Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)

– Галимәрдән бабай, син боларны каян беләсең? Синең бит беркайчан да хатының да, гаиләң дә, сөяркәң дә булмаган бугай. – Тормыш өйрәтә ул...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Китап дүрт хатын фарыз ди, тик...»

Галимәрдән карт тернәкләнгәч, Кәрим аның янына үзе өчен бер
бик мөһим мәсьәлә буенча киңәшләшергә керде.
– Исәнме, Галимәрдән бабай! – дип исәнләште ул керә-керешкә.
– Исән идек әле. Кайчан малай апкайтасың инде син?
– Менә шул турыда сөйләшергә килгән идем әле синең белән.
– Сөйләштек бит инде. Тагын ниен сөйләшәсең аның? Сөйләшергә
кирәкми монда, энекәш, сөешергә кирәк!
– Без уйлаганча гына бармый шул дөнья, Галимәрдән бабай! – дип
авыр сулады Кәрим.
– Анысы бар, әйе. Мин дигәнчә генә барса бу дөнья, кешелек
әллә кайчан коммунизмда яшәр иде инде. Ни булды тагын? Ни син
уйлаганча бармый?

– Ничек дип әйтим икән инде, – дип, баш чүмечен кашыды Кәрим.
– Ничек бар – шулай әйт.
– Галимәрдән бабай, мин әйтәм, әллә берәр сөяркә табып, шуңардан
малай таптырасы инде? Күндереп булмый бит һичничек хатынны!
Галимәрдән карт рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Вәт җайлы юл тапкансың син, ә?! Вәт малади-и-ис!
– Көлмә инде...
– Ә син үзеңнән көлдертмә!
– Көлдертмә дип... Киңәшләшергә килдем бит синең янга.
– Киңәшләшергә булса, вәт алайса бармагыңны бөгеп чутлап бар.
Син Иркә артыннан күпме йөрдең? – дип сорады бабай.
– Ел ярым тирәсе бугай.
– Ә сөяркә артыннан ике мәртәбә күбрәк йөрисең була.
– Ник?
– Чөнки ул синең закунный хатының һәм балаларың бар икәнен
беләчәк. Бөктеңме бер бармагыңны?
– Ярар, бер булсын, – диде Кәрим, бармагын бөгеп.
– Икенчесе – сөяркә бит ул артык расхуд дигән сүз. Аңа
хырансузский хушбуйлар алып бирергә кирәк, теге, чит илләрдән
кайтарткан кыйбатлы чәчәкләр. Күпме чыгым! Каян акча җиткерәсең
аңа? Синең бит әле йорт та саласың бар! Ә хатының чәчкәне үзе
бушлай үстерә тәрәзә төбендә.
– Ярар, ике булсын, – дип Кәрим тагын бер бармагын бөгеп куйды.
– Өченчесе – синең бит башың икәү түгел.
– Аңламадым монысын.
– Менә мисалга ялгыш буталып, хатыныңа сөяркәң исеме белән
дәшәрсең. Ни була? Дөрес! Иркә башыңдагы бер бөртек чәчне дә
калдырмыйча йолкып бетерә. Башыңда гына булса әле.
Кәрим ирексездән учлары белән култык асларын каплап куйды.
– Бусы, ким дигәндә әле! – дип өстәде карт кырыс кына.
– Ә мин алай бутап әйтмәскә тырышырмын.
– Күпме тырышсаң да, барыбер без капчыкта ятмый. Кырын эш
кырык елдан соң да беленә, ди халык. Тагын әллә күпме уңайсыз,
хәтта куркыныч якларын санап күрсәтә алам әле мин сиңа сөяркәнең!
Бөгеп утырырга аяк бармакларың да җитмәс, – диде карт, Кәрим
ягына кулын селтәп.
– Галимәрдән бабай, син боларны каян беләсең? Синең бит
беркайчан да хатының да, гаиләң дә, сөяркәң дә булмаган бугай.
– Тормыш өйрәтә ул...
– Әйе, гомер уза шул, яшь тә бара, ә малай юк. Шуңа аптырап
әйтүем инде.
– Бала мәхәббәттән туарга тиеш. Аллаһы Тәгалә каршында
никахлары укылган ата белән анадан.

– Нигә, безнең бабайлар икешәр, өчешәр хатынга өйләнгән түгелме
соң? – диде Кәрим, әле һаман да нәрсәгәдер өметләнеп.
– Дөрес, китап мөселман ир-атына дүрт хатын фарыз, ди.
– Шулай булгач?
– Ә син аларның дүртесен дә ашатып, ә галаунае – тыеп тора
аласыңмы соң? Берсеннән дә малай таптыра алмыйсың бит әле!
– Берсе тапмаса, икенчесе апкайтыр иде бәлки?
– Син түгел, Якын Көнчыгыштагы гаять куәтле әмирләр дә
тыеп тора алмый хатын-кыз затын. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
башкаласы Абу-Дабида экскурсиядә йөргәндә гид сөйләгән иде.
Аларның иң галаунай әмиренең барлыгы тугыз хатыны булган.
Берьюлы түгел инде, берьюлы әмирләргә дә дүртәү генә ярый. Тик,
берсен аерсаң, бишенче хатынны алырга була, мәсәлән. Шулай итеп
обший чутта тугызга җыелган моның хатыннары. Әмма дә ләкин,
ахыр чиктә, барыбер берсе генә калган, – дип, чираттагы кыйссасын
сөйли башлады Галимәрдән.
– Кайсысы?
– Ә син ничек уйлыйсың?
– Иң яшеме?
– Юк, иң сабыры – беренчесе. Ну, теге гид шулай диде инде, иң
сабыры дигән була. Ә, минемчә, ул иң усалы булгандыр. Башларын
ашаган инде ул теге калган сигез хатынның, – диде Галимәрдән, бик
белдекле кыяфәт чыгарып.
– Туктале, син Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кайчан бардың
соң? Авылдан бер дә чыкканың юк бугай бит синең, – дип сорады
Кәрим гаҗәпләнеп.
– Нишләп анда хәтле барып йөрим ди инде? Эшем беткәнме әллә
минем? – диде карт.
– Гид сөйләде дисең бит?
– Әйе, сөйләде шул.
– Ничек?
– Ничек дип, телевизордан инде.
– Син бит «миңа сөйләде» дисең?
– Әйе шул, миңа сөйләде! – дип кычкырып ук җибәрде Галимәрдән.
– Ул сөйләгәндә минем янда син юк идең бит! Бүтән кеше дә юк иде.
Миңа сөйләми кемгә сөйләсен тагын?
– Каян шулхәтле күп белә икән бу дисәм, телевизор карарга
яратасың икән бит син! Шуннан бик күпне өйрәнәсең, ахрысы, – диде
Кәрим, мыек астыннан елмаеп.
– Яратасың дип, эш югында бер дус булсын дип, кушып куйгалыйм
инде шунда биш-алты сәгатькә, – дигән булды карт.
– Карале, шулкадәр күп белгәч, тагын бер әйбер сорыйм әле?
– Сорап карале.

– Менә әби әйтә...
– Кем инде ул әби? Зәйтүнәме?
– Әйе, Зәйтүнә. Менә ул әйтә, безнең нәселдә хатыннар шундый
инде ди, гел кызлар гына алып кайталар, ди. Малай дип тинтерәтмә
инде син минем кызны, ди. Чынлап та шундый хәл булырга мөмкинме,
Галимәрдән бабай? – диде Кәрим, өмет тулы күзләре белән картка
карап.
– Нинди хәл?
– Ну, менә имеш кайбер хатыннар кызлар табарга гына сәләтле,
янәсе, алардан малайлар бөтенләй тумый. Нәселләре белән шундый
булалар имеш.
– Син Зәйтүнәне күбрәк тыңла, сөйләр ул сиңа! – дип кызып китте
Галимәрдән. – Хатын-кыз «безнең нәсел» дип иренең нәселе турында
гына әйтә ала. Нинди нәселе булсын хатын-кызның?!
– Ну, менә шулай ди бит?!
– Әйдәле, алайса!
– Кайда?
– Зәйтүнә белән сөйләшәбез.
– Бәлки, кирәкмәс, Галимәрдән бабай?
– Кирәк! Киттек, әйдә! – дип, карт Кәримне Нурибәк белән Зәйтүнә
янына алып кереп китте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев