табигатен күзәтегез, чишмә суыннан авыз итегез. Бәлки, шул чишмә сулары сезнең эчегездәге хатын-кызларга карата булган начар уйларыгызны юып чыгарыр? Сез кешеләрдә яхшылык күрә башларсыз. Тормышыгыз шулай узып та китәр бит. Сезнең үз балагызны сөясегез килмимени? Зуррак үскәч, Мәдинә тавына алып менеп, җиләкләр, тәмле чишмә сулары белән сыйлыйсыгыз килмимени? Сезгә тиздән кырык яшь тула, башыгызда чәчләр дә калмаган, сезгә кызлар карар дип беләсезме? Чынлап та, тавышыгыз искиткеч, матур җырлыйсыз, ләкин тавышыгызда җылылык юк, кешеләргә, хатын-кызларга мәхәббәтегез сизелми. Сезне бит бу дөньяга хатын-кыз тудырган. Табигатьне, авылыгызны, аның кешеләрен, хатын-кызларны яратыгыз, тормышыгызга мәгънә өстәлер. Менә шул минем даруларым, аңласагыз, кулланырсыз. -
26 март 2026 - 13:00
Көндәш (хикәя)
Сиринә тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. «Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?» Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу? -
26 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Исәнмесез! Ә Нурия кайда? Әллә ялдамы? – Нуриябез, егете белән юл һәлакәтенә очрап вафат булды, – дигән коры гына җавап ишетелде. Даруханә кинәт караңгыланып китте. Гөлшатның тыны кысылып, йөрәге тибүдән туктагандай булды. – Кайчан, ничек булды бу фаҗига? – дип сорады Гөлшат әкрен генә аңына килеп. – Туйга әзерләнә иде. Туй урынына кырыгын уздыралар, – диде әлеге тавыш. -
24 март 2026 - 13:00
Үлемнән дә көчле (хикәя)
...Әйе, Илдарның хыянәте үлеменнән көчлерәк булып чыкты. Зөмәрәнең күңелендәге дистә еллар буе җанын газаплаган мәхәббәт урынында бушлык иде инде… -
24 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Тәнзилә, мин нинди диагноз куярга да белмим, ә баланың хәле күзгә күренеп начарлана, Фәимә апа да юк, ичмасам, киңәшләшергә. – Нинди баланың хәле начарланды? – Тәнзилә, күп сорау бирәсең, шалтырат тизрәк. -
23 март 2026 - 13:00
Яралы тормыш китабы (хикәя)
Их хыяллар! Кая юкка чыктыгыз соң? Әллә күз тиде, әллә сихерләделәр. Нидер булды. Матур тормышлары чынаяк шикелле чәлпәрәмә килде. Соңгы вакытта Ирегенә нидер булды. Эштән соң кайта башлады... -
23 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Алайса, түшәмнәр ишелеп төшкәнне көтәбезме? Сез бит миңа үзегез, ярдәм кирәк булса, кулымны сузармын дип сүз бирдегез. Ә хәзер акча юк, планга кермәгән, дисез! Сез күпчелек ир-чиновникларга охшагансыз, сүзегездә тормыйсыз, – дип, Гөлшат кызулыгыннан үзе дә нәрсә әйткәнен аңламыйча телефон трубкасын куйды. -
22 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Гөлшат сигез ел элек мәрхүм булган әбисен күргәндәй булды һәм, үзе дә сизмәстән, каршысында пәйда булган әбине кочаклап алды. Наилә апа бу ят кыз аны кочаклар дип һич тә көтмәгән иде. Ул да кызны кочаклап, аркасыннан сөйде. Шулай берничә минут басып торганнан соң: – Наилә апа, гафу ит, алдымда яраткан әбиемне күргәндәй булдым, ни эшләгәнемне үзем дә аңламыйча калдым, – дип, Гөлшат оялуыннан кызарып чыкты. -
21 март 2026 - 13:00
Гөнаһлы бер көн (хикәя)
Тик ул көн! Ул көн гомер чылбырының соңгы егерме еллык өлешенең теге очында ук калган булса да, аны хәтер төпкеленнән, томан эченнән эзлисе түгел, ул әле кичәгедәй, юк, нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында. -
21 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (повесть)
Гөлшат республиканың берәр ерак районындагы үзәк хастаханәгә эшкә җибәрүләрен үзе сорады. Үткәне белән бернәрсә дә бәйләп тормасын өчен, ул хәтта кесә телефонын да алмады. Әтисенә дә, эзләмәүләрен үтенеп, язу гына калдырды. -
20 март 2026 - 17:00
Арышларда көек исе (дәвамы)
Болында кишәрлекләр сызып йөргәндә дә, Ләйләгөл белән язмышларының кыл өстендә калуы бер генә мизгелгә дә күңеленнән китмәде. Башында бер уй туды тууын, ләкин аны Ләйләгөлгә ничегрәк җиткерәсе... Ул тыныч булырга тырышып, сүзен йомшак кына башлады: – Ләйләгөл... Мин митингтан соң бик озак уйландым... – Шунда сүзе әллә ничек тоткарланып калды, Булат Ләйләгөлгә төбәлде. Ул таш сындай хәрәкәтсез иде. – Син мине тыңлыйсыңмы? -
20 март 2026 - 13:00
Чиккән кулъяулык (хикәя)
- Искәндәр, – диде ул, ниһаять, аңа исеме белән эндәшеп, –язмышым туган җирләрдән еракта йөртте. Тормышымны көйли алмадым, яшьлегем белән күп ялгыштым. Беренче зур ялгышым – сиңа биргән вәгъдәмне бозуым булды... -
18 март 2026 - 13:00
Оча ла күктә бер бөркет... (хикәя)
Теләр идеме Рөстәм үзенә башка язмыш? Җиңелрәк язмыш? Бәхетлерәк язмыш? Бер яктан, теләр иде дә кебек. Җиңеллек сорап, кулында тилмереп яткан кызы белән хатыны өчен мәрхәмәт сорап, Ходайга әз ялвармады ул. Бу дөньяга рәнҗегән чаклары күп булды... -
18 март 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)
Гаеплеләрне йолкып торгызып, хәлгә ачыклык керткәнче, мукшы карты бер тотам калмый аларга ияреп йөрде. Үзе бертуктамый: – Түләсеннәр миңа сарыкны! Түләсеннәр! – дип кабатлавын белде. Тегеләр сарыкның тиресен дә, бүлгәләнгән итен дә абзарда җир казып күмгәннәр.