Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)

Галимәрдән карт эскәмиясендә берничә көн күренмәгәч, әллә авырып киттеме икән дип, Кәрим аның хәлен белеп чыгарга уйлады. Капканы ачып кермәкче генә иде, чыгып килүче Гөлшат белән борынга-борын очраштылар. Бабай чыннан да чирләштереп тора икән.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Ә бәлки кире кайтарып буладыр?»

Галимәрдән карт эскәмиясендә берничә көн күренмәгәч, әллә
авырып киттеме икән дип, Кәрим аның хәлен белеп чыгарга уйлады.
Капканы ачып кермәкче генә иде, чыгып килүче Гөлшат белән
борынга-борын очраштылар. Бабай чыннан да чирләштереп тора
икән.

– Дарулар биргән идем, йоклап китте әле ул. Иртәгә керерсең
инде, – диде Гөлшат.
– Ярар алайса. Сау булып тор!
– Кая киттең, Кәрим?
– Өйгә кайтам.
– Шулай бик нык ашыгасыңмы?
– Әллә ни ашыкмыйм болай үзе.
– Ник соң миннән качасың, уттан качкандай?
– Качмыйм.
– Әллә куркасыңмы миннән? Шундый куркынычмыни мин?
– Курыкмыйм.
– Әйдә, алайса эскәмиядә утырып торыйк әле бераз. Сөйләшик,
– дип, Гөлшат эскәмиягә барып утырды. – Кил инде, утыр яныма,
курыкма, тешләмим. Ничә ел иркенләп, матур итеп бер сөйләшкән
дә юк синең белән, Кәрим. Ә сөйләшәсе килгән чаклар күп булды...
– Әйдә соң, сөйләшик... Ни сөйләшербез икән?
– Шулай сөйләшердәй бер уртак темабыз юк дип уйлыйсыңмы?
– Табалмыйм шул әлегә...
– Ә беләсеңме безнең нәрсәбез уртак, Кәрим?
– Нәрсә?
– Яшьлегебез. Хыялларыбыз да уртак иде. Күп итеп балалар
алып кайтып, ишле гаилә булдыру, бер көтү малайлар үстерү. Тик
юлларыбыз аерылды шул...
– Аерылды дип инде... Без бергә булмадык та аерылырга.
– Булмадык шул, карамадың миңа. Карыйсың килмәде никтер.
Ник икәне дә билгеле, Иркә дип күзең тонган иде.
– Шушымы инде синең матур итеп сөйләшик, дигәнең?
– Син миңа үпкәли күрмә, Кәрим. Аны мин әйтмим, минем инде
менә ничәмә-ничә еллар буена күңелемдә йөрткән үкенечем әйтә.
– Нинди үкенеч?
– Сиңа кияүгә чыга алмавыма үкенү.
– Ник, берүзең калмадың бит әле? Син дә кияүгә чыктың. Карале,
читен булса да сорыйм инде, ник аерылыштыгыз сез?
– Ә мин кияүгә чыкканда ук аерыласымны белә идем, – диде
Гөлшат авыр сулап. – Чөнки синнән башка теләсә кайсы ир-атта мин
миллион кимчелек табам. Миңа алар зәгыйфь, мескен, пешмәгән
бичаралар булып күренә. Иремне дә яратмадым. Берүзем утырып
калырмын, дип курыктым. Бер генә бала булса да апкайтырга кирәк
үземә иптәшкә, дидем. Ирсез бала тапты дип, кеше теленә кермәс өчен
генә бардым мин аңа. Малай алып кайткач, аның кирәге калмады.
Шуңа аерылыштык.
– Син моны чынлап сөйлисеңме?
– Мин сиңа ялганлый алмас идем беркайчан да, Кәрим!

– Беркөнне малаең белән урамнан үткәнеңне күреп калдым.
Галимәрдән бабай әйтмешли, бигрәк тәти малай. Ничә яшь инде аңа?
– Биш.
– Үзең һаман шунда, китапханәдә эшлисеңме?
– Әйе. Ә син?
– Мин дә шул төзелештә инде, сварщик. Кеше йөриме соң ул
китапханәгә хәзер? Китап укучылар калдымы әле? Бөтенесе көне-
төне телефонда бит хәзер.
– Әйе, күпләр көне-төне телефонда, кайберәүләр хатыны авызы
белән сварка утына гына карап тора, – диде Гөлшат, Кәримгә тагын
бер мәртәбә төрттереп. – Тик китап укучылар да шактый калды әле.
Алар элек тә әллә ни күп түгел иде. Яхшы кешеләр күп булмый ул!
Ә сөйгән кешең берәү генә була икән.
– Әллә кайларга кереп киттең әле син, Гөлшат. Кайтыйм мин, –
дип тормакчы булды Кәрим. Гөлшат аны беләгеннән тотып туктатты.
– Тыңлап бетер инде, зинһар, Кәрим! Сөйләшеп утыру – гаеп
түгел. Без бит кайдадыр качып ятмыйбыз, менә урамда утырабыз,
бөтен кеше күз алдында.
– Ни дип әйтергә дә белмим инде...
– Ә син бер сүз дә әйтмә! Мин сиңа үзем сөйлим. Миңа моны сиңа
сөйләп бирергә кирәк, Кәрим, аңлыйсыңмы? Юкса, мин акылдан
язам бугай инде!
– Ну, ярар, әйдә, сөйлә...
– Менә сине күргәч, шагыйрь әйтмешли, йөрәгем тугыз баллы
давыл кичергәндәй, урыныннан кубарылды. Син өйләнгәнгә унбер
ел узды. Бу вакыт эчендә минем синең турында уйламаган бер генә
көнем дә булмады. Төгәлрәге – төнем, – дип сөйли башлады Гөлшат.
Хатынның күзләре дымланган иде, ул менә елар, менә елар кебек
иде, тик үз-үзен кулда тота алды һәм күңелендә күптән йөрткән уй-
хисләрен түкми-чәчми Кәримгә сөйләп бирде.
Йоклыйм дип, күзләрен йомуы гына була, Гөлшатның күз алдына
Кәрим килә икән – аның күзләре, иреннәре, куллары. Иртәме-соңмы,
ул минем аны үлеп яратканымны белер, аңлар, килеп сүз дәшәр,
аннары инде безне беркем дә, беркайчан да аера алмас, дип хыяллана
иде Гөлшат. Ә Кәрим өйләнгәнче, әле Иркә белән очрашып йөргән
вакытта, ул төннәрен йокыга китә алмыйча сөйгән егете белән икесенең
ничек итеп кулга-кул тотынышып су буйларында йөргәннәрен
күзалдына китереп ята иде, Кәримнең үзен кочаклаганын тойгандай
була иде, фантазияләрендә озы-ы-ын-озаклап үбешәләр иде. Кәрим
белән уйларында бергә булганда шундый рәхәт иде Гөлшатка, вакыт
узганы, таң атканы сизелми дә кала торган иде. Ә аннары, Кәрим
өйләнгәч, шул хыялларын исенә төшереп юана башлады. Әлбәттә,
Кәрим гаилә кору белән Гөлшат аны башыннан, уйларыннан сызып атарга тиеш икәнен аңлый иде, әмма үз-үзен мәҗбүр итә алмады. Бер
авылда торгач, юк-юкта бер күрешәсең барыбер. Кәримне күргән
саен Гөлшатның күкрәгендә яшь чактагы хисләре яңадан дөрләп яна
башлый иде. Яшүсмер чактагы хис-кичерешләр, беркатлы, эчкерсез,
самими эмоцияләр, таш булып каткан күңелен ярып, тагын өскә
бәреп чыга да йөрәкне сикертә, эчендә күбәләкләр булып уйный...
һәм җанга өмет биргән сыман була. Чөнки һәркем үзен яратуларын,
хөрмәт итүләрен тели. Ул үзе генә белеп, сер итеп йөрткән хыялларын
берзаман берәү чынбарлык итәр дип ышана. Тормыш бик нык
китереп кыскач, кеше үзенә мәхәббәт һәм җылы мөнәсәбәтнең
никадәр дәрәҗәдә кирәклеген, аның коточкыч җитмәгәнен аңлый
башлый. Ак, чиста, саф беренче мәхәббәтен ул торган саен тагын
да күбрәк идеаллаштыра, авырлыклар килеп чыккан саен яшьлеген
исенә төшерә дә: «Ә аның белән мин бәхетле булыр идем. Нигә соң
үткәнне кире кайтарып булмый?!» – дип уйлый...
– Ә бәлки буладыр кире кайтарып, ә, Кәрим? – диде Гөлшат,
мөлдерәмә күзләрен Кәримгә төбәп. – Әйдә, өр-яңадан башлыйбыз!
Мин сиңа өч малай алып кайтып бирәм. Телисең икән, бишне
апкайтырга да риза. Ә телисеңме, без качып кына, беркемгә
белгертмичә генә очрашабыз? Мин риза, Кәрим, барысына да риза.
Тик синең яныңда гына буласым килә! Ник бер сүз дә дәшмисең? –
дип Гөлшат, битен куллары белән каплап, елап җибәрде.
– Ни әйтергә дә белмим, – диде дә, Кәрим карашын аяк очларына
төбәп, шактый гына дәшми утырды. – Син минем башыма балта
белән, юк кувалда белән органдай булдың! Минем уйларымнан,
дөресен генә әйткәндә, башым әйләнә. Кайтыйм әле мин, Гөлшат.
Уй-фикерләремне тәртипкә салырга кирәк, – дип тиз-тиз атлап китеп
барды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев