КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Сирәк булса да, икәү генә калган чакларда, Фидаил белән Флүзә яшь чакларны искә төшереп, көлешеп алгалыйлар. Көлешү дисәң дә, Фидаил ул чаклардагы кыланмышларыннан оялып, кызарып та утыра.
Өченче бүлек
Упкын читеннән
Илгә төбәп,
безнең өйгә төбәп
атмаса да, туплар корылган.
Мин атлаган саен әле һаман
сугыш ярасына орынам.
Кадыйр Сибгатуллин
I
Мартның соңгы көннәре.
Тышта җепшек кар ява. Дымга туенган җәлпәк кар бөртекләре
әйләнә-тулгана җиргә ята, бөтен тирә-як ак сөт төсенә керде,
салмак кына яуган кар ферма тирәсенә алып кайтылган салам өемен
каплап бетереп бара инде, мал торакларына илткән юл шушы аклык
астында калды. Сулыш алуы иркенәйде, дымлы һава күкрәкне
иркәләп, үпкәләргә тула, атлавы җиңел, җепшек кар кисәкләре
итек очында оешып, кечкенә йомгак хасил итә, аякны алганда алга
чөелеп, Фидаилнең барыр юлына атыла һәм күз ачып йомганчы вак
кисәкләргә таралып, йомшак кар-кардәшләре кочагына сеңеп гаип
була.
Фидаилнең сөенеп йөргән көннәре. Аллаһка шөкер итеп кенә
яшәргә кирәк, тормышлары мул, көн итешләре тыныч, гаилә имин,
яшь чакта булгалап алган иләслекләр еллар тузанына күмелеп,
күңелле истәлекләр булып кына калды. Җырдагыча инде:
Ал булмый, булмый, булмый,
Гөл булмый, булмый, булмый.
Бер болганмый су да тынмый,
Болганмый булмый, булмый.
Иртән малларны карап, өйгә кереп чәй эчеп утырганда, Уфа
иртәнге концерт тапшыра башлый. Фәридә Кудашеваның шушы
җырын радио аша еш яңгыраталар. Диктор башкортчалап: «Ә
хәдер Мостай Кәрим һүддәренә Таһир Кәримов ядган ер – «Шофёр
еры»н тыңлагыд», – диюгә, җырчы аерым ашкыну, дәрт өстәп,
күкрәк түреннән чыккан тавыш белән йөрәккә ятышлы җырын
сузып җибәрә. Радиода акыллы, зирәк кешеләр эшли торгандыр –
бу җырны яшьләргә дә, өлкәннәргә дә сабак булсын дип тапшыра
торганнардыр инде. Җырчылар бит алар бармак белән генә санарлык,
һәркайсы күз өстендәге каш кебек. Вакыт әрәм итеп юк-бар сүзле җыр җырламыйлар, радиодан яңгыраган һәр җыр күңелне баета, җанны
сафландыра, тынгысызланып, зар-интизар йөргәннәргә үгет-киңәш тә
бирә, ни сәбәптер өмете сүрелгәннәргә дәрт өсти, дөнья ямен тоймый
башлаганнарга яшәү матурлыгын ачып бирә, ил-көннәрнең тыныч
булуын данлый. Тынычлыкка ни җитә! Гап-гади, әмма яшәүнең
асылын билгели торган сүзләр бит бу! Фәридә Кудашеваның иркен,
йомшак тавышы күңелгә ял бирә, тормышның катлаулы икәнен дә
искәртә, вакытлы ләззәтләргә алданып, иләс-миләс йөрүчеләрне туры
юлга да өнди. «Һай булмый, булмый, булмый, һай булмый, булмый,
булмый...»
Сирәк булса да, икәү генә калган чакларда, Фидаил белән Флүзә
яшь чакларны искә төшереп, көлешеп алгалыйлар. Көлешү дисәң дә,
Фидаил ул чаклардагы кыланмышларыннан оялып, кызарып та утыра.
Флүзәсе зиһенле булды инде, шул чакларны исенә алып, үчләнеп,
аның җанын телгәләми. Кызык итеп кенә сөйләнүе. Инде, шөкер,
биш баласы да исән-имин, Филисе Әфганстанда хезмәт иткәндә күңел
тынычлыгы качкан иде, өндердәй егет булып кайтып керде. Чаллыда
эшли, җай чыкканда күчтәнәчләр төяп кайтып керә, әнисен кочагына
алып җылы сүзләр әйтә, әтисен дә онытмый, күчтәнәч төсендә,
алҗыганны баса торган «дару» кыстырмыйча калмый. Фидаил
бу нәмәрсә белән дус түгел, әмма малае кайту хөрмәтенә, кечерәк
балаларның күзеннән яшереп кенә, мунча чыккач, бер-ике рүмкәне
«чайпалдырып» куя. Өйдә тагын ике егет – Фаяз белән Гаяз үсеп
килә, ике кызы – Фәридәсе белән Диләрәсе буй җиткерәләр. Уңган
хатын булды Флүзәсе, берсеннән-берсе матур, дүрт саны төгәл булган,
сау-сәламәт балалар табып бирде. Инде бала үстергәндәге авырлык-
кыенлыклар да артта калды. Тулы тормышның рәхәт чаклары!
Фидаил һаман да фермада механик булып эшли. Колхоз яңара,
яшәү көйләнә, фермада никадәр үзгәрешләр булып алды – тораклар
яңартыла, үзенә күрә төрледән-төрле җайланмалар кайтып тора,
елдан-ел кул эше күзгә күренеп кими.
Шуларны уйлап барганда, каршысына колхоз рәисе Фатих
Салиховның «УАЗ» машинасы килеп туктады.
Бөек Ватан сугышы каһарманы, инде олыгаеп килүгә карамастан,
рәис җиңел хәрәкәтле, кәефе нинди икәнен сорап торасы юк, йөзенә
бер карауга колхоздагы һәммә кеше белеп тора: әгәр йөзенә ачу
галәмәте чыкса, иң яхшысы, аның кул астына эләкмәвең. Барыбер
бер гаеп-кыек табып, сүгеп китәргә дә күп сорамый. Гадәттә, кызган
рәиснең кул астына эләккән бичара, рәис тарафыннан ишетелгән
сүзнең кем адресына юлланганын да белми калырга мөмкин. Чөнки
рәиснең орышуы гомуми рәвештәрәк килеп чыга, бәхетсезлеккә аның
юлында шушы минутта шушы кеше килеп чыккан да, кем өлешенәдер
тиешле «порцияне» алып калган. Шул әйтәсен «җиренә җиткереп» әйтеп бетергәнче рәискә авыз ачып, ни каршыга, ни уңайга бер сүз дә
әйтергә ярамый. Парын чыгара да китеп бара ул. Икенче очраганда
ул инде балкып, елмаеп синең каршыңа килеп чыгарга мөмкин.
Теге орышуны оныткан, мондый күңеле балкышлы чагында синең
адресыңа берәр мактау сүзе җиткерми калмый инде. Аның холкын
белгәнгә, рәискә беркем ачуланмый, кырык еллап шушы колхозны
тарткан, үзе өчен дип түгел, кешеләр өчен дип тырышкан рәисләрен
аңлыйлар, олысы-кечесе үзен ихтирам итә, әгәр ул чыгырдан чыккан
икән, бу хикмәттә һәркем үзен гаепле тоя иде. Күмәк хуҗалыкта
тәртип шул – барысы да бергә җавап тоталар, канун бер: һәр нәрсә
өчен һәммәсе җаваплы. Рәис колхозчыларны шуңа өйрәтергә омтыла.
Фидаил ирексездән рәискә күтәрелеп карады. Рәис алай ачулы
күренми, әмма йөзе җитди иде. Мондый чакта ул юлында кем очраса
да, туктап, ни хакындадыр киңәш-табыш итешә, кемнәндер ни
хакындадыр фикер ишетәсе килүен сиздереп, сораулар биреп ала.
Бу юлы да шулай булды. Фатих Салихов, аяклары авыртуын
оныткандай, җәһәт адым белән ирнең каршысына сикереп төште.
– Фидаил, синең икенче малай быел унберенчене тәмамлый
түгелме? – диде ул иргә батырып карап. – Олы малаең Чаллыга чыгып
качты, икенче малаеңны да чыгарып җибәрмисеңдер бит?
Фидаил аптырап калды. Бу хакта уйлап та караганы юк иде, баксаң
уйларга кирәк икән бит. Әнә Фатих Салихов уйлый, туры сорауга
туры җавап көтә. Фикер туплый алмыйча:
– Әле... әле... – дип кенә әйтә алды.
– «Әле»ләп торасы юк! Күрәсең бит, колхозга нинди техникалар
кайтып тора, аларда кем эшләр? Яшьләр кирәк авылга, борынгы
трактор, комбайннар чоры артта калды. Кибернетика, электрон,
автоматлаштыру дип кенә сөйләшәләр райондагы җыелышларда.
Хәзер яшьләргә үгет-нәсихәт кирәк, беркемне дә көчләп калдырып
булмый. Унсигез яше тулуга паспорт бирәләр, шул документ
кулларына керүгә, алар, кызуланып, авылдан чыгып сызу ягын
карый. Әти-әниләр һушлы булырга тиешләр. Шәһәрдә аларны ни
көтә? Уйларга да куркыныч, әнә Казанда яшьләр өергә укмашып,
бөтен шәһәрне аякка бастырып, сугыш оештырып йөриләр икән. Кая
карама – бандитлык, кая карама – үтереш. Чаллыда, Түбән Камада
да шулай. Шәһәргә бәхет эзләп китеп, урамда үтереп ташланган
ничә егет, кыз кайтты инде районга? Беркем берни белми. Үз аягы
белән чыгып киткән баланы табутка салып кайтаралар. Дөньясы да
тыныч түгел. Җибәрмә улыңны шәһәргә! Укырга керәсе килсә, читтән
торып укыр, үзебез ярдәм итәрбез. Мәктәбендә дә тәртип юк, Фәнил
Хәмитов йөргән була инде, укучыларның башын әйләндереп, шигырь
язарга өйрәтә, имеш. Шуның кармагына капкан балалар бар бит. Ну,
уйлап кара, шигырь язып тамак туямы? Кыш буе берәр редакциядә бармак суырып утыра алар, җәй буе шабашкага йөриләр. Эш кешесе
тәрбияләргә кирәк, кәгазь кыштырдатып утырудан бер файда да юк.
Фаяз рәсем ясарга оста иде, Фәнил Хәмитов укучыларның
иҗатларын күрсәтергә теләп, стена газетасы чыгара. Рәсемнәрне,
һәр язмага килештереп, Фаяз ясый. Димәк, рәис күзеннән бер генә
яшерен эш тә юк, һәр нәрсәне белеп, чамалап йөри.
Рәис сүзен дәвам итте:
– Быел зур төзелешләр башлыйбыз. Казанга барып, өлкә
комитетында сөйләшеп, ниятләрне раслатуга ирештек. Бездә нәселле
таналар комплексы төзеләчәк. Башта район дуңгыз фермасы дип
теңкәгә тиде, авылга дуңгыз кертмим дигән сүзем бар иде, сүземне
сүз иттем. Нәселле таналар өчен комплекс төзи башлыйбыз. Җире
билгеләнгән, кранчы егет кирәк булачак. Улыңны кранчы һөнәренә
укытыйк. Эретеп ябыштыручы, токарь, кранчы – менә кемнәр кирәк
безгә. Ташын әрмәннәр дә өеп бирер.
Фидаил эштән кайткач, кичке ашны ашап, дәресләрен карап
утырган кызларына зыян итмәскә тырышып, Флүзәгә сүз катты.
– Әнкәсе, балаларны укытабыз укытуын, белешкәнең бармы –
аларның ниндирәк һөнәр иясе буласылары килә икән? Сорашырга,
сөйләшергә кирәктер... Күз ачып йомганчы үсеп җитәләр, чыгып
китү ягын да карый башларлар. Яшьләр без түгел, үткеннәр, туганчы
ук институт белеме бар аларда.
Флүзә аптырап калды.
– Сөйләшкәнең дип... Үзләре белә инде... Алай укулары начар
түгел, Гаяз гына шукланып алгалый, әле беркөнне завуч Сәгыйдә
очраган иде. Гаяз өчен шелтәләп китте. Тыңлаусыз, ди...
Фидаил төпченмәде.
– Гаязга иртәрәк әле. Башсыз егет түгел, әтәй ягына тарткандыр,
мин аны бөтенләй белмим бит. Мин тугач, әнкәй әтәй тиешле
кешенең холыксызлануына түзә алмыйча, аерылып кайтып киткән. Үз
гомеремдә бер күрдем мин аны, безнең авыл тегермәненә килүчеләр
авылга Әлмәт яклап килеп керәләр иде. Без, малайлар, килүчеләрне
саклап торып, капканы ачып кертәбез. Кайсыбер юмартлары, рәхмәт
йөзеннән, өч-биш тиен акча, прәннек биреп китәләр. Бер көнне басу
капкасы тирәсендә уйнап йөри идек, бер агай, атын туктатып, арбадан
безгә шактый карап утырды, аннан сикереп төште дә, минем яныма
килеп, җилкәдән кочып: «Исемең ничек синең, малай?» – дип сорады.
«Фидаил», – дидем тартынып кына. «Фидаил булсаң, мә, сиңа егерме
тиен!» – дип, көмеш акча биреп китте. Әтәй булгандыр дим... Шуннан
бирле аны күргәнем булмады. Дуамал холыклы булган инде, үзе дә
безнең өйгә аяк басып кермәде. Әнкәйгә ачу итеп, улын күрми яшәде.
Минем дә аны күрәсем, авыз тутырып «әткәй» диясем килгәндер.
Хәер, Рәхмәтулла бабакай ятим итмәде мине, акыл кергәнче, «әткәй» дип үстем үзен. Гаяз да шул Чурташ ягына тарткандыр, башбирмәс
холыклы булып үсә. Холык тумыштан бирелә икән, өч малайда
– өч холык, һушың китәр! Гаязны тәртә арасына кертергә кирәк.
Абыйлары нинди тәртипле, тәрбияле булып үсте, бусы шулай диген...
Каршы әйтергә оста, җен котырткан кебек, ниндидер шаукымы
бар... – Фидаил телевизор кабызып маташкан Гаязга эндәште. – Бик
шаулама, малай, кызлар дәрес әзерли, комачаулама!
Гаяз берни булмагандай, телевизорны кабызды да, диванда утырган
әнисе белән әтисе уртасына кереп сырышты. Фидаил бу улын бигрәк
ныграк ярата иде, малайның башыннан сыйпап:
– Акыллы бул, улым, укытучыларны рәнҗетмә, – дип, Флүзәгә
борылды. – Фаязны әйтәм, ул ниләр уйлый икән? Үзе кая китте соң әле?
– Мәктәптә инде, Фәнил Хәмитов чакырган, газета чыгарырга
диме... Шуның тирәсендә йөри бит инде.
– Алай-болай шигырь дә язмыймы? – дип сорады Фидаил
шикләнеп. Фатих Салихов дөрес әйтә бит, дәрес әзерләп утырасы
урынга, стена газетасы дип, вакыт үткәреп йөр инде.
– Стена газетасы тамак туйдырмый... – диде Фидаил кисәк кенә.
Флүзә сәерсенеп, иренә карап алды.
– Шигырьне Гаяз язарга охшаган. Шигырь кушып сөйләргә ярата.
Фаяз рәсем ясый, бик оста килеп чыга.
– Мәктәпне тәмамлагач, кая китмәкче була икән? – диде Фидаил
сүз җебен үз кулына алып. – Малай белән сөйләшергә кирәк. Бүген
Салихов абый белән сөйләшеп тордым, колхозга кранчы кирәк ди.
Яңа автокран кайтармакчылар икән. Бер егетне колхоз хисабына
укытырга җибәрмәкче...
– Чаллы ягын каера бугай инде ул. Унсигезе тулып килә, паспорт
алса, дүрт ягы кыйбла бит хәзерге яшьләрнең. Кемне тыеп була? Берсе
дә авылда калмый, рәхәт тормыш эзлиләр. Абыйсы янына китмәкче
Фаяз улыбыз. Сөйләшкәннәрен ишеттем. Филис чакыра аны.
– Фаяз күп сөйләшми инде, тыныч бала. Эчендәген тышына
чыгарып салучылардан түгел.
Шушы сөйләшүдән соң, күпмедер вакыт үткәч, Фаяз үзе сүз
башлады.
– Сөйләшәсе иде, әти, – диде ул кичен эштән кайтып, маллар янына
чыгарга җыенган әтисен ярты юлда туктатып. – Үткән кайтуында
Филис абый сүз башлаган иде. Хәзер иң кирәкле һөнәр – экскаваторчы
дип, мине Чаллыга китәргә кыстады.
– Берегезнең Чаллыда булуы җиткән инде, – дип, ризасызлыгын
белдереп алды әтисе. – Колхозга автокран кайтырга тиеш, ди Салихов
абый. Укысаң...
– Укысам, эше табылыр. Колхозлар бетүгә таба бара бит, әти,
сизмисеңмени?
Фидаилнең йөрәге кысып куйды.
– Ничек бетеп барсын ул?! Әле яңа аякка басып, көч алган чагы
колхозның... Күпме техника кайта, күпме төзелеш бара!
– Шулай да... – диде Фаяз уйлана төшеп. – Фәнил абый дөрес
әйтә: «Ил сәясәте болай барса, колхозлар таралачак, авылда эшләргә
кеше калмаячак», – ди ул. Кая бакма, зур-зур төзелешләр, ә эшче
кулларны авылдан җыялар. Күпмегә чыдар авыл?.. Авыл-шәһәр
арасындагы баланс югала, тәвәккәл, булдыклы яшьләр шәһәрләргә,
яңа төзелешләргә китеп бара, авылда калучылар – бүгенге белән
яшәүчеләр, булганга риза дип көн сөрүчеләр. Андый яшьләрдә
сәламәт амбиция юк, ди Фәнил абый.
– Бу Хәмитов сезнең башларны шактый бутап алган икән... – диде
Фидаил ачуланыбрак. – Үзеңнең башың бардыр бит. Ике сүзнең
берендә Фәнил дә Фәнил...
...Шушы сөйләшүнең шаукымы булдымы, әллә үзе дә уйлап
йөргәнме – Фаяз, 1981 елны, урта мәктәпне тәмамлау турындагы
аттестат алгач, Чаллыга, экскаваторчылар әзерли торган училищега
укырга керде. Бер атуда ике куян – шунда ук шофёр-автокранчы
һөнәрен дә алып чыгарга була икән.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев